Сүз белән генә 130 мең “эшләгән”

Фото nevainfo.ru

Алдакчылар көннән көн остара, шомара бара. Кешене алдап, төп башына утыртуның әлә нинди яңа ысулларын табып кына торалар. Шушы көннәрдә Казанда яшәүче бер хатын-кыз ике елга колония җирлегенә хөкем ителә. 27 яшьлек хәйләкәр хатын ике ел эчендә 20 кешене алдарга өлгерә.

Аферист хатынның алдау схемасы бик гади була: визажист, маникюрчы һәм башка матурлык индустриясе эшчеләренең хезмәтләреннән файдаланганнан соң, акча түлисе урынга ул аларга «минем үзем белән акчам юк, картамны да өйдә калдырганмын» дип,  акчаларны мобиль банк аша күчерергә тәкъдим ясый торган була. Моңа ризалык алгач, мошенник акча күчергән кыяфәт чыгарып, үзенең бер сим-картасыннан икенче сим-картасына СМС хәбәр җибәргән. Андагы контакт алдан ук банкныкы дип үзгәртеп куелган булган. Картадан күпмедер сумма акча алынды дигән телефондагы ялган хәбәрне күрсәтү белән, алдакчы шунда ук табанын ялтыраткан. Акча көтеп утыручылар картасына нишләп һаман акча килмәде икән дип сорауга аферистка бер дә югалып калмыйча “башка банкларга акча күчергәндә банк бик акрын эшли”, дип җавап кайтара торган була.

Шушы ук юл белән кырыкалдар өйләрендә хезмәт күрсәтүче осталарны да кәкре каенга терәткән. Тиздән никах мәҗлесенә барам дигән сылтау белән, ул бер ханымның өенә килә. Имиджмейкер хатын аңа кием сайлый, макияж ясый. Бу күрсәтелгән хезмәтләр өчен алдар аңа 20 мең акча күчерергә тиеш була. Картасына акчалар килмәгәч, имиджмейкер үзен алдаганнарын аңлап ала. Әмма үзенең ышанучанлыгы аркасында, мошенник хатын аны тагын бер кат ахмакка калдыра. “Картама акча килмәде дигән сүзгә аферистка күзен дә йоммыйча “акча банк гаебе белән килмәгән” дип алдый һәм акча урынына «Айфон»телефонын тәкъдим итә, әмма шунда ук кисәтеп тә куя, имеш, телефон бәясе аңа күрсәтелгән хезмәтләргә караганда күпкә кыйммәтрәк. Инде ике тапкыр алдакчы тозагына эләккән бичара имиджмейкер клиенткасына телефон өчен 27 мең сум акча бирә, шулай да соңрак бу товарын белгечләргә барып күрсәтеп карарга була. Аларның әлеге «Айфон» Кытайда ясалган очсыз ялган телефон дип әйтүләреннән имиджмейкер шок хәлендә кала.

Ул арада тәҗрибә туплап өлгергән хатын җиң сызганып кыйммәтле кибетләргә “керешә”. Анда да шул ук схема белән эш итә. Кибеттә үзенә ошаган киемне сайлаганнан соң, аферистка сатучыга түләүне мобиль банк аша картага күчереп түләү мөмкинлеген бирүләрен сорый. Банктан ялган СМСканы күрсәткәннән соң, хатын-кыздан җилләр искән. Шулай итеп ул берничә кыйммәтле күлмәк һәм костюм, каратөлке мехыннан тун, дистәләгән алтын йөзекләр, муен чылбырлары, беләзекләр үзләштерә. Алтын эшләнмәләренең күбесен әлеге хатын ломбардка тапшыра, соңрак аларны полиция хезмәткәрләре шуннан табып ала.

Ахыр чиктә алданган кешеләр күпләп полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Кызның эзенә төшүе авыр булмый. Кулга алынган аферист хатын 20 алдау факты буенча гаепләнә. Аның кырын эшләреннән кешеләр 130 мең сумлык зыян күрә. Ә менә полиция бүлегендә бу хатыннан зарар күрүчеләр саны күбрәк дип исәплиләр, кайберәүләр хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә теләмәгән, дип фаразлыйлар.

Кулга алынган хатын бар алдау очраклары буенча да гаебен таный, ә менә ялган “Айфон” сатуга килгәндә аның очсыз телефон икәнлеге сатып алучыга алдан ук мәгълүм иде инде, дип белдергән. Әмма суд аның бу сүзләренә ышанмый.

Хөкем эскәмиясендә утыручы бу хатынга карар чыгарганда суд аның элек тә алдашу өчен хөкемгә тартылган булуын, озак вакыт эшсез йөрүен, кечкенә баласын үз әнисе түгел, опекуннар тәрбияләвен дә исәпкә ала. Нәтиҗәдә кырыгалдар ике елга колония җирлегенә хөкем ителә. Моннан кала, китерелгән зыянны да капларга тиеш. Суд  карары белән риза булмыйча, җинаятьче шикаять яза, әмма аны үтенече канәгатьләндерелми. Карар үз көченә керде.

Алдакчылар турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Төрле юллар белән кешеләрне алдаучыларны көн саен диярлек тотып торалар, әмма моңа карап алар кимеми. Шуңа күрә уяу булыйк!

 

Мәрьям Заһиди

“Мәктәптә партаның гел сул ягына утырырга туры килә иде”

Фото karapuzzi.ru

Безне кечкенә чактан ук бусаганы уң аяктан атлап керергә, уң кул белән ашарга, язарга өйрәттеләр. Ләкин танышларыгыз, якыннарыгыз арасында сулагайлар да юк түгелдер. Сул як белән эшләүче кешегә игътибар итмичә булмый. Аларга һәрвакыт төрле сораулар бирәләр: “Сул кул белән дә язып буламени?”, “Исәнләшкәндә дә сул кулыңны сузасыңмы?”, “Язган вакытта буялып бетәсеңдер, име?” һ.б.

Минем танышларым арасында сул кул белән эш итүчеләр күп түгел. Дус кызым Гөлсинәнең, мәсәлән, сулагай икәнен дәфтәргә язган вакытта гына сизәләр икән:

  • Тактага мин, сул кул белән яза алмыйм, уң кул белән язам. Ашаган вакытта уң кул белән ашарга дигән тәрбия алдым. Шуңа күрә сулагайлыгым йөз процентлык, дип әйтеп булмый.
  • Туганнарың арасында сулагайлар бармы?
  • Сулагайлык нәселдән килә, дигән сүзне ишеткәнем бар. Бәлки, шулайдыр да. Минем туганнарым арасында ике туган сеңелем генә сулагай. Нәселебездә уңагайлар күпчелек.
  • Иң сәер сораулардан кайсысын аерып үтә аласың?
  • “Уң кул белән язып күрсәт әле?”
  • Синең әйләнә-тирәңдә сулагайлар бармы?
  • Эшемдә сулагайлар күп. 30-40%. Эшебез техник, иҗади түгел. Көне буе компьютерда, әз генә дә хата җибәрергә ярамый.
  • Сулагайлыкның иң уңайсыз ягы синең өчен нәрсә булды?
  • Мәктәптә партаның гел сул ягына утырырга туры килә иде. Уң якка утырсаң, күршеңә комачаулыйсың чөнки.

Кайбер мәгълүматларга караганда, сулагайлык җенескә дә, милләткә дә карамый. Сулагайлыкның ни сәбәпле барлыкка килүе турында төрле фикерләр яшәп килә. Шуларның иң киң таралган өчесен карап үтәрбез.

Сулагайлык – сирәк очрый торган көтелмәгән эффект

Билгеле булганча, уң аяк-кулның эшләвен баш миенең сул як ярымшары, ә сул аяк-кулныкын уң як ярымшары тәэмин итә. Сөйләшүебез, хәрәкәтләнүебез, тәҗрибә һәм хәтерне куллануыбыз өчен шулай ук баш миенең сул як ярымшары “җавап бирә”. XXI гасырда америкалы тарихчы-антропологлар кызыклы фикер әйтә: “Бер ярым миллион ел элек хәзерге кешенең бабалары булып торган җан ияләре беренче тапкыр кул һәм аякларын эшкә җигә башлаганда, күбесенчә бер куллары – уңы белән эшләгәннәр, чөнки бөтен төр осталыкның үсешен сул як ярымшар тәэмин итә.”

Ләкин сулагайлар элек тә булганнар, хәзер дә бар. Шул ук вакытта аларны сәләтсез, яки акылсыз дип берничек тә әйтеп булмый, алар уң кул белән эшли торган кешеләр кебек үк. Сөйләшү үзәге һәм башка мөһим нейрон бәйләнешләре аларның шулай ук сул ми ярымшарларында урнашкан. Моны 1950 нче елда япон табибы Чон Вад раслый. Ул махсус тәҗрибәләр үткәреп карый. Хирурглар баш миен операция ясарга әзерләгәндә кайвакыт куллана торган тестны үзенең тикшеренүчеләргә бирә. Тест теге яки бу нейрогамәлләрнең кайсы як баш мие ярымшарына караганын ачыкларга ярдәм итә. Тест вакытында тәҗрибә үтүченең йокы артериясенә билгеле бер баш мие ярымшарын берничә минутка эшеннән туктатып тора торган анестетик дару кадыйлар. Әлеге тәҗрибә вакытында 90% кешенең сул ярымшарын “сүндергәч”, уң куллары селкенми башлый, сөйләшә алмыйлар. Шул ук вакытта 70% сулагайның сул ярымшарларын эштән туктаткач, алар сөйләшә алмый һәм уң куллары эшләми башлый. Икенче төрле әйтсәк, уң як белән эшләүчеләрнең дә, сул як беләннәренең дә нейрон бәйләнешләре бертөрле. Сулагайлык сирәк очрый торган көтелмәгән эффект кына. Шуңа уң як белән эшләүчеләр Җир шарында күбрәк.

Геннар кушылмасы

Әмма танылган психолог Крис Макманус (Лондон университеты колледжы, Бөекбритания) сулагайлык нәселдән килә, дип саный. Үзенең “Уң кул, сул кул” китабында ул сулагайларның баш мие башкача төзелгәне турында фактлар китерә.Моның өчен бердәнбер ген җавап бирә. Ул үзе ике төрле булырга мөмкин: декстрал (D) һәм ченс (С). Декстрал уңкуллылыкны формалаштыра, ә ченс вариативлыклар өсти. Ата-ананың геннары баланың уңагай яки сулагай булуын “хәл итә”, галим фикеренчә. Мәсәлән: DD – 100% уңагай, СС – сулагай булуга 50% ихтималлык бар, CD – ихтималлык 25% кына. Әлеге кушылмалардан аңлашылганча, уңагай булу мөмкинлеге күбрәк. Статистик мәгълүматларга ышансак, Җир шарындагы җиде кешенең берсе сулагай.

Ана карынында гормональ үзгәрешләр

Сулагайларның белем, һөнәр үзләштерү дәрәҗәләре уңагайлардан аерылмый, алар җәмгыятьтә төрле урыннарны алып торырга мөмкиннәр, аларның бердәнбер аермасы күбрәк сул кулны куллануларында. Ләкин Рәсәйнең Балалар сәламәтлеген өйрәнүче милли медицина үзәге табиблары сулагайлыкның нарасый сөйләшә башлагач кына сизелүен күптән ачыклый. Сулагай балалар дөньяны икенче төрле кабул итәләр, бу сөйләшкәндә дә тоемлана. Аларга, мәсәлән, “Алсу апа” дип түгел, ә “апа Алсу” дип әйтергә җиңелрәк. Аларны сулдан уңга таба язарга өйрәтсәләр дә, математик мисалларны чишү алар өчен авыррак бирелә, анда үзең теләгәнчә язып булмый. Бу уңагай белән сулагайларның бердәнбер үзенчәлеге түгел, әлбәттә. Ир-атларның хатын-кызларга караганда сулагайлык очраклары күбрәк икәнен исәпләп чыгарганнар. Америка невропатологы Норман Гешвинд тагын бер закончалыкны ачыклаган: ана карынында тестостерон күбрәк булса, малайның сулагай булу ихтималы зуррак, икән.

Сулагайлык бер үзенчәлек кенә булып тора. Кешенең сулагай, яки уңагай булуы аның тормышына әллә нинди зур үзгәрешләр кертә алмый. “Ни өчен балам сулагай икән?”, “Сөйгән ярымны уң кул белән язарга өйрәтеп булырмы икән, бәлки тора-бара кеше үзгәрәдер?” дигән юк-бар сораулар белән башны катырырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә безне, якыннарыбызны ничек яраткан, шулай кабул итәргә кирәк.

Алсу Сәлах

Изге гамәлнең әҗере

Фото islamimagazin.com

Кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен яки бу дөньяда яки ахирәттә күрәчәк. Шуңа дәлил буларак гыйбрәтле бер хәдис бар. Габдуллаһ ибн Гомәр (радыйаллаһу гәнһе) әйтә: «Мин Аллаһының илчесе Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам)нең шулай дип әйткәнен ишеттем: «Сезгә хәтле өч кеше сәфәргә чыгып китте. Төн җиткәч алар йоклау өчен бер тау куышына керделәр. Шул вакытта таудан бер зур таш тәгәрәп төшеп, чыгу юлын томалады. Алар бер-берсенә әйтте: «Бу таштан сезне бары тик Аллаһыга изге гамәлләрегезне искә төшереп, дога кылуыгыз гына коткара ала». Шул вакытта араларыннан берсе әйтте: «Йә, Аллаһ! Минем карт әти-әнием бар иде. Кич белән сауган сөтне мин иң элек гаилә әгъзаларыма да һәм колларыма да түгел, ә аларга эчерә идем. Бер көнне мин бер әйберне эзләп еракка киттем һәм төнлә белән генә өйгә кайттым. Сөтне савып аларга эчерергә теләсәм, алар йоклыйлар иде инде. Алардан алда мин сөтне гаилә әгъзаларыма да һәм колларыма да эчерергә теләмәдем. Шуңа күрә сөтле савытны кулымда тоткан килеш таң атканчыга хәтле аларның уянганын көттем. Алар иртә белән уяндылар һәм кич белән сауган сөтне эчтеләр. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам безне таш аркасында килеп чыккан бәладан коткар!» Таш әз генә кузгалды, ләкин алар аннан чыга алмадылар. Шуннан соң икенче кеше дога кылды: «Йә, Аллаһ! Минем туганнан туган кыз кардәшем бар иде. Мин аны бөтен кешегә караганда да күбрәк яраттым һәм аны үземә теләдем. Ләкин ул минем теләгемнән баш тартты. Корылык елы башлангач, ул мохтаҗлык сәбәпле, минем яныма килде. Мин аңа якынлык кылу шарты белән йөз егерме динар акча бирдем. Ул башка чыгу юлы булмау аркасында моңа риза булды. Аның белән якынлык кылырга җыенгач ул: «Сиңа бу эшне эшләү хакың булса гына рөхсәт ителә», — диде. Бу сүзләрне ишеткәч, мин аның белән якынлык кылырга оялдым. Аны бөтен кешегә караганда күбрәк яратуыма карамастан, мин биргән алтын акчаларны калдырып, аның яныннан китеп бардым. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам, безне бу бәладән коткар!» Таш әз генә кузгалды, ләкин алар тау куышыннан барыбер чыга алмадылар. Шуннан соң өченче кеше дога кылды: «Йә, Аллаһ! Мин эшчеләрне яллаган идем. Аларның һәрберсенә дә эш хакын бирдем, ләкин берсе хезмәт хакын алмыйча китте. Мин аның хезмәт хакын кулланып арттырдым. Берникадәр вакыттан соң ул минем яныма килеп әйтте: «Әй, Аллаһының колы! Миңа хезмәт хакымны бир әле!» Мин әйттем: «Алдыңда күргән дөяләр, сыерлар, сарыклар һәм коллар бөтенесе дә синең хезмәт хакың». Ул әйтте: «Миннән көлмә инде». Мин әйттем: «Мин синнән көлмим, алар бөтенесе дә синеке», дидем. Ул бөтен байлыкны алып китте. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам безне бу бәладән коткар!» Шуннан соң таш урыныннан кузгалды һәм алар тау куышыннан чыктылар (Бохари, Мөслим).

Без бу хәдистән түбәндәге нәтиҗәләрне ясыйбыз:

  1. Авыр хәлдә калгач, иң беренче эш итеп дога кылырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «(Сез гыйбадәт кылган затлар хәерлеме?) Әллә инде авыр хәлдә калган кешегә дога кылгач җавап биреп, аннан зарарны юкка чыгаручы һәм сезне җирдә бер-берегезне алмаштырып яшәтүче (Аллаһ хәерлеме)? Аллаһ белән берлектә тагын бер иләһ була аламы? Ничек сез әз искә төшерәсез» («Нәмел»,62)

Бөтен пәйгамбәрләр дә авыр хәлгә төшкәч, Аллаһка дога кыла торган булганнар. Мәсәлән, Юныс пәйгамбәр кит карынына эләккәч, Аллаһка  дога кылды һәм Аллаһы Тәгалә аны коткарды.

  1. Аллаһ Тәгалә авыр хәлдә калган кешенең догасын изге гамәлләренә карап кабул итә.

Юныс пәйгамбәр гомер буе Аллаһка гыйбадәт кылды, Аны мактады, һәрвакытта Аны истә тотты. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аның догасын, авыр хәлгә төшкәч кабул итте.

Әд-Даххәк ибн Кайс әйтә: «Аллаһыны рәхәт вакытта истә тотыгыз. Дөреслектә, Юныс пәйгамбәр Аллаһыны һәрвакытта да истә тотты. Балык карынына эләккәч, Аллаһ әйтте: «Әгәр дә ул (Юныс) Аллаһыны мактаучылардан булмаса, киредән терелү көненә (кыямәткә) хәтле аның (кит) карынында калган булыр иде» (Саффәт,143-144).

Муса пәйгамбәр заманында яшәгән Фиргәвенгә килсәк, ул, киресенчә, залим, Аллаһыны оныткан, бозыклык кылучы кеше иде. Авыр хәлгә төшеп, диңгездә бата башлагач, ул әйтте: «Мин Бәнү Исраиль халкы иман китергән Заттан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат булмавына ышандым һәм мин мөселманнардан», — диде. Аллаһ Тәгалә аңа: «Син хәзер иман китерәсеңме? Аңа хәтле бит син (Аллаһка) каршы килдең һәм бозыклык кылучылардан булдың», — диде» («Юныс», 90-91).

Аллаһы Тәгалә Фиргавеннең догасын элекке вакытта кылган изгелекләре булмау сәбәпле, кабул итмәде.

  1. Әти-әнигә изгелек кылу бәла-казадан котылуның бер сәбәбе.

Аллаһ Тәгалә әти-әнигә изгелек кылуны Үзенә гыйбадәт кылудан соң икенче урынга куйды. Бу турыда Коръәндә шулай диелә:  «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа бернәрсәне дә тиңдәш кылмагыз һәм әти-әнигә изгелек эшләгез» («Нисә», 36).

Шушы аятьтән чыгып, кеше иң беренче чиратта Аллаһ хакын, ә аннан соң әти-әни хакын үтәргә тиеш. Аллаһының хакы — ул Аңа гыйбадәт кылу, Аның әмерләренә буйсыну һәм гөнаһлардан тыелып яшәү. Әти-әни хакына килсәк, һәрвакытта да, әгәр дә алар гөнаһлы гамәл эшләргә кушмасалар сүзләрен тыңлау, аларга түбәнчелекле булу, ярдәм итү, исән вакытта да һәм үлгәннән соң да алар өчен дога кылу. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Синең Раббың Үзеннән башка бер затка да гыйбадәт кылмаска һәм әти-әнигә изгелек эшләргә кушты. Әгәр дә аларның берсе яки икесе дә синең яныңда картлык көненә җитсәләр, аларга «уф» дип тә әйтмә һәм аларны сүкмә. Киресенчә, аларга матур сүзләр әйт һәм рәхимле булып, аларга түбәнчелек канатларыңны җәй һәм әйт: «Йә, Раббым! Кечкенә вакытымда миңа рәхимле булганнары шикелле, аларга да рәхимле бул» («Исра», 23-24).

Бу аятьтә Аллаһ Тәгаләгә әти-әнигә «уф» дип тә әйтүне тыя. Гарәп телендә «уф» ризасызлыкны, ачулануны, яратмауны күрсәтүче бер аваз. Ул әти-әнигә күрсәтергә мөмкин булган начар мөнәсәбәтнең иң түбән дәрәҗәсе. Кеше әти-әнисенә карата аннан да түбәнрәк начар мөнәсәбәтне күрсәтә алмый. Шушы аять нигезендә, әгәр дә әти-әнигә «уф» дигән авазны да чыгарарырга ярамаса, аларга кычкыру, каршы әйтү, кул күтәрү бөтенләй тыелган гамәл. Дөреслектә, кеше әти-әнисенә гомер буе изгелек кылырга тиеш, аеруча алар картайганнан соң. Чөнки алар бу вакытта яхшы мөнәсәбәткә, ярдәмгә күбрәк мохтаҗ. Әгәр дә кеше бу дөньяда картайган әти-әнисенең ризалыгын алса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт вәгъдә итә. Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам) әйтте: «Шул кешегә түбәнчелек булсын, шул кешегә түбәнчелек булсын, шул кешегә түбәнчелек булсын». Кешеләр сорадылар: «Кем соң ул йә, Аллаһының илчесе?» Ул әйтте: «Ул әти-әнисенең берсен яки икесен дә картлык көннәрендә күреп, җәннәткә кермәгән кеше» (Мөслим, №4628).

Аллаһы Тәгалә ярата торган гамәл дә, әти-әнигә изгелек кылу белән бәйле. Габдуллаһ ибн Мәсъгүд (радыйаллаһу гәнһе) әйтте: «Мин Мөхәммәд  (салләллаhу галәйhи вәсәллам) нән сорадым: «Аллаһ кайсы гамәлне күбрәк ярата?» Ул әйтте: «Намазны вакытында укуны». Мин әйттем: «Аннан соң кайсы гамәлне?» Ул әйтте: «Әти-әнигә изгелек кылуны.» Мин әйттем: «Ә аннан соң кайсы гамәлне?» Ул әйтте: «Аллаһ юлында көрәшүне» (Бохари, № 527).

  1. Зинадан саклануның фазыйләте.

Зинадан саклану Аллаһ Тәгалә ярата торган иң хәерле гамәлләрнең берсе. Андый кеше үзенең нәфес теләген ләззәт алудан тыя, сабырлык күрсәтә, шуңа күрә әҗер-саваһка ирешә. Бу гөнаһ белән очрашып, аннан сакланган кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә күләгә белән каплаячак. Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам) әйтә: «Аның күләгәсеннән башка бернинди дә күләгә булмаган көндә Аллаһ җиде төр кешене Үз күләгәсе астына алачак. Шуларның берсе ир кеше. Аны дәрәҗәле, матур бер хатын зина кылырга чакырды, ә ул: «Дөреслектә, мин Аллаһыдан куркам», — диде» (Бохари, № 620).

  1. Аллаһка элекке вакытта кылган изге гамәлләр белән мөрәҗәгать итү.

Дога кылганда элекке вакытта кылган изге гамәлләрне искә төшерү мөстәхәб. Андый доганы Аллаһ Тәгалә тизрәк кабул итә. Алдагы хәдистән күргәнчә, тау куышында калган кешеләрнең һәрберсе дә изге гамәлләрен искә төшерде. Берсе әти-әнисенә изгелек кылуын, икенчесе сәдака бирүен һәм зинадан саклануын, ә өченчесе эш хакын сорап килгән кешегә аны арттырып түләвен. Изге гамәлләрне искә төшереп дога кылу рәвеше Коръән аятьләрендә дә килә. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй, Раббыбыз! Дөреслектә, без иман китердек. Шуңа күрә гөнаһларыбызны гафу ит һәм безгә рәхимле бул. Син рәхимлеләрнең иң хәерлесе» («Мөэминүн», 109).

Бу аятьләрдә тәкъва кешеләрнең дога кылу рәвеше китерелгән. Алар башта изге гамәл буларак иман китерүләрен искә төшерделәр, ә аннан соң гөнаһларны гафу итүне сорадылар. Дога кылганда шулай ук намаз укуны, ураза тотуны, сәдака бирүне һәм башка төрле изге гамәлләрне телгә алып, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә була.

  1. Гамәлләрне ихластан кылу, кайгы-хәсрәттән котылуның бер сәбәбе булып тора.

Хәдистән күренгәнчә, өч кешенең барысы да: «Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам, безне бу бәладан коткар!», — дип әйттеләр. Бу аларның гамәлләрен ихластан эшләүләрен күрсәтә.

«Гамәлләрне ихластан кылу — ул Аллаһының ризалыгын һәм әҗер-савап бирүен өмет итеп эшләүне аңлата. Әгәр дә кеше изге гамәлне дөньяви бер максат белән эшләсә, ул ихластан кылынган гамәл түгел, ә рия була. Мәсәлән, кайбер кеше изге гамәлне дан казану, акча эшләү, үзен күрсәтү, кешеләр мактавын ишетү  өчен эшли. Андый ният белән кылынган гамәлгә әҗер-савап язылмый. Андый кеше үзе теләгән максатларга дөньяда ирешергә мөмкин, ләкин кыямәт  көнендә аның изге гамәлләре тузанга әвереләчәк. Аллаһы Тәгалә әйтә:«Без аларның кылган гамәлләрен карадык һәм аларны таралган вак тузанга әйләндердек» («Фуркан», 23).

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

Бал кортларын үтергән өчен төрмәгә утыртканнар

Фото photosight.ru

Шушы көннәрдә Австриянең Клагенфурт шәһәрендә яшәүче бер бакчачыны, бал кортларын үтергәне өчен, 1елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, өстәвенә ул 20 мең евро күләмендә штраф та түләргә тиеш. 47 яшьлек ир-ат быел үзенең плантациясендәге җиләк-җимеш агачларының чәчкәләренә хлорпирифос дигән агу сибә. Аның нәтиҗәсендә шушы төбәктәге 50 колониянең умарта кортлары үлеп бетә.

Суд бакчачының бу пестицидның әлеге бөҗәкләргә нинди зыян китерергә мөмкин булуын аңлап эш иткән дигән нәтиҗәгә килә. Моннан кала, кешеләр бу агулы балны авыз итә калган очракта, бакчачы аларның гомерен дә куркыныч астына куйган дип саный. Ә менә бакчачы суд карары белән риза түгел һәм шикаять язарга җыена.

Ул арада белгечләр чаң суга: әгәр бал кортлары шулай күпләп кими барса, 2035 елга Җир йөзеннән алар бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. Кеше кислородсыз 3 минут яши ала, сусыз — 3 көн, ә менә бал кортларсыз — 4 ел. Атаклы галим Альберт Эйнштейн да «Җир йөзендә бал кортлары үлеп беткәннән соң 4 елдан кешелек дөньясы да бетәчәк», – дип әйтеп калдыра.

Экспертлар әйтүенчә, 2003 нче елдан алып 2013 елга кадәр АКШта умарта кортларының 80% ы, кыргый кортларның 90% ы үлеп беткән. Бүген бу бөҗәкләр Америкада Кызыл китапка кертелгән. Рәсәйдә бал кортлары саны 40 % ка кимегән. Моның төп сәбәпләре: глобаль җылыну аркасында зур тизлек белән үрчүче экзотик паразитлар, авыл хуҗалыгында еш кулланучы пестицид һәм башка химикатлар, климатның үзгәрүе, урманнарны кисү, кортларга карата төрле дарулар куллану. Галимнәр фикеренчә, кесә телефоннары да бу бөҗәкләр тормышына афәт булып тора. Һиндстан галимнәре нәкъ менә мобиль телефоннар радиациясе умарта кортлары гаиләләренең иммунитетын какшата, дип саный. Оя янына эшләп торган телефон куйгач, очып чыгып киткән кортлар үз гаиләсенә кайтмаган, диләр. Әлеге фактлар тагын 17 елдан бу файдалы бөҗәкләрнең бөтенләй юкка чыгуына китерергә мөмкин икән.

Татарстанда умарта кортлары белән хәлне ачыклар өчен Республика дәүләт умартачылык идарәсе генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин белән сөйләштем. Аның сүзләренчә, республикада бу өлкә алга бара, әлегә борчылырлык урын юк. “Бүген Татарстанда 15 мең хуҗалык умарта корты асрый. Узган ел белән чагыштырганда, корт гаиләләре саны 6 меңгә арткан. Былтыр барлыгы республикада 254 мең умарта гаиләсе булса, агымдагы елда бу күрсәткеч 260 мең башка җиткән, күргәнегезчә, бездә киресенчә, үрчиләр генә. Бүген Татарстанда умарта корты асрамаган районнар юк инде ул, һәр районда уртача 5-15 мең баш умарта корты исәпләнә. Шулай да иң күп бал кортлары Мамадыш, Арча, Саба районнарында. Кайда урманнар, юкәләр күп, шунда умартачылар да күбрәк”, – ди сөйли Ринат Габделхакович. Аның үзенең дә Казан ягында 30 баш умартасы бар, “минекеләр, Аллаһка шөкер, үлмиләр”, ди ул. Ринат Нәбиуллин фикеренчә, кортларның үлүе, беренче чиратта, кешедән тора, климатка да бәйле булырга мөмкин. “Кортлар һәлак булу очраклары бездә дә булгалый. Басуларны химикатлар белән эшкәрткәндә регламент каралган, бу хуҗалыклар корт асраучы умартачыларны кисәтергә тиешләр, гәҗитләрдә, башка төрле масса-күләм мәгълүмат чараларында кайчан агулаячакларын, нинди агу кулланачакларын язып чыгарга тиешләр. Инвесторлар әйтеп бетермәскә мөмкин, умартачылар да ишетмичә калырга мөмкиннәр. Кортлар агуланып үлү очраклары булганда, бу хәл суд аша хәл ителә. Без умартачыларга белешмә бирәбез, килгән зыян исәпләнә”, – ди әңгәмәдәшем.

Бал кортларының табигатьтә файдасы әйтеп бетергесез. Күз алдыгызга гына китерегез, бу кечкенә генә бөҗәкләр кыргый үсемлекләрнең 94% ын һәм авыл хуҗалыгы культураларының дүрттән өч өлешен серкәләндерә! Кортларның бер гаиләсе тәүлегенә 2 миллион чәчәкне серкәләндерергә сәләтле. Бер бал корты бер көн эчендә 20 мең чәчкәгә куна. Ә биш йөз кортның җыйган балы нибары бер кашыкка сыя. Бер ай гына дәвам иткән гомерләрен дә алар тулысынча эшкэ, файдалы хезмәткә багышлый.

Бал кортлары үлә икән, үсемлекләрне серкәләндерүчеләр дә булмый дигән сүз, бу аларның бетүенә китерәчәк, чөнки үсемлекләрнең күбесе бал кортларыннан башка үрчи алмый, җимешләр дә китерми. Үсемлекләр булмый икән, алар белән тукланган хайваннар да үләчәк. Елдан ел уңыш кимеп, кешелек ачлыкка дучар булырга мөмкин, дип саный белгечләр. Бал кортлары кырылган очракта, балдан кала башка продуктларга да кытлык туачак. Кортлар юкка чыкса, бүген мөһим булган һәр өченче агрокультураны үстереп булмаячак, ди галимнәр. Беренче чиратта — карабодай һәм көнбагышны. Бу проблемалар туган очракта илдә экологик һәлакәт килеп чыгачак, дип ышандыра экспертлар.

Сарман районы Таза Чишмә авылында умарта асраучы Фәрит Октябрев сүзләренчә, соңгы елларда һава торышы елдан-ел начар килә, шул сәбәпле умарта кортлары да кими бара, хәтта шөпшәләр дә азрак күренә башлаган.

“Иң беренче чиратта мин моны климат үзгәрүгә бәйләр идем. Узган ел һава торышы начар килде дип уйлаган идем, былтыр быелга караганда әйбәтрәк булган икән әле. Агымдагы елда язын умарталарны чыгардык, апрель-май салкын булды, июньнең уртасына кадәр бушлат киеп йөрдек, аннан соң чәчәк ату чоры үткәч, корылык башланды, бу да кортлар файдасына булмады, чәчкәләр көеп бетте. Быел безнең урманнарда юкә дә чәчәк ата алмады бит, әллә нинди ят кортлар ашап бетерде үзләрен, мондый хәлнең булганы юк иде. Салкын вакытта ана корт йомырка сала алмый, умарта кортлары үрчеми, күчкә бүленү булмады, күп булса бер-ике көч җыябыз да, шуның белән бетте китте. Бер көнне кортлар салкында очып чыгып  киткән иде, адашып кире ояларына кайтып җитә алмадылар. Бу бөҗәкләрнең кимүенә китергән тагын бер сәбәп – комбайннар люцерна, донник культураларын суктырган вакытта аларның ургычына бик күп санда кортлар эләгеп һәлак була. Миңа бу турыда комбайнчылар үзләре сөйләде. Техниканың ургычы балга буялып, бал кортларына сыланып бетә икән. Авыл хезмәтчәннәре бу культураларны кортлар чәчәктән бал җыйган чакта түгел, кичләрен, алар ояларында булганда суктырсыннар иде. Кортлар кимүнең өченче сәбәбе – кәрәзле элемтә вышкалары. Аларның нурланыш зоналарына эләккән бал кортлары ориентацияләрен югалта һәм ояларына кире әйләнеп кайта алмый. Элекке заманнарда “медовый балланс” дигән әйбер бар иде. Умарталыктан 3 чакрым җирдә карабодай чәчәләр иде, хәзерге инвесторларга табыш, акча кына кирәк, кортлар турында уйламыйлар инде алар, бөтен җирдә чөгендер, арпа чәчәләр, донникны да бик аз гына утырталар. Элек басуга агу сиптерәсе алдынан агрономнар кичтән кереп кисәтеп чыгарлар иде. Әти, мәрхүм, умарталарның тишегенә сулы чүпрәк тыгып тора иде. Су, вентиляция булса, кызу көнне дә кортлар умарта эчендә үлми.Телевизордан да көне-төне артистларның нишләгәнен, кем кем белән йоклаганын, кеше кыйнаган футболчыларны сөйлиләр, бал кортлары темасын бик аз гына күтәрәләр. Бу проблеманы дәүләт масштабында хәл итәргә кирәк, югыйсә умарталарга салган зыян көннәрнең берендә кешенең үзенә әйләнеп кайтуы ихтимал. Әле бер көнне генә телевизордан Кытайда умарта кортлары үлеп беткән дип сөйләделәр, шуңа кытай халкы махсус саплы щеткалар белән чәчкәләрне үзләре серкәләндереп йөриләр. Бар ялган бал шушы илдән кайтарыла. Кытай балы басты дөньяны”, – дип сөйли умартачы.

100 баш умартасы булган икенче бер умартачы Илнар Гобәйдуллин да “Җайдак”сайты укучылары өчен фикерләрен җиткерде: “Бал кортларының кайчан үләчәген Аллаһы Тәгалә үзе генә белә инде, әмма шуны тәгаен әйтә алам, экология бозылган җирдә кортлар яши алмый. Күрәләтә торып басуларга агу сипсәләр, кортлар да үлә. Заманча агуларның күбесендә бал кортлары, балыклар өчен куркыныч дигән кисәтүләр языла. Басуларны хуҗалыклар кичен, кортлар ояларында булган чакта агуларга тиешләр, әгәр технологияне дөрес үтәсәләр, кортлар зыян күрмиячәк, ә инде берәр надан агроном аны боза икән, аның аркасында тирә-якның бөтен бал кортлары үлеп бетергә мөмкин. Теге сез әйткән 1 елга хөкем ителгән Австрия бакчачысы да агачтагы чәчәкләрен көндез агулагандыр. Аннан соң элекке заманнарда кортлар арасында чирләр дә юк иде бит, хәзер бал кортының үпкәсендә яшәүче төрле талпаннар бар, аларны көзен дару белән эшкәртмәсәң, кышын бер кортың да калмый. Бу авыру бер умартадан икенчесенә генә түгел, хәтта бер умарталыктан  икенчесенә дә күчә. Кәрәзле элемтә телефоны да зыянлы дип саныйм, менә сезнең белән телефоннан сөйләшкән арада да башым кайный. Бу кәрәзле телефоннан хәтта тараканнар да үлеп беткән бит, дип сөйлиләр. Тирә юнебездә меңләгән радиостанцияләр, куәтле вышкалар тора, алардан зыян бик зур, әлбәттә. Хәзер бит шәһәр эчендә бал кортларын тоту модасы китте. Корт балны яшәр өчен җыя бит, мегаполиста алар нектар эзләп кафелар янәшәсенә, чүплекләргә очып киләләр, калдык-постык җиләк-җимештән бал җыялар. Кеше шул шәһәр балын тәмле дип сөйли. Бу балны һич ашарга ярамый. Кортларның гаиләсе көчле булсын, үлмәсеннәр дисәң умарталыкны шәһәрдән читтә асрарга кирәк. Минем кортларым үлми, Аллаһка шөкер, очалар да очалар, үрчиләр, экология яхшы бит, янәшәдә вышкалар да юк. Безгә, Алабуга районы Морт авылына, җил Мамадыш ягыннан исә, анда бер зарарлоы җитештерү дә юк, бездә һава яхшы, шуңа сөенеп яшибез”, – дип шатланып сөйли Илнар Гобәйдуллин.

Әле күптән түгел генә Гарвард университеты белгечләре үсемлекләрне серкәләндерүгә сәләтле булган кечкенә роботларны уйлап тапканнар, дигән хәбәр килеп иреште. Авыл хуҗалыгы өлкәсен саклап калуның бер юлы итеп Рәсәй экспертлары шундый микродрон бал кортларын куллануны тәкъдим итә.

Ни генә булмасын, бал кортлары Җир йөзеннән юкка чыкмасын иде. Аллы-гөле чәчкәләргә робот кортлар очып кунып йөрүен күңел теләми бер дә. Кечкенә чакта әби-бабаларыбыз безне: “Умарта кортлары ул оҗмахтан чыккан бөҗәкләр. Алар ничәмә ничә гасырлар табигать белән бергә яшәгән. Умарта оясын туздырган кешеләр, аларны кыерсыткан, тормышларына кысылган кешеләр рәхәт күрмәс, андыйларны Аллаһы Тәгалә каргар”, – дип өйрәтәләр иде. Печән чапкан вакытларда да әби-бабайлар үсеп утырган чәчкәләргә чалгы белән кагылмаска, аларны бал кортларына калдырып китәргә кушалар иде.

Бу бөҗәкләр турында Коръән дә әйтелә. Раббыбыз бал кортларына әйтте: “Әй бал кортлары, тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җирләрдә үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз һәм  ихтирам итеп, мин әмер кылган  юлга керегез! Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар”.

Чыннан да, умарта кортларыннан гомер буе дәрес алырлык. Безгә, кешеләргә, алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле.

Мәрьям Заһиди

Пышылдап сөйләшүнең зыяны бармы?

Фото ribalych.ru

Тавышны киметеп сөйләшүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Серләребезне уртаклашканда, башкалар йоклаган вакытта, җидти чыгышларны тыңлаганда, авырган чакта, телибезме без, теләмибезме, пышылдап сөйләшергә туры килә. Сәбәпләр күптөрле булса да, галимнәр пышылдауга күчмәскә өнди. Нигә әкрен сөйләшергә ярамаганын аңлар өчен тавышның ничек ясалганын, кайсы органнарның аваз ясауда катнашуын искә төшерергә кирәк.

Артикуляцион (ягъни тавыш ясаучы) аппарат үпкә, сулыш юллары, авыз һәм борын куышлыгы, йоткылык, анат бугазыннан тора. Соңгысының тышчасында бөрмәләр бар. Аларга зыян килсә, “тавышын өзгән” диләр.

Сулыш алганда авазны әйтеп булмый. Тикшереп карагыз әле? Бу табигать кануны: һава тышка чыккан вакытта гына төрле авазлар хасил була. Һаваның “юл”ын карап китик. Ул үпкәдән бронхларга һәм трахеяларга эләгә, ә аннары анат бугазыннан тышка чыга. Шул вакытта тавыш ярылары хәрәкәтләнеп тавыш барлыкка килә. Анат бугазының төзелеше аркасында без тавышны үзгәртә алабыз: нечкә яки калын тавышы чыгарабыз, пышылдыйбыз.

Ләкин белгечләр пышылдарга киңәш итми. Алар фикеренчә, шыпырт кына сөйләшү организмга зыяннан кала, берни китерми. 2006 нчы елда Америка докторы, Дрексель университеты галиме, отоларинголог һәм тагын шуңа өстәп опера җырчысы Роберт Саталофф тавыш турында бик җитди уйлана. “Пышылдарга ярамый,” – дигән сүзне ишеткәне булса да, моның фәнни сәбәпләрен доктор белми. Тавышка бәйле фәнни әдәбиятны укып чыкканнан соң, ул пышылдауга кагылышлы тәҗрибәләр үткәрелмәвен ачыклый. Күпсанлы эзләнүләреннән соң ул Мичиган шәһәрендәге тавыш үзәге директоры Адам Рубин белән тәҗрибә ясап карарга була. Экспериментта 100 кеше катнаша. Аларның һәрберсе бердән алып унга хәтле башта гади тавыш белән, аннан пышылдап санарга тиеш була. Эндоскоп ярдәмендә тавыш ярыларының хәрәкәте күзәтеп һәм яздырылып барыла.

Нәтиҗә шактый кызыклы. Сынауда катнашкан 69 кешенең тавыш ярылары, гади сөйләшү вакыты белән чагыштырганда, пышылдаганда күпкә катырак киеренкеләнә икән. Шулай итеп, галимнәр сынап карау аша тавыш ярыларына пышылдауның бик көчле тәэсир итүен исбатлыйлар.

Шуңа күрә авырган вакытта да пышылдап сөйләшмәскә тырышыгыз. Бу сезнең тавышыгызга күпкә начаррак тәэссир итәчәк. АКШның вокал укытучысы Джуди Родман укучыларына авырган вакытта бөтенләй сөйләшмәскә куша. Шул рәвешле ул аларны тавыш өзелүдән һәм карьераларының артка тәгәрәвеннән саклый. Ларингит вакытында тавыш ярылары кибә, шуңа күрә бик тиз җәрәхәтләнә. Авырганда Родман каләм һәм кәгазь ярдәмендә яки кыңгырау кулланып хәбәрләшергә тәкъдим итә. Ничек кенә “аралашсалар” да, тик укучылар тавыш чыгармаска тиеш, аеруча пышылдап, ди белгеч..

Алсу Сәлах

Үзенең сукыр эчәгесенә операцияне үзе ясаган

Фото golos.io

Антарктидага барыр алдыннан кешегә акыл тешләрен һәм сукыр эчәгесен алдырырга кирәк. Әлеге континентка китәр алдыннан кеше бу әгъзаларын, алар сау-сәламәт булган очракта да, алдырырга тиеш, чөнки Антарктидада хирургия операцияләре ясалмый, дигән фикергә тап булганым бар. Чынлыкта исә бу сүзләр чынбарлыкка туры килми икән…

1961нче елның 30 апреленда СССР Җир йөзен тагын бер хәбәр белән таң калдыра: урыс полярнигы үзенең сукыр эчәгесенә операцияне үзе ясаган! Шушы ук елның 12 нче апрелендә Юрий Гагарин дөньяда беренче булып галәмгә очкан булса, поляр шартларда үзенә-үзе уникаль операция ясаган 27 яшьлек Леонид Рогозовның исеме дә тиз арада бөтен Җир шарына тарала.

Медицина институтын тәмамлагач, яшь хирург Рогозов Антарктидага экспедициягә китә. 1961нче елның гыйнварендә биредә  “Новолазаревская”  совет поляр станциясен ачалар. Кышлауның 4 нче аенда бәхетсезлек килеп чыга: экспедициядәге бердәнбер табибның хәле начарая, аның температурасы күтәрелә, күңеле болгана, эче авырта башлый. Леонид Рогозов үзендә аппендицит икәнен бик тиз аңлап ала.

Баштарак ул авыртуны ач торып дәваламакчы була, шул урынны өшетеп тә карый, антибиотик препаратлар да куллана, күп итеп су эчә, озаклап ятып тора. Әмма боларның берсе дә ярдәм итми. Икенче көнгә хирургның температурасы тагын да күтәрелә, ул коса башлый, бик хәлсезләнә. Якын-тирәдә урнашкан чит ил станцияләренең очкычлары булмый, өстәвенә Антарктидада бик каты буран чыга. Читтән ярдәм килмәячәген аңлаган хирург бердәнбер мөмкинлекне кулланып карарга була — ул үз-үзенә ашыгыч операция ясарга карар кыла.

Операция ясар өчен бернинди махсус бүлмә дә булмый, шуңа күрә моның өчен торак бүлмәсен әзерлиләр, аннан бар әйберне чыгаралар, бина эчен юалар. Кирәкле инструментлар урамда −30 °С сакланган, шуңа да аларны стерилләштерүе авыр булмый.

Экспедициянең 10 кешесе арасында ник бер шәфкать туташы яки бер санитар булсын?! Операция барышында ассистентлар ролен башкарырга медицинага бер кагылышлары дә булмаган метеоролог Александр Артемьев һәм инженер-механик Зиновий Теплинский ризалык белдерә. Александр табибка медицина инструментларын биреп торырга, Зиновий көзге белән операция урынын күрсәтеп торырга тиеш була.

Рогозов алдан ук ассистентларына операция барышында аларга үзләрен ничек тотарга тиеш булуларын аңлата. Әгәр табиб аңын югалта калса, аңа алдан әзерләп куелган даруларны кадарга һәм ясалма сулыш ясарга кирәклеген дә кисәтеп куя.

Операция 30 апрельдә Мәскәү вакыты буенча төгәл 22 сәгатьтә башлана. Рогозовның ассистентлары ак халатлар, перчаткалар кия, инструментлар белән өстәлне пациент яткан карават янына ук китереп куялар.Табиб караватка ята, ул үзе дә ап-ак киемнәрдән була, аппендиксны табу җиңелрәк булсын өчен, кулларына перчаткаларны кими. Кул-бармакларын стериалләштергәч, хирург үзенең эченә новокаин кадый. 15 минуттан соң кулына скальпель ала һәм 12 сантиметр озынлыкта тиресен кисә.

Табиб киселгән урынны киңәйтә һәм сукыр эчәгесен эзли башлый. Бу очракта көзге бик ярдәмгә килә алмый, табиб башын күтәребрәк яткан килеш үзенең эчке органнарын бармаклары белән тотып-тотып сукыр эчәгесен эзли. Ярты сәгатьтән соң Рогозовның бик нык хәле бетә һәм башы әйләнә башлый. Ләкин артка чигенергә соң була инде.

Леонид Рогозов, аңын югалтмас өчен, операция барышында 20шәр секундлык яллар ясый. “Бу вакыт минем ассистентларымның йөзләре өсләренә кигән ак халатларыннан да аграк иде”, — дип искә ала соңыннан табиб. Ниһаять, хирург шешкән сукыр эчәгесен табып кисеп ала, эченә антибиотик кадап, соңгы көчен җыеп, яраны тегеп куя. Ассистентлары аңа йокы даруы кадый, үзләре дә хәлләре бетеп аяктан егыла. Ни хикмәт, ике атнадан соң табиб тернәкләнә һәм аягына басып эшкә керешә. Менә шушы вакыйгадан соң Антарктидага сукыр эчәгесе булмаган кешеләрне генә җибәрәләр дигән сүз тарала да инде. Чынлыкта исә бу хәлдән соң мондый экспедицияләргә берьюлы ике табибны җибәрергә кирәк дигән яңа таләп кертелә.

Фото artyushenkooleg.ru

Леонид Рогозов гомере буе Ленинград шифаханәләрендә хирург булып эшли, 1986 нчы елдан алып хирургия бүлеген җитәкли. 90 нчы еллар ахырында Рогозовның үпкәсендә яман шеш табалар. Бу вакытка инде ул ялгыз калган була: тормыш иптәше, ике баласын алып, ирен ташлап Чехиягә китә. Гаилә әгъзаләре сүзләренчә, Рогозовның соңгы вакытта алкоголь белән проблемалары булган.

Бөек совет хирургы Леонид Рогозов 2000 нче елда яман шешкә операция ясата. Әмма анан тернәкләнә алмыйча үлеп китә. Бу вакыт аңа 66 яшь була. Табиб Санкт-Петербург зиратында күмелә.

Мәрьям Заһиди

Ничарадан бичара яки психологка кайчан барырга?

Фото al-amin.ru

Хис-кичерешләргә ачыклык кертә алмыйча йөргән чаклар яисә күңелне тырнап торган борчулар була. Ярый ла шул минутларда янәшәңдә сине аңларлык якыннарың булса. Булмаса, һәркем төшенкелеккә бирелергә, җан  тынычлыгы таба алмый бәргәләнергә мөмкин. Шушы халәтнең гаилә тормышына гына түгел, сәламәтлеккә  дә тискәре йогынтысы көчәя  башлагач, психологка бармый чара калмый.

Әйдәгез әле, белгечләр фикеренә таянып, “психолог ишеген кайчан шакырга?” — дигән сорауга җавап эзлик:

-катлаулы хәл турында фикер алышырдай һәм бәя бирердәй ышанычлы кешең булмаганда;

-бу турыда кем беләндер сөйләшү кыен булганда (мәсәлән, хатын-кызны көчләү очрагы);

-үзеңне түгәрәк эчендә калган итеп хис иткәндә;

-дуслар, туганнар белән сөйләшү хәлне тагын да катлауландырганда, якыннарың сине аңламаганда;

-тормышта нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген аңлап та, үзеңдә моның өчен көч тапмаганда;

-бала тәрбияләүдә авырлыклар туганда (сүз тыңламаса, агрессивлык күрсәтсә, йә, киресенчә, кешеләрдән курыкса).

Гадәттә, психологка барырга ниятләгәннән соң да, чын-чынлап барып җиткәнче  байтак гомер уза. Йә мөмкинлек булмый, йә ул рухи яктан әзерләнеп җитә алмый, икеләнә. Нәтиҗәдә, кеше үзен әкренләп стресс хәленә китереп җиткерә. Кызганыч, бу очракта инде психолог ничек кенә теләсә дә, булыша алмаска мөмкин. Стресстан чыгу өчен үзеңә ничек авыр икәнен сөйләп эчне бушату гына җитми бит, (гәрчә бу, һичшиксез, вакытлыча җиңеллек китерсә дә), ә үзеңдә шушы хәлдән чыгу өчен көч табарга кирәк.

Шулай да, белгеч янына кайчан барырга соң? Никадәр генә гади тоелмасын — ничек иртәрәк, шулай яхшырак икән. Психологиядә чишеп булмаслык мәсьәләләр юк дисәләр дә, борчулар әзрәк булган саен, аларны чишүе дә җиңелрәк.

Мәсьәләнең үзеннән-үзе генә хәл ителмәслеге кайчан аңлашыла соң?

-күпме талпынып та, шәхси тормышның барып чыкмаганда;

-барысы да яхшы була торып, кеше тормыштан канәгатьсезлек хисе кичергәндә;

-әти-әниләр, хезмәттәшләр белән бертуктаусыз конфликтлар туып торганда.

Кешегә үз вакытында психологка мөрәҗәгать итәргә биш төрле нигезсез курку комачаулый икән:

-табибтан кыенсыну, үзен авыру дип санап кимсенү. Бу очракта, психологның кыен хәлдә калган сәламәт кешегә (!) ярдәм итүен онытмаска кирәк.

-психолог киңәше артык кыйммәт, дип уйлау. Аның каравы, юк-бар бәйрәмнәргә, төрле күңел ачуларга кеше дөнья кадәр акча әрәм итә.

-кешенең үз борчуын башкалардан яшерергә теләве. Борчылмагыз, психологның һөнәри этикасы – кешенең серен саклау.

-психолог белән уртак тел таба алмаудан курку. Әгәр белгечнең эшен нәтиҗәсез, дип уйлыйсыз икән, аның хезмәтеннән шунда ук баш тартырга була.

Киңәшләшү кайчан бөтенләй файдасыз булырга мөмкин?

-әгәр дә кемнедер үзгәртергә, аны нәрсәгә дә булса ышандырырга, үзегез дигәнчә эшләтергә теләсәгез. Күп очракта ир яки хатын гаилә консультациясенә языла да, кире уйлый. Чөнки икесенең берсе, белгечнең уңайсыз сүзләр әйтүеннән куркып, барудан баш тарта. Тик мондый фаразлар урынсыз икән, чөнки белгечләр кеше бөтенләй көтмәгән , хәтта уйлап та карамаган фикерне әйтергә мөмкин.

-белгеч минем тормышымның коточкыч авыр булуы белән килешер, бу мәсьәлә инде хәл ителмәслек, дип уйлаган очракта. Тик һәр вәзгыятьтән дә чыгу юлы бар! Синең бит барысын да үзгәртәсең килә!

Психологик киңәшләшүнең асылы — кешегә проблеманың сәбәбен аңларга мөмкинлек бирү һәм аны чишү юлларын табарга булышу. Онытмыйк: бер баруда гына проблемалар хәл ителеп бетмәскә дә мөмкин. Тик бу әле ярты юлда туктап калу өчен сәбәп түгел.

Рәмзия Гарифуллина

Өстәмә гарнир…терекөмеш

Гадәттән тыш хәл Әлмәт шәһәрендә килеп чыга. Төшке аш вакытында, гуляшлы макарон белән сыйланып утыручы гаилә әгъзалары үз тәлинкәләрендә терекөмеш шарчыклары таба. Табындагы  6 кеше — 61 яшьлек гаилә башлыгы, аның 55 яшьлек тормыш иптәше, 29 яшьлек кызлары һәм аның 8 һәм 1 яшьлек балалары, туганының 14 яшьлек улы ризыгында агулы матдә табыла. Бу вакыт йорт хуҗасының 78 яшьлек әнисе дә өйдә була, ләкин ул  аерым ашап утырган.

Тәлинкәләрдә тәгәрәп йөргән вак тимер шарчыкларны  беренче булып гаилә башлыгы күреп ала. Әмма бу вакытка инде ризыкның күбесе ашалган була. Бу ят матдәләрне ризык әзерләнгән табада да, кәстрүлдә дә табып алалар. Бераздан әти кешенең хәле начарая. Тикшеренүләрдән соң, медицина хезмәткәрләре аның канында терекөмешнең зур күләмдә булуын ачыклый. Бүген бу терекөмешле макаронны ашаган 6 кеше дә табиблар күзәтүе астында. Ә менә башкалардан аерым ашаган 78 яшьлек әби зыян күрмәгән.

Кеше организмына эләккән терекөмеш аксым алмашуга кире тәэсир итә, нерв системасына зыян сала, бөерләрне эштән чыгара, ашказанына, бавырга зыян китерә, нәтиҗәдә, кешенең психикасын бозыла һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зур зыян китерергә мөмкин. Организмга терекөмеш күп күләмдә эләккән очракта, кеше исән калса да, инвалид булып кала.

Тикшерү органнары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр фаразлавынча,  ризыкка терекөмешне өйдәге туганнарның берсе салуы ихтимал. Хокук саклау органнары ачыклавынча, әби кеше еш кына улы белән милек өчен ызгышкан. Берникадәр вакыт элек пенсионерның тормыш иптәше вафат була, үләр алдыннан ул йортны һәм җир участогын  улына язып калдыра. Әби кеше милекне бүлүләрен сорап, судка мөрәҗәгать итә, әмма ул аны оттыра. Моңа үч итеп, әбинең ризыкны агулавы ихтимал, дип фаразлый экспертлар. Бүгенге көндә бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү эше үткәрелә. Йорт хуҗасының әнисенә карата психологик-психиатрия экспертизасы да уздырылачак.

Күптән түгел Арчада да агулану очрагы теркәлде. Үзәк район хастаханәсенә билгесез матдә белән агуланган 18  шәкерт китерелә. Моңа көллияттә укучы бер кызның хушбуе сәбәпче булуы ихтимал, дип фаразлана. Бүген зыян күрүчеләр шифаханәдән  чыгарылган инде. Медицина хезмәткәрләре кызларның хәле хушбуйга булган аллергия аркасында начарланган дип саный. Көллият бинасы һавасында куркыныч матдәләр табылмаган.

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен