Әйдә барыйк, театр карыйк!

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Казан, Татарстан ур., 1. Тел. 8(843) 293-03-74

14 июнь    Җанкисәккәем

15 июнь    Гөргери кияүләре

17 июнь    Тормышмы бу?               премьера

К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия  театры

Казан, М. Горький ур.,13. Тел.   8(843) 238 56 17

11 июнь  Сүнгән йолдызлар

12 июнь  Беренче мәхәббәт

13 июнь  Шаян Гөлшаян                    премьера

14 июнь  Гомер буе сине көтәм         премьера

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

Казан, Петербург ур., 55Б. тел. 8(843) 237 62 51

14 июнь  Убыр-шоу

15 июнь  Гашыйклар утравы

16 июнь  Мәхәббәт күгәрченнәре

17 июнь  Супер кияү

Чаллы татар дәүләт драма театры

Чаллы, Х.Туфан пр., 15 тел. 8 (8552) 38-05-78

14 июнь  Аты барның — дәрте бар

21 июнь  Без бит авыл малае

Бензин кыйссасы

Айрат Гайфуллин рәсеме

Галимнәр раславынча, баш миенең хәтта өчтән бере дә тулы куәтенә эшләми. Шулайдыр, мөгаен. Галимнәр ачышын раслап, тормыштан ике генә мисал китерәм.

Торгынлык елларының гөрләп чәчәк аткан вакыты. Безнең “Ямбакты” совхозында һәр яз уҗымнарны самолеттан ашлама сиптереп тукландыралар иде. Тик ул очып килгәнче әзерлек эшләре бара: ашламаны складтан чыгарып кырга ташып куялар, самолетка ягулык, бензин, май алдан алып кайтыла. Әхәт абыйны бензовозы белән Чистайга җибәрәләр. Хәзерге юллар булса, арасы ерак та түгел – 120 чакрым. Тик ул елларда кая ул асфальт? Йөзеп тә чыгалмаслык пычрак. Ягулыкларын алгач, Әхәт абый кич белән генә кайтырга  кузгала. Бата-чума кайта торгач, авылга 5-6 километр калганда гына бензины бетеп, машина сүнә.

Инде ни эшләргә? Ялан кыр уртасында кунып булмый бит. Төнге юлда машиналар да юк. Әхәт абый, тездән саз ерып, авылга тәпили. Авыл башында торучы Әнәс абыйның ишеген шакыганда нәкъ төнге сәгать ике була.

Әнәс абый машинасын кабызып юлга чыккач, Әхәт абыйдан сорый.

– Әхәт, кая барган идең?

– Чистайга, бензинга.

– Булдымы соң?

– Булды.

Шушы җаваптан соң алар арасында нинди сөйләшү булгандыр – анысы безгә караңгы. Әнәс абый – мәрхүм, ә Әхәт абый бу турыда сөйләргә яратмый. Тик цистернасында ике тонна бензин була торып, төнге икедә ягулык эзләп, авылга кайтканы — факт.

Өч машина тозны “тапмаганнар”

Икенче бер вакыйгада без фәкыйрегезнең дә катнашы булды. Урып-җыю вакытында, ниндидер йомышым төшеп, ашлык илтүче машиналар белән район үзәге Болгарга бардым. Минем белән завхоз Тәлгать абый да бар. Ул шул ук машиналар белән пристаньнан нәрсәләрдер төяп алып кайтырга тиеш.

Шәһәрдә кайда, кайчан очрашырга сөйләшеп, үз юлларыбыз белән киттек. Йомышларны йомышлап, кабат очрашкач, кайтыр юлга кузгалганчы кибеттән кирәк-яраклар һәм “сыйланырлык” әйберләр  алып чыктык. Авылга җитәрәк урман кырыена туктап, капкалап та, әзрәк “кәгеп”тә алырга булдык.

Кыяр, помидор вакыты, алар җитәрлек. Ләкин өч машинаның берсенең  “бардачок”гында да тоз табылмады. Ә аларны тозсыз ашау, үзегез беләсез…

Кузгалып киткәч, Тәлгать абыйдан сорыйм:

– Нәрсә төягән идегез соң?

– Тоз, – диде дә Тәлгать абый, кулы белән маңгаена сукты.

Чынлап та, без өч машина тоз төяп кайттык. Тоз төяүдә турыдан-туры дүрт кеше катнашкан. Ике сәгать эчендә алар шуны оныткан. Гаҗәпме? Сәерме?

“Җыелып беттек!”

Концерт-театрлар күп куела торган заманнарда Әтәч Барие клубка бара. Аның урыны Тавык Солтаны белән янәшә туры килә. Бервакыт залга Чебеш Тәлгате  килеп керә һәм болар янындагы буш урындыкка утыра. Шуны гына көткән кебек, Әтәч Барие торып баса да, көр тавыш белән игълан итә: “Җәмәгать! Концертны башласагыз да була, минем гаилә җыелып бетте!”

Тапкыр җавап

Кибет янындагы чирәмлектә Тана Хәбибе, Качкын Исламы һәм Апара Хәсияте “сыйланып” утыралар икән. Озын буйлы, ябык кына Тана Хәбибе исереп китә.

– Сәйдә, бу танаңны алып кайт инде син, –диләр шешәдәшләре Хәбиб абыйның кибеткә килгән хатыны Сәйдә апага.

– Безнең качкын тана әллә кайчан абзарда чылбырда. Алдында бер чиләк апара, – дип җавап бирә тапкыр Сәйдә апа.

Ямбакты (Спас районы) шактый зур авыл булганлыктан, монда һәр кешедә кушамат бар. Бу берьяктан бик уңайлы. Кем турында сүз барганлыгын шунда ук чамалыйсың. Халык та ияләнгән һәм кушамат әйтеп сөйләшүгә беркемнең дә исе китми.

Рәфыйк МИСАЛИМОВ.

Казан.

ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ!

Кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр тормышыбызда очрап кына тора.  Шулар турында безгә язып җибәрсәгез, аларны таныш-белешләрегез дә укып шатланыр,  дус-ишләрен искә төшереп бер сөенерләр иде. Таләпләр: татар тормышында, безнең мохитендә булган мәзәк-гыйбрәтләрне тасвирлап җибәрегез. Язмалар билдән түбән булмаска тиеш. Хатларыгызны caydaq@yandex.ru га юллагыз.

Бүген янә Спас районы Ямбакты авылында туып-үсеп, хәзер Казанда гомер итүче Рәфикъ Мисалимов мәзәкләрен  укыгыз.  

Башка бер пәйгамбәргә дә мондый кичә бирелмәгән

Ислам динендәге мөбарәк кичәләрнең иң кыйммәтлесе — Кадер кичәсе, Рамазан шәриф аендагы бер кичә. Тик аның  Рамазанның кайсы кичәсендә булганы тәгаен билгеләнмәгән.

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә мәзһәбендә ул Рамазанның  27 нче кичәсенә туры килә дигән мәгълүмат бар. Гомумән алганда, Кадер кичәсе, Рамазанның 20 нче көненнән алып 30 нчы кичәләрендә булыр, диелә.

Коръән Кәрим нәкъ шушы кичәдә иңдерелә башлый. Хәдис шәрифтә:“Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу итәр”, — диелә. Бу мөбарәк кичәне гыйбадәттә үткәрү күркәм гамәлләрдән санала. Каза намазлары кылу, Коръән Кәримнән сүрәләр, догалар уку, тәүбә итү, садака бирү һәм башка саваплы гамәлләр — болар барысы да бу кичәгә хөрмәт күрсәтү дигән сүз. Гөнаһлардан читләшү дә хөрмәт күрсәтүнең бер мисалы.

Кадер  кичәсенең өстенлеген Аллаһы Тәгалә “Кадер” сүрәсенең 5 нче аятендә тасвирлый:

“Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син белмисеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте белән, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, җир йөзенә бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе, таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр”.

Коръән Рамазан аенда Кадер кичендә дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелә. Аннары Җәбраил фәрештә аятьләп Мөхәммәд пәйгамбәргә (салаллаһу галәйхи вәссаләм) китереп тора.

Кадер кичәсе бик кадерле булганга, Аллаһу Тәгалә кешеләр һәрвакыт гыйбадәттә булсыннар өчен, аның кайчан икәнен катгый белдермәгән. Димәк, бу кичәне көткәннәргә Рамазанның күп кичләрендә гыйбадәт кылу фарыз.

Кадер кичәсе көне ачык, җиләс булыр, бик салкын да, бик эссе дә булмас. Кайбер галимнәр әйткәнчә, бу  кичтә этләр дә өрмәс, иртә таңда кояш кызыл булып, күзләрне чагылдырмыйча калкыр.

Кадер кичәсе Мөхәммәд (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  өммәтенә махсус бер кичәдер. Башка пәйгамбәрләргә мондый кичә бирелмәгән. Бу кичәнең мең айдан да хәерле булганын дин галимнәре болай аңлаталар:

Рәсүлуллаһ (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  беркөн сәхабәләренә Бәни Исраил каумендәге  Шәмгун исемле бер адәмнең кылычын тагып мең ай (80 елдан артык) Аллаһ юлында җиһад итүе хакында аңлаткач, сәхабәләр хәйран булып, гаҗәпләнеп: “Бу кыска гына гомеребездә без моңа ничек ирешербез?” –дип  сорыйлар. Рәсүлүллаһ та бу  хәлгә хәйран булып, Аллаһудан: “Минем өммәтемнән дә берәү шундый булса иде”, — дип үтенәсе килә. Шуннан соң ул дога кыла: “Я, Раббым, минем өммәтем гомер ягыннан бик кыска гомерле, гамәл ягыннан иң аз әйләдең”, — ди.

Шулчак Аллаһы Тәгалә:“Кадер кичәсе мең айдан да хәерледер”, — дигән аять иңдерә, Кадер кичәсен аңа бирә. Пәйгамбәрнең мөбарәк теләген куәтләндереп боера: “Әй, Хәбибем, Кадер кичәсе синекедер, вә өммәтемнекедер. Бәни Исраилдан булган вә Аллаһ юлында мең ай җиһад иткән ул кешенең гамәленнән хәерледер. Кыямәткә кадәр һәр Рамазан шәрифтә бер тапкыр килер”.

Кадер кичәсе хакындагы хәдис шәрифләрдә болай әйтелә:“Кадер кичәсендә бер тапкыр «Иннә әңзәлнәһү» сүрәсен укыган  (кеше) башка заманнарда Коръән Кәримне даими укучыдан да сөйкемледер”; “Бу кичәдә көтүче сарык савып алган вакыт кадәр булса да гыйбадәт иткән кеше (ягъни тиз генә намаз укып алган) бер ай дәвамында бөтен кичәләрне таңга кадәр гыйбадәттә булучыдан да кыйммәтледер”;

“Кадер кичәсендә өч тапкыр “Ләә Иләәһе иллаллаһу” әйтүченең беренчесендә -гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер”; “Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр» (ягъни моның савабына ирешер).

Хәзрәте Гайшә радыйаллаһу гәнһә: Рәсүлүллаһтан (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  сорадым: “Әгәр Кадер кичәсенә ирешсәм, анда нәрсә укыйм?” Пәйгамбәребез:”Аллаһүммә иннәкә гафуун тухиббуль гафуа фаг-фуганни”, догасын укырсың”, — диде.

Мәгънәсе: “Я Рабби, Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит”.

Аллаһның Рәсүле боерды: “Кадер кичәсе килгәндә, Җәбраил фәрештә җәмәгать җыелган вакытта төшәр. Намаз кылырлар, аякта яки утырып, Аллаһуны зикер итәр, һәркемгә сәлам бирер”.

Бу җәһәттән Әбү Һүрәйрә төзегән җыентыкта болай диелә: “Кадер кичәсе килгәч, бик күп санда фәрештәләр җир йөзенә төшәр. Аларның иңүләре өчен күп ишекләр ачылыр, нурлар күтәрелеп яктырыр.  Бөек бер Аллаһуга юнәлгән колның йөрәгендә илаһи көч, кодрәт әсәренең серләре күренер”.

Хәзрәте Фатыйма радыйаллаһу гәнһә Рәсүлебездән сорый:

-Әй, әтием, ирләрнең һәм хатыннарның ул кичәдә гыйбадәт итәрлек көч-кодрәте булмаган зәгыйфьләре нишләр?

-Ястыкларын куеп, аңа таянып, бу кичәдә берәр сәгать утырырлар вә Аллаһуга дога кылырлар…

Хәзрәте Гайшә риваять итә: “Аллаһның Рәсүле боерды:

-Кем Кадер кичәсен гыйбадәттә үткәрсә, ул кичәдә намаз кылса, вә тәүбә-истигъфар итсә, Аллаһ аны мәгъфирәт итәр, Аллаһының рәхмәтенә ирешер. Җәбраил фәрештә аңа ефәк канаты белән кагылыр. Җәбраил кемне дә булса канаты белән сыпырса, ул җәннәткә керер…

Мөхтәрәм мөселманнар! Изге Рамазанның соңгы көннәрендә гөнаһлардан качыйк, начар гамәлләр кылмыйк! Ярамаган эшләр белән, буш сүзләр сөйләп  вакытыбызны исраф итмик! Күбрәк Коръән  укыйк, зикерләр-тәсбихләр әйтик, салаватлар белән күңелләребезне чистартыйк! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны  кабул кылсын!

Төтен салымын җәен дә түләткәннәр

Cалым — теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Аннан башка  дәүләт була алмый. Казан ханлыгында да җыемнар була, алар берничә төргә бүленә:

  1. Дәүләт һәм идарә системасын тоту җыемнары (ясак, калан, салыг, кулуш, хәреҗ, сусун, илче кунук тоту, даруг салымы);
  2. Хәрби хезмәт һәм сугышлар белән бәйле салымнар (салыг, мөсми, хәрәҗәть, глүфә, сусун);
  3. Җирле хакимлек, тархан, бәк, угланнар җыемнары (салыг, мөсми, глүфә, кулуш, хәреҗ, хәрәҗ-анбар, сала хәрәҗе);
  4. Сәүдә белән бәйле түләүләр (баҗ, тамга, хәреҗ-анбар);
  5. Ислам дине җыемнары (гөшер, закят).

Ясак (монголчадан – боерык, канун, кагыйдә мәгънәсендә) – булган байлыкның ун проценты күләмендә казнага түләнгән.

Калан исә  эшкәртелгән җирләр хисабыннан чыгып билгеләнгән. Утрак тормышта яшәп, җир эшкәрткән халыклар түли торган булган. Җир һәм терлек исәбеннән натуралата алынган.

Салыг – кеше башыннан (саныннан) түләнгән салым. Бу җыем  Алтын Урда, Кырым ханлыгына караган язмаларда да телгә алына.

Мөсми – балигъ булган ир-атларга салынган салым дигән мәгълүмат бар. Тарихчы-галим Шамил Мөхәммәдъяров бу салым төрен “салыг мөсми” атамасында берләштереп карый. Мөсми-мөсафир (юлчы, юлаучы, кунак) мәгънәсендә әлеге салымның юлчылардан яисә киресенчә юлга чыгучы гаскәриләр өчен  җыелган салым булуы да ихтимал.

Кулуш – кул эше  яки  һөнәрчелек белән бәйле салым дип аңларга кирәк. Мөхәммәдъяров тарафыннан бу җыем Казан ханлыгында хакимнәргә кайгылы яисә истәлекле вакытларда бирелгән бүләк (салым) буларак күзаллана.

Баҗ  – игенчеләргә шәһәр һәм зур авыл базарларында икмәк, яшелчә-җимеш сату хокукы бирүче салым (юл салымы). Каюм Насыйри “бач” терминын рус телендәге “пошлина” белән чагыштыра.

Хәреҗ – күпме җир биләүгә бәйле җыем. Хәреҗ атамасы Гарәп хәлифәте чорыннан ук билгеле, бар уңышның 1/5 тән алып 1/3 өлеше кадәр күләмдә алынган. Төп түләү салымы буларак җыелган һәм азык-төлек белән хан яисә аның буйсынуындагы феодал-тарханга түләнгән. Хәреҗ урыс телендәге “поземельный налог” белән туры килә.

Хәреҗ-анбар (амбар?) – бу салым Ибраһим хан ярлыгында күрсәтелә. Хәреҗ-анбарны аерым түләү буларак, амбардагы уңыш күләменнән исәпләнгән салым дип кабул итәргә мөмкин.

Сала (авыл) хәреҗе – бу салым, Мөхәммәдъяров фикеренчә, авыл хуҗалыгыннан кергән бар салымнарны берләштерүче атама.

Хәрәҗәть – гарәпчәдән чыгымнар, тотылган, сарыф ителгән акча яки мал дигәнне аңлата. Әлеге салым монгол чорыннан ук билгеле. Идарәче һәм аның кул астындагы ямчеләр (дәүләт эшләре белән йөрүче илчеләр, чапкыннар) өчен җыелган. Казан ханлыгында да бу җыем җирле элемтә, хәрби җыеннар, үзәк белән хәбәрләшү өчен тотылган дип уйларга кирәк.

Глуфе (глүфә)  – ханның җирле атлы гаскәре өчен җыелган фураж, азык салымы. Гаскәрне туендыру өчен җирле халыктан җыелган.

Сусун – ханның шәхси атлы гаскәре өчен җыела торган салым. Ул ямче, илче кебек дәүләт эшендәгеләр өчен дә тотылган.

Даими хезмәт салымы — илче, кунакларны, хан чапкыннары-хәбәрчеләрне, ямчеләрне, төрле бурычларын үтәүче хәрби һәм дәүләт хезмәтендәге дәрәҗәле кешеләрне ашатып-эчертү, кундырып чыгару, аларның атларына һәм хезмәтчеләренә хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән салым. Төбәк аша узган хан даирәсе һәм башка дәрәҗәдәге хакимнәрнең күңел ачу, ауга чыгу, хәрби уеннарына хезмәт күрсәтү дә шушы җирлектә яшәүче халыкка йөкләтелгән булган. “Әлеге даими хезмәт салымы җирле халык өчен иң авыры саналган булса кирәк “, – дип яза Ш.Ф.Мөхәммәдъяров. Еш булган сугышлар аркасында гади халык төрле җәбер-золым, кысынкылык һәм талауларга тарыган. Тарханлык аркылы бу салымнан котылу гади халык һәм аларның җирле хуҗалары өчен күп җиңеллек китергән булырга тиеш. (Тарханнар — салымнардан һәм йөкләмәләрдән азат ителгән асаба. Төрки дәүләтләрдә өстен катлау. Алтын Урда чорында, ваграк җир биләүчеләрнең дәүләт эшендәгеләренә тархан ярлыклары бирелеп, ул тарханнар барча салымнардан азат ителгәннәр).

Төтен саны  – сүзнең мәгънәсенә бәйле рәвештә салым өй (морҗа), гаилә яисә хуҗалык санына карап алынган. Бу җыем кытай, уйгур документларында искәртелеп, монголлар тарафыннан яулап алынган бар төбәкләргә дә кертелгән.

Җир хәбләсе – җир салымы. Әлеге термин салым төренең мәгънәсен тулаем ачыкламый. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров аның, шәригать кануннары салымыннан тыш булган, барлык салымнарның җыелма атамасы булуы мөмкинлеген искәртеп уза.

Урман-кырлар салымы – җир бүленешенә бәйле бирелгән урман, кыр, көтүлекләрнең күләме, төре, кулланышына карап исәпләнгән салым.

Олау һәм менү атлары (чапкын ат) салымы – сугыш, хәрби уен, ау, вакытларында җыелган. Сугыш, хәрби хәрәкәтләрдә кирәк-яракларны йөртүче олау атлары, өстәмә атлы гаскәр өчен хәрби атлар җыйнау системасы. Әлеге салым илче-чапкыннарны, ямчеләрне атлар белән тәэмин иткән.

Тамга – һөнәрчелек салымы. Тамгачылар – әлеге салымны җыючылар. Тамга күп очракта шәһәр халкыннан җыелган салым буларак карала.

Гөшер — Шәригать кануннары буенча, хуҗалыкта җыелган малның уннан бер өлеше мәхәлләгә түләнгән. Мөселман илләрендә (Казан ханлыгында) гөшер  дини җитәкчеләр карамагында җирләрдә яшәүчеләрдән җыелган.

Зәкят – фәкыйрләр файдасына байлар кеременең 1/40 өлеше нисбәтендә алынган. Зәкят түләү мөселман кешесе өчен Коръәндә әйтелгән биш фарыз гамәлнең берсе булып тора.

Кияү һәм кәләш салымы. 1603 елда татар феодалы Бакшанда Нурушев тарафыннан авыл халкыннан туй салымы алуы турында искәртелә. Шуңа бәйле рәвештә Ш.Ф.Мөхәммәдъяров  бу җыем  Казан ханлыгы чорыннан калган дип саный.

Даруга (өлкә) салымы (дорогильные пошлины) – бу салым 1603 елга караган язма чыганакта “Емлет князь Бакшанда с волости с Нали кумор з девяноста з десяти дворов дорогильные пошлины 14 рублев и 18 алтын 2 деньги”, – дип теркәлгән. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров бу хәбәргә таянып: “Бәлкем без Казан ханлыгындагы даруг (өлкә) идарәчесе тарафыннан җыела торган салым төре сакланышын күрәбездер”, – дип яза.

Мәкалә тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты,  язучы Нурулла Гариф тәкъдим иткән материаллар буенча әзерләнде. Аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Татарны татарча күрсәткән фильм

Еш кына татар фильмнарына “татарлык” җитеп бетми. Әйе, актёрлар татарча сөйләшәләр, бу турыда сүз дә була алмый. Ләкин аларның сүзләре ышандырмый, сөйләшүләре урысчадан тәрҗемә кебек яңгырый,. Фильм караганда  татар болай әйтмәс иде, болай эшләмәс иде, дип комментарий биреп утырасың. Ә “Бибинур” бөтенләй башка. Ул – үзебезнеке. Белмим, бәлки, Аяз Гыйләҗевнең искиткеч бай теле, персонажларны үзләренчә тудырган актёрлар “Бибинур”ны чын милли фильм  итә торгандыр. Уйлап карасаң, бу киноны  татар режиссёры  төшермәгән  бит. Безнең менталитетны ачып бирү өчен татар булырга  да кирәкмиме әллә? Әллә  режиссерның осталыгы  “гаеплеме”?

Төп рольне башкарган Фирдәвес Әхтәмова ничектер кечкенә чактан ук Биби буларак истә калган. Бәлки күп тапкырлар “Беренче театр” спектаклен яратып караганга  Фирдәвес апа эчендәге тышында булган асрау кыз образы аша күз алдына килә. Фильмның режиссёры Юрий Фетинг Камал театры артисткасына төп рольне биреп, һичшиксез, дөрес эшләгән. Чөнки Биби дә, Бибинур да – эчкерсез, саф күңелле татар хатын-кызлары. Актриса  рольне уйнамый, ә ул бар булганы белән  фильмда яши.

Кинокартинадагы бабай образы  да ихласлыгы белән йөрәккә үтеп керде. Баксаң, аны уйнаган Насыйх Фәйзерахманов актёр түгел, ә гап-гади авыл карты икән. Аны шулай ук “уйный” дип булмый, аның күзләрендә, сүзләрендә, үз-үзен тотышында самимилек, ихласлык  ярылып ята.

Фильм гомумкешелек проблемаларын күтәрә. Ул табигать белән бер булып, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлдан тайпылмыйча яшәүче авыл кешеләре турында. Күңелләренеең чисталыгы, пакълеге  пычрак һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан җәмгыять тарафыннан да бозыла алмаслык дәрәҗәдә югары. Хәтта киресенчә, Бибинур, бабай янәшәсендәге кешеләр дә тора-бара яхшы якка үзгәрәләр, асылларына кайталар. Бибинур белән аралашканнан соң, Җиһангир, җирне кытайларга сатмаска була, кире уйлый. Ә баштан алар бу җирдә дуңгыз консервасы чыгаручы  комбинат төзергә җыенган булалар.

Кино Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Сценарийны язучының улы Мансур Гыйләҗев язган. Иҗат итү барышында повесть үзгәрешләр дә кичергән. Дөресен генә әйткәндә, алар шактый ук җыела. Мисал өчен, әсәрнең үзендә  татар мохите өчен ят булган шартлау, миллион отарга теләгән авыл малае, агач башында утыручы бер нәселнең әби-бабайлары турында бер сүз әа юк. Җиһангирның язмышы исә бөтенләй үзгәртелеп бирелә. “Җомга көн кич белән” повестендә ул – күрше авылдан килгән яңа җитәкче, әти-әнисе белән яшәүче аерылган ир-ат. Фильмда ул әтисенең васыяте белән баеган, Германиядә озак еллар типтереп яшәүче егет. Әсәрдә  ул инде сюжетның урталарында ук үлсә, фильмда ул ахыргача исән кала. Бибинурның якты дөньядан китүе дә ике җирдә ике төрле бирелә. Ул һәлак булган туганнары янына килгәч кенә, кечкенә кошчык иреккә чыга. Фильмда бабай читлегеннән очып киткән кош карчыкның күктән төшкән фәрештә булуына ишарә кебек күренә.

Бибинур кебек кешеләр, кызганычка, азайганнан-азая бара, аларны бүгенге заман кешеләре диеп тә булмый. Гомере буе бер салада яшәгән авылдашлары да карчыкны кабул итмиләр, аңа җүләргә караган кебек карыйлар.

Фильм  ахырында телевизор тавышына кушылып яңгыраган азан тавышы аеруча тәэсирле килеп чыккан. Чыннан да, үзебезнең кыйблабызны югалтып, Европа, рус мәдәниятларына йөз тотып, асылыбыздан ераклашмыйбызмы икән? “Дөрес” яшәү серләрен төшендергән телевидение һәм интернет адәм балаларыннан кешелеклелек кануннарын боздырта түгелме?

Фильм  кайбер урыннарда аклы-каралы, кайбер җирләре ачык төсләрдә бирелгән. Бу – режиссёр аңлатуынча, Бибинурның бәхетле һәм бәхетсез чакларын күрсәтү өчен кулланылган алым.

Әлеге фильмны  караган саен яшерен мәгънә, күренеп бетмәгән фикерләрне табып була. Тормышны  башкача  күзалларга теләсәгез, әлегәчә тулысынча ачылып бетмәгән язучыбызның нинди шәхес булуын аңлыйсыгыз килсә, һичшиксез, “Бибинур”ны карагыз. Чөнки Аяз Гыйләҗев инде күптәннән үк “Бибинур – ул мин” дип әйтеп калдырган.

Алсу Сәлах

Картлык кайдан башлана?

Картлык биттәге җыерчыклардан түгел, аяктан башлана икән ләбаса. Моны борынгы Кытайда ук белгәннәр. Берничә мең еллар элек табиблар организмның картаюы нәкъ менә аяктан башлануын ачыклаган. Төгәлрәге — аяк табаныннан. Кытай медицина кануннары буенча, гәүдәнең бу өлешендә кеше органнарының дөрес эшләвенә җавап бирүче актив нокталар бар. Алар белән шөгыльләнмәгән очракта, организмның сулавы начарая. Нәтиҗәдә бу һәр әгъзаның картаюына китерә. Яшь калуның төп сере — аякларны ныгытуда.

Организмның картаюын тоткарлаучы нинди ысуллар бар соң? Кытай табибларының зирәклегенә мөрәҗәгать итик.

Беренче киңәш: гимнастика.

Һичшиксез аяк очларына, үкчәгә, шулай ук аяк табанының тышкы һәм эчке якларына басып йөрергә кирәк. Бу аякның мускулларын һәм сөякләрен ныгыта, шул исәптән кан әйләнешен дә яхшырта. Димәк, эчке органнарның да эшчәнлеге әйбәтләнә.

Икенче киңәш: табаннарны бәргәләү.

Хәзер үк аяк табаннарыгызны «кыйный» башлагыз. Моны көн саен эшләргә кирәк. Телевизорга текәлеп утырган арада, гәүдәгезгә файда ясагыз. Аяк бармакларының аскы өлешенә йомшак кына бәргәләргә киңәш ителә. Моның өчен зур булмаган агач яки резин чүкеч кулланырга була. Уклау яки шешә дә ярый. Бөтен гәүдә буйлап рәхәт җылылык таралганчы сугабыз. Бу  кытай медицинасында аяклар һәм бөтен гәүдәнең кан әйләнешен яхшырту өчен иң яхшы чараларның берсе дип санала. Ә менә күзләре начар күрә башлаганнарга аякларының икенче һәм өченче бармак асларына суккаларга киңәш ителә. Табанның бу урыны күз белән рефлектор бәйләнгән. Күнегүне 5 минутлап ясарга кирәк.

Өченче киңәш: массаж

Кытай табиблары табандагы юн-цюань ноктасын даими массажлап торырга чакыра. Рәсемдә ул кызыл нокта белән күрсәтелгән. Болай эшләгәндә кан әйләнеше әйбәтләнә, аяк мускуллары йомшый. Йокысызлык, невроз авырулары булганда да ярдәме зур. Юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 20 тапкыр басарга кирәк. Башта бер аякка, аннан икенчесенә. Иртән дә, кичен дә эшләсәң яхшы. Өстәмә көч кулланырга кирәкми.

 

Икенче бер массаж — аякларны 38 градуслы суда кызарганчы тотарга кирәк. Шуннан соң ике кулның баш бармаклары белән берьюлы ике аякның шул юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 80 тапкыр массаж ясарга киңәш ителә. Ахырдан куллар белән бөтен аяк табанын 3-5 минут ышкырга кушыла.

Дүртенче киңәш: җәяү йөрү.

Озаклап җәяү йөрү бөтен организмга да сихәт бирә. Ялан аяк өйдә генә түгел,  урман сукмалары буйлап, бакчадагы үләндә, чирәмдә, я газонда йөрсәгез үтә дә яхшы. Никадәр иртәрәк җәяү йөри башласагыз, шулкадәр озаграк яшәрсез. Хәрәкәттә бәрәкәт!

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен