Нишләтергә бу малайны?

Бала үстерү жиңел түгел. Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә дип белми әйтмәгәннәр. Бала өчен дә, ата-ана өчен дә яшүсмер чак иң җаваплы чор.12-15 яшьләрдә кеше үз тормышындагы икенче этапка күчә башлый. Сез инде балагызга сабыйга караган кебек тә карый алмыйсыз, шул ук вакытта аның тулысынча мөстәкыйль була алмаганын да аңлыйсыз. Яшүсмерлек чоры – балачак белән яшьлек арасындагы алтын урталык. Шуңа күрә балагыз белән аралашканда да бу урталыкны җуймаска тырышыгыз. Бер яктан, аны артык кысмагыз, ул үзе теләгән эшләрне эшләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, икенче яктан, аңа ирекне дә чамалап кына бирегез. Әйе, бу бик катлаулы. Бу яшьтә аның белән аралаша белү үзе бер осталык сорый. 12-15 яшьлек бала белән нинди темаларга сөйләшеп була соң? Аңа нинди сораулар бирсәң, әңгәмә ялганып китәр?

“Әйе” яки “юк”, “яхшы” йә “начар” дип кенә җавап бирерлек сораулардан качыгыз. Шуңа күрә “Көнең ничек үтте?” (бу сорауга “әйбәт” дип кенә җавап биреп була) яки “хәлең ничек?” дип сорамагыз. Иң яхшысы, аерым бер теманы башлап җибәреп, аны бала белән бергә шәрехләп, үзегезнең эмоцияләрне күрсәтү, фикерләрегез белән уртаклашу. Ләкин монда да чаманы белергә кирәк, сөйләшү баланы орышуга кайтып калмасын.

Яшүсмер белән нинди темаларга сөйләшеп була соң?

  • Гашыйк булу;
  • Экстремаль яки зыянлы шөгыльләр;
  • Дуслар белән мөнәсәбәтләр;
  • Үзләре (ягъни кызыгыз, улыгыз) турында;
  • Фанатизм;
  • Социаль челтәрләр.

Бу темаларның һәрберсен аерым карап үтик. Гашыйк булу турында сөйләшү  бик үк җиңел түгел. Әлеге темага кагылганчы башка вак-төяк өлкәләрне “әйләнеп чыгарга” кирәк. Араларыгыз якынаеп киткәч, кызыгыздан/улыгыздан сыйныфташлары турында сораштыра башлагыз. Кем нәрсә белән шөгыльләнә, нәрсә белән кызыксына икән? Гадәттә, кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган кеше турында озаклап һәм тәфсилләп сөйлиләр. Барлык иптәшләреннән берсенең аерылып торуын сизеп алсагыз, әкрен генә теманы шул кеше ноктасына кадәр тарайтыгыз. Ачылып киткән очракта, яшүсмерләр үзләренең гыйшыклары хакында бик яратып сөйлиләр. Экстремаль яки зыянлы шөгыльләр турында сөйләшү күбрәк сезнең тынычлыгыгыз өчен кирәк. Балагыз наркотикларга, аракы, тәмәкегә кызыкмыймы? Урлап карыйсы килгәне юкмы? Бу турыда шулай ук сүзне иптәшләреннән башлап җибәрә аласыз. Ләкин улыгызның тәмәке тартып карыйсы килгәнен белгәч, пошамана төшмәгез. “Никотинның бер тамчысы атны үтерергә мөмкин” темасына лекцияләр дә уздырмагыз. Бәлки сезнең үзегезнең тәмәке белән бәйле тарихыгыз бардыр? Шул турыда сөйләгез. Әти-әниләрегезнең сезне ничек сүгүләре, беренче тартудан алган кичерешләрегезне дә яшермәгез. Күпчелек яшьләр компания өчен тарта башлыйлар. Моның акыллы гамәл  түгеллеген аңлатып карагыз. Мисаллар китерсәгез, тагын да яхшырак. Һәм, әлбәттә, авызыгызда тәмәке булган килеш балага аның зыяны турында сөйләп булмый, шуңа күрә, тарткан очракта, бу шөгыльдән котылырга тырышыгыз. Сез балагызга һәрвакыт үрнәк.

Иптәшләр һәм дуслар темасы бу яшьтә аеруча актуаль. Еш кына бу чорда үсмернең  яшьтәшләре белән аралары киеренке булуы да ихтимал. Дуслары турында һәрдаим сөйләшеп торсагыз, аның нәрсә белән кызыксынганын,  яшьтәшләренеке белән чагыштырып карасагыз, күп сорауларыгызга җавап табарсыз.

Һәркем үзе турында сөйләшергә ярата. Шуңа күрә, балагыз үзеннән оялмаса, аның турында,  кичереш-хисләре турында гәпләшә аласыз. Ул нинди музыка  ярата, нинди  сериаллар карый, нәрсә турында хыяллана. Шул хакта сөйләшергә тырышыгыз.

Бу яшьтә егетләрнең күбесе спорт белән кызыксына. Аларның яраткан футбол, хоккей командалары, яраткан уенчылары барлыкка килә. Кызлар исә музыкага мөкиббән китә. Төрле төркемнәр, җырчылар турында мәгълүмат туплый, аларның тормышы белән кызыксына. Шул темага әкрен генә кереп китеп, “Кумирыңны очратсаң, аңа нәрсә әйтер идең?” дигән кебек сораулар биреп, хыялланып алсагыз да була.

Балаң  белән сөйләшкәндә тикшерүче кебек бер-бер артлы сорау яудырып  утыру дөрес булмас. Үз фикерегезне әйтегез, шул ук вакытта аның сезнең белән килешергә дә, каршы төшәргә дә мөмкин булуын исегездән чыгармагыз. Бала белән күзгә-күз карап сөйләшергә генә ярый дигән фикер инде искерде. Виртуаль аралашудан курыкмагыз. Еш кына кеше күзгә-күз әйтә алмаганын кат-кат уйлап, кичереп, смс итеп язарга ярата. Бәлки балагызга шулай аңлашу җиңелрәктер. Соңгы елларда ата-аналарның күбесенчә эштә булуын исәпкә алсаң, виртуаль аралашу иң яхшы ярдәмчегә әйләнергә мөмкин.

Шулай ук төрле социаль челтәрләргә теркәлегез. Балагыз блогерлык белән шөгыльләнергә тели икән, аңа булышырга теләвегезне әйтегез. Нинди темаларга видеороликлар төшерергә теләве белән кызыксыныгыз. Аның идеяләре сезгә ошамаса, ниндирәк темаларга алынып булуы турында сөйләшегез. Ләкин артык каты бәрелмәгез. Балаларның күңеле пыяла, шуны онытмагыз.

Алсу Сәлах

Байлыгыннан канәгать кеше ишәккә кызыкмый

Альберт Тимершин рәсеме

Бер заман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: «Кем дә кем байлыгыннан канәгать, риза икәнлеген миңа килеп игълан итсә, шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм»,— дигән.

Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул Хуҗа янына килә дә:

— Якын тирәдә миннән дә бай, байлыгыннан канәгать кеше юк. Шулай булгач, ишәк минеке,— ди.

— Гафу ит,— дип җавап бирә Хуҗа Насретдин.— Байлыгыңнан тулысынча разый булсаң, кеше ишәген алырга килмәс идең.

***

Бер көнне Хуҗа Насретдин күршесендәге байга таба сорарга кергән.

— Бай әфәнде, син миңа, бер өч көнгә, таба биреп торчы,— дигән.

— Вакытында кертсәң, алырсың,— дигән бай.

Өч көн узгач, бай Хуҗага таба сорап кергән. Хуҗа байның зур табасы эченә бер кечкенә генә таба салып биргән.

Бай Хуҗага:

— Йә Хуҗа, мин сиңа бер генә таба биргән идем, ә син миңа ике таба бирәсең, ни өчен алай? — дип сораган.

Хуҗа бер дә аптырамыйча, елмаеп кына:

— Бай әфәнде, син аңа бер дә аптырама, синең табаң буаз булган икән, миңа килгәч тә балалады,— дигән.

Бай ике табаны да алып кайтып киткән. Берничә көннән соң, Хуҗа байга тагын кергән. Бу юлы зур казан сораган.

Бай, өч көн файдаланып торырга дип, зур казанын биреп чыгарган.

Өч көн узгач, бай казанын сорап Хуҗага килгән.

Хуҗа инде бу юлы:

— Бай әфәнде, бик зур кайгы, казаның үлде бит, бик картайган булса кирәк,— дигән.

Бай, бик ачуланып:

— Һи, надан, казанның үлгәнен кайда күргәнең бар?! —дип кычкырына башлагач, Хуҗа:

— Һай, ахмак, табаның балалавына ышангач, казанның үлүенә дә ышан инде,— дигән.

***

Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер таныш баена кунарга кергән.

Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак итеп җәяргә тырышып, ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан ачыгып килгән Хуҗа Насретдин  ашарга бирүләрен көткән.

— Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? — дип сораган бай.

Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:

— Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән шул,— дигән.

***

Хуҗа үзенең дусты белән базарда йөргәндә, ике кешенең сугышканын күргән.

— Әйдә, аралыйк әле шуларны,— дигән иптәше.

Хуҗа риза булган. Барганнар. Барулары булган, тегеләр сугышудан туктаганнар. Берсе икенчесенә әйтә икән:

— Мин моңа хәтле сине яхшылап белмәгәнмен икән. Син ишәк икәнсең.

Икенчесе:

— Мин дә сине белмәгәнмен. Мин ишәк булсам, син ишәкнең баласы,— дигән.

Бу сүзләрне ишеткәч, Хуҗа, иптәшенең кулыннан алып:

— Әйдә киттек, без монда кирәкми. Монда атасы белән баласы очрашкан икән,— дигән.

Башка бер диндә дә мондый нәрсә юк

Коръән иңдерелә башлагач,  Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) күп кенә аятьләргә аңлатмалар,  төрле хәлләргә бәя бирә торган булган. Шуңа күрә,  Коръән белән бутамасыннар өчен, ул башта хәдисләр язып баруны тыйган. Моның белән ул Коръәннең  мөһимлеген  дә  күрсәтергә теләгән. Сәхәбәләр1  Мөхәммәд  пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) сүзләрен телдән-телгә генә тапшыра торган булганнар. Бераздан  ул кайбер сәхәбәләргә хәдисләрне язып барырга рөхсәт биргән. Теркәлгән хәдисләрнең күбесе аның гомеренең соңгы елларына туры килә. Шул чордагы иң киң танылган җыентыкларның берсе – “Әс-сәхифату садикъа” китабы. Аңа 1000 хәдис кергән. Бу китапның авторы — Амр улы Габдулла. Габбас улы Габдулла исә сөннәттән һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) тормышыннан күп кенә нәрсәләрне тактага терки  барып  шуның белән гыйлем мәҗлесләренә йөргән.

Гадел хәлифәләр вакытында да хәдисләрне язу, туплау, өйрәнү булмаган. Бары тик тәхеткә Габделгазиз улы Гомәр килгәч кенә (һиҗри буенча 99-101 елларда идарә итә) хәл үзгәрә. Ул сөннәт гамәлләр белән  Пәйгамбәрнең  хәдисләрен бергә туплау турында фәрман чыгара. Хәлиф гыйлемле кешеләрнең ялгышуыннан, төгәл булмаган хәдисләрнең таралуыннан куркып шундый указ игълан итә.

Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) әйткән сүзе яки кылган гамәле турындагы хәбәр. Хәдисләр бары тик Ислам динендә генә бар. Башка бер диндә дә мондый яки шуңа охшаш нәрсә юк. Ислам башка диннәрдән шуның белән  аерылып тора.  Хәдисләр тупланмасы Сөннәтнең нигезен тәшкил итә. Аларны бергә туплагач, Пәйгамбәребезнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) Сөннәте сакланып калды. Хәдисләр Сөннәт белән ничек яшәргә,  ничек дөрес итеп гамәл кылырга өйрәтә. Аларны  өйрәнү  бик  күркәм һәм саваплы гамәл. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) әйткән: “Бездән нәрсәдер ишеткән һәм шуны ничек ишеткән булса, шулай җиткергән  кешенең йөзен Аллаһ  нурландырсын! Бәлки, җиткерелгән кеше, ишеткән кешегә караганда,  яхшырак хәтерләп калыр”. Шулай итеп Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) үзенең хәдисләрен җиткерүчеләрне догасы белән аерым бер дәрәҗәгә күтәрде. Ибне Габбас (Аллаһ аннан разый булсын!) тапшырганча, Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  әйткән: “Әй, Раббым, минем вәкилләремә мәрхәмәтле бул”. Сәхәбалар сораганнар: “Әй, Аллаһның илчесе (салаллаһу галәйхи вәссаләм), кем соң синен вәкилләрең?”  Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) “Минем хәдисләремне тапшыручылар һәм аларны кешеләргә өйрәтүчеләр” дип җавап биргән.

Гадел хәлифәләр, Коръәнне яттан белүчеләр үлгәннән соң, ул югалмасын өчен аны бер китапка туплап саклап калган кебек, имамнар да хәдисләрне язып бара башлаганнар.

Хәдисләр ике төрле була: Пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) әйтеп калдырган сүзләр яки аның гамәле турындагы хәбәр. Аларга Пәйгамбәр хәдисе диләр. Икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәребез аша җиткерелгән хәдисләре — аларны Кодси хәдисләр (Изге хәдис) дип атыйлар.

Имам Малик ибне Әнәс, Малики мәзһәбенә нигез салучыларның берсе,  иң киң таралган һәм хәдисләр турында тәүге китапларның берсе булган “Муватта” җыентыгын бастырып чыгара. Ул аны 40 ел буена әзерли. Вәлиуллаһ Әддагъләүи бу китап турында болай дигән: “Хәдисләр турында китаплар күп дәрәҗәләргә бүленәләр. Төгәлллеге һәм мәгълүмлеге буенча алар дүрт дәрәҗәдә була: беренче дәрәҗәгә өч китап кына керә – “Муватта”, “Сахих Әл-Бохари” һәм “Сахих Муслим”.

Имам Әхмәд ибне Ханбалның “Муснад” китабы хәдисләрнең беренче җыентыгы һәм иң төп басмаларның берсе була.

Имам Әл-Бохари “Җәмигу сахих” китабын яза. Ул “Сахих Әл-Бохари” җыентыгы буларак мәгълүм. Ислам голәмәләре2 аның хакында: “Гамәлдә, бу китап Коръәннән кала, иң ышанычлы китаптыр”, диләр.

Имам Бохариның искиткеч хәтере турында төрле риваятьләр бар.  Ул әле яшүсмер чагында ук хәдисләр белгече буларак танылган шәехләрдән дәресләр алган. Тыңлап кына утырган, бернәрсә дә язып бармаган. Берничә көннән бергә булган иптәшләре аңа “Син безнең белән шәехләрдә дәресләр аласың, тик берни дә язып бармыйсың. Нигә алай эшлисең?” дип аны аптырата башлыйлар. Уналты көннән соң ул: “Чыннан да сез бик күп сөйлисез һәм мине туйдырдыгыз. Яле, күрсәтегез, нәрсә яздыгыз анда ?” дип иптәшләренең кәгазләрен сорап ала. “Без 15 мең хәдис язылган язмаларыбыз күрсәттек”, ди аның бер иптәше.  “Ә ул аларның барысын да яттан укый башлады! Без хәттә ул укыганга ияреп хаталарыбызны  төзәтергә тотындык”. Ул бездән  “Сез чыннан да  шәех дәресенә  мин кызык эзләп барам, көннәремне бушка үткәрәм дип уйлыйсызмы?” дип сорады. “Шуннан соң  беркемнең дә аның белән тиңләшә алмавын аңладык”.

Имам Муслим ибне Хаҗаҗа 15 ел буена  “Җәмигу сахих” хәдисләр җыентыгын туплый. Ул “Сахих Муслим” китабы буларак билгеле. Автор җыентыкка 300 000 хәдис арасыннан 12000не генә сайлап ала. Имам Әл-Бохари һәм имам Муслим  хәдисчеләр арасында юл салучы голәмәләр булып танылалар.

Ислам голәмәләре   имам Ән-Насаиның “Сөнән” хәдисләр тупланмасы Әл-Бохари һәм Муслим җыентыкларыннан соң өченче урында тора дип әйтәләр.

Бу  имамнар, Мәдинәдә яки үз калаларында кешеләрдән хәдисләр язып алу белән чикләнмичә, төгәл хәдисләр, аларны тапшыручыларның “чылбыры”н  эзләп ерак шәһәрләргә сәфәргә дә чыгып китәләр. Галимнәргә бер хәдисне өйрәнү-җыю өчен берничә көн юлда булырга туры килә. Араларында хәдис тупларга дип чыгып китеп, берничә ел, хәтта 10 ел буена сәфәр кылучылар да була. Жәбир ибн Абдуллах әл-Ансарий сөйли: “Мин Абдуллах ибн Унайсаның Пәйгамбәрдән (салаллаһу галәйхи вәссаләм) хәдис ишетүе турында белдем. Дөя сатып алдым да аны күрергә дип Шәмгә (хәзерге Сүрия  җирләре) киттем. Бер ай буена бардым. Өенә барып җиткәч, ярдәмчесенә әйттем: “Җәбир килгән дип әйт”. Ул “Абдуллах улымы?” дип сорады. “Әйе”, дип җавап бирдем. Абдуллах ибн Унайса чыкты да мине кочаклап алды. Мин “Сез Мөхәммәд пәйгамбәрдән (салаллаһу галәйхи вәссаләм) хәдис ишеткәнсез дип белдек. Мин ул хәдисне ишетмичә үлеп китүдән куркам”, дидем. Абдуллаһ “Мөхәммәд пәйгамбәрдән (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  “Аллаһ кешеләрне Кыямәт көнендә терелтәчәк” дигән хәдис ишеттем дип әйтте”.

Һиҗри буенча 6 елда  Нуретдин Зәнки  беренче “Даруль хәдис” – хәдисләр өйрәнүчеләр өчен уку йорты —  мәдрәсә төзи. Шуннан соң 620 ел узгач, Насретдин Әл-Аюб Каһирәдә  “Даруль хәдис” сала. Вакыт үтү белән каладан-калага йөреп  хәдис өйрәнүдә ихтыяҗ кими. Шуңа да карамастан, хәдисчеләрнең кайберләре шәһәрләр буйлап сәфәр кылып гыйлем эстәүдән туктамый.

1Сәхәбәләр — Мөхәммәд пәйгамбәрне (салаллаһу галәйхи вәссаләм) күргән, аңа ышанып  ислам динен кабул иткән мөселманнар. Алар өч төркемгә бүленәләр: мөһәҗирләр, ансарлар һәм башка тарафдарлар. Мөһәҗирләр – Һиҗра кылучылар. Алар Ислам дине өчен мөлкәтләрен, байлыкларын, туганнарын  һәм Ватаннарын калдырып, Мәккәдән яки башка төбәкләрдән Мәдинәгә күченәләр. (Татар әдәбиятында Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” дигән романы бар. 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүчеләр турында).  Ансарлар – Мәдинәдә яки аның тирәсендә яшәүче мөселманнар.  Башка тарафдарлар — төрле җирләрдә яшәп Ислам динен кабул итүчеләр.  Бу төркемгә Мәккә каласы мөселманнар тарафыннан яулап алынгач Ислам  кабул иткән мөселманнар да керә.  Алар  мөһәҗирләр дә, ансарлар да түгел, бары тик сәхәбәләр генә.

2Голамәләр – ислам динен өйрәнүче галимнәр.

Наил Фәйзетдинов

Татарлар кайчан чәй эчә башлаган?

Татарның 90 проценты чәйдән тора дигән сүз юктан гына чыкмаган. Безнең халык, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар. «Ачык чырай – такта чәй», ди бит татар халкы.  

Чәй барлыкка килгәнче татарлар сөт, катык, әйрән эчкән. Казан базарларында чәй XVII гасырның 70 нче елларында сатыла башлый. Бу эчемлекне атлар һәм дөяләргә төяп Кытайдан Монголия аша алып килгәннәр.11 мең чакрым араны бер елга якын узганнар! Ерак сәфәргә чыгар алдыннан чәйне агач тартмаларга тутырганнар. Эчке яктан ул аккургаш белән тышланган. Тартманы тыштан каты кәгазъгә төргәннәр, аннан һинд камышы чорнаганнар. Иң ахырдан тире белән әйләндереп алганнар. Болай иткәндә чәйгә яңгыр да, кояш та, суык та үтеп кермәгән. Сәүдәгәрләр бу эчемлекне Рәсәй чигендә урнашкан Кяхта шәһәреннән алып кайтканнар. Бирегә чәй Кытайдан китерелгән. XIX гасырга кадәр аны башка тауарга алыштырып алганнар. Сәүдәгәрләр чәй өчен тукыма, җәнлек тиреләре белән түләгән.  

Затлы эчемлек Себер аша иң элек Минзәлә базарына килгән. Ул төбәктә иң эре базарларның берсе булып саналган. Аннан чәй Казанга һәм атаклы Түбән Новгород ярминкәсенә  — Мәкәрҗәгә эләккән. Мәскәү маршруты соңрак пәйда була. Шуңа да Казан халкының яхшы чәй эчүе бер дә гаҗәп түгел. Ул гына да түгел, Казанны Рәсәйнең чәй Мәккәсе дип йөрткәннәр. Татар бистәләрендә яшәүчеләр иң үтемле тауар булып саналган бу эчемлекне Печән базарында, сәүдә йортында сатып алганнар. XVIII гасырда сәүдәгәрләр аның югары сортларын — чәчәк чәйләрен алып кайта башлый. 

Авыл кешеләре чәйне соңрак татый. Гади халык күбрәк такта чәй эчкән. Авыл җирендә аның бу төре дә затлы саналган. Һинд, сәйлүн чәйләре бирегә килеп җитмәгән. Гадәттә, такта чәйне куе итеп пешергәннәр. Аның әчкелтем тәмен басар өчен, сөт кушып эчкәннәр. Аксыл сары төскә кергән чәй татарлар яратып эчкән катыкны хәтерләткән, күрәсең. Бәлки, чәйгә сөт салып эчү гадәте дә шуннан калгандыр. Авылларда кипкән алма, мәтрүшкә, бөтнек, мелисса белән чәй эчкәннәр. Кайвакыт чәйне кипкән кура җиләге, карлыган яфрагы белән алыштырганнар. XIX гасырда чәй эчү гадәте татар халкы тормышына ныклап кереп урнаша. Бу эчемлекне еш эчү кырыс табигать шартларына каршы тору өчен дә файдалы булган.  

Татар чәе турында атаклы шәхесләр дә искә алган. Тарихчы Н. Воробьев: “Татарларда иң киң таралган эчемлек – чәй. Алар аны бик еш һәм бик озак итеп эчәләр”, — дип яза. Ә алман табибы Н. Фукс исә, “Татарлар чәй эчәргә ярата. Аны бал белән кимендә 4 чынаяк эчәләр”, — дип искә алган. XIX гасырда Казанда булган инглиз язучысы, рәссам Эдвард Турнерелли «Мондый тәмле чәйне Ауропаның бер илендә дә очратканым булмады», — дигән. Шагыйрь, галим Гәбдрәхим Утыз Имәни дә «Каймаклы чәйне мактау» шигырен язып калдырган.  

Әйе, чәйне без каймак белән дә, сөт белән дә, бал белән дә эчәргә яратабыз. Аны озаклап, кайнар килеш, өрә-өрә эчәбез. Җир шарында бер секунд эчендә ике миллионнан артык чынаяк чәй эчелсә, шуның бер миллионын, шәт, татарлар эчәдер.  

  Мәрьям Заһиди 

Ыгы-зыгы куптарган татар фильмы

Җыен юк-бар мәзәкләрдән туеп, җитди уйландыра торган татар фильмы карыйсыгыз килсә, “Зөләйха”ны карарга киңәш итәбез (сылтама – язма ахырында). Бу фильм турында ишетмәгән татар юктыр. Аны танылган язучыбыз Гаяз Исхакыйның романына нигезләнеп 2004 нче елда “Ramai Studio” төшерә. Идея авторы һәм режиссёры –күпләребезнең яраткан актёры Рамил Төхфәтуллин. Фильмда Илсөя Төхфәтуллина, Әзһәр Шакиров, Шәүкәт Биктимеров, Фәнис Зиһанша кебек театр сәхнәсе йолдызлары уйный.

Әлеге киноны карау күп кенә милләтпәрвәр кешеләр өчен бик авыр. Казан алынганнан соң татарның чынбарлыктагы  хәлен үз күзләрең белән күргәч,  фильмны тыныч кына карап булмый, бугазга төер тыгыла. Кино барышында геройлар безгә бик якыная, аларны ялгыш адымнардан, күңелсезлекләрдән саклап каласы килә. Зөләйха образы татар кызлары өчен аеруча якын. Аның оялчанлыгы, зәвыгы, ихтыяр көче күбебезгә үрнәк булырлык.

1552 нче елгы яулап алу татарлар тормышында, билгеле инде, эзсез генә узмый. Милләтне басу, изүләр башлана. Шуларның иң аянычлысы, кешенең рухын сындыра торганы– чукындыру сәясәте. Халык бу хәлдән төрлечә котылырга тырыша: берәүләр Төркиягә китә, кемдер баш күтәрә, ә кайберәүләр башка дингә каршы күңеленнән генә көрәшә. Бүген аларның гамәлләренә без бернинди дә  бәя бирә алмыйбыз, бары тик әби-бабаларыбызның көчле рухына, иманнарының ныклыгына сокланырга гына кала.

Фильмда төп каһарман – Зөләйха. Ирен, балаларын, якыннарын югалткан көчле татар хатыны рухи ныклыгын, ышанычын һәм динен саклап кала ала. Фильм шул турыда. Көчләп урыска кияүгә бирелгәч тә, өметен югалтмый, якты киләчәккә ышанып яши.

Әлеге фильм урысларга каршы төшерелгән дию дөрес булмас. Фильм башында ук илнең христианлаштыру сәясәтен хупламаучылар арасында урыс кешеләре дә булуы күрсәтелә. Татарларны сындырырга тырышу – аерым шәхесләрнең генә теләге, гади урыс халкы бу эшкә каршы була. Көчләп чукындыру урыслар белән татарлар арасын гына түгел, татарларның да үзара мөнәсәбәтләрен боза. Туганнарның дин хакында ызгышулары, ата-аналарның балалары белән аңлаша алмаулары да шул аяусыз сәясәт аркасында килеп чыга.

Фильм шул чор мохитен тудыруга ирешә алган. Әби-бабайларыбызның киемнәре, элеккеге татар авылы күренешләре, сарылы-каралы фон моңа ярдәм итә. Картина барышында тарихи мәгълүматлар бирелеп бару да аның  ышандыру көчен арттыра.

“Зөләйха”ның режиссёры Рамил Төхфәтуллин “Ватаным Татарстан” газетасындагы интервьюсында болай ди: “Фильм дөнья күләмендә танылды. Мисырда, Германиядә, Финляндиядә, Япониядә узган фестивальләрдә җиңү яулады. Статистик мәгълүматларга таянсак, аны унбиш миллионга якын тамашачы караган. Дисклар чыкты. Кайбер районнарда “Зөләйха” фильмын күрсәткәндә, милиция конвойлары торды хәтта. Түбән Камада ыгы-зыгы купты. Әзәрбайҗан, Ерак Көнчыгышта тавыш чыкты. Ә “Зөләйха” фильмында хакыйкатьнең бер бөртеге генә.”

Шулай ук режиссёр бер әңгәмәсендә үзенең яңа фильмга тотынырга исәбе барлыгын да әйтә. Киләсе фильм да тарихи темага булачак. Аның фикеренчә, татар халкына тарихын искә төшереп тору бик кирәк. Фильмнар исә үткәнебезне оныттырмауның бер чарасы. “Зөләйха” беркайчан да искермәс. Ул тагын дистә, йөз еллар да сакланачак. Тарихи әсәргә таянып эшләнгән  беренче фильм буларак, аны төшерүдә шактый кыенлыклары да булгандыр. Чөнки тарихка нигезләнгән фильм эшләү — зур, четерекле һәм куркыныч мәсьәлә. Хәзер  “Зөләйха” кебек фильм төшерү мөмкинме икән?

Бүген  “Безнең татарда кино төшерү юк инде ул” дигән сүзләрне еш ишетергә  була. Моның белән килешп булмый. Яхшы  татар фильмы энҗе бөртеге төсле бик сирәк, аны төшерү өчен татар профессиональ режиссерлары, операторлары бик сирәк. Акча турында әйткән дә юк. “Зөләйха” фильмы исә татар режиссёр-операторларының һәм актёрларының да яхшы, зәвыклы кино төшерә алуына бер мисал. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, бүгенге көндә ул шул өлкәдә эшләүчеләр өчен үрнәк булып тора. Фильм турында сезнең дә фикерләрегезне ишетәсе килә, комментарийлар калдырыгыз. “Зөләйха” фильмын әлеге сылтама аша кереп карый аласыз:

https://www.youtube.com/watch?v=x-hp8S_qQfE

Алсу Сәлах

Фастфуд нәсел корыта

Нәселең корымасын дисәң, фастфуд күргәч, авызыңны чамалап ач. Бу әни булырга теләүчеләргә кагыла. Тиз әзерләнә торган ризыклар белән мавыгучы хатыннар корсакка уза алмый икән. Галимнәр фастфуд яратучы хатын-кызлар белән баласызлык арасында бәйләнеш барлыгын исбат иткәннәр.

Башка ризыкларга өстенлек бирүче ханымнарга караганда, сәламәт булмаган ашамлык белән тукланучылар арасында балага уза алмаучылар ике тапкырга күбрәк. Бу турыда “Human Reproduction” журналы хәбәр итә. Австралиянең Аделаида университеты табибы Клэр Робертс сүзләренчә, фастфуд составында булган матдәләр күкәй күзәнәгенә үтеп кереп аның эшчәнлеген үзгәртә. Моннан кала, фритюр бәрәңгесендә, гамбургер-чизбургерларда зур күләмдә булган май, шикәр һәм тоз организмда матдәләр алмашынуын боза. Ул гына да түгел, җенес әгъзаларының тиешенчә эшләвенә комачауларга мөмкин.

Тикшерүчеләр бәби алып кайтырга теләгән 18 яшьтән алып 43 яшькәчә 6 мең хатын-кызның сәламәтлеген күзәткән. Аларның кан анализлары, яшәү рәвеше, гадәтләре, көндәлек рационнары тикшерелгән. Нәтиҗәдә, даими рәвештә фастфуд куллану авырга калуга киртә булуы ачыклана. Мондый хатыннарның бала алып кайту мөмкинлеге ике тапкырга кими. Әлеге ризыктан баш тарткан ханымнар исә балага тизрәк уза, ди.

Ә менә җиләк-җимешнең организмга тәэсире нәкъ киресенчә. Тикшерү барышында галимнәр бу ризыкларны көн дә ашаган хатын-кызларның нибары 4% гына балага уза алмаганлыгын ачыклый. Җиләк-җимеш белән тукланмаган гүзәл затларда бу күрсәткеч 3 тапкырга югарырак — 12% тәшкил иткән.

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен