Суворов татар булган?

Татар һәм урысны аерып торучы үзенчәлек-билгеләрнең сирәгәю бүген яңалык түгел. Шуңа күрә хәзер кайбер урыс фамилияләренең татарныкы булуын тоеп алуы да кыен. Фамилиянең килеп чыгышын тапкан очракта да, урысның сирәк кешесен моңа ышандырып булыр. Рәсәйдә татар фамилияләре ничек барлыкка килә соң?

Татар теленнән килеп чыккан урыс фамилияләре, билгеле, бик күптән, татар-монгол яулары чорыннан ук күренә башлый. Ике күрше — урыс һәм татар арасындагы катнаш никахлар да сирәк күренеш булмаган. Антропонимика белгечләре 500 дән артык татар башлангычлы танылган һәм зыялы фамилияне санап чыгара. Алар арасында Аксаков, Апраксин, Бердяев, Бунин, Бухарин, Годунов, Горчаков, Дашков, Державин, Ермолов, Кадышев, Машков, Нарышкин, Огарев, Пешков, Радищев, Растопчин, Рязанов, Тимирязев, Тургенев, Уланов, Хрущев, Чаадаев, Шереметьев, Юсупов (икенче фото) һәм башкалар бар. Шуларның кайберләрен аерым карап үтик.

Аничков. Бу фамилиянең нәсел башында Алтын Урдада яшәүче кеше була. Әлеге фамилия очраган беренче язмалар 1495 нче елга карый.

Атласов. Аның әби-бабалары киң таралыш тапкан Атласи фамилиясен йөрткәннәр.

Кожевников. Кайбер галимнәр бу фамилияне “кожевник”, ягъни күнче һөнәреннән алынган дип саный. Кайберләре исә аны нәселдән килә торган “хуҗа” сүзенә нисбәт итә. Белгечләр Кожевниковлар нәселен 1509 нчы елда Иван III кә хезмәткә кергән кешеләр, дип фикер йөртә.

Карамзин. Әлеге фамилия ияләре – “Кара Морза” дәвамчылары. Башта алар Карамза дип йөртелсәләр, соңрак Карамзиннарга “әйләнәләр”. Фамилия үзе XVI нчы гасырдан ук билгеле. Әлеге нәселнең иң танылган кешесе – язучы, шагыйрь һәм тарихчы Н.М. Карамзин (беренче фото).

Күпчелек татар фамилияләре нәселдәге ир-ат исеменнән килеп чыккан. Элеккеге заманда ата кеше исеме фамилия буенча бирелгән, ә XIX нчы гасыр башыннан шул кешенең атын балалар да, оныклар да йөртә башлаган. Илдә совет хакимияте урнашканнан соң, бу фамилияләр документларда теркәлә һәм үзгәртелми. Аларның күбесе һөнәргә карап бирелгән. Мәсәлән:

Бакшеев  — “бакшей” (писер) сүзеннән,

Караулов – “каравыл” (каравылчы),

Бекетов – “бекет” (хан улларын тәрбияләүчене шулай атаганнар),

Тухачевский – “тухачы” (ягъни байрак йөртүче) атамаларыннан килеп чыккан.

Без урысныкы дип уйлаган Суворов фамилиясе XV нче гасырда кулланышка керә. Ул “сувар” – җайдак сүзеннән килеп чыккан. Әлеге фамилияне йөрткән беренче кеше – йомышлы Горяин Суворов була. Аның турында 1482 нче елгы елъязмаларда телгә алына. Соңрак Суворовларның төп бабасы турында легенда уйлап чыгарыла. Имеш, ул 1622 нче елда Рәсәйдә төпләнеп калган швед фамилиясе “Суворе”дан килеп чыккан.

Ә менә Татищев фамилиясе Иван III нең бертуганы Иван Шахның улы кенәз Соломерский тарафыннан уйлап чыгарыла. Бу фамилияне ул тикшерүче кебегрәк эшләгән һәм каракларны бик тиз таба торган сәләтле хезмәткәргә бирә. Каракларны элек татарлар “тәтә” дип йөрткән.

Гадәттә, фамилия кушканда хуҗасының аерылып торган сыйфатына игътибар биргәннәр. Базаровлар, мисал өчен, базар көнендә туганга шулай дип аталган.

Бажанов фамилиясе татарның “баҗа” сүзеннән барлыкка килгән.

Яраткан һәм яратучы кешеләрне “давыд” дип йөрткәннәр, соңрак ул Давыдов фамилиясенең тамырына урнаша.

Акчурин фамилиясе вәкилләре дә татар чыгышлы. Урысчага күчергәндә татар фамилияләре -ов(-ев) яки -ин (-ын) кушымчалары ярдәмендә ясала. “Ак чура” – ак батыр, яки баһадир дигәнне аңлата.

Әлбәттә, барлык татар чыгышлы урыс фамилияләрен санап бетерү мөмкин түгел. Моның өчен һәрберсенең этимологиясен, килеп чыгышын аерым-аерым өйрәнергә кирәк.

Алсу Сәлах

  1. Соравыгыз дөрес түгел. Татарда «әйе/юк» сорау тарызы булганда «-мы» кисәкчәсе ялгана. Сезнекенчә булганы әле сөйләм теленә ярап калса, үзен-үзе ихтирам иткән басма берәмлегенә бер дә килешми.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен