Актанышта адреналин яраталар

Рейтингның өченче атнасы нәтиҗәләре буенча дөньяви төркемдә  “Интертат” шакаттыра —  узган атна белән чагыштырганда, сайтка керүчеләр 145% артып, 10096 кешегә җиткән.  Хәер, нәрсә ул  “Интертат?! Әнә “Казан утлары”н укучылар 175% арткан! Эшләр болай барса, Татнет кына түгел, бөтен Рунет татарча укыячак))) Дөресен генә әйткәндә  татарча сайтларның “тормыш-көнкүрешен” аңлап бетереп булмый әле. “Ялкын” журналы сайтының  ике атна элек нибары 201 укучысы бар иде. 20 июль көнне алар инде 540 кешегә җитте – үсеш – 268%! Тик узган җомга сайтка керүчеләр 162гә генә калган. Югалту – 70 %! Атнаның иң зур югалтуы бу. “Ялкын” нинди штормга “эләккән” соң? Мондый тирбәнүләр төрле уй-фикерләргә нигез тудыра. Хосусый сайтлар белән хәл башкачарак. Марат Кәбиров сайтын беренче рейтингта укучылар 600 иде. Аннан соң 680 булды. Бу рейтингта 626га калды – сайт бер баскычка түбән төште. Башка хосусый сайтларда тыйнак кына үсеш күренә: “Җайдак” — +21, “Белем” порталы — +9  һәм “АксуТВ” — +1.

Рейтингта катнашкан 15 ресурсның җидесендә укучылар кимегән.

Дөньяви сайтлар төркеме:

  1. “Интертат” электрон гәҗите. 10096(+3149) (мәгълүматлар 27 июльгә).
  2. “Сөембикә” журналы сайты- 1830(+165)
  3. “Казан утлары” журналы сайты – 1520(+655)
  4. “Сәхнә” журналы сайты – 776(+233)↑
  5. Марат Кабиров сайты – 626(-54)↓
  6. “Мәйдан” журналы сайты – 497(-16)↑
  7. Җайдак сайты – 204(+21)↑
  8. “Кызыл таң” гәҗите сайты – 174(+30)↑
  9. “Ялкын” журналы сайты – 162 (-378)↓
  10. “Күңел” радиосы сайты -135(-11)↓
  11. “Белем” Татар мәгарифе порталы — 45 (+9)↑
  12. “Мәдәни җомга” гәҗите сайты – 41(-5)↑
  13. .“Безнең мирас” журналы сайты – 23(-3)
  14. “Көмеш кыңгырау” гәҗите сайты – 18(-2)
  15. Аксу ТВ” студиясе сайты – 4(+1)

Җирле төркемдә  алдынгылар шул ук калса да, лидерлар, узган атнада шикелле,  урыннарын алмашты.  Әлбәттә, “Шәһри Казан” – беренчелектә (үсеш — 154%). Икенче  урында “иске” яңа герой — “Хезмәт”.  “Саба таңнары” өченче урынга калды.  Аны узган атнаның антигерое дисәң дә буладыр:  -376, югалту – 23 %!  “Актаныш таңнары” исә тагын шаккатырды – үсеш 204%! Рейтингтагы иң зур арту! Беренче рейтингта бу сайтка керүчеләр 930 кеше булса, бер атнадан соң ул 507 гә калып актанышлылар “антирекорд” куйган иде. Бу атнада менә тагын шундый үсеш. Күрәсең, Актанышта канда адреналин уйнаганны яраталар.

Җирле төркемдә тагын бер яңалык бар – кайбер сайтларга шимбә көнне керүчеләр җомгадагыга караганда артыграк. Мәсәлән, шул ук “Актаныш таңнары”н шимбә 1060(+22), “Бөгелмә авазы”н 156(+22) кеше караган. Гадәттә, атна беткәч, керүчеләр кими торган иде, бу ике төбәктә киресенчә икән.

Бу атнада рейтингтагы 15 сайтның дүртесендә укучылар саны кимегән.

  1. “Шәһри Казан” гәҗите сайты – 4825(+1697) 154%
  2. “Хезмәт” гәҗите сайты (Балтач, Татарстан) – 1702(+357)↑
  3. “Саба таңнары” гәҗите сайты – 1312(-376)↓
  4. “Әлмәт таңнары” гәҗите сайты – 1244(+195)
  5. “Актаныш таңнары” гәҗите сайты – 1038(+531)↑
  6. “Яшел Үзән” гәҗите сайты – 580(-90)↓
  7. “Теләче” гәҗите сайты – 453(+3)
  8. “Әтнә таңы” гәҗите сайты – 437(+50) 
  9. “Авыл утлары” гәҗите сайты (Мөслим) — 394(+115)↑
  10. “Заман сулышы” гәҗите сайты (Лениногорск) — 388(+27)↓
  11. “Бөгелмә авазы” гәҗите сайты – 134(+52)↑
  12. “Зәй офыклары” гәҗите сайты – 124(-41)↓
  13. “Балтач таңнары” гәҗите сайты (Башкортостан) – 38(+13)↑
  14. “Алга” гәҗите сайты (Борай, Башкортостан) – 37(-13)↓
  15. “Туган як” гәҗите сайты – 27(+8)

Мәктәп төркемендә  каникул дәвам итә.

Наил Болгарый

Шатланыргамы, әллә шикләнергәме?

Рейтингның икенче атнасы нәтиҗәләрен барлыйк. Футбол буенча дөнья чемпионаты үтте, мөгаен, шуңадыр сайтларның күрсәткечләре дә аска тәгәрәде.  Дөньяви сайтлар төркемендә алдынгылар, “Интертат”тан кала, укучыларын югалтсалар да, урыннарын саклап кала алдылар. Иң югары үсешкә “Интертат” иреште — узган  җомгада аны укучылар, алдагы атна белән чагыштырганда,  1258 кешегә артык иде. “Ялкын”ны укучыларның үсеше дә сизелерлек – 339. Бу аны рейтингта бер баскычка югары күтәрде. “Сәхнә” белән дә шундый ук хәл.  “Ялкын”да үсеш – 268 %. Шушы санны күргәч, иң беренче туган фикер – шатланыргамы, әллә шикләнергәме? Шулкадәр зур сикерешкә нәрсә сәбәпче? Мөгаен, алдагы атна бу хәлгә ачыклык кертер.  Укучыларыбызның  да фикерен беләсе килә. Сез бу хакта ни уйлыйсыз, мөхтәрәм  җәмәгать?  Комментарийларыгызны  шушы язма астында калдырыгыз.

Укучыларын иң күп югалтучы — “Сөембикә”: 333 кеше. Барлыгы биш  ресурс укучыларын югалтты, шуларның берсе — “Күңел чыңы” рейтингтан төшеп калды, аның урынын “Аксу ТВ”  студиясе сайты алды.

Дөньяви сайтлар төркеме:

  1. “Интертат” электрон гәҗите. 6947(+1258) (мәгълүматлар 20 июльгә).
  2. “Сөембикә” журналы сайты- 1665(-333)
  3. “Казан утлары” журналы сайты – 865(-138)
  4. Марат Кабиров сайты – 680(+80)
  5. “Сәхнә” журналы сайты – 543(+214)↑
  6. “Ялкын” журналы сайты – 540(+339)↑
  7. “Мәйдан” журналы сайты – 513(+57)↓
  8. Җайдак сайты – 183(+22)
  9. “Күңел” радиосы сайты -146(+9)↑
  10. “Кызыл таң” гәҗите сайты – 144(-9)↓
  11. “Мәдәни җомга” гәҗите сайты – 46(+14)↑
  12. “Белем” Татар мәгарифе порталы — 36 (+8)↑
  13. “Безнең мирас” журналы сайты – 26(+3)↑
  14. “Көмеш кыңгырау” гәҗите сайты – 20(-14)↓
  15. “Аксу ТВ” студиясе сайты — 3

Җирле төркемдә  дә алдынгылар шул ук калса да, кайберләре урыннарын алмашты.  Әлбәттә, “Шәһри Казан”  беренчелекне саклап калды. Икенче  урында “яңа герой” — “Саба таңнары” +393, үсеш – 30 %.  “Хезмәт” өченче урынга калды.  Аны узган атнаның антигерое дисәң дә буладыр:  -1165, югалту – 54 % диярлек!  “Актаныш таңнары”нда да югалту шулкадәр үк, “Теләче”дә – 46 %, “Авыл утлары”нда исә – 56,6 %!  “Алабуга нуры”н исә без бөтенләй “югалттык” – ул рейтингтан төшеп калды. 15 урында —  Түбән Камадан “Туган як” гәҗите сайты.

  1. “Шәһри Казан” гәҗите сайты – 3128(+125)
  2. “Саба таңнары” гәҗите сайты – 1688(+393)↑
  3. “Хезмәт” гәҗите сайты (Балтач, Татарстан) – 1345(-1165)↓
  4. “Әлмәт таңнары” гәҗите сайты – 1049(-143)
  5. “Яшел Үзән” гәҗите сайты – 670(+144)↑
  6. “Актаныш таңнары” гәҗите сайты – 507(-423)
  7.  “Теләче” гәҗите сайты – 450(-515)↓
  8. “Әтнә таңы” гәҗите сайты – 387(-66) ↑
  9. “Заман сулышы” гәҗите сайты (Лениногорск) -361(-3)↑
  10.  “Авыл утлары” гәҗите сайты (Мөслим)  — 279(-214)↓
  11.  “Зәй офыклары” гәҗите сайты – 165(+47)↑
  12.  “Бөгелмә авазы” гәҗите сайты – 82(-74)↓
  13.  “Алга” гәҗите сайты (Борай, Башкортостан)  – 50(+25)↑
  14. “Балтач таңнары”  гәҗите сайты (Башкортостан)  – 25(-2)↓
  15.  “Туган як” гәҗите сайты – 19

Мәктәп төркемендә рейтингта катнашучы бердәнбер ресурс —  Арча районының Кушлавыч авылы мәктәбе сайты “ишеген” 20 июль көнне беркем дә ачып кермәгән. Сайт каникулда!

Безнең бераз соңрак, уку елы башлангач, мәктәп сайтларына махсус бер күзәтү ясарга ниятебез бар.

Наил Болгарый

Мамадыштагы сенсация

Узган атнада “Җайдак” интернет-басмасында  татар сайтлары каталогы һәм рейтингы бирелә башлады.  Нәрсәгә  кирәк бу диючеләргә җавап – татар теле өчен, аның интернетта булуы һәм үсүе өчен. Бүген татар телен Рунетта ничек кенә бозмыйлар – сүзләрдә татар хәрефләре урынына урысныкын язып тузга язмаган  гыйбарәләр китереп чыгаралар. Моны без үзебез, татарлар язабыз, чөнки татар хәрефләрен теге яки бу системаның эзләгече  “күрми”, шунлыктан сайтны Рунетта үстерү бик тә, бик тә авыр эш. Беренчедән, каталог оештырып  татар сайтларын бер мәйданда туплый алдык. Әлбәттә,  барлык татарча сайтларны да табып бетердек дип әйтә алмыйбыз. Икенчедән, татарча сайтларны эзләү һәм табу берникадәр җиңеләйде. Өченчедән, аларның  бер мәйданда булуы сайтларны өйрәнү, анализлау, көндәшлекне үстерүгә ярдәм итсә,  журналистлар, мөхәррирләр, язучы-шагыйрьләр һәм укытучыларга исә тәҗрибә туплау өчен менә дигән форсат.

Каталогта урнаштырылган сайтлар биш баллы шкала буенча бәяләнә. Бәяләү билгеләре  гел үзгәреп торачак. Башта йолдызлар түбәндәге гамәлләр өчен бирелә:

—        каталогка кертелү                                                                        + 1 йолдыз

—         сайтның эчтәлеге даими  яңартылу                                           + 2 йолдыз

—        басма исеме һәм рубрикалар татарча хатасыз язылган           + 1 йолдыз

—        сайтың тасвирламасы бар                                                           + 1 йолдыз

Татар хәрефләре  урынына урыс яки башкорт  хәрефләрен куллану  хата дип таныла.

Каталогтагы сайтлар өч төркемгә бүленә: дөньяви, җирле һәм мәктәп ресурслары. Дөньяви сайтларның аудиториясе – Җир шарының  барлык  континентларында  төрле  вакыт исәбендә яшәүче татарлар, җирле сайтлар – Татарстандагы шәһәр, район яки авыл халкы өчен мәгълүмат таратучы һәм мәктәп сайтлары –  республика укучылары өчен яңалыклар  чыганагы.

Һәр төркемдә  популярлык  рейтингы бар һәм ул сайтка күпме кеше кергәненә карап билгеләнә. Иң популяр сайт —  рейтингның беренче баскычында. Сайт исеме ахырында җәя эчендә күрсәтелгән сан – шушы вакытка сайтка ничә кеше кергәнен күрсәтә.  Мәсәлән,

Интертат. Татар электрон гәҗите (1974)

Рейтингка эләкмәгән сайтлар түбәнрәк —  сызык астына урнаштырылган. www.liveinternet.ru  хисаплагычы куелмаган яки статистикага керү ирекле булмаган  сайтлар рейтингта катнашмый.  Моннан тыш, доменында берьюлы ике район гәҗите урнаштырылган сайтлар да рейтингка  кертелми,  чөнки укучыларның кайсы сайтка керүләрен төгәл билгеләү мөмкин түгел.

Кайбер сайтларда хәбәрләр татарча бирелсә дә, рубрика исемнәре урысча язылган. Бу сайтның хуҗасын да, журналистларны дә бизәми. Кыскача гына әйткәндә, мондый гамәлләр татар теленә мөнәсәбәтне ачыктан-ачык күрсәтә.

Татар сайтларының күпчелегендә аларны тасвирлау юк. Булганнарының да кайберләрен каталогка кертмәдек, чөнки алар, я грамматик хата белән язылган, я урысча тасвирланган. Тасвирлау тәртипкә китерелгән очракта, аны каталогка кертү өчен caydaq@yandex.ru га хат язып, безнең сайтның администраторына хәбәр итегез.

Инде килеп рейтингның беренче атнасы нәтиҗәләрен барлыйк.

Дөньяви сайтлар төркеме:

  1. “Интертат” электрон гәҗите. Керүчеләр — 5689 кеше, 5 йолдыз 5689/5    (мәгълүматлар 13 июльгә).
  2. “Сөембикә” журналы сайты- 1998/4
  3. “Казан утлары” журналы сайты – 1003/4
  4. Марат Кабиров сайты – 600/5
  5. “Мәйдан” журналы сайты – 456/4
  6. “Сәхнә” журналы сайты – 329/4
  7. “Ялкын” журналы сайты – 201/4
  8. Җайдак сайты – 161/5
  9. “Кызыл таң” гәҗите сайты – 153/5
  10. “Күңел” радиосы сайты -137/4
  11. “Көмеш кыңгырау” гәҗите сайты – 34/3
  12. “Мәдәни җомга” гәҗите сайты – 32/3
  13. “Белем порталы – 28/4
  14. “Безнең мирас” журналы сайты – 23/4
  15. “Күңел чыңы” сайты – 7/5

Беренче унбишлеккә кергән  сайтлар арасында  нибарысы дүртесе – Марат Кәбиров , Җайдак, Белем порталы һәм “Күңел чыңы” гынә бәйсез ресурслар. Калганнары  бюджет чыганакларыннан финансланучы сайтлар. Шунысы куанычлы – Марат Кәбиров сайты «Татмедиа» составына кергән күп кенә ресурсларны узып, 4 урыны били. Күңелсез фактлардан шуны әйтик, татар язучыларының гәҗите булган   “Мәдәни җомга” нибары 3 кенә йолдызга лаек булган.

Җирле төркем:

  1. “Шәһри Казан” гәҗите сайты — 3003/4
  2. “Хезмәт” гәҗите сайты (Балтач, Татарстан) — 2510/5
  3. “Саба таңнары” гәҗите сайты — 1295/4
  4. “Әлмәт таңнары” гәҗите сайты — 1192/4
  5. “Теләче” гәҗите сайты — 965/3
  6. 6.“Актаныш таңнары” гәҗите сайты — 930/3
  7. “Яшел Үзән” гәҗите сайты — 526/3
  8. “Авыл утлары” гәҗите сайты (Мөслим) — 493/3
  9. “Әтнә таңы” гәҗите сайты — 453/3
  10. “Заман сулышы” гәҗите сайты (Лениногорск) -364/3
  11. “Бөгелмә авазы” гәҗите сайты – 156/4
  12. “Зәй офыклары” гәҗите сайты – 147/3
  13. “Балтач таңнары” гәҗите сайты (Башкортостан)  – 27/4
  14. “Алга” гәҗите сайты (Борай, Башкортостан) – 25/3
  15. “Алабуга нуры” гәҗите сайты – 12/3

Бу төркемдә хосусый сайтлар юк. Биш йолдызга  бер генә ресурс  лаек булган – Татарстанның Балтач районындагы “Хезмәт” гәҗите сайты. Тагын да кызганычы —  Мамадыш районындагы «Нократ» гәҗитенең татарча сайты бөтенләй юк. Бу сенсация, җәмәгать, кара сенсация! Күпме татар  язучылары-шагыйрьләре биргән төбәкнең интернетта татарча ресурсы булмавын  берничек аңлап та, аклап та булмый. Район редакциясе җитәкчелегенең татар теленә мөнәсәбәте шундый булгач, башкалардан ни көтәсе?!

Мәктәп төркемендә рейтингта бары бер генә ресурс —  Арча районының Кушлавыч авылы мәктәбе сайты гына катнаша. Каникулларның кызган чагы, шуңа да сайтка керүчеләр теркәлмәгән.

Гомумән, мәктәп сайтларының кайберләре үги бала хәлендә. Аларның кайберләренә керсәң, форумнарда шундый язмаларга тап буласың –  чәчләрең үрә торырлык! Ә бит аларны балалар да укый. Мәктәп сайтларын игътибарсыз калдыру  бик кыйммәткә төшүе  ихтимал, моны информатика укытучысы да, мәктәп җитәкчелеге дә  аңлыйлар дип өметләнәбез.

Татарча сайтлар турында күбрәк беләсегез килә безнең  язмаларны укыгыз.

Наил Болгарый

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен