СССРда  кешеләр нәрсәгә кызыккан?

Хәзер кибетләрдә елан мөгезен дә табып була. Ә безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз СССР вакытында бу хәтле товар була алганлыгын  күз алдына да китермәгәннәрдер. Чит илгә барып кайту исә күпләрнең әйтергә дә ярамаган хыялы булып калган.

Ләкин бу әле совет кешеләре бөтенләй беркая да чыкмаган дигән сүз түгел. Илдән чыга алганнары “сувенирларны” күбрәк алып кайтырга тырышкан. Чит илдән кайткан бүләкләр арасында джинслар, “Адидас” спорт киемнәре, оеклар, ут кабызгычлар, танылган фирма каплары, сагыз, “Кока-Кола” һәм “Фанта” кебек эчемлекләр күп булган.

Бүгенге көндә балалар да, яшүсмерләр һәм яшьләр дә, хәтта өлкәннәр дә джинс  кия. Ул безнең көндәлек тормышка кереп киткән гадәти әйбер һәм без аны кайчандыр ул ниндидер дәрәҗә күрсәткече булган дип күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә менә СССР заманында аны сатып алу үзе бер җәфа булган. Өстәвенә, “черегән Көнбатыш” тауарын куллану совет кешесенә тыелган. Иптәшләрең янында мондый кием кию күпләрнең кырын карашына сәбәпче дә була. Джинс фабрикаларда чыкмый, илгә кертелми, яшерен керткән кешеләрне тотсалар, ахыры бик яман тәмамлана. Шулай да куркусызлар чит ил товарын алып керү җаен таба һәм итәк астыннан гына  сата. Ә ул вакытта джинс  бәясе бик югары була. Казанда шундый чит ил товарларын итәк астыннан сатучылар җыела торган  “Сорочка”да джинсының уртача хакы ул вакытта 200 сум иде. Бу ябык заводта эшләүче инженерның бер айлык эш хакы. Хәзерге акчага күчерсәк, ул 12-13 мең тирәсе килеп чыга. Кечкенә шәһәрләрдә мондый контрабанда бермә-бер кыйммәтрәк сатылган.

1980 нче елда Мәскәүдә узган Олимпиада вакытында безнең ил спортчылары пьедесталга “Адидас” фирмасының спорт киемнәреннән менә. Менә шунда   совет кешесенең бу спорт киемнәренә күзе төшә дә инде.  Баксаң, әлеге фирма КПСС ҮК белән килешү төзегән икән. Шуңа күрә, бу киемнәр тыелмый. “Адидас”ны  күпләп сатып алалар. Халык әлеге фирманың (халык теленә ул киемнәр “фирмач” дип кереп кала) костюм һәм аяк киемнәрен киеп театрга да, кунакка да барырга оялмый. Киресенчә, бу бик модалы санала. Хәер, мондый киемнең бәясе дә кесәгә суга: бер кешенең 5-6 айлык хезмәт хакы шуңа кереп бетә. Шуңа да зиннәтле тауар өйдә тузан җыеп ята алмый, әлбәттә. Өстәвенә, 1980 нче еллардан соң “Адидас” сүзе “шәп” дигән мәгънәдә дә кулланыла башлый.

Чит илдән кайтарылган сагызлар күп балаларның һәм яшьләрнең татлы хыялы була. Аны балалар көне буе чәйнәп йөрергә дә иренми, тәме бетсә, шикәр кушып, яңадан тәм кертергә тырыша. Кая анда уңга-сулга төкереп йөрү! Совет яшьләре беренче тапкыр бу “экзотик” тауарны 1957 нче елда Яшьләр һәм студентларның VI халыкара фестивалендә күрә. Шул вакытта “Тынычлык, дуслык һәм сагыз!” канатлы сүзе барлыкка килә дә инде. Stimorol һәм Turbo маркалары Польша, Чехословакиядән күпләп кайтарыла. Советлар Союзында да, билгеле, сагыз сатканнар, әмма читтән кайтарылганы балалар күзен катырак кыздырган. Мәктәптә бер сагызга каләм тупланмасын яки футбол тубын алыштырып булган.

Кәрәзле телефоннар һәм гаджетлар булмаган чорда укучылар һәм студентлар өчен иң кыйммәтле “уенчык” – электрон сәгать була. “Casio” япон фирмасыныкында санагычы да була әле. Ирекле сатуда мондый сәгатьләрне табып булмаган, шуңа да аны читтән алып кайтып сатканнар. Җиде төрле көйне уйный алган сәгатьләр дә әйбәт сатылган. Аларның бәясе уртача хезмәт хакының яртысын тәшкил иткән. Ленинград диңгезчеләре шундый керемле алыш-бирешне оста оештырган: чит ил портларында арзанга күпләп алып, үз шәһәрендә кыйммәткә саталар.

Көй тыңларга яратучылар чит илләрнең винил пластинкаларны “аулыйлар”. Алар аеруча “Битлз” язмаларын тыңларга тели. “Тәлинкә” өчен кайберләре үз әйберләрен дә сата торган булган. Башкаладан ерагая барган саен аларның бәясе арткан, мәсәлән, Мәскәүдә 35 сумлык пластинка Урал артында 200 сумга җиткән. Әмма аларны чит илдән алып кайтуның куркынычы да зур булган. Гадәттә мондый тауарны артистлар, диңгезчеләр, галимнәр һәм чит җирдә эшләүче белгечләр алып кайткан.

СССРга “Кока-Кола” һәм “Фанта” газлы эчемлекләре 1979 нчы елда Мәскәүдәге Олимпия уеннарына әзерләнгән вакытта керә. Аны гади кибетләрдә табуы кыен була, кешеләр аша алам дисәң дә, ул шактый кыйммәткә төшә.

Әйе, СССР вакытында яшәгән кешеләр күп әйберне күрмичә, ишетеп кенә белгән. Ләкин моның үз романтикасы да бар. Хәзер тыелган чит ил сагызларын, киемнәрен, ул заманнарны күргән кешеләр СССР чорын сагынып искә ала. Ә бәлки бу яшьлекне юксынуга гына бәйледер, кем белә.

Алсу Сәлах

Сагыз китереп чыгарган фаҗига

Кечкенә чакта сагыз дип сумала чәйнәгәнемне хәтерлим. «Җайдак»ны укчылар арасында да андыйлар күптер. Ишегалдында утыннар  янында тузанга батып беткән кара таш ята иде. Җирдә яткан шул сумаланы тешләп ала идек тә рәхәтләнеп лач-лоч чәйни идек. Шул каты «сагыз»ны чәйни-чәйни, дуслар белән рәхәтләнеп урамда көннәр буе трай тибәсең. Тәмле булмаса да, әллә ни сузылмаса да, (бүгенге сагызлар кебек аны кабартып та, шартлатып та булмый иде), авызлар арып беткәнче, яңак сөякләре авыртып сызлый башлаганчы чәйни идек. Хәзерге балаларга сөйләсәң, ышанмаслар да. Балачагымда телевизордан мультфильмны атнасына иң күбе ярты сәгать кенә күрсәткәннәренә кызым әле һаман да ышанып бетә алмый. Менә шул кап-кара сумала сагыздан да тәмле нәрсә юк кебек иде. Ә инде беренче совет сагызларын 1980 нче еллар уртасында чәйни башлаганым истә. Баксаң, бу продуктны җитештерә башлауга фаҗига сәбәпче булган икән…

Көнбатышта киң таралуы аркасында сагыз Советлар Союзында «буржузия символы» булып саналган. 1960 нчы елларда илдә космосны үзләштерү, ашкынып кораллану, империалистлар һәм АКШның союздаш илләренә каршы көчле көрәш бара. Америка җәмгыятенең атрибутикасы булганга, СССРда сагыз тыела. Шунысын да әйтик, АКШта инде бу товар 100 еллап элек барлыкка килгән булган.

«Идеологик яктан зыянлы продукт» дистә еллар дәвамында СССРга чит илдән кайтартылган. Узган гасырның 70нче елларында сагыз балалар һәм үсмерләрнең иң яраткан әйберенә әверелә. Балачагы шушы чорга туры килгәннәр бер сагызны бишкә бүлеп чәйнәүләрен, аның кәгазъләре белән төрле уеннар уйнаганнарын хәтерлидер. «Чәйнәп торырга бир әле» дип сагызны кеше авызыннан алу гадәти хәл санала иде. Шул бер башланган сагызны әллә ничә кеше чәйнәүне бер горурлык итеп сөйләп йөрүләр әле дә истә. Ул чакта чисталык турында беркем дә уйламаган. Сагызны чит ил кешеләреннән сорап йөрү очраклары да булган.

Рәсми органнар һәм комсомол әһелләре, укытучылар сагыз яратучыларның башыннан сыйпамаган, әлбәттә. Көнбатышка табынганнары өчен укучыларны пионер җыелышларында тикшергәннәр. Җитмәсә, рәсми пропаганда сагыз чәйнәү ашказаны өчен зыянлы дип гел тәкрарлап тора.

1975 нче елның 10 мартында Мәскәүдә «Сокольники» спорт сараенда Канада һәм СССРның яшүсмерләр җыелма командалары арасында хоккей матчы була. СССРда хоккей ул чорның иң популяр спорт төре булгандыр, мөгаен. Күпләр данлыклы хоккейчылар Харламов, Петров кебек уенчы булырга хыялланды. Шуңа да «Сокольники» спорт сараена матч карарга 11-16 яшьлек бик күп балалар килә. Сагыз җитештерүче «Wrigley» компаниясе бу матчта Канада командасының спонсоры була. Уен барышында Канада үсмерләре совет егетләрен «Ригли» сагызы белән сыйлый. Юмарт кунакларның дефицит сагыз белән сыйлаганнары турындагы хәбәр бик тиз тарала.

Өченче период тәмамлануга Канада командасыннан берәү трибунага бер уч сагыз ыргыта. Трибунадагы балалар шундук сагызга ташлана, һәркем “Ригли”ны эләктереп калырга тырыша. Шул арада балалардан бер күч барлыкка килә. “Сокольники” җитәкчелеге чит ил спортчыларның кулларына фото һәм видеокамералар алуларын күргәч, бу хәл Көнбатыш матбугатына эләгүеннән куркып, спорт сараендагы утны сүдерергә куша. Караңгылыкта үсмерләр дә, олылар да абынып-сөртенеп, берсен-берсе таптый башлый. Рәсми мәгълүматларга  караганда фаҗигадә 21 кеше үлә, шуларның 13е — балалар. Егерме биш кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.

Әлбәттә, бу куркыныч вакыйгадан соң җитди тикшерү башлана. Спорт сарае директоры, аның урынбасары, матч вакытында тәртип өчен җаваплы булган эчке эшләр идарәсе башлыгы, үз вазыйфаларына салкын караганнары өчен дигән сылтама белән, төрле срокка хөкем ителәләр. Дөрес, җәзага тартылучылар шул ук елның декабрь аенда амнистиягә эләгә. Спорт сараен озак вакытка ремонтка ябалар.

Шул чорның цензура тәртибе буенча, бу вакыйга турында гәҗитләргә язу, радио-телевидениедә сөйләү катгый тыела. Сорау алынган шаһитләрдән бу вакыйганы башкаларга сөйләмәү турында  ышанычнамә (расписка) алына. Без капчыкта ятмый дигәндәй, тора-бара бу хәл барыбер халыкка мәгълүм була, җәмгыятьттә хәл катлаулана, хәтта чуалышлар да булып ала. Мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә тикшергәннән соң, 1980 нче елгы Олимпиаданың да якынлашып килүен искә алып, СССРда сагыз җитештерә башлау турында  карар кабул ителә. Ул чит ил сагызына булган ажиотажны да киметер, фаҗигагә бәйле шау-шуны да басарга ярдәм итәр дип саныйлар. 1976 нче елда Ереванда сагыз җитештерүче беренче линия сафка баса. Икенче линия  Ростов-на-Дону шәһәрендә макарон фабрикасында ачыла.

Ә менә фаҗига корбаннарын XXI  гасырда гына  искә төшерәләр — 2013 нче елның апрелендә «Сокольники» стадионында алар истәлегенә мемориаль тактаташ куела.

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен