Сагыз китереп чыгарган фаҗига

Кечкенә чакта сагыз дип сумала чәйнәгәнемне хәтерлим. «Җайдак»ны укчылар арасында да андыйлар күптер. Ишегалдында утыннар  янында тузанга батып беткән кара таш ята иде. Җирдә яткан шул сумаланы тешләп ала идек тә рәхәтләнеп лач-лоч чәйни идек. Шул каты «сагыз»ны чәйни-чәйни, дуслар белән рәхәтләнеп урамда көннәр буе трай тибәсең. Тәмле булмаса да, әллә ни сузылмаса да, (бүгенге сагызлар кебек аны кабартып та, шартлатып та булмый иде), авызлар арып беткәнче, яңак сөякләре авыртып сызлый башлаганчы чәйни идек. Хәзерге балаларга сөйләсәң, ышанмаслар да. Балачагымда телевизордан мультфильмны атнасына иң күбе ярты сәгать кенә күрсәткәннәренә кызым әле һаман да ышанып бетә алмый. Менә шул кап-кара сумала сагыздан да тәмле нәрсә юк кебек иде. Ә инде беренче совет сагызларын 1980 нче еллар уртасында чәйни башлаганым истә. Баксаң, бу продуктны җитештерә башлауга фаҗига сәбәпче булган икән…

Көнбатышта киң таралуы аркасында сагыз Советлар Союзында «буржузия символы» булып саналган. 1960 нчы елларда илдә космосны үзләштерү, ашкынып кораллану, империалистлар һәм АКШның союздаш илләренә каршы көчле көрәш бара. Америка җәмгыятенең атрибутикасы булганга, СССРда сагыз тыела. Шунысын да әйтик, АКШта инде бу товар 100 еллап элек барлыкка килгән булган.

«Идеологик яктан зыянлы продукт» дистә еллар дәвамында СССРга чит илдән кайтартылган. Узган гасырның 70нче елларында сагыз балалар һәм үсмерләрнең иң яраткан әйберенә әверелә. Балачагы шушы чорга туры килгәннәр бер сагызны бишкә бүлеп чәйнәүләрен, аның кәгазъләре белән төрле уеннар уйнаганнарын хәтерлидер. «Чәйнәп торырга бир әле» дип сагызны кеше авызыннан алу гадәти хәл санала иде. Шул бер башланган сагызны әллә ничә кеше чәйнәүне бер горурлык итеп сөйләп йөрүләр әле дә истә. Ул чакта чисталык турында беркем дә уйламаган. Сагызны чит ил кешеләреннән сорап йөрү очраклары да булган.

Рәсми органнар һәм комсомол әһелләре, укытучылар сагыз яратучыларның башыннан сыйпамаган, әлбәттә. Көнбатышка табынганнары өчен укучыларны пионер җыелышларында тикшергәннәр. Җитмәсә, рәсми пропаганда сагыз чәйнәү ашказаны өчен зыянлы дип гел тәкрарлап тора.

1975 нче елның 10 мартында Мәскәүдә «Сокольники» спорт сараенда Канада һәм СССРның яшүсмерләр җыелма командалары арасында хоккей матчы була. СССРда хоккей ул чорның иң популяр спорт төре булгандыр, мөгаен. Күпләр данлыклы хоккейчылар Харламов, Петров кебек уенчы булырга хыялланды. Шуңа да «Сокольники» спорт сараена матч карарга 11-16 яшьлек бик күп балалар килә. Сагыз җитештерүче «Wrigley» компаниясе бу матчта Канада командасының спонсоры була. Уен барышында Канада үсмерләре совет егетләрен «Ригли» сагызы белән сыйлый. Юмарт кунакларның дефицит сагыз белән сыйлаганнары турындагы хәбәр бик тиз тарала.

Өченче период тәмамлануга Канада командасыннан берәү трибунага бер уч сагыз ыргыта. Трибунадагы балалар шундук сагызга ташлана, һәркем “Ригли”ны эләктереп калырга тырыша. Шул арада балалардан бер күч барлыкка килә. “Сокольники” җитәкчелеге чит ил спортчыларның кулларына фото һәм видеокамералар алуларын күргәч, бу хәл Көнбатыш матбугатына эләгүеннән куркып, спорт сараендагы утны сүдерергә куша. Караңгылыкта үсмерләр дә, олылар да абынып-сөртенеп, берсен-берсе таптый башлый. Рәсми мәгълүматларга  караганда фаҗигадә 21 кеше үлә, шуларның 13е — балалар. Егерме биш кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.

Әлбәттә, бу куркыныч вакыйгадан соң җитди тикшерү башлана. Спорт сарае директоры, аның урынбасары, матч вакытында тәртип өчен җаваплы булган эчке эшләр идарәсе башлыгы, үз вазыйфаларына салкын караганнары өчен дигән сылтама белән, төрле срокка хөкем ителәләр. Дөрес, җәзага тартылучылар шул ук елның декабрь аенда амнистиягә эләгә. Спорт сараен озак вакытка ремонтка ябалар.

Шул чорның цензура тәртибе буенча, бу вакыйга турында гәҗитләргә язу, радио-телевидениедә сөйләү катгый тыела. Сорау алынган шаһитләрдән бу вакыйганы башкаларга сөйләмәү турында  ышанычнамә (расписка) алына. Без капчыкта ятмый дигәндәй, тора-бара бу хәл барыбер халыкка мәгълүм була, җәмгыятьттә хәл катлаулана, хәтта чуалышлар да булып ала. Мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә тикшергәннән соң, 1980 нче елгы Олимпиаданың да якынлашып килүен искә алып, СССРда сагыз җитештерә башлау турында  карар кабул ителә. Ул чит ил сагызына булган ажиотажны да киметер, фаҗигагә бәйле шау-шуны да басарга ярдәм итәр дип саныйлар. 1976 нче елда Ереванда сагыз җитештерүче беренче линия сафка баса. Икенче линия  Ростов-на-Дону шәһәрендә макарон фабрикасында ачыла.

Ә менә фаҗига корбаннарын XXI  гасырда гына  искә төшерәләр — 2013 нче елның апрелендә «Сокольники» стадионында алар истәлегенә мемориаль тактаташ куела.

Мәрьям Заһиди

СССР җитәкчеләре нинди машиналарда йөргән?

«Автомобиль зиннәт түгел, хәрәкәтләнү чарасы», — ди бер популяр кинофильмның герое. Ә менә дәүләт башлыгы өчен машина – дәрәҗә күрсәткече дә, илнең абруе да. Шуңа да ил җитәкчеләре өчен мөмкин булган вариантның иң яхшысы сайланган.

Ленин һәм аның зиннәткә булган мәхәббәте

Пролетар юлбашчы иң яхшы машиналарны гына яраткан. Аның гаражында беренче булып Turcat-Mery лимузины барлыкка килә. Февраль революциясенә кадәр анда бөек кенәз кызы Татьяна йөргән. Әмма 1917 нче елның октябренда  автомобильны Смольный яныннан урлыйлар һәм Ленин хәрби комиссардан Delaunay-Belleville 45 ландо машинасын алып тора. Әмма бу автомобиль юлбашчыга һөҗүм ясаганда зыян күрә һәм аны гамәлдән чыгаралар. Тиздән Ленин Renault 40 CV машинасында йөри башлый. Караклар тиз йөрүче бу транспортның да “башына җитә”. «Төп большевик»  бигрәк тә Rolls-Royce Silver Ghost автомобилен яраткан. Аның бу модельдәге 3 машинасы булган. Дәүләт башлыгы карлы һәм сикәлтәле юллардан йөри алсын өчен, Путилов заводы белгечләре аның өчен һәм Rolls-Royce базасында авточана да ясый.

Сталин һәм аның автопаркы

Советлар Союзының булачак лидерының беренче машинасы, Ленинныкы кебек үк, патша гаиләсе гаражыннан була. Николай II  әнисе Александра Федоровна өчен Англиядән кайтартылган Vauxhall машинасы бик матур булса да, акрын йөргән. Двигателенең куәте нибары 30 ат көчле генә булганга Сталин аны бик өнәп бетермәгән. Гражданнар сугышы вакытында Царицынода (хәзерге Волгоград) командировкада булганда Сталинны ул вакыт өчен бик күәтле саналган Packard Twin Six автомобилена утырталар. Ул сәгатенә 130 чакрым узган. Машина Сталинга шул кадәр нык ошаган ки, Мәскәүгә кайткач, ул нәкъ шундыйны  бирүләрен сораган. Мондый транспортта чекистлар йөрергә яраткан. ВЧК гаражыннан Сталинга да шундый автомобиль бирәләр. Соңрак берникадәр вакытка аңа Ленин яраткан Rolls-Royce Silver Ghost машинасына күчеп утырырга туры килә. Ул вакытта хөкүмәт карары буенча барлык югары түрәләрнең автомобильләре дә бер төрле булырга тиеш булган. Өч ел эчендә,  1922-1925 елларда, илгә шундый 73 машина кайтартыла. Әмма Сталинның Америка машиналарына мәхәббәте сүрелми. Хакимияткә килгәч, ул АКШтан машиналар сатып ала башлый.  Бигрәк тә аңа Рузвельт бүләк иткән Packard Twelve 14 лимузины ошый. Бу машинада Сталин сугыш ахырына кадәр йөри. Үзе чит ил машинасында йөрсә дә, Сталин түрәләрне СССРда чыгарылган автомобильләргә күчереп утырту турындагы планын тормышка ашыра башлый. Сталин исемендәге завод 3ИС-101 моделен җитештерүгә керешә. Анда коммунистлар партиясенең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре генә йөргән. Соңыннан  Packard базасында ЗИС-115 машинасын чыгара башлыйлар. 1947 нче елны хөкүмәт гаражындагы чит ил машиналарының барысы да  ЗИС ка  алыштырыла. Бу автомобильнең бронялы махсус версиясендә Сталин гомеренең ахыргы көннәренә кадәр йөри.

Хрущев гаражындагы ЗИС, ЗИЛ һәм Cadillac

Хрущев гаражында да Советлар Союзында җитештерелгән автомобильләр була. Очрашуга һәм киңәшмәләргә ул  ЗИС-110 һәм  ЗИС-115 машиналарына утырып килгән. Ил башлыгы бронялы машиналарны яратмаган,  күбрәк кабриолетта йөргән. Өстәвенә Гитлер ставкасыннан Cadillac Fleetwood автомобиленә да мөкиббән булган. Бу трофей машина аның шәхси карамагында була. Хрущев чит илгә визитлары барышында чит ил  машиналарны сатып алган. Соңыннан аларны еш кына бүләк иткән. Мәскәүгә күчкәннән соң, Хрущевка күбрәк рәсми машиналарда йөрергә туры килә. Шуңа да ул яраткан Cadillac машинасын комиссион кибет аша сатып җибәрә.  Шәхес культына каршы көрәш кампаниясе барышында Сталин исемендәге завод (ЗИС) Лихачев исеменә (ЗИЛ) үзгәртелә. Заводта югары түрәләр өчен автомобильләр  чыгару тукталмый. Озак та үтми биредә төрле модификацияле ЗИЛ-111 машинасын җитештерә башлыйлар.

 

Машиналар җыючы Брежнев

Ә менә Брежнев машиналар коллекциясен җыйган. Башка илләрнең дәүләт башлыклары да аның бу гадәтен яхшы белгән һәм Брежневка шундый кыйммәтле бүләкләр ясаганнар. Дәүләт башлыгы булган чорда Брежнев 50 автомобиль туплый. Алар арасында Rolls-Royce, Lincoln Continental, Nissan President, Mercedes-Benz 600 Pullman машиналары бар. Брежневның ауга һәм юлсыз җирләрдән йөрер өчен дә махсус машиналары булган. ЗИЛ машинасы аның рәсми транспорт чарасы булып саналган.

Совет чорының соңгы җитәкчеләре һәм Россия лидерлары автомобильләре

Ил белән аз гына вакыт идарә иткән  Черненко һәм Андропов та ЗИЛ да йөри. Алар үз автопаркларын җыярга өлгерми калалар. ЗИЛ 41052 машинасына  Горбачев та утыра. СССР таркалганнан соң,  аз гына вакыт анарда Ельцин да йөреп ала. 1988 нче елны  22 данә ЗИЛ 41052  чыгарылган була. Ул дәүләтнең беренче кешеләре өчен махсус  чыгарылган соңгы рәсми автомобиль моделе була. Бүгенге Россия лидерлары  әлегә чит ил машиналарына өстенлек бирә. Хәзер  президент өчен машиналар җитештерүне торгызу буенча сөйләшүләр алып барыла.

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен