14 яшьлек яшүсмер өенә бабачыны үзе алып кайта

Фото all-news.net сайтыннан алынды.

Кечкенә  чакта  “авылга бабачы килгән”  дигән хәбәр таралса, кая кереп качарга белми идек. Бабачыны элек күрмәсәк тә, аның ник килгәнен һәр ир бала аңлый иде. Бу хакта безгә әти–әни дә сөйләмәде, бакча турында әйткән дә юк инде, шулай да сөннәткә утырту турында без барысын да белә идек. Советлар хакимиятенең чәчәк аткан чоры, авылда партоешма комитеты, аның секретаре эшләп торса да, бу дини йола һәр йортта үтәлә иде. Без аның котылгысыз эш икәнен белсәк тә, аның  аша үтәсеңне, үтәргә кирәклекне  сабый акылы белән аңласак та, бабачы пычагы астына керүне кичектерү теләге көчле булды.

Ул көн ир бала өчен зур бәйрәм була. Өйдә тәмле ризыклар пешә, өстәлгә зур бәйрәмнәр дә генә чыга торган тәм-томнар куела, күрше апалар оекбаш –кулъяулык  тотып сине котларга керә. Үзеңнең ниндидер бииик зур эш башкарган итеп тоясың, күрше егетләре арасында дәрәҗәңнең үсүен аңлыйсың. Бу ир-атлыкка беренче баскыч дисәң дә буладыр. Ир бала яшүсмерлеккә сөннәтсез  булып керсә, аңа кызлар да кырын карый, иптәшләре дә әллә ни өнәп бетерми. Әле дә хәтерлим, 14 яшьлек күрше малае авылга килгән бабачыны, әти-әнисенә дә әйтеп тормыйча, өенә үзе алып кайткан иде. Чөнки яшүсмер чак, кызларга күз төшә башлаган вакыт, ә аның, кем әйтмешли, моның өчен шарты үтәлмәгән. Җитмәсә, аның серен кемдер кызларга да тишкән. Оятыңнан җир тишегенә керерсең, билләһи. Шулай итеп ул, комсомолга керү белән бергә чын ир-атлыкка ирешү дәрәҗәсенең беренче баскычын да атлады.

Сөннәткә утырту безгә ата-бабаларыбыздан калган дини йола. Соңгы елларда, дин иреге килгәч, халык аңа аерата зур әһәмият бирә башлады.

Сөннәткә утырту дин күзлегеннән, гигиена максатыннан һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык илләрендә ясалган һәм ясала. Бүгенге көндә Американың 75 процент ир-аты, чисталыкны саклау максатыннан, үзләре теләп бу процедураны узган. Канадада  һәр биш ир-атның, Австралиядә исә 10 ир-атның берсе сөннәтле.

Сөннәткә утырту нигә кирәк соң?

Ир балаларның, ир-атларның җенес әгъзаларының башын каплаучы тире — медицина теле белән әйткәндә җенес органы каплавычы (яки сөннәтлек) дип атала. Сөннәтлектә бик күп сизгер рецепторлар, эррекция вакытында тартыла торган тире запасы, бизләр бар.

Кайберәүләрдә — тумыштан, ә кайбер балаларда шул «кырый тире» еш ялкынсыну сәбәпле, сидек юллары тараеп, кече йомышны үтәргә кома-чаулауы ихтимал. Шуңа игътибар итегез: балагыз кече йомышын көчәнеп, тукталып-тукталып, өзеп-өзеп үтәмиме? Кайвакыт сөннәтлек шар кебек кабарып тулырга мөмкин.

Үсә башлагач, эррекция вакытында тире тартылып җенес органының башы ачылмаса, проблемалар тагын да арта. Сөннәтлектә кисталар, сөялләр үсүе дә ихтимал.

Хастаханәдә сөннәткә утырту вакытында шул «җенес органы каплавычы» кисеп ташлана, кан агуы туктатыла һәм яра тегелә. Шул ук көнне бала өйгә кайта. Атна-ун көн эчендә яра төзәлә.

Ничә яшьтә сөннәткә утыртырга? Пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең гамәлләре буенча, туган көнне исәпкә алмыйча, җиденче көндә сөннәткә утырту – Аллаһ илчесенең күрсәтмәсе. Мөселманнарга ир баланы туганнан соң нәкъ менә җиденче көндә сөннәтләү хәерле. Хәдистә болай диелә: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйхи вәссаләм) оныклары Хәсән һәм Хөсәенне туганнан соң җиденче көндә сөннәткә утыртты” (Табарани).

Балигъ булу белән сөннәтле булу мөселман кешесенең бурычы, димәк балигълык яшен узганчы сөннәткә утырту кирәк.

Бүгенге көндә ислам илләрендә бу операция төрле яшьтә ясала: Төркиядә — 8-13 яшьтә; Иранда — 3-4 ; шәһәрдә яшәүче гарәпләрдә — 5-6; авылда яшәүчеләрдә — 12-14 яшьтә.

Татарстандагы хастаханәләрдә, наркоз белән эшләнә торган операция буларак, сөннәтне балаларга 3 яшь тулганда яки тулгач ясау  гадәткә кергән.

Сөннәткә  утыртуны сабыйның яше так санга туры килгәндә, әйтик, 3, 5, 7 яшьтә ясатырга кирәк дигән гадәт тә бар. Кайбер ата-аналар, вакыт җитте, безгә 3 яки 5 яшь тулды дип килә. Кайберләре балага 2 тулып 3 белән барганда яки 4 тулып 5 белән барганда да, диләр.

Элек әби-бабайларның  казлар йомырка басканда сөннәткә утыртырга ярамый,  дигәннәре истә калган. Моның да сәбәбе бар. Язын, сөннәткә утырту кебек пластик операцияләрдән соң, тән ярасы җөй (шрам) белән төзәлергә мөмкин икән.

Ничек әзерләнергә?

Хәзер инде сөннәткә утырту хастаханәләрдә үтә, шуңа күрә, иң элек баланы белгеч — уролог-андролог карарга тиеш. Сөннәткә утырту өчен нәкъ башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк әзерләнергә, анализлар тапшырырга кирәк. Сөннәткә утыртыр алдыннан һәм операциядән соң ата-аналарга хирург барысын да аңлата, операциягә әнисеннән дә, әтисеннән да рөхсәт алына.

Ә сөннәткә утыртмасаң нәрсә була?

Алдарак әйтелгәнчә, сөннәттән баш тарту сидек юллары тараюын, бөер һәм сидек юлларында инфекция китереп чыгарырга мөмкин. Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә  бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкология авырулары китереп чыгаруы да ихтимал. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман чир очраклары күбрәк. «Дерматология архивы» дигән журнал үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөннәткә утыртылган ирләр арасында венерик авырулар (сифилис, гонорея) өч тапкыр кимрәк, СПИД афәте алты тапкыр азрак очрый.

Әти-әниләргә киңәш

Сөннәткә утырту – ир баланың сәләмәтлеге өчен бик мөһим гамәл.Баланы сөннәткә утыртырга уйлагансыз икән, ышанычлы, тикшерелгән клиникаларга мөрәҗәгать итегез. Бабачылар заманы артта калды. Бик ярлы илләрдә генә бүген  сөннәткә бабачылар утырта. Фарсы култыгындагы илләрдә бу мөһим процедураны бары тик профессиональ хирургларга гына ышанып тапшыралар һәм стационар шартларда гына ясаталар.

Сөннәткә утырту сабый өчен дә, ата-ана өчен дә истәлекле бәйрәм булып калсын иде.

Наил Болгарый

Мунчадагы иң мәгънәсез эшләр

Фото ussurbator.ru сайтыннан алынды.

Тән сихәтләнсен өчен гадәти мунча керүгә кайберәүләр әллә нинди “яңалыклар” өстәп җибәрә. Имеш, алар сәламәтлекне ныгыта һәм тәнне аруландыра. Кайбер гамәлләр организм өчен файдасыз гына булса, аерым берләре зыян да китерергә мөмкин. Шундый очракларны карап үтик.

Экзотик себеркеләр

Күбебез өчен мунча керү ул тиз генә чайканып чыгу түгел, ә озак итеп, ләүкәгә утырып хуш исле себерке белән чабыну. Каен яки имәннән ясалган гади себеркеләргә кешеләр еш кына төрле үләннәр кушып җибәрергә яраталар. Халык медицинасында кулланыла торган шифалы үләннәр чабынган вакытта үз көчләрен югалта, яки алар бик начар тәэсир итә. Мондый хәл мунчадагы эсселек һәм дымлылык белән бәйле.

Мәсәлән, ромашка. Ул ялкынсынудан ярдәм итә, аның чәе тынычландыра, диләр. Әмма аның аллергия барлыкка китерү үзлеге бар. Шуңа күрә аны себеркегә кушып җибәрү тыела.

Сәрви куагы (акация) һәм камыр агачы (боярышник) кушып ясалган мунча себеркеләреннән исә файда да, зыян да юк. Аларның бөтен дәвалау көче яфракларында түгел, ә чәчәкләрендә һәм җимешләрендә.

Өрәңге себеркеләреннән дә зур шифа көтмәгез. Аларның канада төре генә организмга файдалы, ә башкалары берничек тә тәэсир итми. Кайбер сатучылар өрәңге миллеге дип яфраклары белән аңа охшаган чинар агачын (платан) кушып җибәрәләр. Әлеге ботаклар файдасыз. Өстәвенә, алар дым тарта һәм мунча кергән вакытта шактый авырая. Шул рәвешле тәндә яралар да калдырырга мөмкин.

Колмак (хмель) яки наркотик матдәләре булган киндер (конопля) себеркеләр белән мунча керү парланган һәм изрәгән организмга җиңел тәэсир итә. Алар белән чабынгач, йоклыйсы килә, баш әйләнә. Бу мунчада егылу, исерүгә яки тагын да куркынычрак хәлләргә, мәсәлән, пешүгә китерүе ихтимал.

Резин башлык

Кайбер шаяртырга яратучы кешеләр “мунчага башлык киеп керергә кирәк” дигәнне үзләренчә аңлап, су коена торган башлыкны киеп керәләр. Бу гамәл сәламәтлеккә шактый зыян китерә. Башны кысып торучы башлык эсселектә тизләнгән кан әйләнешен тоткарлый. Кан йөреше әкренәю баш авырту, хәлсезлек китереп чыгара. Бу исә мунчаның бөтен сихәтен ала.

Хуш исле пар

Мунча керүнең бөтен серләрен белеп бетергән кешеләр кызган ташка теләсә нинди хуш исле майлар салмаска куша. Сулыш юлларын дәвалаучы һәм сәламәтләндерүче майлар дөрес кулланылмаган очракта начар тәэсир итә. Мунча ташына су кушылган майны сипсәң дә, югары температурада ул янып китәргә мөмкин. Шуңа мунча керүче хуш исләр урынына янган май исен генә тоячак. Шундый хәлләрдән сакланыр өчен эфир майларын киң савытка салып, мунча миче белән янәшә куярга кирәк. Әкрен генә кызып ул һаваны файдалы матдәләр белән баетачак. Мунчаның агач киштәләренә, ләүкәгә,  агач диварларга май кушылган суны ышку да шундый ук нәтиҗә бирә.

Мунчадан соң сихәтләндерә торган чәйләр

Парланып, чабынып, юынып чыкканнан соң өстәлдә тәмле чәй дә көтсә, гади көн дә матур бәйрәмгә әйләнергә мөмкин. Мунча кереп чыкканнан соң нинди чәйләр аеруча файдалы соң?

Ромашканы себеркегә кулланырга ярамаса да, мунча кереп чыкканнан соң бу чәчәктән ясалган чәйне эчү, киресенчә, файдалы гына булыр. Бер балкашыгы кипкән ромашка чәчәкләрен 200 мл кайнап кына чыккан су белән 20-25 минут төнәтәләр.

Юкә чәчәгеннән ясалган чәй дә тәме һәм файдасы ягыннан алдагыларыннан калышмый. Бер балкашык чәчәккә 200 мл кайнаган су салып, 15-20 минут төнәтәләр.

Мунчадан соң тәнегез генә түгел, җаныгыз да сихәтләнсен!

Алсу Сәлах

Иммунитетны ныгыту өчен җитез һәм арзан ысул

Фото goodcookbook.ru сайтыннан алынды.

Урамда көзге суыклар башланды, арагызда инде “мышык-мышык” килеп, “әпчхи!” диеп авырырга чамалаучылар да бардыр. Салкын тидереп, бер дә урын өстендә авырып ятасы килми шул. Табиблар бертавыштан иммунитетыгызны ныгытыз! диләр. Даруханәләрдән ОРВИ, ОРЗ авыруларын  кисәтү өчен төрле препаратлар, витаминнар сатып алырга кушалар. Сайтны укучыларга организмнарын ныгыту өчен өйдә әзерләп була торган сәламәтлек рецептын тәкъдим итәм. Иң мөһиме, аны әзерләве бик җиңел һәм көн саен кулланырга була.

Бу рецептны ясар өчен имбир тамыры, бал һәм лимон кирәк. Әлеге продуктлардан ясалган катнашма иммунитетны гына күтәреп калмыйча, салкын тиюдән саклый, өстәвенә баш авыртуын да басарга ярдәм итә. Моннан кала, организмны холестериннан, төрле паразитлардан чистарта, яшәртә, ябыктыра да икән әле җитмәсә.

Имбир, лимон һәм бал – витаминнар капчыгы, ди белгечләр. Лимон С витаминына бик бай, бал да составы буенча үзенчәлекле продукт һәм күп төрле авырулардан шифа. Имбир тамырында микроэлементлар, аминокислоталар, эфир майлары бар, моннан кала бу үсемлекнең тамыры В3, В6, В9, С һәм А витаминнарына бай. Болар барысы да организмны тонуста тотарга ярдәм итә, төрле вируслы авыруларга каршы менә дигән чара.

Сәламәтлек рецепты өчен ингридиентлар:

* имбир (тамыры) — 300 грамм;

* кабыгы белән бер-ике  лимон;

* бал — 150-200 грамм.

Иң элек имбирне кабыгыннан чистартып уртача кыргычта кырырга яки ит тарткычтан чыгарырга кирәк. Лимонны кайнар су белән пешеклибез, төшләрен алып, вак кына итеп турыйбыз. Имбир белән лимонны бергә бутыйбыз да, шуның өстенә бал агызып, әйбәтләп болгатабыз. Килеп чыккан массаны пыялы савытка тутырып суыткычка куябыз. Аны шушы савытында 2 айга кадәр сакларга була.

Организмның эшчәнлеген активлаштыру һәм сәламәтләндерү өчен әлеге витаминлы катнашманы иртән ач карынга 1 чәй кашыгы күләмендә кулланырга кирәк, аның артыннан  җылы су йотып куярга киңәш ителә. Шуны да әйтергә кирәк, лимонлы-имбирле катнашманың тәме әчкелтем, яндыра. Шуңа да бу рәвешле куллана алмаучылар аны чәйгә салып та эчә ала. Ашказаны-эчәк авырулы кешеләргә дә бу катнашманы саклык белән кулланырга киңәш итәбез.  Авыру көчәйгәндә бу катнашманы кулланмый торырга кирәк.

Имбир, лимон, балдан ясалган бу катнашманы көн дә кулланып, даруханәдәге витаминнар, вирусларга каршы төрле кыйммәтле препаратлар турында турында онытырга мөмкин, ди белгечләр.

Авыруларга каршы торыйк, сәламәт булыйк!

Мәрьям Заһиди

Игълан ителмәгән сугыш-5

Фото rtvi.com сайтыннан алынды

Ахыры. 1-4 өлешләрен бу бит астындагы сылтама буенча укып була.

Бишенче бүлек

Югалган кешеләр

2018 нче елның февралендә Foreign Policy хәбәрчесе АКШта укучы уйгыр студенты Иманнан интервью ала. Иман үзенең Кытайга каникул вакытында кайтуы һәм Пекинда кулга алынуы турында сөйли. Тугыз көнгә сузылган сораштырулардан соң, аны Синьцзяндагы тәрбия лагерена җибәрәләр.

Иманны “тәрбияләү” унтугыз уйгыр утыручы камерада ук башлана. Кулга алынганнар камера эчендә марш йөрергә өйрәнә. Атлаганда “Арып эшлә, тырышып укы” шигарен кычкырырга мәҗбүр ителгән  уйгырлар сәгатьләр буе төрле пропаганда видеороликларын  да карарга тиеш була. Төшке аштан соң бераз гына утырып торырга мөмкинлек бирелә, аннан соң тагын – марш йөрергә өйрәнү!  Иман 60 яшьлек карт белән дуслашып китә. Аны Коръән тәфсирен аңлатканы өчен җиде елга утырталар. Иманны 17 көннән соң чыгаралар, ләкин аннан соң аны бөтен видеокамералар да таный, аңа җәмәгать транпортында йөрү тыела, егетне зур кибетләргә кертми башлыйлар. Шактый вакыт тырышып йөргәннән соң, аны яңадан укуын дәвам итәргә АКШка җибәрәләр. Билгеле, Америкада ул Кытайда күргәннәрен сөйләмәскә тиеш була: “Без дә, синең туганнарың да монда калуын онытма”, дип кисәтәләр аны.

Кытай уйгырларының кулга алынулары турында соңгы ун елда бик күп язалар. 2009 нчы елда ике журналистны “дәүләт иминлегенә һөҗүм иткәннәре” өчен 13 елга хөкем итәләр. Шул ук елны уйгыр телендә язылган шигырьләре өчен Гөлмир Иминне митингларга чакыруда һәм дәүләт серен чишүдә гаепләп, гомерлеккә төрмәгә утырталар. 2010 нче елда тагын бер журналист 15 елга хөкем ителә. 2014 нче елда язучыны 8 еллык сөргенгә җибәрәләр, ә иң танылган уйгыр галимнәренең берсе – Илһам Тахти “аерылуга өндәве” өчен гомерлеккә төрмәгә утыртыла. Аның белән бергә җиде укучысын да кулга алалар.

2016 нчы елда блогерларны, уйгыр форумнарының җитәкчеләрен ирегеннән мәхрүм итәләр. 2017 нче елда илкүләм танылган галим Хәймурат Гопурны, хакимият тарафыннан үз ителгән Габдерәхим Хәйитне тоткарлыйлар. 2018 нче елда Кытай командасы өчен уйнаган 19 яшьлек футболчыны, ничек кенә сәер яңгырамасын, халыкара матчлар вакытында чит илләрдә булганы өчен гаеплиләр.

2018 елның гыйнварында Коръәнне беренче тапкыр уйгыр теленә тәрҗемә иткән 82 яшьлек Мөхәммәд Салих Хаҗима үлеме турында мәгълүмат тарала. Ул кулга алынуының 40 нчы көнендә гүр иясе була. Аның ничек үлгәнен беркем белми. Тәрҗемәче белән бер үк вакытта аның кызы һәм туганнары да тоткарлана. Алар әле һаман да төрмәдә.

Блокпостларны үтү, алдагы язмада әйткәнчә, кытайлар һәм европалылар өчен кыенлык тудырмый. Уйгырлар исә карточкаларын гына күрсәтеп калмый, күз алмасын сканер аша үткәрергә дә тиеш була. Автор Кашгардагы кичке азык-төлек кибетеннән кайтканда сәер хәл күрә: блокпост янында өч полиция хезмәткәре бер төркем яшьләрне тоткарлый. Өч машинага төялгән бу кешеләр белән нәрсә булыр — икенче көнгә инде чыгарырлармы, казыйга җибәрерләрме, әллә лагерьга илтеп ябарлармыы – монысы билгесез.

Пекин үзе тәрбия лагерьларының булуын кире кага. Ләкин алар турында Компартия лидерының 2015 нче елдагы чыгышында ук әйтеп кителә: Хотанның “белем бирү һәм күнекмәләр” үзәгендә “дини экстремизм белән авырган” 3000ләп кеше яши, диелә докладта. Ике елдан соң Кашгар түрәсе ялгыш кирәгеннән артыгын әйтеп куя: шәһәрдәге дүрт үзәктә генә дә 120 меңләп кеше бар, ди. Әлеге саннар да шактый киметелгән булырга тиеш.

Лагерьларны күк иярчене фотосурәтеннән дә күреп була: ике кат койма һәм каланчалар белән уратылган бараклар саны арта тора, элеккегеләре зурайганнан-зурая.

Европа мәктәбенең мәдәният һәм дин белеме тикшеренүчесе, алман галиме Адриан Зенц кытай төзелешенең дәүләт контрактларын тикшерә һәм тәрбия үзәкләренең 73 проектын эзләп таба. Зенц мәгълүматлары буенча, яңа лагерьлар Синьцзянның һәрбер ноктасында диярлек төзелә, үткән елның апреленнән алар өчен 108 миллион доллар тотыла.

2018 нче елда Женевада БМОның расачылыкка каршы комитет әгъзасы Гэй МакДугалл Синьцзянны “гигант концлагерь” белән чагыштыра, аның фикеренчә, анда миллионлаган кеше утыра. Шушы җыелышта булган “Халыкара уйгыр конгрессы” генераль сәркатибе Долкун Айса анда өч миллионлап кеше барлыгын искәртә. Бу сан бөтен уйгыр халкының өчтән берен тәшкил итә. Әлбәттә, Кытай хакимияте бу мәгълүматны кире кага.

…Кытайдан чыкканда автор яшерелеп калган фотолар һәм Әхмәт белән сөйләшү аудиоязмасын табарлар дип курка. Бу очракта танышларыңа да  шалтыратырга ярамый – барлык элемтәләр һәм кайда йөрүләр барысы да беренче көннән үк күзәтү астында була. Ахыр чиктә автор һәрбер кешедә күзәтүчене күрә башлый, аның психикасы нык какшый. Унбиш ел элек Синьцзянда булган журналист борынгы шәһәр урынына күп елларга алгарак киткән каланы күрә.

Ташкурганда үткәрелгән соңгы иртәдә автор һәм аның иптәшләре унлап уйгырның һәр атнада эшкә барганчы үткәрелә торган сәяси мәгълүмат тыңлавын күрәләр. Каракорым тракты буйлап өскә таба юнәлгән төркем тиздән үз илендә булыр. Ә менә Кытай байрагына сәлам биргән уйгырлар төркеме бер атнадан соң кабат шунда җыелыр өчен тагын үз эш урыннарына таралыр.

Алсу Сәлах

Игълан ителмәгән сугыш-4

“Аяксыз калгач, балаларыма авыр йөк буласым килмәде”

«Картлар йортында 5 нче ел яшим инде, һаман ияләшә алмыйм әле», – дип башлады сүзен Вәсилә әби. Минем белән сөйләшергә дип аны кунак бүлмәсенә инвалид коляскасына утыртып китерделәр. Вәсилә Муллакаеваның кулларында ревматоидлы артрит, шуңа да сызлаган куллары белән колясканың тәгермәчләрен әйләндерүе авыр аңа, диләр санитаркалар.

Читенсенеп, тартынып, сөйләшмим дип тормады Вәсилә әби. Бар тормышын сөйләп бирде. 71 яшьлек Вәсилә Хуҗиевна тумышы белән Мөслим районы Тойгелде авылыннан икән. 18 яшендә кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән 25 ел Казахстанда яшәгән, кыз белән ул үстергәннәр. Казаклар кысрыклый башлагач, кире Мөслим якларына күченеп кайтканнар. «Ирем бик явыз кеше иде, кул да күтәрә иде, җәберли иде дә, түзмәдем, аерылыштык, ул шуннан кире Казахстанга кайтып китте. Анда икенче хатынга өйләнеп торды, мәрхүм инде. Бер дә сагынмыйм аны», — дип әйтеп куйды үзе.

15 ел элек Вәсилә әбинең аяклары авырта башлый, туганы Чаллыга алып китеп шундагы табибларга күрсәтә. 60 яшендә Вәсилә әбинең бот төбеннән үк бер аягын кисәләр.»Әх, үкенәм, шул чагында аягымны кистерергә бирәсем калмаган икән, менә бу аягым да шулай ук авырта бит, кисмиләр бит, гангрена да юк иде, ник кистеләр икән шул аягымны», — дип уфтанып сөйли әби. «Аяксыз калгач, балаларыма авыр йөк буласым килмәде, шуңа да Яңа Чишмә картлар йортына барасыңмы, дип тәкъдим иткәч, шунда киттем. Яшереп  тормыйм, андагы яшәү мондагыдан аерыла, мөнәсәбәт икенче төрлерәк иде, Яңа Чишмәдәге санитаркалар, персоналлар да ягымлырак иде, картлар йорты директоры Михаил Дмитриевич атнасына бер булса да  бүлмәмә кереп, «как у вас дела, Василя апа, на что жалуетесь?» – дип сорап тора иде. Араларында Лена исемле санитарка да бар иде, җәен гел кыяр-помидор, җиләк -җимеш белән сыйлый торган иде. Монда да начар түгел анысы, каккан-суккан кеше юк, бар эшчеләр дә үз вазыйфаларын үтиләр, ашаталар, коляскама утыртып юындыралар, карт кешегә тагын ни кирәк инде. Рәхмәт, баш очымда түбәм бар, урамда түгел бит. Шулай да олыгайган көнемдә картлар йортында гомер итәрмен дип күз алдына да китермәгән идем, дошманыма да теләмим мондый картлыкны, дип сөйли Вәсилә Муллакаева.

Яныннан кеше өзелми икән анысы, Чаллыдан «Тәүбә» мәчетеннән мөселман кардәшләре килеп хәлен белеп тора. Әлфия, Фәүзия, Наҗия, Ләйсирә апалар… Хәтта Идрис хәзрәт тә булып китте, ди Вәсилә апа. Түбән Камадан да сыйныфташлары Нәҗибә белән Рузалия апа да онытмыйлар икән үзен. Алар белән телефоннан еш сөйләшеп торабыз, иптәшләрем миңа дини китаплар, корбан итләре, хәләл казылык алып киләләр, нәрсә яратам, шуны алып киләләр инде. Сентябрь аенда гына да яныма 12 кеше килде. Аллаһның рәхмәте яусын аларга, – дип уртаклаша Вәсилә әби.

Түзмәдем, кызың белән улың кайда яши соң?  дип сорадым.  «Улым Казанда яши, үзе дә 2 балалы хатынга өйләнде, аның фатирында яши, кызым ире белән Мәскәү өлкәсендә яши, үзләре дә малосемейкада гына яшиләр, 22 яшьлек балалары бар «, – ди әби.

Вәсилә әби ул арада гыйбрәтле хәлне дә сөйләп алды. Бер ир-ат карт әтисен картлар йортына илтеп тапшырмакчы була, үзе белән малаен да ала. Бабайны бер җылы одеялга төреп алып килгән булалар. Инде бабайны калдырып китим дигәндә генә, бу кешенең улы «әти, бабайның одеялын ал, син картайгач, мин дә сине шушы одеялга төреп, шушы картлар йортына китереп куярмын, дигән. Шушы сүзләрне ишеткән кеше әтисен кире өенә алып кайтып киткән, диләр».

«Вәсилә апа, балаларыңа үпкәң юкмы соң, кызың да, улың да бар бит, картайган көнеңдә монда гомер итәсең, ник сине үз яннарына алмыйлар, син бит аларның газиз әниләре, дим. «Юууук, үпкәм юк, аларның үзләренең дә яшәр урыннары юк бит, еш булмаса да хәлемне белергә киләләр. Аларның исәнлегенә көн саен дога кылам. Пенсиямнең 75%ы монда яшәгән өчен тотылып бара, калган 25 % ын үз кулыма бирәләр, ай саен 5 мең 300 сум пенсиям килә үземә, бер үземә бик җитә», – дип сөйли әби.

«Татарлар күп түгел монда, бер бүлмәдә яшәгән Шәмсениса әби дә 95 яшендә үлеп китте. Мәдинә исемле иптәшемне дә  Чаллыдан бер ир белән хатын тәрбиягә алды, әниләре урынына күрәләр ди, аерым бүлмә биргәннәр үзенә. Борылып та карыйсым килми картлар йортына, ди миңа Мәдинә, телефоннан  хәлләребезне белешеп алабыз кайчакта. Мине дә 2-3 кеше  тәрбиягә алмакчылар иде, бармадым, бер иптәш хатын нинди кешеләргә эләгәсең бит әле дигәч, курыктым барырга», – ди әби.

Коляскасыннан этеп бүлмәсенә кадәр озатып куйдым әбине. Озын коридор. Тирә-юньгә авыр дару исе аңкый, бәвел исе дә килә. Бүлмә ишекләренә кемнәр яшәгәне язып куелган. Кайбер бүлмәдә икешәр, кайберләрендә 3 әр кеше яши. Вәсилә апа кебек коляскалы, мөмкинлекләре чикле кешеләр, урын өстендә ятучылар картлар йортының беренче катында гомер итә. Вәсилә ападан кала, 15 квадрат мәйданлы бүлмәдә тагын 2 әби яши. Күршеләре урыс әбиләре булгач, аралашуы авыррак икән. Вәсилә апаның бер караваты, тумбочкасы, кием элергә шкафы бар. Сыңар аягы белән шушы караватына утырып, көненә 5 тапкыр намазын укый. Моңа кадәр торган бүлмәсен бик сагына, «ялгыштым бу бүлмәгә күчеп, шул бүлмәмә кире кайтасым килә. Анда караватым тәрәзә янында иде, тәрәз төбемә Коръән китабымны куярга бик уңайлы иде», – дип сагынып сөйли әби. Ул арада бүлмәгә төшке ашны алып керделәр. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ашауны бүлмәләренә китереп бирәләр. Вәсилә апаның тумбочкасына кәбестә ашы, макарон белән кәтлит куйдылар. Көненә 3 тапкыр ашаталар, катык, кефир да еш бирәләр икән. Саубуллашканда Вәсилә әби «кызым, башлыгыбызга әйт әле зинһар, элек яшәгән бүлмәмә кайтасым килә бит, син әйткәч, бәлки, мине шунда күчерерләр», – диде.

Картлар йортының икенче катындагы бер бүлмәсендә Фәтхия апа белән Рәйсә апа яшәп ята. Бу катта аягында йөри алучылар гомер итә. Алдан ук «тома сукыр ул Фәтхия апа» дип кисәтеп куймаган булсалар, бу апаны якты дөньяны күрми дип уйламассың да. Зәп-зәңгәр күзләре белән мин утырган якка карап сөйләшә, йөзеннән елмаю китми.

Тумышы белән Фәтхия Хәйруллина Саба районы Урман хуҗалыгы поселогыннан. «Әнә, кара әле стенама, 3 ел элек элеп куйган календаремны һаман алып куймыйм, анда минем якташ, президентыбыз Рөстәм Миннеханов төшерелгән. Аның әтисе бездә 26 ел буе урман хуҗалыгында директор булып эшләде», – дип сөйли Фәтхия апа. 16 октябрьда 71 яше тула икән инде үзенә. 37 ел буе Чаллыда яшәгән, гомере буе  сатучы булып эшләгән. Бәла аяк астында, диләр бит. 2010 нчы елны Фәтхия апаны машина бәрә, аңсыз килеш урамда күпме ятканмындыр, көн бик суык иде, шунда аяк бармакларымны өшеткәнмен, дип искә алып сөйли. БСМП да аның аяк бармакларын кисәләр, шуннан соң үкчәләренә басып йөрергә өйрәнә. Шул машина бәргәннән соң, ни галәмәт, ике атнадан соң күзләре утыра башлый. «Операция барышында умыртка сөягеңә наркозны күбрәк ясаганнар, күзләрең шуңа сукырайгандыр, диделәр. Кем белә бит инде. Тормыш иптәшем үлгәнгә дә 18 ел инде. Ике улым бар, берсенә 52, икенчесенә 43, берсе Сабада, икенчесе Чаллыда гомер итә. Бер көн дә шылтыратмыйча калганнары юк, яныма да еш киләләр, ди әби. Картлар йортына китәм дигәч, улларым бик ачуландылар үземне, нәрсә безне «позорить» итәсең, диделәр. Алар көне буе эштә бит, кайчан бер стакан чәй ясап эчертерләр микән дип аларны көтеп утырыйм мени инде? Мин монда үз көемә яшим бит», – дип сөйли әңгәмәдәшем.

  • Фәтхия апа, күзең күрмәгәч, нәрсәләрне күз алдыңа китерәсең, кемнәр исеңә төшә?
  • Көн саен төш күрәм, анда гел үземне көзгедән карыйм, чәчләремне тарыйм, өйләремне җыештырып йөрим. Кечкенә чагымда авылда безнең белән әтиемнең әнисе яшәде. Бервакыт шушы әбием дә минем кебек дөм сукырайды, кулында гел дисбесен тартып утырыр иде. Шушы сукыр әбиемне искә төшерәм дә гел елыйм. Мәктәптән кайта идек тә, сумкаларыбызны атып бәрә идек тә, урамга уйнарга чыгып китә иде, ник шул әби янына килеп аз гына булса да сөйләшеп утырмый идек икән дип, үземне гел ачуланам хәзер, — дип уфтанып сөйли Фәтхия апа.
  • Картлар йортына килгәнемә бер дә үкенмим, урыным йомшакта, бүлмәмдә телевизор, суыткыч бар, малаем радио алып китереп бирде. Атнасына бер мунча кертәләр. Сукыр булсам да, үзем юынам, тырнакларымны да үзем кисәм, 2 атнага бер урын-җиребезне алыштырып торалар, анысын да үзем эшлим, кешегә эшләтмим. Яшисем килеп яшим, дөньядан ваз кичәргә җыенмыйм. Интегеп ялгыз яшәүчеләр бар икән, монда картлар йортына килсеннәр. Ай саен кулыма 5 мең сум пенсиям кереп бара, күршедә кибет бар, ашыйсы килгән әйберләрне, төрле башка кирәк-яракны шуннан чыгып алам. Бер бүлмәдә яшәгән Рәйсә дә бик яхшы кеше, ашханәгә барганда аңа тотынып төшәм. Үзем бик сөйләшергә яратам, ә Рәйсә, киресенчә, бик йомшак, акрын гына сөйләшә. Рәйсә, рәхәтләнеп бер кычкырып сөйләш әле, дип тә әйткәлим кайчакта, дип шаяртып-көлеп сөйли Фәтхия әби.

Яшәү көченә хәйран калырсың бу Фәтхия әбинең!

Фәтхия апаның бүлмәдәше 66 яшьлек Рәйсә Закирова тумышы белән Мамадыш районы Комазан авылыннан.

-Апа, ә син монда ничек килеп эләктең? — дип сорадым аннан.

-Ииии, сеңлем, миннән сорап тормадылар шул, әти-әнинең йортын саттылар да, картлар йортына китереп ташладылар. Рәйсә апа бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, балалары да юк. Башта ул  Мамадыш районы Шәдче авылындагы картлар йортында яши, 2011 нче елны аны ремонтка япканнан соң, Алабуганың картлар йортына китергәннәр. Шәдчедә ныграк ошый иде, караулары да, ашатулары да яхшырак иде, ди әбиең. Бертуган апасы белән сеңлесе бүген Түбән Камада яшиләр икән. «Сеңлем килгәли яныма. Ошаса да, ошамаса да, яшисең инде, кая барасың», – ди Рәйсә әби. Ахырдан гына белдем, Рәйсә апа шушы бертуганнарына гел шалтыратып тора икән, ник яныма килмисез, мин үлгәч кенә килерсез микәнни инде, дип елый икән. Бертуганының картлар йортында яшәгәнен белеп, янына килмичә җаннары ничек түзә икән?

Инде кайтып китәрмен дигәндә генә күзем коридорда чөкердәшеп утырган әби белән бабайга төште. Берсе Урта Азиядән кайткан 72 яшьлек Шәргия Әюпова булып чыкты. Ире белән Яңа Чишмә картлар йортында яшәгән, ул мәрхүм булгач, 4 ел элек Алабуга картлар йортына килгән. Балаларыбыз булмады шул, балаларым булсамы, мин монда яшәмәс тә идем! – ди әби. Үзем эчемнән генә: «Шәргия апа, балаң булу әле ул картлык көнеңдә үз өеңдә яшәү дигән сүз түгел икән шул», – дим. Әби янәшәсендә утырган бабай Мамадыш районы Комазан башынан 69 яшьлек крәшен Александр Сорокин булып чыкты. Бер тапкыр да өйләнмәгән, баласы да юк. Авылда яшәгән нигезем таушалды, аны төзәтергә мөмкинлегем булмады, күршедәге әбиләрдә яшәдем, аннан шушында картлар йортына килергә булдым. Бик ошый монда, вакытында ашаталар, яшәгән урыныбыз җылы, тагын ни кирәк инде, бар нәрсә дә җитә. Тиздән менә Шәргия апаң белән никах укытырбыз дип торабыз әле, ди ул.

Аннан соң аерым бүлмә бирәчәкләр икән үзләренә. Картлар йортында намаз бүлмәсе дә ясаганнар, хәзрәтләр килеп вәгазъләр дә сөйлиләр икән. Менә шул бүлмәдә никах укытмакчылар. Никахка мине дә чакырып калдылар, балаларыбыз юк, син кил әле никахыбызга, диделәр. Әлбәттә, килермен.

Юл буе шушы картлар йортында яшәгән  әби-бабайларны уйлап кайттым. Өлкән яшькә җиткәч, әти-әни ник кирәксезгә әйләнә икән, ул. Үткәннәрне сагынып яши алар бүген, бик сөйләшергә яраталар. Азга гына да сабый баладай сөенәләр, юктан да кәефләре кырыла. Шунысы гаҗәп, берсе дә балаларын хурламый, аларга тел-теш тидерми, башкаларныкыннан ким-хур итеп күрсәтәселәре килми. Картлар йортында яшәүче шушы әби-бабайлар турында балаларыма кайтып сөйләдем. Гыйбрәт булсын, дип. Бер аяксыз Вәсилә ападан да, дөм сукыр Фәтхия ападан да бигрәк Рәйсә әбине кызгандым. Түбән Камадагы апасы белән сеңлесен бик тә көтеп яши ул. Соңгы тапкыр сеңлесе узган елны кышын килгән булган…

Хәер, Рәйсә әби генә түгел, картайган көннәрендә артык кашык булган башка карт-корылар да өмет белән нидер көтә. Балаларын, йөрәк майларын көтеп яши алар. Үз балаларына беркайчан да начарлык теләмичә, шушы дәүләт йортында туган нигезләрен сагынып гомер кичерәләр. Бәгырьләре каткан булса да, балалаларына  рәнҗемәскә тырышалар. Әнә бит, картлыгында ялгыз калган бер аяклы Вәсилә әби дә улы белән кызына рәңҗеми. Әниләр шундый олы йөрәкле шул алар!

P.S. Бүген Алабуганың картлар йортында 129 кеше гомер итә, шуларның 20 се татарлар, калганнары урыс милләтеннән. Бу әби-бабайларның 80% ының балалары бар. Картлык барыбызга да ишек шакыячак…

Мәрьям Заһиди

Игълан ителмәгән сугыш-4

Дүртенче өлеш. 1-3 өлешләрен бу бит астындагы сылтама буенча укып була.

Дүртенче бүлек.

Уйгыр егете Әхмәт

Кашгарда меңьеллык сәнгать җимешләре генә түгел, тарих үзе дә юкка чыгарылган. Берничә көннән соң автор Әхмәт исемле егет белән сөйләшеп китә, бер-ике сүздән соң әңгәмәдәше аңа башка урынга күчәргә дип ым кага. Чөнки тирә-якта видеокамералар һәм күзәтеп йөрүче хәрбиләр. Автор егеттән: “Беренче Көньяк-Төркестан республикасын хәтерлисеңме?” – дип сорый. Әңгәмәдәше җанланып китә: ул тарихчыга укыган икән.

Әхмәт Кашгарда әле һаман да бушка ясала торган яшел чәйне кырыйга куеп, пышылдауга күчә: “Минем өемдә иске дәреслекләр бар”.

Авторның борынгы китапларны бик тә күрәсе килә, ул аларны уку, кулга алып тотып карау җаен эзли башлый. Ләкин алар бик үк иске булып чыкмый, 2008 елгылар гына. “2009 нчы елда бастырылган бөтен китапны өйдән-өйгә кереп җыеп йөрделәр. Университетның берничә дәреслеген генә саклап кала алдым. Ә бик борынгы нәшриятларны яндырырга туры килде. Аларны тапсалар, җиде елга сөргенгә җибәрергә мөмкин иделәр”, — ди Әхмәт.

Актив гражданнар төркеме даими рәвештә уйгыр гаиләләренә кереп сәер сораулар биреп, тыелган әйберләр, китаплар булу-булмавын тикшереп тора. Мондый тентүләр берничә сәгатьтән алып берничә көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Алар үзләренә уңайлы булган теләсә кайсы көнне килә алалар. Якынча бер ел элек алар ислам дине, уйгырларның Коръәнне уку-укымаулары турында ешрак сорый башлыйлар. Һәм нәкъ менә китапларны җыеп алып, кешеләрнең танышлары югала башлаганнан соң, гади халык бер хакыйкатькә төшенә: күп нәрсә балларга бәйле икән.

“Иҗтимагый кредит системасы” – кешегә куела торган балларның рәсми атамасы. Кытайда ул беренче тапкыр 2014 нче елда телгә алына. Системаның төгәл ничек эшләгәнен беркем дә белми, әмма шунысы билгеле: рейтинглар гражданин турында җыелган мәгълүматтан чыгып билгеләнә. Нәтиҗәгә банктагы бурычлар, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, интернет һәм социаль челтәрдәге гамәлләр, кеше җыелган урында тәмәке тарту тәэсир итә. Балларны донор буларак кан биргәнгә, хәйрия концертында катнашканга, Коммунистик партиягә мәдхия язганга бирергә мөмкиннәр. Ләкин аларны югалтуы да җиңел: видеоуенда озак уйнасаң, мәчеттә еш күренә башласаң, “ярамаган” кешеләр белән аралашсаң, алар кими.

Югары баллар кунакханәгә алдан ук түләп куймау, коммуналь хезмәтләргә ташламалар, банктагы кредитның түбәнрәк процент белән алу мөмкинлеген бирә. Балларың әзрәк булса, эш табу, фатир арендалау кыенлаша. Тагын да кимесә, проблемалар да арта: ирекле хәрәкәт итү чикләнә, әйбәт кибетләргә юл ябыла, хәтта танышу сайтларында да теркәлергә ярамый. Сүз уңаеннан, калада кварталдан кварталга күчкән һәрбер уйгыр мәҗбүри рәвештә контроль ноктасын узарга тиеш. Әхмәт тә һәр көн саен тикшерүләр узып тора.

Иҗтимагый кредитлары түбән булган әти-әниләрнең балаларын яхшы мәктәпләргә алмау очраклары да булган. Система 2020 нче елда тулы көченә эшли башлаячак, әмма инде бүген үк түбән рейтинглы миллионлаган кешегә эчке рейсларга билет сатудан баш тарталар.

Бу хәлләр күзәтүнең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән Синьцзян шәһәрендә тагын да куркынычрак төсмер ала. Мәгълүматны эшкәртә торган ясалма акыл җәмгыятьне “имин”, “уртача” һәм “куркыныч”ка бүлә. Нәтиҗә ясаганда кешенең яше, дине, хөкем ителгән булуы, чит илдәгеләр белән аралашуы исәпкә алына. Киләчәктә ДНК күрсәткечләре дә роль уйный башларга мөмкин.

2016 нчы елның сентябрендә интернетта ген ярдәмендә типлаштыру җайланмасына ачык тендер игълан ителә. Ике айдан соң Human Rights Watch Синьцзянда паспорт алучы һәрбер кеше ДНК анализларын бирергә тиеш, дип хәбәр итә. Анализны мәктәптә дә, эш урынында да, хәтта өйгә килеп тә алырга мөмкиннәр. Гаиләләренә янаулары турында илдән кача алган һәрбер кеше сөйли. Бөтен кешедән дә алынган генетик материал исә туганнарны эзәрлекләү өчен әйбәт мөмкинлек бирә.

Әхмәт уйгырларның уйгыр булулары аркасында ук ун балл югалтуына шикләнми. Милләтне, белүегезчә, ДНК ярдәмендә дә белеп була. Шуңа күрә уйгыр нәселеннән чыккан кешеләрне хакимиятнең беләчәге көн кебек ачык. Әхмәт тә дәүләт тарафыннан оештырылган бушлай медицина тикшерүендә төкерек һәм кан анализларын тапшыра.

“Сез моны аңлый алмыйсыз, — дип кат-кат кабатлый Әхмәт. – Бу хәлләр быел тагын да җитдиләнде. Мотоциклда каскасыз йөрисең – балл югала. Бер урынына ике пассажир утыртасың – шул ук хәл. “Экстремист”лар яшәгән җирдә еш күренсәң – сорауларга җавап бирергә әзер бул. Ни өчен син бу номерга шалтыраттың? Нигә камера сине шул-шул кеше белән күргән? Һәрбер мәсьәләне яхшылап аңлата белергә кирәк.”

Әхмәт белән авторның сөйләшүе вакытында алар яныннан берүк төсле ак күлмәкләр кигән хатын-кызлар үтеп китә. Алар иероглифлы такта каршына алдан әзерләп куелган урындыкларга килеп утыра. Бөтен автоном төбәк буйлап мәҗбүри кытай теле дәресләре әнә шулай үткәрелә. Анда булу-булмавыңнан чыгып, балларың белән “уйныйлар”. Укучыларны беләкләрендәге кызыл баулы тикшерүчеләр күзәтеп тора.

Әхмәт белән саубуллашканда автор үзенең адресын бирмәкче була.

– Рәхмәт, адрес кирәк түгел – бу артык сорауларга сәбәп булыр: “Нинди кеше?”, “Ни турында сөйләштегез?” Берәр кайчан бу бетәчәк һәм без сезнең белән адрессыз да күрешербез, — Әхмәт, саубуллашканда.

Әхмәтнең бу сүзләрне чын күңелдән ышанып әйтмәвен автор күңеле белән тоеп кала…

Алсу Сәлах

(дәвамы бар)

Игълан ителмәгән сугыш-3

Кабердә “айфон” нәрсәгә кирәк?

Уфаның Көньяк зиратында каберләрнең берсенә алтынчы айфон формасында гранит һәйкәл урнаштырганнар. Гадәти булмаган кабер ташы 2016 елның гыйнварендә җирләнгән 26 яшьлек Уфа кызы каберенә куелган. Кеше буе кадәр таш “айфон”да аның бар детальләре дә ясалган: тавышны көйләүче төймәсе бар, арткы панелендә камера, фонарь, айфоннын «алмасы» һәм бренд исеме дә язылган. Гаджетның алгы ягында мәрхүмә кызның портреты ясалган. Ufa1 порталы хәбәр итүенчә, 170 сантиметр биеклектәге мондый ташны ясату Башкорстанда 104 меңгә төшәргә мөмкин. Андый ташларны шәхси эшмәкәрләр гадәттә Кытайдан ясатып кайтаралар. Мәрхүмәне белүчеләр әйтүенчә, әлеге кабергә күмелгән кыз Apple фирмасы смартфоннарын сату белән шөгыльләнгән. Каты авырып, озак вакыт гомере өчен көрәшкән. Кызның тормыш рәвеше әлеге техника белән тыгыз бәйле булганга, мәрхүмәнең туганнары шундый гадәти булмаган һәйкәл куерга булганнар да инде.

Айфон формасындагы бу кабер ташын берәүләр тәнкыйтьләп чыкса, икенчеләре хуплый. Зиратларга мондый кабер ташларын кую никадәр урынлы дигән сорау белән без Алабуга районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.

  • Сүзем юк…, кешеләр акылдан язалар ахрысы. Динсезлек, имансызлык менә шундый гамәлләргә китерә. Ислам дине ягыннан, әлбәттә, дөрес түгел бу. Кабер ташы зур формада булырга тиеш түгел. Таш куймыйча, чардуганга мәрхүмнең кем икәнен, туган һәм үлгән еллары язылган гади җәдвал гына беркетеп куярга да була. Шәригать буенча кабер ташы исраф булырга тиеш түгел, ягъни кабер өстенә кыйммәтле әйбер куюдан мәрхүмгә бер файда да юк. Хәтта айфонны уйлап чыгарган Стив Джобска куелган очракта да мин моны хупламыйм, иң мөһиме — кабер янына килгәч, монда кем күмелгәне аңлашылып торырга тиеш. Ә мондый берәр, икешәр метрлы кабер ташларын куюны дин катгый тыя”, — дип белдерде Хәлим хәзрәт.

Якты дөньядан киткән кешене искә алганда, тыныч йокласын дигән тапталган сүзләргә, рухы тыныч булсын дип тә өстәсәк иде. Рухы, җаны тыныч булсын өчен шәригать хуплый торган гамәлләр кылырга кирәк. Исәннәргә бала хәсрәтен күрергә язмасын…

Әрвахларга ничек итеп дога кылырга?

Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килә, яши һәм Аллаһның боерыгы ирешкәч, ахирәткә күчә. Кемнеңдер әти-әнисе, әби-бабайсы, каенана-каенатасы, ир һәм кыз туганы вафат булган икән, ул кеше аларны искә алып дога кылырга тиеш — бу Аллаһның әмере. “Алардан әйтерләр: “ Раббыбыз, безне ярлыка, дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлыка вә безнең күңелләребездә иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне урынлаштырма. Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең» («Хәшер» сурәсе, 10 аят).

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи  вәсәлләм, бер төнне Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып: «Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәр минәл мүэминиинә вәл мүслимиин. Үә йәрхәмүллааһүл мүстәкъдимиинә үәл мүстәэхыйриинәә үә иннәә ин шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун»,  дип дога кылган. (Мәгънәсе: “Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Ин шәә Аллааһ, без дә сезгә кушылырбыз”).

Мәрхүмнәр өчен дога-истигъфарда булу — сөннәт гамәл. Каберләрне зиярәт итүнең асылы – гыйбрәт. Ул үлемне  искә төшерә, чөнки ул һәркемгә дә киләчәк.

Мөэмин-мөселман ни өчен әрвахларны (мәрхүмнәрне) искә алырга һәм алар өчен дога кылырга тиеш?

Беренчедән, әти-әни вафат булса да, без аларны онытмаска тиеш. Чөнки алар  якты дөньяга килүебезгә сәбәпче булды. Безне җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстерделәр, укыттылар, кеше иттеләр. Икенчедән: без үзебезнең кем икәнебезне белергә, нәселебезне онытмаска, мәрхүмнәрнең  хәтердә сакларга тиешбез. Өченчедән: һәр адәм баласында да хата, кимчелек һәм гөнаһ  бар. Нәзерләре үтәлмичә, бурычлары түләнмичә калган икән, балалар шуларны тормышка ашырса, бурычларын капласа, болар аларның өстеннән төшәчәк. Гөнаһлары балаларына тәэсир итмәсен өчен, Аллаһтан алар өчен гафу сорарга кирәк.

Әрвахларга ничек  дога кылырга?

Коръәннән белгән сурәләрне уку хәерле булыр. Гадәттә «Фатиха», «Ясин», «Тәбәрәк» сурәләре укыла, аннары кулларны күтәреп, ошбу доганы кылу кирәк.

«Я, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итеп алсаң иде. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи   вәссәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештерсәң иде.

Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештерсәң иде.

Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә дә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.

Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл”.

Шуннан соң “Раббәнә” догасын укып битебезне ике кул белән сыпырып куябыз.

“Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр” (мәгънәсе: Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла). Әмин.

Мәрьям Заһиди

Наил Болгарый 

Кемнәр алар “отпавший”лар?

Чаллының 12 нче  китапханәсендә  Фәүзия Бәйрәмованың  татарны чукындыру турында яңа китабын — «Гөләйза» романын тәкъдим итү кичәсе булды. Романда тасвирланган вакыйгалар XIX гасырның беренче яртысында  Чистай өязендә бара. Элек әби-бабалары көчләп чукындырылган татарларның  балаларын да  патша хакимияте керәшен дип саный. Аларга ислам диненә кайту катгый тыела. Моның өчен мәкруһ (чукындырудан соң ислам диненә кайтучы) татарларны  каторга, монастырьларга ябу, туган авылларыннан урыслар арасына сөрү, хатыннарын ирләреннән аерып урысларга кияүгә бирү, балаларын христиан гаиләләренә тапшыру көтә. Николай I (1825-1855) хакимлеге чорында  исламга кайтырга теләгән татарларга басым тагы да көчәя. Шул вакытта Рәсәйдә, татар тарихында, «отпавший»лар – мәкруһлар дип аталган дини катлам барлыкка килә.

Роман  мөселман хатын-кызы Гөләйзаның чиркәү кенәгәсендә керәшен дип язылганга күрә озак еллар буе мәхкәмә юлында йөрүе, империя кануннары буенча андый хатын татар иреннән аерылырга, балаларын чукындырырга тиеш булса да, Гөләйзаның иманы, гаиләсе, балалары  өчен гомеренең соңгы көненәчә  көрәшүе турында.

Романнан өзек тәкъдим итәбез.

«Гөләйзаны алырга килделәр!»

«Гөләйзаны алырга килгәннәр икән! Иртәгә Чистайда суд буласы, ди. Балаларын да алып китәләр икән, анасын да монда китергәннәр. Барысын да чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди…»

Бу куркыныч хәбәр авылда тиз таралып өлгерде, бигрәк тә чукындырылган татарларның эчләренә шом төште. Дөрес, аларның күбесе поп кенәгәләрендә генә керәшен дип язылган, ә чынлыкта мөселманча яшәп яталар – намазын укыйлар, уразасын тоталар, чиркәүгә йөрмиләр, тәре такмыйлар, икона-такталарын өйгә кертмиләр. Моңа кадәр Кызылъяр побы да, Актауныкы да аларга әллә ни бәйләнмәде, Кызылъяр урысына бу татарлардан акча гына кирәк иде, ә Актауныкы – шушы як кешесе, элек-электән керәшен татары, күп нәрсәне күрмәмешкә салышты. Соңгы вакытта Кызылъярда поп алышынган, диделәр, яшь кенә урысны куйганнар, эчәргә дә ярата ди, бәлки шул бу татарлар өстеннән әләк язгандыр, чиркәүгә йөрмиләр, балаларын чукындырмыйлар, мәетләрен җирләргә попны чакырмыйлар, дип тиешле урынга хәбәр иткәндер?

Авыл халкы нәрсә уйларга да белмәде, һәркем бу хәлләрнең үзенә дә килүеннән курыкты. Чөнки алар тарихында инде төрлесе булды – әби-бабаларын, бозлы суларга куып кертеп, үлем куркынычы астында көчләп чукындырулар да, яңадан исламга кайткан өчен тереләй яндырып үтерүләр дә… Әби патша заманында бу мәхшәр туктатылып, бераз дин иреге дә килде. Шуннан файдаланып, керәшен татарлары авыллары-авыллары белән яңадан исламга кайта башладылар, инде рәсми рәвештә дә христиан диненнән, поп кенәгәләреннән чыгу өчен яңа патшалар исеменә меңәрләгән прошение-үтенечләр язылды… Моны күреп, чиркәү әһелләре дә кубарылды, алар исламга кайтырга теләгән керәшен татарлары каршына кыя булып бастылар, яңа патшаны да бу мәкруһларга каршы бордылар. Әйе, аларны мәкруһлар дип йөртәләр, ягъни, поп кенәгәләрендә христиан булып теркәлеп тә, ислам динен тоткан татарлар, рәсми кәгазьләрдә «отпавшие» дип язылган кешеләр… Менә хәзер аларга да чират җитте ахры…

Югыйсә, заманында Болгар-Биләр олылары, Кырым ханы Гәрәйнең оныкчыгы Морат морзалар нигез салган затлы, тарихлы, динле авыл иде бит ул – Чирүле Шонталасы! Хәтта патша заманында да алардан бүләккә җирләр алган, үз динендә калган, унике баласы тирә-юньдәге унике авылга нигез салган затлы Морат морза нәселе бит ул! Яуширмә һәм Мөслим, Талкыш һәм Әдәмсу, Нарат-Елга һәм Урман асты Шонталасы, тагы дистәләгән татар авылларына тарала бу нәсел. Моның өстенә Чирүле Шонталасында Мортаза морза Янгилде, Нүркәй морза Сюнәй, Морат морза Кадрәк, Акай морза Дәүләткилде, Сәит морза Килдеш, Әсәнали морза Аганиннар да яшәгән бит, бу хәлләр дә бик күптән булган, ул нәселләр дә инде таралып беткән. Әйе, патшалар үзгәрә, илдәге вазгыять үзгәрә, элеккеге хезмәтләр онытыла, мишәр-татар морзаларын да көчләп чукындыру турында яңа фәрманнар чыга. Ул арада Кадермәт улы Морат мулла да үлеп китә, борынгы Биләр төбәгендә яңа чукындыру, чукынмаганнарны юк итү фаҗигасе башлана. Морат мулла нәселе, алар яшәгән зур-зур мишәр-татар авыллары шушы афәт чоңгылына чумалар…

Чирүле Шонталасы авылында, бу керәшеннәрдән тыш, мөселман татарлар да яши, авылның бер башына урысларны да китереп тутырдылар, алар урыс алпавытларының кол-крепостнойлары булып исәпләнә. Заманында мишәр морзалары нигез салган затлы Шонтала, зиратында Морат мулла яткан дини татар авылы, менә шулай кулдан-кулга китте, урыска, мөселман-татарга, керәшенгә бүленде. Аларның зиратлары да, тормышлары да аерым иде. Әмма авыл халкын сөендергәне шул булды: урыслар яшәсә дә, Шонталада чиркәү салмадылар, ә мәчет һәрзаман булды. Теге заманда патша хакимияте җимергәннәре урынына халык яңасын салды, ул да юкка чыккач, башкасын торгызды. Әле дә Чирүле Шонталасында мәчет эшләп тора, авылның указлы мулласы, мөәзине бар. Алар да керәшен татарларының мәчеткә намазга йөрүенә сүз әйтмиләр, балалары туса, мөселманча исем кушалар, яшьләргә яшереп никах укыйлар, үлгән мәкруһларны, поп килгәнче, тизрәк мөселманча җирләп тә куялар. Югыйсә, бу эшләре беленә калса, аларның үзләрен дә төрмә, Себер көтә бит!

Гөләйзаның балаларына да Әхмәт мулла үзе мөселманча исем кушты, аларны мәчет кенәгәсенә теркәде, олысына – Габделвахит дип, яңа туганына Габделҗәббар дип исем бирде. Хәер, Гөләйзаның никахлы ире Габделхәким мөселман кешесе бит, аның балалары да мөселман буларак теркәлергә хаклы, дип уйлады ул. Ә менә урыс түрәләре алай уйламый икән, әнә, атларга төялеп, шул бичара хатынны һәм балаларын алырга килгәннәр, болай булса, Әхмәт мулланың үзенә дә чират җитәргә мөмкин, чөнки аларга никахны ул укыды, балаларына мөселманча ул исем кушты… Кышкы көн дип тормаганнар, әнә, Чистайдан полицае да, приставы да төялеп килеп җиткән. Икенче ат чанасыннан Гөләйзаның анасы Гөлзада төште, дилбегәне Ишмөхәммәт тоткан иде. Алар моннан ун-унбиш чакрымнар булган Кыр Шонталасыннан килгәннәр, анда да, монда да Ишмөхәммәт һәм Гөлзаданың никахлы ир белән хатын икәнен яхшы беләләр, әмма поп кенәгәләрендә, рәсми кәгазьләрдә алар аерым теркәлгән, шуңа күрә хөкүмәт кешеләреннән ирле-хатынлы икәнлекләрен яшерәләр. Югыйсә шушы Ишмөхәммәттән Гөлзада биш бала тапты, уллары Бикмөхәммәтне аңа тәрбиягә биргән итеп яздырырга мәҗбүр булды, керәшенлектән качу өчен, калган балаларын да төрлечә яшерде, ә менә барыбер эзгә төштеләр, Гөләйзасы артыннан килеп җиткәннәр…

Гөләйзаның ире Хәким ишегалдында кар көрәп йөри иде, капка төбендә ят тавышлар ишетеп, ул, кулындагы көрәген дә куеп тормыйча, урамга ашыкты. Аңа таба абыйсы Абуталип килә иде, ул шушы авылда хуҗа булып тора, өяз түрәләре тарафыннан йөзбашы итеп билгеләнгән. Чистайдан килүчеләр дә иң башта аңа мөрәҗәгать иттеләр, ул аларның барысын да җыеп, энеләре өенә алып килде. Алып килми кая барасың – кулларында мөһерле кәгазь, мәхкәмәгә, диелгән! Моның шулайрак бетәсен Абуталип үзе дә сизенеп йөри иде инде, энесенә дә әйтә килде, керәшеннәргә тагы закон катыланды, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, диде. Ул Гөләйзаның Кыр Шонталасыннан килгән керәшен кызы икәнлеген белә иде, әмма әти-әнисе, үзе дә диндә-намазда булгач, керәшен дип кире бора алмады, энесенең аңа өйләнүенә каршы килмәде. Әхмәт мулла аларга качырып кына никах укыды, балаларына мөселманча исем кушты, шулай итеп, керәшенлектән котылдык, дип уйладылар. Юк икән шул, юк икән, бабайлар әйтмешли, кара сакалың, кая барсаң да, артыңнан ияреп йөри икән!

– Гөләйза киленне алырга килгәннәр! – диде ул, энесенә иелә төшеп. – Биләр побы Казанга жалу язган, балаларын чукындырмады, дигән… Иртәгә Чистайда суд буласы икән, үзен дә, балаларын да шунда алып килергә кушканнар. Кодагыйны да чакыртканнар…

Бу сүзләрне ишеткәч, Хәкимнең кулындагы көрәге төшеп китә язды, ул  бер абыйсына, бер капка төбендә торган җигүле атларга карады. Ул арада хатынының ата-анасы да алар янына килеп туктады, алар да бу куркыныч хәбәрдән телсез-аңсыз калган иде.

– Бар, син Гөләйза янына керә тор, әзерләнсен, – дип, Ишмөхәммәт хатынын өйгә кертеп җибәрде.

Елаудан бите-күзе шешенеп беткән Гөлзада, тун чабуларына абынып, капкага таба атлады, ирләр шунда басып калды. Гөлзада өйгә килеп кергәндә, кызы Гөләйза баласын имезеп утыра иде. Әнисен күргәч, ул урыныннан ук сикереп торды, шатланып, аңа каршы атлады. Әнисенең әле яңа туган оныгын күргәне юк иде, бәби ашы китергәннәрдер, дип уйлады.

– Әти белән килдеңме, әни? Әллә сеңелләрем дә килдеме? Гөләйза, әнисе аша үрелеп, ишеккә карады, әмма анда берәү дә күренмәде. Ул хәзер генә әнисенең елудан шешенеп беткән йөзенә игътабар итте, куркып китте.

– Әллә берәр нәрсә булдымы, әни? Әллә …берәрсе… үлдеме?

– Юк, кызым, барыбыз да исән-сау, Аллага шөкер! Әйе, әтиең белән килдек…

Гөлзада башкасын әйтә алмады, кызын кочаклады да тагы елап җибәрде.

– Мин бу хәлләрне инде беткәндер, дип уйлаган идем бит, кызым! Инде минем күргәннәрем дә җиткән, син боларны күрмәссең, дигән идем… Юк икән, юк… Ничекләр түзәрсең, балам-бәгърем!

Әнисенең бу сүзләреннән Гөләйзаның эченә шом төште. Ул кулындагы баласын бишеккә алып барып салды, аяк астында уралып йөргән улын күтәреп сәкегә утыртты.

– Нәрсә булды, әни? Минем тормышым түзмәслек түгел, Аллага шөкер!

– Безнең өстән язганнар, кызым! Керәшенлекне казып чыгарганнар… Мин бу хәлләрне бетте дип уйлаган идем бит инде! Сине мөселман кешесенә кияүгә биргәч, эзне яшердек, эзләмәсләр, төпченмәсләр, дип уйлаган идек… Тапканнар, язганнар, сине эзләп, әнә, Чистайдан үрәдникләр килеп җитте, иртәгә икебезне дә анда хөкемгә алып китәләр, балаларны да алырга кушканнар… Аларны чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди…

Гөләйзаның аяк астында идән селкенеп куйды, ул, чайкалып, улы янына сәкегә барып утырды.

– Син нәрсә сөйлисең, әни? Нинди керәшен, нинди чукындыру? Без бит мөселманнар, син үзең мине туганнан бирле ислам динендә тәрбияләдең, намазга өйрәттең!

– Әйе, кызым, без, әлхәмдүлиллаһ, мөселманнар… Әмма теге вакытларда минем ата-анамны көчләп чукындырдылар, безне христиан, дип, поп кенәгәләренә яздылар… Аллаһ шаһит – без беркайчан да урыс динен тотмадык, үз динебездә калдык, шуның өчен әби-бабаңны кара урыс мунчасында төтенгә тончыктырып үтерделәр… Инде безнең нәсел күрәсен күргән иде бит, инде дөньялар үзгәрде, бу хәлләр яңадан кабатланмас, дип уйлаган идек… Инде сине эзләп килгәннәр, балам! Чөнки поп кенәгәләрендә мин чукындырылган, дип язылгач, миннән туган балалар да шулай дип теркәлеп куела икән… Кичер, балам, нәселебездәге бу кара тап сиңа да килеп иреште… Балама ярдәм ит, и Раббым!…

Игълан ителмәгән сугыш-3

Өченче өлеш.  Беренче һәм икенче өлешләрен бу бит астындагы сылтама буенча укып була.

Өченче бүлек

Күзәтү астында

Кытайга бу юлы барганда автор үз машинасы белән сәяхәт итә. Унбиш ел элек Кытайга эләгү күпкә җиңелрәк булган икән. Илгә керергә рөхсәтне ул ярты ел алдан ала – аны махсус Кытай туристик оешмасы гына бирә. Чикне узганда аларны гид каршы алырга тиеш була. Билгеле, чит ил телефоныннан  аңа шалтырату – башка сыймаслык хәл. Шуңа күрә автор ажа хщбщр иткщндщ чиктәге хәрбиләрнең телефонын сорап тора.

Кытайдагы нефть һәм газның күпчелеге Синьцзянда чыгарыла. Иң мөһиме: Кытай белән Якын Көнчыгыш һәм Европа базарларын тоташтырырга тиешле “Бер юнәлеш һәм бер юл ” проектында Синьцзян үзәк шәһәрдән санала. Шуңа да каланы төзекләндерәләр, юлларны ремонтлыйлар.

Элеккеге барактан җилләр искән. Яңа постта бер йокылы-уяулы солдат урынына хәзер бер отряд хәрби тора. 2014 нче елда чик янындагы бәрелештә  унбер уйгыр һәм бер кыргыз һәлак була. Аларда утлы корал табылмаса да,  ләкин һәрберсендә Коръән, компас, пычак һәм бау булганга күрә, кыргыз хакимияте һәм кытай комиссиясе аларны террорист дип игълан итә һәм чиктәге тикшерүне көчәйтә.

Чиктәге һәр постны узганда (ә аларның саны якынча 5) автор һәм аның иптәшләрен фотога төшерәләр, паспортларын тикшерәләр. Моннан тыш, юл буенда видеокамералар да куелган. Ләкин бу тикшерүләр сәяхәтнең башы гына булган икән. Туристлар гидны – спорт киемендәге уйгыр ир-атын очратканнан соң да берничә пост үтәләр. Боларында исә тагын да катырак тикшерәләр: телефоннарны ачып карыйлар, нейтраль полосада төшерелгән фотоларны бетерәләр. Сәяхәткә алынган йөкне рентген аша үткәрәләр, ә китап һәм язмалар аерым карала һәм укыла.

Чиктәгеләр тикшерүе тәмамлангач, хәрбиләрнеке башлана – һәр компьютерга видеоларны, фото һәм элемтәләр исемлеген “укый” торган махсус җайланма тоташтырыла. Mobile Hunter дип аталган бу җайланма авторның ноутбугына кушыла алмый, шуңа күрә андагы файлларны хәрбиләр үзләре карап чыга. Автор элек уйгырларны төшергән фотолар өчен кайгыра, әмма хәрбиләр аларны тапмый. Тикшерүдән соң һәрбер туристның телефонына JingWang Weishi кушымтасы куела. Ул мөселманнарны күзәтү өчен махсус эшләнгән. JingWang Weishi полициягә телефон моделе, номеры һәм хуҗасының номерын җибәрә, соңыннан телефонга килгән һәр мәгълүматны тикшереп бара, “зыянлы”сын күрсә, хуҗасына дәүләтнең бу мәгълүматны куркыныч дип табуын күрсәтә. Автор үзенең телефонын тикшерүдән яшереп калдыра.

Паспорт контролен узу өчен туристларга юлны дәвам итәргә кирәк була. Асфальт юл буйлап камералар урнаштырылган: аларның “күзләре” берәү генә, ләкин бер ноктада алар дүртәү-бишәү, шуңа күрә бөтен нәрсәне “күрәләр”. Машина номерын гына түгел, йөртүченең битен дә “таный”. Кич белән камера өстендә көчле ут яна, әгәр шул яктылыктан күзеңне кул белән капласаң, камерадагы ут янып-сүнеп кулны төшерергә “куша”.

Өч ел элек Кытай шәхси һәм дәүләт күзәтү базаларының уртак системага берләшүен игълан итә . Ул 2020 нче елга илдәге бөтен халыкны бер базага туплап бетерәчәк, дип көтелә.

20 миллион видеокамераның күпчелеге Синьцзянга куелган. 2016 нчы елга эчке иминлек өчен киткән акча чик саклауга тотылганыннан  13%ка күбрәк. 2014-2016 елларда Синьцзян, башка районнар белән чагыштырганда, күзәтүгә ике тапкыр күбрәк акча тоткан, ә 2017 елда — 3 тапкыр. Бүгенге  кытай полициясенә шикле кешене эзләп табып кулга алу өчен 7 минут вакыт җитә.

Әлбәттә, тәртипне видеокүзәтү ярдәмендә генә сакламыйлар, Чэнь Цюаньгаоның беренче ел идарә итүендә үк хәрби көчләр ун меңләп кешегә арттырыла. Иң түбән дәрәҗәләргә уйгырларны да алалар. Гадәттә, автомат бары командир-кытайларда гына була. Ә гади хәрбиләр резин саплы һәм корыч очлы сөңге кулланалар. Шулай ук табагачка охшаган кораллары да булырга мөмкин: аның очына электр тогы җибәрелеп алар каршылык күрсәтүчеләрне “тынычландыралар”.

Чикне узу якынча 26 сәгатьне ала. Шуңа күрә туристлар икенче көнне генә барысын да үтеп бетәләр.

Кашгарга кергән автор аптырап кала: элеккеге әкияти шәһәр бөтенләй юкка чыккан,  үзгәргән, яңарган. Каланы төзүче кытайлылар иске Кашгар белән озак “көрәшкән”, күрәсең. Караңгы урамнар, буялган диварлар һәм комнан ясалган кирпечтән төзелгән мәчетләр авторның килүендә инде бөтенләй булмый. Алар урынына күпкатлы фатирлар “аякка баса”.

Кашгарның  иң зур югалтуы – урам тормышы. Тимерчеләр, балта осталары, урамдагы сәүдәгәрләр, ишәк өстендә йөртә торган “барабыз”лар юкка чыга. Элеккеге азык-төлек базарында токмач һәм сарык башларын әле дә саталар, ләкин сатып алучылар – кытайлар гына. Ә берән-сәрән күренүче уйгырлар беләгенә аларның дәүләт лицензиясен алуын исбатлаучы сары язулы бау бәйләнгән.

Бөтен җирдә видеокамералар эленгән. Шәһәр өлешләргә бүлгәләнгән һәм аларны үткәндә уйгырлар пластик карталарын күрсәтергә, букчаларын ачарга һәм күз алмасын скан аша үткәрергә тиеш. Аерым очракларда полиция хезмәткәре телефонны да сорап ала. Шул ук эшләрне уйгыр кешесе банкта, хастаханәдә, кибеттә һәм җир асты юлында эшли. Урамда тәртип саклаучы хезмәткәрләр дә йөреп тора. Авторның полиция хезмәткәрен фотога төшергәнен күргәч, берсе аны туктатып, фотоны бетерттерә һәм кич буе аның артыннан калмыйча күзәтеп йөри.

Шәһәр эчендә бер-ике мәчет сакланып калган, ләкин аларга тимер йозак эленгән. Уйгырларның данлыклы “пычак”ларын да инде хәзер сатмыйлар. Сатучылар бу сүзне ишеткәч, “юк-юк” дип кулларын бутыйлар. Бары бер җирдә генә пычакларны күрсәтәләр. Ләкин алары да мескен хәлдә була:пычакларны “болгарка” белән икегә бүлгәннәр, сатучы аларның сабын гына сата. Ашарга пешергәндә кулланыла торган иң гади пычакларны сатып алганда да уйгырлар аның хуҗасын күрсәтә торгна QR-кодны яздырырга тиеш. Аксу шәһәрендә исә ресторандагы пычакларны чылбыр белән диварга беркетеп куйганнар.

Алсу Сәлах

(дәвамы бар)

Игълан ителмәгән сугыш-2

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен