Җирлисе урынга кыргый хайваннарга ашаталар

Сәяхәтчеләр бу якларга килеп чыгарга киңәш итми, монда гомер итүче кабилә халкы ак тәнле кешене тотып ашауны изге йола итеп саный. Сүзем Папуа-Яңа Гвинеяның ерып чыга алмаслык тропик урманнарында яшәүче “таш гасыр” кешеләре турында. Бу кыргый кабиләне каравайлар дип атыйлар. Папуас аборигеннарын цивилизациядән ике көчле елга һәм биек таулар аерып тора.

Бу кабилә кешеләре белән күрешкән сәяхәтчеләрне каравайларның агач очларында 50 метр биеклектә төзелгән йортлары таң калдыра. Банан агачыннан ясалган мондый  өйләрне бу кыргый халык элек-электән төзегән. Кабиләдәге  һәр ир-атның берничә хатыны бар, гаилә башлыгы тормыш иптәшләре һәм балалары белән бер йортта яши. Өйләренә лиана агачларыннан ясалган баскылардан менеп йөриләр. Төнгә бу баскычлар җыеп алына. Йортларның шулай бик югарыда булуы бу халыкны кыргый хайваннардан, күрше кабиләдән саклый.

Әйтергә кирәк, аборигеннарның өендә бернинди көнкүреш кирәк-яраклары юк, бәдрәф урынына идәндәге ярык хезмәт итә. Йортта берәрсе үлсә, каравайлар башка торакка күчә, ә мәрхүмнең гәүдәсен пальма яфрагына төреп кыргый хайваннарга ашаталар. Бакыйлыкка күчкән адәм кабиләдәге берәр кешегә бик кадерле булса, истәлеккә дип ир-атның гадәттә колак итен, хатын-кызның бармагын кисеп алалар.

Биредә яшәүче һәр ир-атның үз кабан дуңгызы да булырга тиеш икән әле, ул сакчы да, йөк ташучы да, хәтта тере уенчык та. Еш кына ул дуңгызларга балалар утырып уйнап йөри. Кулга ияләштерелгән кабан дуңгызы балаларын кабилә хатыннары үз күкрәк сөтләре белән имезеп үстерә. Әгәр бу йорт хайванын берәрсе урлый икән, ул кичекмәстән үлемгә хөкем ителә, чөнки кабан дуңгызы кабиләдә акча урынына да йөри. Мисалга, кабан дуңгызына  алар күрше кабиләдән үзләренә хатын сатып алырга мөмкиннәр.

Өч меңләп булган бу кыргый халыкның төп ризыгы – саго агачы. Алар аның җимешләрен һәм яфракларын гына ашап калмыйча, агачы белән дә туклана. Агачларны таш балта белән юналар, аның кайрысын ваклаганнан соң шуннан он ясала. Бу оннан каравайлар көлчә, камыр ризыклары пешерә. Алар шулай ук җәнлек ауларга, балык тотарга йөриләр, төрле бөҗәкләр белән тукланалар. Каравайларның иң яраткан ризыгы – коңгыз кортлары. Алар бу деликатесны тереләй килеш көлчәгә төреп яки учакта кыздырып ашыйлар.

Каравайлар кабиләләре белән тәмәке тарта, бу гадәткә хатын-кызлары, хәтта балалар да өйрәнгән. Аборигеннар тәмәкене 5-6 яшьләреннән үк тарта белә. Эшләре булмаса, бу кыргый халык көннәр буе көйрәтеп утырырга мөмкин.

Куе урманда яшәүче бу кешеләр гомерләре буе анадан тума килеш йөри. Ялангач гәүдәләрен җәнлекләрнең сөякләре һәм аларның тешләреннән ясалган муенсалар, кош каурыйлары, борыннарын ярканат сөякләре белән бизәргә яраталар. Бәйрәм көннәрендә хатын-кызлар итәк урынына пальма яфракларын “кия”, ә менә ир-атлар җенес әгъзасына махсус агач футляр кидерә.

Бу халыкның гомере бик кыска, күп дигәндә алар 30 ел яши. Башка халыкларныкы кебек үк, биредә дә ир-атларның гомере, хатын-кызныкына караганда, кыскарак. Әлеге аборигеннар белән бәйле гаҗәеп бер факт – алар мәеттән мумия ясый белә. Моңа сугышта батырлык күрсәткән яки кабиләнең хөрмәтле кешеләре генә лаек була ала.

Мәрьям Заһиди

“Айгыр җиккәндә маникюрым купты…”

Бүген хатын-кызның машина йөртүе беркемне дә шаккаттырмый. Алай гына да түгел, автобуста “җилдергән”, кранчы булып эшләүче гүзәл затлар күбәеп китте. Шундый күп төрле хезмәтне башкара алган чибәрләр авыр эштә бил бөгүче ир-атлар белән тигезләште кебек. Гүзәл затларыбыз барысын да булдыра! Әмма бу әле хатын-кызларга теләсә нинди эштә эшләү рөхсәт ителә, дигән сүз түгел. Аерым бер һөнәрләр аларга табиб кына түгел, ә Россияның хезмәт турындагы законнары тарафыннан да тыелган. Әлеге тыюлар 2000 нче елның 25 нче февралендә чыккан 162 нче номерлы Россия Федерациясе хөкүмәте карарында беркетелгән. Россиядә хатын-кызларга авыр һәм зыянлы (мәсәлән, кургаш кебек матдәләр белән эшләү), куркыныч (мәсәлән, зур биеклектәге) җитештерүдә хезмәт кую тыелган. Шулай ук авыр әйберләр ташу да хатын-кыз эше түгел.

Закон хатын-кызларны нинди эшкә алуны тыя икән соң? Барысын да аерым карап үтик.

Транспорт

Хатын-кызларга, чыннан да, автобус йөртүче булып эшләргә ярый. Шулай ук аерым бер транспорт төрләрен йөртү дә тыелмаган. Автобус йөрткәндә пассажирлар саны 14тән артмавы шарт. Шулай ук машинаның йөк күтәрүчәнлеге 2,5 тоннадан күбрәк булмаска тиеш. Тик бу кагыйдәләр шәһәр эчендәге һәм янындагы маршрутларда, авыл җирлегендә искәрмә булып тора.

Көпчәкле транспортта аңлашылды кебек, ә менә су, һава транспортында ничек икән? Диңгез һәм елга транспортында хатын-кызлар матрос, көймә хуҗалыгы җитәкчесе (боцман), кран машинисты, йөк ташучы булып эшли алмый. Гражданнар авиациясенә килгәндә, гүзәл затларга авиация механиклары яки йөкчесе, ягулык салу станциясендәге оператор булып эшләү рөхсәт ителми.

Металл эшкәртү һәм металлургия

Хатын-кызларга металл кою предприятиеләрендә эшләү тыелган. Төгәлләштереп әйтсәк, моңа металл эретүче, кайнатучы, коючы, ягулык салучы, килеп чыккан әйберне әзерләү формасыннан чыгаручы һөнәрләре керә. Гүзәл затларыбызга ябык урында һәм биеклектә газ яки электр белән  эретеп ябыштыручы булу да тыелган. Шулай ук аларга аерым бер кул эшләрендә катнашу да рөхсәт ителми. Мәсәлән, пресслау (акча сугучы эше моңа мисал), югары тибрәлешле слесарь һәм җыю эшләренә, агулау һәм эмальләү цехларында ватылган җайланмаларны төзәткәндә хатын-кызларны җәлеп итү тыела. Кургаш белән бәйле күпчелек эш тә безгә тыелган.

Төзү, төзәтү һәм яңарту эшләре

Алда әйтеп үтелгәнчә, хатын-кызларга авыр эшне эшләргә ярамый. Шуңа да күп кенә кул белән башкарыла торган эшләрдән алар канун нигезендә азат ителгән. Төзү эшендә мондый хезмәтләр рәтенә агач төпләрен казып чыгару, биналарны һәм корылмаларны сүтү, төрле конструкцияләрдә тишемнәр ясау керә. Хатын-кызлар автогрейдер, бетононасос, битум эретү җайланмалары, бульдозер, асфальт туглагыч һәм җәйгеч, экскаватор кебек машиналарның йөртүчесе, шулай ук югары биеклектә антена куючы һәм монтажлаучы булып эшли алмыйлар. Гүзәл затларыбызга канализация челтәрләрендә төзәтү эшләре белән шөгыльләнүче балта остасы һәм слесарь-сантехник һөнәрләрен үзләштерү дә кануни тыелган.

Авыл хуҗалыгы

Әлеге өлкәдә 35 яшькәчә хатын-кызларга агулы химикатлар һәм башка шундый зыянлы матдәләр кулланыла торган урыннарда эшләү тыела. Шулай ук йорт хайваннарының үләксәләрен һәм агулы химикатларны төяү яки бушату, терлек сую, тире салдыру һәм аның түшкәсен эшкәртү белән дә ир-атлар гына шөгыльләнә ала. Хәер, татарларда мал чалуны гомер-гомергә көчле затларыбыз башкарган, хатын-кызлар итне урнаштыру һәм табынга әзерләү белән мәшгуль булганнар. Алда әйтелгән канун буенча, хатын-кызлар тракторчы һәм йөк машинасы йөртүчесе булып та эшли алмыйлар. Урман хуҗалыгында гүзәл затларга агач аударучы, урман кисүче, салчы, салларны күчереп куючы һәм ясаучы булу да рөхсәт ителми. Тау эшләрендә дә хатын-кызларга юл ябык. Әмма канунда искәрмә дә бар: әгәр эш тәкъдим итүче саклык чараларын күрсә һәм берничә тикшерүне имин генә уза алса, ул алда санап үтелгән эшләргә хатын-кызны алырга мөмкин.

Алсу Сәлах

Оялтса да, кызартса да, гөнаһ түгел

“Ике кеше беркайчан да гыйлем алмас”, — дигән борынгылар, беренчесе — тәкәббер кеше, ул үзен җитәрлек дәрәҗәдә белемле дип йөри. Икенчесе — артык оялчан кеше, оялуы сәбәпле сораулар бирми, эзләнми. Белү оят түгел, белмәү оят. Без бүген оялта  да, кызарта да торган темага сөйләшергә булдык.

Хатыныңны яратуың да — сәдака

Аллаһының никахлы ир белән хатынга биргән зур нигъмәте — җенси мөнәсәбәт. Бүген, ирекле хисләр, ирекле мөнәсәбәтләр макталган заманда, җенси мөнәсәбәт ешрак азгынлыкка, хәтта шакшылыкка кайтып кала. Кем белән теләсәң — шуның белән йокла, туйсаң — башкасын эзлә… Телевизор һәм интернет та шушы сәясәтне алга сөрә. Шәригать буенча ир һәм хатын арасындагы якынлык ике арада гына кала торган серле дөнья булырга тиеш. Ул дөньяны башкаларга ачарга ярамый. Аллаһы Тәгалә кешеләрне ир һәм хатыннарга бүлде, бер-берсенә карата шәһвәт хисләре салды. Динебез әлеге хисләрне җимерми, аларга каршы көрәшми, ирләрне хатыннардан, хатыннарны ирләрдән ваз кичәргә, мәгарәләргә бикләнеп, дога гына кылып ятарга өндәми. Киресенчә, үз тиңеңне эзләргә, гаилә корырга, табигый дәртеңне хәләл юл белән канәгатьләндерергә куша. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) вакытында бер егет гыйбадәткә бирелү нияте белән: “Мин беркайчан да өйләнмим”, — дигәч, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) аңа: “Мин өйләнәм һәм бу — минем юлым. Кем минем юлымнан баш тарта, ул миннән түгел”, — дигән.

Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле тәртипләре, үз кагыйдәләре, хәтта кайбер чикләүләре бар. Изге ният, тиешле әдәп, махсус догасы белән кылынган якынлык — гади шәһвәт сүндерүдән изге гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.

Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм):  “Сезнең җенси мөнәсәбәтегез дә — сәдака”, — диде. Кешеләр: “Шәһвәтебезне канәгатьләндереп тә әҗер-­савап алабызмени?” — дип сорадылар. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): “Әгәр берегез җенес әгъзасын хәрәм юлда кулланса, моның өчен гөнаһ булырмы? Нәкъ шулай, хәләл юлда кулланып, әҗер-савап алыр”, — диде (Мөслим риваяте).

Җенси якынлык — гаилә коруда төп максатларның берсе. Ул кешенең сәламәтлеген саклый, шәһвәт утларын сүндерә, мәхәббәтне арттыра, ләззәт һәм рәхәтлек бирә, балалар тууга, нәселне арттыруга сәбәп була. Әгәр кешедә җенси шәһвәт булмаса, күбесе гаилә дә кормас иде.

Якынлык кылу әдәпләре:

  1. Изге ният. Югарыда искә алынган хәдистән аңлашылганча, ир белән хатынның бер-берсен яратулары, җенси мөнәсәбәтләре изге эш санала, бер-береңнең хакын саклау булып тора, шуңа күрә икесенең дә ниятләре изге булса, фәрештәләр аларга савап яза.
  2. Җенси мөнәсәбәт үзара хөрмәт итүгә нигезләнергә тиеш. Ир кешегә тизрәк үз шәһвәтен сүндереп, аннан артын куеп яту дөрес түгел. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): “Берегез хатыны белән якынлык кылса, аңа изгелек кылсын: үз ихтыяҗын үтәп, аныкы үтәлмәсә, ашыкмасын, аныкын да үтәсен”, — диде. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) якынлык кылганда бер-береңне назлау, уйнау, үбешү кебек шәһвәтне арттыра торган нәрсәләргә чакырды.

Моның өчен җенси мөнәсәбәт вакытында ир һәм хатынның матур киеме, тән чисталыгы, авыз эченең пакь булуы, бер-береңнән хуш исләр килеп торуы мөһим. Бу әдәп хатын-кызларга гына түгел, ирләргә дә кагыла. Хатыны ире кайтуга киенеп-ясанып, хуш исләр белән фәрештәдәй балкып каршы алса, ә иреннән солярка яки ферма исе, авызыннан тәмәке исе аңкып торса, бу гаделсезлек була. Пәйгамбәр вакытында ирләр дә хатыннары янына керү алдыннан матур киемнәрен кигәннәр, исле майларын сөрткәннәр. Габдуллаһ ибн Габбәс: “Хатынымның минем өчен зиннәтләнүен ничек яратсам, үзем дә аның өчен бизәнергә яратам. Чөнки Аллаһ: “Хатыннарның бурычлары булган кебек, хаклары да бар”, — диде”, — дип әйтте (“Бәкара”, 228).

  1. Җенси мөнәсәбәт алдыннан “бисмилләне” әйтү һәм махсус дога уку киңәш ителә. Хатын балага узса, ул бисмилләле, догалы бала була. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда “Бисмилләһи, Әллааһүмма җәннибнә-шәйтаанә вә җәниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә”, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас”, — диде (Бохари риваяте). Доганың тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла”. Әлбәттә, иман иясе өчен бу доганы яттан белү һәм куллану хәерле.
  2. Якынлык кылу ир белән хатынның госелен боза һәм аларга госел алу (бөтен тәнен юу) шарт. Андый кеше “җөнеб” дип атала. Җөнеб хәлдә намаз уку, Коръән китабын кулга алу, аятьләр уку, тәваф кылу, мәчеткә керү тыела.

Госел алырга тиешле кешегә госелен намазга кадәр кичектереп йокларга ятарга ярый. Ләкин аңа йоклар алдыннан тәһарәт алу киңәш ителә. Гомәр ибн Хаттаб Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вәссәләмнән: “Җөнеб хәлдә йокларга ятарга ярыймы?” — дип соргач, ул: “Әйе, әгәр теләсә тәһарәт алсын”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).

  1. Хатын-кызның айлык күрем вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрәм. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, — дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә килегез. Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнүчеләрне сөя”, — диде (“Бәкара”, 222).
  2. Әгәр ир белән хатын бала тууын теләмәсәләр (сәбәпләре төрле булырга мөмкин), ир кешегә җенси мөнәсәбәтне өзәргә яки сакланырга ярый. Ләкин, сакланган очракта хатынның да ризалыгы кирәк, чөнки аның да бала табарга хакы бар. Җәбир ибн Габдуллаһ: “Без Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) вакытында җенси мөнәсәбәтне өзә идек. Бу хәбәр Пәйгамбәребезгә (салаллаһу галәйһи вәссәләм) барып иреште һәм ул безне бу нәрсәдән тыймады”, — диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).
  3. Иргә дә, хатынга да гаилә эчендәге, бигрәк тә җенси мөнәсәбәт белән бәйле серләрен башкаларга сөйләү катгый рәвештә тыела. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): “Хатыны белән ялгызы булып, соңыннан аның серләрен башкаларга сөйләүче ир — Аллаһ каршында иң яман ирләрнең берсе булыр”, — дигән (Мөслим риваяте).
  4. Хатын авырлы булганда аның белән җенси мөнәсәбәт тыелмый. Әмма бу хатынга һәм балага зарар китерергә тиеш түгел. Монда тәҗрибәле табибның киңәше кирәк. Кайбер хатыннар авырлы вакытта ирләрен бөтенләй якын китермиләр, әмма сәламәт ир 8-9 ай буе ничек түзеп йөрергә тиеш?

Ир белән хатынның бер-берсен җенси яктан канәгатьләндерергә тырышулары бер-берсенә булган бүләге генә түгел, бәлки изге бурычлары булып тора. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): “Әгәр ир хатынын ятакка чакырып, хатыны килмәсә һәм ире аңа ачулы булып йокласа,  фәрештәләр иртәнгә кадәр ул хатынны каргап торырлар”, — дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Хатынның иренең чакыруыннан баш тартырга хакы юк, әгәр гозере булмаса (күрем вакыты, авыру). Ләкин кәефе юклыгы, бераз арып китүе иреннән баш тартуга сәбәп булмый. Ир дә гаилә хуҗасы буларак, гаиләсенә ризык, акча эзләргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ул: “Минем кәефем юк”, — дип кенә гаиләсен ашатудан, тәрбия кылудан баш тарта алмый.

Җенси бурычны үтәү ир өстендә дә изге бурыч булып тора

Ләкин ирдә дә, хатында да ниндидер сәбәп белән юкка чыккан дәртне “Хәдистә кушылган бит”, — дип кенә булдырырга тырышу дөрес түгел. Җенси дәрт үзара мәхәббәткә һәм дуслыкка нигезләнергә тиеш. Моның өчен бер-береңә карата яхшы мөгамәлә кылып, ярдәмләшеп яшәү кирәк.

Ник алдыйсың син мине?

Кешеләр арасындагы  мөнәсәбәт, кызганычка каршы, алдаудан башка була алмый. Кайвакыт хатын-кызлар, кәефләре төшмәсен дип,  бер-берсенең  килешмәгән күлмәкләрен мактап куялар.  Ир-атлар эштәге  кыенлыклары белән хатын-кызларны борчымас өчен “Барысы да тәртиптә” дияргә мәҗбүр. Ягъни без еш кына бер-беребезгә авырлык килмәсен өчен ялганлыйбыз. Ләкин алдауның төп сәбәбе, билгеле инде, шәхси мәнфәгатьләрне кайгыртуга кайтып кала. Шуңа да еш кына кешеләрнең бер-берсенең фикерләрен, уйларын беләсе килә.

Әңгәмәдәшегезнең чын мөнәсәбәтен беләсегез килсә, сезне шатландыра алабыз — алдауны танып була. Моның өчен бары тик игътибарлылык гына булырга  кирәк. Алдан ук кисәтәбез —  киңәшләрне күбесенчә сезнең күптәнге  танышларыгызга карата гына кулланып булыр. Чөнки кешенең чын уйларын белү өчен аның ихлас мизгелләрен тоеп калу кирәк.

Ялганны “тотып алу”ның иң дөрес юлы — мимикага игътибар итү. Кеше сүзләрен, хәтта кул хәрәкәтләрен контрольдә тотарга мөмкин, әмма ирененең тартылып куюын, күзенең кысылуын булдырмас өчен ялганлауда бик зур тәҗрибә кирәк.

Әңгәмәдәшегезнең йөзенә игътибар итегез. Аның хис-кичерешләре сүзләренә туры киләме? Мисал өчен, ул “Синең уңышларың мине сөендерә” ди, шул ук вакытта куллары белән үз-үзен кочаклап тора, аркасы бөкрәйгән икән, монда инде озак уйлап торасы юк: сезнең өчен шат түгелләр.

Ә иптәшегезнең  үзенең сүз-фикерләренә реакциясе ничек? Әгәр ул башта сүзен әйтеп, берничә секундтан соң гына шуңа  тәңгәл  эмоцияне “күрсәтсә”, димәк ул алдый. Кеше хисләренә мондый акрынлык хас түгел. Әлбәттә, әгәр дә ул моны ихластан эшләсә. Ә әгәр дә уйлап торса, бер эмоциядән икенчесенә күчү өчен бераз вакыт кирәк була. Алдакчы башта нәрсә әйтәсен, аннан нинди эмоция “ясарга” кирәклеген уйлый, шул сәбәпле вакыт бераз сузыла да инде.

Галимнәр безнең баш миенең сул як ярымшары интеллект һәм сөйләм өчен, ә уң ягы эмоцияләр өчен җавап биргәнен инде күптән ачыклаганнар. Әлеге ике ярымшар  тәнебезнең капма-каршы яклары өчен җавап бирә. Ягъни, баш миенең уң  ярымшары тәнебезнең сул ягын, ә сул ярымшары гәүдәнең уң ягын контрольдә тота. Димәк, тәнебезнең уң ягын контрольдә тоту яхшырак. Ә сул якны  контрольдә тоту кыенрак. Шуңа күрә әңгәмә барышында сөйләүченең сул аягына, кулына, йөзенә игътибар белән карагыз. Әгәр дә кеше дулкынланса (ә ялганлаганда кеше бик нык борчыла), аның аягы тик тормый, кулы ишарәләре дә күбәеп китә. Нәкъ менә алдагы сәбәп аркасында битнең ассиметриясе югала да инде. Сул як бит күпкә “ихласрак”, ул кешенең алдавын яшереп бетерә алмый.

Кара-каршы утырып сөйләшкәндә ялганны тою җиңелрәк. Ул хәтта каршыдагы кешенең  сөйләм кызулыгыннан, пауза тотуларыннан да сизелә. Мәсәлән, әгәр кеше алдаса, аның сөйләгәннәренең тизрәк очына чыгасы килә, шуңа күрә ул ашыгып сөйли. Ә менә паузалары, киресенчә, ешая.  Ягъни ашыгып-кабаланып сөйләгәннән соң, ялганлый торган кеше бераз туктап ала: “Тукта әле, ә син миңа һаман да ышанасыңмы?” дип ул үзенең тыңлаучысын тикшереп тора.

Бу киңәшләр кеше белән турыдан-туры аралашканда кулланыла ала. Хәзерге заманда исә безнең аралашу күбесенчә телефон, интернет аша башкарылганга, без виртуаль ялганны тану ысулларын да карап үтәргә булдык.

Алдан ук әйтеп куябыз, иң авыры – хатлардагы алдауны тану. Чөнки телефоннан аралашканда сез әңгәмәдәшегезнең тавышын ишетәсез, аның хисләрен, пауза, ашыгуларын сизәсез.  Ә смс язганда кеше текстны гына уйлый, аңа нинди дә булса эмоция “ясарга”, тавышын контрольдә тотарга кирәкми. Алдакчының эше җиңеләя.

Смс язучының сүзләренә игътибар итегез: әгәр дә ул “бер абзый”, “дустым”, “теге хатын” кебек сүзләрне куллана икән, димәк ул конкретикадан кача. Артык төгәлләштереп тормау вакыйганы әһәмиятсез итеп күрсәтә, ә ул хәлләр чыннан да әһәмиятле түгелме икән?

Шул ук вакытта җыен юк-бар әйбергә әңгәмәдәшегез махсус озаграк тукталырга мөмкин. Ул сезгә һава торышын әллә нинди сурәтләр белән тасвирлап бирә, ә үзенең билгеле бер вакытта кайда булуын, нишләп йөрүен әйтмичә дә калдыра  ала.

Алдаган вакытта кешеләр бик нык борчылалар. Шуңа күрә сез әз генә булса да ышанмавыгызны күрсәтсәгез, әңгәмә агрессив сүзләр белән баеп китәргә мөмкин. “Син миңа ышанмыйсыңмы?”, “Ә үзең соң нәрсә?” кебек сүзләр артып китсә, сак булыгыз, кемдер сезне алдарга җыена.

Хертфордшир университеты галимнәре ир-атларның хатын-кызларга караганда күбрәк алдавын ачыклаган. Гүзәл затлар көненә ике тапкыр алдаса, аларның яклаучы-саклаучылары өчне алдый икән. Күрәсең, без берничек тә бер-беребезгә ялганламыйча яши алмыйбыз. Шуңа күрә кешенең алдавын белү сезнең өчен бик мөһим булса, әлеге киңәшләрне күз уңында тотып, әңгәмәдәшегезне тикшерә аласыз, билгеле. Ләкин алдан ук  хәл итегез: чыннан да сезне алдаганнарын беләсегез киләме?

Алсу Сәлах

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен