Бездә ярты сәгать саен… бала югала

Җир шарында ел саен 8 миллион бала югала. Күз алдыгызга китерергә җиңелрәк булсын өчен, Казанда  яшәүчеләрне (1млн 221 мең кеше), Санкт-Петербург халкын (5 млн 281 мең) һәм Екатеринбургтагы кешеләрне (1 млн 455мең) бергә кушкач шушы куркыныч сан килеп чыга. Бу кадәр югалган баланы күз алдына китергәч чәчләр үрә тора.

Ел саен безнең илдә 40 меңләп бала югала. Мәктәбенә барып җитмәгән, үз ишегалдыннан җир йоткандай юк булган, якындагы куакларга бәдрәфкә китеп кире килмәгән, әти-әнисе белән ызгышканнан соң өйдән киткән, урманга барып адашкан, балалар йортыннан чыгып качкан, дуслары белән уйнарга киткән җирдән юкка чыккан, җинаятьчеләргә юлыккан… Балалар югалуның сәбәпләре төрле.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми статистикасы буенча, Рәсәйдә ярты сәгать саен бер бала югала. Шул ук статистикага нигезләнгәндә, югалган балаларның 90 %ы өйләреннән үзләре чыгып киткән. Ни аяныч, ел саен 10-12 мең бала бөтенләй табылмый, алар белән ни булганын һәм кая юкка чыкканнарын беркем дә белми.

Ел башыннан Татастан Эчке эшләр министрлыгына бала югалу турында 183 гариза кабул ителгән. Шуларның 101– кызлар, 82– малайларга кагылышлы. Югалганнарның күпчелеге (116) – 15 яшьтән алып 18 яшькәчәләр. Республикада һәр югалган 9 нчы кеше – балигъ булмаган бала. Гадәттә югалган балаларны беренче тәүлектә, яки алдагы 3-4 көндә табалар. Бүген Татарстанда күптән түгел югалган 7 бала эзләнүдә. Аның берсе Түбән Камадан, дүртесе — Минзәләдән, икесе — Чаллыдан. Ә менә югалганнар исемлегендәге 17 баланың язмышы бик күп еллар билгесез кала бирә. Соңгы 10 елда Татарстанда 6 меңнән артык бала югалган. Шуларның 20 се бәхетсезлек очрагы корбаны булган. 3 бала үтерү билгеләре белән табылган. Бу җинаятьләр ачыкланган инде. Тагын 11 үсмернең югалу факты буенча «үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Соңгы алты елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы волонтерлык оешмалары белән актив эшчәнлек алып бара. Шуларның иң танылганы – «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды. Бүген ил буенча бу оешманың 50 ләп бүлеге бар, шул исәптән Татарстанда да. Республиканың төрле шәһәрләрендә иреклеләрдән торган бу отрядлар хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү һәм коткару белән шөгыльләнә. Тумышы белән Алабугадан булган «Лиза Алерт» региональ оешмасының кураторы Айгүзәл Хәйриева бүген Казанда яши. Мин аның белән Алабугада очраштым, ул Корбан бәйрәмендә әти-әнисе янына кунакка кайткан иде.

«Бу ябык кына кыз җилкәсенә нинди авыр, җаваплы эш йөкләнгән», – дип уйлап куйдым очрашуның беренче минутларында ук. Айгүзәл Татарстанныкы гына түгел, Удмуртия, Марий Эл һәм Башкортстандагы “Лиза Алерт” отрядларының да кураторы. Һөнәре буенча — архитектор-дизайнер. Төп эшеннән кала, бүген бар вакытын югалган кешеләрне эзләүгә багышлый. «Лиза Алерт» отрядына 6 ел элек килә. Ул вакыт Чаллыда  җинаятьче кулыннан һәлак булган Василисаны бөтен шәһәр эзли. Бу вакыйгага битараф кала алмыйча, волонтерлар отрядына Айгүзәл дә кушыла. Шуннан бирле ул бу эшне ташламый.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан аларның кайнар линиясенә балабыз югалды дип быел 53 кеше мөрәҗәгать иткән. Ярдәм сорап күбрәк Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзәннән шылтыраталар. Шунысы шатландыра, бу балаларының барысы да кайнар эздән табылган.

Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана, димәк, бу тема тагын да актуальләшә. «Лиза Алерт” иреклеләр оешмасы кураторы Айгүзәл Хәйриеваның әти-әниләргә биргән киңәшләре:

Әти-әниләр нәрсә белергә тиеш?

  1. Әти-әни баласына белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә, теләсә кемнән әйбер алмаска икәнлеге, рөхсәт сорамыйча, беркем белән дә китәргә ярамаганлыгы турында даими әйтеп торырга тиеш.
  2. Бала киеменең эчке кесәсендә әти-әнисе турында мәгълүмат булсын. Анда алар яшәгән адрес, телефон номерлары, моннан кала, әти-әнинең дусларының да контактлары язылган булса әйбәт. Ниндидер сәбәпләр аркасында ата-ананың телефоны җавап бирмәсә, бу өстәмә номерларга шалтыратырга мөмкин. Баланың медицина күрсәткечләре бар икән, һичшиксез, бу турыда да язарга кирәк.
  3. Балагызны кәрәзле телефонны кулланырга өйрәтегез. Ул аның нинди урында булуын билгеләргә ярдәм итә. Кибетләрдә махсус беләзекләр дә сатыла.
  4. Блокнотыгызда яки телефоныгызда балагызның тәрбиячеләре, укытучылары, дуслары, дусларының әти-әниләре телефоннары номерлары булырга тиеш.
  5. Берәр зур бәйрәмгә барганда баланы фотога төшерегез. Югалган очракта бу сурәт аны тизрәк табарга ярдәм итәчәк.
  6. Кайда гына булсагыз да балагызны күз уңыннан ычкындырмагыз. Югалу өчен берничә секунд вакыт җитә.
  7. Балаларны әби-бабайлар белән урманга җибәрергә ярамый! Олы кеше, мисалга, аягын сындырырга мөмкин. Бала белән берәр нәрсә булса да, өлкән кеше аны озак күтәреп бара алмаячак.
  8. Балагыз югалса, кичекмәстән 112 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Диспетчер бу хәбәрне полиция бүлеге, коткаручылар, башка ашыгыч хезмәтләргә, шул исәптән «Лиза Алерт” иреклеләр  отрядына да хәбәр итә.

Әти-әни баласын нәрсәгә өйрәтергә тиеш?

  1. Иң элек бала үзенең исемен, фамилиясен, ничә яшьтә булуын, әти-әнисенең исемен, яшәгән адресын белергә тиеш.
  2. Балагыздан, ул югалган очракта, аның нишлиячәге турында сорагыз. Урамда, урманда ялгыз калсаң, нишләргә? Ни өчен чит кешеләр белән сөйләшергә, алар чакырган җиргә барырга ярамый? Балагызның җавапларыннан аның кискен хәлгә ни дәрәҗәдә әзер булуын аңларсыз. Теге яки бу вәзгыятьтә нигә нәкъ менә шулай эшләргә кирәклеге турында аңлатыгыз.
  3. Балагызга Җир йөзендә яхшы кешеләр булган кебек, начар кешеләр дә яшәгәнен аңлатырга кирәк.
  4. Балагызга беркайчан да таныш булмаган кешеләр белән лифтка керергә ярамаганлыгын төшендерегез. Чит-ят кешеләр, мисалга, музыка тыңларга, песи яки эт балалары карарга, кинога төшәргә чакырса ризалашмаска, беркайчан да ят машинага утырмаска.
  5. Әгәр баланы урамда алып китмәкче булсалар, аны карышырга, ярдәм сорап кычкырырга өйрәтегез. Психологлар югалган балага әти-әниләрен идәнгә утырып чакырырга куша. Балагыз янына чит кеше килсә һәм аны берәр җиргә алып китәргә теләсә, бала бик кычкырып: «Син ят кеше, мин сине белмим, син минем әни түгел, син минем әти түгел, ярдәм итегез!» дияргә тиеш. Бары тик шушы очракта гына бала янәшәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә алачак.
  6. Бала югалса, полиция хезмәткәре, тәртип сакчысы, формадагы абый яки апа, кибетчене эзләп табып, аларга мөрәҗәгать итәргә тырышсын. Балалы хатын-кызлар һәм ир-атлардан да ярдәм сорарга була. Баланың артыннан күзәтеп баралар икән, кешеләрне ярдәмгә чакырырга банкка, кибеткә, кафега таба йөгерергә кирәк.
  7. Балагызны «торган урыныңда басып тор» кагыйдәсенә өйрәтергә кирәк. Әгәр сез кибеттә, бәйрәмдә яки музейда, я булмаса башка җирдә бер берегезне югалтсагыз, балагызны табуы җиңелрәк була.

Казанда яшәүче танылган психолог Рамил Гарифуллин «Жайдак» сайтын укучыларына бу проблемага кагылышлы фикерләрен җиткерде. «Әти-әниләргә киңәшем шул – бала урамда фәкать әти-әнисе, якын туганнары, дуслары, укытучысы белән генә аралашырга тиеш! Бу гаиләнең төп кагыйдәсе кебек кенә түгел,  анда кабул ителгән “закон” кебек үтәлергә тиеш. Көнбатышта, мисалга, 7 яшьлек бала көндез урамда әти-әнисез йөри икән, аны полиция туктата һәм баласы караучысыз йөргән өчен әти-әнигә штраф яза. Бу мәсьәләгә карата Көнбатыш илләрендә таләпләр бик катгый, бу җәһәттән күптәннән педагогик технологияләр эшләнелгән, анда балаларны кечкенәдән үк төрле хәлләрдә үзеңне ничек итеп тотарга кирәклеген өйрәтәләр. Мисалга, мәктәп территориясендә чит кеше йөри икән, укучыларга аның белән сөйләшү катгый тыелган, алар бу ят кеше турында укытучыларына барып әйтергә тиеш. Ә бездә башбашташлык! Акрынлап бу технологияләр безнең илдә дә кулланышка керер дип өметләнәм», ди Рамил Гарифуллин.

Айгүзәл Хәйриева үз чиратында «отрядыбызга эшләргә кешеләр җитми. Бер югалган  кешене эзләргә ким дигәндә 50-100 кеше кирәк. Волонтер булырга теләүчеләр булса, безнең кайнар линиягә шалтыратсыннар иде. Кешеләргә авыр хәлләрендә ярдәмгә итик, мондый бәла һәр гаиләгә дә килергә мөмкин», ди. Үзе 27 нче июльдә Әлмәт районында югалган  әби һаман табылмады бит әле, – дип борчыла. «Иреклеләр югалган балаларны эзләргә бик тиз кушыла, тик нигәдер өлкән яшьтәгеләрне бик эзлиселәре килми, югыйсә һәркемнең дә яшәргә хокукы бар», дип борчылуларын уртаклаша Айгүзәл Рөстәм кызы. Отрядка Рәсәй буенча 8-800-700-54-52 телефоны аша бушлай шылтыратырга мөмкин.

Балаларыгызны саклагыз!

Мәрьям Заһиди

  1. Тормышыбыз бизәкләре, иң кадерлеләребез балалар, оныклар. Бу мәкаләдә бик яхшы итеп киңәш, инструкция бирелгән. Шушы киңәшләрне өйрәнергә һәм кулланырга, алай гына да түгел, аның белән яшәргә кирәк!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен