Сугышта кавалеристлар каска кигәнме?

Фото rusarmyshop.ru

Икенче Бөек Ватан сугышы турында без шактый хәбәрдар. Бу афәт күпме кешене үзенең корбаны итүе турында, иң мөһим бәрелешләр хакында һәр ел саен митингларда сөйлиләр. Ә менә гап-гади сорауны ишетсәк, мисал өчен, “Сугышта солдатлар нинди каска кигән?” дисәләр, аптырап калабыз. Һәр илнең үз коралы булган кебек, саклану өчен кулланылган баш киемнәре дә аерылып тора. Кайсы илнең каскасы сыйфатлырак икән соң? Ни өчен инглиз каскаларын “аш савыты” дип йөртәләр? Советлар Союзының каскаларына охшаган Америка шлемы нәрсәдән ясалган? Ни сәбәпле ул вакыттагы алман десант каскаларының козырегы юк? “Җайдак” сайты бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булды.

СШ-40

СШ-40 каскалары белән Кызыл Армия бөтен сугышны үтә. Бүгенге көндә дә ул Россия армиясе каскаларының нигезе булып тора. СШ – “стальной шлем” сүзенең кыскартылмасы. Үз вакытында аны атаклы гаскәр башлыгы Семен Буденный кабул иткән. Бу турыда шлемны уйлап чыгаручыларның берсе – М.И. Корюков әйтеп калдыра: “Ул (С.Буденный) лаборотория хезмәткәрләре эшләгән касканы игътибар белән карап чыкты да, кылычына үрелде. Тикшерү өчен шундый коралны сайлавын күргәч, мин көлеп куйдым. Моны ишетеп, Семен Михаил улы кылыч белән әйбәт кавалеристның дошманны җилкәсеннән алып биленә кадәр яра алуын аңлатып үтте. Пуля мондый көчкә ия түгел. Ләкин аның “чалгысы ташка бәрелде”. Һавадагы сызгырган тавыш һәм касканың зеңгелдәп куюы ишетелде. Буденный исе китеп бәрелгән урынга бакты: “Карале, моңа берни булмаган бит!” – диеп, ул наганын тартып чыгарды. Башта егерме биш метрдан, аннан ун, соңрак каскага терәп үк диярлек атканнан соң да шлемда тишек калмады. Һәр атудан каска сикереп куйды, пулялар бер-бер артлы оча торды, ә мин гаскәр башлыгына ядрә эләгә күрмәсен иде инде, дип кайгырып тордым. Шлемның ныклыгында мин тамчы да шикләнмәдем. “Булдыргансыз! – диде, ниһаять, маршал, — әйбәт ясагансыз.” Моңа хәтле Кызыл Армия СШ-36 һәм СШ-38   кулланган. Беренчесенең артында “кикриге” булган, ә икенчесе “кикриксез” һәм киң кырыйлы булып, еш кына кавалеристларга мәшәкать тудырган.

Stahlhelm M35

М-35 дип аталган алман каскасы 1935 нче елда кулланыла башлый. Икенче бөтендөнья сугышы башланган чорда хәрби саклану кирәк-яраклары арасында ул иң яхшылардан санала. Ул М-16 алман шлемы нигезендә  эшләнә. М-16 дигәне, исеменнән үк аңлашылганча, 1916 нчы елда барлыкка килгән. Хәрби операцияләрдә җәяүле армиянең әһәмияте арту, аның бер урыннан икенчесенә күчү вакыты кыскара башлау шлемны да камилләштерә. Каска җиңеләя, козырегы, колакны тавыш дулкыны һәм кыйпылчыклардан саклаучы конусы кечерәя. Беренче М-35 каскалары углерод кушылган корычтан коелып, молибден өстәлеп ясала һәм 1 кв.мм-ы  220кг авырлыкны чыдата.

М-38 десант шлемы

М-38 — М-35нең камилләштерелгән варианты. Аларның берничә төре бар. Десант гаскәрләре өчен кырые туры булган шлемнар чыгарыла. Бу парашют белән сикерүченең каскасы очып китмәсен һәм солдатка зыян килмәсен дип шулай эшләнә. Һавадагы көчләр белән көрәшүче Luftschutz сугышчыларының, киресенчә, шлем кырыйлары бик киң була. Каска коллекциясен җыючылар арасында соңгысын“Гладиатор” дип йөртәләр.

Адриан каскасы

Шлем кырыйдан караганда янгынчыларныкына охшаган. Бу бер дә сәер түгел, чөнки хәзерге вакытта алар Адриан каскасының камилләштерелгән вариантын киеп йөриләр. Бу шлемны Беренче бөтендөнья сугышы вакытында генерал Огюст Луи Адриан уйлап чыгара. Ул М-15 дип атала. Французлар ясаган әлеге шлемны күпчелек илләрдә кулланалар. Шул исәптән, СССРда да 1939 елга кадәр солдат башын М-15 саклый. Франциядә генә дә 20 миллионлап шундый каска ясала. Ләкин аның кимчелеге дә бар — ул туп-туры очып килгән пулядан саклый алмый. Еш кына сугыш кызган вакытта касканың авырлыгына чыдый алмыйча, солдатлар аны  салып ата торган булганнар. Икенче бөтендөнья сугышында да француз армиясе Адриан каскасын куллануын дәвам итә. Аның үзенчәлекле ягы – ул башта һава йөрешен тәэмин итә һәм корпус өчен ышанычлы кабырга булып торган кикрик.

M-1 һәм MK-1

АКШ армиясе М-1 каскасы белән 1941 нче елда кораллана. Ул формасы ягыннан МК-1 инглиз каскасының камилләштерелгән төрен – М-1917 шлемын алыштыра. Инглиз каскасы тышкы ягыннан тәлинкәгә тартым, шуңа аны солдатлар “аш савыты” (Dish Pan) дип йөртәләр дә инде. Киң кырыйлы шлемнар Беренче бөтендөнья сугышында солдатны шрапнельдән саклап калу өчен кирәк була. Ә менә М-1 каскалары тәлинкәгә түгел, Советлар Союзының СШ-40 шлемына охшаган була. Ләкин М-1 марганцовкалы Гадфильд корычыннан коела. 1945 нче елның сентябренә якынча 22 миллион шундый каска ясала һәм кулланышка керә. Британиялеләр Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алда әйтелгән касканың үзгәртелгән МК-1 һәм МК-2не кия. Соңрак МК-3кә күчәләр. Формасы ягыннан алар әлеге дә баягы тәлинкәгә тартым була, ләкин кырыйлары бераз тарая.

Еш кына Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә балаларга, укучыларга һәм яшьләргә мисал итеп саннар һәм статистика китерәләр. Әмма бу котычкыч афәтнең нәрсә икәнлеген аңлату өчен сугышны күрүчеләрнең көндәлек тормышын сөйләсәң дөресрәк булмасмы икән? Шул ук гап-гади касканың кеше гомерен саклап калуын яки саклап бетерә алмавын әйтү кирәк түгелме икән? Шактый авыр һәм уңайсыз тимер баш киемен киеп, бер сәгать кенә булса да салкын җирдә ятып карасак, “Җиңүне кабатлый алабыз”, “Минем бабам Берлинны селкеткән” дип шапырынмый башлар идек, бәлки…

Алсу Сәлах 

Улым, артка таба барып кара әле…

Айрат Гайфуллин рәсемеУкытучы:

– Сәгыйть,  син бу матур ташны каян тапкан идең әле? Менә бу геолог абыйны шул урынга алып барырсың.

Сәгыйть:

– Булмый.

– Ник?

– Чөнки бүген музейда ял көне.

***

Биология дәресендә укытучы сорау бирә:

– Йөрәк кайсы якта урнашкан?

Ринат кулын күтәрә.

– Я, әйтеп кара.

– Аны да белмәскә. Эчке якта, билгеле.

* * *

– Мин өч хатын алыштырдым һәм хәзер аларга нәрсә кирәклеген беләм.

– Нәрсә?

– Яхшы ир.

* * *

Бер ир яңа туган баласын теркәтү өчен загска килә.

– Исемегез?

– Солтанов  Габдерәфыйк.

– Анасының исеме?

– Шайтан алгыры, белмим!

– Сез аны чакырганда кем дип эндәшәсез?

– Мин аңа эндәшмим, ә сызгырам гына.

***

Офицер:

– Менә син, Миннеханов, нигә армиядә хезмәт итәргә булдың?

– Мин, беренчедән, Ватанны сакларга телим.

– Дөрес.

– Икенчедән, армиядә хезмәт итү мине физик яктан ныгыта.

– Дөрес.

– Өченчедән, армиягә барырга телисеңме, юкмы дип миннән беркем дә сорап тормады.

***

Кодалар очраша. Берсе:

– Кода, син нишләп безгә бер дә кунакка килмисең?

– Рәхмәт, кода, чакыруыңа, һичшиксез киләм, болай булгач.

– Килгәндә “Дружба” пычкың белән тәмәке алырга да онытма.

– Нишләп?

– Башта утын кисәрбез, аннан, утырып, кара яндырып бер тартырбыз.

* * *

– Ә сез кем?

– Минме? Мин – депутат!

– Оят түгелме? Сау-сәламәт башың белән! Берәр эшкә урнашыр идең, ичмасам!

* * *

“Мерседес” “Запорожец”ка килеп бәрелә. “Запорожец”тан кулына тимер таяк тотып, алыптай  гәүдәле бер егет атылып чыга һәм котырына-котырына “Мерседес”ның бөтен пыялаларын коя башлый. Машинаны эштән чыгаргач, ул “Запорожец”ына утырып, китеп бара.

– Ә беләсеңме ул безне ни өчен үтермәде? – дип сорый “Мерседес” хуҗасы янәшәсендә утырган иптәшеннән.

– Ни өчен?

– Чөнки без – мафия!

* * *

Чит планета вәкилләре космостан җиргә килеп төшәләр һәм урман буенда аракы эчеп утыручы ике ирне күрәләр. Күктән төшкән кунакларның берсе болар янына килә:

– Исәнмесез, мин Склинс…

Мужикларның берсе – икенчесенә:

– Рафис, салып бир Склинска.

Кунак аракыны эчә дә, иптәшләре янына килеп хәлне аңлата, янәсе авыз ачарга да ирек бирмәделәр, аракы эчерделәр.

Моны кабат кире җибәрәләр һәм тегеләр аракы салып биргәнче җиргә килүләренең максатын аңлатырга кушалар.

Күк кунагы мужиклар янына килеп басу белән тезеп китә:

– Исәнмесез, мин Склинс, мин Игезәкләр йолдызлыгыннан очып төштем, безнең цивилизация җир кешеләре белән элемтә урнаштырырга карар бирде…

– Рафис, Склинска бүтән салма. Булуы җиткән!

* * *

Шәһәр кунагы – авыл агаена:

– Сезнең ишек алдында сыер, бозау, кәҗәләр, сарыклар, күпме кошлар, эт белән мәче дә бар. Алар ничек сугышып бетмиләр?

– Алар бит кешеләр түгел… акыллылар.

***

Бер сәрхүш өенә кайта алмый азаплана. Бер адым алга атлый да, каршыга җил булмаса да, ике адым артка китә.

Бер әби аны җәлләп карап тора да әйтеп куя:

-Улым, артка таба барып кара әле, алай тизрәк кайтырсың…

***

Фирма хезмәткәре директор кабинетына керә:

– Мин үзем сорарга батырчылык итмәс идем, әмма хатын акчаңны арттырсыннар, ди.

Директор телефон трубкасын ала һәм каядыр чылтырата. Аннан, трубканы куеп:

– Нишләтергә бу хатыннарны… Минеке: “Юк”, – диде.

* * *

– Мин походка һәрвакыт үзем белән хатынымның фотосын алып барам.

Тирә-якта күк күкрәп, яшен яшьни, коеп яңгыр ява, бөтен җирдә пычрак, черки талый, ә мин фотога карыйм да шатланып куям: “И, Ходаем, ничек рәхәт!”

* * *

– Гали Солтаныч бүген кабул итәме?

– Гали Солтаныч һәрвакыт кабул итә. Күпме алып килдегез?

***

Моннан күп гасырлар элек маймыл кулына таяк алган һәм кешегә әйләнгән. Шул вакыттан бирле кеше кулында нәрсәләр генә булмады: гитара һәм матур хатын-кыз, кылыч һәм буяу, самолет штурвалы һәм компьютер клавиатурасы. Бары тик гаишникларның гына кулларыннан таякны төшергәннәре юк.

* * *

Купеда бер ир бара. Станцияләрнең берсендә бирегә бер көтү бала иярткән хатын килеп керә. Бу балаларның тавышына, котыруына түзәр әмәле калмагач, пассажир сорап куя:

– Боларны бераз тыеп булмыймы соң?

– Булмый, – дип җавап бирә теге хатын. – Киләсе тукталышка кадәр генә чыдагыз инде.

– Сез киләсе тукталышта төшәсезмени?

– Без – юк, ләкин сез, мөгаен, мәҗбүр булырсыз.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен