Минем балам башка планетадан!

Еш кына әти-әниләр яшүсмер балалары белән уртак тел таба алмауларына зарланалар. Ни өчен һәр сүзеңне авызын ачып, кызыксынып тыңлаган, һәр кушкан эшеңне йөгереп эшләгән, һәр соравыңа җанланып җавап биргән нарасыең шулай тиз арада кирегә үзгәреп куя соң? Әлеге мәкаләдә без шул сорауга җавап бирергә һәм шундый вәзгыятьтән чыгу юлларын табарга тырышырбыз.

Балагызның 12-17 яшьләрдә бик нык үзгәрүен сизә башласагыз, түземлегегезне учыгызга җыегыз һәм үзегезнең яшүсмер чагыгызны искә төшереп карагыз. Сез мондый яшьтә ниндирәк идегез? Әти-әниегезнең сүзенә җен ачуларыгыз чыккан, дусларыгыз белән бөтен башыгызга килгән фикерне тормышка ашырырга ашыккан вакытларыгыз исегезгә төшсә, балагыз белән аралашуны җайлау күпкә җиңелрәк булыр.

Татар гаиләләренә хас булганча, баланың үзгәрүен акча эшләү белән мәшгуль әтиләр түгел, ә өйдәге  җылы учакны саклаучы әниләр тизрәк сизеп ала. Шуңа күрә алда әйтеләчәк киңәшләрне эшләү әниләр өчен, мөгаен, кулайрактыр.

Бала ни өчен шулай тиз үзгәрә? Дөресен генә әйткәндә, кызыгыз яки улыгыз алай ук тиз үзгәреш кичерми, ул аның акрынлап кына бара. Бары тик сез аны сизми калырга мөмкин.  Ныграк аның үзен тотышына игътибар итегез. Балагыз “хәзер” сүзенә караганда “юк” сүзен ешрак куллана башласа, аның кәеф үзгәрешләре яхшыдан-начарга бик тиз “сикерсә”, яки, киресенчә, соңгы арада ул бик моңсу, күңелсез йөрсә, димәк, аның организмында һәм күңелендә җитди үзгәрешләр бара.

Мондый алмашыну аның тән төзелешендәге үсү-үзгәрешләр, бит тиресенең бозылуыннан башлана. Алда санап үтелгәннәр еш кына аның кәеф начараюының сәбәбе дә булырга мөмкин. Шуңа да баланың йөреше авыраюында, дөньядан качарга теләп үз эченә бикләнүендә яшүсмер чорының авыр мизгелләрен тотып алырга кирәк.

Шулай итеп, сез улыгыз-кызыгызның яшүсмерлек чорына керүен аңладыгыз. Әле алай гына да түгел, аның сезгә карата мөнәсәбәте дә начар якка үзгәрде һәм бу бик яхшы сизелә башлады, ди. Инде нишләргә? Алда әйтүемчә, баштан үзегезнең яшь чагыгызны искә төшерегез. Бу сезгә хәлне аңларга да, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә, аннан үзегезнең ничек котылуыгызны хәтерегездә яңартып, чыгу юлларын табарга да ярдәм итәр.

Һәрбер мөнәсәбәт сөйләшүдән башлана. Бу, билгеле инде, бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Шуңа күрә балагыз белән уртак тел табасыгыз килсә, сөйләшегез. Бу хәлне үзгәртерлек бердәнбер чара. Балагызның сезнең белән үзе турында, үзендәге физик һәм рухи үзгәрүләр турында сөйләшәсе килмәсә (ә моны сез сөйләшүнең беренче мизгеленнән үк аңлаячаксыз), аның белән үзегез турында сөйләшегез. Үзегезнең борчуларыгызны балагызга сөйләгез, аннан киңәш сорагыз. Бала – ул сезнең кебек үк зур кеше. Бары тик тәҗрибәсез. Аның киңәшләре мәгънәсез, файдасыз тоелса да, бу фикерегезне аңа сиздермәгез. Аның сезгә булышырга теләве – шулай ук зур нәрсә. Димәк ул битараф түгел. Киңәшләрне колак аша гына уздырып калмыйча, эшләп тә карагыз. Бер тапкыр гына булса да чәчегезне икегә үреп килүдән әллә ни булмас. Ләкин балагыз өчен бу мөһим күрсәткеч булачак, ул үзенең, үз фикеренең сезнең өчен мөһим булуын аңлар.

Шулай ук киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз. Сез бит бер гаилә, димәк, бер-берегез өчен терәк, таяныч булырга тиешсез. Һәм сезнең киләчәктәге эшләрегез балагыз тормышына да тәэсир итә бит, димәк, бу аның өчен дә мөһим.

Улыгыз, кызыгыз белән нәниләрчә сөйләшмәгез, “әттә”/”әннә” чоры инде үткән. Сез олы кешеләр. Сөйләшкәндә алдаудан, кыланудан качыгыз. Ул моны һичшиксез сизеп алачак.

Икенче этап: баланың сезгә ышанып үзен борчыган әйберләр турында сезнең белән уртаклаша башлавы. Бу очракта да хаталар җибәрмәскә кирәк. “Синең шул булыр инде”, “Күршенең баласы бигрәк акыллы, ник син шулай гел уйламыйча эшлисең соң”, “И-и, бу да булдымы проблема, пүчтәк бит бу” ише җөмләләрне гомумән кулланмасагыз да була. Балагыз сезнең белән серен уртаклаша икән, аны кабул итегез. Чын йөрәктән киңәшләрегезне бирегез, ә моның өчен әлеге хәлләрне күңел аша үткәрергә кирәк. Балагызны сез аңламасагыз, ул тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм сәер дусларына гына ышана башлаячак, ә сезгә бу кирәкми? Улыгыз-кызыгыз белән дуслыгыгызны югалтмагыз.

Рухи терәк була алсагыз, бик әйбәт әлбәттә, ләкин физик яктан да яшүсмерегезгә булышсагыз, үсеп, формалашып җиткәч, ул сезгә “рәхмәт”тән башка сүз әйтмәс. Еш кына, үзенең тәнендәге үзгәрешләрдән оялып, кызлар аркаларын җыерып йөри, адымнары дорфалана төшә. Егетләрнең дә гәүдә-сыны үзгәрешләр кичерә. Балагыз белән ешрак аралашсагыз, аңа аркасын туры саклап калырга ярдәм итә алачаксыз. Шулай ук аркасына массаж ясасагыз, бөкрәйгән аркасын җиңел генә килеп төзәтеп куйсагыз, аңа файдага гына булачак. Массаждан, билгеле, бала башта оялырга мөмкин, чөнки сезнең тактиль “аралашу”ыгыз инде күптән онытылган. Ләкин матур гына сөйләшсәгез, юмаласагыз, бала артык карышып тормас. Шулай ук туры йөргәндә балагызга комплиментлар әйтеп куйсагыз, аңа рәхәт булыр, үзенә карата игътибарны сизгән бала сезне читкә тибәрмәс.

Шулай итеп, шактый катлаулы яшүсмерләр һәм ата-аналар мөнәсәбәтенә без кыскача гына күзәтү ясап чыктык. Һәрбер ситуациянең шәхси булуын онытмасак, түбәндәге гомуми киңәшне биреп булыр: балагыз белән яхшы мөнәсәбәтегезне саклап калырга теләсәгез, аның начар кешеләр белән бәйләнеп китүеннән курыксагыз, төрле төр ярамаган әйберләр куллануыннан сакланып калырга теләсәгез, аның белән ешрак аралашыгыз. Ә иң мөһиме балагызны яратыгыз,аңа игътибарыгызны кызганмагыз, ул һәрвакыт үзенең сезнең өчен бик мөһим кеше икәнлеген тоеп яшәргә тиеш. Бары шул очракта гына гаиләдә бәхетле тормыш булыр.

Алсу Сәлах

Җиде бүре

Равил Заһидуллин рәсеме

Берәү:

— Мин урманда җиде бүре күрдем, дип әйтә, ди. – Шуларның икесе дә соры иде. Таяк алып ыргыткан идем, торды да чапты, — дип әйтә, ди.

Язын киң таралган биш авыру

Җылы язгы кояш астында иркәләнеп йөрер вакытларга да санаулы көннәр калып бара. Бер рәхәтнең бер михнәте була дигәндәй, нәкъ менә яз айларында табигать белән бергә бер кочак хроник авырулар да уяна. Сәбәпләре аңлашыла — кыштан соң организм көчсезләнгән, яшелчә һәм җиләк җимеш бу чорда витаминнарын инде югалткан. Атмосфера басымының үзгәреп торуы да организмга йогынты ясамый калмаячак.

1. Ашказаны авырулары

Ашказаны җәрәхәте булган кешеләрнең авыруы бу чорда аеруча көчәергә мөмкин. Язын ул иң киң таралган авыруларның берсе ди табиблар. Алар моның сәбәпләрен бүген дә төгәл генә аңлата алмый. Кешенең ач карынга ашказанында авыртулар, күнел болганулар башлана, авызыннан начар ис килә. Гүзәл затлар, җәйгә кадәр тиз арада ябыгыр өчен, диетага утырырга ашыга. Кинәт кенә мондый үзгәрешләргә нинди организм чыдасын ди? Боларның барысы өчен дә ашказанына түләргә туры килә. Шуңа күрә туклануга бик зур әһәмият бирергә кирәк: язгы чорда ачы, артык тозлы, борычлы һәм ысланган ризыкларны, спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмаска, тәмәке тартмаска киңәш ителә. Ашказаны авырулы кешеләр көненә 5-6 тапкыр ашарга тиеш. Күпләр яз айларында үзләрен кулда тота белми торганга әйләнә, еш кына кычкырыша, бәхәсләшә, юктан да кызып китә. Табиблар мондый тискәре тойгылар ашказаны авыруларын китереп чыгаруга төп сәбәпче дип кисәтә. Стресс кичерү авыруны көчәйтә генә, шуңа да бу авыруны булдырмас өчен үзеңне тыныч тотарга кирәк.

2. Кискен респиратор авырулар

Алмашынучан һава торышы, көчсез иммунитет һәм авыру кеше белән аз гына вакыт эчендә аралашу да салкын тиюгә, томау барлыкка китерергә мөмкин. Болар барысы да язгы кояшның җылысына алданып, җиңелчә генә киенеп йөрү аркасында барлыкка килә. Бу бигрәк тә капрон оеклар, юка киемнәр киюче хатын-кызларга кагыла. Шуның нәтиҗәсендә сидек куыгының һәм бөерләрнең ялкынсынуы кебек авырулар пәйда була. Дөрес туклану, витаминнар, вирусларга каршы препаратлар кабул итү — болар барысы да вирусларны җиңәргә һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Шәхси гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Урамнан кергәч кулны юу, фатирның тузанын сөртеп тору мөһим. Фатир тәрәзәсен 5 кенә минутка ачып торсаң да, һавадагы микроблар саны кими.

3. Кәеф булмау

Язын төшенкелеккә бирелүчеләр күбәя. Кеше еш кына үзеннән-үзе канәгать булмый. Аның тирә-юньдәгеләр белән аралашасы килми, киләчәге турында уйлаганда башына төрле күнелсез уйлар килә. Депрессиягә тиз бирелә торган кешеләргә табиблар иртәрәк йокларга ятарга, дөрес итеп тукланырга, саф һавада күбрәк йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Кәефсезлекне җиңәргә йорттагы интерьерны үзгәртү ярдәм итә. Берәр җирдә ял итеп кайту да кәефне күтәрә.

4. Аллергия

Бу иң киң таралган язгы авыруларның берсе. Агачлар бөреләнгән, үсемлекләр чәчәк аткан чорда күпләр күздән яшь агу, төчкерү, томау төшүдән зарлана. Аллергияне 100 ләп үсемлек китереп чыгарырга мөмкин. Бу авыру дәвалауга бик начар бирешә. Табиблар бу чорда көндезге 11 гә кадәр өйдән сирәгрәк чыгарга, кояшлы һәм җилле көнне тәрәзәгә юеш чүпрәк, марля кисәкләре элергә кинәш итә. Өй эченә серкә үтеп керә алмасын өчен аларны ешрак алыштырып торырга кирәк.

5.Тире авырулары

Тире авыруларының кискенләшеп китүе — яз килүне хәбәр итүнең тагын бер билгесе. Язын үсмерләрдә генә түгел, 20 яшьтән алып 40 яшькәчә хатын-кызларның да битенә бетчәләр чыга. Сәбәбе — кыш буена какшаган иммунитет. Бу вакыт май бизләре үзләренең вазыйфаларын үти алмый. Өстәвенә, бу чорда тирегә тискәре йогынты ясаучы микроорганизмнар да активлаша. Сүз демодекоз дип аталган талпан турында бара. Ул йорт тузанында, мендәр мамыгында тереклек итә. Организмның каршы торучанлыгы нык икән, бу талпан әллә ни зыян салмый. Әмма организм нәзберек булса, бит тиресендә вак бетчәләр, кызарулар барлыкка килә, күздә конъюнктивит килеп чыга. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, табиблар витаминнар эчәргә, иммунитетны ныгытырга өнди.

Мәрьям Заһиди

Оялчанлыкны җиңү юллары

Татар халкын күп кенә башка милләтләрдән аерып тора торган билгесе бар – ул тыйнаклык, оялчанлык. Яз көне чыга торган сипкелләр шикелле бу сыйфатлар безгә килешә. Ләкин еш кына шушы сыйфатыбыз кайчак яшәргә комачаулый, ирешә алырлык дәрәҗәгә киртә булып тора. Оялчанлыкны үз кулыбызга алмасак, ул мокытлык дәрәҗәсенә үк җитәргә мөмкин. Моны булдырмас өчен нишләргә соң? Әлбәттә, оялчанлыкны җиңәргә кирәк.

Иң беренче чиратта, башкалардан оялу хисенең ни сәбәпле килеп чыкканын аңларга кирәк. Сез һәрвакыт кешеләрдән ояла идегезме? Һәркемнән ояласызмы, әллә аерым бер төркем сезнең битегезгә кызыллык йөгертәме?

Оялу – ул үзеңне бер кысага кертү. Гадәттә, без үзебезне әдәп-әхлак кагыйдәләреннән тайпылабыз дип уйлаганда оялабыз. Мисал өчен, дәрәҗәсе белән сездән югарырак торган кешегә мөрәҗәгать итү авыррак. Ни өчен? Чөнки аның вакыты юктыр инде, эше тыгыздыр, мин кем инде аңа дип уйлыйсың. Әгәр дә аның дәрәҗәсен үзегезнеке белән тигезләп куйсагыз? Яки киресенчә, үзегезне аның кебек дәрәҗәдәге кеше дип санасагыз, нәрсә үзгәрә? Бу ысулны үзегез кулланып карый аласыз.

Әгәр бер төркемдә чыгыш ясарга, фикерегезне әйтергә, ашарга (ничек кенә сәер тоелмасын, без кайчак ашавыбыздан да оялабыз) уңайсызланасыз икән, монысы инде башка мәсьәлә. Шулай ук үз-үзебезгә сораулар биреп әлеге хәлне уйлап карыйк. Беренчедән, ни сәбәпле шәхесегез аларга кызыклы дип уйлыйсыз? Моны уйлап кына чыгармадыгызмы соң? Кешеләр еш кына үзләрен артык ярату сәбәпле башкаларны күрмиләр, ишетмиләр, игътибар итмиләр. Артык озын итәк кидем дип саныйсыз икән, бу бит әле башкалар да шундый ук фикердә дигән сүз түгел. Төркемдәге кешеләр сезнең турыда начар уйлыйлар, өнәп бетермиләр икән дип борчылмас өчен, алар турында фикерләгез. Ни өчен күршедә утыра торган апа як-ягына бик еш карана икән? Әлеге сүзләре белән озын буйлы абый нәрсә әйтергә тели микән? Кешеләрнең үз борчулары да чиктән ашканлыгын аңлагыз. Аларның  уйлары сезгә кагылмый. Чит кешеләр уен уйлап, үзегезне тар кысаларга кертмәгез.

Шулай ук кешеләрне күзәтү, тыңлаудан тыш, бөтен игътибарыгызны үзегез башкарган эшкә юнәлтә аласыз. Яраткан шөгыльләр уйлап табыгыз. Кыскасы, баш миегезне яки кулларыгызны һәрвакыт эшләтегез.

Оялу шулай ук нәрсәне дә булса яшерүдән барлыкка килергә мөмкин. Шуңа да ихлас булырга тырышыгыз. Артык гадилек кешеләрне туйдырырга мөмкин, чама хисен югалтмагыз.

Үзегезне шәхес итеп тоегыз, югары бәяләргә өйрәнегез, шул чакта сез башкалардан кимсенмәссез дә. Сезнең матур, кабатланмас якларыгыз бик күп бит. Үзегезне ярата башласагыз, сезнең атлау рәвешләрегез дә, үз-үзегезне тотышыгыз да, хәтта карашыгыз да үзгәрәчәк. Күңелдәге ышанычлы самими халәтне беркем дә какшата алмый,  аны үзегездә булдырырга тырышыгыз.

Яхшы якларыгызны, уңышларыгызны санап чыгу да зыян итмәс. Без тиз агымда яшәп, хәтта бер көндә нинди яхшы эшләр башкарганыбызны да онытабыз бит. Уңышларыгызны алай кимсетмәгез. Сезнең булдыклы булуыгызны үзегез күрмәсәгез, кем моңа игътибар итәр икән соң? Эшегезне җиңеләйтү өчен 100 иң яхшы сыйфатыгызны яки эшегезне санап чыгыгыз. Язып барсагыз, тагын да әйбәтрәк. Ә язганыгызны кат-кат укыштырып чыксагыз, файдасы булмый калмас.

Киләчәктә башкарасы эшегезне инде төгәлләнгән итеп күз алдыгызга китерегез. Ул һичшиксез сез теләгән нәтиҗәне китерергә тиеш. Күз алдына китерү аша сез үзегезгә ныклы терәк булдыра аласыз.

Чыгыш ясаганда кулыгызга каләм тотсагыз, ике кулыгызны кушып яки өстәлгә таянып сөйләсәгез, үзегезгә ышанычыгыз артыр.

Оялуны җиңә алу хисе тәҗрибә ярдәмендә барлыкка килә. Әле алай гына да түгел, инде фәләненче концертында чыгыш ясаган җырчылар да дулкынлана бит. Дөньяга җиңелрәк карарга тырышыгыз. Беркем дә бу җирдә әүлия түгел, барыбыз да гади кешеләр бит. Һәр кешегә якын итеп карасагыз, оялуыгызны җиңә алырсыз. Сез ничектер, ә менә мин сезгә ышанам.

Алсу Сәлах

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен