Бал кортларын үтергән өчен төрмәгә утыртканнар

Фото photosight.ru

Шушы көннәрдә Австриянең Клагенфурт шәһәрендә яшәүче бер бакчачыны, бал кортларын үтергәне өчен, 1елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, өстәвенә ул 20 мең евро күләмендә штраф та түләргә тиеш. 47 яшьлек ир-ат быел үзенең плантациясендәге җиләк-җимеш агачларының чәчкәләренә хлорпирифос дигән агу сибә. Аның нәтиҗәсендә шушы төбәктәге 50 колониянең умарта кортлары үлеп бетә.

Суд бакчачының бу пестицидның әлеге бөҗәкләргә нинди зыян китерергә мөмкин булуын аңлап эш иткән дигән нәтиҗәгә килә. Моннан кала, кешеләр бу агулы балны авыз итә калган очракта, бакчачы аларның гомерен дә куркыныч астына куйган дип саный. Ә менә бакчачы суд карары белән риза түгел һәм шикаять язарга җыена.

Ул арада белгечләр чаң суга: әгәр бал кортлары шулай күпләп кими барса, 2035 елга Җир йөзеннән алар бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. Кеше кислородсыз 3 минут яши ала, сусыз — 3 көн, ә менә бал кортларсыз — 4 ел. Атаклы галим Альберт Эйнштейн да «Җир йөзендә бал кортлары үлеп беткәннән соң 4 елдан кешелек дөньясы да бетәчәк», – дип әйтеп калдыра.

Экспертлар әйтүенчә, 2003 нче елдан алып 2013 елга кадәр АКШта умарта кортларының 80% ы, кыргый кортларның 90% ы үлеп беткән. Бүген бу бөҗәкләр Америкада Кызыл китапка кертелгән. Рәсәйдә бал кортлары саны 40 % ка кимегән. Моның төп сәбәпләре: глобаль җылыну аркасында зур тизлек белән үрчүче экзотик паразитлар, авыл хуҗалыгында еш кулланучы пестицид һәм башка химикатлар, климатның үзгәрүе, урманнарны кисү, кортларга карата төрле дарулар куллану. Галимнәр фикеренчә, кесә телефоннары да бу бөҗәкләр тормышына афәт булып тора. Һиндстан галимнәре нәкъ менә мобиль телефоннар радиациясе умарта кортлары гаиләләренең иммунитетын какшата, дип саный. Оя янына эшләп торган телефон куйгач, очып чыгып киткән кортлар үз гаиләсенә кайтмаган, диләр. Әлеге фактлар тагын 17 елдан бу файдалы бөҗәкләрнең бөтенләй юкка чыгуына китерергә мөмкин икән.

Татарстанда умарта кортлары белән хәлне ачыклар өчен Республика дәүләт умартачылык идарәсе генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин белән сөйләштем. Аның сүзләренчә, республикада бу өлкә алга бара, әлегә борчылырлык урын юк. “Бүген Татарстанда 15 мең хуҗалык умарта корты асрый. Узган ел белән чагыштырганда, корт гаиләләре саны 6 меңгә арткан. Былтыр барлыгы республикада 254 мең умарта гаиләсе булса, агымдагы елда бу күрсәткеч 260 мең башка җиткән, күргәнегезчә, бездә киресенчә, үрчиләр генә. Бүген Татарстанда умарта корты асрамаган районнар юк инде ул, һәр районда уртача 5-15 мең баш умарта корты исәпләнә. Шулай да иң күп бал кортлары Мамадыш, Арча, Саба районнарында. Кайда урманнар, юкәләр күп, шунда умартачылар да күбрәк”, – ди сөйли Ринат Габделхакович. Аның үзенең дә Казан ягында 30 баш умартасы бар, “минекеләр, Аллаһка шөкер, үлмиләр”, ди ул. Ринат Нәбиуллин фикеренчә, кортларның үлүе, беренче чиратта, кешедән тора, климатка да бәйле булырга мөмкин. “Кортлар һәлак булу очраклары бездә дә булгалый. Басуларны химикатлар белән эшкәрткәндә регламент каралган, бу хуҗалыклар корт асраучы умартачыларны кисәтергә тиешләр, гәҗитләрдә, башка төрле масса-күләм мәгълүмат чараларында кайчан агулаячакларын, нинди агу кулланачакларын язып чыгарга тиешләр. Инвесторлар әйтеп бетермәскә мөмкин, умартачылар да ишетмичә калырга мөмкиннәр. Кортлар агуланып үлү очраклары булганда, бу хәл суд аша хәл ителә. Без умартачыларга белешмә бирәбез, килгән зыян исәпләнә”, – ди әңгәмәдәшем.

Бал кортларының табигатьтә файдасы әйтеп бетергесез. Күз алдыгызга гына китерегез, бу кечкенә генә бөҗәкләр кыргый үсемлекләрнең 94% ын һәм авыл хуҗалыгы культураларының дүрттән өч өлешен серкәләндерә! Кортларның бер гаиләсе тәүлегенә 2 миллион чәчәкне серкәләндерергә сәләтле. Бер бал корты бер көн эчендә 20 мең чәчкәгә куна. Ә биш йөз кортның җыйган балы нибары бер кашыкка сыя. Бер ай гына дәвам иткән гомерләрен дә алар тулысынча эшкэ, файдалы хезмәткә багышлый.

Бал кортлары үлә икән, үсемлекләрне серкәләндерүчеләр дә булмый дигән сүз, бу аларның бетүенә китерәчәк, чөнки үсемлекләрнең күбесе бал кортларыннан башка үрчи алмый, җимешләр дә китерми. Үсемлекләр булмый икән, алар белән тукланган хайваннар да үләчәк. Елдан ел уңыш кимеп, кешелек ачлыкка дучар булырга мөмкин, дип саный белгечләр. Бал кортлары кырылган очракта, балдан кала башка продуктларга да кытлык туачак. Кортлар юкка чыкса, бүген мөһим булган һәр өченче агрокультураны үстереп булмаячак, ди галимнәр. Беренче чиратта — карабодай һәм көнбагышны. Бу проблемалар туган очракта илдә экологик һәлакәт килеп чыгачак, дип ышандыра экспертлар.

Сарман районы Таза Чишмә авылында умарта асраучы Фәрит Октябрев сүзләренчә, соңгы елларда һава торышы елдан-ел начар килә, шул сәбәпле умарта кортлары да кими бара, хәтта шөпшәләр дә азрак күренә башлаган.

“Иң беренче чиратта мин моны климат үзгәрүгә бәйләр идем. Узган ел һава торышы начар килде дип уйлаган идем, былтыр быелга караганда әйбәтрәк булган икән әле. Агымдагы елда язын умарталарны чыгардык, апрель-май салкын булды, июньнең уртасына кадәр бушлат киеп йөрдек, аннан соң чәчәк ату чоры үткәч, корылык башланды, бу да кортлар файдасына булмады, чәчкәләр көеп бетте. Быел безнең урманнарда юкә дә чәчәк ата алмады бит, әллә нинди ят кортлар ашап бетерде үзләрен, мондый хәлнең булганы юк иде. Салкын вакытта ана корт йомырка сала алмый, умарта кортлары үрчеми, күчкә бүленү булмады, күп булса бер-ике көч җыябыз да, шуның белән бетте китте. Бер көнне кортлар салкында очып чыгып  киткән иде, адашып кире ояларына кайтып җитә алмадылар. Бу бөҗәкләрнең кимүенә китергән тагын бер сәбәп – комбайннар люцерна, донник культураларын суктырган вакытта аларның ургычына бик күп санда кортлар эләгеп һәлак була. Миңа бу турыда комбайнчылар үзләре сөйләде. Техниканың ургычы балга буялып, бал кортларына сыланып бетә икән. Авыл хезмәтчәннәре бу культураларны кортлар чәчәктән бал җыйган чакта түгел, кичләрен, алар ояларында булганда суктырсыннар иде. Кортлар кимүнең өченче сәбәбе – кәрәзле элемтә вышкалары. Аларның нурланыш зоналарына эләккән бал кортлары ориентацияләрен югалта һәм ояларына кире әйләнеп кайта алмый. Элекке заманнарда “медовый балланс” дигән әйбер бар иде. Умарталыктан 3 чакрым җирдә карабодай чәчәләр иде, хәзерге инвесторларга табыш, акча кына кирәк, кортлар турында уйламыйлар инде алар, бөтен җирдә чөгендер, арпа чәчәләр, донникны да бик аз гына утырталар. Элек басуга агу сиптерәсе алдынан агрономнар кичтән кереп кисәтеп чыгарлар иде. Әти, мәрхүм, умарталарның тишегенә сулы чүпрәк тыгып тора иде. Су, вентиляция булса, кызу көнне дә кортлар умарта эчендә үлми.Телевизордан да көне-төне артистларның нишләгәнен, кем кем белән йоклаганын, кеше кыйнаган футболчыларны сөйлиләр, бал кортлары темасын бик аз гына күтәрәләр. Бу проблеманы дәүләт масштабында хәл итәргә кирәк, югыйсә умарталарга салган зыян көннәрнең берендә кешенең үзенә әйләнеп кайтуы ихтимал. Әле бер көнне генә телевизордан Кытайда умарта кортлары үлеп беткән дип сөйләделәр, шуңа кытай халкы махсус саплы щеткалар белән чәчкәләрне үзләре серкәләндереп йөриләр. Бар ялган бал шушы илдән кайтарыла. Кытай балы басты дөньяны”, – дип сөйли умартачы.

100 баш умартасы булган икенче бер умартачы Илнар Гобәйдуллин да “Җайдак”сайты укучылары өчен фикерләрен җиткерде: “Бал кортларының кайчан үләчәген Аллаһы Тәгалә үзе генә белә инде, әмма шуны тәгаен әйтә алам, экология бозылган җирдә кортлар яши алмый. Күрәләтә торып басуларга агу сипсәләр, кортлар да үлә. Заманча агуларның күбесендә бал кортлары, балыклар өчен куркыныч дигән кисәтүләр языла. Басуларны хуҗалыклар кичен, кортлар ояларында булган чакта агуларга тиешләр, әгәр технологияне дөрес үтәсәләр, кортлар зыян күрмиячәк, ә инде берәр надан агроном аны боза икән, аның аркасында тирә-якның бөтен бал кортлары үлеп бетергә мөмкин. Теге сез әйткән 1 елга хөкем ителгән Австрия бакчачысы да агачтагы чәчәкләрен көндез агулагандыр. Аннан соң элекке заманнарда кортлар арасында чирләр дә юк иде бит, хәзер бал кортының үпкәсендә яшәүче төрле талпаннар бар, аларны көзен дару белән эшкәртмәсәң, кышын бер кортың да калмый. Бу авыру бер умартадан икенчесенә генә түгел, хәтта бер умарталыктан  икенчесенә дә күчә. Кәрәзле элемтә телефоны да зыянлы дип саныйм, менә сезнең белән телефоннан сөйләшкән арада да башым кайный. Бу кәрәзле телефоннан хәтта тараканнар да үлеп беткән бит, дип сөйлиләр. Тирә юнебездә меңләгән радиостанцияләр, куәтле вышкалар тора, алардан зыян бик зур, әлбәттә. Хәзер бит шәһәр эчендә бал кортларын тоту модасы китте. Корт балны яшәр өчен җыя бит, мегаполиста алар нектар эзләп кафелар янәшәсенә, чүплекләргә очып киләләр, калдык-постык җиләк-җимештән бал җыялар. Кеше шул шәһәр балын тәмле дип сөйли. Бу балны һич ашарга ярамый. Кортларның гаиләсе көчле булсын, үлмәсеннәр дисәң умарталыкны шәһәрдән читтә асрарга кирәк. Минем кортларым үлми, Аллаһка шөкер, очалар да очалар, үрчиләр, экология яхшы бит, янәшәдә вышкалар да юк. Безгә, Алабуга районы Морт авылына, җил Мамадыш ягыннан исә, анда бер зарарлоы җитештерү дә юк, бездә һава яхшы, шуңа сөенеп яшибез”, – дип шатланып сөйли Илнар Гобәйдуллин.

Әле күптән түгел генә Гарвард университеты белгечләре үсемлекләрне серкәләндерүгә сәләтле булган кечкенә роботларны уйлап тапканнар, дигән хәбәр килеп иреште. Авыл хуҗалыгы өлкәсен саклап калуның бер юлы итеп Рәсәй экспертлары шундый микродрон бал кортларын куллануны тәкъдим итә.

Ни генә булмасын, бал кортлары Җир йөзеннән юкка чыкмасын иде. Аллы-гөле чәчкәләргә робот кортлар очып кунып йөрүен күңел теләми бер дә. Кечкенә чакта әби-бабаларыбыз безне: “Умарта кортлары ул оҗмахтан чыккан бөҗәкләр. Алар ничәмә ничә гасырлар табигать белән бергә яшәгән. Умарта оясын туздырган кешеләр, аларны кыерсыткан, тормышларына кысылган кешеләр рәхәт күрмәс, андыйларны Аллаһы Тәгалә каргар”, – дип өйрәтәләр иде. Печән чапкан вакытларда да әби-бабайлар үсеп утырган чәчкәләргә чалгы белән кагылмаска, аларны бал кортларына калдырып китәргә кушалар иде.

Бу бөҗәкләр турында Коръән дә әйтелә. Раббыбыз бал кортларына әйтте: “Әй бал кортлары, тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җирләрдә үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз һәм  ихтирам итеп, мин әмер кылган  юлга керегез! Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар”.

Чыннан да, умарта кортларыннан гомер буе дәрес алырлык. Безгә, кешеләргә, алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле.

Мәрьям Заһиди

Юкәдән портфель үрүче Нургаян

Ел саен Алабугада уза торган Бөтенрәсәй Спас ярминкәсенә барам. Нинди генә осталарны очратмыйсың анда! Ул сатуга куелган товарларның чуты юк, акчаң гына җитсен. Балчыктан, күннән, киездән, йоннан, тукымадан, тимердән һәм башка материаллардан ясалган кул эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел.

Шулай сәүдә рәтләре арасында йөргәндә күзем чабаталарга төште. Чабата киеп йөргән заманнар күптән узды бит инде, дим. Бигрәк пөхтә, оста итеп үрелгән, күңел җылысын биреп эшләнгәне әллә каян күренеп тора. Сокланып карап торуымны күргәч, сатучы бабай да: «Алып җибәр әле, кызым, чабаталарымны,» – дип эндәште. Сүз артыннан сүз китте, үз куллары белән үргән бу юкә чабаталарны Нургаян Минһаҗев ярминкәгә 350 чакрым ераклыктагы Киров өлкәсеннән алып килгән икән. Ярминкәдә останың 9 нчы тапкыр катнашуы инде. Ел саен сатарга дистәләгән кием чабата алып килә, 3 көндә шуларны сатып бетереп кайтып китә. Бер пары 800 сумлык бу чабаталарны күбрәк сәхнәдә чыгыш ясарга сәнгать коллективлары ала, сувенир итеп алучылар да очрый.

Бөек Ватан сугышы башланганда Нургаян Минһаҗевка нибары 6 яшь була. Шаккатмалы, чабатаны да ул 6-7 яшеннән үрә башлый. “Сугыш вакытында аякка кияргә кием булмады, ачлык, хәерчелек заманнары. Менә шул «нужа бабай” авыл малай-шалайлары белән бергәләшеп мине дә чабата үрергә өйрәтте”, дип ачынып искә ала бабай. «Мунчада сукыр лампа яндырып үреп утыра идем шуларны. Без, малайлар, чабатаны 7 юкәле итеп ясый идек. Ә менә кызлар, егетләргә матур булып күренер өчен, 9 юкәле итеп үрде. Кызлар ясаган бу вак юкәле чабата бик матур килеп чыга иде. Алар шул чабаталарын ак оекбашлар өстеннән киеп безнең янда «форсить» итәләр иде,” – дип көлеп сөйли чабатачы.

Бу чабаталарны кышын да, җәен дә, аяклар кырылып, кабарып беткәнче кигәннәр. Аякларга суы да, салкыны да үткән. Чабата бигрәк тә язын-көзен тиз тузган. Ташларга җәл булгач, үкчәсенә ямау салып та кигәннәр. Нургаян бабай яшәгән авылдан 5 чакрым ераклыкта район үзәгендә һәр якшәмбе базар булган. 50 шәр кием чабатаны аллы-артлы җилкәгә асып кечкенә Нургаян шунда чабата сатарга йөргән. Бер парын 3 тәңкәгә биргән. Хәзерге базарларда рәте-рәте белән чүпрәк-чапрак сатылса, ул вакыт гел чабата рәтләре булган. «Бу аяк киеме безне ачлыктан коткарды», – ди Нургаян Минһаҗев.

Чабатаның гомере бик кыска. Бигрәк тә кызу урак өстендә аны еш алыштырырга туры килгән, чабата иң күбе 2-3 көнгә чыдаган. Ат белән сукалаганда камыл да чабатаны нык «ашаган». «Итекләр бай кешеләрдә генә бар иде, ул заманнарда авылыбызның бөтен кешесе ярлы. Ашарга ризык, өскә кияргә юньле кием юк, өстәвенә салым түләргә кирәк. Бер елга хуҗалыктан 40 кило ит, 8 кило май, 200 данә күкәй җыялар иде. Түләмәсәң, йорттагы мал-мөлкәтне тартып алалар. Салым түләмәгән күршеләребезнең самавырларын алып чыгып киткәннәрен бүген дә хәтерлим, ул авылда иң кадерле нәрсә иде бит» – дип сөйли бабай. Авылның муллаларын, хәллерәк кешеләрен Финляндиягә озатканнарын да бик яхшы хәтерли 83 яшьлек Нургаян абый. Бабайның белмәгәне юк — атаклы Шәкүр каракның да атларны урлаганда аларның аякларына чабата кигезгәнен дә белә, болай иткәндә атның эзе күренмәгән.

Сугыштан соң күпме еллар узса да, Нургаян абый һөнәрен ташларга уйламый. Әле дә чабаталар үрә. Бер юкә агачыннан бер кием чабата чыга, барлыгы 3 метр озынлыкта юкә курысы китә. Чабатадан кала, бабай ярминкәгә юкә агачыннан үреп ясалган баш киемнәре, җиләк -җимеш, яшелчә савытлары да алып килгән. Мондый табигый материалдан ясалган савытта ризык бозылмый, озак саклана. Алтын куллы оста мунча ләүкәсендә ятып чабыныр өчен юкәдән җәймәләр дә үрә. Учка сыярлык сувенир чабаталарга кадәр ясап сата бабаң. Товарлары арасында иң кәттәсе — юкәдән үрелгән портфельләр. Мәскәү байлары, эшлекле кешеләр шушы букчага мөкиббән китә икән. Бабайга заказлар килеп кенә тора. Нургаян Минһаҗев инде 40 лап шундый портфель үреп башкалага озаткан. Мәскәүлеләр шушы юкәдән үреп ясалган портфель эченә коньяк салып таныш-белешләренә бүләк итә икән, дип уртаклашты бабай.

Нургаян абзый белән сирәк кенә телефоннан сөйләшеп торабыз. Бу арада эше тыгыз әле — урманда чабатага юкә әзерләү белән мәшгүль . Моның өчен иң шәп вакыт – 15 нче августтан соң. Юкә кабыгын бу чорда җыйсаң, ул йомшак, сыгылмалы була.

Нургаян Минһаҗевны бүген бер генә нәрсә борчый – чабата үрергә өйрәнергә теләүчеләр бөтенләй юк. 1-2 көн өйрәнеп карыйлар да аннан качалар, ди ул. “Җайдак” сайтын укучылар арасында бәлки бу һөнәргә өйрәнергә теләүчеләр бардыр? Теләгегез булса, Нургаян абый һичшиксез сезне дә чабата үрергә өйрәтер!

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен