Карындагы бала әнисен терелтә ала

Фото alkogol03.ru

Көлгән сабыйны күреп, елмаймыйча калган кеше бармы икән? Алар соры көннәрне бизиләр, балаларның бөтен дөньяга исләре китеп караулары безне дә сабый чагыбызга алып кайта. Аларның уеннарына кушылса, алтмыш яшьлек кеше дә үзен алты яшьлек дип хис итәчәк. Балдан татлы багалмалар турындагы иң кызыклы мәгълүмат белән танышасыгыз киләме? Сезнең өчен шундый 28 фактны бергә тупладык.

  1. Чит ил медицина тәҗрибәләре әни белән бала арасында тылсымлы бәйләнеш барлыгын исбатлый. Әгәр әни кеше авырса яки аның берәр органы авырта башласа, карындагы бала әнисенә кирәкле күзәнәкләрне җибәрә. Шул рәвешле зарарланган орган терелә.
  2. 1920 нче елларда Америкада сәер җайланма уйлап чыгаралар: күпкатлы йортларда балалар өчен читлекләр элеп куялар. Шулай итеп балаларның урамда һава сулап керүләре әлеге җайланма ярдәмендә хәл ителә.Бразилиядә әниләр, үзләре имезә алмаган очракта, баланы ана сөте белән туендыру үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
  3. Яңа туган балада тәм тою рецепторлары олы кешенекенә караганда өч тапкыр күбрәк.
  4. 2013 нче елгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, баланы күкрәк сөте белән имезү хатын-кызларда Альцгеймер чире барлыкка килүне 22%ка киметә.
  5. Невролог-табиблар нарасыйлар берничә ел төш күрми, дип исәпли.
  6. 1985 нче елга кадәр табиблар балаларны авырту сизми дип уйлаганнар, шуңа тарихта сабыйлар өчен анестезиясез үткәрелгән операцияләр дә бар.
  7. Иң кечкенә профессиональ футболист дип 20 айлык Бельгия командасы уенчысы санала.
  8. Балаларның тәнендә, зур кешенекенә караганда, сөякләр саны 60ка күбрәк.
  9. Яңа туган баланың организмында хәрәкәт итүче кан бер чынаякка сыярлык дәрәҗәдә аз.
  10. Туганнан алып “олы тормыш тәртипләре”нә өйрәткәнче бер балага якынча 8 мең аслык (подгузник) кирәк.
  11. Туган вакытта бала организмында бер бактерия дә булмый.
  12. Яшь ата-аналарга баланың беренче ике елында якынча 4380 сәгать сәламәт йокы вакыты җитеп бетми. Бу сәгатьләрне бергә кушсаң, якынча 6 ай килеп чыга.
  13. Галимнәр фикеренчә, бала беренче айларында дөньяны аклы-каралы гына күрә дип саный.
  14. АКШтагы Мичиган штатындагы бер ананың балалары 08.08.2008, 09.09.2009 һәм 10.10.2010да туа.
  15. Беренче дүрт ай вакытында бала тоз тәмен тоймый. Галимнәр моны бөерләр үсешендәге  тоткарлык белән аңлаталар, бу яшьтә әле алар натрийны кабул итәргә өйрәнәләр генә.
  16. Җир шарында һәр өч секунд саен бала туа.
  17. Иртәрәк туган балалар турында төрле фикерләр йөри: аларның җитлегүе озаграк бара, сәламәтлеге начаррак була, диләр. Ләкин шундый кешеләр арасында Чарльз Дарвин, Исаак Ньютон, Наполеон Бонапарт, Марк Твен, Альберт Эйнштейн, Жан-Жак Руссо, Уинстон Черчилль, Пабло Пикассо, Огюст Ренуар һәм Иоганн Гете бар, ә алар кешелек тарихында тирән эз калдырган шәхесләр.
  18. Тарихка 69 бала тапкан хатын-кыз билгеле. Ул 1725 нче елдан 1765 кә кадәр 16 пар игезәк, 7 пар өчигезәк, 4 пар дүртигезәк таба.
  19. 1978 нче елда Антарктика территориясендә беренче бала туа. Аның исеме: Эмилио Маркос Пальма.
  20. Фән кешеләре арасында “юк” дигәнне аңлата торган баш селкүнең балалардан килә, дигән фикер яши. Янәсе, баланың теләмәгән ризыгыннан башын боруы зурларда да шул ук мәгънәне йөртә башлаган.
  21. Туганда баланың тез капкачлары булмый. Аның формалашуы алтынчы аенда гына тәмамлана.
  22. Яңа туган баланың тоту көче шул дәрәҗәдә көчле ки, алар хәтта тән авырлыгын күтәреп тора алалар.
  23. Туган вакытта баланың йөрәк тибеше минутына 180, берничә сәгатьтән 140ка төшә, бер яшендә 115не тәшкил итә. Зур кешенең тыныч вакыттагы халәтендә әлеге саннар 70-80 тирәсе.
  24. Яңа туган вакытта баланың күрү сәләте бик түбән була. Алар 20-35 см ераклыктагы әйберләре генә күрәләр. Шулай ук балаларда төсләрне аеру белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин.
  25. Нарасыйларның сулышлары яңа туган вакытта минутына 40 булса, зур кешеләрнең 12-20не тәшкил итә.
  26. Балаларда икенче, чит телне өйрәнү сәләте зур үсеш алган. Танылган «Newsweek» нәшрияты белдерүенчә, “10 яшенә кадәр бер генә телне өйрәнгән бала икенче телдә туган телендә сөйләшкән кебек сөйләшә алмаячак.”
  27. Статистика буенча, яңа туган 100 кыз балага якынча 105 малай туры килә.

Алсу Сәлах

Мавзолейга «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар

Фото twitter.com

«Ашыгыч ярдәм» табибларының Мавзолейга кереп барган фотосы социаль челтәрләрдә күп кенә шаяртуларга сәбәпче булды. Арада үткен сүзлеләре медицина хезмәткәрләренең Мавзолейга чакырылу сәбәпләренең төрле версияләрен язып чыкты. Күпләр аларны Владимир Ильичны «терелтергә» яки Октябрь инкыйлабы юлбашчысының пульсын тикшерергә килгән, дип шаярта. Тагын да үткенрәк теллеләре «Ленин исән, ул исән булмаса, мавзолей төшке ашка ябылмас иде», «буржуйлар, әзер торыгыз, Ленин уянды», дип көлүчеләре дә бар. «360» телеканалы хәбәр итүенчә, медикларның Мавзолейда булу сәбәбе бер дә көлкеле түгел икән, бирегә кергән берәүнең кинәт хәле начарланган, аңа кичекмәстән медицина ярдәме таләп ителгән. Ә менә авырып киткән кеше рәсәй кешесеме, яки чит ил гражданиными, анысы билгесез.

Большевиклар партиясе лидеры Владимир Ильич Ленинның вафат булуына да быел 94 ел тулды. Шул гомердән бирле ул башта агач , аннан гранит Мавзолейларда ята. Фани дөньядан Ленин 1924 нче елның 21гынварында китә. Соңгы елларда ул бик каты авырый, 1921 елның маенда Ленинны паралич суга, гәүдәсенең уң ягы эшләми башлый, сөйләме бозыла. Ә бер елдан баш миенә кан сава, бу аның хәлен тагын да катлауландыра. 1922 елның көзендә Ленин күпсанлы табиблар тырышлыгы белән эшкә чыга алса да, шул ук елның декабрендә бер-бер артлы булган ике өянәк аны аяктан ега.1923 елның 10 мартында авыруның көчәюе аркасында юлбашчы инде укый да, яза да алмый, сөйләшүдән дә мәхрүм кала. Каты газапланулардан соң, 1924 елның 21 гыйнварында Владимир Ильич дөнья куя.

