Татарны татарча күрсәткән фильм

Еш кына татар фильмнарына “татарлык” җитеп бетми. Әйе, актёрлар татарча сөйләшәләр, бу турыда сүз дә була алмый. Ләкин аларның сүзләре ышандырмый, сөйләшүләре урысчадан тәрҗемә кебек яңгырый,. Фильм караганда  татар болай әйтмәс иде, болай эшләмәс иде, дип комментарий биреп утырасың. Ә “Бибинур” бөтенләй башка. Ул – үзебезнеке. Белмим, бәлки, Аяз Гыйләҗевнең искиткеч бай теле, персонажларны үзләренчә тудырган актёрлар “Бибинур”ны чын милли фильм  итә торгандыр. Уйлап карасаң, бу киноны  татар режиссёры  төшермәгән  бит. Безнең менталитетны ачып бирү өчен татар булырга  да кирәкмиме әллә? Әллә  режиссерның осталыгы  “гаеплеме”?

Төп рольне башкарган Фирдәвес Әхтәмова ничектер кечкенә чактан ук Биби буларак истә калган. Бәлки күп тапкырлар “Беренче театр” спектаклен яратып караганга  Фирдәвес апа эчендәге тышында булган асрау кыз образы аша күз алдына килә. Фильмның режиссёры Юрий Фетинг Камал театры артисткасына төп рольне биреп, һичшиксез, дөрес эшләгән. Чөнки Биби дә, Бибинур да – эчкерсез, саф күңелле татар хатын-кызлары. Актриса  рольне уйнамый, ә ул бар булганы белән  фильмда яши.

Кинокартинадагы бабай образы  да ихласлыгы белән йөрәккә үтеп керде. Баксаң, аны уйнаган Насыйх Фәйзерахманов актёр түгел, ә гап-гади авыл карты икән. Аны шулай ук “уйный” дип булмый, аның күзләрендә, сүзләрендә, үз-үзен тотышында самимилек, ихласлык  ярылып ята.

Фильм гомумкешелек проблемаларын күтәрә. Ул табигать белән бер булып, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлдан тайпылмыйча яшәүче авыл кешеләре турында. Күңелләренеең чисталыгы, пакълеге  пычрак һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан җәмгыять тарафыннан да бозыла алмаслык дәрәҗәдә югары. Хәтта киресенчә, Бибинур, бабай янәшәсендәге кешеләр дә тора-бара яхшы якка үзгәрәләр, асылларына кайталар. Бибинур белән аралашканнан соң, Җиһангир, җирне кытайларга сатмаска була, кире уйлый. Ә баштан алар бу җирдә дуңгыз консервасы чыгаручы  комбинат төзергә җыенган булалар.

Кино Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Сценарийны язучының улы Мансур Гыйләҗев язган. Иҗат итү барышында повесть үзгәрешләр дә кичергән. Дөресен генә әйткәндә, алар шактый ук җыела. Мисал өчен, әсәрнең үзендә  татар мохите өчен ят булган шартлау, миллион отарга теләгән авыл малае, агач башында утыручы бер нәселнең әби-бабайлары турында бер сүз әа юк. Җиһангирның язмышы исә бөтенләй үзгәртелеп бирелә. “Җомга көн кич белән” повестендә ул – күрше авылдан килгән яңа җитәкче, әти-әнисе белән яшәүче аерылган ир-ат. Фильмда ул әтисенең васыяте белән баеган, Германиядә озак еллар типтереп яшәүче егет. Әсәрдә  ул инде сюжетның урталарында ук үлсә, фильмда ул ахыргача исән кала. Бибинурның якты дөньядан китүе дә ике җирдә ике төрле бирелә. Ул һәлак булган туганнары янына килгәч кенә, кечкенә кошчык иреккә чыга. Фильмда бабай читлегеннән очып киткән кош карчыкның күктән төшкән фәрештә булуына ишарә кебек күренә.

Бибинур кебек кешеләр, кызганычка, азайганнан-азая бара, аларны бүгенге заман кешеләре диеп тә булмый. Гомере буе бер салада яшәгән авылдашлары да карчыкны кабул итмиләр, аңа җүләргә караган кебек карыйлар.

Фильм  ахырында телевизор тавышына кушылып яңгыраган азан тавышы аеруча тәэсирле килеп чыккан. Чыннан да, үзебезнең кыйблабызны югалтып, Европа, рус мәдәниятларына йөз тотып, асылыбыздан ераклашмыйбызмы икән? “Дөрес” яшәү серләрен төшендергән телевидение һәм интернет адәм балаларыннан кешелеклелек кануннарын боздырта түгелме?

Фильм  кайбер урыннарда аклы-каралы, кайбер җирләре ачык төсләрдә бирелгән. Бу – режиссёр аңлатуынча, Бибинурның бәхетле һәм бәхетсез чакларын күрсәтү өчен кулланылган алым.

Әлеге фильмны  караган саен яшерен мәгънә, күренеп бетмәгән фикерләрне табып була. Тормышны  башкача  күзалларга теләсәгез, әлегәчә тулысынча ачылып бетмәгән язучыбызның нинди шәхес булуын аңлыйсыгыз килсә, һичшиксез, “Бибинур”ны карагыз. Чөнки Аяз Гыйләҗев инде күптәннән үк “Бибинур – ул мин” дип әйтеп калдырган.

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен