Көймәдәге мәктәпнең…интернеты да бар

Мәктәп, гомернең иң матур чагы – балачак белән үсмерлек чоры истәлеге. Без инде аны энәсеннән җебенә хәтле беләбез кебек, ләкин бу беренче карашка гына. Баксаң, аның турында бик кызыклы фактлар бар икән. “Җайдак” сайты шуларның иң-иңнәрен туплады.
1.“Мәктәп” сүзе безгә гарәп теленнән кергән. Гарәпләрдә ул уку йортын гына түгел, ә язу өстәлен дә аңлата икән.
2.Урысларга исә “школа” сүзе гректан килеп кергән. Алар бу сүзгә “ял итү”, “буш вакыт” дигән мәгънәне салганнар. Ә сез мәктәпнең ял итү урыны булуы белән килешәсезме?
3.Иң баштан мәктәп әңгәмә урыны дип саналган, соңрак исә белем бирү йортына әверелгән.
4.Сыйныфтагы язу тактасының төсе башта кара булган. Аны 19 гасыр башыннан куллана башлаганнар. Ул укытучыларның эшен җиңеләйткән, чөнки һәр укучыга аерым килеп аңлату урынына барысына берьюлы язып күрсәтү күпкә кулайрак. Беренче такталар сланецтан яки агачтан ясалган һәм кара төскә буялган. Әмма фән бер урында гына тормый һәм бераздан пластик яки металлдан ясалган такталарны куллана башлыйлар. Икенчесе аеруча киң таралыш таба, чөнки аңа укытучы язудан тыш, магнитлар белән плакатлар да беркетеп, дәресне аңлата ала. Кара тактада ак акбурның бик әйбәт күренүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин 20 гасыр урталарына белгечләр сурәтләр белән озак эшләгәндә яшел төс иң уңайлысы дигән нәтиҗәгә килә. Күзләргә авырлык килмәсен өчен әкренләп бөтен кара такталар яшелгә үзгәртелә.
5.Россиядәге тәүге мәктәп булып Петр Беренче оештырган белем йорты санала. Анда бары малайлар гына укый алган.
6.Чит илләрдә укыту системасы безнекеннән нык аерыла. Мисал өчен: Чехиядә “бишле” алып әти-әниеңне шатландыра алмыйсың, чөнки анда ул иң начар билге. Монда билге кую үзенчәлекле. Мисал өчен, “берле” – бездәге “бишле” кебек.
7.Дөньядагы иң борынгы мәктәп булып Фәләстыйн төбәгендә урнашкан Әл-Карауин мөселман университеты санала. Ул Гиннес рекордлар китабына “иң борынгы һәм бүгенге көнгә хәтле эшләп килүче университет” буларак кертелгән. Әлеге югары уку йорты 859 нчы (!) елдан бирле белгечләр чыгара.
8.Япониядәге мәктәптә бары тик ир-атлар укыта.
9.Әбугалисина белән Әбелхарис кына түгел, Кытайдагы балалар да мәгарәдә укыган. Ярлы Гуйчжоу төбәге өчен белем алу бердәнбер дөньяга чыгу юлы дип саналган. Тау куышындагы мәктәп 2011 нче елга кадәр эшләп килгән, соңрак хөкүмәт аны япкан һәм хәзер ул туристлар өчен истәлекле урын буларак кулланыла.
10.Бангладешта көймә өстенә төзелгән 100ләп мәктәп бар. “Йөзә торган” белем йортлары илдә су басуларның күп булуы аркасында барлыкка килгән. Һәрбер мәктәпнең китапханәсе һәм интернеты бар, белем йорты кояш батареяләрен куллана.
11.Испаниядә чирәмнән ясалган мәктәп бар.
12.Дөньяның бөтен укучылары да ятлап чыккан тапкырлау таблицасын Кытайда уйлап тапканнар.
13.Һиндстанда балалар мәктәпкә 4 яшьтән йөри башлыйлар.
14.Алман илендә укырга килмәгән укучының әти-әнисе штраф түләргә тиеш.
15.Финляндиядә балалар такта янына чыгарга теләмәсә, аларны мәҗбүриләмиләр. Шулай ук монда укучылар имтихан бирми, аларның көндәлекләре юк. Ә үз билгесен баланың әти-әнисе электрон сыйныф журналыннан белә ала. Хәер, соңгысы без дә гамәлгә керде. Шулай ук Финляндия укучыларын нинди генә һава торышы булса да һәр тәнәфестә урамга алып чыгалар.
16.Кытайда белем алуга бик җитди карыйлар: монда җәйге каникуллар бары бер ай гына, ә уку вакыты иртәнге 8:00дән 16:00гә кадәр дәвам итә. Дәрескә кадәр укучылар күнегү эшлиләр, бу мәҗбүри. Көнгә ике тапкыр битләренә массаж ясыйлар.
17.Норвегиядә 8 нче сыйныфка кадәр билге куелмый. Әлеге илдә яшәүчеләр билге укучыны җәберли һәм кимсетә дип саныйлар.
18.Таиландта малайлар кечкенәдән үк тай боксы белән шөгыльләнә, ә кызлар тай массажы серләрен өйрәнәләр.
19.Япониядә ашханәләр юк, балалар парта янында ашый.
20.Вьетнамның һәрбер мәктәбендә йога белән шөгыльләнәләр һәм иртән күнегүләр ясыйлар.
21.Иң озын җәйге каникуллар Чилида. Монда укучылар декабрь уртасыннан март ахырына кадәр ял итә.
Уку – энә белән кое казу. Кайдадыр ул җиңелрәк, кайдадыр катлаулырак кебек. Әмма һәр очракта да гыйлем туплау кеше үзгәртә, үстерә, яңа максатларга өметләндерә. Белемгә омтылышыгыз беркайчан да сүрелмәсен!
Алсу Сәлах
Һәр хикмәтнең башы

Кечкенә генә төрек авылында яшәүче Хөсәен күрше кызына өйләнә. Туйда бик дини ике кеше дә катнаша. Хөсәен аларның сөйләшкәннәрен тыңлап тора hәм исе китә. Алар яттан Коръәннең зур сурәләрен укып, шуларга күп яклап аңлатма бирәләр. Хөсәен бу аксакаллы галимнәрнең гыйлем камиллегенә ничек ирешүләре белән кызыксына башлый. Алар күп еллар буе Истанбулдагы зур дини академиядә белем алулары турында әйтәләр.
Зөфаф төненнән соң иртә белән Хөсәен үзенең хатынына әйтә: «Миңа егерме яшь hәм әлегә кадәр кирәкле булган бернәрсә дә белмәгәнемне аңладым. Шуңа күрә Истанбулга укырга китәргә телим. Үтенәм, хуҗалыгыбызны hәм әти-әниләремне мин кайтканчыга кадәр кара. Галим булгач, әйләнеп кайтырмын».
Хөсәен берничә атналык юлда булган калага чыгып китә. Ул төрле фәннәрне өйрәнеп, бер укытучыдан икенче укытучыга белем эстәп йөреп, утыз еллык гомерен үткәрә. Илле яшь тулгач, ул иң югары дәрәҗәдәге галимгә генә бирелә торган чапанны киеп, кайтыр юлга чыга.
Кайтканда, авылыннан берничә көнлек юлда урнашкан кечкенә генә салага туктала. Инде кич булганга, мәчеткә намаз укырга керә. Зур галимне мәчетләрендә күрүләренә авыл кешеләре бик шатланалар. Намаз укыганнан соң, вәгазь сөйләвен үтенәләр. Бөтенесе дә исләре китеп, аның акыллы фикерләрен тыңлыйлар.
Вәгазь сөйләргә үтенгән кешеләрнең берсе — игенче, Хөсәенне үзенә кунакка чакыра. Кичке аштан соң, ул Хөсәеннән ничек галим булганлыгы хакында сораша. Хөсәен ничек итеп туйның икенче көнендә үк Истанбулга укырга китүе хакында сөйли. Егерме яшьлек егет булып китсә, хәзер инде илле яшьлек ир булып кайтачагын әйтә. Моннан күп еллар элек калдырган дуслары hәм гаиләсе турында сөйләгәндә, Хөсәеннең күзләреннән яшь ага.
— Мин сиңа сорау бирә аламмы? — ди игенче.
-Әлбәттә, ни телисең, шуны сора ,—дип җавап бирә Хөсәен.
-Һәр хикмәтнең башы булып нәрсә тора?
-Бөтен нәрсәгә дә ярдәмне Аллаhтан сорау — менә хикмәтнең башы.
-Юк, бу хикмәтнең башы түгел.
-Хикмәтнең башы — ул бөтен эшләрне Аллаhның бөек исеме белән башлау.
— Бу да дөрес җавап түгел,- дип каршы килә игенче.
Хөсәен утыз ел буе өйрәнгән гыйлеме белән барысын да аңлатырга тырыша, тик игенче аларны кабул итәргә теләми. Ниhаять, Хөсәен игенчедән бу сорауга җавапны үзе беләме икән, дип сорый. Игенче уңай җавап бирә. Хөсәен аннан, һәр хикмәтнең башы нәрсәдән башланганын үзенә дә өйрәтүен үтенә.
— Мин сиңа утыз ел буе кермәгән әйберне бер көн эчендә генә өйрәтә алмыйм. Син бик акыллы hәм чын күңелдән Аллаhка бирелгән кеше. Сине хикмәтнең тамырына бер елда өйрәтермен hәм әйтермен, дип ышанам. Бар шундыйлар — алар никадәр өйрәнергә теләсәләр дә, өйрәнә алмадылар.
Хикмәтнең башын белү өчен Хөсәен бер ел игенчедә калырга була. Икенче көнне игенче, аны үзе белән кырга алып китә. Алар шулкадәр күп эшлиләр, хәтта Хөсәеннең, өйгә кайтканда, хәле беткән була. Аның гомерендә бер тапкыр да, шуның хәтле күп эшләгәне булмый. Ул моны хикмәтнең нәрсәдән башланганын белү өчен эшли. Игенчедән аның турында кайчан гына сорамасын, ул аңа гел көтәргә куша. Менә бер ел үтеп китә. Хөсәен игенчедән һәр хикмәтнең башы нәрсә икәнлеген сорый.
Игенче аңа:
-Иртәгә иртән әйтермен, — ди.
-Моның өчен аңа шуның кадәр аз вакыт кирәкмени? — дип куя Хөсәен.
-Аның турында кыскача сөйләп була, ләкин аңлар өчен бик күп вакыт кирәк.
Иртә белән, иртәнге аштан соң, игенче үзенең хатынына, алар өчен мәртәбәле булган кунакка сәфәргә ризык әзерләргә һәм аңа бераз яңа гына пешкән икмәк, җиләк-җимеш һәм ит салырга куша.
-Ризык турында оныт, — дип кычкыра Хөсәен.- Бары миңа һәр хикмәтнең башын гына әйт.
-Сабыр бул, — ди, кунагы өчен күчтәнәч әзерләп йөрүче игенче.
Хөсәен, сабырсызланып:
-Мине алдарга тырышма. Бер ел буе ишәк кебек хезмәт куйдым, бары тик һәр хикмәтнең башын белер өчен генә. Әйт, нәрсә ул?
— Сабырлык,- дип җавап бирә игенче.
— Юк, мине тагы көтәргә мәҗбүр итмә,- дип үтенә Хөсәен.- Син миңа хәзер үк әйтергә тиеш!
Игенче Хөсәенгә таба борыла һәм бик җитди итеп әйтеп куя:
-Һәр хикмәтнең башы — сабырлык.
Хөсәен, ярсынып:
-Син миннән тиле ясадың һәм хезмәтемне кулландың. Сабырлык турында язылган тулы бер китап сөйли алам. Коръәндәге сабырлык турында язылган һәр юлны беләм.
Игенче аңа җавап бирә:
-Синнән бер ел элек һәр хикмәтнең башы нәрсәдән башланганлыгын сорагач, җавап бирә алмадың. Җавапны белер өчен бер ел буе миндә торасыңмы, дип сорагач, ризалаштың. Ул вакытта соравыма җавапны син аңларлык түгел идең әле. Ел буе сине сабырлыкның нәрсә икәнлегенә һәм әһәмиятле әйберне белер өчен ничек сабыр булырга кирәклегенә өйрәттем. Үзеңнең ачы тәҗрибәңдә сабырлыкның ни икәнен белдең. Һәм бу, чыннан да, сиңа бер фән булып хезмәт итәчәк. Үзенең белемнәрен һәм акылын тормышта куллана белмәгән галим ишәккә тиң ул…
Бу гади генә игенче түгел иде. Бу чын укытучы, дөресрәге, аны тыңларга әзер булган кешеләрне дөреслеккә өйрәтүче рухи остаз иде. Аның ярдәме белән Хөсәен утыз ел буе алган белемнәрен гамәли тормышта кулланырга өйрәнде.
Хөсәен, иртән ишеткәннәре турында уйлап, әкрен генә авылына таба юл тотты. Туган йортына кайтып җиткәндә, инде караңгы төшкән иде. Тәрәзәгә карагач, кинәт бер яшь кенә егет белән утыручы хатынын күреп алды. Хатыны егетне бер кулы белән кочаклый, ә икенчесе белән чәченнән сыйпый. Хөсәен тетрәнде һәм үзе булмаган вакытта хатыны икенче кеше белән тора башлаган, дигән уй аны ярсытып җибәрде. Хөсәен өенә кайткан вакытта караклардан сакланыр өчен Истанбулда сатып алган угын кулына алды. Ул аларның икесен дә атып үтерергә теләгән иде.
Кинәт ул бер ел буе дәвам иткән сабырлык дәресен исенә төшерде. Кешенең гомерен өзү — гади нәрсә түгел. Хөсәен башта барысын да ачыкларга, соңыннан гына бу мәсьәләгә чишелешне табарга ниятләде. Ул кешеләр кичке намазга җыела башлаган авыл мәчетенә таба китте. Авыл халкын, бөек галим киеменә төренгән Хөсәеннең тышкы кыяфәте, бик гаҗәпкә калдыра. Алар аны бик мәртәбәле итеп каршылыйлар. Хөсәеннән өлкән булган картларның күбесе инде гүр ияләре булганнар. Дусларының инде оныклары үсеп килә.
Шул вакытта галим сорап куя:
-Моннан бик күп еллар элек Истанбулга киткән Хөсәен исемле кеше хакында берәр нәрсә беләсезме?
Бер ир җавап бирә:
-Менә инде утыз ел буе, аның турында бернәрсә дә ишеткәнебез юк. Ул туйдан соң икенче көнне укырга киткәч, аның хатынына бер дә җиңел булмады. Икесе бергә үткәргән бердәнбер төннән соң ул балага узды. Улын аякка бастыру өчен бөтен көчен куйды. Ире турында бернәрсә белмәсә дә, малаен үстерде, аңа белем бирде. Ул безнең имам һәм укытучыбыз. Тиздән кичке намазга килергә тиеш.
Бу сүзләр Хөсәенне тетрәндерә. Ул үзенең хатынына һәм улына төшкән сынауларны уйлап, кинәт елап җибәрә. Мәчеткә имам киемен кигән, матур гына бер яшь егет килеп керә. Хөсәен өендә күргән егет шул була инде.
Намаздан соң, Хөсәен үзен сабырлыкка өйрәткән рухи остазы авылы ягына юнәлеп тезләнә һәм әйтә:
-Мең рәхмәтләр, мең фатихалар сиңа, минем беркем белән дә чагыштыргысыз укытучым!
Янына җыелган халык бу сәер гамәлнең нәрсә аңлатканын сорый. Хөсәен аларга үзенең башыннан узганнарны сөйләп бирә. Ахырдан үзенең ел буе бер акыллы игенчедән сабырлыкка өйрәнеп, булачак һәлакәттән сакланып калганын әйтә. Ул янында басып торган улын кочаклый һәм алар өйләренә кайтып китәләр.
Хөрмәтле дустым! Хөсәен белән булып узган бу тормыш вакыйгасында бик күп гыйбрәтләр бар. Беренчедән, гыйлем алу — бөек дәрәҗә бирүче гамәл булса да, әгәр дә ул тормыш тәҗрибәсе белән ныгымаса, аның бернинди файдасы да калмый. Гыйлеме булган, әмма тормыш тәҗрибәсе булмаган кеше үле кебек. Үленең бөтен әгъзалары урынында булса да, аларны хәрәкәт иттерүче һәм җанландыручы җан булмагач, аның бернинди дә файдасы булмый. Тән җан белән генә камилләшкән кебек, гыйлем дә тәҗрибә белән генә камилләшә. Кызганычка, бүген Хөсәен дәрәҗәсендә галим, дип аталган мәгълүмат ияләре бик күп. Аларны читтән тыңлап торганда, кошлар кебек сайрыйлар. Әмма ул сайрауларында җан, рухилык юк, тыңлаучыларны изгелеккә дәртләндерүче нур юк. Чөнки бу былбыл кебек сайраучылар мәгълүмат алу һәм алган белемнәрен башкаларга аңлату, җиткерү белән генә шөгыльләнәләр. Тормыш тәҗрибәсе эстәмиләр, белемнәре белән нәфесләрен тәрбияләмиләр. Һәм кайбер вакытта гади игенчедән дә хикмәтсезрәк булып калалар.
Икенчедән, чыннан да, һәр уңышлы эшнең башы, сабырлыкка нигезләнә. Хөсәен остазының: «Һәр хикмәтнең башы — сабырлык», дигән сүзнең мәгънәсе кешеләрнең бөтен тормышларында чагыла. Сабырлыксыз бер нәрсә дә эшләп булмый: гыйлем дә эстәп, мал җыеп та булмый. Сабырлыксыз хөрмәтле әти-әни һәм бала да булып булмый, остаз һәм шәкерт тә булып булмый. Сабырсыз диндар булып Аллаһка да якынаеп булмый, гөнаһлардан да сакланып һәм арынып булмый. Сабырлыксыз дөнья һәм ахирәт уңышларына да ирешеп булмый.
Әй сөекле дустым! Һәрвакытта гыйлем ал, тәҗрибә тупла, үз өстеңдә эшләүне онытма, сабырлык сыйфаты белән сыйфатланучы бул.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй, иман китерүчеләр» (һәр хәлегездә) таянучы булыгыз, намазга һәм сабырлыкка. (Һәм белегез), чынлыкта Аллаһы Тәгалә сабыр итүчеләр белән бергә».
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин,
Казанның «Шамил» мәчете имам-хатыйбы
Кеше булдыра алмаганны карга эшли

Дөньяда ел саен 4,5 триллион тәмәке төпчеге ташлана. Аларның барысы да чүп савытына килеп төшә дигән сүз түгел әле бу. Җир шарындагы чүп-чарның зур өлешен шул тәмәке калдыгы барлыкка китерә. Тәмәке төпчеген теләсә кая ташлаучылар бездә дә җитәрлек, анысы. Кая карама, бу ямьсез күренешкә тап буласың. Төпчекнең таркалуы 15 елга кадәр сузылырга мөмкин, чөнки тәмәке фильтрлары озак таркалучы пластик кушып ясала.
Кешеләрне тарткан тәмәкеләрен аяк астына ташламаска өйрәтүгә караганда, каргаларны тәмәке төпчеген җыярга өйрәтүе күпкә җиңелрәк булып чыккан. Шәһәр урамнарын теләсә кайда аунап яткан тәмәке төпчекләреннән арындырыр өчен, Голландиянең ике энтузиасты Рубен Влютер һәм Боб Спайкман кошлардан “ярдәм” сорарга булганнар. Мәгълүм булганча, каргалар бик акыллы кошлар булып санала. Галимнәр фикеренчә, алар 4 яшьлек балалардан да башлырак. Каргалар кеше йөзен җиңел хәтерләп кала, үзләренчә инструмент ясап, аны азык табу өчен куллана. Бигрәк тә алар урамда җиргә төшеп калган ялтыравык әйберләрне җыярга ярата. Әгәр каргаларны бу ялтыравык нәрсәләрне түгел, тәмәке төпчекләрен җыярга кызыксындырсаң, аларны шәһәр җыештыручылары итеп кулланырга булыр иде, дигән фикергә килеп, Рубен һәм Боб “Crowded Citie” исемле проект эшлиләр.
Әлбәттә, проект авторлары каргалар тәмәке төпчекләрен болай гына җыймаячакларын аңлый. Алар канатлы ярдәмчеләргә хезмәтләре өчен тәмле ризык белән түләмәкче. Каргалар ташыган һәр төпчекка ризык биреп торучы махсус кеше ялламас өчен, Рубен һәм Боб бу эшне автоматлаштырырга булганнар. Кош махсус савыт эченә тәмәке төпчеге салуга, датчиклар карганың чыннан да төпчек алып килгәнме-юкмы икәнлеген тикшерә. Томшыкта чыннанда төпчек булганда гына савыттан ризык чыга. Рубен һәм Бобны борчыган нәрсә – югары интеллекты каргалар бу датчикны алдап, тәмәке алып килмичә генә, ашамлыкны алу җаен табарга мөмкиннәр. Өстәвенә, урамда төпчекләр бетсә, каргалар кешеләрнең кулларыннан яки авызларыннан сигареталарны тартып алырга яки тәмәке тартучыларны эзәрлекләп очарга мөмкиннәр.
Проектны оештыручылар сүзләренчә, каргаларны тәмәке төпчеген аерырга өйрәтүдә авырлыклар булмаячак. Бүген алар бер төркем кошларны шушы эшкә өйрәтү белән мәшгүль, алар күпмедер уңышка да ирешкән дә инде. Әлегә Голландия хөкүмәте бу проектны тормышка ашырырга әзер түгел. Хөкүмәттәгеләр, проектка керешкәнче, кошларның томшыгында даими рәвештә никотин чыганагы булуы аларның сәламәтлегенә нинди йогынты ясавын тикшерергә кирәк диләр.
Ә менә Вашингтон университеты орнитологы Джон Марцлуффның каргаларның бу эшне башкарып чыгуларында шиге юк. Әмма ул, кошларны бу эшкә җиккәнче, кешеләргә чүп җыючы роботлар булдыру, агуы азрак булган сигаретлар җитештерүе күпкә яхшырак булыр иде, ди. Ә иң яхшысы – кешеләрнең үзләренә төпчекләрен җиргә ташламаска өйрәнергә кирәк! Ә тагын яхшысы — тәмәке тартуны ташлау.
Мәрьям Заһиди
Танкка каршы…балчык белән

Бөек Ватан сугышында Прохоровка янындагы танклар сугышы тарихта иң куәтле бәрелешләрнең берсе булып истә калган. Бөек Ватан сугышында безнең солдатлар өчен немец танкларын ничек шартлатырга кирәклеген өйрәткән инструкция эшләнгән булган. Шундый ук документ немец солдатлары өчен дә язылган. Аларны инде, әлбәттә, совет танкларына ничек каршы торырга өйрәткәннәр.
Гранатаң булмаса — балчык ыргыт
Генерал-лейтенант Николай Ватутин имзалаган документны Төньяк- Көнбатыш фронт җитәкчелеге әзерли. Совет офицерлары фикеренчә, фронтта батырларча сугышучы Кызыл Армия солдатлары, үзләрен “әрсез” тотучы дошман танкларына каршы бөтенләй дә көрәшә белмиләр. Шуңа күрә алар бу инструкция язалар да.
Штаб әһелләре немец танкларын ничек шартлатырга өйрәтәләр соң? Иң элек, батырлыгы, куркусызлыгы белән аерылып торган солдатларны сайлап алырга кушылган. Алар, гранаталар бәйләме, автомат һәм янучан сыекча тутырылган шешәләр алып, дошман һөҗүме көтелгән урында яшеренеп торырга тиеш булалар. Танклар күренсә дә, аларга яшеренгән урыннарыннан чыкмаска боерылган. Бары тик танк килеп җитәргә 15-20 метр кала гына, солдат аның гусеницалары астына гранаталар бәйләме томырырга яки башнясына янучан сыекчалы шешә ташларга тиеш. Шуннан соң солдат танкның туктаганын көтәргә һәм яна башлаган танктан чыгарга маташкан экипажны автоматтан атып үтерергә тиеш булган. Әгәр дә инде гранаталар һәм янучан сыекчалы шешәләр хәрби машинага зыян китерә алмаса, солдатка танкның күзәтү приборларына – “тәрәзәсенә”, аның аша күреп булмаслык итеп, балчык атарга боерылган. “Сукырайган” танк туктап калырга мәҗбүр була. Ә инде, “тәрәзә”не сөртергә чыккан фрицны автомат белән безнең солдат көтеп тора.

Иң кызыгы да шунда, бу инструкция бик гади һәм аңлаешлы итеп язылган, анда әйтелгән ысуллар, чыннан да, бик нәтиҗәле булып чыга. Сугыш чорындагы фотолар да шуны раслый.
Немецларның совет танкларына каршы көрәше
Алда әйткәнебезчә, немецларда да шундый ук инструкция була. Ул 1941 елның 27 июлендә языла һәм бу документ беркайчан да совет солдатлары кулына эләгергә тиеш түгел дип немецларны бик каты кисәтеп куялар.Тик юкка гына. Шул ук елның 15 ноябрендә инде бу инструкция Кызыл Армия командованиесе кулына килеп керә.
Немец солдатларына совет танкына 400 метр калганда аның башнясына атарга кушылган, якынрак булса – алгы өлешенә яки ян-ягына. Алга таба инструкциядә немецларга хас вакчыллык белән совет танкларының техник үзенчәлекләре, шулай ук аның “йомшак” урыннары, бронясын тишеп үтәрлек снарядларның калибрлары язылган.
Документта, немец пехотасының Кызыл Армия танкларына каршы көрәше, безнеке шикелле, тәфсилләп язылмаган. Иң беренче чиратта, немецларга Кызыл Армиянең авыр танкларын шартлатырга кушылган. Алар танкка бик якын килеп, гранатаны аның ян ягына яки артына ташларга тиеш булганнар. Бу инструкция тузга язмаган киңәшләр белән шыплап тулган. Немец солдатына совет танкына җил искән яктан (!) якын килергә, аның арткы өлешенә сикереп менәргә, башняның арткы ягына гранаталар бәйләме куеп, аңа ут төртергә боерылган. Шуннан соң ул, гранаталар шартлаганчы, качып та өлгерергә тиеш. Тагын бер киңәш – фрицларга танкка каршы гранатаны көпшә эченә ташларга яки төтен шашкасына ут төртеп аны башняга ыргытырга кушылган.

Танкны музейда яки парадларда гына күргән кешеләр дә, немец офицерларының инструкциясен үтәү мөмкин түгеллеген аңлый торганнардыр. Икенче бөтендөнья сугышында менә шундый хәлләр дә булган, җәмәгать.
Наил Болгарый әзерләде.
Кытайда тараканнан дарулар ясый башлаганнар

Кытайда елдан-ел таракан үрчетү арта бара. Безнең өчен җирәңгеч булган бу паразитларны биредә ашыйлар да, алардан дарулар да ясыйлар. Кыздырылган тараканнарны Кытай һәм Азиянең башка илләрендә йөзәр ел ризык урынына куллансалар, фармацевтик компанияләр бу бөҗәкләрдән күп акчалар китерүче зур кәсеп оештырган.
Кытайда бу бөҗәкләрне махсус фермаларда үрчетәләр. Тараканнар үрчетүче 100ләп ферма исәпләнә. Бу бөҗәкләр бик талымсыз – алар авырмый, нәрсә бирсәң шуны ашый. Шулай да иң ярактан ашамлыклары – бозылган яшелчә. Аларны үрчетүе генә түгел, эшкәртүе дә бик җиңел. Моның өчен тараканны бары кайнап торган суга салырга кирәк. Алар кояшта бик тиз кибә һәм шушы киптерелгән хәлдә сатып алучыларга озатыла. Әйтергә кирәк, бер килограмм кипкән бу бәҗәк бәясе 50 доллар, ә бу Кытайда зур акча булып санала.
Илнең көньяк-көнбатышындагы Сичан шәһәрендә елына 6 миллиард таракан үрчетәләр! Һәр таракан фермасының мәйданы — ике футбол кыры кадәр! Вәт рәхәтләнәләрдер, ичмасам. Бина эчендә тараканнарга күпме кирәк, шуның кадәр ирек бирелгән һәм алар теләсә кая йөри, үрчи. Ферма эчендә киштәләр, анда “яшәүчеләргә” су һәм ашамлыклар куелган, бина эчендә җылы һәм караңгы. Шунысы кызык, бу тараканнар беркайчан да кояшны күрми. Бинаның эченә теләсә кемгә керү катгый тыела, анда аерым кешеләргә генә керү рөхсәт ителә. Ферма эчендә төрле үлчәүләр башкаручы система урнаштырылган, ул бина температурасын, дымлылыкны, тараканнарның генетик мутациясен тикшереп тора. Бу тараканнарны тизрәк үрчетү максатыннан ясала. Кытайда бигрәк тә америка тараканнарына ихтыяҗ зур икән. Бу саргылт- көрән бөҗәкләр 4 сантимерга кадәр үсә, өстәвенә оча да ала.

Тараканнар тиешле бер вакыт яшәгәч, алардан кытай медицинасында кулланылучы төнәтмә ясыйлар. Бу сыекчадан балык исе килә, баллы һәм ул «канфусинь» дип атала. Имеш, ул үпкә, ашказаны авыруларын дәвалаганда ярдәм итә. Шаньдунда Авыл хуҗалыгы университеты профессоры Лю Юйшен фикеренчә, тараканнардан ясалган дару авыруларны заманча препаратларга караганда тизрәк дәвалый. «Кытай халкы олыгая, без өлкәннәр өчен Көнбатыш даруларыннан очсызрак булган яңа препаратлар ясаячакбыз», –ди ул. Шуны да әйтергә кирәк, бүген Кытай һәм Көньяк Кореяда чәч коелу, СПИД, яман шеш һәм башка авыруларны дәвалау өчен киптерелгән тараканнардан ясалган дару препаратлары тикшерүләр уза.
Дөрес, безнең өчен мондый гадәти булмаган фермаларга каршы торучылар да бар. Кытай хөкүмәте таракан фермаларын булдыру һәм хастаханәләрдә бу бөҗәкләрнең төнәтмәләрен куллану тәкъдимен хупласа да, бар халык та моны дөрес дип санамый. Кайберәүләр халык рецептлары буенча әзерләгән даруларның нәтиҗә бирүенә ышанмый. Ә менә экспертлар, тараканнар фермадан чыгып качкан очракта, илдә экологик һәлакәт булырга мөмкин, дип саный. Белгечләр күп санлы бөҗәкләрне бер урында шулай туплауны куркыныч дип кисәтә. «Ферма хезмәткәре хатасы яки җир тетрәү нәтиҗәсендә миллиардлаган таракан ирекккә чыкса, бу чын афәт булачак», – ди Кытай Фәннәр академиясе профессоры Чжу Чаодун.
Мәрьям Заһиди
Яшен сукса, кешене җиргә күмәргәме?

Олыларны тыңламасак, кечкенә чакта безне күкри бабай белән куркыталар иде. Бик курка идек шул бабайдан. Күк йөзен дөмбер-шатыр китерә башласа, башка яулыклар бәйләп, тәрәзәләрне, көзгеләрне каплап бетереп мич артындагы аралыкка, я өстәл астына кереп поса идек. Күкри бабай дип шул күк күкрәүне әйткәннәр. Бертуктаусыз “таягы белән бәргән” бу усал бабай кайчан китәр инде дип, тын да алмыйча шыпырт кына көтеп ята идек. Шуңа да әби-бабайның аш-су бүлмәсендә шкаф пыяласы эченнән карап торган икенче бер бабай – Ленин бабайның сурәте күңелгә күпкә якынрак иде. Бүген дә хәтерлим, “Азат хатын” журналыннан кисеп алып куелган фото иде ул. «Әнә Ленин бабагыз сезнең ничек ашаганыгызны карап тора, тәлинкәдәге ашыгызны калдырмагыз», дия торганнар иде. Ә менә шул күкри бабай авылның берәр почмагына китереп “сукса”, озак вакытлар утсыз утырган чакларны хәтерлим. Кич буе юрган эчендә колакларыбызны торгызып олыларның шәм астында ни сөйләшкәннәрен тыңлап ятыр идек…
Кешеләр озак вакытлар яшеннең каян килеп чыгуын аңлый алмаганнар. Аннан сакланыр өчен төрле чаралар уйлап чыгарганнар. Берничә гасыр элек, чиркәүгә менеп чаң суксаң, бу тавышны ишеткән күк күкрәү кача, дип уйлаганнар. Нәтиҗәдә ХVIII гасырда өч дистә ел эчендә яшен сугудан 400гә якын чиркәү манарасы җимерелә, 121 чаң сугучы үлә. 1718 елның җәендә көчле яшен вакытында Британия буйлап бер көнне 24 чиркәүне яшен суга.
Күк күкрәүдән түгел, яшен яшьнәүдән куркырга кирәк булганын беләм хәзер. Яшькә карамый икән лә ул, бу табигать күренешеннән һаман да шөллим. Күк йөзе ялт-йолт, елык-елык килә башласа, тизрәк телевизорларны һәм башка электр җиһазларын розеткадан тартып алам, тәрәзәләрне ябып бетерәм. Курыкмассың да, яңалыкларда әле бер җирдә кешене яшен суккан, әле көтүдәге малларга яшен бәргән дигән хәбәрләр килеп кенә тора. Әнә бит бер ай элек кенә июль уртасында Минзәлә малаен яшен сугып үтергән. 13 яшьлек үсмер гаиләсе белән Соль-Илецкига тозлы күлгә ял итәргә килгән була. Бу шәһәрдә яңгырлар бик сирәк ява икән. Әлеге фаҗигале көнне бу сезонда иң көчле һәм бердәнбер яшенле яңгыр яуган. Малай бу вакыт “Развал” күлендә булган. Социаль челтәрләрдә шаһитләр хәбәр итүенчә, үсмер ярдан шактый эчтә булганлыктан, судан чыгарга өлгерми кала. Суны яшен суккач, ул аңын югалта. Аңа ярдәмгә дип, әтисе суга ташлана. Аңсыз баланы яр буена алып чыкканнар. Бик кызганыч, ашыгыч ярдәм табиблары да малайның гомерен саклап кала алмаганнар.
Өлкән кешеләрдән, таныш белешләрдән яшен суккан кешене туфракка күмеп, тәнендәге электр тогын җир аша чыгарып була, дип әйтүләрен ишеткәнем бар. Гәрчә моннан 3 ел элек Арча районының бер авылында печән җыйганда арбадагы эскерт өстендә басып торганда яшен суккан 28 яшьлек ир-атны җиргә күмү дә коткара алмаган, ул хастаханәгә барышлый юлда вафат булган.
«Яшен суккан кешене туфракка күмәргә кирәк» дигән сүз хорафат кына ул, ди ТРның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин. — Күпләр болай эшләгәндә кешегә эләккән электр корылмасы җиргә китә һәм ул исән кала, дип уйлый. Әмма мондый чакта җир ярдәмгә килә алмый. Бу фәнни яктан да расланмаган. Бәхеткә күрә, минем күп еллар коткаручы булып эшләү дәверендә яшен суккан кешене очратканым булмады. Статистика буенча, яшен суккан кешеләр күпчелек очракта һәлак була. Күз алдыгызга гына китерегез, мондый чакта кешенең организмындагы каны кайнап чыга,- ди Николай Александрович. — Шулай да бик каты яшен суккан очракларда исән калулар да булгалый. Электр корылмасы тормыш өчен мөһим булган әгъзаларга кагылмаса, кеше исән калырга мөмкин. Мондый очракта беренче медицина ярдәмен дөрес итеп күрсәтә белергә кирәк. Яшеннән зыян күргән яки аннан контузия алган кешегә кагылырга курыкмагыз – аның гәүдәсендә электр корылмасы калмый, ди Николай Доронин. — Яшен сугып үлүнең төп сәбәбе – йөрәк һәм үпкәләрнең эшчәнлеге бозылуы. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратуга ук зыян күрүченең йөрәгенә массаж ясарга һәм ясалма сулыш бирергә кирәк. Моның өчен сезнең иң күбе 15 минут вакытыгыз бар. Аннан соң кешене коткаруга шанс бик аз кала, ди Доронин.
Әйтергә кирәк, яшен иң биек урыннарга суга. Шуңа күрә дә ул беренче чиратта басуда үскән иң биек агачны һәм шәһәрдәге иң югары бинаны «сайлый». Мисалга, Мәскәүдәге Останкино телеманарасына яшен елына 50 тапкыр суга!
Шуңа да яшен вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне тагын бер кат искә төшерсәк, артык булмас.
– Өйдәге тәрәзәләрне, ишекләрне ябарга киңәш ителә. Тәрәзәләргә якын килмәгез.
– Яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга ярамый, шулай ук агач төбендә, электр баганасы янында басып тору да куркыныч, алар яшенне үткәрә.
– Кырда яки юлда калсагыз, ялгыз үскән юан биек агачка ышыкланмагыз. Мондый агачның тамырлары да бик тирәндә була. Аларда дым күп, әллә ничә метрларга җәелеп җир астында үсәләр, шуңа да алар яхшы үткәргечләр булып санала.
–Машинада булсагыз, юл буенда туктап тору хәерлерәк. Тәнегезне машина әрҗәсенә терәмәгез. Транспортның ишеге, тәрәзәләре ябык булсын, антеннаны төшерергә кирәк.
– Яшен яшьнәгәндә велосипедта яки мотоциклда барсагыз, тимер атларыгыздан төшеп, алардан 50 метр читкә китеп торырга киңәш ителә.
– Радио, телевизор кабызырга кушылмый. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч.
– Яшен вакытында тау башларына, кыяларга менәргә ярамый. Яшен гадәттә биек нокталарны сайлый.
– Су янында булу да кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Су коенганда яшен яшьни башласа, аннан тизрәк чыгарга һәм бу урыннан 100-150 метр ераграк китәргә кирәк. Яшен сулыкка сугып, аның көчәнеше 100 метр тирәлеккә тарала.
– Яшенле яңгыр вакытында ачык урында каласыз икән, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куерга кирәк. Болай иткәндә яшен суккан очракта аның электр разряды гәүдә аша чыга алмый. Башыгызны аска иеп кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап утырыгыз. Яшен вакытында җиргә сузылып ятарга ярамый.
Мәрьям Заһиди
[Сынап кара] Сурәттә нәрсә?
Бездә ярты сәгать саен… бала югала

Җир шарында ел саен 8 миллион бала югала. Күз алдыгызга китерергә җиңелрәк булсын өчен, Казанда яшәүчеләрне (1млн 221 мең кеше), Санкт-Петербург халкын (5 млн 281 мең) һәм Екатеринбургтагы кешеләрне (1 млн 455мең) бергә кушкач шушы куркыныч сан килеп чыга. Бу кадәр югалган баланы күз алдына китергәч чәчләр үрә тора.
Ел саен безнең илдә 40 меңләп бала югала. Мәктәбенә барып җитмәгән, үз ишегалдыннан җир йоткандай юк булган, якындагы куакларга бәдрәфкә китеп кире килмәгән, әти-әнисе белән ызгышканнан соң өйдән киткән, урманга барып адашкан, балалар йортыннан чыгып качкан, дуслары белән уйнарга киткән җирдән юкка чыккан, җинаятьчеләргә юлыккан… Балалар югалуның сәбәпләре төрле.
Эчке эшләр министрлыгының рәсми статистикасы буенча, Рәсәйдә ярты сәгать саен бер бала югала. Шул ук статистикага нигезләнгәндә, югалган балаларның 90 %ы өйләреннән үзләре чыгып киткән. Ни аяныч, ел саен 10-12 мең бала бөтенләй табылмый, алар белән ни булганын һәм кая юкка чыкканнарын беркем дә белми.
Ел башыннан Татастан Эчке эшләр министрлыгына бала югалу турында 183 гариза кабул ителгән. Шуларның 101– кызлар, 82– малайларга кагылышлы. Югалганнарның күпчелеге (116) – 15 яшьтән алып 18 яшькәчәләр. Республикада һәр югалган 9 нчы кеше – балигъ булмаган бала. Гадәттә югалган балаларны беренче тәүлектә, яки алдагы 3-4 көндә табалар. Бүген Татарстанда күптән түгел югалган 7 бала эзләнүдә. Аның берсе Түбән Камадан, дүртесе — Минзәләдән, икесе — Чаллыдан. Ә менә югалганнар исемлегендәге 17 баланың язмышы бик күп еллар билгесез кала бирә. Соңгы 10 елда Татарстанда 6 меңнән артык бала югалган. Шуларның 20 се бәхетсезлек очрагы корбаны булган. 3 бала үтерү билгеләре белән табылган. Бу җинаятьләр ачыкланган инде. Тагын 11 үсмернең югалу факты буенча «үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Соңгы алты елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы волонтерлык оешмалары белән актив эшчәнлек алып бара. Шуларның иң танылганы – «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды. Бүген ил буенча бу оешманың 50 ләп бүлеге бар, шул исәптән Татарстанда да. Республиканың төрле шәһәрләрендә иреклеләрдән торган бу отрядлар хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү һәм коткару белән шөгыльләнә. Тумышы белән Алабугадан булган «Лиза Алерт» региональ оешмасының кураторы Айгүзәл Хәйриева бүген Казанда яши. Мин аның белән Алабугада очраштым, ул Корбан бәйрәмендә әти-әнисе янына кунакка кайткан иде.
«Бу ябык кына кыз җилкәсенә нинди авыр, җаваплы эш йөкләнгән», – дип уйлап куйдым очрашуның беренче минутларында ук. Айгүзәл Татарстанныкы гына түгел, Удмуртия, Марий Эл һәм Башкортстандагы “Лиза Алерт” отрядларының да кураторы. Һөнәре буенча — архитектор-дизайнер. Төп эшеннән кала, бүген бар вакытын югалган кешеләрне эзләүгә багышлый. «Лиза Алерт» отрядына 6 ел элек килә. Ул вакыт Чаллыда җинаятьче кулыннан һәлак булган Василисаны бөтен шәһәр эзли. Бу вакыйгага битараф кала алмыйча, волонтерлар отрядына Айгүзәл дә кушыла. Шуннан бирле ул бу эшне ташламый.
Аның сүзләренчә, Татарстаннан аларның кайнар линиясенә балабыз югалды дип быел 53 кеше мөрәҗәгать иткән. Ярдәм сорап күбрәк Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзәннән шылтыраталар. Шунысы шатландыра, бу балаларының барысы да кайнар эздән табылган.
Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана, димәк, бу тема тагын да актуальләшә. «Лиза Алерт” иреклеләр оешмасы кураторы Айгүзәл Хәйриеваның әти-әниләргә биргән киңәшләре:
Әти-әниләр нәрсә белергә тиеш?
- Әти-әни баласына белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә, теләсә кемнән әйбер алмаска икәнлеге, рөхсәт сорамыйча, беркем белән дә китәргә ярамаганлыгы турында даими әйтеп торырга тиеш.
- Бала киеменең эчке кесәсендә әти-әнисе турында мәгълүмат булсын. Анда алар яшәгән адрес, телефон номерлары, моннан кала, әти-әнинең дусларының да контактлары язылган булса әйбәт. Ниндидер сәбәпләр аркасында ата-ананың телефоны җавап бирмәсә, бу өстәмә номерларга шалтыратырга мөмкин. Баланың медицина күрсәткечләре бар икән, һичшиксез, бу турыда да язарга кирәк.
- Балагызны кәрәзле телефонны кулланырга өйрәтегез. Ул аның нинди урында булуын билгеләргә ярдәм итә. Кибетләрдә махсус беләзекләр дә сатыла.
- Блокнотыгызда яки телефоныгызда балагызның тәрбиячеләре, укытучылары, дуслары, дусларының әти-әниләре телефоннары номерлары булырга тиеш.
- Берәр зур бәйрәмгә барганда баланы фотога төшерегез. Югалган очракта бу сурәт аны тизрәк табарга ярдәм итәчәк.
- Кайда гына булсагыз да балагызны күз уңыннан ычкындырмагыз. Югалу өчен берничә секунд вакыт җитә.
- Балаларны әби-бабайлар белән урманга җибәрергә ярамый! Олы кеше, мисалга, аягын сындырырга мөмкин. Бала белән берәр нәрсә булса да, өлкән кеше аны озак күтәреп бара алмаячак.
- Балагыз югалса, кичекмәстән 112 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Диспетчер бу хәбәрне полиция бүлеге, коткаручылар, башка ашыгыч хезмәтләргә, шул исәптән «Лиза Алерт” иреклеләр отрядына да хәбәр итә.
Әти-әни баласын нәрсәгә өйрәтергә тиеш?
- Иң элек бала үзенең исемен, фамилиясен, ничә яшьтә булуын, әти-әнисенең исемен, яшәгән адресын белергә тиеш.
- Балагыздан, ул югалган очракта, аның нишлиячәге турында сорагыз. Урамда, урманда ялгыз калсаң, нишләргә? Ни өчен чит кешеләр белән сөйләшергә, алар чакырган җиргә барырга ярамый? Балагызның җавапларыннан аның кискен хәлгә ни дәрәҗәдә әзер булуын аңларсыз. Теге яки бу вәзгыятьтә нигә нәкъ менә шулай эшләргә кирәклеге турында аңлатыгыз.
- Балагызга Җир йөзендә яхшы кешеләр булган кебек, начар кешеләр дә яшәгәнен аңлатырга кирәк.
- Балагызга беркайчан да таныш булмаган кешеләр белән лифтка керергә ярамаганлыгын төшендерегез. Чит-ят кешеләр, мисалга, музыка тыңларга, песи яки эт балалары карарга, кинога төшәргә чакырса ризалашмаска, беркайчан да ят машинага утырмаска.
- Әгәр баланы урамда алып китмәкче булсалар, аны карышырга, ярдәм сорап кычкырырга өйрәтегез. Психологлар югалган балага әти-әниләрен идәнгә утырып чакырырга куша. Балагыз янына чит кеше килсә һәм аны берәр җиргә алып китәргә теләсә, бала бик кычкырып: «Син ят кеше, мин сине белмим, син минем әни түгел, син минем әти түгел, ярдәм итегез!» дияргә тиеш. Бары тик шушы очракта гына бала янәшәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә алачак.
- Бала югалса, полиция хезмәткәре, тәртип сакчысы, формадагы абый яки апа, кибетчене эзләп табып, аларга мөрәҗәгать итәргә тырышсын. Балалы хатын-кызлар һәм ир-атлардан да ярдәм сорарга була. Баланың артыннан күзәтеп баралар икән, кешеләрне ярдәмгә чакырырга банкка, кибеткә, кафега таба йөгерергә кирәк.
- Балагызны «торган урыныңда басып тор» кагыйдәсенә өйрәтергә кирәк. Әгәр сез кибеттә, бәйрәмдә яки музейда, я булмаса башка җирдә бер берегезне югалтсагыз, балагызны табуы җиңелрәк була.
Казанда яшәүче танылган психолог Рамил Гарифуллин «Жайдак» сайтын укучыларына бу проблемага кагылышлы фикерләрен җиткерде. «Әти-әниләргә киңәшем шул – бала урамда фәкать әти-әнисе, якын туганнары, дуслары, укытучысы белән генә аралашырга тиеш! Бу гаиләнең төп кагыйдәсе кебек кенә түгел, анда кабул ителгән “закон” кебек үтәлергә тиеш. Көнбатышта, мисалга, 7 яшьлек бала көндез урамда әти-әнисез йөри икән, аны полиция туктата һәм баласы караучысыз йөргән өчен әти-әнигә штраф яза. Бу мәсьәләгә карата Көнбатыш илләрендә таләпләр бик катгый, бу җәһәттән күптәннән педагогик технологияләр эшләнелгән, анда балаларны кечкенәдән үк төрле хәлләрдә үзеңне ничек итеп тотарга кирәклеген өйрәтәләр. Мисалга, мәктәп территориясендә чит кеше йөри икән, укучыларга аның белән сөйләшү катгый тыелган, алар бу ят кеше турында укытучыларына барып әйтергә тиеш. Ә бездә башбашташлык! Акрынлап бу технологияләр безнең илдә дә кулланышка керер дип өметләнәм», ди Рамил Гарифуллин.
Айгүзәл Хәйриева үз чиратында «отрядыбызга эшләргә кешеләр җитми. Бер югалган кешене эзләргә ким дигәндә 50-100 кеше кирәк. Волонтер булырга теләүчеләр булса, безнең кайнар линиягә шалтыратсыннар иде. Кешеләргә авыр хәлләрендә ярдәмгә итик, мондый бәла һәр гаиләгә дә килергә мөмкин», ди. Үзе 27 нче июльдә Әлмәт районында югалган әби һаман табылмады бит әле, – дип борчыла. «Иреклеләр югалган балаларны эзләргә бик тиз кушыла, тик нигәдер өлкән яшьтәгеләрне бик эзлиселәре килми, югыйсә һәркемнең дә яшәргә хокукы бар», дип борчылуларын уртаклаша Айгүзәл Рөстәм кызы. Отрядка Рәсәй буенча 8-800-700-54-52 телефоны аша бушлай шылтыратырга мөмкин.
Балаларыгызны саклагыз!
Мәрьям Заһиди