Комган белән пәкедер…

 

Комган – гадәттә җиз, бакыр һәм башка төрле төрле калайдан эшләнгән махсус формадагы, тоткалы һәм борынлы су савыты. Еш кына аңа төрле бизәкләр, чокып рәсемнәр ясала. Бу сүзнең гомумтөрки телдә киң таралган булуы комганның төркиләрдә бик күптәннән кулланылышта йөрүе хакында сөйли.

Комган һәр татар өендә дә булган. Аңа су салып, гадәттә мич артында тотканнар. Бәлки әле күпләр белмидер дә — әби-бабаларыбызның мичләре казанлы булган. Урыс миченнән ул шуның белән аерылып тора да. Казанда ризык пешә, су җылына. Ә җылы су — бишвакыт намаз укучы, тәһарәтле мөселман кешесе өчен төп ихтыяҗларның бер­се. Юыну-тәһарәт өчен кирәкле су нәкъ менә шул комганнарда сакланган. Гасырлар дәвамында хуҗалыкта берничә комган булган:  берсе – өйдә, икенчесе – бакчада, өченчесе мунчада торган. Бәдрәфнең дә үз комганы булган. Татар көндәлек тормышын комганнан башка күз алдына да китерә алмый. Ул – чисталык, пакълек, сәламәтлек чыганагы. Моны раслаучы мәкаль дә бар: мөселманлык икедер: комган белән пәкедер. Мөселман булуның нигезе дә чисталык бит: ул пәке белән кырынган, комган белән юынган, тәһарәт алган.

Комганнар­ны бакырдан, җиздән кала көмеш белән бронзадан да ясаганнар. Алар төрле формада булсалар да, үзара бик охшаш. Гадәттә, аларның боры­ны кош яки хайван башына охшатып эшләнгән. Һәр төбәктә диярлек бу һөнәрнең үз осталары – атаклы комганчылар булган. XIX гасырда тимерчеләр зур булмаган бакыр һәм җиз комганнар ясаганнар. Бу су савытлары тар муенлы, борынлы, тоткалы һәм еш кына капкачлы булган. Алар халык арасында бик киң таралган. Гадәттә бу чорда  комганнар бизәк-рәсемсез ясалган. Комган ясау  үзәкләре булып Казан һәм Казан арты авыллары (Олы Әтнә, Тимерче һәм башка авыллар) танылган. Өй кирәк-яракларыннан булган комганны Россия шәһәрләренең татар бистәләрендә дә ясап сатканнар. Кукмарада, мисалга, сәүдәгәр Володинның комган ясау буенча шәхси остаханәсе булган.

Җиз комганнарны бүген пластиктан ясалганнары алыштырды. Мондый комганнарның уңай ягы – алар җиңел. Хәер, авылларда  җиз комганнарны бүген дә очратырга була әле. Һәрхәлдә, нәрсәдән ясалган булуына да карамастан, комган татар  халкының чисталык һәм пөхтәлек өлгесе булып калуын дәвам итә.

Мәрьям Заһиди

Табиб рецепт бәясен үзе түләгән

XVI гасыр вакыйгаларын тасвирлаучы «Искитмәле гасыр» («Великолепный век») төрек киносында Михримах ханымга Педро исемле табибның ничек итеп диагноз куйганын хәтерлисездер. Күрмәгән булсагыз, исегезгә төшерәм. Төрле кичерешләр, борчулар аркасында Сөләйман патшаның яраткан кызы Михримахның тәнен  көннәрдән беркөнне кызыл тимгелләр баса. Сарайның имчеләре аптырашта – бу авыруны ничек дәваларга икәнен беркем дә белми. Сөләйманга Михримахны табиб Педрога күрсәтергә тәкъдим итәләр, тик патша кияве Рөстәм моңа каршы чыга. Ул Бөек солтан Сөләйман әмер биргәч кенә ризалаша.

Христиан диненнән булган кол Педрога да җиңелләрдән булмый. Башта аны авыру янына якын да җибәрмиләр. Рөстәм табибкә Михримахны карап тормыйча гына дәвалау билгеләргә куша. Калын ак пәрдә артында утырган авыру ханымга Педро ничек тә булса аның тимгелләрен абайлап, диагноз куярга тиеш булган. Әмма Педро «мондый шартларда тире авыруын ачыклап булмый», — ди. Рөстәм табибны булдыксыз дип куып чыгара.

Әмма авырудан тәмам гарык булган Михримах, иренә әйтмичә генә, үз янына табибны чакырта. Педро аңа дарулар яза. Чир акрынлап артка чигенә. Хәләл җефете янына табибның килгәнен белгән Рөстәм бик ярсый. Әмма Михримахның хәле яхшырганын күргәч, акрынлап ачуы басыла.

Исламның катгый кануннары ир затыннан булган табибларга, башка ир-атлар кебек үк, хатын-кызның гәүдәсенә карауны, аңа кагылуны тыйган. Мондый чаршаулар һәм башка төрле киртәләр ул чорда Госманлы империясендә гадәти күренеш булган. Шул исәптән империянең иң ябык булган урыны – солтан хәрәмендә (гарем) дә. Биредә хатын-кыз затыннан булган табиблар гына яшәгән. Аларның ир-ат табибларыныкыдай белемнәре булмаган. Шуңа да табибәләр корсакка калу, бала таптыру яки салкын тию кебек авыруларны  дәвалаган. Ә инде җитдирәк чир килеп чыкса, мисалга, хәрәмдә яшәүче берәр кызның бөерләре авыртса, авыру сәбәпләрен ачыклаганда төрле гадәти булмаган ысуллар кулланганнар. Бу очракта чирленең сидегенә караганнар. Бүген бәвелгә лейкоцитлар, аксым, эритроцитларга анализ ясарга була. Ул вакытларда диагноз сидекнең төсе һәм үтәкүренмәлелегенә карап куелган. Аннан соң төрле үләннәр белән дәвалаганнар. Шуңа да  солтан хәрәмендә яшәгән гади кызга, каты авырган очракта, исән калуы икеле булган һәм аны күздән ераграк булсын дип Иске сарайга озатканнар.

Ә менә солтанның хатыннары, кыз туганнары, сөяркәләре, балаларына бу мәсьәләдә җиңелрәк булган. Кинода табиб Михримахны ничек караган, аларны да шулай дәвалаганнар. Сырхауны дүрт яктан да табибтан пәрдә белән каплаганнар. Табиб иң күбе дигәндә кара яулык белән капланган  кулның  пульсын гына үлчи алган. Шуңа да дәвалау бик сирәк очракта гына нәтиҗә биргән. «Искитмәле гасыр» фильмында күрсәтелгәнчә, бу мәсьәләдә йомшаклык Сөләйман патша хатыны Хюрремны дәвалаучы табибларга гына бирелгән. Алар авыруны караганда, Сөләйман янәшәдә торган. Яраткан хатынының чынлап та терелеп аякка басуын теләгән, күрәсең.

Михримах кебек табибтан чаршаулар белән бүленә алмаган очракта, хатын-кызлар башыннан аягына кадәр юрган белән капланып урын өстендә яткан. Табиб авыруны караганда, беләзегеннән генә тотып карый алган. Тел очын күрсәтүләрен сорарга батырчылык итсә яки хатын-кызның йөзенә карарга теләсә, табибны шунда ук үтергәннәр. Бу тарихи фактларны хәрәмдә булган шул чор ир-ат табиблары язып калдырган.

Ә менә алман галиме Карл Фукс – мөселман хатын-кызлары янына керә алган беренче ир-ат табиб. Ул XIX гасырның беренче яртысында Казанда күп еллар дәвамында мөселман хатын-кызларына медицина ярдәме күрсәткән бердәнбер табиб  булган.

Мөселманнар чит ил табибларына ышанмаганнар. Ә менә Фуксны үз иткәннәр. Аны халык яратып «табиб» дип йөрткән. Татарлар Карл Фуксны татар телен белгәнгә якын күргәннәр. Иске Татар бистәсендә яшәгән бу табибкә татарларның ишекләре һәрвакыт ачык булган. Аның авыру кеше янында утырып торуы да сырхауны җиңәргә ярдәм иткән. Әллә инде Фуксның татар телен белгәнгә, әллә табиблык сәләте күңелләренә аеруча хуш килгәнгә, Карл Фуксны, дин кануннарына карамастан, татар хатын-кызлары өйләренә кертә торган булганнар. Диагноз кую, эчке органнарны дәвалауда Карл Федоровичка тиңнәр булмаган. Кешенең йөзенә бер карауга ук ул хастаның ни белән авырганын белгән һәм дәвалау билгеләгән.

Карл Фукс гомеренең соңгы 40 елын Казанда яши. Казан университеты ректоры, тарихчы, табиб, этнограф, ботаника белгече башкалабызны үзенең икенче туган җире дип йөрткән. Рәсәйдә ул татар, рус һәм гарәп телләрен өйрәнгән! Үз пациентлары белән Карл Федорович аларның туган телендә сөйләшкән. Медицина эшчәнлеге белән Фукс гомеренең соңгы көннәренә кадәр шөгыльләнә. Ул ярлыларны да, байларны да бер төрле кабул иткән. Фәкыйрьләргә табиб рецепт язганда дару бәясен үзе алдан түләп куя торган булган.

Идел буе халыклары – татарлар,чувашлар, марийлар, мордвалар  – барысы да табибка эләгергә ашыккан. Моның өчен аларга күп чакрымнар узарга туры килә. Мәрхәмәтле алманлының һәр кешене якты йөз белән каршы алганын, авыруларны зур игътибар белән караганлыгы турында күп тапкырлар ишеткәннәре булган аларның.

«Казанда Фукска ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән бер генә йорт, бер генә гаилә дә калмады. Моның сәбәбен Фуксның үзендә, аның сирәк очрый торган акыл һәм күңел сыйфатларында, бертуктаусыз алып барган эшчәнлегендә эзләргә кирәк», — дип язып калдырган аның замандашлары.

1846 нчы елның 26 апреленда К. Фуксны соңгы елга озатканда Казан урамнарында бик күп кеше җыела. Табиб белән хушлашучылар арасында баш киемсез барган бер төркем татарлар да була…

Алман табибы Карл Фуксны өйрәнгәндә бер кызыклы фактка тап булдым. 1813 нче елда ул Казан университетының берничә мөгаллиме белән «Уку йортларына йогышлы авырулардан саклану буенча вәгазь» эшен яза. Анда йогышның сәбәбе – организм үзе һәм аның йоктыру сәләте дигән фикер ята. Бу эшендә Фукс төрле авыруларга бирешмәс өчен яхшы ризык белән тукланырга, сыйфатлы һәм күп итеп су эчәргә өнди. Начар һава һәм рухи төшенкелек дә кешене чиргә китерә, диелгән анда. 200 ел элек язып калдырган бу сүзләр бүген дә бик заманча яңгырый.

Мәрьям Заһиди

Мөхәммәтгата бабай

Бу фото 1935 елда хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында төшерелгән. Авыл агайлары Шушма елгасы аркылы күпер төзелешендә эшлиләр. Ел саен, язгы ташу алдыннан, күперне агызып китмәсен дип, сүтә торган булганнар. Кар сулары агып беткәч, күперне яңадан төзегәннәр. Боз какшаткан субайларын да алыштыра торган булганнар. Фото шушы эшләрне башкарган вакытта төшерелгән. Безгә фотосурәтне Чирмәшән районы Бәркәтә авылында туып үскән Динмөхәммәт улы Мингата Нурмөхәммәтов җибәрде. Хәзер аңа 73 яшь, ул Минзәләдә яши. Фотода уңнан беренче – сакаллы һәм кәләпүш кигән карт — Мөхәммәтгата, Мингата әфәнденең әнисе ягыннан бабасы.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бәлки сездә дә узган гасырның беренче яртысында яки XIX йөздә төшерелгән кызыклы, тарихи фотолар бардыр. Анда кемнәр төшкән яки нәрсә сурәтләнгәнен язып, фотоларны сканлаштырып безгә җибәрегез. Без аларны сайтка элеп куярбыз. Фотодагы тарихи вакыйга яки кызыклы мәгълүмат турында башкалар да белер, шуңа бәйле кызыклы, я гыйбрәтле хәлләр дә мәгълүм булуы ихтимал Хатларыгызны caydaq@yandex.ru га юллагыз.

Бәһаләнмәгән каһарманнар

Бөек Ватан сугышында 1942-1943 нче елларда “Идел — Урал” легионы составында 7 батальонда якынча 7 мең татар әсире булган. Ә легионның төрле структураларын кушсаң, барлыгы 25-30 мең тирәсе  булуы ихтимал, дип фаразлый тарихчылар.
Иң беренче булып атаклы 825 нче батальон төзелә. Әлеге легион Идел буе халыкларыннан торган. Аларның күпчелеге 1941 һәм 1942 нче елларда  әсирлеккә алынган татарлар була. 1943 елда гитлерчылар 825 нче батальоны Витебск шәһәре янындагы белорус партизаннарына каршы сугышка ташларга планлаштыра.

Партизаннар биредә фашист гарнизоннарын яндырган, Кызыл Армияне  разведка мәгълүматләре белән тәэмин иткән. Немецларның җитәкчелеге моңа җавап итеп вакыты-вакыты белән Витебск ягына башкисәрләрне җибәргән. Шундый экспедицияләрнең берсе «Яшен шары» исемен йөрткән. 28 мең солдаты булган дошман Витебск районында 6 меңлек партизан төркемен чолганышка ала. 20 нче февральда бирегә 825 нче батальон килә һәм ул немецлар ягында сугышкан казаклар отрядын алыштырырга тиеш була. Әмма татарларның үз ватандашларына каршы сугышырга бернинди теләкләре булмый. 23 февраль көнне батальонда хезмәт итүче легионерлар алманнарга каршы баш күтәрә. 900 кешенең 557се партизаннар ягына күчә. Алга таба алар Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә батырларча көрәшә.
Бүгенге көннәргә 825 нче батальонда хезмәт иткән легионерларның батырлыкларын дәлилләүче уникаль документлар сакланган. Партизан отряды комиссары Григорьев имзалаган документлар нигезендә  75 ел элек булган вакыйгаларны  күзалларга була. » Татарлар батырларча кыю көрәште, күпчелеге яу кырында куркуны белми кан койды» , — дигән сүзләр бар анда.
Истәлекләргә караганда, 1943 нче елның 21нче февраленда 825 нче батальонда табиб булып хезмәт иткән Жуков партизан хатын Нина Буйниченко йортында урнаша. Ул йорт хуҗасы белән ачыктан-ачык сөйләшә торган була. Табиб Нинага Белоруссиягә килгәнче үк Кызыл Армия ягына күчергә уйлап йөргәнен әйтә. Команда составыннан тагын 6 кешенең шундый ук теләге булуын хәбәр итә. Аларның фамилияләрен, кем булып хезмәт иткәннәрен дә сөйләп бирә. Бу исемлектә командир адъютанты Таджиев, штабның рота командиры Мөхәмәдов, командир ярдәмчесе Латыйпов, взвод командирлары Юсупов, Галиев, Трубкин, хуҗалык бүлегенең взвод командиры Рәхимов була. Күрәсең, алар совет гаскәрләре ягына күчүне күптән  планлаштырганнар. Форсат чыгу белән аны шунда ук тормышка ашырырга булганнар.
Сугыш барышында легионерлар 74 немецны һәм татар милләтеннән булган 3 рота командирын да үтерәләр. Әмма штабның машина йөртүчесе сатлык җан булып чыга. Ул батальон командиры майор Зексны машинада качырып алып китә. Аны легионерлар тере килеш кулга алып партизаннарга тапшырырга тели. Бәрелеш вакытында немецлар батальон табибы Жуков, Таджиев һәм Рәхимовны кулга ала. Партизаннар ягына 506 кеше күчә. Үзләре белән алар партизаннарда булмаган туплар, танк һәм кул пулеметлары, патроннар, снарядлар, миналар алып килә.
Татарлардан торган батальонның партизаннар ягына күчүе фронт өчн зур әһәмияткә ия була. Беренчедән, ул Витебск районында немецларның уң як флангтагы хәлен катлауландыра. Икенче яктан, алман җитәкчелегенең татарлардан торган легионерларына ышанычын бетерә. Әлеге баш күтәрүдән соң, бәладән баш — аяк дип, Көнчыгыш фронтка озатылырга тиешле 826 нчы батальон Голландиягә Бред шәһәре районына күчерелә. Өченчедән, мондый кораллы баш күтәрүнең уңышы турындагы хәбәр татар легионнары арасында гына түгел, башка легионнарга да тарала. Бу фашистларга каршы көрәшне тагын да активлаштыра.
Элеккеге легионерларның язмышы шактый катлаулы булган. Батырларның күбесе фашистлар белән көрәшкәндә һәлак була. Күбесе “ сатлык җан ” дип совет лагерьларына озатыла. Иң кызганычы, легионда катнашкан меңнәрчә милләттәшләребезнең  кан белән акланган исемнәре әле дә туганнарына, якташларына кайтып җитмәгән. Бүгенгәчә аларның каһарманлыгы тиешенчә бәһаләнмәгән.
Бүген » Идел – Урал » легионының 7 мең кешесе арасында нибары 20 кеше акланган. 825 нче батальонда баш күтәрүне оештыручыларның биография һәм документларын барлау буенча белгечләрне авыр эзләнүләр көтә. Шул исәптән үзен Жуков дип атаган Чувашиядән табиб Григорий Волков, бүлекчә командиры Рәшид Таджиев, Александр Трубкин, Хөсәен Мөхәмәдов, Әхмәт Галеев һәм башкаларныкын. Тарихчылар фикеренчә, 1943 нче елның февраленда алар кылган  батырлык тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәгән.
Шунысын да әйтергә кирәк, 2009 нчы елның 10 нчы ноябренда Витебск өлкәсендә Татарстан Республикасы Белоруссияне азат итүдә көрәшкән татарлар истәлегенә мемориаль һәйкәл ача.

Мәрьям Заһиди

Карадан агарып чыккан

Юынмаган, бите пычрак кешегә татарлар, гадәттә, «мунча пәрие булгансың», диләр. Мөгаен, бу гыйбарә халык теленә кара мунча заманнарыннан кереп калгандыр. Татар авылларында гади халык гадәттә кара мунча салган. Бөтен эшен тәмамлаганнан соң кич яки төнлә кереп юынган. Керосин, шәмнәр булмаган. Чыра яктысы, сукыр лампа астында юынып чыккан кешенең берәр җире корымга буялмый калмаган, күрәсең.

Әкиятләрдә телгә алынган кара мунча ак мунчадан морҗасыз булуы белән аерыла. Ягып җибәргәч, кап-кара төтен мич авызыннан ургып мунча эченә таралган. Диварларга  бармак калынлыгы корым утырып, мунча эче кап-кара булган. Шуңа аны кара мунча дип атаганнар да инде. Керер алдыннан, ис тимәсен дип, ишекләрен ачып, төтен чыгарганнар. Хуҗалар, гадәттә, кара мунчаны юып азапланмаганнар. Елына бер генә юганнар. Чөнки мәгънәсе юк — бер ягуга ул яңадан кап-кара булган.

Күпләр мунчада юыну культурасының беренче булып нәкъ менә татарларда барлыкка килгәнен белмидер дә әле. Татар мунчасының тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Багдад хәлифәсе әл-Моктадир илчелеге сәркатибе, гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн-Фадлан 922 елда Болгарга килгәч, ирләр белән хатыннарның бергә юынуын күреп гаҗәпләнә. Бу турыда ул истәлекләрендә язып калдыра. Соңрак, X гасырның ахырларында, землянкалар казып, ирләр белән хатыннарның мунчаны аерым кергәнлеге билгеле. Күрәсең, ислам дине кабул ителгәч, ерак бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары да  үзгәрә.

Кара мунча бүген татарларда юк дип тә әйтергә дә була. Галимнәрнең язуына караганда, XIX гасырда татар  авылларында  кара мунчалар сирәгәя.Егерменче йөз башында авылларда  күбрәк  ак мунчалар сала башлыйлар. Шулай да Татарстанның кайбер районнарында бүгенге көнгә кадәр кара мунчалар булуы мәгълүм. Бигрәк тә алар Кайбыч районында популяр. Хәер, авылларда сакланып калган кара мунчалар бер хәл. Файдасы күбрәк дип, байлар хәзер кара мунчаны махсус салдыра икән.

Кара мунчада ялгыш кына стенага терәлдеңме — корымга буяласың. Шуңа да  мунчада юынганда иң мөһиме – диварга тотынмаска кирәк. Терәлсәң — баш бетте. Чистарырга, агарынырга дип кергән җиреңнән «мунча пәрие» төсле кап-кара булып чыгуыңны  көт тә тор!

Мәрьям Заһиди

Татарлар кайчан чәй эчә башлаган?

Татарның 90 проценты чәйдән тора дигән сүз юктан гына чыкмаган. Безнең халык, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар. «Ачык чырай – такта чәй», ди бит татар халкы.  

Чәй барлыкка килгәнче татарлар сөт, катык, әйрән эчкән. Казан базарларында чәй XVII гасырның 70 нче елларында сатыла башлый. Бу эчемлекне атлар һәм дөяләргә төяп Кытайдан Монголия аша алып килгәннәр.11 мең чакрым араны бер елга якын узганнар! Ерак сәфәргә чыгар алдыннан чәйне агач тартмаларга тутырганнар. Эчке яктан ул аккургаш белән тышланган. Тартманы тыштан каты кәгазъгә төргәннәр, аннан һинд камышы чорнаганнар. Иң ахырдан тире белән әйләндереп алганнар. Болай иткәндә чәйгә яңгыр да, кояш та, суык та үтеп кермәгән. Сәүдәгәрләр бу эчемлекне Рәсәй чигендә урнашкан Кяхта шәһәреннән алып кайтканнар. Бирегә чәй Кытайдан китерелгән. XIX гасырга кадәр аны башка тауарга алыштырып алганнар. Сәүдәгәрләр чәй өчен тукыма, җәнлек тиреләре белән түләгән.  

Затлы эчемлек Себер аша иң элек Минзәлә базарына килгән. Ул төбәктә иң эре базарларның берсе булып саналган. Аннан чәй Казанга һәм атаклы Түбән Новгород ярминкәсенә  — Мәкәрҗәгә эләккән. Мәскәү маршруты соңрак пәйда була. Шуңа да Казан халкының яхшы чәй эчүе бер дә гаҗәп түгел. Ул гына да түгел, Казанны Рәсәйнең чәй Мәккәсе дип йөрткәннәр. Татар бистәләрендә яшәүчеләр иң үтемле тауар булып саналган бу эчемлекне Печән базарында, сәүдә йортында сатып алганнар. XVIII гасырда сәүдәгәрләр аның югары сортларын — чәчәк чәйләрен алып кайта башлый. 

Авыл кешеләре чәйне соңрак татый. Гади халык күбрәк такта чәй эчкән. Авыл җирендә аның бу төре дә затлы саналган. Һинд, сәйлүн чәйләре бирегә килеп җитмәгән. Гадәттә, такта чәйне куе итеп пешергәннәр. Аның әчкелтем тәмен басар өчен, сөт кушып эчкәннәр. Аксыл сары төскә кергән чәй татарлар яратып эчкән катыкны хәтерләткән, күрәсең. Бәлки, чәйгә сөт салып эчү гадәте дә шуннан калгандыр. Авылларда кипкән алма, мәтрүшкә, бөтнек, мелисса белән чәй эчкәннәр. Кайвакыт чәйне кипкән кура җиләге, карлыган яфрагы белән алыштырганнар. XIX гасырда чәй эчү гадәте татар халкы тормышына ныклап кереп урнаша. Бу эчемлекне еш эчү кырыс табигать шартларына каршы тору өчен дә файдалы булган.  

Татар чәе турында атаклы шәхесләр дә искә алган. Тарихчы Н. Воробьев: “Татарларда иң киң таралган эчемлек – чәй. Алар аны бик еш һәм бик озак итеп эчәләр”, — дип яза. Ә алман табибы Н. Фукс исә, “Татарлар чәй эчәргә ярата. Аны бал белән кимендә 4 чынаяк эчәләр”, — дип искә алган. XIX гасырда Казанда булган инглиз язучысы, рәссам Эдвард Турнерелли «Мондый тәмле чәйне Ауропаның бер илендә дә очратканым булмады», — дигән. Шагыйрь, галим Гәбдрәхим Утыз Имәни дә «Каймаклы чәйне мактау» шигырен язып калдырган.  

Әйе, чәйне без каймак белән дә, сөт белән дә, бал белән дә эчәргә яратабыз. Аны озаклап, кайнар килеш, өрә-өрә эчәбез. Җир шарында бер секунд эчендә ике миллионнан артык чынаяк чәй эчелсә, шуның бер миллионын, шәт, татарлар эчәдер.  

  Мәрьям Заһиди 

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен