Сугышта кавалеристлар каска кигәнме?

Фото rusarmyshop.ru

Икенче Бөек Ватан сугышы турында без шактый хәбәрдар. Бу афәт күпме кешене үзенең корбаны итүе турында, иң мөһим бәрелешләр хакында һәр ел саен митингларда сөйлиләр. Ә менә гап-гади сорауны ишетсәк, мисал өчен, “Сугышта солдатлар нинди каска кигән?” дисәләр, аптырап калабыз. Һәр илнең үз коралы булган кебек, саклану өчен кулланылган баш киемнәре дә аерылып тора. Кайсы илнең каскасы сыйфатлырак икән соң? Ни өчен инглиз каскаларын “аш савыты” дип йөртәләр? Советлар Союзының каскаларына охшаган Америка шлемы нәрсәдән ясалган? Ни сәбәпле ул вакыттагы алман десант каскаларының козырегы юк? “Җайдак” сайты бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булды.

СШ-40

СШ-40 каскалары белән Кызыл Армия бөтен сугышны үтә. Бүгенге көндә дә ул Россия армиясе каскаларының нигезе булып тора. СШ – “стальной шлем” сүзенең кыскартылмасы. Үз вакытында аны атаклы гаскәр башлыгы Семен Буденный кабул иткән. Бу турыда шлемны уйлап чыгаручыларның берсе – М.И. Корюков әйтеп калдыра: “Ул (С.Буденный) лаборотория хезмәткәрләре эшләгән касканы игътибар белән карап чыкты да, кылычына үрелде. Тикшерү өчен шундый коралны сайлавын күргәч, мин көлеп куйдым. Моны ишетеп, Семен Михаил улы кылыч белән әйбәт кавалеристның дошманны җилкәсеннән алып биленә кадәр яра алуын аңлатып үтте. Пуля мондый көчкә ия түгел. Ләкин аның “чалгысы ташка бәрелде”. Һавадагы сызгырган тавыш һәм касканың зеңгелдәп куюы ишетелде. Буденный исе китеп бәрелгән урынга бакты: “Карале, моңа берни булмаган бит!” – диеп, ул наганын тартып чыгарды. Башта егерме биш метрдан, аннан ун, соңрак каскага терәп үк диярлек атканнан соң да шлемда тишек калмады. Һәр атудан каска сикереп куйды, пулялар бер-бер артлы оча торды, ә мин гаскәр башлыгына ядрә эләгә күрмәсен иде инде, дип кайгырып тордым. Шлемның ныклыгында мин тамчы да шикләнмәдем. “Булдыргансыз! – диде, ниһаять, маршал, — әйбәт ясагансыз.” Моңа хәтле Кызыл Армия СШ-36 һәм СШ-38   кулланган. Беренчесенең артында “кикриге” булган, ә икенчесе “кикриксез” һәм киң кырыйлы булып, еш кына кавалеристларга мәшәкать тудырган.

Stahlhelm M35

М-35 дип аталган алман каскасы 1935 нче елда кулланыла башлый. Икенче бөтендөнья сугышы башланган чорда хәрби саклану кирәк-яраклары арасында ул иң яхшылардан санала. Ул М-16 алман шлемы нигезендә  эшләнә. М-16 дигәне, исеменнән үк аңлашылганча, 1916 нчы елда барлыкка килгән. Хәрби операцияләрдә җәяүле армиянең әһәмияте арту, аның бер урыннан икенчесенә күчү вакыты кыскара башлау шлемны да камилләштерә. Каска җиңеләя, козырегы, колакны тавыш дулкыны һәм кыйпылчыклардан саклаучы конусы кечерәя. Беренче М-35 каскалары углерод кушылган корычтан коелып, молибден өстәлеп ясала һәм 1 кв.мм-ы  220кг авырлыкны чыдата.

М-38 десант шлемы

М-38 — М-35нең камилләштерелгән варианты. Аларның берничә төре бар. Десант гаскәрләре өчен кырые туры булган шлемнар чыгарыла. Бу парашют белән сикерүченең каскасы очып китмәсен һәм солдатка зыян килмәсен дип шулай эшләнә. Һавадагы көчләр белән көрәшүче Luftschutz сугышчыларының, киресенчә, шлем кырыйлары бик киң була. Каска коллекциясен җыючылар арасында соңгысын“Гладиатор” дип йөртәләр.

Адриан каскасы

Шлем кырыйдан караганда янгынчыларныкына охшаган. Бу бер дә сәер түгел, чөнки хәзерге вакытта алар Адриан каскасының камилләштерелгән вариантын киеп йөриләр. Бу шлемны Беренче бөтендөнья сугышы вакытында генерал Огюст Луи Адриан уйлап чыгара. Ул М-15 дип атала. Французлар ясаган әлеге шлемны күпчелек илләрдә кулланалар. Шул исәптән, СССРда да 1939 елга кадәр солдат башын М-15 саклый. Франциядә генә дә 20 миллионлап шундый каска ясала. Ләкин аның кимчелеге дә бар — ул туп-туры очып килгән пулядан саклый алмый. Еш кына сугыш кызган вакытта касканың авырлыгына чыдый алмыйча, солдатлар аны  салып ата торган булганнар. Икенче бөтендөнья сугышында да француз армиясе Адриан каскасын куллануын дәвам итә. Аның үзенчәлекле ягы – ул башта һава йөрешен тәэмин итә һәм корпус өчен ышанычлы кабырга булып торган кикрик.

M-1 һәм MK-1

АКШ армиясе М-1 каскасы белән 1941 нче елда кораллана. Ул формасы ягыннан МК-1 инглиз каскасының камилләштерелгән төрен – М-1917 шлемын алыштыра. Инглиз каскасы тышкы ягыннан тәлинкәгә тартым, шуңа аны солдатлар “аш савыты” (Dish Pan) дип йөртәләр дә инде. Киң кырыйлы шлемнар Беренче бөтендөнья сугышында солдатны шрапнельдән саклап калу өчен кирәк була. Ә менә М-1 каскалары тәлинкәгә түгел, Советлар Союзының СШ-40 шлемына охшаган була. Ләкин М-1 марганцовкалы Гадфильд корычыннан коела. 1945 нче елның сентябренә якынча 22 миллион шундый каска ясала һәм кулланышка керә. Британиялеләр Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алда әйтелгән касканың үзгәртелгән МК-1 һәм МК-2не кия. Соңрак МК-3кә күчәләр. Формасы ягыннан алар әлеге дә баягы тәлинкәгә тартым була, ләкин кырыйлары бераз тарая.

Еш кына Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә балаларга, укучыларга һәм яшьләргә мисал итеп саннар һәм статистика китерәләр. Әмма бу котычкыч афәтнең нәрсә икәнлеген аңлату өчен сугышны күрүчеләрнең көндәлек тормышын сөйләсәң дөресрәк булмасмы икән? Шул ук гап-гади касканың кеше гомерен саклап калуын яки саклап бетерә алмавын әйтү кирәк түгелме икән? Шактый авыр һәм уңайсыз тимер баш киемен киеп, бер сәгать кенә булса да салкын җирдә ятып карасак, “Җиңүне кабатлый алабыз”, “Минем бабам Берлинны селкеткән” дип шапырынмый башлар идек, бәлки…

Алсу Сәлах 

Сезнең сыерның мамыгы бармы?

Радик Ишмөхәммәтов рәсеме

Миллионер вафат булгач, нотариус туганнарына һәм дусларына аның васыятен укый. Иң ахырда мондый юллар: “Дустым Вәлигә васыять язганда сине дә онытмамын дип вәгъдә биргән идем. Шуңа күрә аңа кайнар сәлам тапшырам”.

***

Судья:

-Сез – аю кадәрле ир, шундый кечкенә генә, зәгыйфь кенә хатыныгызны кыйнарга ничек кулыгыз күтәрелде?

– Ул мине көне буе талады, мыскыллады, котыртты.

– Нәрсә дип?

– Әйдә, кыйна, мин синнән курыкмыйм! – дип кычкырды. – Әгәр бармак белән генә чиертсәң дә, мин сине теге чепи күзле, пеләш башлы судья янына чакырттырам, ул карт җүләр сине ә дигәнче төрмәгә аткарачак! – диде.

Судья:

– Аңлашылды. Эшне ябык дип игълан итәм!

* * *

Имтихан бирергә килгән курсант эт кебек: күзләре акыллы, ә үзе авыз ачып бер сүз әйтә алмый.

***

– Гали, – ди укытучы дәрес вакытында, – төрт әле күршеңә, уянсын.

– Ә ни өчен мин? Аның йокыга талуына сез гаепле, ләбаса!

* * *

– Менә хәзер без сезне көмешкә кайнаткан өчен хөкемгә тартабыз инде! – ди участок инспекторы, тентүдән соң.

– Ләкин бит мин көмешкә кумадым.

– Анысы әһәмиятле түгел, аппаратыгыз бар бит!

– Алайса, мине көчләгән өчен дә хөкем итегез.

– Сез кемне дә булса көчләдегезме?

– Юк, әмма аппаратым бит бар!

* * *

ГИБДД инспекторы “Волга” машинасын туктата.

Документларын тикшергәч, шоферга багажнигын ачарга куша.

– Әйдә, ачмыйбыз, шуның өчен мин сиңа илле мең сум акча бирәм.

– Юк, ач!

– Йөз мең!

– Ач.

– Биш йөз мең!

– Ач!

Шофер багажнигын ача, ә анда берни дә юк.

– Агайне, әйттем бит мин сиңа ачмыйк дип. Синең “Поле чудес”ны караганың юк, ахрысы.

* * *

Солдат – генерал булу, лейтенант — полковник, капитан — майор булу турында хыяллана.

* * *

– Cездә “Сыер мамыгы” дигән конфет бармы?

– Ахмак сүз сөйләп тормагыз!

– Нишләп ахмак сүз булсын, “Кош сөте” дигәне бар бит әле!

***

Авыл клубында эчкечелекнең зыяны турында лекция бара. Лектор сорау бирә:

– Әгәр хайван алдына бер чиләк аракы белән бер чиләк су куйсак, ул аларның кайсысын эчәр?

– Суны эчә билгеле! – дип кычкыра берсе залдан.

– Дөрес! Ә нишләп?

Шул ук тавыш:

– Хайван чөнки!

* * *

– Бер путевкага бөтен коллектив белән ял итеп буламы?

– Була. Акча җыеп, начальнигыгызга путевка сатып алсагыз.

* * *

Тимер юл кичүендә машиналардан галәмәт озын бөке хасил булган. Кычкырталар, сүгенәләр. Будкадан юл караучы чыга:

– Чыелдамагыз әле, эч пошырып. Сабыр итәргә туры киләчәк. Поезд биш сәгатькә соңга кала дип хәбәр иттеләр.

* * *

Белмисең икән – дәшмә, беләсең икән – телеңне тешлә.

***

– Улым, мәктәпне тәмамлагач врачлыкка укырсың инде…

– Син нәрсә, әти, мин бит чебенне дә үтерә алмыйм.

* * *

Чебурашка белән Гена хәрби комиссариатта:

– Гена, ә Гена, монда безнең башларны кыркырлар микән?

– Белмим, Чебурашка, әнә, тычканнан сора.

– Мин тычкан түгел, мин керпе.

***

Әни, баканың, күзлеге буламы?

– Юк, балам!

– Буада йөзеп йөрүче җан иясе безнең әби инде алайса.

* * *

Үлем түшәгендә яткан Вәли – хатынына:

– Минем соңгы васыятемне үтәрсең микән?

– Әлбәттә, бәгърем!

– Мин үлеп, ярты ел үткәч, күрше Гайнетдингә кияүгә чык.

– Ничек инде? Мин бит сезне кан дошманнар дип уйлап йөри идем.

Вәли, телен көчкә әйләндереп:

– Дөрес уйлагансың.

***

– Доктор, коткар, эчем һәм башым авырта!

Табиб шкафтан бер төймә ала да, аны урталай сындырып, авыруга суза:

– Менә, бусы – эчеңнән, бусы – башыңнан! Кара аны, бутый күрмә!

* * *

Иртәнге чәй янында ире хатынына төнлә күргән төшен сөйли:

– Мин үлеп, оҗмахка кереп барам икән. Алда бер баскыч тора. Шул баскыч төбендә бер фәрештә кулыма акбур тоттырды да, баскычның һәр басмасына дөньялыкта үзем кылган бер гөнаһым турындагы тамга ясап барырга кушты… Берничә басманы тамгалавым булды, өстән син төшеп киләсең…

– Нәрсә, мине анда кертмәгәннәр идеме әллә?

– Юк, чибәрем, син тагын бер кисәк акбур алырга дип төшеп килә идең.

***

Базарда бер әби яшь кенә сатучы егеткә:

– Әй, энем, бу куяның бигрәк кечкенә бит, аны суярга ничек кулың күтәрелде?

– Кем әйтте суйды дип? Суймадым! Ул үзе үлде…

* * *

Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат халык белән очрашу вакытында:

– Без бөтен кешенең дә бай булуын телибез.

– Ә фәкыйрьләрне кая куясыз?

– Фәкыйрьләр үзләре үлеп бетәчәк!

Әлмәндәр карт белән мин балалар бакчасына йөргәндә үк таныштым

Иншадан өзекләр

* Габделҗаббар Кандалый Дәрдмәндне бик яраткан. Шуңа күрә ул аны караваты өстенә элеп куйган.

* Абдулла Алиш авылда яшәгән әбисендә туган. Ә аның әти-әнисе Казанда  торган.

* Галиябануның  күңеле мәхәббәт белән тулы иде. Бу мәхәббәтне ул кемгә багышларга да белмәде…

* Әлмәндар карт  белән мин  балалар бакчасына йөргәндә үк таныштым.

* Тукай  халык язучысы булып китәргә курыкмаган.

***

Мин алмадым

Тарих дәресе бара.

Укытучы Вәлине тактага чакыра

— Вәли, әйт әле, Берлинны кем алды?

— Апа мин алмадым!!!

Укытучы, йөрәген тотып, урындыкка утыра:

-Бар, кайт, иртәгә атаң белән кил.

Икенче көнне Вәли атасы белән килә:

-Менә малаегыздан Берлинны кем алды дип сорадым да, “Апа мин алмадым” дип җавап бирде, — ди укытучы әти кешегә.

— Дөрес, аның беркайчан да кеше әйберен алганы юк, — дип җаваплый әтисе.

Кем окоп казымый?

Хәрби өйрәнүләрдә.

— Хәбибуллин, син яхшы күрәсеңме?

— Бик шәп, иптәш полковник!

— Әнә урман буенда солдатлар окоп казый. Күрәсеңме?

— Әйе, казыйлар, 10 солдат һәм бер прапорщик.

— Ә син прапорщикны ничек таныдың?

— Ә ул казымый ич…

***

Кечкенә Фаил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта.

Әнисе, улын оялтмакчы булып:

— Әнә күр: Фәнис гел бишлегә генә укый. Аннан үрнәк ал! – дип тора икән.

Беркөн Фаил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайткан.

Әнисе, гаҗәпләнеп:

— И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?

— Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.

***

Автомобиль дөньяга яңа чыккан заманда бер авыл кешесе калага барып автомобиль күреп кайта. Авылга кайтып җитүе белән аны бөтен халык сырып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди, нәрсә ашый h.б., h.б. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, явып кына торган сорауларга җавап бирергә мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арган телен көчкә кыймылдатып, сорый икән:

— Я, инде аңлашылдымы?

Беркем дә дәшми, тик бер бабай гына тавыш бирә икән:

— Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына әйт әле: ул автомобиль дигәннәренә   атны кайсы яктан җигәләр соң?

***

–Нишләп синең кулларың пычракка баткан, ә ике бармагың чип-чиста?

–Мин сызгырырга өйрәндем.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен