Юынтык су эчеп исән калган

1920-1921 нче елларда 90 миллион халкы булган Рәсәйнең 35 губерниясенә коточкыч ачлык килә. Рәсми статистика буенча, бу чорда 40 миллион кеше ачлыктан интегә. Таякның иң авыр башы Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләргә төшә. Ачлык Татарстан, Башкортстан, Оренбург якларында котыра. Бу афәттән бигрәк тә республиканың Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы зур зыян күрә.

Илдә ачлык булу сәбәпләренең берсе — 1920 нче елдагы көчле корылык. Киләсе елда халыкны ашатырлык  уңыш булмаячагы шушы ук елны мәгълүм була. Сакланып калган документларга караганда, җир үзенең уңдырышлылыгын югалткан, гумусның сыйфаты түбән, туфракны эшкәртү өчен ашламалар да кулланылмаган. Моңа кадәр берничә ел халыкның җир белән шөгыльләнәнергә җае да булмый. Башта Беренче бөтендөнья, аннан гражданнар сугышы. Күпчелек ир-егетләр фронтта һәлак була, шуңа да авыл хуҗалыгы өлкәсе түбәнгә тәгәри. Өстәвенә, шушы коточкыч  табигый һәлакәт — корылык килә. Җир кояштан шулкадәр кызган була ки, аңа хәтта яланаяк басып торырлык та булмый. Татарстанга бер генә тамчы да яңгыр төшми. Кырларда игеннәр көеп бетә.

Ачлыкнең икенче төп сәбәбе — әле аякка басарга да өлгермәгән республиканың коточкыч салым җыюда үтә дә актив катнашуы. ТАССР 1920 нче елда, каты корылык чорында оеша. Бүген Татарстан оешуга 100 ел тулуга  әзерлек башланды инде. Нәкъ менә ТАССР оешкан елны Татарстан бер үзе 10 миллион 120 мең пот икмәк әзерләргә тиеш була (162000 тонна)!!! Бу фәрман 1920 ел башында килеп төшә. Илгә продразверстка планы кертелә, халыктан көчләп ашлык җыя башлыйлар. Яңа гына оешкан, корылык килгән республикага 10 миллион поттан артык икмәк салымы салына. Артык икмәкне җыеп алып шәһәрдәге эшчеләрне һәм армияне ашатырга җыеналар. Алга таба бу сан тагын да арттырыла һәм ТАССР 15 миллион пот икмәк әзерләргә тиеш була! Бу эше башкарып чыгу махсус оешкан наркомпродка йөкләнелә. Аның составына бик кансыз  кешеләр керә, алар алга куелган  бурычны теләсә нинди чаралар кулланып та башкарып чыгарга әзер була.  Өстәвенә, икмәк тапшырмаучыларны җаваплылыкка тартырга була дигән карар чыга. Болай да ярлы халыкны чып-чынлап талау башлана. Ул гына да түгел, халыктан «чәчүлек орлыгын җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз» дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 миллион ярым пот икмәк тартып алына.

Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына крестьяннардан талап тагын 380 мең поттан артыграк ит, 1 млн. 652 мең пот бәрәңге, 17 миллион данә йомырка, 11 мең пот май, 8880 пот бал, 227344 данә тире, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе җыеп тапшырыла. Шулай итеп, кешеләр әле киемсез дә калырга мәҗбүр була, чөнки күп вакыт алар үзләре өчен кием-салымны мал тиресеннән, йоннан, киндердән эшләгәннәр.

1920 елның 1 декабренә ТАССР да продразверстка планы 102 процентка үтәлә. Бу вакыт ТАССР белән Сәхибгәрәй Сәетгалиев дигән кеше җитәкчелек итә. Шушы «тырышлыгы» өчен аны Мәскәүдә алтын сәгать белән бүләклиләр. Шулай итеп, 1921 елга халык икмәксез, азык-төлексез, чәчүлек орлыксыз килеп керә һәм рәхимсез ачлыкка, ялангачлыкка дучар ителә.

Ачлыктан үлүчеләр саны буенча беренче урында Тәтеш кантоны була. Бу вакыт биредә ачлыктан шешенеп  63 мең кеше үлә, бу бар халыкның 35 %  дигән сүз. 1921-1922 нче елларда Чистайның 23 % халкы ачлыктан кырыла, шундый ук хәл Спаста да күзәтелгән. Үлүчеләр саны буенча Бөгелмә өязе республикада өченче урында. Барлыгы исә ачлыктан Татарстанда якынча 400-600 мең кеше үлгән дип фаразлана. Бу рәсми саннар, вафат булганнарның төгәл санын беркем дә белми. Ул вакытларда татарлар бик күпләп Урта Азиягә, Себер якларына юл ала. Алар ачлык башлангач кузгалган, әмма күбесе барып та җитә алмаган, юлларда үлгән. Аларның саны да билгесез кала. 1922 нче елда миллион ярым ятим калган бала юл буенча ризык эзләп йөрергә мәҗбүр була.

1920 елда ук  халык алабутадан көлчә пешергән, имән чикләвеге һәм кайрысы, ат кузгалагы, чөгендер, кәбестә, бәрәңге яфраклары, төрле чүп үләннәре орлыклары, юкә, каен кайрысы, салам, пычкы чүбе, кычыткан, хәтта мәчеләр һәм этләр белән дә тукланганнар, хайван сөякләреннән он ясаганнар, кара балчыкка кадәр ашаганнар. Балчыкны ризык урынына бигрәк тә Тәтеш һәм Лаеш кантоннарында  кулланганнар. Шушы балчыкка төрле үләннәр, он кушып, көлчә пешергәннәр.Ул кайнар булган чакта әле йомшак була, суынса, ашарлыгы калмаган, көлчә тиз арада катып ташка әйләнгән.

Алабутадан ясалган бер пот он Казан базарында 122 мең сум торган. Төрле истәлекләргә караганда, Казанда иң яхшы икмәк алабутадан пешерелгәне, яшел төстәгесе булган. Тизәк кушып пешерелгәне начаррак дип саналган. Ә инде иң начар сыйфатлысы тизәктән генә торган.

Тарихи истәлекләрдә Сарман өязенең Нөркәй авылыннан Мөкәррәмә апа болай дип язып калдырган: “Юк-бар ризыгыбызны ашадык та, савыт-сабаларымны чайкап куярга булдым. Юынтык суымны түгәргә җыенганда яныма бер кыз йөгереп килде дә, апа, зинһар өчен, бу суыгызны түкмәгез, миңа эчәргә бирегез, дип ялварды. Әтием, шул суга алабута онын өстәп, аны бу бичара кызга бирде, шушы савыт-сабаны юган суны эчеп ул бала исән калган”.

Басма матбугат даими рәвештә ачлыктан кырылган авыллар, шешенеп үлем көтүче  кешеләр, корсак тифы, цинга һәм башка йогышлы авырулар таралуы турында язып чыга. Төрле эпидемияләр ничек таралмасын, кешеләрнең юынырга сабыннары да булмаган. ТАССР  халкының  80% артыгы ачлыктан интеккән.

Татар авыллары өстеннән әҗәл үзе булып киткән, диярсең.  Халык дистәләп, йөзәрләп кырылган. Үлгәннәрне уртак бер кабергә күмгәннәр, чөнки кешеләрнең кабер казырга хәлләре булмаган. Мәрхүмнәр өчен уртак җеназа укыла. Бу турыда язуы да, әйтүе дә авыр, авылларда исән калган кешеләр, ачлыкка чыдый алмыйча, үлгәннәрне пешереп ашаган. Татарстандагы урыс халкы да ачтан тилмергән. Әмма алар яшелчә коткарган. Мәет ашау галәмәте көчле булган. Мәчетләрдә җыелган үлекләргә махсус сак куела, чөнки кеше бөтен әйберне ашарга риза булган.

1922 нче елның 31 мартында ВЧК менә нинди белешмә язган: “Татарстан республикасында ачлык көчәя, үлүчеләр саны да арта, төрле куркыныч эпидемияләр таралганнан-тарала бара. Кайбер авылларда халыкның 50% үлгән. Йорт хайваннарының саны бик нык кими. Идел буенда, чын мәгънәсендә ачлык, ялангачлык котырына. Кешеләрне ашау очраклары ешая”. Шушы ук елны Политбюро Үзәк Комитеты  ачлык хөкем сөргән районнарда кешеләрне һәм мәетләрне ашау очраклары турында язып чыгуны тыйган. Шуңа да кешеләрнең бер-берсен ашау фактларын озак еллар яшереп киләләр.

Ачлыкны бар көчне туплап кына җиңеп чыгу мөмкин булган. Шуңа да 1921 нче елның 18 июлендә ач кешеләргә ярдәм итүче Үзәк комиссия оеша. 28 июльдә шундый комиссия ТАССРда да булдырыла. Ачлык кагылган районнар корылык кагылмаган өлкәләргә беркетелә.

Татарстанны шефлыкка Вологодск, Владимир һәм Петроград губернияләре ала. Көзге чәчү вакытында бу губернияләр республикага 3 миллион пот бодай җибәрә, 1922 нче елда 5 миллион пот орлык озата. Бу көзге чәчүне башкарып чыгарга мөмкинлек бирә, халык күңеленә уңышка өмет сала.

Идел буенда балаларны ашатырлык ризык булмаганга, аларны икмәкле өлкәләргә озатып коткарып калырга уйлаганнар. Барлыгы 30 меңнән артык бала читкә җибәрелергә тиеш була. Әмма кайбер өлкәләр “без ашата алмыйбыз”, дип баш тарта. Шуңа да икмәкле өлкәләргә нибары 15 меңнән артык бала озатылган. ТАССРның шәһәр һәм районнарында ачларга ярдәм итүче ашханәләр ачыла, алар ярты миллион өлкәннәрне һәм 800 мең баланың гомерен саклап кала.

Татарстанга ярдәмгә чит илләргә киткән татар эмигрантлары, АКШ, Төркия кебек илләр дә кушыла. Чит илләрдәге татар зыялылары ничек кенә булса да бу афәттән татарның мәгърифәтчеләрен, укытучыларны саклап калырга дигән максат куя. Төркия, мисалга, Татарстанның ач мөгаллимнәренә 125 посылка җибәрә. Американың шәфкать оешмасы Татарстанның 1миллион 200 меңнән артык кешесен ач үлемнән саклап кала. Бу сан республика халкының яртысын  тәшкил итә!

Татарстан республикасы ачлыктан зур югалтулар белән чыга. 1923 елда хәл бераз җиңеләя төшә. Ләкин ярты миллионнан да артык  кешесен югалткан республиканың хәле бик авыр була. 86 мең  крестьян хуҗалыгы бөтенләй юкка чыга. Идел буендагы ачлыктан барлыгы  5 миллион кеше вафат була.

Мәрьям Заһиди

Казан ханлыгында таможня булганмы?

Дәүләт булгач, аның структурасында без күздә тоткан барлык рәсми органнар һәм оешмалар булырга тиеш дип уйлыйбыз. Ә Казан ханлыгында идарә төзелеше нинди булган соң?

Казан ханлыгында урыннардагы  иң югары вазыйфа  хаким булган. Ул хан тарафыннан билгеләнгән һәм олыс (өлкә) белән җитәкчелек иткән.

Икенче баскычта Бөек солтан  яки әмир тора. Ул диванда (күренекле түрәләр һәм хәрби җитәкчеләр җыелышы шулай дип аталган) карачы — карап торучы, киңәшче вазыйфасын башкарган. Бу эшкә эре җирбиләүчеләр генә билгеләнгән. Әмир дәрәҗәсе аның олы улына (солтанга) гына күчә торган булган. Алар  үз җирләре белән Казаннан торып идарә иткәннәр. Әмир үзенә бирелгән олыстан җыелган җирле гаскәрнең башлыгы да булган. Бу вазыйфаның вәкаләтләрен урысчага тәңгәлләштереп әйтсәк, ул   – “владетельный князь”, “князь князей” га туры килә.

Казан ханлыгында вакф  җирләре белән дәрәҗәле мөселманнар һәм күренекле дин әһелләре идарә иткән. Вакф – химаячелек нияте белән аерым кешеләрдән яки дәүләт тарафыннан мөселман оешмасына тапшырылган мөлкәт. Ул файда китерүче, кимеми торган  һәм читләштерелмәүче күчемсез милек тә, башка төр милек тә булырга мөмкин. Вакф биләмәләрендә  дин әһелләре сәяси җитәкче булып саналган. Алар козате ислам вә мәвали зөл-ихтирам (олы сәед, сәедләр һәм дә барча мөселман даирәсе)  төркеменә кергәннәр.

Казан ханлыгы иерархиясендә дүртенче баскычны казыйлар биләгән. Казыйның кем икәнен белмәүче сирәктер. Шәригать буенча каза (җәза) бирүче. Казый – халык судьясы. Ул шәригатькә таянып төрле низагларны хәл иткән.

Әрбаблар – фарсычадан “мөхтәрәм хуҗалар” дип тәрҗемә ителә — Казан ханлыгында аерым бер урын тоткан. Бу төркемгә шушы җирдә яшәүче мактаулы кешеләр, абруйлы дин әһелләре, тәҗрибәле казначылар, зур җир биләүчеләр, танылган аксөякләр, “олылар” (олы карачыларны кыскартып “олылар” дип йөрткәннәр булса кирәк) һәм алпавытлар кергән.

Даруга-бәк  исә хәрби һәм җирле башлык дәрәҗәсеннән тыш, шәһәр һәм авыллар белән дә идарә иткән. Даругалар (даруга-бәкләр) – безнеңчә әйтсәк —  җирле хакимият башлыклары. Аларны бу вазыйфага билгеләү булачак даруга-бәкнең  күпме җир биләвенә бәйле булмаган. Монголларда даругачы, даруга-бәк дип басып алынган төбәкләрдә ясак җыярга хокук бирелгән идарәчене атаганнар. Хан чорында шәһәр башлыгын кәлантәран дип атап йөрткәннәр.

Казан ханлыгы дәүләтендә законнарның үтәлешен тикшереп-карап торучылар —  мокыйманнар җиденче баскычта. Гади генә әйткәндә, алар безнең чордагы түрәләрдән әллә ни аерылмаган (үзләренең вазыйфалары буенча, әлбәттә). Төп бурычлары — җир биләмәсенә карап салым түләүне тәэмин итү һәм сугыш-низаг чыкса — гаскәр туплау. Бу төркемгә закон сагында торучы түрәләр,  полиция чиновнигы һәм шушы җирлектәге  хокук һәм тәртип саклаучылар керә.

Үзәк белән җирле хакимият арасында идарәне тәэмин итүче, эш йөртүче хезмәткәрләр илчийаннар дип аталган. Хөкүмәт эшләре белән чит илгә йөрүче түрәне дә шулай атап йөрткәннәр.

Тугызынчы урында — ямчылар (ямщиклар) — дәүләт эшләре белән йөрүчеләр, чапкыннар. Алар өчен Казан ханлыгы казнасында җирле салымнардан өлеш каралган булган.

Ямчылардан бер баскычта түбәнрәк булган кәштибананнар бакча салымы җыю белән шөгыльләнгәннәр.

Казан ханлыгында бакчачылар гына түгел, көймәчеләр дә салым түләгән. Алардан салымны гөзәрбананнар җыеп йөргән. Күпернең төзеклеген тикшереп-карап торучылар да шушы исем астында эш йөрткәннәр. Алар да күперне төзекләндерү өчен салым җыйганнар.

Казан ханлыгында урам башлыклары да булган.  Без бүген урам белән бәйле берәр шундый “вазыйфа” турында ишетсәк, ул криминаль төсмердә булыр иде. Казан ханлыгында исә алар (урам башлыклары) киресенчә, урамда тәртип саклаучылар булганнар, “артык оста” тәртип бозучыларны җәзага да тартканнар.

Дәүләт булгач, таможнядан башка булмый инде ул. Тоткаул – чик буйларында юл салымы җыючыларны шулай дип атап йөрткәннәр. Алар шулай ук базарларда да тәртип саклаганнар, җинаять кылган очракта гаеплене кулга алып тәртип тә урнаштырганар.

Салым дәүләтнең нигезе, шуңа да Казан ханлыгында аны  җыюга зур игътибар бирелгән. Алда санап кителгән салым җыючыларга тамгачылар да өстәлгән.  Алар сәүдә иткән һөнәрчеләрне “селкегәннәр”. Шунысы да игътибарга лаек — һәр һөнәрченең, җирлекнең һәм мал-товарның үз тамгасы булган.

Бу мәкалә дә  күренекле тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты,  язучы Нурулла Гариф катнашында әзерләнде. Нурулла әфәндегә чиксез рәхмәтебезне җиткезәбез.

Төтен салымын җәен дә түләткәннәр

Cалым — теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Аннан башка  дәүләт була алмый. Казан ханлыгында да җыемнар була, алар берничә төргә бүленә:

  1. Дәүләт һәм идарә системасын тоту җыемнары (ясак, калан, салыг, кулуш, хәреҗ, сусун, илче кунук тоту, даруг салымы);
  2. Хәрби хезмәт һәм сугышлар белән бәйле салымнар (салыг, мөсми, хәрәҗәть, глүфә, сусун);
  3. Җирле хакимлек, тархан, бәк, угланнар җыемнары (салыг, мөсми, глүфә, кулуш, хәреҗ, хәрәҗ-анбар, сала хәрәҗе);
  4. Сәүдә белән бәйле түләүләр (баҗ, тамга, хәреҗ-анбар);
  5. Ислам дине җыемнары (гөшер, закят).

Ясак (монголчадан – боерык, канун, кагыйдә мәгънәсендә) – булган байлыкның ун проценты күләмендә казнага түләнгән.

Калан исә  эшкәртелгән җирләр хисабыннан чыгып билгеләнгән. Утрак тормышта яшәп, җир эшкәрткән халыклар түли торган булган. Җир һәм терлек исәбеннән натуралата алынган.

Салыг – кеше башыннан (саныннан) түләнгән салым. Бу җыем  Алтын Урда, Кырым ханлыгына караган язмаларда да телгә алына.

Мөсми – балигъ булган ир-атларга салынган салым дигән мәгълүмат бар. Тарихчы-галим Шамил Мөхәммәдъяров бу салым төрен “салыг мөсми” атамасында берләштереп карый. Мөсми-мөсафир (юлчы, юлаучы, кунак) мәгънәсендә әлеге салымның юлчылардан яисә киресенчә юлга чыгучы гаскәриләр өчен  җыелган салым булуы да ихтимал.

Кулуш – кул эше  яки  һөнәрчелек белән бәйле салым дип аңларга кирәк. Мөхәммәдъяров тарафыннан бу җыем Казан ханлыгында хакимнәргә кайгылы яисә истәлекле вакытларда бирелгән бүләк (салым) буларак күзаллана.

Баҗ  – игенчеләргә шәһәр һәм зур авыл базарларында икмәк, яшелчә-җимеш сату хокукы бирүче салым (юл салымы). Каюм Насыйри “бач” терминын рус телендәге “пошлина” белән чагыштыра.

Хәреҗ – күпме җир биләүгә бәйле җыем. Хәреҗ атамасы Гарәп хәлифәте чорыннан ук билгеле, бар уңышның 1/5 тән алып 1/3 өлеше кадәр күләмдә алынган. Төп түләү салымы буларак җыелган һәм азык-төлек белән хан яисә аның буйсынуындагы феодал-тарханга түләнгән. Хәреҗ урыс телендәге “поземельный налог” белән туры килә.

Хәреҗ-анбар (амбар?) – бу салым Ибраһим хан ярлыгында күрсәтелә. Хәреҗ-анбарны аерым түләү буларак, амбардагы уңыш күләменнән исәпләнгән салым дип кабул итәргә мөмкин.

Сала (авыл) хәреҗе – бу салым, Мөхәммәдъяров фикеренчә, авыл хуҗалыгыннан кергән бар салымнарны берләштерүче атама.

Хәрәҗәть – гарәпчәдән чыгымнар, тотылган, сарыф ителгән акча яки мал дигәнне аңлата. Әлеге салым монгол чорыннан ук билгеле. Идарәче һәм аның кул астындагы ямчеләр (дәүләт эшләре белән йөрүче илчеләр, чапкыннар) өчен җыелган. Казан ханлыгында да бу җыем җирле элемтә, хәрби җыеннар, үзәк белән хәбәрләшү өчен тотылган дип уйларга кирәк.

Глуфе (глүфә)  – ханның җирле атлы гаскәре өчен җыелган фураж, азык салымы. Гаскәрне туендыру өчен җирле халыктан җыелган.

Сусун – ханның шәхси атлы гаскәре өчен җыела торган салым. Ул ямче, илче кебек дәүләт эшендәгеләр өчен дә тотылган.

Даими хезмәт салымы — илче, кунакларны, хан чапкыннары-хәбәрчеләрне, ямчеләрне, төрле бурычларын үтәүче хәрби һәм дәүләт хезмәтендәге дәрәҗәле кешеләрне ашатып-эчертү, кундырып чыгару, аларның атларына һәм хезмәтчеләренә хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән салым. Төбәк аша узган хан даирәсе һәм башка дәрәҗәдәге хакимнәрнең күңел ачу, ауга чыгу, хәрби уеннарына хезмәт күрсәтү дә шушы җирлектә яшәүче халыкка йөкләтелгән булган. “Әлеге даими хезмәт салымы җирле халык өчен иң авыры саналган булса кирәк “, – дип яза Ш.Ф.Мөхәммәдъяров. Еш булган сугышлар аркасында гади халык төрле җәбер-золым, кысынкылык һәм талауларга тарыган. Тарханлык аркылы бу салымнан котылу гади халык һәм аларның җирле хуҗалары өчен күп җиңеллек китергән булырга тиеш. (Тарханнар — салымнардан һәм йөкләмәләрдән азат ителгән асаба. Төрки дәүләтләрдә өстен катлау. Алтын Урда чорында, ваграк җир биләүчеләрнең дәүләт эшендәгеләренә тархан ярлыклары бирелеп, ул тарханнар барча салымнардан азат ителгәннәр).

Төтен саны  – сүзнең мәгънәсенә бәйле рәвештә салым өй (морҗа), гаилә яисә хуҗалык санына карап алынган. Бу җыем кытай, уйгур документларында искәртелеп, монголлар тарафыннан яулап алынган бар төбәкләргә дә кертелгән.

Җир хәбләсе – җир салымы. Әлеге термин салым төренең мәгънәсен тулаем ачыкламый. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров аның, шәригать кануннары салымыннан тыш булган, барлык салымнарның җыелма атамасы булуы мөмкинлеген искәртеп уза.

Урман-кырлар салымы – җир бүленешенә бәйле бирелгән урман, кыр, көтүлекләрнең күләме, төре, кулланышына карап исәпләнгән салым.

Олау һәм менү атлары (чапкын ат) салымы – сугыш, хәрби уен, ау, вакытларында җыелган. Сугыш, хәрби хәрәкәтләрдә кирәк-яракларны йөртүче олау атлары, өстәмә атлы гаскәр өчен хәрби атлар җыйнау системасы. Әлеге салым илче-чапкыннарны, ямчеләрне атлар белән тәэмин иткән.

Тамга – һөнәрчелек салымы. Тамгачылар – әлеге салымны җыючылар. Тамга күп очракта шәһәр халкыннан җыелган салым буларак карала.

Гөшер — Шәригать кануннары буенча, хуҗалыкта җыелган малның уннан бер өлеше мәхәлләгә түләнгән. Мөселман илләрендә (Казан ханлыгында) гөшер  дини җитәкчеләр карамагында җирләрдә яшәүчеләрдән җыелган.

Зәкят – фәкыйрләр файдасына байлар кеременең 1/40 өлеше нисбәтендә алынган. Зәкят түләү мөселман кешесе өчен Коръәндә әйтелгән биш фарыз гамәлнең берсе булып тора.

Кияү һәм кәләш салымы. 1603 елда татар феодалы Бакшанда Нурушев тарафыннан авыл халкыннан туй салымы алуы турында искәртелә. Шуңа бәйле рәвештә Ш.Ф.Мөхәммәдъяров  бу җыем  Казан ханлыгы чорыннан калган дип саный.

Даруга (өлкә) салымы (дорогильные пошлины) – бу салым 1603 елга караган язма чыганакта “Емлет князь Бакшанда с волости с Нали кумор з девяноста з десяти дворов дорогильные пошлины 14 рублев и 18 алтын 2 деньги”, – дип теркәлгән. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров бу хәбәргә таянып: “Бәлкем без Казан ханлыгындагы даруг (өлкә) идарәчесе тарафыннан җыела торган салым төре сакланышын күрәбездер”, – дип яза.

Мәкалә тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты,  язучы Нурулла Гариф тәкъдим иткән материаллар буенча әзерләнде. Аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен