Сайтлар рейтингы оештырылды

Интернетта туган телебезнең даирәсен киңәйтү, татар сайтларын бер мәйданга туплау һәм аларның үсешенә этәргеч бирү ниятеннән “Җайдак” интернет-басмасында татар сайтлары каталогы һәм рейтингы урнаштырыла башлый. Сайтларны каталогка сайлап алу принцибы бик гади — ул татарча булырга тиеш. Катнаш сайтлар (берүк биттә татарча да, урысча да мәгълүмат булган ресурслар) каталогка кертелмәде һәм әлбәттә инде алар рейтингта да катнашмый. Ресурста www.liveinternet.ru хисаплагычы куелган булуы һәм аңа керү ирекле булуы шарт. Рейтингта мәгълүматлар реаль режимда бирелә, алар ярты сәгать саен яңартылып торачак.

Каталогта татар сайтлары өч төргә бүленә: дөньяви, җирле һәм мәктәп ресурслары. Төркем исемнәреннән күренгәнчә, дөньяви сайтларның аудиториясе – Җир шары буйлап таралган татарлар, җирле сайтлар – шәһәр, район яки авыл (әйе, шаккатмагыз, шундый сайт та бар) халкы өчен мәгълүмат таратучы һәм инде мәктәп сайтлары – авыл мәктәбе яки китапханәсе (татар халкының интернетта эшләү потенциалы шундый көчле, хәтта авыл китапханәсе өчен аерым сайт оештыручылар да бар!) ресурслары. Без барлыгы 150 сайтны бер урында тупладык.

Сайтлар каталог-рейтингы

Татарлар рәсем ясыймы?

Ильяс Фәйзуллин рәсеме

Дин кануннары буенча электән үк мөселманнарга рәсем ясарга ярамый дип санаганнар. Алай гына да түгел, өйдә каллиграфиядән, шамаилләрдән кала рәсем шәкелендәге әйбер тотарга ярамаган. Ләкин заманалар үзгәрү белән дөньяга карашлар да үзгәргән. Татарлар арасында искиткеч гүзәл картиналар тудыручылар күп. Бүгенге көндә татар рәссамнарының картиналары дөнья күләмендә лаеклы урын алып тора. Шулай да, татарлар кайчан рәсем ясый башлаган икән дигән сорау туа.

Кешелек барлыкка килгәннән бирле адәм балалары үзләренең эзләрен калдырырга омтылган. Бу безнең канга шулхәтле сеңгән ки, хәтта кече яшьтән үк агач кайрысына исемнәребезне язабыз, карда, диварларда вакытлы гына булса да безнең кемлегебезне күрсәтүче тамгалар салабыз. Мәгарәләр эчендә табылган рәсемнәрдә дә кешелекнең үз дан-шөһрәтен киләчәк буынга тапшырып калдырасы килү теләге ачык чагыла. Шунлыктан, безнең ерак бабаларыбызның бу өлкәдә үзләрен сынап караулары бәхәссез. Болай уйласак, безнең этносның рәсем ясау тарихы шул таш гасырларга барып тоташа дигән нәтиҗә килеп чыга.

Кызганыч, безнең көннәргә кадәр Идел Болгары чорындагы рәссамнарның эшләре килеп җитә алмаган. Алай гына да түгел, хәтта Казан ханлыгының да, Рус дәүләте чорында иҗат итүчеләрнең дә рәсемнәре безгә билгесез. Бер яктан бу дини үзенчәлекләр белән, икенче яктан тарихи чынбарлык белән бәйле. Архитектура үрнәкләрендәге кульязмалар, шамаилләр (җанлы предметлар анда, билгеле булганча, сурәтләнми) сакланып калган һәм аларны музейларда күрергә мөмкин. Татар осталары каллиграфия өлкәсендә матур үрнәкләр калдырганнар. Гарәп язуы белән язылган бу эшләр Ауропа рәссамнарының рәсемнәреннән бер дә ким түгел.

Татар рәсем сәнгатендәге инкыйлаб исә илдәге инкыйлаб белән бер чорга туры килә. Бу 1917 елдан соң урнашкан яңа системага бәйле. Белгәнебезчә, бу вакытта “совет кешесе” милләтендәге халыкны барлыкка китерергә тырышкан большевиклар дин иреген кысалар. Шул исәптән ислам дине дә тыела башлый. Әлеге күренеш рәсем сәнгате өчен уңай нәтиҗә китерә: теләгән һәркем рәсем ясый ала, сурәтләнгән кеше, хайваннардан курку юкка чыга. Шуңа күрә ХХI гасыр кешесенең әлеге мәгълүматка исе китә, безнең бөтен дөньябыз рәсем, кеше сурәтләре белән уратып алынган бит.

Шулай итеп, бүгенге көндә еш телгә алынган, татар сәнгатендә танылган рәссамнар калкып чыга: Бакый Урманче, Илдар Зарипов, Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов. Аларның эшләре Татарстанда, Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә билгеле. Картиналарын дөньякүләмендәге музейларда күреп була. Гомумән, бу елларны татар рәсем сәнгатенең чәчәк ату чоры дип атап була.

Билгеле, бу заман кешеләре идеологиягә буйсынып эшләгән, сәяси чынбарлыкка каршы төшәрлек әсәрләр иҗат итмәгән. Һәм алар барысы да рәсем сәнгатендәге бер юнәлешкә карый, бүгенге көндә без аны “совет чоры рәсем сәнгате” дип атыйбыз. Бу картиналарда коммунизмның якты киләчәгенә, барлык кешеләрнең тигез булачагына ышанган рәссам хыяллары тасвирланган. Бу әсәрләр – Җирдәге җәннәт өчен космоска чыга алган, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, елгаларның агышын үзгәртергә теләгән халык сурәтләре.

Татар халкы рәсем ясый башламаган булса, дөньякүләм рәсем сәнгате нәрсә югалткан булыр иде икән дигән сорауга төгәл җавап биреп була.

Үзгәртеп коруның шифалы җилләре исә башлагач, сәяси киеренкелек кими, цензура көчен югалта башлый. Бу, үз чиратында, татар рәсем сәнгатенең яңа формалар алуына һәм халык алдында абруе үсүгә китерә. Төрле жанрларда һәм сынлы сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә иҗат итүче рәссамнар барлыкка килә. Татар рәссамнары исемнәре дөньяга таныла. Мисал өчен бөтен дөньяга танылган сюрреалист Ильяс Фәйзуллин, рәссам-бутафор ясаучы Илгизәр Хәсәнов, беркатлы (наив) сәнгать вәкиле Альфрид Шәймәрданов эшләре таныла. Ә татар милләте вәкиле Ильяс Айдаровның картиналары кешелек тарихында беренчеләрдән булып халыкара космик станциядә үз урыннарын табалар.

Алсу Сәлах

Керәшеннәрнең кызык исемнәре

Керәшеннәр, христиан динен кабул итәләр һәм рус-христиан исемнәрен куша башлыйлар. Ләкин алар үзгәреш кичергән.

ТАПЫЙ (Тимофей)

БӘЧЕЛИ (Василий)

ЧАНКИ (Александр)

ТРАККА (Трофим)

ЧӘРГИ (Сергей)

ИБАН (Иван)

АМПИ (Анфиса)

АНЮК (Анюта)

ҖАУДЫЙ (Евдокия)

БАБИЧ (Федосья)

ДАРҖЫЙ (Дарья)

НАЧТУК/НАЧТАЧ (Анастасия)

Гомумән, керәшен сөйләшләрендә бер үк исем берничә төрле итеп әйтелергә мөмкин:

Микай, Микайлә, Микуш, Миша, Микәй исемнәре барысы да Михаилны аңлата

Наталҗа, Натай, Натуш, Натка, Натуша дип Натальяга эндәшәләр

“Кәтүк түти” дигән җырны беләсезме?

Ул Екатерина апа турында.

Керәшеннәр аны шулай матур итеп “Кәтүк” дип йөртәләр.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен