Бу ике сурәтне дә Алабугадан туган якны өйрәнүче Җәүдәт Галимов җибәрде. Беренче фотода — татар сәүдәгәре гаиләсе. Җәүдәт Галимов фаразлавынча, бу II нче гильдия сәүдәгәр Әлмөхәммәдов Мөхәммәт Вәли улының үз гаиләсе белән төшкән фотосы булырга мөмкин. Анда сәүдәгәр үзе, аның тормыш иптәше һәм кызы. Мөхәммәт әфәнде Алабуганың өяз җирлегендә депутат булып сайланган. Әлеге сурәт 1900-1910 нчы елларга карый. Фотоны Тихоновская дигән кеше ясаган.
Икенче фотода — морза (дворянка) Фатыйма Муратова. Әлеге ханымны 1875 нче елның 5 нче июлендә Алабугада ательеда фотограф булып эшләүче Петров дигән кеше төшергән. Җәүдәт Галимов сүзләренчә, дворяннарга караган Муратовлар гаиләсенең Сарапул өязендә үз җирләре булган.
1870-1917 нче елларда Алабугада 16 фотограф эшләгән. Алар барысы да рус милләтеннән булган. Фотолар каты кәгазъгә ябыштырып ясалган. Ул чорларда, кешеләрне 3 аяклы фотоаппаратка сурәткә төшергәндә, фотограф башын тукыма белән томалап эшләгән. Фотога төшү бик кыйммәт булган, бер фото 3-5 сум торган.
Җәүдәт Галимов бу фотоларда үз туганнарын, якыннарын таныган кешеләрне «Җайдак» сайтына мөрәҗәгать итүләрен үтенә.
Мәрьям Заһиди
Бер гасыр узса да саргаймаган да беренче фото. Бигрәк сыйфатлы итеп эшләгәннәр элек. Хакына күрәдер инде.
Бик истәлекле сурәтләнгән.
Сәүдәгәр солидный мужик булган, кызлары тач анасы.