Ленин бабабызны, бакый дөньядан киткәннән соң, гадәти булмаган язмыш көтә. Пролетарит юлбашчысын гүргә иңдермиләр, аның җәсәден, башкалар да карый алсын өчен, махсус мавзолейга куялар. Мәскәүнең Кызыл мәйданында урнашкан бу Мавзолей Советлар Союзының төп күрке була. Гәрчә, Ленин бабай үзе беркайчан да болай итеп эшләүләрен теләмәгән, аның тормыш иптәше дә, хәтта югары дәрәҗәдәге большевиклар да моңа каршы чыккан була. Шулай булуга да карамастан, Ильичны бәлзәмлиләр һәм киләчәк буынга саклап калдыралар.

Юлбашчының мәетен җиргә күммичә, мавзолейга кую фикере беренче булып Сталинның башына килә. Бу вакыт әле Ленинның исән, әмма каты авырган чагы. Сталин аның гәүдәсен саклап калып, аннан Ленин культының мөһим элементын ясарга тели, Җир шарының төрле почмакларыннан килүчеләргә табыну объекты итеп калдырмакчы була. Политбюроның  күп кенә әгъзалары , шул исәптән Каменев, Троцкий, Зиновьев һәм Бухарин бу тәкъдимгә каршы чыгалар. Сталин идеясе белән Леонид Красин да янып йөри. Ул, фән алга китеп, киләчәктә үлгәннәрне терелтә алырлар дип өметләнә. Красинның бик якын дусты Богданов гомерен озынайту буенча төрле экспериментлар белән шөгыльләнә, мисалга, яшәрү теләге белән, комсомолларның канын үзенә җибәрә, дөрес, шундый бер тәҗрибәсе вакытында якты дөньядан китеп тә бара.

Сталин азчылыкта кала һәм бу сорауга Ленин үлгәнчегә кадәр кире әйләнеп кайтмый. Владимир Ильич вафат булу белән, Дзержинский җитәкчелегендә күмү буенча Дәүләт комиссиясе булдырыла, аның составына Красин, Молотов и Бонч-Бруевич керә. Ленин белән саубуллашыр өчен илнең төрле почмакларыннан делегацияләр җибәрелә, үз вәкилләрен чит ил коммунистлар партияләре вәкилләре дә юнәлтә. Ул вакыт авиация транспорты үсеше башлангыч хәлдә генә була, шуңа делегатларның күбесе пролетарит юлбашчысын күмергә килеп җитешмәячәкләре аңлашыла.

Менә шул вакыт Ленинның гәүдәсен саклап калу соравы килеп туа. Әлбәттә, вакытлыча гына. Юлбашчының гәүдәсен аны дәвалаган табиб, профессор Алексей Абрикосов тарафыннан бәлзәмләп куела. Бер төркем галимнәр белән Абрикосов Владимир Ильичка аортасы аша 6 литр спирт, глицерин һәм формальдегид катнашмасын кертә. Бу вакыт бәлзәмләү бик үк югары дәрәҗәдә башкарылмый, әмма артыгы кирәк тә булмый, чөнки баштарак Ленинның  гәүдәсен берничә атнага гына саклап калмакчы булалар.

Ленин үлеп бер көн узу белән Сталин янына архитектор Щусев чакырыла һәм ул аңа теләге булган бар кеше шунда кереп Ленин белән саубуллаша алсын өчен, берничә көн эчендә Кызыл мәйданда вакытлыча агач мавзолей төзергә куша. Күз ачым йомганчы ике көн эчендә агач корылма инде әзер була. Шушы ук көнне Ленинны рәсми рәвештә соңгы юлга озаталар, бу чара бик ашыгыч рәвештә уза, чөнки юлбашчыдан мумия ясауга бик каршы булган Лев Троцкий кайтып җиткәнче бар эшне тәмамларга кирәк була. Бу вакыт ул Кавказда дәвалануда була һәм хәйләкәр Сталин аңа Ленинның күмелү датасын ялганлап әйтә, шулай итеп Тройкий Ленинны бәлзәмләгәннәрен белмичә дә кала.

Абрикосовның бәлзәмләве һәм Мәскәүнең салкын кышы кешеләргә Ленин белән саубуллашуны язга кадәр сузу мөмкинлеген бирә. Әмма көннәр җылыта башлау белән Ленинның җәсәде таркала башлый һәм юлбашчыны кешегә күрсәтерлеге калмый. Большевиклар ашыгыч рәвештә Ильич гәүдәсенең «гомерен» озынайтыр өчен акча эзли башлыйлар.

Бу хәлләргә Ленинның тормыш иптәше Надежда Крупская һәм юлбашчының туганнары бик каршы чыга. «Сезгә минем зур үтенечем бар, зинһар, Ильичка һәйкәлләр, аның исемендәге сарайлар салмагыз, аның истәлегенә зур тантаналар оештырмагыз, мондый нәрсәләргә ул үзе исән чакта да бик аз әһәмият бирә иде», дип елый-елый Крупская Сталинга хат яза.

Әмма большевиклар партиясе җитәкчесенең гәүдәсе власть өчен көрәшүдә мөһим элементка әверелеп өлгерә, шуңа тол хатынның моң-зарларына игътибар итүче дә булмый. Шулай да политбюро Николай Бухаринга Крупская белән сөйләшеп алырга, аны тынычландырып, Ленинны күмү бары тик берничә айга гына кичектерелә дип әйтергә кушалар.

Ленинның гәүдәсен ничек итеп саклап калу турында бернинди дә ачыклык булмый башта. Иң элек Ильичны катырып карарга булалар. Бу идеяне, әйткәнемчә, Леонид Красин хуплап чыга, ул киләчәктә фән үлгәннәрне терелтә алачагына инана. Моннан кала, бу ысул гәүдәне озак елларга саклап калуның иң ышанычлы бердәнбер юлы була, әлбәттә, моңа ирешер өчен бинада аерым бер түбән температура сакланырга тиеш. Бу максаттан Германиядән бик кыйммәтле җиһаз кайтартырга ниятлиләр, әмма бу идея тормышка ашмый кала, чөнки алман фирмасы гаебе белән, әлеге җиһазны алып килү бик озак вакытларга тоткарлана.

Сталин чорында бу уңышсызлыклары өчен галимнәр үз гомерләре белән түләргә мөмкин иде. Башкарылачак эшенең ахыры ни белән тәмамланачагын да белеп бетермәгән профессор Борис Збарский, тәвәкәлләп, хөкүмәткә үз тәкъдимен әйтә. Ул аларны аның дусты, Харьков институтының медицина кафедрасы мөдире, профессор Воробьёв һәм аның коллегалары мәетнең таркалу процессын туктата алачак, дип ышандыра. Бу вакыт Ленинның гәүдәсе инде бик начар хәлдә була, шуңа да Сталинга, башка чарасы булмаганга, ризалашырга туры килә.

Воробьёв һәм Збарский бәлзәмләү эшен 1924 нче елның мартында башлый. Моның өчен аларга мавзолейда идән асты бүлеп бирелә. Юлбашчының гәүдәсе өчен формалин белән тутырылган махсус резин ванна булдырыла. Бәлзәмләштерүне үпкә, бавыр һәм талакны алудан башлыйлар. Аннан медиклар мәрхүмнең күкрәк читлеген яхшылап юалар. Тәндә барлыкка килгән тимгел тапларны серкә кислотасы белән инъекцияләр ярдәмендә бетерәләр. Формалин тәнгә ныграк үтеп керсен өчен, Ленин җәсәден 20 урыннан пычак белән кисәләр, шушы ук максаттан баш сөягенә дә берничә тишек ясала. Юлбашчының күзләре алына, аның урынына пыяла шарлар куела, өстәвенә иреннәрен дә тегеп куялар.

Ильичны мондый ваннада коендырулар бер атна дәва итә, алга таба формалин ваннасы спиртлы эремәгә алыштырыла. Тагын 7 көннән ваннага глицерин өсти башлыйлар. 14 көн узганнан соң ваннадан спиртны алып аны су һәм глицерин белән тутыралар.Соңыннан аңа уксуслы калий, солянокислый хинин салына. Бу процедуралар 3 ай дәвам итә, ул арада түземлекләре беткән большевиклар Ленинны җәмәгатьчелекә күрсәтүләрен сорый башлый.

Ленинны халыкка шәрә күрсәтеп булмый бит инде дип, аның  киемнәрен сорап алыр өчен бер делегация Крупскаяның өенә юнәлә. Ул аларны «иремне кешечә җирләү урынына аннан карачкы ясарга җыенмакчы буласыз!», дип пыр туздыра. Шулай да аны тормыш иптәшенең киемнәрен бирергә үгетлиләр, хәтта Ленинның гәүдәсен кереп карарга да күндерә алалар.

Июнь аенда Ленин гәүдәсен Коминтерн делегацияләренә һәм юлбашчының туганнарына күрсәтәләр. Крупская бер сүз дәшмичә тормыш иптәшенә карап елап басып торган, ә менә Ленинның абыйсы, киресенчә, бәлзәмләү бик әйбәт килеп чыккан һәм Ильич гел исән кеше кебек ята, дип белдергән. Ул арада инде икенче мавзолей төзелеше тәмамланып килә, анысы да агачтан салына, әмма бу юлы ул, гәүдәне саклап калыр өчен, дымлылык һәм температура нормаларын исәпкә алынып төзелә. Бәлзәмләү буенча төп эшләр төгәлләнә, һавага ияләштерү өчен, Ленинның гәүдәсен көн саен берничә сәгатькә ваннадан алып тора башлыйлар.

Галимнәрнең эшен тантаналы рәвештә  кабул итү 26 июльгә планлаштырыла. Бирегә иң атаклы большевиклар һәм гәүдәне саклау буенча комиссия әгъзаләре килеп совет фәненең ирешелгән югары уңышлары турында сөйлиләр. Совет гражданнарына, ниһаять, Ленинның һәрвакыт “алар белән бергә булуын” игълан итәләр. Комиссия әгъзаләре галимнәрнең бәлзәмләү эшен бик ошата, аларга акчалата премия биреп мактау сүзләре әйтелә. Инде бер атнадан соң, 1924 нче елның 1 августында Мавзолей ишекләре гражданнар өчен ачык була. Ленин гәүдәсен кешегә күрсәтерлек хәлдә тоту өчен, «Мавзолей төркеме» дигән исем астында 12 биомедицина галимен берләштергән махсус төркем булдырыла.

Сугыш башлангач, 1941 елны Мәскәүдә немец бомбардировщикларының ешая барган һава һөҗүмнәре Совет хөкүмәтен Ленин мумиясен эвакуацияләргә мәҗбүр итә. Аны немец очкычлары очып җитә алмаслык ераклыкка, Себердәге аулак Төмән шәһәренә күчерергә карар кылына. Җәсәдне шәһәр үзәгендә биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы техникум бинасында саклыйлар. 1945 елның 29 мартында Ленинны кире кайтару турында боерык чыга һәм аны Мәскәүгә алып кайталар. Шушы ук елның 12 сентябрендә Сталин мавзолейны ачу турындагы карарга кул куя, берничә көннән аның ишекләре янәдән ачыла.

Алга таба елына бер тапкыр Ленинның гәүдәсен махсус эремәдә коендырганнар, шулай ук аңа «косметик ремонт «та ясалган. Юлбашчының костюмы астында тагын бер яшерен резин костюм була, ул бәлзәм сыекчасын тотып торыр өчен хезмәт иткән. Үз чиратында совет белгечләре бәлзәмләү буенча зур тәҗрибә туплый, киләчәктә бөтен социалистик илләрнең башлыкларын (Мао Цзэдуннан башка) бәлзәмләү белән нәкъ менә алар шөгыльләнә.

Озак еллар дәвамында Ленин гәүдәсе белән нишләргә дигән сорау Рәсәй җәмгыятен икегә бүлде: берәүләр аны Мавзолейда калдыру ягында булса, икенчеләре аны алып гүргә иңдерергә,ә мавзолейны юк итәргә кирәк дигән фикердә. Шуңа да карамастан, Кызыл мәйдандагы Мавзолей бүгенге көнгә кадәр Мәскәүнең күренекле урыннарының берсе булып санала.

Мәрьям Заһиди

Сугышта кавалеристлар каска кигәнме?

Фото rusarmyshop.ru

Икенче Бөек Ватан сугышы турында без шактый хәбәрдар. Бу афәт күпме кешене үзенең корбаны итүе турында, иң мөһим бәрелешләр хакында һәр ел саен митингларда сөйлиләр. Ә менә гап-гади сорауны ишетсәк, мисал өчен, “Сугышта солдатлар нинди каска кигән?” дисәләр, аптырап калабыз. Һәр илнең үз коралы булган кебек, саклану өчен кулланылган баш киемнәре дә аерылып тора. Кайсы илнең каскасы сыйфатлырак икән соң? Ни өчен инглиз каскаларын “аш савыты” дип йөртәләр? Советлар Союзының каскаларына охшаган Америка шлемы нәрсәдән ясалган? Ни сәбәпле ул вакыттагы алман десант каскаларының козырегы юк? “Җайдак” сайты бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булды.

СШ-40

СШ-40 каскалары белән Кызыл Армия бөтен сугышны үтә. Бүгенге көндә дә ул Россия армиясе каскаларының нигезе булып тора. СШ – “стальной шлем” сүзенең кыскартылмасы. Үз вакытында аны атаклы гаскәр башлыгы Семен Буденный кабул иткән. Бу турыда шлемны уйлап чыгаручыларның берсе – М.И. Корюков әйтеп калдыра: “Ул (С.Буденный) лаборотория хезмәткәрләре эшләгән касканы игътибар белән карап чыкты да, кылычына үрелде. Тикшерү өчен шундый коралны сайлавын күргәч, мин көлеп куйдым. Моны ишетеп, Семен Михаил улы кылыч белән әйбәт кавалеристның дошманны җилкәсеннән алып биленә кадәр яра алуын аңлатып үтте. Пуля мондый көчкә ия түгел. Ләкин аның “чалгысы ташка бәрелде”. Һавадагы сызгырган тавыш һәм касканың зеңгелдәп куюы ишетелде. Буденный исе китеп бәрелгән урынга бакты: “Карале, моңа берни булмаган бит!” – диеп, ул наганын тартып чыгарды. Башта егерме биш метрдан, аннан ун, соңрак каскага терәп үк диярлек атканнан соң да шлемда тишек калмады. Һәр атудан каска сикереп куйды, пулялар бер-бер артлы оча торды, ә мин гаскәр башлыгына ядрә эләгә күрмәсен иде инде, дип кайгырып тордым. Шлемның ныклыгында мин тамчы да шикләнмәдем. “Булдыргансыз! – диде, ниһаять, маршал, — әйбәт ясагансыз.” Моңа хәтле Кызыл Армия СШ-36 һәм СШ-38   кулланган. Беренчесенең артында “кикриге” булган, ә икенчесе “кикриксез” һәм киң кырыйлы булып, еш кына кавалеристларга мәшәкать тудырган.

Stahlhelm M35

М-35 дип аталган алман каскасы 1935 нче елда кулланыла башлый. Икенче бөтендөнья сугышы башланган чорда хәрби саклану кирәк-яраклары арасында ул иң яхшылардан санала. Ул М-16 алман шлемы нигезендә  эшләнә. М-16 дигәне, исеменнән үк аңлашылганча, 1916 нчы елда барлыкка килгән. Хәрби операцияләрдә җәяүле армиянең әһәмияте арту, аның бер урыннан икенчесенә күчү вакыты кыскара башлау шлемны да камилләштерә. Каска җиңеләя, козырегы, колакны тавыш дулкыны һәм кыйпылчыклардан саклаучы конусы кечерәя. Беренче М-35 каскалары углерод кушылган корычтан коелып, молибден өстәлеп ясала һәм 1 кв.мм-ы  220кг авырлыкны чыдата.

М-38 десант шлемы

М-38 — М-35нең камилләштерелгән варианты. Аларның берничә төре бар. Десант гаскәрләре өчен кырые туры булган шлемнар чыгарыла. Бу парашют белән сикерүченең каскасы очып китмәсен һәм солдатка зыян килмәсен дип шулай эшләнә. Һавадагы көчләр белән көрәшүче Luftschutz сугышчыларының, киресенчә, шлем кырыйлары бик киң була. Каска коллекциясен җыючылар арасында соңгысын“Гладиатор” дип йөртәләр.

Адриан каскасы

Шлем кырыйдан караганда янгынчыларныкына охшаган. Бу бер дә сәер түгел, чөнки хәзерге вакытта алар Адриан каскасының камилләштерелгән вариантын киеп йөриләр. Бу шлемны Беренче бөтендөнья сугышы вакытында генерал Огюст Луи Адриан уйлап чыгара. Ул М-15 дип атала. Французлар ясаган әлеге шлемны күпчелек илләрдә кулланалар. Шул исәптән, СССРда да 1939 елга кадәр солдат башын М-15 саклый. Франциядә генә дә 20 миллионлап шундый каска ясала. Ләкин аның кимчелеге дә бар — ул туп-туры очып килгән пулядан саклый алмый. Еш кына сугыш кызган вакытта касканың авырлыгына чыдый алмыйча, солдатлар аны  салып ата торган булганнар. Икенче бөтендөнья сугышында да француз армиясе Адриан каскасын куллануын дәвам итә. Аның үзенчәлекле ягы – ул башта һава йөрешен тәэмин итә һәм корпус өчен ышанычлы кабырга булып торган кикрик.

M-1 һәм MK-1

АКШ армиясе М-1 каскасы белән 1941 нче елда кораллана. Ул формасы ягыннан МК-1 инглиз каскасының камилләштерелгән төрен – М-1917 шлемын алыштыра. Инглиз каскасы тышкы ягыннан тәлинкәгә тартым, шуңа аны солдатлар “аш савыты” (Dish Pan) дип йөртәләр дә инде. Киң кырыйлы шлемнар Беренче бөтендөнья сугышында солдатны шрапнельдән саклап калу өчен кирәк була. Ә менә М-1 каскалары тәлинкәгә түгел, Советлар Союзының СШ-40 шлемына охшаган була. Ләкин М-1 марганцовкалы Гадфильд корычыннан коела. 1945 нче елның сентябренә якынча 22 миллион шундый каска ясала һәм кулланышка керә. Британиялеләр Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алда әйтелгән касканың үзгәртелгән МК-1 һәм МК-2не кия. Соңрак МК-3кә күчәләр. Формасы ягыннан алар әлеге дә баягы тәлинкәгә тартым була, ләкин кырыйлары бераз тарая.

Еш кына Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә балаларга, укучыларга һәм яшьләргә мисал итеп саннар һәм статистика китерәләр. Әмма бу котычкыч афәтнең нәрсә икәнлеген аңлату өчен сугышны күрүчеләрнең көндәлек тормышын сөйләсәң дөресрәк булмасмы икән? Шул ук гап-гади касканың кеше гомерен саклап калуын яки саклап бетерә алмавын әйтү кирәк түгелме икән? Шактый авыр һәм уңайсыз тимер баш киемен киеп, бер сәгать кенә булса да салкын җирдә ятып карасак, “Җиңүне кабатлый алабыз”, “Минем бабам Берлинны селкеткән” дип шапырынмый башлар идек, бәлки…

Алсу Сәлах 

«Сөйли торгач, үзем дә ышана башладым»

Фото rabkor.ru

Кайбер кешеләрнең сөйләвен сәгатьләр буе тыңлап утырасың, ә бәгъзе адәмнәрне шунда ук “сүндереп” куясы килә. Гадәттә, сөйләүче аудиториягә файдалы мәгълүмат җиткерә. Бер үк темага чыгыш ясаган ике ораторга тыңлаучыларда төрле  мөнәсәбәт  булуы ихтимал. Нәрсәгә бәйле соң бу? Җавапны көттереп тормыйм, сез үзегез дә аңлагансыздыр — эш мәгълүматны тыңлаучыга җиткерү осталыгында.

Ораторның киеме

Тыңласыннар өчен ораторга искиткеч чибәр булу мәҗбүри түгел, әмма аның тышкы кыяфәте тыңлаучының игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Артык ыспайлык, киемнең “кычкырып торуы” игътибарны читкә юнәлтә, сөйләүчегә ышанычны киметә.

Ир-атлар өчен уртача модалы, күзгә ятышлы костюмнар кию урынлы. Танылган чыгыш ясаучылар күлмәкләрнең, гадәттә, ачык төстәгесен сайлый.

Хатын-кызларга артык сыланып тормаган киемнәр: күлмәк, итәк, жакет, блуза  кияргә киңәш ителә. Киемнең төсенә һәм сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Төс сөйләүчегә карата уңай мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итә. Ачык яки куе зәңгәр, яшел, кара, коңгырт төсләр тыңлаучыларда уңай тәэсир калдыра. Артык модалы киенгән ораторны аудитория тискәре бәяли. Бизәнү әйберләренең зурлыгы, аларның күплеге, үтәкүренмәле һәм ачык кием, челтәрле элементлар, перчатка, эшләпә һәм башка шуның ише элементлар киемдә булмаска тиеш, чөнки алар сөйләүчегә  ышанычны киметә.

Иң мөһиме: кием чиста, үтүкләнгән, аяк киеме чистартылган,  чәчләр таралган булырга тиеш. Шулай ук ораторның киеме, тышкы кыяфәте аның яшенә, статусына туры килү дә шарт.

Ораторның үз-үзен тотышы

Тыңлаучылар – төркем. Алар сөйләүчене кабул итәргә дә, аңа каршы чыгарга да мөмкин. Гадәттә чыгыш, я бар кешегә дә хуш килә, яки беркемгә дә  ошамый. Бер кешегә генә мәгълүмат җиткерергә тырышу бу очракта дөрес түгел. Шуңа күрә сөйләүче бар аудиториянең күңелен яуларга тырыша. Киемегез төркемдә уңай тәэсир калдырса, уңышлы чыгышка бер адым ясалган, дигән сүз. Икенче адым – үз-үзегезне тотышыгыз аудиториядә бары уңай тәэсирләр генә калдырырга тиеш. Монда берничә киңәшне онытмаска кирәк:

1.Һәр чыгыш аягүрә башкарыла, чөнки сөйләүчене барысы да күрергә тиеш. Ораторның аудиториянең уртасында түгел, ә чыгышны тыңлаучылар алдында булуы мөһим. Трибуналар, кечкенә сәхнәләр тыңлаучыдан ераграк икән, аларны мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк. Гомумән, ике арада өстәл, трибуна, урындык кебек каршылыклар булмаса әйбәтрәк, алар аудитория белән сөйләүче арасында киртә булып торалар, ораторны аңлау кыенлаша.

2.Бер урында гына басып тору ардырса, оратор аудитория буйлап йөреп килә ала. Урынлы хәрәкәт итүчегә тыңлаучы симпатия белән карый. Гадәттә, залның өчтән бер өлешенә кадәр  керергә мөмкин, кире үз урыныңа кайтканда тыңлаучыга арка белән борылмыйча, килгән юл белән кире китәргә кирәк. Ораторның адымнары җиңел, тигез, бераз салмак булырга тиеш, талпынулар, чайкалулар булмау шарт.

3.Аудиториягә карарга онытмагыз. Тыңлаучы өчен бу бик мөһим, чөнки оратор өскә, аска, бушлыкка карап торса, ул кимсетү кебек кабул ителә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килер:

* Сөйләүче бер-бер артлы һәр кешегә карап алырга тиеш.

* Зур аудиториядә тыңлаучылар секторларга бүленә: алтыга яки сигезгә. Шул секторларга чиратлап карау кабул ителгән.

* Тыңлаучыларның күзенә карарга кирәк, күзгә карау тиз узарга тиеш, әмма бу алым тыңлаучы белән сөйләүче арасында бәйләнеш барлыкка китерә.

* Карашны бер тыңлаучыдан икенчесенә салмак кына күчерү кирәк. Америка педагогы, танылган оратор һәм язучы Дейл Карнеги тыңлаучыга “дустыңа караган караш белән карарга” киңәш иткән.

4.Поза һәм ишарә. Басып торганда ораторның аяклары җиңелчә аерылган була, гәүдә авырлыгы ике аякка да бер үк дәрәҗәдә төшәргә мөмкин. Авырлык, гадәттә, үкчәгә түгел, ә аяк очларына күчәргә тиеш. Терсәк гәүдәдән 3 сантиметрдан да якынрак тотылмый. Эчнең аскы өлеше җыелган, җилкәләр турайтылган, ияк бераз күтәрелгән булырга тиеш. Чыгыш ясаганда кулларны бергә кую кабул ителгән, ләкин билгә таяну, кулларны артка яшерү, күкрәккә кую дөрес түгел, болар сөйләүченең үз фикеренә бик үк ышанмаганлыгын күрсәтә. “Бернинди ишарәсез чыгыш тыңлаучылар күңелендә юшкын калдыра,” – дигән театр белгече Поль Сопер. Ишарә ул кул-бармакларның торышы гына түгел, ә кеше гәүдәсенең һәрбер хәрәкәте. Иң әһәмиятлесе: уч өске якта калырга, куллар белән ясалган ишарәләр сөйләм темпы белән бәйле булырга тиеш. Сәгать, йөзек, алкаларга даими кагылу – хата. Ул үз-үзеңә ышанмауны күрсәтә һәм тыңлаучының игътибарын җәлеп итеп, чыгышка игътибарны киметә.

Тормыштан мисаллар

Чыгыш ясаганда шулай ук вакыт турында да онытмаска кирәк. Артык озын монолог кешеләрне ялкытыра. Сүз уңаеннан, Гиннес рекордлар китабына кергән иң озын чыгыш – француз түрәсе Луис Колетның 124 сәгатьлек нотыгы. Ә иң кыскалардан Борис Ельцинның 1996 нчы елда ясалган 33 сүзле чыгышын әйтеп була.

Артык эмоциональлек тә чыгышны бозып куярга мөмкин. Моңа мисал итеп артист Холли Берриның 2002 нче елда Оскар алгандагы чыгышын китереп була. Ул анда бертуктаусыз елый һәм хисләрен йөгәнләп бетерә алмый.

Татар сәяси эшлеклеләреннән Разил Вәлиевны һәм Марат Әхмәтовны билгеләп  үтәргә була. Аларның дискурсы әдәби сөйләмнең югары стиленә карый, алар алынмаларны сирәк куллана, җөмләләре төзек. Татар телендәге үрнәк чыгышларны ишетәсегез килсә, бу ике дәүләт эшлеклесенең чыгышларын тыңлагыз.

Алсу Сәлах

Антарктидада супермаркет бармы?

Фото infourok.ru

Бүгенге заманда бер дәүләткә карамаган илләр дә бар икән әле. Шуның берсе Антарктида булса, икенчесе Бир-Тавиль. Бир-Тавиль — Судан һәм Мисыр чигендә XIX-XX гасырларда чикләрне үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир кисәге. Берничә гасыр дәвамында Судан хөкүмәтенә дә, Мисырга да бу җирләр кирәк булмый. Менә берничә ел элек кенә аңа ия табылган. Бер америкалы әлеге җирне «принцесса» булырга хыялланган үзенең 7яшьлек кызына бүләк иткән, диләр. 1300 квадрат метр мәйданы булган бу җир аңа күпмегә төшкәне билгесез. Бүген бу территориядә шушы американның балалары уйлап тапкан әләм җилферди. Бу «патшалык»ның сусыз чүлендә  бедуиннардан башка кеше узып йөрми, анда халык яшәми..

Ә менә Антарктидага хуҗа булырга теләүче илләр аз түгел, берничә дәүләт аның җирләренә үзенең хокукларын белдереп караган инде. Бу салкын боздан торган ил кемгә кирәк инде?!  — диярсез. Антарктида — җирдә иң биек һәм иң салкын материк. Арктиканың капма-каршысы булган бу төбәк Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Антарктида атом-төш булмаган зона дип игълан ителгән, аны хуҗалык яки хәрби максатлардан куллану катгый тыелган, биредә бары фәнни эшчәнлек алып бару гына рөхсәт ителгән. Җир йөзендә зурлыгы буенча 5 нче континет булып саналган Антарктиданың мәйданы 14 миллион квадрат метр. Чагыштыру өчен — Рәсәйнең территориясе 3 миллион квадрат метрга күбрәк. 53 миллион ел элек Антарктидада җылы булган, аның ярлары буйлап пальмалар үсеп утырган. Ә бүген Антарктиданың  99% ы боз белән капланган! Аларның уртача калынлыгы 1,6 км. Антарктиданың климаты бик кырыс — анда хәтта җәен дә уртача температура −35 °С югары күтәрелми, ә кышын −75 °С да түбәнрәк була. Җирдәге иң түбән температураны (−89,2 °С) Антарктидадагы «Восток» станциясендә теркиләр. Биредә кайбер урыннарда җилнең тизлеге сәгатенә 320 чакрымга кадәр җитәргә мөмкин.

Дөньяның бар төче су запасларының 80% нәкъ менә Антарктидада тупланган. Шуңа да карамастан, ул Җир йөзендә иң коры урын булып санала, бу аңлашыла да, чөнки бу су запаслары боз рәвешендә. Явым-төшем биредә бик аз була, елына нибары 10 мм. Хәтта иң кызу Сахара чүлендә дә яңгырлар күбрәк ява икән — елына 76 мм. Антарктидада соңгы 2 миллион елда бер генә тамчы яңгыр да, кар да яумаган районнар бар. Айсбергларның мәйданы таң калдыра, араларында бер олы шәһәр зурлыгындагылары да очрый. Күз алдыгызга гына китерегез: иң зур айсберг озынлыкка 295 км тәшкил итә, киңлеге 37 км. Кышын бу континентта поляр төннәр, ә җәен поляр көннәр күзәтелә. Кояш чыгу һәм бату күренешен елына фәкать бер генә тапкыр күрергә була, елның 4 аен биредә эшләүче кешеләр караңгылыкта уздыра. Кояш чыга калса, бар кеше дә үз эшләрен ташлап, аның нурларында җылыныр өчен түбәгә менәләр. Җәен Антарктида кояш җылысын экваториаль өлкәләргә караганда да күбрәк ала, ләкин бу җылылыкның 90 %  кар һәм бозлар тарафыннан чагылып, кире кайтарыла. Җәй бик кыска була, яр буенда җылылык 0 °С кадәр күтәрелә.

Җиде континет арасында Антарктида иң аз өйрәнелгәне һәм иң серлесе. Менә күпме еллар инде галимнәр боз астында ниләр яшерелгәнлеген өйрәнә, континетның үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясын тикшерә. Антарктидада төрле файдалы казылмалар табылган: нефть, газ, күмер, бакыр, кургаш, графит, терекөмеш, тимер рудасы, әмма халыкара килешүләр нигезендә аларга кагылырга рөхсәт ителми. Ә менә органик дөньясы бик ярлы, анда мүк, чәчәк атучы дистәгә якын үсемлекләр бар.

Гадәттән тыш шартлар булуга карамастан, Антарктидада гөмбәнең 1150 төре табылган. Әлбәттә, түбән һава торышына җайлашкан бу гөмбәләр безнең якларда үсә торганнардан бик нык аерыла. Бары шушы континентта гына Җир йөзендә иң зур һәм иң биек булып саналган император пингвиннарын күрергә була. Биредә пингвиннарның 7 төре яши.

Антарктидада җир йөзендә иң чиста суы булган диңгез дә бар. Бу Уэдделла диңгезе, ул дөньяда иң үтә күренмәле булып санала. Хәер, моңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел, Антарктидада аны кем пычратсын инде? Уэдделла диңгезе шулкадәр чиста ки, анда 79 метр тирәнлектә булган әйберләрне дә күреп була икән.

Антарктида сәгать пояслары һәм вакыт зоналарына бүленмәгән бердәнбер континент, аларның үз вакытлары юк. Анда яшәүче галимнәр, экспедиция әгъзалары үз илләренең сәгатенә яки аларга азык-төлек китерүче  хезмәткәрләрнең вакыты белән яши.

Җәен биредә галимнәр, экспедиция вәкилләре саны 5 меңгә җитә, кышын эшләргә 1 мең кеше кала. Биредә 40 лап илдән полярчыларны очратырга була, алар арасында иң күбе – Рәсәйдән. Бүген поляр станциясендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 60 меңнән алып 150 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Антарктидага иң якын супермаркет 4 мең чакрым ераклыкта урнашкан. Зур посылкаларны бирегә махсус чаналы караван китерә, ул бирегә 10-12 көн эчендә килеп җитә, ә менә ашамлыкларны очкыч белән ташыйлар.Бу очкыч та үзенчәлекле, конструкторлар аны гадәттән тыш түбән температураларда оча алырлык итеп ясаган. Ә менә ашамлыкны егәрлеге зур булган электр плитәсендә әзерлиләр. Сөт ризыкларын суыткычта саклыйлар, чөнки алар урамда өшиләр, суны кар һәм бозны эретеп ясыйлар.

Антарктидага интернет кадәр интернет та барып җиткән, телевидение,  хәтта бер банкомат та бар. Буш вакытларында биредә яшәүче белгечләр тренажер залда спорт белән шөгыльләнә, теннис буенча турнирлар да уза. Кемдер китап укыса, кемдер балык тота. Гидрологлардан зур мотобур алып 3 метрлы бозны тишәләр дә кармак белән балык тоталар, ди. Ә янәшәдә йөргән пингвиннар шул боз өстендә яткан балык белән сыйланырга ярата икән.

Урамга чыгар алдыннан, кеше өстенә 3 каттан торган махсус җылы киемнәр кия. Йөзләрендә һичшиксез битлек булырга тиеш, ул булмаса, тын алганда күз ачып йомганчы борын һәм иреннәр өшиячәк. Көчле бураннар вакытында яки караңгыда станция территориясе буйлап хәрәкәтләнергә туры килгәндә тотыныр өчен махсус баулар, канатлар сузылган. Тышта “шторм 1” игълан ителсә, кешеләр бер-берсе белән җитәкләшеп йөри. Ә менә “Шторм 2” булганда урамга чыгу катгый тыела. Антаркдида яшәүчеләрдән иң авыры нәрсә дип сорагач, “кояш яктылыгыннан башка яшәве, организм кайвакыт акылдан шашар чакка җитә, чөнки бу төбәк кеше яшәр өчен бөтенләй яраклашмаган. Ә шулай да Антарктидада бер буласың икән, гел барасы гына килеп тора», — ди алар.

Мәрьям Заһиди

Моны һәр мөселман белергә тиеш

Фото interiorspace.ru

Аллаһка шөкер, без – мөселманнар.

Безнең илаһыбыз — Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәссәлам.

Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам. Ул 960 ел яшәгән, буе 27 метр булган.

Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әтисенең исеме – Габдуллаһ, бабасының исеме – Габдулмоталлиб, әнисенең исеме – Әминә.

Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 50 яшенә кадәр гомер иткән хатынының исеме – Хәдичә.

Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дүрт кызы һәм өч улы булган. Кызлары — Зәйнәп, Рукиййа, Өммегөлсем, Фатыйма. Уллары – Ибраһим, Касыйм, Абдуллаһ.  Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) үзе исән вакытта, Фатыймадан кала, барлык балалары да үлә. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) ахирәткә күчкәч, ярты елдан соң кызы Фатыйма да вафат була.

Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 40 яшендә пәйгамбәрлек вазыйфасы йөкләнә. Коръән аңа 23 ел дәвамында иңгән. Ул Мәдинә шәһәрендә 63 яшендә вафат булган.

Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме телгә алына. 1.Адәм (галәйһиссәлам), 2. Идрис (галәйһиссәлам), 3. Нух (галәйһиссәлам), 4. Һуд (галәйһиссәлам), 5. Салих (галәйһиссәлам), 6. Лут (галәйһиссәлам), 7. Ибраһим (галәйһиссәлам), 8. Исмәгыйль (галәйһиссәлам), 9. Исхак (галәйһиссәлам), 10. Якуб (галәйһиссәлам), 11. Йосыф (галәйһиссәлам), 12. Шөгәйб (галәйһиссәлам), 13. Һарун (галәйһиссәлам), 14. Муса (галәйһиссәлам), 15. Дауд (галәйһиссәлам), 16. Сөләйман (галәйһиссәлам), 17. Аюб (галәйһиссәлам), 18. Зулькифль (галәйһиссәлам), 19. Юныс (галәйһиссәлам), 20 Ильяс (галәйһиссәлам), 21. Альяса (галәйһиссәлам), 22. Зәкәрия (галәйһиссәлам), 23. Яхья (галәйһиссәлам), 24. Иса (галәйһиссәлам), 25. Мөхәммәд (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!).

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) Мәккәдә 571 нче елны дөньяга килә, 622 нче елны Мәдинәгә һиҗрәт кыла (күчә). 632 нче елны шул калада вафат була.

Коръәннән кала, Аллаһтан Җиргә иңдерелгән тагын өч китап бар: Муса галәйһиссәламгә җибәрелгән Тәүрат (Тора), Дауд галәйһиссәламгә җибәрелгән Забур (Псалтырь), Гайсә галәйһиссәламгә җибәрелгән Инҗил (Евангелие).

Һиҗри календарь буенча биш мөбарәк кичә бар. Бу кичәләрдә күп  гыйбадәт кылырга, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларны ярлыкавын сорарга һәм тәсбих намазы укырга кирәк. Менә ул кичәләр:

Мәүлид ән-Нәби – рабигыльәүвәл аеның уникенче кичәсе таңында Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дөньяга килгән;

Рәгаиб кичәсе – Рәҗәп аеның беренче җомгасы, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әти-әнисе кавышкан көн;

Мигъраҗ кичәсе – Рәҗәп аеның 27 нче кичәсе. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) күккә ашкан;

Бәраәт кичәсе – Шәгъбан аеның 25 нче кичәсе, кыйбла үзгәртелгән көн. Бу кичәдә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә;

Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә яшерелгән. Бу кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәссәлләмне Пәйгамбәр итеп сайлый, Изге Коръән иңә башлый.

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

“Үле җаннар” чирлиме?

Фото nver-med.ru

Тверь дәүләт медицина университеты клиникасында 8 октябрьда гауга килеп чыга. Бу көнне анда эшләгән 7 табиб  тоткарлана. Тикшерүчеләр, табибларны кулга алыр өчен, аларның өйләренә хәтта коралланган спецназ да җибәрә. Уникаль һәм югары технологияле операцияләр ясалучы  клиниканың эше туктап калган дияргә дә була. Килеп чыкан вәзгыять аркасында яман шеш белән авыручыларны хәтта стационарга салудан да баш тарталар, дип яза кайбер мәгълүмат чыганаклары.

Баксаң, эш менә нәрсәдә икән. Тверь өлкәсендә хезмәт иткән дистәгә якын табиб, акча үзләштерү максатыннан, ялган медицина документлары белән эш итүдә гаепләнә. Тикшерү органнары мәгълүматләре буенча, 2015 нче елның октябреннан 2018 нче елның маена кадәр медицина хезмәткәрләре дистәдән артык ялган пациент уйлап чыгарып, бу “үле җаннарның” медицина документларына операция ясалды дигән белешмә язганнар. Ким дигәндә, шундый 12 пациентның медицина картасын ялган мәгълүмат белән тутырганнар. Авыруларга операция ясалды дигән ялган финанс документлары Тверь өлкәсенең мәҗбүри медицина иминияте фондына җибәрелә. Шулай итеп, Тверь дәүләт медицина университетының исәп-хисабына 1 миллион 782 мең сум акча күчә. Чынлыкта исә әлеге авырулар бу вакытта клиникада булмый һәм аларга бернинди медицина ярдәме дә күрсәтелми, мондый юл белән табиблар казнадан җиңел генә акча алмакчы булганнар. Бу акчалардан клиника хезмәткәрләре, шул исәптән җинаятьтә шикләнүчеләргә хезмәт хакы түләнгән

Баш табиб һәм аның урынбасары тикшерү изоляторына утыртыла, 4 медицина хезмәткәре өй арестына алына, тагын берсе шәһәрдән читкә китмәү турында кисәтелә. Табиблар үз гаепләрен инкаръ итә, тикшерү барышында эш урыннарына кире кайтаруларын сорыйлар. Аларның адвокатлары да табибларны сак астына алуларын аңлап бетерми. “Без югары органга шикаять яздык, аларны тоткарлауны законсыз һәм нигезсез дип саныйбыз.Табиблар сак астында булганда клиника эшчәнлеге өлешчә тукталды. Бу көннәрдә өч операция уздыру планлаштырылган иде, шуның икесе — онкология авырулы пациентларга. Бу хәл аркасында аларга башка медицина учрежденияләрен эзләргә туры килгән”, – ди алар.

Гаепләнүчеләрнең дә туганнары петиция язган, анда алар табибларны иреккә чыгаруларын һәм эш урыннарында авыруларны коткаруларын дәвам итүләрен сораган. Бу документта әлеге вакыйгалар аркасында клиника эшчәнлеге туктатылып торуы, пациентларның тормышына куркыныч янавы , берничә алдынгы хирург операция ясау мөмкинлегеннән һәм аннан соңгы дәвалау процессын күзәтеп торудан мәхрүм ителгәнлеге турында язылган. Үз чиратында университет ректоры клиника гадәти реңимда эшли һәм барлык авыруларга кирәкле ярдәм күрсәтелә, дип ышандыра.

Медицина ярдәмен күрсәтүнең тарифлары түбән булу сәбәпле, күп кенә табиблар менә шушындый өстәмә язулар белән шөгыльләнә, дип яза “Комерсант”. Әмма бу очракта җирле халык табибларны нахакка гаепләгәннәр, дип саный. Кул астында эшләүчеләрен законсыз адымга барырга баш табиб үзе мәҗбүр итүе ихтимал, дип фаразлаучылар да бар.

Тикшерү органнары “мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Әгәр медина хезмәткәрләренең гаебе исбат ителсә, аларга 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

P.S. tvtver.ru порталы хәбәр итүенчә, Мәскәү район суды 17 октябрьда кичен баш табиб һәм аның урынбасарын иреккә чыгарган. Аларга 2 ай дәвамында аерым эшләр башкару тыелган.

Мәрьям Заһиди

Санитарларның мыскыллавына түзә алмаган

Фото bogodelo.by

Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомганчы арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә. Әмма бу гына аз тоелган күрәсең, санитар егет психоневрологик авыруны башта котырта-котырта үз артыннан йөрттерә. Инде 72 яшьлек авыру кире диванга бара башлагач, санитар аның «арт шәрифенә» китереп тибә. Бу хәлне карап торган башка санитарларның видеода көлгән тавышлары ишетелә. Интернат  хезмәткәрләренең бабайны шулай итеп мәсхәрәләүен Төмәндә яшәүче Яна исемле кыз «74.ru» сайтына җибәргән. Бу кадрларны аңа шушы интернатта эшләүче бер танышы җибәргән.

Рәсәй Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү идарәсе өлкән яшьтәге пациентны мыскыл итү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Прокуратура һәм полиция дә әлеге медучреждениядә тикшерү уздыра, алар анда башка пациентларның ничек яшәүләрен, биредә видеокамералар бармы-юкмы икәнлеген ачыклый.

Төбәкнен сәламәтлек саклау министрлыгы баш табибны инде эшеннән азат иткән һәм тагын 3 медицина хезмәткәрен дә эштән кумакчылар. Видеодагы санитарлар һәм медбрат әлегә интернатта эшли дип санала. Аларның берсе ялда,  икесе авырый икән. Сәламәлек саклау министрлыгында «бу хезмәткәрләр эшкә чыкмыйча, аларга берниндә дә чаралар кабул итеп булмый, әмма алар эшләреннән азат ителәчәк һәм киләчәктә сәламәтлек өлкәсендә эшли алмаячаклар», дип ышандыралар. Министрлык үз чиратында психоневрология шифаханәләрен видеокамералар белән тәэмин итү мәсьәләсен өйрәнә.Якын арада башка шундый ук медучрежденияләрдә профилактик тикшерүләр узачак.

Медицина учреждениясендә шулай итеп кимсетелгән пенсионер сентябрь аенда вафат була. Психоневрологиядән кала, бабайның башка хроник авырулары да булган, аның озак еллар шикәр чиреннән җәфаланганы мәгълүм.

Экспертлар психиатрия шифаханәләрендә дәваланган пациентларга карата мондый мәсхәрәләү фактлары буенча җинаять эшләре бик аз кузгатылуын әйтә. Бу әлеге учрежденияләрнең ябык булулары һәм андый хәлләрне яшереп калдырулар белән бәйле. Мондый вәзгыять үз чиратында шушындый җинаятьләр кылуга һәм җәзасызлыкка этәрә,- дип ассызыклый алар.

Социаль челтәрләрдә бу видеоязманы караучылар бар куәткә үзара фикер алыша. «Җаны авыру булган кешене шулай итеп рәнҗеткән санитарлар үзләре психик яктан сәламәт микән?» дигән сорау да биргәннәр интернетта…

Мәрьям Заһиди

Егерме ел типмәгән йөрәк

Фото golovabolit.net.

Кеше организмы бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Инде барысы да билгеле кебек тоелса да, галимнәр елдан-ел әллә нинди кызыклы тәҗрибәләр, исәпләүләр ясап, безне шаккаттырып торалар. Яңа мәгълүмат еш кына гасырдан-гасырга килгән фикер сөрешен үзгәртеп җибәрә.

Йөрәгеңне тыңлар идем…

Кешенең йөрәге гадәттә минутына 72 тапкыр тибә, көненә 100 меңләп, елына 36 миллион һәм бер гомергә уртача 2,5 миллиард тибрәнеш ясый.

Әмма йөрәкнең тибүдән кала, аның тыныч торган вакытлары да шактый җыела. Әгәр шундый тик торган вакытларны бергә җыеп кушсак, уртача гомерле кешенең йөрәге 20 ел “тынычлык”та  тора икән. Шулай ук йөрәкнең төчкергән вакытта туктап торуы да кызыклы күренеш.

Күптән түгел НАСА тәҗрибә үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча, кешенең йөрәге галәмдә хәлсезләнеп һәм кечерәеп кенә калмый, түгәрәкләнә дә икән. НАСАның кардиологлары 12 космонавтның йөрәген тикшереп карый.

Сурәтләрнең анализы космоста кеше йөрәгенең 9,4%ка түгәрәкләнүен күрсәтә. Җир шарына кайткач, ул ярты елдан кире үз халәтенә килә, элеккеге тизлегендә тибә башлый.

“Башлыйммы яңабаштан?”

Озак күрешмәгән танышлардан “Син һаман шул ук икән!” дигән сүзне ишеткәнегез бардыр. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Без гел үзгәрештә. Мәсәлән, безнең тиребез һәрвакыт яңарып тора. Бу процессны икенче төрле “регенерация” дип тә атыйлар. Ул болайрак бара: яңа күзәнәкләр эпидермисның (тән тиресенең) яралгы катламында барлыкка килә һәм 28-30 көн дәвамында өскә таба күтәрелә. Үзләрендәге кератин ярдәмендә алар тиренең тышкы өлешен картайтып бетерә. Картайган тире юынган, яки кием кигән вакытта әкренләп  кубып төшә тора. Шулай итеп, гел шул ук дип санаган тиребез һәрвакыт үзгәреп тора икән. Бер ай дәвамында кешенең тән тиесе тулысынча яңарып бетә.

Яңа туган балаларның регенерциясе, башка процесслар кебек үк (мәсәлән, метаболизм, ягъни азыкны эшкәртү кебек) зурларныкына караганда тизрәк бара. Нарасыйларның тиресе өч көн эчендә – 72 сәгатьтә, алышына.

“Бер битең – ай, берсе – кояш”

2011 нче елда галимнәр кешенең мимикасы ул туганчы ук барлыкка килгәнен ачыклыйлар. Ана карынында ук бала йөзендәге мускуллар селкенә, ул елмая, исе китеп кашларын күтәрә һәм “ачулана” ала. Биттәге мускуллар тәндәге барлык мускулларның 25% алып тора. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, елмайган вакытта безнең 17 мускул хәрәкәткә килсә, ачуланганда һәм елаганда 43е эшли икән. Социаль челтәрләрдә фейсбилдинг дигән күренеш популярлык казана башлады. Фейсбилдингка өйрәтүчеләр төрле күнегүләр ясап, битнең төзелешен үзгәртеп була, дип саный.

“Мин йокысыз уянам…”

Күбегезнең уяткычтан берничә минут алданрак уянганы бардыр. Йоклар алдыннан “Иртәгә берничек тә соңга калырга ярамый” дип уйлап яткан булсагыз, мондый хәлнең ихтималлыгы зуррак.

Әлеге күренеш “табигый уяткыч” эшчәнлеге белән бәйле. Аны галимнәр “адренокортикотроп гормон” дип тә йөртәләр.

“Баш исән булса, бүрек табылыр”

2009 нчы елда Американың бер хастаханәсендә терелә алмастай чирле булган тугыз кешенең энцефалограммаларын ясыйлар. Нәтиҗәләр шаккаттыргыч була: үлгәннән соң кешеләрнең баш мие шартлар дәрәҗәгә җитә, анда күз алдына китереп булмый торган электрик импульслар барлыкка килә. Мондый дулкыннар йөрәк туктап 2-3 минут үткәннән соң башлана һәм өч минутлап дәвам итә. Бу күренешне галимнәр “үлем дулкыны” дип атыйлар.

“Кызу канлы кеше”

Безнең организмда процесслар шактый зур тизлектә бара. Тәнебез тыныч кына торган вакытта канның йөрәктән үпкәгә һәм кире йөрәккә килгән вакыты алты секунд, йөрәктән баш миенә барып кайтуы сигез секунд, бармак очларында булып килүе уналты секунд вакытны тәшкил итә.

“Ишеттем мин кичә: берәү җырлый…”

Хатын-кызлар ир-атларга караганда югары ешлыктагы авазларны әйбәтрәк аера. Бер атналык кыз әнисенең тавышын танып ала, күрше бүлмәдәге баланың елавын ишетә. Малайларда исә мондый сәләт юк.

Хатын-кызлар ир-атларның тавыш үзгәрүен оста сизеп ала, шуңа күрә, гадәттә, ялганны тиз тоталар.

Көчле затларыбыз исә кыргый табигать тавышларын җитез аера һәм аларда җәнлекнең юнәлешен аңлау мөмкинлеге бар. Кыскасы, әгәр хатын-кыз песи баласының тавышын ишетсә, ир-ат аны кайдан эзләргә икәнлеген күрсәтеп бирәчәк.

Шулай итеп, кешелекнең иң зур сере – безнең организм булып чыга түгелме соң?

Алсу Сәлах

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен