Имезгән дә…. сержант булган

Ул көнне Аргентинаның полиция хезмәткәре Селесте Айяла балалар хастаханәсендә кизү тора. Шул көнне бирегә бик ябык күкрәк баласын китерәләр. Сабый, булдыра алганчы үксеп елап, өлкәннәрнең игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырыша. Әмма баланың илереп елавына табиблар битараф кала, өстәвенә ул “шакшы” да, малайдан “начар ис” тә килә икән.

Бу хәлне күзәтеп утырган полиция хезмәткәре Селесте ханым баланы кулына ала һәм шифаханә коридорында ук ят баланы имезә башлый. Күкрәккә чат ябышкан бала шунда ук тынычлана, бар дөньясын онытып имәргә тотына. Селесте үзе дә яшь әни, кизү торган вакытта ханымның күкрәгенә сөт төшә. Ул үзе дә бер яше дә тулмаган кызын имидән ашата икән.

Ахырдан ачыкланганча, хастаханәгә алып килгән бу арык малайны, аны начар караганнары өчен, гаиләсеннән тартып алган булалар.  Гаиләдә ул  җиденче сабый  икән, ялгыз әни бу кадәр балаларына тиешенчә тәрбия күрсәтә алмаган.

Бу вакыйга турында күпләр белмичә дә калган булыр иде. Тик шул ук көнне Буэнос-Айресның полиция офицеры Маркос Эредиа үз коллегасының коридор уртасында бала имезеп утырган сурәтен интернетка куя. Әлеге фото кыска вакыт эчендә йөз меңнән артык лайк җыя. Селестеның бу адымы турында Аргентинаның бар масса-күләм мәгълүмат чаралары язып чыга. “Cronica” гәҗитенә биргән интервьюсында Селесте Айяла шул көнге кичерешләре белән уртаклаша:

“ Мин баланың ач икәнен бик тиз абайлап алдым, сабый  йодрыкларын гел авызына тыкты. Табиблардан мин аны үземә бирүләрен сорадым, аннан соң сабыйны ашатырга ярыймы, дидем. Минем өчен бу бик авыр мизгелләр булды. Бичара балага караган саен әрнүеннән йөрәгем кысылды. Җәмгыятебез балаларга бәйле вәзгыятьләрдә игътибарлы булсын, мондый хәлләр башка кабатланмасын иде”, ди ул.

Шунысы да кызык, бу вакыйга булган көнне, 14 августта, Аргентинада хатын-кыз полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Ахырда хастаханәдә килеп чыккан хәл турындагы хәбәр Буэнос-Айресның куркынычсызлык министрына да барып ирешә. Ул Селестены үзенә чакыра, рәхмәт белдерә һәм аңа полиция сержанты дәрәҗәсе бирә.

Мәрьям Заһиди

“Җен алмасы”нан чыккан… бәрәңге

Бәрәңгене барыбыз да ярата. Аның турында шигырьләр дә, җырлар да язылган. Бәрәңгене Рәсәйдә якынча бер гасыр элек үстерә башлыйлар. Урысларда  исә ул күптән түгел генә үстерелә башлаган.

“Әтигә бәрәңгене мәҗбүриләп ашата башлагач, ул аны кабул итә алмады, бәрәңгене ашамаганы өчен камчыларга теләгәч исә, чыгып качты һәм боз астына төшеп батып үлде,” – әлеге юллар Максим Горькийның “Дело Артамоновых” романыннан. Бу автор уйдырмасы гына түгел, ә тормыштан алынган. Чыннан да, урыслар башта  әлеге сәер тамыразык белән туклануга катгый рәвештә каршы була.

XVII нче гасыр ахырына хәтле Рәсәйдә бәрәңге турында берни белмәгәннәр. Көндәлек тормышта ярмалар ашаган халык ачы торма, кишер, шалкан һәм башка яшелчәләрне яратып кулланган.

Иң беренчеләрдән булып бәрәңгене Петр I нче татып карый. Бу хәл 1698 нче елда Голландиядә була. Патшага ризык ошый һәм ул бер капчык орлыкны граф Шереметьевка юллый. Граф бәрәңгене Рәсәйдә үстерә башларга тиеш була. Әмма императорның теләге чынга ашмый.

Петрдан соң бу эшкә Екатерина II тотына. Аның максаты изге була: бәрәңге белән императрица ачлыктан җәфа чигүче крестьяннарны туендырырга тели. Махсус шуның өчен ул, Петр I үрнәге буенча, чит илдәге бәрәңгегә заказ бирә. Әмма шул елларда башланып киткән Пугачев чуалышы Екатеринага указ үтәлүен күзәтергә комачаулый.

Илгә бәрәңге кертү эшенә аерым бер дәрт белән Николай I керешә. Тәвәккәл адымнарга аны 1840 нчы елдагы ачлык этәрә. Соңрак патша “Крестьяннарны орлык белән тәэмин итү өчен барлык казна җирләрендә халыкның бәрәңге утырту эшен башлап җибәрергә” дигән күрсәтмә бирә, шулай ук “бәрәңге үрчетү эшендә аеруча күп эш башкарганнарга кызыксындыру бүләкләрен тапшырырга”, дип тә өстәп куя.

Ачлык булуга карамастан, халык бәрәңгене кабул итми. Крестьяннар ашлык үскән җирләрне читтән кертелгән шикле бүлбе белән бозуны берничек тә кабул итә алмыйлар, каршы торалар, тора-бара баш күтәрә башлыйлар. Рәсәйдә бәрәңге чуалышлары дүрт ел буена дәвам итә. Крестьяннар (баш күтәрүчеләр саны ярты миллионнан артып китә) бәрәңге утыртуга катгый рәвештә каршы киләләр, кырларны яндыралар, түрәләргә һөҗүм итәләр.

Зур баш күтәрүләр Сары тау, Казан, Тубыл, Пермь, Оренбург, Владимир, Нократ губерналарында була. Халык чуалышларын бастырыр өчен хәрбиләргә хәтта корал кулланырга да рөхсәт ителә. Баш күтәрүчеләрне кулга алалар, камчылыйлар, Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Халыкның бәрәңгене шулай кабул итүенә сәбәпләр, ничек кенә сәер тоелмасын, бик күп була. Беренчедән, халык бу үсемлектән шикләнә. Шалкан һәм арышны гомер буе үстергән кешеләр бәрәңгене, бәлки, күргәннәрдер дә, әмма аны ризык итеп кулланганнары булмаган. Ә ашап карамаган әйбер белән кырны тутыру алар мәгънәсезлеккә санаган. Икенчедән, халыкка бәрәңгене ничек үстерәсен, кайчан җыеп аласын, саклыйсын, ничек пешерәсен беркем аңлатмаган. Шуңа күрә күбесе соланин исемле агу булган яшел бәрәңгене ашаган. Агуланулар һәм үлемнәр ул елларда шактый күп була. Шуңа бәрәңгене “шайтан” яки “җен алмасы” дип йөрткәннәр. Өченчедән, баш күтәрүчеләр арасында рәсми рәвештә азат, ләкин җиргә беркетелгән дәүләт крестьяннары бик күп була. Патша указын алар крепостнойлыкка кире кайту дип кабул итә. Дәүләт крестьяннарын хөкүмәт шәхси кулларга бирергә җыена дигән гайбәт авылдан-авылга  тарала.

Менә шундый шактый кыен һәм куркыныч юлларны үтеп бәрәңге безнең өстәлләргә килеп җитә. Бүгенге көндә мондый чуалышларны без аңлап бетерә алмыйбыз, чөнки хуҗабикәләр аннан нәрсә генә пешерми бит. Әбиләребез дә өстәл янына утыргач, “Аллаһы Тәгалә ипи белән бәрәңгедән аермасын” дип дога кылалар. Димәк, бу авыр юлны бәрәңге юкка гына үтмәгән…

Алсу Сәлах

Бу значокны таккан кеше кагылгысыз булган

Бу кешеләр өчен аларның шөгыле – тормыш мәгънәсе. Әлеге гаҗәеп кешеләр башкаларга гадәти булып күренгән әйберләрне дә башкача тоя, аларның тарихын, кыйммәтлелеген күрә белә. Сүзем — коллекционерлар турында.

Тумышы белән Актаныш районыннан булган Җәүдәт Галимов значоклар җыю белән 1980 нче елларда, егет чагыннан ук, мавыга башлый. Хәтерләсәгез, совет чорында гәҗит-журнал киоскларында сатуда гел значоклар була торган иде. Менә шул «Союзпечать» киосклары яныннан Җәүдәт әфәнде тыныч кына узып йөри алмаган, җае чыккан саен значоклар сатып алган. Инде күпме еллар үзса да, шушы шөгыленә кызыксынуы кимеми.

Бүген Җәүдәт әфәнденең коллекциясендә 700 ләп значок бар! Күкрәк билгеләрен, төрле значоклар җыюны фалеристика дип атыйлар. Җәүдәт Галимовның Татарстанның төрле  төбәкләреннән тупланган бу кечкенә значокларында Казан губерниясе составына кергән өязләрне, республикабыз тарихын, аның үсешен, районнар гербларын, эшханә һәм предприятияләрен, атаклы кешеләрен, уку йортларын, мәчетләрен, ГТО значокларын, нефть өлкәсенә багышланган һәм башка бик күп төрле күкрәк билгеләрен очратырга була.

«35 ел дәвамында җыйган значокларымның барысы да күңелемә якын. Шулай да иң кадерлесе – 1885 нче елга караган Рәсәй империясе эчке эшләр министрлыгының Баш төрмә идарәсе билгесе. Ул вакытта илдәге 767 төрмә өчен бердәм стандарт корпоратив билге булдырыла. Аны төрмә сакчылары күкрәкләренә кадап йөрткән», – дип уртаклаша Җәүдәт Галимов. 133 ел элек чыгарылган билге турында сөйләгәндә аның белән чиксез горурлануын яшерми.

Коллекция хуҗасының иң яраткан значокларының берсе – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 110 еллык юбилеена багышлап чыгарылганы. Значок кына димәгез, бу предметларның да җаны бар бит. Ә менә Тукай төшерелгән бу яшел значокта ул бигрәк тә сизелә, аның композициясе оста килеп чыккан, шагыйрьнең бюсты да эстетик яктан бик уңышлы башкарылган, ди Җәүдәт Әмирҗан улы.

Значоклар туплаучының иң зур хыялы – үз коллекциясендә «Борцу с голодом» дигән күкрәк билгесен булдыру. Аны бүген Казанда, Эчке эшләр министрлыгы музеенда, күрергә була. Эмаль белән капланган бу көмеш билге Германиядә ясала. Ул 1922 нче елда Идел буенда ачлык вакытында, кешеләр бер-берсенә ярдәмгә килсен өчен, Владимир Ленин тәкъдиме буенча Татар Үзәк башкарма комитеты чыгара. Билгеле булганча, 1921 елда хәзерге Татарстан җирләрендә бик күп кешеләр ачлыктан кырыла. Ач халык белән үз ризыклары белән бүлешкәне, җәмгыяви ашханәләр булдырганы өчен 81 кешегә шушы күкрәк билгесен тапшыралар. Мондый шәхесләргә ачлык фронты белән көрәшче исеме бирелгән. Бу билгегә ия булган кешене кулга алырга да, хөкемгә дә тартырга ярамаган, ягъни мондый югары билгегә даек булучы шәхес булган.

Үзендә берәр значокны булдырырга теләсә, Җәүдәт Галимов Казан һәм Чиләбедә аларны ясаучы фирмаларга заказ бирә. Кая гына барсам да, значоклар эзлим, ди һөнәре буенча адвокат. Казанда, Мәскәүдә, Киров һәм башка өлкәләрдә булганда антиквариат кибетләрен, базарларны калдырмый, коллекционерлар клубларына йөри. «Элек значоклар тиеннәр торса, Советлар Союзы таркалгач аларның бәяәсе кинәт артты. Шуңа да аларны җыючылар шул чор значоклары һәм күкрәк билгеләре артыннан куа. Ул вакытларда кебек, хәзер значокларны күпләп ясамыйлар шул. Аларны бүген төрле юбилейлар уңаеннан гына чыгаралар. Значокларны күбрәк бөкедән ясыйлар, аңа пленка кигезәләр дә шуның белән эше бетә, ә мондый значоклар озакка чыдамый бит», – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. “Кешенең ниндидер  яраткан бер шөгыле булырга тиеш. Аларны кулыма алып карый башласам, тормыштагы бар проблемаларым онытыла, сирәк очрый торган значокны эзләгәндә күңелем белән ял итәм, көндәлек мәшәкатьләремнән арынып торам”, ди ул.

Әйтергә кирәк, значоклардан кала, Җәүдәт Галимов акча коллекциясен дә җыя. Ул 5 меңләп төрле акча туплаган! Ә без үз чиратыбызда аны үткән бәйрәме, 28 августта билгеләп үтелә торган коллекционерлар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез, алга таба коллекциясе яңадан-яңа кызыклы значок- тәңкәләр белән тулылануын телибез.

P.S. Җир шарында иң беренче коллекция үсемлекләр коллекциясе була. Аның хуҗасы – борынгы грек фәлсәфәчесе һәм галиме Аристотель. Һәвәскәр коллекционер төрле илләрдә үсүче үсемлекләрне туплый. Аристотельга аларны бөек полководец Александр Македонский алып килә торган була. Ә менә коллекцияләрнең иң зурысы – трамвай вагоннары тупланганы. Бу коллекциянең хуҗасы тумышы белән Филадельфиядән, ә менә исеме беркемгә дә мәгълүм түгел. Биредә шулай ук Ленинград һәм Мәскәү трамвайлары да бар. Иң кечкенә коллекция Ереван остасы Эдуард Казарянныкы. Ул җыйган бик кечкенә предметларны лупа аша гына күреп була. Эдуард Казарян һөнәре буенча скрипкачы, шуңа да иң беренче җыя башлаган  предметлары арасында үз куллары белән ясаган 15 миллиметрлы скрипка бар. Аннан соң ул энә тишегенә сыярлык  паровоз составы ясый.

Мәрьям Заһиди

“Айгыр җиккәндә маникюрым купты…”

Бүген хатын-кызның машина йөртүе беркемне дә шаккаттырмый. Алай гына да түгел, автобуста “җилдергән”, кранчы булып эшләүче гүзәл затлар күбәеп китте. Шундый күп төрле хезмәтне башкара алган чибәрләр авыр эштә бил бөгүче ир-атлар белән тигезләште кебек. Гүзәл затларыбыз барысын да булдыра! Әмма бу әле хатын-кызларга теләсә нинди эштә эшләү рөхсәт ителә, дигән сүз түгел. Аерым бер һөнәрләр аларга табиб кына түгел, ә Россияның хезмәт турындагы законнары тарафыннан да тыелган. Әлеге тыюлар 2000 нче елның 25 нче февралендә чыккан 162 нче номерлы Россия Федерациясе хөкүмәте карарында беркетелгән. Россиядә хатын-кызларга авыр һәм зыянлы (мәсәлән, кургаш кебек матдәләр белән эшләү), куркыныч (мәсәлән, зур биеклектәге) җитештерүдә хезмәт кую тыелган. Шулай ук авыр әйберләр ташу да хатын-кыз эше түгел.

Закон хатын-кызларны нинди эшкә алуны тыя икән соң? Барысын да аерым карап үтик.

Транспорт

Хатын-кызларга, чыннан да, автобус йөртүче булып эшләргә ярый. Шулай ук аерым бер транспорт төрләрен йөртү дә тыелмаган. Автобус йөрткәндә пассажирлар саны 14тән артмавы шарт. Шулай ук машинаның йөк күтәрүчәнлеге 2,5 тоннадан күбрәк булмаска тиеш. Тик бу кагыйдәләр шәһәр эчендәге һәм янындагы маршрутларда, авыл җирлегендә искәрмә булып тора.

Көпчәкле транспортта аңлашылды кебек, ә менә су, һава транспортында ничек икән? Диңгез һәм елга транспортында хатын-кызлар матрос, көймә хуҗалыгы җитәкчесе (боцман), кран машинисты, йөк ташучы булып эшли алмый. Гражданнар авиациясенә килгәндә, гүзәл затларга авиация механиклары яки йөкчесе, ягулык салу станциясендәге оператор булып эшләү рөхсәт ителми.

Металл эшкәртү һәм металлургия

Хатын-кызларга металл кою предприятиеләрендә эшләү тыелган. Төгәлләштереп әйтсәк, моңа металл эретүче, кайнатучы, коючы, ягулык салучы, килеп чыккан әйберне әзерләү формасыннан чыгаручы һөнәрләре керә. Гүзәл затларыбызга ябык урында һәм биеклектә газ яки электр белән  эретеп ябыштыручы булу да тыелган. Шулай ук аларга аерым бер кул эшләрендә катнашу да рөхсәт ителми. Мәсәлән, пресслау (акча сугучы эше моңа мисал), югары тибрәлешле слесарь һәм җыю эшләренә, агулау һәм эмальләү цехларында ватылган җайланмаларны төзәткәндә хатын-кызларны җәлеп итү тыела. Кургаш белән бәйле күпчелек эш тә безгә тыелган.

Төзү, төзәтү һәм яңарту эшләре

Алда әйтеп үтелгәнчә, хатын-кызларга авыр эшне эшләргә ярамый. Шуңа да күп кенә кул белән башкарыла торган эшләрдән алар канун нигезендә азат ителгән. Төзү эшендә мондый хезмәтләр рәтенә агач төпләрен казып чыгару, биналарны һәм корылмаларны сүтү, төрле конструкцияләрдә тишемнәр ясау керә. Хатын-кызлар автогрейдер, бетононасос, битум эретү җайланмалары, бульдозер, асфальт туглагыч һәм җәйгеч, экскаватор кебек машиналарның йөртүчесе, шулай ук югары биеклектә антена куючы һәм монтажлаучы булып эшли алмыйлар. Гүзәл затларыбызга канализация челтәрләрендә төзәтү эшләре белән шөгыльләнүче балта остасы һәм слесарь-сантехник һөнәрләрен үзләштерү дә кануни тыелган.

Авыл хуҗалыгы

Әлеге өлкәдә 35 яшькәчә хатын-кызларга агулы химикатлар һәм башка шундый зыянлы матдәләр кулланыла торган урыннарда эшләү тыела. Шулай ук йорт хайваннарының үләксәләрен һәм агулы химикатларны төяү яки бушату, терлек сую, тире салдыру һәм аның түшкәсен эшкәртү белән дә ир-атлар гына шөгыльләнә ала. Хәер, татарларда мал чалуны гомер-гомергә көчле затларыбыз башкарган, хатын-кызлар итне урнаштыру һәм табынга әзерләү белән мәшгуль булганнар. Алда әйтелгән канун буенча, хатын-кызлар тракторчы һәм йөк машинасы йөртүчесе булып та эшли алмыйлар. Урман хуҗалыгында гүзәл затларга агач аударучы, урман кисүче, салчы, салларны күчереп куючы һәм ясаучы булу да рөхсәт ителми. Тау эшләрендә дә хатын-кызларга юл ябык. Әмма канунда искәрмә дә бар: әгәр эш тәкъдим итүче саклык чараларын күрсә һәм берничә тикшерүне имин генә уза алса, ул алда санап үтелгән эшләргә хатын-кызны алырга мөмкин.

Алсу Сәлах

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен