Санитарларның мыскыллавына түзә алмаган

Фото bogodelo.by

Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомганчы арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә. Әмма бу гына аз тоелган күрәсең, санитар егет психоневрологик авыруны башта котырта-котырта үз артыннан йөрттерә. Инде 72 яшьлек авыру кире диванга бара башлагач, санитар аның «арт шәрифенә» китереп тибә. Бу хәлне карап торган башка санитарларның видеода көлгән тавышлары ишетелә. Интернат  хезмәткәрләренең бабайны шулай итеп мәсхәрәләүен Төмәндә яшәүче Яна исемле кыз «74.ru» сайтына җибәргән. Бу кадрларны аңа шушы интернатта эшләүче бер танышы җибәргән.

Рәсәй Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү идарәсе өлкән яшьтәге пациентны мыскыл итү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Прокуратура һәм полиция дә әлеге медучреждениядә тикшерү уздыра, алар анда башка пациентларның ничек яшәүләрен, биредә видеокамералар бармы-юкмы икәнлеген ачыклый.

Төбәкнен сәламәтлек саклау министрлыгы баш табибны инде эшеннән азат иткән һәм тагын 3 медицина хезмәткәрен дә эштән кумакчылар. Видеодагы санитарлар һәм медбрат әлегә интернатта эшли дип санала. Аларның берсе ялда,  икесе авырый икән. Сәламәлек саклау министрлыгында «бу хезмәткәрләр эшкә чыкмыйча, аларга берниндә дә чаралар кабул итеп булмый, әмма алар эшләреннән азат ителәчәк һәм киләчәктә сәламәтлек өлкәсендә эшли алмаячаклар», дип ышандыралар. Министрлык үз чиратында психоневрология шифаханәләрен видеокамералар белән тәэмин итү мәсьәләсен өйрәнә.Якын арада башка шундый ук медучрежденияләрдә профилактик тикшерүләр узачак.

Медицина учреждениясендә шулай итеп кимсетелгән пенсионер сентябрь аенда вафат була. Психоневрологиядән кала, бабайның башка хроник авырулары да булган, аның озак еллар шикәр чиреннән җәфаланганы мәгълүм.

Экспертлар психиатрия шифаханәләрендә дәваланган пациентларга карата мондый мәсхәрәләү фактлары буенча җинаять эшләре бик аз кузгатылуын әйтә. Бу әлеге учрежденияләрнең ябык булулары һәм андый хәлләрне яшереп калдырулар белән бәйле. Мондый вәзгыять үз чиратында шушындый җинаятьләр кылуга һәм җәзасызлыкка этәрә,- дип ассызыклый алар.

Социаль челтәрләрдә бу видеоязманы караучылар бар куәткә үзара фикер алыша. «Җаны авыру булган кешене шулай итеп рәнҗеткән санитарлар үзләре психик яктан сәламәт микән?» дигән сорау да биргәннәр интернетта…

Мәрьям Заһиди

Юкәдән портфель үрүче Нургаян

Ел саен Алабугада уза торган Бөтенрәсәй Спас ярминкәсенә барам. Нинди генә осталарны очратмыйсың анда! Ул сатуга куелган товарларның чуты юк, акчаң гына җитсен. Балчыктан, күннән, киездән, йоннан, тукымадан, тимердән һәм башка материаллардан ясалган кул эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел.

Шулай сәүдә рәтләре арасында йөргәндә күзем чабаталарга төште. Чабата киеп йөргән заманнар күптән узды бит инде, дим. Бигрәк пөхтә, оста итеп үрелгән, күңел җылысын биреп эшләнгәне әллә каян күренеп тора. Сокланып карап торуымны күргәч, сатучы бабай да: «Алып җибәр әле, кызым, чабаталарымны,» – дип эндәште. Сүз артыннан сүз китте, үз куллары белән үргән бу юкә чабаталарны Нургаян Минһаҗев ярминкәгә 350 чакрым ераклыктагы Киров өлкәсеннән алып килгән икән. Ярминкәдә останың 9 нчы тапкыр катнашуы инде. Ел саен сатарга дистәләгән кием чабата алып килә, 3 көндә шуларны сатып бетереп кайтып китә. Бер пары 800 сумлык бу чабаталарны күбрәк сәхнәдә чыгыш ясарга сәнгать коллективлары ала, сувенир итеп алучылар да очрый.

Бөек Ватан сугышы башланганда Нургаян Минһаҗевка нибары 6 яшь була. Шаккатмалы, чабатаны да ул 6-7 яшеннән үрә башлый. “Сугыш вакытында аякка кияргә кием булмады, ачлык, хәерчелек заманнары. Менә шул «нужа бабай” авыл малай-шалайлары белән бергәләшеп мине дә чабата үрергә өйрәтте”, дип ачынып искә ала бабай. «Мунчада сукыр лампа яндырып үреп утыра идем шуларны. Без, малайлар, чабатаны 7 юкәле итеп ясый идек. Ә менә кызлар, егетләргә матур булып күренер өчен, 9 юкәле итеп үрде. Кызлар ясаган бу вак юкәле чабата бик матур килеп чыга иде. Алар шул чабаталарын ак оекбашлар өстеннән киеп безнең янда «форсить» итәләр иде,” – дип көлеп сөйли чабатачы.

Бу чабаталарны кышын да, җәен дә, аяклар кырылып, кабарып беткәнче кигәннәр. Аякларга суы да, салкыны да үткән. Чабата бигрәк тә язын-көзен тиз тузган. Ташларга җәл булгач, үкчәсенә ямау салып та кигәннәр. Нургаян бабай яшәгән авылдан 5 чакрым ераклыкта район үзәгендә һәр якшәмбе базар булган. 50 шәр кием чабатаны аллы-артлы җилкәгә асып кечкенә Нургаян шунда чабата сатарга йөргән. Бер парын 3 тәңкәгә биргән. Хәзерге базарларда рәте-рәте белән чүпрәк-чапрак сатылса, ул вакыт гел чабата рәтләре булган. «Бу аяк киеме безне ачлыктан коткарды», – ди Нургаян Минһаҗев.

Чабатаның гомере бик кыска. Бигрәк тә кызу урак өстендә аны еш алыштырырга туры килгән, чабата иң күбе 2-3 көнгә чыдаган. Ат белән сукалаганда камыл да чабатаны нык «ашаган». «Итекләр бай кешеләрдә генә бар иде, ул заманнарда авылыбызның бөтен кешесе ярлы. Ашарга ризык, өскә кияргә юньле кием юк, өстәвенә салым түләргә кирәк. Бер елга хуҗалыктан 40 кило ит, 8 кило май, 200 данә күкәй җыялар иде. Түләмәсәң, йорттагы мал-мөлкәтне тартып алалар. Салым түләмәгән күршеләребезнең самавырларын алып чыгып киткәннәрен бүген дә хәтерлим, ул авылда иң кадерле нәрсә иде бит» – дип сөйли бабай. Авылның муллаларын, хәллерәк кешеләрен Финляндиягә озатканнарын да бик яхшы хәтерли 83 яшьлек Нургаян абый. Бабайның белмәгәне юк — атаклы Шәкүр каракның да атларны урлаганда аларның аякларына чабата кигезгәнен дә белә, болай иткәндә атның эзе күренмәгән.

Сугыштан соң күпме еллар узса да, Нургаян абый һөнәрен ташларга уйламый. Әле дә чабаталар үрә. Бер юкә агачыннан бер кием чабата чыга, барлыгы 3 метр озынлыкта юкә курысы китә. Чабатадан кала, бабай ярминкәгә юкә агачыннан үреп ясалган баш киемнәре, җиләк -җимеш, яшелчә савытлары да алып килгән. Мондый табигый материалдан ясалган савытта ризык бозылмый, озак саклана. Алтын куллы оста мунча ләүкәсендә ятып чабыныр өчен юкәдән җәймәләр дә үрә. Учка сыярлык сувенир чабаталарга кадәр ясап сата бабаң. Товарлары арасында иң кәттәсе — юкәдән үрелгән портфельләр. Мәскәү байлары, эшлекле кешеләр шушы букчага мөкиббән китә икән. Бабайга заказлар килеп кенә тора. Нургаян Минһаҗев инде 40 лап шундый портфель үреп башкалага озаткан. Мәскәүлеләр шушы юкәдән үреп ясалган портфель эченә коньяк салып таныш-белешләренә бүләк итә икән, дип уртаклашты бабай.

Нургаян абзый белән сирәк кенә телефоннан сөйләшеп торабыз. Бу арада эше тыгыз әле — урманда чабатага юкә әзерләү белән мәшгүль . Моның өчен иң шәп вакыт – 15 нче августтан соң. Юкә кабыгын бу чорда җыйсаң, ул йомшак, сыгылмалы була.

Нургаян Минһаҗевны бүген бер генә нәрсә борчый – чабата үрергә өйрәнергә теләүчеләр бөтенләй юк. 1-2 көн өйрәнеп карыйлар да аннан качалар, ди ул. “Җайдак” сайтын укучылар арасында бәлки бу һөнәргә өйрәнергә теләүчеләр бардыр? Теләгегез булса, Нургаян абый һичшиксез сезне дә чабата үрергә өйрәтер!

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен