Припущенниклар кемнәр алар?

Бу фотоларны сайтыбызның даими укучысы, Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылында гомер итүче Гөлфизә Кәлимуллина җибәрде. Нәселләре белән Минзәлә ягыннан булганга аларны Башкортстан якларында Минзәлә татарлары дип йөртәләр. «Ул заманнарда халык арасында баш күтәрүләр күп булган бит, шуңа күрә бергә оешмасыннар дип, татарларны теләсә кая таратканнар. Әби патшаның фәрманы белән безнең ерак бабаларыбызны башкорт җирләренә күчереп утыртканнар, мондый кешеләрне «припущенниклар» дип йөрткәннәр, ди Гөлфизә Кәлимуллина.

Тарихтан мәгълүм булганча, XVII–XX нче гасырларда  припущенник (җибәрелмеш, килмешәк, әтәмбәй) дип Уфа өязенә күчеп килгән татар, мари, чуваш, мордва һәм башка милләт кешеләрен атаганнар. Алар башкорт җирләренә Идел буе, Урал алды якларыннан килеп утырган. 1736 нчы елда шушы припущенниклар яшәгән җирләр тулысынча аларның карамагына бирелә һәм башкортларга оброк түләүдән азат ителә. Бу кешеләр авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү белән шөгыльләнгән.

Беренче фото 1931 нче елда төшерелгән. Cурәттә ике баласы белән Гөлфизә Кәлимуллинаның әтисе ягыннан Әюп бабай белән Җиһани әби. Әюп аучы булган, сугышка кадәр үк үпкә авыруыннан үлеп китә. Фотода басып торганы Гөлфизә Кәлимуллинаның әтисе Кәрамулла. «Фотога төшмим дип бик каты елаган, арурак итеп киендерә дә алмаганнар инде, яланаяк басып тора, алай да түбәтәен кигезеп куйганнар», — дип сөйли Гөлфизә ханым. Уң якта басып торганы Әюп белән Җиһаниның кызлары Мөхтәрәмә.

Гөлфизә Кәлимуллинаның әбисен дә, бабасын да күргәне булмаган, аларны шушы фотодан гына белә. Алар Гөлфизә оныгы туганчы ук мәрхүм булганнар. Ә менә кечкенә чагында әтисе Кәрамулла белән бергәләп бабасының фотодагы мылтыгы белән куянга ауга йөргәнен Гөлфизә ханым бүген дә хәтерли.

“Мөхтәрәмәнең 15-16 яшьләр тирәсендә үзе генә төшкән фотосы да сакланып калган. Бу фото 1935 нче елгы булырга тиеш. Күрәсең, сугышка кадәр алай начар яшәмәгән халык, апамның өс-башы да матур гына, түфлие дә (беренче фотода), төймәсе дә бар. Зәп-зәңгәр күзле апам авылның иң чибәр кызы булып саналган, дип уртаклаша Гөлфизә ханым. Бөтен кешене аптырашта калдырып, 17 яшьлек Мөхтәрәмә үзәннән күпкә олы, хатыны мәрхүм булган Сәми исемле кешегә кияүгә чыга. Тик Мөхтәрәмәнең гомере кыска була,  ул 25 яшендә бронхит авыруыннан үлеп китә. Гөлфизә Кәлимуллина фаразлавынча, бу ике фотоны да фотографлар үзләре авылга килеп төшергән.

«Без би ләр нәселеннән. Шуларның иң танылганнары: Муса би, аның улы Канзафар би (1520-1600). Ул тарихта билгеле кеше. Явыз Иван заманында Казанга барып, шушы җирләрне Рәсәйгә кушуын сораган. Аның белән тагын 3 кеше булган. (Мең ыруы исеменнән). Аның Дистан исемле улы да би, безнең нәсел дәвамчысы инде. Дистанның улы Зәйнелгафар, аның бер улы Тәмербәк(1835 елгы). Аның улы Әюп инде. Безнең фамилия дә Тамурбековлар», — дип уртаклашты Гөлфизә Кәлимуллина.

«Шушы көнгә кадәр ничек саклап кала алдыгыз бу фотоларны? дип сорагач, Гөлфизә ханым «мин бит гаиләдә бер генә бала, шук малайлар булмаган бит ертырга», — дип шаяртып җавап кайтарды. Уйлап карасаң, шушы аклы-каралы гади генә фотоларда да күпме тарих, күпме кеше язмышлары…

P.S. Гөлфизә Кәлимуллина «Минзәлә сезгә чиктәш район бит, шуңа да безнең сөйләмебез сезнекенә охшаштыр, мөгаен», — дигән иде. Әйе, сөйләм телебез чыннан да бик охшаш. Хәер, телебез генә түгел, уй-фикерләребез, тормышка карашларыбыз да уртак булып чыкты безнең. Чөнки Башкортстанда яшәп тә, Татарстанга кагылышлы мәкаләләребез белән кызыксынып, даими укып, аларга битараф калмыйча бәя биреп барасыз, үз фикерләрегезне калдырасыз, истәлекләрегез белән уртаклашасыз. Моның өчен Сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Мәрьям Заһиди

Көн саен сарымсак ашасаң нәрсә була?

Әти-әни, бигрәк тә әби-бабай, балачакта безгә сарымсак ашарга кушалар иде. Киреләнсәк, ипинең кибән башына сарымсак ышкып, шуңа тоз сибеп бирәләр иде. Урамнан ачыгып кайтып кергәндә, шуннан да тәмле ризык булмагандыр. Ул вакытта аның ипие дә мичтә пешкән күмәч иде. Безгә сарымсак ашатып, авырмыйча, нык һәм сәламәт булып үсүебез өчен тырышканнар икән.

Сарымсак — составында аксым, углевод һәм 400дән артык биологик актив элементлар булган үзенчәлекле продукт. Алар арасында организмны тулы көченә һәм көйле эшләвен тәэмин итүче витаминнар, минераллар һәм органик кислоталар бар.

Көн саен сарымсак ашарга ярыймы? Яраса, күпме ашарга? Һәм бу нәрсәгә китерәчәк? Алда бу сорауларга  җавап табарсыз.

Сарымсакта аллицин дигән матдә бар, ул аны кискәндә яки сытканда бүленеп чыга. Пешергәндә ул бик тиз таркала, шуңа күрә сарымсакны  чи килеш ашарга кушалар.

Аллицин грамоуңайлы һәм грамотискәре (беренчеләре антибиотиклар тәэсиренә каршы тора алмый, икенчеләре исә озак вакыт антибиотикларга каршы тора алу үзлегенә ия) бактерияләргә каршы нык көрәшә, югары антисептик тәэсиргә ия, бактерияләрнең артуына һәм таралуына каршы тора.

Антибиотик таблеткалардан  сарымсакның бәхәссез өстенлеге шунда — ул фәкать зарарлы бактерияләрне генә үтерә, ә аптека препаратлары зарарлы һәм файдалы микроорганизмнарны да  — барысын да бергә “себереп ташлый”, шулай итеп, эчәклектәге микрофлораны бозып, организмда дисбактериоз китереп чыгара.

Көн саен сарымсак ашап, сез организмыгызны хеликобактер пилори, сальмонелла, стрептокок  һәм стафилококтан, шулай ук туберкулез, дизентерия, кандидоз һәм герпес кебек авыруларны китереп чыгаручы бактерияләрдән саклап калачаксыз.

Аллицин йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә бик файдалы.Әйтик, көн саен бер тырнак сарымсак ашау кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта  һәм зарарлы холестерин күләмен 10% ка киметергә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә тромблар барлыкка килү, инсульт һәм инфаркт куркынычы да кими. Моннан тыш, сарымсак кан басымын киметә, 12 атна дәвамында көн саен сарымсак ашау кан басымын тотрыклы  итәргә мөмкинлек бирә. Шикәр диабеты вакытында (бигрәк тә 2 типтагы) сарымсак куллану аеруча игътибарга лаек. Эш шунда ки, бу яшелчә кандагы шикәр күләмен якынча 25% ка киметә һәм инсулинның бавырда таралу процессын акрынайта. Шул ук вакытта, кан тамырларына һәм артерияләргә уңай йогынты ясап, сарымсак шикәр диабеты белән авыручының йөрәген кардиомиопатия һәм атеросклероздан саклый.

Сарымсак вируслы авыруларны дәвалау, шулай ук аларга профилактика үткәрү өчен иң яхшы табигый чаралардан санала. Тикшеренүләргә караганда, бу яшелчәне  көндәлек куллану салкын тиюне 60% ка киметә. Моннан тыш, сарымсак исеннән курыкмаган кешеләрнең салкын тиюдән авыру вакыты якынча 70% ка кими.

Сарымсакның вируска каршы торучанлыгы аның составында иммунитетны ныгытучы, организмның күзәнәкләренә зыян салучы ирекле радикаллар һәм токсиннарны нейтральләштерүче  күкертле элементларның күп булуы белән аңлатыла.

Сарымсак — яман шешкә каршы

Бу яшелчә составында булган күкерт, диаллил сульфиды,  саллил цистеин һәм селен организмнан ирекле радикалларны чыгарып кына калмыйча, яман шеш күзәнәкләрен дә үтерәләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, даими рәвештә сарымсак куллану онкология авыруларының (бигрәк тә юан эчәк, ашказаны, бавыр һәм сөт бизләренең яман шеше) килеп чыгу  ихтималын 20% ка киметә.

Бу сарымсакны көндәлек  рационга кертүгә җитди  сәбәп түгелме?

Элек, гельминтларга каршы  препаратлар сирәк сатылган чорда, суалчаннардан, (кайбер төбәкләрдә аларны бабасырлар дип тә атыйлар) лямблийдан, бавыр имүчедән (печеночный сосальщик) һәм башка паразитлардан сарымсак ярдәмендә  котылганнар. Аның составында чирле флорага, аерым алганда, паразитларга, үтергеч тәэсир итүче фитонцидлар бар.

Суалчаннар турында мәңгегә онытырга телисезме?? Һәр көн сарымсак ашагыз!

Сарымсак ашказаны-эчәк тракты өчен дә файдалы, чөнки:

ашказаны согы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән тимернең яхшы үзләштерелүенә ярдәм итә;

азык-төлек эшкәртүне яхшырта;

ашказаны асты бизе эшен җайга сала;

эчәклектәге таркалу процессларын туктата;

аппетитны көчәйтә.

Әмма шуны истә тотыгыз: гастрит, уникелле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, панкреатит белән чирләгәндә һәм ашказаны асты бизенә зыян килгән вакытта (бигрәк тә кискенләшкән чорда) сарымсак ашау сәламәтлеккә зыянлы.

Буыннар өчен сарымсакның файдасы бәхәссез, чөнки ул:

-буыннар авыртуга еш сәбәбче булган тоз утыруны булдырмый;

-буыннар тукымасын һәм сеңерләрне тузудан саклый һәм аларның  төзәлүенә ярдәм итә,

-сөякләрне ныгыта;

-остеоартрит үсешен кисәтә.

Шуңа күрә, әгәр дә сез сөяк-буыннар чиреннән котылырга (яки бу хакта сирәгрәк искә алырга) теләсәгез, сарымсак кебек файдалы яшелчә барлыгын онытмагыз.

Антиоксидантлар, флавоноидлар, В төркеме витаминнары һәм кислоталарга  бик бай сарымсак тирене яшәртә, аны сыгылмалы итә, биткә бетчәләр чыгу һәм вакытыннан алда җыерчыклар барлыкка килүне кисәтә. Бит тиресен дәвалау өчен сарымсаклы битлек куллану да кирәкми, аны көненә бер-ике тырнак ашау да җитә.

Сарымсак турында сөйләгәндә, ябыгу темасын читләтеп узу мөмкин түгел. Диетологлар, шулай ук сәламәт тукланучы яки артык авырлыктан арынырга теләүчеләр, көн саен сарымсак куллану тизрәк ябыгу гына түгел, ә бәлки ирешкән нәтиҗәләрне саклап калырга да ярдәм итә, диләр. Чөнки:

-сарымсак тырнагында нибары 3-4 калория бар;

-сарымсак — диетик продукт;

-тире астындагы майларны тарката һәм эретә;

-матдәләр алмашуын тизләтә һәм азыкның эшкәртелүен яхшырта;

-организмнан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә;

Көнгә күпме сарымсак ашарга була?

Көненә 2-5 грамм (ягъни, 1-3 тырнак)  чи сарымсак ашау сәламәтлеккә зыян китерми.

Күбрәк ашалган очракта организмдагы газларның күбрәк бүленеп чыгуы, эч китү, күңел болгану, баш авырту, ашказаны  спазмы, температура күтәрелүе  ихтимал. Көненә  8 тырнак сарымсак ашау эчке әгъзаларда кан агуга китерүе мөмкин.

Һәм тагын берничә файдалы киңәш:

Сарымсакны ач карынга ашарга ярамый, чөнки ул ашказанының лайлалы өлешен ярсыта. Бу очракта аны көндәлек куллану ашказаны җәрәхәте  китереп чыгарырга мөмкин.

Шулай ук аны төнгә каршы ашарга дә киңәш ителми, ул бәвел кудыру үзлегенә ия. Моннан тыш, сарымсак нерв системасы эшен дә активлаштыра, шуңа күрә йоклап китә алмавыгыз да ихтимал.

Игътибар! Әгәр сездә бавыр, бөер, ашказаны һәм эчәклек, геморрой, гипертиреоз авырулары бар икән, еш кына кан китү яки эпилепсиядән интегәсез икән, чи сарымсак ашау тыела!

Һәм күпләрне борчыган сорау – сарымсак исен ничек бетерергә?

Күпләр аны исе аркасында ашаудан баш тарта.

Без сезгә сарымсак исен ничек бетерү яки киметү турында берничә киңәш бирәбез.

  1. Җиләк-җимеш ашагыз: виноград, алма, абрикос, слива, груша, персик, чия, кара җимеш (чернослив).
  2. Үләннәр. Сарымсак исен дәфнә(лавр) яфрагы, петрушка, шпинат, шулай ук базилик һәм укроп яхшы бетерә.
  3. Чикләвек һәм кофе. Сарымсак ашаганнан соң берничә кофе бөртеге чәйнәгез. Чикләвекләр дә (бигрәк тә әстерхан чикләвеге һәм мускат) сарымсак исен бетерергә ярдәм итә.

4 Сөт. Бер стакан сөт эчеп сарымсак исеннән котылырга була. Тагын бер ысул – яшел чәй. Әмма ул кайнар булырга тиеш. Мүк җиләге, лимон һәм грейпфрут соклары шулай ук сарымсак исен  киметә.

Ниһаять, теш пастасы, авыз куышлыгы өчен чайкагычлар һәм ирригаторлар барлыгын да онытмагыз! Сезнең сарымсак яратуыгыз дусларыгыз, туганнарыгыз һәм коллегаларыгыз өчен  уңайсызлык тудырырга тиеш түгел!

Игътибар! Бу тәкъдимнәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшеп алыгыз!  

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

Игълан ителмәгән сугыш-2

Дәвамы. Беренче өлешен бу язма астындагы сылтама буенча укып була.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

“Безгә химикатлар кирәк!”

15 ел буе Кашгардан мәгълүматлар сирәк килә. Өремчидагы хәлләрдән соң, Синьцзянда интернетны бер елга сүндерәләр. Аксудагы теракт турында хәтта кытайлылар үзләре дә белми кала, чөнки хөкүмәт бу мәгълүматны үз вакытында “йомып” өлгерә. Синьцзянда, элеккечә, туристлар булмый диярлек – чит илдәгеләр өчен ябык Тибет шәһәренә барган авантюристлар һәм велосипедларда йөрүче спортчылар гына күренгәли. Нинди дә булса яңалык белергә теләп, автор хәтта шул спортчы, сәяхәтчеләрне дә эзләп тапкан һәм алар белән аралашкан.

2003 нче елда бер спортчы авторга куркыныч хәбәр җиткерә. Ининда бер кыргыз Кашгардагы массакүләм атып үтерү турында сөйли. Спортчыга ул үзенең шуларны күреп торуын, шаһит булуын әйтә. Кыргыз мәетләрне ташучы йөк машиналарын, алардан тамып кына түгел, агып барган канны, хәтта шул хәлләрнең кайсы урында булуына хәтле хәтерли. Берничә елдан соң Кашгар кешесе дә башка спортчыларга әлеге хәл турында сөйләп бирә.

2007 нче елда Синьцзяннан Рәсәй телевидениесенә бердәнбер яңалык килеп ирешә: Юрункаш елгасында көймәдәге сәфәр барышында Сергей Черник җитәкчелегендәге алты кешелек экспедициянең дүрт кешесе һәлак була. Бу хәбәр зур шау-шу уята, эшне полиция тикшерә. Черник төркемен җитәкләгән уйгыр гиды 2015 нче елга хәтле хатларга җавап бирә, ә аннан соң элемтәләр өзелә.

Якынча шул вакытта Мюнхендагы  хокукларны яклаучы “Халыкара уйгыр конгрессы” оешмасы Синьцзянда югалган кешеләр турында куркыныч хәбәрләр бастыра башлый. Аларның хәбәренчә, уйгырларга провинциядән читтә яшәгән туганнары белән аралашу тыелган. Телефонга бер-бер артлы шалтыратулар җавапсыз кала. Уйгырлар читтә яшәгән дусларының номерларын Кытайда киң танылган WeChat мессенджерыннан да бетерәләр. WhatsApp белән Фейсбук болардан да иртәрәк тыела, ләкин хәзер инде бу кушымталарны кулланган кешеләргә төрмә белән яныйлар.

Элемтәләр һәм чатлар гына тыела башлаганда, читтә укучы балалары белән уйгыр ата-аналары видео аша хәбәрләшкән. Ләкин аларның телдән әйтелгән сүзләре аралашу вакытында күрсәтелеп барган ак кәгазьдәге язулардан нык аерылган. Кайбер кешеләр элемтәне видеоуеннар аша да җайга сала. Әмма соңрак бу ысул белән аралашу да өзелә, тынлык урнаша. Авторның дусты, алман велосипедчысы, 2016 нчы елның көзендә Синьцзянга сәяхәт кыла. Ул Хотан шәһәренең тулысынча чәнечкеле тимерчыбыкка “уралуын” әйтә. Пекинның рәсми шигарь дә үзгәрә – “Чүп үләнен берәмләп утап кына җиңеп булмый, – ди Кашгардагы бер партия әгъзасы. – Безгә химикатлар кирәк!”

Бу вакыйгаларга кадәр берничә ел элек Тибетта Кытай видеокамералар урнаштыра. Алар кеше күп җыелган урыннарны шикле дип табуга һәм шундук үзәккә хәбәр җиткерүгә көйләнгән. Тышкы яктан алар әйләнеп торучы шарларга охшгаган. Кеше башы хәтле бу камераларга, тагын да куркынычрак тоелсын өчен, күзләр дә ясап куела. Компартиянең җирле бүлегендә “Тибетны тынычландыручы” Чэнь Цюаньгао сәркатип итеп билгеләнгәч, хәлләр тагын да коточкыч төсмер ала.

Үзенең программ чыгышларының берсендә яңа җитәкче “террорчыларның тәннәрен халык сугышының киң диңгезендә күмәргә” вәгъдә бирә. Өч айдан соң кулга алулар башлана. 2017 нче елның апреленнән башлап, “кирәгеннән артык” динилек, пәрәнҗә кию, сакал йөртү, милли киемнән булу, Коръәнне халыкка аңлату, балаларга гарәп исемнәре бирү репрессия сәбәбе дип санала. Полиция хезмәткәрләренә өстән кулга алынучылар саны төшерелә – кайбер җирләрдә ул җирле халыкның 40%ын тәшкил итә. Риза булмаган кешеләр шундук “тәрбия лагерьларына” җибәрелә. “Лагерь” – чүлдә урнашкан биек диварлы, тимер капкалы, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган һәм күпсанлы сакчылары булган җир. Уйгыр чыганаклары мондый лагерьларда йөз меңләп кеше урнашуы турында хәбәр иткәч, автор тагын бер тапкыр Синьцзянга барып кайтырга карар кыла.

Алсу Сәлах

(дәвамы бар)

Игълан ителмәгән сугыш

Дөньяда чәчтарашлар юк

Бер кеше чәчтарашханәгә чәчен алдырырга килгән. Чәч остасы белән сөйләшеп киткәч, аларның сүзләре Аллаһы Тәгалә турында ялганып китә.

Чәчтараш шулвакыт:

— Миңа ни генә сөйләсәләр дә, Аллаһы Тәгалә бар дип уйламыйм,- дип әйтеп куя.

— Ни өчен ?-  дип сорый кеше.

— Бу болай да аңлашыла бит инде. Урамга гына чыгып карагыз. Менә әйтегез әле, Аллаһы Тәгалә бар икән, каян килә шулкадәр мохтаҗлар, авыру кешеләр ? Каян килә ятим, караучысыз калган балалар? Әгәр ул, чыннан да булса, Җир йөзендә кайгы-хәсрәт, михнәт-золымнар, авырулар булмас иде. Бәндәләрне яратучы Аллаһы Тәгаләнең шундый  кайгы-хәсрәтне, михнәт-золымнарны, авыруларны күрми калуын күз алдына да китерүе кыен.

Кеше бу сүзләрдән соң уйга калды,тик бәхәскә кермәс өчен, дәшмәде. Чәч остасы үз эшен тәмамлады, кеше аңа акчасын түләде дә,чәчтарашханәдән  урамга чыгып китте. Һәм аңың каршысына чәч-сакаллары кендегенә кадәр диярлек үскән, кырынмаган бәндә очрады. Әйтерсең лә ул гомерендә бер тапкыр да чәчен алдырмаган, сакалын да кыскартмаган иде. Шулчак кеше чәчтарашханәгә кире борылып керде дә чәч остасына сүз катты:

— Беләсезме, мин сезгә нәрсә әйтәм? Чәчтарашлар юк.

— Ничек инде юк?! – дип гаҗәпләнде чәч остасы. — Ә мин нәрсә? Мин чәчтараш түгелме? Менә бит ул мин, сезнең каршыгызда …

— Юк! – диде кеше. — Алар юк! Алар булса, әнә теге адәм кебек, чәч-сакалы кендегенә җиткән бәндәләр булмас иде, – диде кеше, урам буйлап китеп баручыга ымлап.

— Соң  бит монда гаеп чәчтарашларда түгел. Кешеләр миңа үзләре килмиләр.

— Менә бөтен мәгънә дә шунда шул! – диде кеше, чәч остасының сүзләрен җөпләп. — Соравыгызга  үзегез үк җавап та бирдегез. Аллаһы Тәгалә бар һәм бер! Адәм балалары Аны эзләмиләр, Аңа гыйбадәт кылмыйлар. Шуңа күрә дә  дөньяда шулкадәр күп гаделсезлек, кайгы-хәсрәт һәм авырулар….

Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Мәчеткә уң аяк белән керергә һәм шушы доганы укырга: “Бисмилләхир-рахманир рахим. Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд. Аллаһумма-фтәх-ли әбүәәбә рахмәтик”.  Мәгънәсе: “Әлеге эшемне Аллаһы Тәгалә исеме белән башлыйм һәм аның ризалыгы өчен башкарам. Әй, Раббым, Пәйгамбәребез салалалаху галәйхи вәсаләмгә үзеңнең сәламнәреңне җиткер. Әй, Раббым, Син миңа рәхмәт ишекләреңне ачсаң иде”.

1.Намазда булмаган, гыйлем эстәмәгән яки зикер әйтмәүче кешеләрне мәчеткә кергәндә сәламләү тиешле. Әгәр мәчеттә беркем дә булмаса, яки андагы кешеләр намаз укысалар (яки зикер әйтсәләр) мәчеткә керүче түбәндәге сүзләрне әйтсен: «Әс-сәләмү гәләйнә мир-Раббинә үә гәлә гибәдилляхис-салихин» (мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләдән безгә һәм барлык мөэмин-мөселманнарга тынычлык булсын»);

  1. Утырганчы ике рәкәгать «Тәхиятүл-мәсҗид» намазын (мәчетне сәламләү намазы) уку;
  2. Сату-алу белән шөгыльләнмәү;
  3. Әгәр үзең белән корал булса, аны чыгармаска;
  4. Югалган әйберне эзләмәү;
  5. Аллаһка зикер әйтүдән тыш, тавышыңны күтәреп сөйләшмәскә;
  6. Дөнья хәлләрен сөйләүдән тыелу;
  7. Утырган кешеләр өстеннән атлап чыкмаска;
  8. Урын өчен талашмау;
  9. Намаз укыганда рәттә басып торучыларны кысырыкламау;
  10. Намаз укучының алдыннан узмау;
  11. Төкерегеңне чәчмәскә;
  12. Бармак шартлатып яки шапылдатып утырмаска;
  13. Кечкенә балалар һәм акылга зәгыйфь кешеләр намаз уку урыннарына  йомышларын үтәп куйса, аны чистартырга;;
  14. Аллаһы Тәгаләне күбрәк зикер кылырга;
  15. Намазны чиста-пакъ киемнән укырга;
  16. Суган яки сарымсак ашасаң, мәчеткә кермәскә;
  17. Мәчеткә тәһарәтсез кермәскә;
  18. Җомгада имам мөнбәргә күтәрелгәч һәм бергә намаз укый башлагач, сөннәт намазы укырга керешү дөрес түгел;
  19. Сөннәт белән фарыз арасында сөйләшмәү;
  20. Мәчеттә ашау да, йоклау да рөхсәт ителми;
  21. Йогышлы чире булганнарга мәчеткә йөрмәскә кирәк;
  22. Кычкырып сөйләшмәскә, тавышланмаска.

Мәчеттән чыкканда шушы дога укыла: “Бисмилләхир-рахманир рахим. Аллаһуммә инни әсъәлүкә мин фадлик”. Мәгънәсе: “Әй, Раббым, мин синең фазыйләтеңне, рәхмәтеңне, изгелегеңне, яхшылыгыңны сорыйм”.

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

Игълан ителмәгән сугыш

Университетның икенче курсында укыганда сәясәт фәне укытучысы безгә өй эше итеп  Джордж Оруэллның “1984” роман-антиутопиясен укырга кушкан  иде. Китап белән танышу бераз катлаулырак бирелде, чөнки вакыйгалары куркыныч. “Безнең белән дә система шулай эшләсә? “ – дигән сорау баштан китмәде. Ләкин соңрак бу сюжет уйдырма, кеше артыннан һәрдаим күзәтү мөмкин түгел, дип үз-үземне тынычландырдым. Һәм берничә көн элек бер массакүләм мәгълүмат чарасында әлеге язмага тап булдым. Монда сүз бүгенге көн турында, телләребездә бераз уртаклык булган уйгырлар, ислам динен тотучы халык хакында бара. Менә монысы инде бөтенләй дә уйдырма түгел…

9 нчы сентябрьдә Human Rights Watch Кытайның Синцьзян төбәгендә мөселман халкы каты күзәтү астында яши һәм эзәрлекләнә, дип доклад бастырып чыгара. Оешма мәгълүматлары буенча, соңгы елларда анда уйгырларны бернинди сәбәпсез тоткарлыйлар, төрмәләргә һәм “тәрбия” лагерьләренә җибәрәләр, миллионлаган кеше видеокүзәтү астында яши, халыкның җәмгыятьтәге эшчәнлеге баллар белән исәпләнә, шул саннар кешенең “яхшы”мы, “начар”мы икәнлеген билгели. Human Rights Watch исәпләвенчә, Кытайда мондый репрессияләр мәдәният инкыйлабыннан бирле булмаган. The New York Times хәбәр итүенчә, АКШ президенты Дональд Трамп Кытайга каршы санкцияләр кертте, ләкин аның сәбәпләре исемлегендә  Синьцзяндагы хәлләр телгә алынмый. Бәлки, бу журналистларның һәм туристларның анда бик сирәк очракта гына барып җитә алуына да бәйледер. Без исә Синьцзянга барып кайта алган һәм андагы тоталь күзәтүне үзе күргән рус журналистының һәм сәяхәтчеctнең материалларын татар теленә тәрҗемә итәбез.  Чыганакта, саклык максатыннан, авторның  исеме бирелмәгән һәм ул аралашкан кеше исемнәре, аерым саннар үзгәртелгән.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Чикне узу

15 ел элек автор Кытай белән Кыргызстанны аерып тора торган Иркештам үткелендә була. Ул анда җәяүләп сәяхәт итә һәм контроль-тикшерү пунктында бердәнбер турист була. Әлеге пункт – озын барак – чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алган койма янындагы ярыммичкәне хәтерләтә. Уртада такта белән бүленгән урында йокылы-уяулы кыргыз солдаты утыра. Диңгез өстеннән биектә булганга сөйләшү генә түгел, сулыш алу да авыр: җил сүзләрне ишеттерми. Әлеге бик кунакчыл булмаган урын янында таулардан Синьцзянга илтүче җимерек юл үтә. Азиядәге иң зур чүл – Такла-Маканны уратып алган таулы җирләрне чәнечкеле үлән баскан.  Баракны икегә бүлә торган тактадан соң икенче ил башлана.

Күтәрмә киртәнең ике ягында да йөк машиналары чиратка тезелгән. Кытайдан Урта Азиягә, аннан Россиягә төрле тауарларны илтәләр, ә Таджикстан, Кыргызстаннан Кытайга – металл — совет заводларыннан калган станокларны. Кайсы илнең алгарышта булуы аңлашыла, ләкин Кытай ягындагы үсеш сизелерлек түгел: чәнечкеле тимерчыбыклары да бик үк күгәрмәгән һәм солдатлар да пыялалы- кафельле яңа корылмада утыра.

1935 нче елда инглиз телендәге “Таймс”ның сәяси корреспонденты Питер Флеминг бу якларга сәяхәте турында “Новости из Тартарии” дип аталган китабын яза. Китапның исемендә үк сарказм бар: элегрәк Тартария дип серле, барып җитү өчен шактый катлаулы, күптән инде карталардан юкка чыккан  илне атаганнар. Аның территориясе Каспийдан алып Һиндстанга чаклы булган, дип фаразлана. Монда сирәк кеше барып җитә алган һәм бу яклардан хәбәрләр айлар буе килгән.

Синьцзян, кытайча “яңа чик”, яки “яңа доминион” дигәнне аңлата. Кытай  XVIII гасырда яулап алган җирләргә элек-электән уйгырлар хуҗа булган. Бу төрки халыкның теле дә, киемнәре дә кытайларга караганда Үзәк Азиядә яшәүчеләрнекенә күпкә якынрак. Чүлдән үтә торган Ефәк юлы бер-берсеннән аерылып торган күп шәһәрләрне тоташтырган. Калаларның бер-берсеннән ерак урнашуы аларда яшәгән халыкларның – уйгыр, кыргыз, казах, тибет һәм урысларның – тыныч тормышын тәэмин иткән. Ә бөек алыш-биреш коридорының якынлыгы Көнбатыш, Һиндстан, Кытай һәм Фарсы иленең мәдәни бәйләнешләрен барлыкка китерә. Ул вакытта уртак исем астында йөргән Көньяк Төркестан гасырлар буена үзләрен буйсындырырга тырышкан Пекин белән яки башка “күрше”ләре белән каршылыкка кергән.

Ара-тирә монда баш күтәрүләр һәм өлкәне канга батырган үзара сугышлар да булган. Ул чакта Көньяк Төркестан газеталарның беренче битләренә эләккән.

Кыргыз чигенә иң якын Кашгар шәһәре 2003 нче елда беркемгә дә таныш түгел, ишетелмәгән кала була. Сирәк кенә килүче сәяхәтчеләрне ике кунакханәгә урнаштыра торган булганнар. Шәһәр бертөрле кытай йортларыннан һәм зиннәтле рәсми биналардан гыйбарәт була. Үзәк мәйданда, уйгыр баш күтәрүләренең иң көчле чорында, ягъни 1969 нче елда, ясалган Мао һәйкәле урнашкан. Ул заманында Кытайның иң зур төзелмәләреннән санала. Автор калда булган вакытта аның артындагы  туфрак өемен экскаваторлар белән вак кисәкләргә таркатканнар.

Бары ике көннән соң гына автор бу туфрак өеменең борынгы шәһәр дивары икәнен аңлаган. Кашгар үз эчендә тагын бер шәһәрне саклаган. Андагы халык үз гореф-гадәтләре белән генә түгел, үз вакыты белән дә яшәгән: Пекинда кытайлар йокларга ятсалар, борынгы уйгыр үзәгендә кичке ашларын ашар өчен җыела гына башлаганнар. Төркем-төркем кеше үзәк мәчеттән мәйдан буенча таралган кысынкы урамнарга сибелгән. Кешеләр ашыкмый гына урамдагы өстәл янына урнашканнар, яки кичке азык-төлек базарына юнәлгәннәр. Һавада мангал төтене һәм яңа пешерелгән җәймә исе таралган. Көрәктәй зур сакаллы, тезгә җитә торган кунычлы итек, халат кигән ир-атлар күрекле озын башлыктан булганнар. Хатын-кызлар кашларына сөрмә тарткан, егетләрнең күшәкләрендә — Янгыгысар шәһәрендә ясалган данлыклы пычаклар. Зур базарларда келәм, сарык, киптерелгән кәлтә һәм еланнар белән алыш-биреш ясаганнар. Урамнарда махсус сакал кыручы ир-атлар хезмәт күрсәткән. Ат караучылар күрше тимерче алачыгында ясалган кадаклар белән ат дагалаганнар. Әлеге автор барган вакытта да монда Флеминг һәм XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы сәяхәтчеләре сурәтләгән тормыш кайный.

2000 нче еллар башында Кашгарга эләгү танылган “Мең дә бер кичә” әкиятенә сәяхәт кылуга тиң булган. Ләкин яңа тормыш төрле яклап бу җирләрне уратып ала һәм кайчандыр шәһәр кырыенда урнашкан кытай кварталы әкренләп борынгы уйгыр төзелмәләрен кысрыклый башлый. Инде ул вакытта ук автор ярыймайлы мәчетләрне монда соңгы тапкыр күрүен аңлый һәм уйгырларның бу үзгәрешләргә түзем булып торуына ихластан шакката.

Әмма уйгырларның түземлеге озакка җитми. 2009 нчы елда Синьцзян башкаласы Өремчедә алар баш күтәрә, аны полиция белән генә туктата алалар. Баш күтәрүчеләрнең Көньяк Кытайда уйгыр милләтеннән булган эшчеләрне үтерүгә протест йөзеннән коралга тотыналар. Тәртипсезлекләрнең очы-кырые күренми. 197 кеше үтерелә, алар арасында кытайлар күпчелекне тәшкил итә. Хөкүмәт митингта катнашкан меңләп кешене кулга ала, шуларның якынча утызы атып үтерелә. Уйгырлар көрәш тактикасын үзгәртә —  алар хакимият структураларына каршы  һөҗүмнәр оештыра башлыйлар.

2010 нчы елда Аксуда бер ир-ат һәм бер хатын-кыз төркем белән торган кешеләр өстенә шартлаткыч матдәләр ыргыталар. Нәтиҗәдә җиде кеше үлә, шуларның бишесе полиция хезмәткәре. Бер елдан соң пычак белән коралланган унлап кеше Хотандагы полиция бүлеген уратып ала. Алар пәрәнҗә киюне тыю белән килешмиләр. Нәтиҗәдә бөтен баш күтәрүче һәм ике хезмәткәр һәлак була. 2014 нче елда тагын 33 кеше Куньмин вокзалындагы пычаклы фетнә вакытында фани дөньядан китә. Шул ук елны Кыргызстандагы Кытай илчелегенә һөҗүм ясала һәм кытай туристлары арасында дан казанган Бангкоктагы гыйбадәтханә шартлатыла.

Алсу Сәлах

(дәвамы бар)

Игълан ителмәгән сугыш-2

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен