Антарктидада супермаркет бармы?

Фото infourok.ru

Бүгенге заманда бер дәүләткә карамаган илләр дә бар икән әле. Шуның берсе Антарктида булса, икенчесе Бир-Тавиль. Бир-Тавиль — Судан һәм Мисыр чигендә XIX-XX гасырларда чикләрне үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир кисәге. Берничә гасыр дәвамында Судан хөкүмәтенә дә, Мисырга да бу җирләр кирәк булмый. Менә берничә ел элек кенә аңа ия табылган. Бер америкалы әлеге җирне «принцесса» булырга хыялланган үзенең 7яшьлек кызына бүләк иткән, диләр. 1300 квадрат метр мәйданы булган бу җир аңа күпмегә төшкәне билгесез. Бүген бу территориядә шушы американның балалары уйлап тапкан әләм җилферди. Бу «патшалык»ның сусыз чүлендә  бедуиннардан башка кеше узып йөрми, анда халык яшәми..

Ә менә Антарктидага хуҗа булырга теләүче илләр аз түгел, берничә дәүләт аның җирләренә үзенең хокукларын белдереп караган инде. Бу салкын боздан торган ил кемгә кирәк инде?!  — диярсез. Антарктида — җирдә иң биек һәм иң салкын материк. Арктиканың капма-каршысы булган бу төбәк Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Антарктида атом-төш булмаган зона дип игълан ителгән, аны хуҗалык яки хәрби максатлардан куллану катгый тыелган, биредә бары фәнни эшчәнлек алып бару гына рөхсәт ителгән. Җир йөзендә зурлыгы буенча 5 нче континет булып саналган Антарктиданың мәйданы 14 миллион квадрат метр. Чагыштыру өчен — Рәсәйнең территориясе 3 миллион квадрат метрга күбрәк. 53 миллион ел элек Антарктидада җылы булган, аның ярлары буйлап пальмалар үсеп утырган. Ә бүген Антарктиданың  99% ы боз белән капланган! Аларның уртача калынлыгы 1,6 км. Антарктиданың климаты бик кырыс — анда хәтта җәен дә уртача температура −35 °С югары күтәрелми, ә кышын −75 °С да түбәнрәк була. Җирдәге иң түбән температураны (−89,2 °С) Антарктидадагы «Восток» станциясендә теркиләр. Биредә кайбер урыннарда җилнең тизлеге сәгатенә 320 чакрымга кадәр җитәргә мөмкин.

Дөньяның бар төче су запасларының 80% нәкъ менә Антарктидада тупланган. Шуңа да карамастан, ул Җир йөзендә иң коры урын булып санала, бу аңлашыла да, чөнки бу су запаслары боз рәвешендә. Явым-төшем биредә бик аз була, елына нибары 10 мм. Хәтта иң кызу Сахара чүлендә дә яңгырлар күбрәк ява икән — елына 76 мм. Антарктидада соңгы 2 миллион елда бер генә тамчы яңгыр да, кар да яумаган районнар бар. Айсбергларның мәйданы таң калдыра, араларында бер олы шәһәр зурлыгындагылары да очрый. Күз алдыгызга гына китерегез: иң зур айсберг озынлыкка 295 км тәшкил итә, киңлеге 37 км. Кышын бу континентта поляр төннәр, ә җәен поляр көннәр күзәтелә. Кояш чыгу һәм бату күренешен елына фәкать бер генә тапкыр күрергә була, елның 4 аен биредә эшләүче кешеләр караңгылыкта уздыра. Кояш чыга калса, бар кеше дә үз эшләрен ташлап, аның нурларында җылыныр өчен түбәгә менәләр. Җәен Антарктида кояш җылысын экваториаль өлкәләргә караганда да күбрәк ала, ләкин бу җылылыкның 90 %  кар һәм бозлар тарафыннан чагылып, кире кайтарыла. Җәй бик кыска була, яр буенда җылылык 0 °С кадәр күтәрелә.

Җиде континет арасында Антарктида иң аз өйрәнелгәне һәм иң серлесе. Менә күпме еллар инде галимнәр боз астында ниләр яшерелгәнлеген өйрәнә, континетның үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясын тикшерә. Антарктидада төрле файдалы казылмалар табылган: нефть, газ, күмер, бакыр, кургаш, графит, терекөмеш, тимер рудасы, әмма халыкара килешүләр нигезендә аларга кагылырга рөхсәт ителми. Ә менә органик дөньясы бик ярлы, анда мүк, чәчәк атучы дистәгә якын үсемлекләр бар.

Гадәттән тыш шартлар булуга карамастан, Антарктидада гөмбәнең 1150 төре табылган. Әлбәттә, түбән һава торышына җайлашкан бу гөмбәләр безнең якларда үсә торганнардан бик нык аерыла. Бары шушы континентта гына Җир йөзендә иң зур һәм иң биек булып саналган император пингвиннарын күрергә була. Биредә пингвиннарның 7 төре яши.

Антарктидада җир йөзендә иң чиста суы булган диңгез дә бар. Бу Уэдделла диңгезе, ул дөньяда иң үтә күренмәле булып санала. Хәер, моңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел, Антарктидада аны кем пычратсын инде? Уэдделла диңгезе шулкадәр чиста ки, анда 79 метр тирәнлектә булган әйберләрне дә күреп була икән.

Антарктида сәгать пояслары һәм вакыт зоналарына бүленмәгән бердәнбер континент, аларның үз вакытлары юк. Анда яшәүче галимнәр, экспедиция әгъзалары үз илләренең сәгатенә яки аларга азык-төлек китерүче  хезмәткәрләрнең вакыты белән яши.

Җәен биредә галимнәр, экспедиция вәкилләре саны 5 меңгә җитә, кышын эшләргә 1 мең кеше кала. Биредә 40 лап илдән полярчыларны очратырга була, алар арасында иң күбе – Рәсәйдән. Бүген поляр станциясендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 60 меңнән алып 150 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Антарктидага иң якын супермаркет 4 мең чакрым ераклыкта урнашкан. Зур посылкаларны бирегә махсус чаналы караван китерә, ул бирегә 10-12 көн эчендә килеп җитә, ә менә ашамлыкларны очкыч белән ташыйлар.Бу очкыч та үзенчәлекле, конструкторлар аны гадәттән тыш түбән температураларда оча алырлык итеп ясаган. Ә менә ашамлыкны егәрлеге зур булган электр плитәсендә әзерлиләр. Сөт ризыкларын суыткычта саклыйлар, чөнки алар урамда өшиләр, суны кар һәм бозны эретеп ясыйлар.

Антарктидага интернет кадәр интернет та барып җиткән, телевидение,  хәтта бер банкомат та бар. Буш вакытларында биредә яшәүче белгечләр тренажер залда спорт белән шөгыльләнә, теннис буенча турнирлар да уза. Кемдер китап укыса, кемдер балык тота. Гидрологлардан зур мотобур алып 3 метрлы бозны тишәләр дә кармак белән балык тоталар, ди. Ә янәшәдә йөргән пингвиннар шул боз өстендә яткан балык белән сыйланырга ярата икән.

Урамга чыгар алдыннан, кеше өстенә 3 каттан торган махсус җылы киемнәр кия. Йөзләрендә һичшиксез битлек булырга тиеш, ул булмаса, тын алганда күз ачып йомганчы борын һәм иреннәр өшиячәк. Көчле бураннар вакытында яки караңгыда станция территориясе буйлап хәрәкәтләнергә туры килгәндә тотыныр өчен махсус баулар, канатлар сузылган. Тышта “шторм 1” игълан ителсә, кешеләр бер-берсе белән җитәкләшеп йөри. Ә менә “Шторм 2” булганда урамга чыгу катгый тыела. Антаркдида яшәүчеләрдән иң авыры нәрсә дип сорагач, “кояш яктылыгыннан башка яшәве, организм кайвакыт акылдан шашар чакка җитә, чөнки бу төбәк кеше яшәр өчен бөтенләй яраклашмаган. Ә шулай да Антарктидада бер буласың икән, гел барасы гына килеп тора», — ди алар.

Мәрьям Заһиди

Муеныңа – “япун кондиционеры”

Кыздыра. Урамга чыксаң, шабыр тиргә батып керәсең. Түзеп булмаслык бөркү, баш миләре кайный. Ярый ла өеңдә кондиционер булса. Юк икән, эсседән качып котылу җаен һәркем үзе эзли. Кемдер тәрәзәләрен каплап куя, кайберәүләр ишек алдында бассейн ясый, кайсылары бик кирәк булганда гына кибеткә, даруханәгә чыгып керә. Ни дисәң дә, җәй җәй инде ул, кызу булырга тиеш. Кышын бу эсселекне сагынып искә алырбыз әле.

Мондый һава торышын бигрәк тә олы яшьтәгеләр, таза кешеләр авыр кичерә: йөрәк сикерә башлый, кан басымы күтәрелә. Иң яхшысы – кызуда урамга чыгудан тыелып тору. Бигрәк тә челләдә – көндезге 11 дән алып кичке сәгать 4 кә кадәр. Миңа калса, өйдәге салкынчарак бүлмәгә кереп качудан да яхшысы юк. Ә инде чыга калсагыз, кояш астында озак тормагыз. Өстегезгә иркен, ачык төстәге, табигый тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз. Физик яктан сәламәт кешеләргә дә эсседә көненә 1,5 – 2 сәгатьтән артык булмаска киңәш ителә. Урамда барганда күләгәле яктан барырга кирәк.

Кызуда табиблар яланаяк йөрергә куша. Иң яхшысы – чирәмгә басып йөрү. Шәһәр халкының мондый мөмкинлеге юк икән, урамнан кергәч, аякны тубыкка кадәр салкын су белән юарга киңәш ителә. Табанда эчке органнарның сәламәтлеге өчен җавап бирүче бихисап нокталар барлыгы инде күптән билгеле. Яланаяк йөргәндә яки аякны бармаклар белән ышкып юганда шушы нокталарга йогынты ясала. Нәтиҗәдә, кан әйләнеше яхшыра, организмның тонусы күтәрелә, күзәнәкләр бүленүе арта.

Кояш астында авыр физик эшләрдән дә тыелып тору комачауламас. Табиблар артык эсседә сәламәт кешеләргә дә авыр хезмәт белән озак шөгыльләнмәскә чакыра. Эшне бетерәм дип, үзең дә «бетәргә» мөмкинсең.

Эсседә суны күп эчегез. Сусауны басу өчен чиста газсыз су һәм шикәрсез чәй эчү яхшы. Кәһвә урынына куас эчсәң яхшырак. Кайнар яшел чәй дә эсседә ярдәм итә. Эсседә кайнарны эчә алмаганнарга мондый чәйне суытып бөтнек, лимон, боз кисәге салып эчэргә була. Тәмле дә, файдалы да. Гади суны кыяр, помидор, карбыз кебек сусыл яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән алыштырырга мөмкин. Болай эшләгәндә, организмга  витаминнар һәм минераль матдәләр дә эләгә. Алкогольле эчемлекләрне бөтенләй кулланмагыз. Дөрес туклану да мөһим. Тозлы, майлы, әче ризыклардан баш тартыгыз. Кызуда ашауны киметсәң яхшырак. Йоклар алдыннан «авыр» ризыклар ашамагыз, чөнки ашказанында алар эшкәртелгән вакытта тир бүленүе арта, тән температурасы күтәрелә.

Кызу көннәрдә иртән контрастлы душ керү, ә кичен салкынча су белән юыну әйбәт. Мунчасы булган кеше шунда барып та коенып кайта ала.

Эсселектән котылу юлларының берсе – кул беләзекләрен суыту. 10 секунд дәвамында кулларны салкын суда тотып торырга кирәк. Тезнең эчке ягын, колак артын суытсаң да бик яхшы. Гәүдәнең нәкъ менә бу урыннарында температураны төшерә торган нокталар бар.

Кызу көннәрдә бигрәк тә йоклавы авыр. Төнлә интегеп ятучыларга бер киңәш. Йокларга ятар алдыннан үзегезнең чиста урын-җирегезне суыткычның туңдыргычына тыгып торыгыз. Шундый урын-өстенә ятсагыз, күз ачып йомганчы тәмләп йокыга талырсыз.

Ә инде өйләрендә кондиционерлары булмаганнарга бик гади һәм очсыз булган «япун кондиционеры» тәкъдим итәм. Япуннарның гравюралары һәм киноларында муеннарына ак яулык бәйләп йөргән кешеләрне күргәнегез бардыр. Чиста яулыкны суга чылатып алар кебек муеныгызга бәйләсәгез, бер-ике минуттан җиңеллек тоярсыз. Яулык кипкән саен бу процедураны берничә тапкыр кабатларга була. Бу мәкаләмне язган арада, үзем дә шулай эшләп карадым, чыннан да булыша икән.

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен