«Җайдак» телебезне саклауда матур гына эш башлап җибәрде…”

Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, профессор, Татар энциклопедиясе институты директоры:

— Татар теленең куллану даирәсен үстерүдә яңа технологияләр куллану, аларны популярлаштырып яшьләргә җиткерү — бүген иң әһәмиятле бурычларның берсе. Телебез исән калсын, үссен дисәк, беренчедән, аны иң элек үзебез сакларга тиешбез, икенчедән, бу эшне бары тик яңача, заманча ысуллар белән генә башкару аның үсешенә уңай тәэсир итә. «Җайдак» сайты бу юнәлештә матур гына эш башлап җибәрде. Ул укучының игътибарын җәлеп итә, дизайны да заманча эшләнгән, эчтәлеге дә кызыклы. Ленар Мифтаховның инициативлыгын, активлыгын дә искә алсак — «Җайдак» алдагы көннәрдә телебезне саклап калу һәм үстерү өчен тарихларда язылырлык гамәлләр башкарыр дигән өметем бар…

Cайтлар каталогы турында

Сайтларны “Җайдак” интернет-басмасы каталогына сайлап алу принцибы бик гади – аның татарча булуы шарт. Кабатлап әйтәбез — сайт тулысынча татарча булырга тиеш.  Катнаш сайтлар (берүк биттә татарча да, урысча да мәгълүмат булган ресурслар) каталогка кертелмәде.

Татар сайтлары өч төркемгә бүленә: дөньяви, җирле һәм мәктәп ресурслары. Исемнәреннән күренгәнчә, дөньяви сайтларның аудиториясе – Җир шары буйлап таралган татарлар, җирле сайтлар – шәһәр, район яки авыл халкы өчен мәгълүмат таратучы һәм мәктәп сайтлары – укучылар өчен яңалыклар чыганагы.

Һәр төркемдә популярлык рейтингы бар. Иң популяр сайт — каталогның беренче баскычында. Рейтингта катнашу өчен ресурста www.liveinternet.ru хисаплагычы урнаштырылуы һәм аңа керү ирекле булуы шарт. Рейтингта мәгълүматлар реаль режимда бирелә, алар ярты сәгать саен яңартылып тора.

Рейтингка эләкмәгән сайтлар түбәнрәк — сызык астына урнаштырылган. www.liveinternet.ru хисаплагычы куелмаган яки статистикасына керү ирекле булмаган сайтлар рейтингта катнаша алмый. Моннан тыш, доменында берьюлы ике район гәҗите урнаштырылган сайтлар да рейтингка кертелми, чөнки укучыларның кайсы сайтка керүләрен төгәл билгеләү мөмкин түгел.

Бу тема буенча материаллар:

Сайт исемен ничек сайларга?

Латин хәрефләре белән домен исемен ничек язарга

Татарча интернет-терминнар турында

Сайтлар ничек бәяләнә?

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен