Муеныңа – “япун кондиционеры”

Кыздыра. Урамга чыксаң, шабыр тиргә батып керәсең. Түзеп булмаслык бөркү, баш миләре кайный. Ярый ла өеңдә кондиционер булса. Юк икән, эсседән качып котылу җаен һәркем үзе эзли. Кемдер тәрәзәләрен каплап куя, кайберәүләр ишек алдында бассейн ясый, кайсылары бик кирәк булганда гына кибеткә, даруханәгә чыгып керә. Ни дисәң дә, җәй җәй инде ул, кызу булырга тиеш. Кышын бу эсселекне сагынып искә алырбыз әле.

Мондый һава торышын бигрәк тә олы яшьтәгеләр, таза кешеләр авыр кичерә: йөрәк сикерә башлый, кан басымы күтәрелә. Иң яхшысы – кызуда урамга чыгудан тыелып тору. Бигрәк тә челләдә – көндезге 11 дән алып кичке сәгать 4 кә кадәр. Миңа калса, өйдәге салкынчарак бүлмәгә кереп качудан да яхшысы юк. Ә инде чыга калсагыз, кояш астында озак тормагыз. Өстегезгә иркен, ачык төстәге, табигый тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз. Физик яктан сәламәт кешеләргә дә эсседә көненә 1,5 – 2 сәгатьтән артык булмаска киңәш ителә. Урамда барганда күләгәле яктан барырга кирәк.

Кызуда табиблар яланаяк йөрергә куша. Иң яхшысы – чирәмгә басып йөрү. Шәһәр халкының мондый мөмкинлеге юк икән, урамнан кергәч, аякны тубыкка кадәр салкын су белән юарга киңәш ителә. Табанда эчке органнарның сәламәтлеге өчен җавап бирүче бихисап нокталар барлыгы инде күптән билгеле. Яланаяк йөргәндә яки аякны бармаклар белән ышкып юганда шушы нокталарга йогынты ясала. Нәтиҗәдә, кан әйләнеше яхшыра, организмның тонусы күтәрелә, күзәнәкләр бүленүе арта.

Кояш астында авыр физик эшләрдән дә тыелып тору комачауламас. Табиблар артык эсседә сәламәт кешеләргә дә авыр хезмәт белән озак шөгыльләнмәскә чакыра. Эшне бетерәм дип, үзең дә «бетәргә» мөмкинсең.

Эсседә суны күп эчегез. Сусауны басу өчен чиста газсыз су һәм шикәрсез чәй эчү яхшы. Кәһвә урынына куас эчсәң яхшырак. Кайнар яшел чәй дә эсседә ярдәм итә. Эсседә кайнарны эчә алмаганнарга мондый чәйне суытып бөтнек, лимон, боз кисәге салып эчэргә була. Тәмле дә, файдалы да. Гади суны кыяр, помидор, карбыз кебек сусыл яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән алыштырырга мөмкин. Болай эшләгәндә, организмга  витаминнар һәм минераль матдәләр дә эләгә. Алкогольле эчемлекләрне бөтенләй кулланмагыз. Дөрес туклану да мөһим. Тозлы, майлы, әче ризыклардан баш тартыгыз. Кызуда ашауны киметсәң яхшырак. Йоклар алдыннан «авыр» ризыклар ашамагыз, чөнки ашказанында алар эшкәртелгән вакытта тир бүленүе арта, тән температурасы күтәрелә.

Кызу көннәрдә иртән контрастлы душ керү, ә кичен салкынча су белән юыну әйбәт. Мунчасы булган кеше шунда барып та коенып кайта ала.

Эсселектән котылу юлларының берсе – кул беләзекләрен суыту. 10 секунд дәвамында кулларны салкын суда тотып торырга кирәк. Тезнең эчке ягын, колак артын суытсаң да бик яхшы. Гәүдәнең нәкъ менә бу урыннарында температураны төшерә торган нокталар бар.

Кызу көннәрдә бигрәк тә йоклавы авыр. Төнлә интегеп ятучыларга бер киңәш. Йокларга ятар алдыннан үзегезнең чиста урын-җирегезне суыткычның туңдыргычына тыгып торыгыз. Шундый урын-өстенә ятсагыз, күз ачып йомганчы тәмләп йокыга талырсыз.

Ә инде өйләрендә кондиционерлары булмаганнарга бик гади һәм очсыз булган «япун кондиционеры» тәкъдим итәм. Япуннарның гравюралары һәм киноларында муеннарына ак яулык бәйләп йөргән кешеләрне күргәнегез бардыр. Чиста яулыкны суга чылатып алар кебек муеныгызга бәйләсәгез, бер-ике минуттан җиңеллек тоярсыз. Яулык кипкән саен бу процедураны берничә тапкыр кабатларга була. Бу мәкаләмне язган арада, үзем дә шулай эшләп карадым, чыннан да булыша икән.

Мәрьям Заһиди

Картлык кайдан башлана?

Картлык биттәге җыерчыклардан түгел, аяктан башлана икән ләбаса. Моны борынгы Кытайда ук белгәннәр. Берничә мең еллар элек табиблар организмның картаюы нәкъ менә аяктан башлануын ачыклаган. Төгәлрәге — аяк табаныннан. Кытай медицина кануннары буенча, гәүдәнең бу өлешендә кеше органнарының дөрес эшләвенә җавап бирүче актив нокталар бар. Алар белән шөгыльләнмәгән очракта, организмның сулавы начарая. Нәтиҗәдә бу һәр әгъзаның картаюына китерә. Яшь калуның төп сере — аякларны ныгытуда.

Организмның картаюын тоткарлаучы нинди ысуллар бар соң? Кытай табибларының зирәклегенә мөрәҗәгать итик.

Беренче киңәш: гимнастика.

Һичшиксез аяк очларына, үкчәгә, шулай ук аяк табанының тышкы һәм эчке якларына басып йөрергә кирәк. Бу аякның мускулларын һәм сөякләрен ныгыта, шул исәптән кан әйләнешен дә яхшырта. Димәк, эчке органнарның да эшчәнлеге әйбәтләнә.

Икенче киңәш: табаннарны бәргәләү.

Хәзер үк аяк табаннарыгызны «кыйный» башлагыз. Моны көн саен эшләргә кирәк. Телевизорга текәлеп утырган арада, гәүдәгезгә файда ясагыз. Аяк бармакларының аскы өлешенә йомшак кына бәргәләргә киңәш ителә. Моның өчен зур булмаган агач яки резин чүкеч кулланырга була. Уклау яки шешә дә ярый. Бөтен гәүдә буйлап рәхәт җылылык таралганчы сугабыз. Бу  кытай медицинасында аяклар һәм бөтен гәүдәнең кан әйләнешен яхшырту өчен иң яхшы чараларның берсе дип санала. Ә менә күзләре начар күрә башлаганнарга аякларының икенче һәм өченче бармак асларына суккаларга киңәш ителә. Табанның бу урыны күз белән рефлектор бәйләнгән. Күнегүне 5 минутлап ясарга кирәк.

Өченче киңәш: массаж

Кытай табиблары табандагы юн-цюань ноктасын даими массажлап торырга чакыра. Рәсемдә ул кызыл нокта белән күрсәтелгән. Болай эшләгәндә кан әйләнеше әйбәтләнә, аяк мускуллары йомшый. Йокысызлык, невроз авырулары булганда да ярдәме зур. Юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 20 тапкыр басарга кирәк. Башта бер аякка, аннан икенчесенә. Иртән дә, кичен дә эшләсәң яхшы. Өстәмә көч кулланырга кирәкми.

 

Икенче бер массаж — аякларны 38 градуслы суда кызарганчы тотарга кирәк. Шуннан соң ике кулның баш бармаклары белән берьюлы ике аякның шул юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 80 тапкыр массаж ясарга киңәш ителә. Ахырдан куллар белән бөтен аяк табанын 3-5 минут ышкырга кушыла.

Дүртенче киңәш: җәяү йөрү.

Озаклап җәяү йөрү бөтен организмга да сихәт бирә. Ялан аяк өйдә генә түгел,  урман сукмалары буйлап, бакчадагы үләндә, чирәмдә, я газонда йөрсәгез үтә дә яхшы. Никадәр иртәрәк җәяү йөри башласагыз, шулкадәр озаграк яшәрсез. Хәрәкәттә бәрәкәт!

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен