Сайтлар рейтингы оештырылды
Чегән бер тапкыр гына алдый ала…
Никах уку тәртибе
Юынтык су эчеп исән калган

1920-1921 нче елларда 90 миллион халкы булган Рәсәйнең 35 губерниясенә коточкыч ачлык килә. Рәсми статистика буенча, бу чорда 40 миллион кеше ачлыктан интегә. Таякның иң авыр башы Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләргә төшә. Ачлык Татарстан, Башкортстан, Оренбург якларында котыра. Бу афәттән бигрәк тә республиканың Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы зур зыян күрә.
Илдә ачлык булу сәбәпләренең берсе — 1920 нче елдагы көчле корылык. Киләсе елда халыкны ашатырлык уңыш булмаячагы шушы ук елны мәгълүм була. Сакланып калган документларга караганда, җир үзенең уңдырышлылыгын югалткан, гумусның сыйфаты түбән, туфракны эшкәртү өчен ашламалар да кулланылмаган. Моңа кадәр берничә ел халыкның җир белән шөгыльләнәнергә җае да булмый. Башта Беренче бөтендөнья, аннан гражданнар сугышы. Күпчелек ир-егетләр фронтта һәлак була, шуңа да авыл хуҗалыгы өлкәсе түбәнгә тәгәри. Өстәвенә, шушы коточкыч табигый һәлакәт — корылык килә. Җир кояштан шулкадәр кызган була ки, аңа хәтта яланаяк басып торырлык та булмый. Татарстанга бер генә тамчы да яңгыр төшми. Кырларда игеннәр көеп бетә.
Ачлыкнең икенче төп сәбәбе — әле аякка басарга да өлгермәгән республиканың коточкыч салым җыюда үтә дә актив катнашуы. ТАССР 1920 нче елда, каты корылык чорында оеша. Бүген Татарстан оешуга 100 ел тулуга әзерлек башланды инде. Нәкъ менә ТАССР оешкан елны Татарстан бер үзе 10 миллион 120 мең пот икмәк әзерләргә тиеш була (162000 тонна)!!! Бу фәрман 1920 ел башында килеп төшә. Илгә продразверстка планы кертелә, халыктан көчләп ашлык җыя башлыйлар. Яңа гына оешкан, корылык килгән республикага 10 миллион поттан артык икмәк салымы салына. Артык икмәкне җыеп алып шәһәрдәге эшчеләрне һәм армияне ашатырга җыеналар. Алга таба бу сан тагын да арттырыла һәм ТАССР 15 миллион пот икмәк әзерләргә тиеш була! Бу эше башкарып чыгу махсус оешкан наркомпродка йөкләнелә. Аның составына бик кансыз кешеләр керә, алар алга куелган бурычны теләсә нинди чаралар кулланып та башкарып чыгарга әзер була. Өстәвенә, икмәк тапшырмаучыларны җаваплылыкка тартырга була дигән карар чыга. Болай да ярлы халыкны чып-чынлап талау башлана. Ул гына да түгел, халыктан «чәчүлек орлыгын җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз» дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 миллион ярым пот икмәк тартып алына.
Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына крестьяннардан талап тагын 380 мең поттан артыграк ит, 1 млн. 652 мең пот бәрәңге, 17 миллион данә йомырка, 11 мең пот май, 8880 пот бал, 227344 данә тире, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе җыеп тапшырыла. Шулай итеп, кешеләр әле киемсез дә калырга мәҗбүр була, чөнки күп вакыт алар үзләре өчен кием-салымны мал тиресеннән, йоннан, киндердән эшләгәннәр.
1920 елның 1 декабренә ТАССР да продразверстка планы 102 процентка үтәлә. Бу вакыт ТАССР белән Сәхибгәрәй Сәетгалиев дигән кеше җитәкчелек итә. Шушы «тырышлыгы» өчен аны Мәскәүдә алтын сәгать белән бүләклиләр. Шулай итеп, 1921 елга халык икмәксез, азык-төлексез, чәчүлек орлыксыз килеп керә һәм рәхимсез ачлыкка, ялангачлыкка дучар ителә.
Ачлыктан үлүчеләр саны буенча беренче урында Тәтеш кантоны була. Бу вакыт биредә ачлыктан шешенеп 63 мең кеше үлә, бу бар халыкның 35 % дигән сүз. 1921-1922 нче елларда Чистайның 23 % халкы ачлыктан кырыла, шундый ук хәл Спаста да күзәтелгән. Үлүчеләр саны буенча Бөгелмә өязе республикада өченче урында. Барлыгы исә ачлыктан Татарстанда якынча 400-600 мең кеше үлгән дип фаразлана. Бу рәсми саннар, вафат булганнарның төгәл санын беркем дә белми. Ул вакытларда татарлар бик күпләп Урта Азиягә, Себер якларына юл ала. Алар ачлык башлангач кузгалган, әмма күбесе барып та җитә алмаган, юлларда үлгән. Аларның саны да билгесез кала. 1922 нче елда миллион ярым ятим калган бала юл буенча ризык эзләп йөрергә мәҗбүр була.
1920 елда ук халык алабутадан көлчә пешергән, имән чикләвеге һәм кайрысы, ат кузгалагы, чөгендер, кәбестә, бәрәңге яфраклары, төрле чүп үләннәре орлыклары, юкә, каен кайрысы, салам, пычкы чүбе, кычыткан, хәтта мәчеләр һәм этләр белән дә тукланганнар, хайван сөякләреннән он ясаганнар, кара балчыкка кадәр ашаганнар. Балчыкны ризык урынына бигрәк тә Тәтеш һәм Лаеш кантоннарында кулланганнар. Шушы балчыкка төрле үләннәр, он кушып, көлчә пешергәннәр.Ул кайнар булган чакта әле йомшак була, суынса, ашарлыгы калмаган, көлчә тиз арада катып ташка әйләнгән.
Алабутадан ясалган бер пот он Казан базарында 122 мең сум торган. Төрле истәлекләргә караганда, Казанда иң яхшы икмәк алабутадан пешерелгәне, яшел төстәгесе булган. Тизәк кушып пешерелгәне начаррак дип саналган. Ә инде иң начар сыйфатлысы тизәктән генә торган.
Тарихи истәлекләрдә Сарман өязенең Нөркәй авылыннан Мөкәррәмә апа болай дип язып калдырган: “Юк-бар ризыгыбызны ашадык та, савыт-сабаларымны чайкап куярга булдым. Юынтык суымны түгәргә җыенганда яныма бер кыз йөгереп килде дә, апа, зинһар өчен, бу суыгызны түкмәгез, миңа эчәргә бирегез, дип ялварды. Әтием, шул суга алабута онын өстәп, аны бу бичара кызга бирде, шушы савыт-сабаны юган суны эчеп ул бала исән калган”.
Басма матбугат даими рәвештә ачлыктан кырылган авыллар, шешенеп үлем көтүче кешеләр, корсак тифы, цинга һәм башка йогышлы авырулар таралуы турында язып чыга. Төрле эпидемияләр ничек таралмасын, кешеләрнең юынырга сабыннары да булмаган. ТАССР халкының 80% артыгы ачлыктан интеккән.
Татар авыллары өстеннән әҗәл үзе булып киткән, диярсең. Халык дистәләп, йөзәрләп кырылган. Үлгәннәрне уртак бер кабергә күмгәннәр, чөнки кешеләрнең кабер казырга хәлләре булмаган. Мәрхүмнәр өчен уртак җеназа укыла. Бу турыда язуы да, әйтүе дә авыр, авылларда исән калган кешеләр, ачлыкка чыдый алмыйча, үлгәннәрне пешереп ашаган. Татарстандагы урыс халкы да ачтан тилмергән. Әмма алар яшелчә коткарган. Мәет ашау галәмәте көчле булган. Мәчетләрдә җыелган үлекләргә махсус сак куела, чөнки кеше бөтен әйберне ашарга риза булган.
1922 нче елның 31 мартында ВЧК менә нинди белешмә язган: “Татарстан республикасында ачлык көчәя, үлүчеләр саны да арта, төрле куркыныч эпидемияләр таралганнан-тарала бара. Кайбер авылларда халыкның 50% үлгән. Йорт хайваннарының саны бик нык кими. Идел буенда, чын мәгънәсендә ачлык, ялангачлык котырына. Кешеләрне ашау очраклары ешая”. Шушы ук елны Политбюро Үзәк Комитеты ачлык хөкем сөргән районнарда кешеләрне һәм мәетләрне ашау очраклары турында язып чыгуны тыйган. Шуңа да кешеләрнең бер-берсен ашау фактларын озак еллар яшереп киләләр.
Ачлыкны бар көчне туплап кына җиңеп чыгу мөмкин булган. Шуңа да 1921 нче елның 18 июлендә ач кешеләргә ярдәм итүче Үзәк комиссия оеша. 28 июльдә шундый комиссия ТАССРда да булдырыла. Ачлык кагылган районнар корылык кагылмаган өлкәләргә беркетелә.
Татарстанны шефлыкка Вологодск, Владимир һәм Петроград губернияләре ала. Көзге чәчү вакытында бу губернияләр республикага 3 миллион пот бодай җибәрә, 1922 нче елда 5 миллион пот орлык озата. Бу көзге чәчүне башкарып чыгарга мөмкинлек бирә, халык күңеленә уңышка өмет сала.

Идел буенда балаларны ашатырлык ризык булмаганга, аларны икмәкле өлкәләргә озатып коткарып калырга уйлаганнар. Барлыгы 30 меңнән артык бала читкә җибәрелергә тиеш була. Әмма кайбер өлкәләр “без ашата алмыйбыз”, дип баш тарта. Шуңа да икмәкле өлкәләргә нибары 15 меңнән артык бала озатылган. ТАССРның шәһәр һәм районнарында ачларга ярдәм итүче ашханәләр ачыла, алар ярты миллион өлкәннәрне һәм 800 мең баланың гомерен саклап кала.
Татарстанга ярдәмгә чит илләргә киткән татар эмигрантлары, АКШ, Төркия кебек илләр дә кушыла. Чит илләрдәге татар зыялылары ничек кенә булса да бу афәттән татарның мәгърифәтчеләрен, укытучыларны саклап калырга дигән максат куя. Төркия, мисалга, Татарстанның ач мөгаллимнәренә 125 посылка җибәрә. Американың шәфкать оешмасы Татарстанның 1миллион 200 меңнән артык кешесен ач үлемнән саклап кала. Бу сан республика халкының яртысын тәшкил итә!
Татарстан республикасы ачлыктан зур югалтулар белән чыга. 1923 елда хәл бераз җиңеләя төшә. Ләкин ярты миллионнан да артык кешесен югалткан республиканың хәле бик авыр була. 86 мең крестьян хуҗалыгы бөтенләй юкка чыга. Идел буендагы ачлыктан барлыгы 5 миллион кеше вафат була.
Мәрьям Заһиди
Атарга хөкем ителгән җинаятьче … Әфган сугышына киткән-2
Мәкаләнең башы:
Дәвамы биредә:

Ни кылсалар да, аларга берни дә булмаячагына ышанган бандитлар яңа, башка сыймаслык җинаять планлаштыралар. Шул ук 1976 елның җәендә Хантимеров Казан буенча куркыту чарасы оештырырга була. Аның барышында “тяп-ляп”лылар кул астына эләккән кешеләрне, кем икәненә дә карап тормыйча, кыйныйлар. Төркемдәгеләргә юлда очраганнарны мөмкин кадәр каты кыйнау, кешеләрне бик каты имгәтү бурычы куелган була.
Милиция бу хакта белеп ала һәм Хантимеров төркеменең 50гә якын әгъзасы кулга алына. Ләкин аларның җинаятен дәлилли алмыйлар. Бары тик “Җәүдә”нең үзен генә бер елга төзәтү эшләренә хөкем итәләр. Тик ул да, үрнәк тәртибе өчен, тиздән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителә.
Курку хисен, закон төшенчәсен бөтенләй югалткан “тяп-ляп”лылар 1977 елда кеше үтерә башлыйлар. Бу эш белән иреккә чыккан “Җәүдә” җитәкчелек итә. Кеше үтерүләргә яшүсмерләрне җәлеп итәләр, чөнки алар тотылсалар да, 18 яшькә җитмәгәнлектән, Совет чорында аларга минималь җәза каралган була – бандитларны, кеше үтергән өчен дә, гадәттә, 5-7 елдан артыкка хөкем итмиләр. Милициягә төркем әгъзалары турында хәбәр биргән кешеләрне беренче булып үтерәләр. Аннары чират Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматчыларына җитә. Әмма кеше үтерү өчен кыргый җанварга әйләнгән яшүсмерләргә сәбәп кирәк тә булмый. Бервакыт алты бандит “Җәүдә”гә кунакка барырга чыга. Юлда аларга яшь егет очрый.”Тяп-ляп”лылар тәмәке сорыйлар. Егет аларга сигарет бирә һәм аны шунда ук — көпә-көндез кыйнап үтерәләр.
Милициягә янә эшкә керешә. Төркем “бригадир”ларының берсен — Таҗетдиновны кулга алалар. “Антип” шаһитларны сатып алырга тели, ләкин үзе дә рәшәткә артына эләгә. Тик озакка түгел — ул шул ук көнне кача.
1978 елның 31 августында кичен “Теплоконтроль” тирәсендә милиция патруле янына мотоциклчы килеп туктый һәм аңа Татар зираты янында обрездан атулары хакында хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, төркемдә 10-15 кеше булган. Тагын 20 минуттан “ПАЗ” автобусы шоферыннан да шомлы хәбәр алына: җинаятьчеләр аның пассажирлар утырган автобусына аталар. Бу инде гадәттән тыш хәл була.
Шул көнне кичке тугызынчы яртыда утлы корал (обрез) һәм арматура белән коралланган, башларына битлек кигән бер төркем яшьләр Казанның Елга вокалыннан башлап Яңа Татар бистәсе урамнары буйлап китә. Банда урамның ике ягыннан бара һәм очраган кешеләргә ата, аларны кыйный башлый. Нәтиҗәдә 10 кеше яралана, алар арасында бандитларны туктатырга теләгән ике милиционер да була. Бер кеше үтерелә. Бу “куркыту йөреше”н Җәүдәт Хантимеров оештыра.
Төркемдәгеләрне кулга алалар. 20 ел эчендә беренче тапкыр эшне бандитизм маддәсе буенча кузгаталар. Советлар Союзында бандитизм бетерелде дигәннең миф икәне шунда беленә. Тикшерү ел ярым бара. 1980 нчы елда суд була. Хакимият иректә калган бандитлар һөҗүменнән куркып, аны Красин урамындагы тикшерү изоляторында үткәрә. Җинаятьчел төркемнең 27 әгъзасы бандитлык өчен хөкем ителә, тагын 28 кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Банданың 70кә якын җинаять кылуы дәлилләнә. Суд дүрт кешене атарга хөкем итә, тик соңрак аларның икесенә үлем җәзасы озак сроклы иректән мәхрүм итүгә алыштырыла. Бандитлык маддәсе буенча хөкем ителүчеләрне 10-15 елга ирекләреннән мәхрүм итәләр.

Банданың лидерларының берсе – “Җәүдә”нең судтан соңгы язмышы анык билгеле түгел.1956 елда туган Җәүдәт Хантимеровның яшьләр арасында абруе бик зур була. Ул бокс белән даими шөгыльләнгән, “Яшьләр Үзәге”ндә электромеханик булып эшли. КГБның штаттан тыш хезмәткәре булган, бу хакта иптәшләренә үзе берничә тапкыр әйткән. “Җәүдә”нең фигурасы, спорт белән даими шөгыльләнгәнгә күрә, культуристларныкы шикелле булган. Кечкенәдән үк Скрябин белән дус була. Үзен гел җитди тота, хәтта шаяртканда елмаймый да. Йөргән кызы бик матур булса да, бергә кеше күзенә чалынмыйлар. “Бик яхшы егет, гадел, нык һәм барлык мөнәсәбәтләрдә дә ышанычлы. Аның бик текә үз төркеме бар иде”, дип искә ала аның турында Сергей Антипов. Җәүдәт Хантимеров оештырган Яңа Татар бистәсе буйлап “куркыту йөгереше” Казанда, СССРда гына түгел, бөтендөнья күләмендә зур шау-шу тудыра. Ул вакытта тыелган, тапшырулары махсус “томаланган”, аны тыңлаган өчен иректән мәхрүм калу куркынычы янаган “Голос Америки” “Тяп-ляп” төркеме турында махсус тапшыру оештыра. Суд карары белән Җәүдәт Хантимеров иң югары җәзага – атарга хөкем ителгән. Тик җинаятьчел төркемдә катнашучыларның бу җәһәттән үз фикере бар. Алар фикеренчә, КГБ “Җәүдә”гә үз тормышын, шул исәптән исемен дә, тулысынча үзгәртергә тәкъдим иткән. Шул рәвешле ул Әфганстан сугышына эләгә. Спецназ төркемендә сугыша, тыныч кышлакларны мөҗәһитләргә каршы котырта. Ул исәнме, үлгәнме, үлсә ничек үлгән – беркем дә белми. Аның мәетен беркем дә күрми, каберенә дә кенотаф (мәрхүмнең җәсәде булмаган урындагы кабер ташы – автор) куелган. Сергей Антипов сөйләвенчә, “үлем җәзасына хөкем ителгән Җәүдәт инглиз телен өйрәнгән”. Нигә кирәк булган ул аңа, нинди максат белән чит тел өйрәнгән – бу сорауларга әлегә кадәр җавап юк.
Сергей Антипов 15 елга хөкем ителгән. Утырып чыккач, эшкуарлык белән шөгыльләнә. “Антип” бүгенге көндә тыныч кына Мәскәү өлкәсендә яши һәм ул һәм кыз тәрбияли. «Мин криминал белән шөгыльләнмим, Ватаныма хыянәт итмим», — ди Сергей Антипов.
Сергей Скрябин, төркемне тар-мар иткәннән соң, 11 елга хөкем ителә. Иреккә чыкканнан соң, ул да эшкуарлык белән белән шөгыльләнә башлый. 1994 елда Казанда үз йорты янында үтерелә.
Тик тар-мар ителгән «Тяп-ляп» урынын шунда ук Казанның башка бандалары ала. Менә 1986-87 еллардагы мәгълүматлар: Казанда бу елларда яшүсмерләр төркемнәре бер-берсе белән кара-каршы 51 тапкыр сугыша. Аларда 6 кеше һәлак була, 73 яшүсмер җитди яралар ала.
Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.
Атарга хөкем ителгән җинаятьче … Әфган сугышына киткән

“Тяп-ляп”. Бу сүзне ишетүгә, яшьлеге җитмешенче-сиксәненче елларга туры килгән казанлылар, инде ул вакыйгалардан соң 40 ел үтсә дә, сискәнеп куялар. Башта даны бөтен СССРга таралган “Тяп-Ляп” бандасы Казанны дер селкетеп тотты, аннары – сиксәненче елларда, башкала гопниклар кулына калды. «Сез Казанның соңгы вакытта ничек үзгәрүен күз алдына да китерә алмыйсыз, — диде, күптән түгел башкалага килгән Андрей Макаревич журналистларга…. — Мин монда беренче тапкыр 80нче еллар башында килдем. Бу Советлар Союзының иң бандит шәһәре иде, монда бик куркыныч иде. Чыннан да. Монда бернинди дә арттыру юк….».
Узган гасырның 70 нче елларында Казандагы җинаятьчел төркемнәр шәһәрне үзләренең даирәләренә бүләләр — “Ново-татарские”, “Тяп-ляп”, “Жилка” һ.б.төркемнәрнең биләмәләре барлыкка килә. Арадан иң көчлесе — «Тяп-Ляп» була. Аны оештыручылар — Сергей Антипов, Җәүдәт Хантимеров, Сергей Скрябин. Төркем «Теплоконтроль» заводы тирәсендә барлыкка килгәнгә аңа шундый исем бирәләр. Аны оештыручы итеп 1949 елгы Сергей Антипов (Антип) санала. 70 нче еллар башында нәкъ менә ул «Тяп-Ляп»ны оештыра да инде. Бу вакытта Антипов завод тирәсендә яшәүче үсмерләр арасында тиз арада абруй яулый. Аны гаделлеге өчен хөрмәт итәләр һәм авыр вакытта ул һәрвакыт ярдәм итә, дип беләләр. Сергей Антипов 14 яшеннән милициянең балалар бүлмәсендә исәптә тора. Антипов «Теплоконтроль» заводында эшли, сәламәт яшәү рәвеше алып бара — спорт белән шөгыльләнә, эчми, тартмый, заманына күрә гыйлемле дә була. «Теплоконтроль» заводын бистәләр уратып алган һәм монда башлыча эшче халык яши. Җирле шпана «тепловский» егетләренә еш һөҗүм итә торган була. Сергей Антипов егетләрне бандитлардан яклауны үз кулына ала. Төркемдә катнашучылар сүзләренә караганда,«аларның берсе дә төрмә романтикасы белән мавыкмаган». Барысының да теләге бер — сәламәт һәм көчле булу. Биш катлы йортның подвалында спорт залы ясыйлар, шунда көннәр буе шөгыльлләнәләр. Бу исә яшьләрнең күбрәк аралашуына, дуслашуына, аларда бердәмлек хисе тәрбияләнүгә китерә. «Тяп-Ляпа» ның төп принцибы да шуңа охшаш була: «тәмәке тартмаска, эчмәскә, бер-береңне бәладә ташламаска, ихтыяр көчен тикшерү мәҗбүри». Бу төркемнең егетләре Казанның башка яшьләреннән киемнәре һәм үз-үзләрен тотышлары белән аерылып тора. Алар кыска, гадәттә, “ёжик” прическалы, кышын телогрейка һәм колакчыннары ияк астына төшереп бәйләнгән мутон бүрек кияләр. Яз-көз кашка кадәр төшерелгән шапка һәм спорт киеменнән йөриләр.”Ёжик”ның да “файдасы” бар — сугышканда чәчтән тотып алмасыннар өчен, алар чәчләрен кыска итеп алдырганнар. Телогрейка калын булганга арматура белән сугудан саклаган. Кайберләреннән 10-15 яшькә өлкәнрәк булса да, “Антип”ка үсмерләр нык тартыла. Хәер, ул «Тяп-Ляпа» ның бердәнбер түгел, мөгаен, тиңнәр арасында беренче лидеры булгандыр. Сергей Антиповтан тыш, төркемнең төп лидерлары булып Сергей Скрябин (Скряба) һәм Җәүдәт Хантимеров (Җәүдә) була. Кечкенәрәк лидерлар-Михаил Захарович (Захар), Илдар Каюмов һәм Юрий Кондрашин.

“Скряба” кушаматлы Сергей Скрябин 1956 елгы. Казан “цехчылары” арасында күп танышлары булган. Югары белеме юк. Җинаятьчел төркемдәгеләрнең сүзләренә караганда, “аны бөтен җирдән — хәрби училищедан да, пединституттан да куып чыгаралар”. Төркемдә абруе булмаган. “Скряба шактый үзенчәлекле шәхес иде. Хәйләкәр, астыртын, булдыклы, — дип искә ала аны төркемдәгеләрнең берсе. – Кыска гына буйлы булса да, ул уң йодрыгы белән шундый иттереп китереп тондырадыр иде ки, хәтта ике метрлы амбалларның да яңаклары ярылып, күзләреннән ут чыккандыр. Үтә дә саран һәм аны якын дусты дип санаганнарны да сатып җибәрергә күп сорамый иде”. Нәкъ менә Скрябин “цехчылар”дан акча алу, мошенниклык һәм рэкет белән шөгыльләнә. Төркем шартларына риза булмаганнарны, аның күрсәтмәсе буенча кыйныйлар, тауарларын тартып алалар. Ул партия һәм сәүдә даирәләрендә дәрәҗәле танышлыклар булдырган. Еш кына башка урам төркемнәренең лидерларын бер-берсенә каршы котырткан.
Оешкан җинаятьчел төркемнең гади әгъзаларының бурычлары төгәл бүленгән. Берәүләр узып баручыларны талый, икенчеләре машина урлый, өченчеләре фатирларны чистарта. Сыра һәм шәраб сатучыларны, спекулянтларны, шешә кабул итүчеләрне, базарда ит сатучыларны «сауганнар». Каршылык күрсәтүчеләр яки ризасызлык белдерүчеләр белән артык мәшәкатьләнеп тормаганнар — башта кыйнаганнар, шуннан соң да “файдасы” булмаса, үтереп ташларга да күп сорамаганнар.Төркемдә йөздән артык яшь егет булган.
«Тяп-ляп» лидерларына даими рәвештә акча кереп торса да, алар моңа гына канәгать булмый. Алар Казанның тулы хуҗасы булырга тели. Башка җинаятьчел төркемнәр өстеннән генә түгел, хәтта рәсми хакимиятне дә алыштырырга өметләнәләр.
1976 ел башында, алар автотранспорт предприятиесе автобусларын үз белдекләре белән алып чыгып китәләр. “Тяп-ляп”лылар төялгән автобуслар Урицкий исемендәге мәдәният сарае янына килеп туктый. Дискотека барган залга бәреп кереп, бөтенесен дә кыйный башлыйлар. Килеп җиткән милиция көч-хәл белән сугышуны туктата, автобусларны “тяп-ляп”лылардан тартып алгач, аларны автотранспорт предприятиесе гаражына кадәр озата барырга мәҗбүр була. Бераздан соң “тяп-ляп”лылар Куйбышев мәйданында (халыкта ул вакытта “Кольцо” дип аталган, хәзер шул исемдәге супермаркет урнашкан мәйдан- автор) башка оешкан җинаятьчел төркем белән атышу оештыралар. Мәскәүнең кискен тәнкыйьтеннән куркып, милиция һәм хакимият ике очракны да “күрми”.
Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.
Ахыры:
[Сынап кара] Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?
Рәсәйнең бай пенсионерлары

Безнең илдә уртача пенсия 13 323 сум тәшкил итә. Әмма кайбер пенсионерлар күпкә әйбәтрәк яши. Кемнәр соң алар?
Мәскәүлеләр
Пенсия төбәктәге яшәү минимумы күләменнән кимрәк була алмый. Ил буенча ул 8703 сум булса, Мәскәүдә – 2,5 меңгә күбрәк. Башкала хөкүмәте үзенең иң аз пенсия күләмен билгеләгән – 17 500 сум. Әгәр шуннан кимрәк акча алса, Мәскәү пенсионерларына шәһәр казнасыннан өстәп түлиләр. Аена якынча 5,5 мең сум чыга. Өстәмә акча килсен өчен Рәсәй башкаласында кимендә ун ел булса яшәргә кирәк.
Мәскәү хакимияте мондый арттырып түләүләрне пенсия реформасыннан соң да саклап калырга тели. Хатын-кызларның пенсия яшен 63кә, ә ир-атларныкын 65кә күтәргәннән соң да, мәскәүле хатын-кызлар шәһәр казнасыннан түләнә торган акчаны 55, ир-атлары 60 яшьтән алачаклар. Бу арттырып түләүдән тыш, мәскәүлеләрнең башка өстенлекләре дә сакланып калачак. Мисал өчен, җәмәгать транспортына компенсация, электричкаларда бушлай йөрү һәм башкалар.
Түрәләр
Федераль түрәләрнең уртача пенсиясе 18 709 сум. Аны 74 мең кеше ала. Шул ук вакытта дәүләт эшендә эшләүчеләрнең яшен инде 2017 нче елдан ук арттыра башладылар: хатын-кызларның 63 яшькә, ир-атларның 65 яшькә җиткергәнче ярты еллап пенсия яше арта бара.
Себердә яшәүчеләр
Себер төбәкләрендә пенсионерлар өчен иң югары яшәү минимумы түләнә, ә Чукоткада – ил буенча иң зурысы. Анда минималь пенсия – 19 мең. Моннан кала, себердәгеләргә ай саен якынча 5 мең түләнеп тора. Себер төбәкләрендә 15 ел эшләгән кешеләргә өстәмә 2,5 мең бирелә.
Кайбер урыннарда районнан коэффициентлар өстәлергә мөмкин. Чукоткада, мисал өчен ул 2 гә тиң. Димәк, анда яшәүче пенсионерлар өчен максималь түләү – 15 мең: (5 мең калыплашкан түләү+2,5 мең стаж өчен= 7,5 мең) шуны коэффициент 2гә тапкырлагач айлык пенсия килеп чыга. Моңа өстәп, Себердә15 ел стажы булганнар, пенсиягә 5 елга иртәрәк чыга ала.
Көч хезмәткәрләре
Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Җәза үтәтү буенча федераль хезмәттәгеләрнең пенсиясе хезмәт итү вакытына карап билгеләнә. 20 елдан соң хәрбиләргә хезмәт хакының яртысы пенсия буларак өстәмә түләнә. Ул ел саен арта бара, ләкин хезмәт хакының 85 процентыннан күбрәк була алмый. 2018 нче елда уртача “хәрби” пенсия 26 мең. Аны якынча 2 миллионлап рәсәйле ала. Аларга пенсия яше артуы янамый.
Дәүләт думасы депутатлары
Депутатларга һәм сенаторларга пенсиягә ай саен өстәмә түләү каралган. Парламент стажы 5-10 ел булганнарга премиянең 55 проценты, 10 елдан артса — 75 проценты түләнә.
2018 елда Дәүләт думасы депутатының уртача премиясе 85 мең икәнен исәпкә алсак, ун елдан артык депутат “стажы”лы түрәнең пенсиясе якынча 77 мең сум чыга.
Очучылар
Әлеге тармактагы хатын-кызларның хезмәт итү вакыты — 20, ир-атларның 25 ел дип кабул ителгән. Алар пенсиягә иртәрәк кенә чыгып калмыйлар, акчаны да күбрәк алалар. 2018 елда аларның минималь пенсиясе 50 мең булды. Әмма алар хезмәт итү елларының өчтән икесен һавада сынауларда үткәрергә тиеш. Пенсиядә эшләгән өчен аларга өстәмә түләү каралаган. Сынаучы-очучыларның уртача пенсиясе 2018 елда — 92 мең. Рәсәйдә андый пенсионерлар саны меңгә җитә.
Космонавтлар
Космонавтлар да пенсиягә иртәрәк чыга – хатын-кызларның хезмәт итү вакыты — 20, ә ир-атларның – 25 ел. Аларның пенсиясе хезмәт хакларының 55 процентын тәшкил итә. Пенсиягә чыккач эшләсәләр, ел саен пенсиягә өстәп, хезмәт хакының 3 проценты түләнә. Әмма ул 85 проценттан артмый. Инвалид-космонавтлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк космонавтлар өстәмә 10 мең алалар. 2018 елда космонавтларның уртача пенсиясе 463 407 сум тәшкил итте.
“Инвалидлар”
Әлбәттә, бу очракта сүз инвалидлыкны сатып алган инвалидлар турында бара, шуңа да без ул сүзне куштырнаклар эченә алдык. Авыру аркасында инвалид булганнарга Рәсәйдә яшәү бер дә җиңел түгел.Даруларның күпме торуын чын инвалид булганнар бик яхшы белә. “Мөмкинлекләре чикле” булган рәсәйленең уртача пенсиясе 13 306 сум. Пенсия яшенә җиткәч, аларның сайлау мөмкинлеге бар: я инвалидлык буенча пенсия алу, я – картлык иминиятлегеннән акча. Аның уртача күләме аена 2763 сум. Шулай итеп, инвалид-пенсионерның уртача айлык кереме якынча 16 меңгә чыга. Бүгенге көндә кайбер кешеләр инвалидлыкны сатып алудан да читенсенми. Ә икенче берләре аны ясап бирүдән тартынып тормый. Шуңа күрә 200 меңләп торган ясалма инвалидлыкны сатучылары да, алучылары да юк түгел. Эш, билгеле, акчада гына түгел, аерым бер җирләрдә инвалидларны чиратсыз үткәрәләр, алар өчен бушлай машина тукталышлары каралган. Кешеләр шуңа кызыгып, алдау юлына баса.
Пенсия яше арттырылды, шуңа киләчәгегезне алдан ук кайгыртып, алда санап үтелгән һөнәрләрне үзләштерә башлый аласыз. 63- 65 яшькә хәтле әллә кемнәргә укып, эшләп өлгереп була бит… Бу сүзләрне шаяру дип кенә кабул итегез, хәлебезнең әйбәт түгеллеген барыбыз да аңлыйбыз.
Алсу Сәлах
Аллаһы Тәгалә Адәмне кайчан яралткан?

Мөселманнар Гашура көнен билгеләп үттеләр. Һиҗри календарь буенча мөхәррәм аеның 10 нчы көне Гашура көне дип билгеләп үтелә. Хәлиф Гомәр Әл-Хаттаб разыйаллаһу ганһү мөхәррәм аен һиҗри календарьнең беренче ае итеп билгеләде. Гашура көне мөхәррәм аеның 10 нчы көне, бу сүз «гашәрә», ягъни «ун» сүзеннән ясалган. Аллаһ илчесе уразаны Гашура көнгә бер көн өстәп, я 9-10 нче яки 10-11нче мөхәррәмдә тотарга кушты.
Имам Әхмәднең җыентыгында мондый хәдис китерелә: «Гашура көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә ошамаска тырышып, я бер көн алдан, я бер көн арттан ураза өстәгез».
Әлеге хәдистән чыгып, шуны әйтергә була: Гашура уразасын ике көн тоту хәерлерәк. Иң яхшы ураза булып тугызынчы һәм унынчы мөхәррәмдә тоткан ураза булачак. Дәрәҗәсе ягыннан бераз түбән булып унынчы һәм унберенче мөхәррәмдә тоткан ураза тора. Тагын да түбән булып бер генә көн тоткан ураза санала (10 нчы мөхәррәм).
Гашура көнендә ураза тоту Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйһи вәссәләм)нең сөннәте, шуңа күрә бу көндә ураза тоту хәерле гамәл. Пәйгамбәрнең үрнәгенә күбрәк ияргән саен, ул кешене Аллаһы Тәгалә дә күбрәк ярата. Шулай ук, һәрбер яхшы гамәл үзе артыннан икенче яхшы гамәлне ияртә. Ә һәрбер начар гамәл үзе артыннан икенче начар гамәлне ияртә. Бу көннең уразасын Пәйгамбәр Мөхәммәд (салаллаху галәйһи вәссәләм) һәм аның сәхабәләре генә тотып калмыйча, Муса һәм аның сәхабәләре дә тоткан. Шунысына да игътибар итегез: Пәйгамбәребез (салаллаху галәйһи вәссәләм) бу көндә ураза тотуны яһүдиләрдән алмаган. Алда әйтеп үтелгәнчә, ул бу уразаны Мәдинәгә күченгәнче үк тоткан. Ә Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдиләрдән ни өчен алар да бу көнне уразада булуларын һәм бу көнгә нинди мәгънә биргәннәрен беләсе килеп кенә сорый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (салаллаху галәйһи вәссәләм) бу уразага тагын бер көн өсти. Бу, киресенчә, Пәйгамбәребезнең (салаллаху галәйһи вәссәләм) аларга охшарга тырышмаганлыгын күрсәтә. Гашурә көне безгә Аллаһы Тәгаләнең рәхимлелеге турында, Аның пәйгамбәрләрен яратуын искә төшерә. Пәйгамбәрләрне үз халкы онытса да, зурламаса да, Аллаһ бу вазыйфаны икенче халыкка бүләк итә. Шуңа да мөселманнар бу вакыйгалар турында онытмаска тиеш. Бу көн безгә кешеләр арасындагы якынлык туганлык җепләре белән генә бәйле түгеллеген дә күрсәтә. Чын туганлык дип диндәге кардәшлекне атап булыр иде. Пәйгамбәребез (салаллаху галәйһи вәссәләм) яһүдиләргә үзен Мусага аларга караганда да якынрак дип әйткән. Гәрчә алар- яһүдиләр, Муса яки аның сәхабәләре нәселеннән булсалар да. Алар Муса алып килгән тәгълиматтан күптәннән читләштеләр, ә мөселманнар әле дә Мусаны пәйгамбәр буларак яраталар. Гашура көне Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен күрсәтә торган көн. Аллаһы Тәгалә бу көндә зур могҗиза — диңгезне икегә аерып күрсәтте. Бу исә Аллаһы Тәгалә өчен бернинди дә чикләүләр юк икәнен күрсәтә. Барлык физика законнары, без белгән һәм белмәгән фәннәрне Аллаһы Тәгалә Үзе бар кылды һәм Үзе теләгәнчә алар белән идарә итә ала. Әмма бу законнар Аллаһның Үзенә берничек тә тәэсир ясый алмыйлар. Ислам тарихындагы бу көндәге вакыйгалар иман китергән бәндәләрнең көче аларның иманнарында икәнен күрсәтә. Ягъни кеше куәт, корал, ниндидер әзерлекләр белән түгел, ә үзенең Аллаһка булган иманы белән көчле. Муса артыннан куган Фиргавен гаскәре ул вакытларда иң көчле армияләрнең берсе була, ә бәлки андый куәткә ия бердәнбер гаскәр дә булгандыр. Муса һәм аның халкы аларга каршы торырлык түгел иде, сугышкан булсалар, әлбәттә, җиңелгән булырлар иде.
Бу исә тормышта ниндидер кайгы-хәсрәт килеп чыкса, бу Аллаһтан сынау булып, аннан чыгу юлын да Аллаһы Тәгалә Үзе бирәчәк дигәнне аңлата. Безгә үзебезнең иманыбызны, рухыбызны ныгыту кирәк.
Гашурә көне барлык мөселманнар өчен дә күркәм бәйрәм булып саналса да, шигыйлар (шиитлар) бу көнне кайгы һәм хәсрәт көне буларак билгеләп үтәләр. Бу көндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйһи вәссәләм) оныгы Хөсәен гаделсез рәвештә үтерелә. Шигыйлар бүгенге көнгә кадәр 10 нчы мөхәррәмне траур матәм буларак билгеләп үтәләр. Үз-үзләрен кыйнау, аркаларын, битләрен кисеп канга бату — болар барысы да алар үзләре уйлап чыгарган һәм пакь Ислам диненә кагылышы булмаган гамәлләр. Аллаһ безне мондый ялгышлыклардан ерак тотсын!
Гашурә бик күркәм көн. Гашура көнендә шактый күп әһәмиятле, тарихи, сөенечле вакыйгалар булган. Шуларның аеруча мөһим булганнары Аллаһның пәйгамбәрләре белән бәйледер. Бу көнне Бөек Раббыбыз бу дөньяны, Адәмне яралткан, нәкъ бу көнне Адәмнең тәүбәсе кабул ителгән; Нух көймәсе тауга килеп җитеп, андагы мөэминнәр туфаннан котылган; бу көнне Ибраһим пәйгамбәр туган һәм мәҗүсиләрнең утыннан коткарылган, Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләр күккә ашкан; Муса пәйгамбәр һәм аңа ияргәннәр Фиргавеннең эзәрлекләвеннән котылганнар, Фиргавенне шул көнне диңгез сулары йоткан; Юныс балык карыныннан исән-имин чыгып котылган; Әюб пәйгамбәр авыр чирдән савыккан; озак елларга сузылган аерылышудан соң Ягъкуб улы Йосыф белән очрашкан; Йосыф зинданнан чыккан; Сөләйман пәйгамбәр патша булган.
Шулай итеп, догалар, теләкләр кабул ителгән һәм бик күп бәла-казалардан котылуга сәбәп булганы өчен, Гашура көне шатлыклы бер көн булып исәпләнә. Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызга да шушы бөек көнне тиешенчә итеп уразалар тотып, догалар кылып үткәрергә, әҗер-савапларга ирешергә насыйп итсен!