Боҗра. 1нче бүлек (Тәүфикъ Әйди)

“Тасманур” заводыннан бер тонна көмеш урлана. Җинаятьчеләрне эзләргә билгеләнгән оператив төркем шушы вакыйгага бәйле бик күп нәрсәләрне өйрәнеп, “Кайчан? Ничек? Кем?” дигән сорауларга җавап эзли. Эш барышында үз вазифасына җаваплы караучы, совет законнарының үтәлүе өчен җаны-тәне белән көрәшүче Айбулат Байчурин, Шәмси Зиннәтева кебек инспекторларның образлары гәүдәләнә.

Повесть. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978. 208 бит.

1нче бүлек

         Көзге кояш нурлары ян тәрәзәгә төшү белән, Айбулат йокысыннан уянды. Әле җиде тулмаган иде. Димәк, кичә үк ниятләп куйган эшне эшләргә өлгерәчәк. Чираттагы ялы якынлашканга искә төшерде әле Зыятдинны. Кунакка кил, Бакуны күреп китәрсең, йөрәк маем, ди иде. Әгәр озакка сузмый сәфәр чыкса, Әзербәйҗанда әле җәй кочагында иркәләнергә мөмкин булачак.

Айбулат, диңгез буенда хозурлануларны уйлый-уйлый, кулына кәгазь-каләм алды һәм, сәлам сүзләрен теркәгәч, инде хәрби хезмәттә бергә узган көннәрдән соң байтак гомер кичкәнлектән, дустын бик тә сагынуын, шуңа күре быел Бакуга барырга җыенуын хәбәр итте. Су язып май төшмәс, калганын күрешкәч сөйләшербез, дип төгәлләде ул хатны. Тик соңгы вакытта еш язышып тормагач, Зыятдинның адресы онытылган иде. Аны эзләп мәйханә килгәндә, кулына инде күптән ачып та карамаган куен дәфтәре килеп эләкте. Айбулат аның саргайган битләрен актарганда үзенең моннан җиде ел элек язган язуларына тап булды. Ул вакытта Айбулат яңа гына хәрби хезмәттән кайткан иде әле. Эштән соң кичке мәктәпкә йөрде һәм шунда берәүгә гашыйк булды. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, йөрәгендәге тойгыларын ак кәгазь битенә дә төшерде. Менә аның “Н. гә” дигән шигыре:

Язам шигыремне сиңа,

Дустым, язарсыңмы каршы хатлар?

Сөям сине тилереп,

Чөнки бездә романтик вакытлар!..

Айбулат бүгенгедәй хәтерли: аның бу шигырен укыгач, Нәҗибә гаҗәпсенеп:

– Моны үзең чыгардыңмы? – дип сорады. Айбулатның раслап баш кагуын күргәч, чыркылдап көлә башлады: – Һай исәр! Тилереп сөяләрмене кешене?

Кыз чатаклык тапса да, Айбулат шигырь “чыгаруыннан” туктамады. Нәҗибәнең җәя кашларын, янар күзләрен, гөлдәй йөзләрен, энҗе тешләрен тасвирлауны дәвам иттерде. Тора-бара шактый шомарды.

…Хыяллы төнемнең

тынлыгын боза

яңгыр тавышы,

Үтәр төн, туктар яңгыр,

ләкин сүнмәс

Мәхәббәт сагышы!

Айбулат бу шигырьгә ихлас тойгысын да, бөтен осталыгын да салды. Табышларына үзе дә сокланып, шигырен, гадәтенчә, Нәҗибәгә тоттырды. Кыз тагын көтмәгән яктан суктырып тинтерәтте:

– Күзгә төтен җибәрү бу! Безнең башны әйләндерер өчен чыгарыла торган такмаза. Чынлап яраткан кеше теленә салынып тормый.

Айбулат башта Нәҗибәгә шаккатып карап торды, аннары кызның күрәләтә дуга белән печән чабуына эче пошып:

– Кем нишли инде, – диде.

– Миңа сүз боткасы кирәкми. Яраталар икән, бүтәнчә исбат итсеннәр.

– Ничек?

– Һич югы, Сөембикә манарасыннан түбән ташланып. Элекке заман берәү үзенең чиксез мәхәббәтен шулай итеп белгерткән. Нәрсә аптырап калдың?

– Мәгънәсез ич бу. Үзе үлгәч, мәхәббәте кемгә хаҗәт?

– Син максатыңа корбансыз гына ирешмәкчеме? Төче шигырьләр язып кынамы? – дип дәвам итте Нәҗибә. – Тормышын куркыныч астына куеп, яраткан кешесен бәладән коткару, аны шатландыру менә бу, ичмасам, егетләрчә!

– Әгәр әле мондый эшкә җае гына чыкмаган булса?

– Тормышта рыцарьлык күрсәтергә җай чыгып кына тора, әмма аны ут йөрәклеләр генә күрә, – дип елмайды кыз. – Ә без геройларга гашыйк.

Чынлап сөйләштеме икән ул чакта Нәҗибә, юриме? Айбулат моны әле дә белми. Кеше күңеле – караңгы төн. Бәлки, егетне үртәгән генәдер? Әлле Айбулатның язганнары чиле-пешлерәк булганга мыскыл итте инде?

Ни булса да булды, Нәҗибәнең һаман болай каты бәрелүе үз эшен эшләми калмады. Борыны белән күкне сукалап, йөрек дәртен шигырь юлларына күчереп йөргән Айбулатның тора-бара бу эшкә күңеле тәмам суынды. Сирәк кенә кулына каләм алса да, илһам бирә торган гөле кычытканга әйләнгәч, Айбулатның сүз белән ясаган сурәтләре тоныкланды, буяулары кипте.

Хәзер кайда икән ул Нәҗибә? Ниндирәк икән?..

Айбулат дөнья бетереп эзләгән адресны көчкә тапты. Хатны конвертлады, пөхтәләп Зыятдинның адресын язды. Дәфтәр битен ертып алып, бер очтан ял сорап гариза да сырлап ташлады. Менә, бары да әзер. Әгәр бүлекчә башлыгы майор Винер кул куйса, ул ирекле кош. Хаттан алда Бакуга үзе барып җитүе дә ихтимал! Күр әле сәгатьне, тугызынчы киткән ләбаса! Ярый әле эшенә ерак барасы түгел.

Айбулат җыенып өеннән чыкканда, Торнаяз урамында хәрәкәт көчәйгән иде инде. Ослан таулары өстеннән ябырылып килгән кара болыт бөтен офыкны каплап алды. Кызгыл-сары киемнәрен кушыланып утырган юкәләр, искән җил иркенә бирелеп, яфракларын коя башладылар. Көзге көн яшь бала кебек көйсез. Шуңа күрә Айбулат бүген дә, гадәтенчә, плащын төреп кулына алды.

Менә ул җинаятьләрне ачу бүлекчәсенә килеп җитте. Айбулатлар аны кыскартып үзара ҖАБ дип кенә телгә алалар. Кайберәүләр, әйтелешендә үк җанны өшетә торган мәгънә табып, бу сүзне үтә җик күрә. Айбулатка ҖАБ – гаделлек тантана итә торган җир буларак якын һәм изге.

Өлкен инспектор Айбулат Байчурин сәгать тугызда биш минутлык оператив киңәшмәдә катнашты. Аннары үзе чакырган, әле яңа гына төрмәдән азат ителгән берничә кеше белән эшкә урнашу хакында киңәште. Ниһаять, бүлмә бушап калгач, өйдә язган гаризасын кулына алды. Кертеп бирергә кирәк майор Винерга! Җитте. Ялга китәргә вакыт. Сузып йөрсә, Әзербәйҗанда да көз җитәр. Йөземне агачыннан өзеп сыйланмаса, диңгезендә ухылдап коена алмаса, көньякка баруының аты корсын! Айбулат чыгарга кузгалганда гына, ишектә инспектор Касыйм Вилданов күренде.

– Даниэль Соломонович чакра, – диде ул. – “Тасманур” заводында гадәттән тыш вакыйга – көмеш урлаганнар!

ҖАБ башлыгы яңа эш кенә кушмаса ярар иде, дип эче пошты Айбулатның. Чыннан да шулай булып чыкты: Байчуринны яңа эш көтә иде.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен