Рәсәйнең бай пенсионерлары

Безнең илдә уртача пенсия 13 323 сум тәшкил итә. Әмма кайбер пенсионерлар күпкә әйбәтрәк яши. Кемнәр соң алар?

Мәскәүлеләр

Пенсия төбәктәге яшәү минимумы күләменнән кимрәк була алмый. Ил буенча ул 8703 сум булса, Мәскәүдә – 2,5 меңгә күбрәк. Башкала хөкүмәте үзенең иң аз пенсия күләмен билгеләгән – 17 500 сум. Әгәр шуннан кимрәк акча алса, Мәскәү пенсионерларына шәһәр казнасыннан өстәп түлиләр. Аена якынча 5,5 мең сум чыга. Өстәмә акча килсен өчен Рәсәй башкаласында кимендә ун ел булса яшәргә кирәк.

Мәскәү хакимияте мондый арттырып түләүләрне пенсия реформасыннан соң да саклап калырга тели. Хатын-кызларның пенсия яшен 63кә, ә ир-атларныкын 65кә күтәргәннән соң да, мәскәүле хатын-кызлар шәһәр казнасыннан түләнә торган акчаны 55, ир-атлары 60 яшьтән алачаклар. Бу арттырып түләүдән тыш, мәскәүлеләрнең башка өстенлекләре дә сакланып калачак. Мисал өчен, җәмәгать транспортына компенсация, электричкаларда бушлай йөрү һәм башкалар.

Түрәләр

Федераль түрәләрнең уртача пенсиясе 18 709 сум. Аны 74 мең кеше ала. Шул ук вакытта дәүләт эшендә эшләүчеләрнең яшен инде 2017 нче елдан ук арттыра башладылар: хатын-кызларның 63 яшькә, ир-атларның 65 яшькә җиткергәнче ярты еллап пенсия яше арта бара.

Себердә яшәүчеләр

Себер төбәкләрендә пенсионерлар өчен иң югары яшәү минимумы түләнә, ә Чукоткада – ил буенча иң зурысы. Анда минималь пенсия – 19 мең. Моннан кала, себердәгеләргә ай саен якынча 5 мең түләнеп тора. Себер төбәкләрендә 15 ел эшләгән кешеләргә өстәмә 2,5 мең бирелә.

Кайбер урыннарда районнан коэффициентлар өстәлергә мөмкин. Чукоткада, мисал өчен ул 2 гә тиң. Димәк, анда яшәүче пенсионерлар өчен максималь түләү – 15 мең: (5 мең калыплашкан түләү+2,5 мең стаж өчен= 7,5 мең) шуны коэффициент 2гә тапкырлагач айлык пенсия килеп чыга.  Моңа өстәп, Себердә15 ел стажы булганнар, пенсиягә 5 елга иртәрәк чыга ала.

Көч хезмәткәрләре

Эчке эшләр министрлыгы,  Росгвардия, Җәза үтәтү буенча федераль хезмәттәгеләрнең пенсиясе хезмәт итү вакытына  карап билгеләнә. 20 елдан соң хәрбиләргә хезмәт хакының яртысы пенсия буларак өстәмә түләнә. Ул ел саен арта бара, ләкин хезмәт хакының 85 процентыннан күбрәк була алмый. 2018 нче елда уртача “хәрби” пенсия 26 мең. Аны якынча 2 миллионлап рәсәйле ала. Аларга пенсия яше артуы янамый.

Дәүләт думасы депутатлары

Депутатларга һәм сенаторларга пенсиягә ай саен өстәмә түләү каралган. Парламент стажы 5-10 ел булганнарга премиянең 55 проценты, 10 елдан артса — 75 проценты түләнә.

2018 елда Дәүләт думасы депутатының уртача премиясе 85 мең икәнен исәпкә алсак, ун елдан артык депутат “стажы”лы түрәнең пенсиясе якынча 77 мең сум чыга.

Очучылар

Әлеге тармактагы хатын-кызларның хезмәт итү вакыты — 20, ир-атларның 25 ел дип кабул ителгән. Алар пенсиягә иртәрәк кенә чыгып калмыйлар, акчаны да күбрәк алалар. 2018 елда аларның минималь пенсиясе 50 мең булды. Әмма алар хезмәт итү елларының өчтән икесен һавада сынауларда үткәрергә тиеш. Пенсиядә эшләгән өчен аларга өстәмә түләү каралаган. Сынаучы-очучыларның уртача пенсиясе 2018 елда — 92 мең. Рәсәйдә андый пенсионерлар саны меңгә җитә.

Космонавтлар

Космонавтлар да пенсиягә иртәрәк чыга – хатын-кызларның хезмәт итү вакыты — 20, ә ир-атларның – 25 ел. Аларның пенсиясе  хезмәт хакларының 55 процентын тәшкил итә. Пенсиягә чыккач эшләсәләр, ел саен пенсиягә өстәп, хезмәт хакының 3 проценты түләнә. Әмма ул 85 проценттан артмый. Инвалид-космонавтлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк космонавтлар өстәмә 10 мең алалар. 2018 елда космонавтларның уртача пенсиясе 463 407 сум тәшкил итте.

“Инвалидлар”

Әлбәттә, бу очракта сүз инвалидлыкны сатып алган инвалидлар турында бара, шуңа да без ул сүзне куштырнаклар эченә алдык. Авыру аркасында инвалид булганнарга Рәсәйдә яшәү бер дә җиңел түгел.Даруларның күпме торуын чын инвалид булганнар бик яхшы белә. “Мөмкинлекләре чикле” булган рәсәйленең уртача пенсиясе 13 306 сум. Пенсия яшенә җиткәч, аларның сайлау мөмкинлеге бар: я инвалидлык буенча пенсия алу, я – картлык иминиятлегеннән акча. Аның уртача күләме аена 2763 сум. Шулай итеп, инвалид-пенсионерның уртача айлык кереме якынча 16 меңгә чыга. Бүгенге көндә кайбер кешеләр инвалидлыкны сатып алудан да читенсенми. Ә икенче берләре аны ясап бирүдән тартынып тормый. Шуңа күрә 200 меңләп торган ясалма инвалидлыкны сатучылары да, алучылары да юк түгел. Эш, билгеле, акчада гына түгел, аерым бер җирләрдә инвалидларны чиратсыз үткәрәләр, алар өчен бушлай машина тукталышлары каралган. Кешеләр шуңа кызыгып, алдау юлына баса.

Пенсия яше арттырылды, шуңа киләчәгегезне алдан ук кайгыртып, алда санап үтелгән һөнәрләрне үзләштерә башлый аласыз. 63- 65 яшькә хәтле әллә кемнәргә укып, эшләп өлгереп була бит… Бу сүзләрне шаяру дип кенә кабул итегез, хәлебезнең әйбәт түгеллеген барыбыз да аңлыйбыз.

Алсу Сәлах

Юкәдән портфель үрүче Нургаян

Ел саен Алабугада уза торган Бөтенрәсәй Спас ярминкәсенә барам. Нинди генә осталарны очратмыйсың анда! Ул сатуга куелган товарларның чуты юк, акчаң гына җитсен. Балчыктан, күннән, киездән, йоннан, тукымадан, тимердән һәм башка материаллардан ясалган кул эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел.

Шулай сәүдә рәтләре арасында йөргәндә күзем чабаталарга төште. Чабата киеп йөргән заманнар күптән узды бит инде, дим. Бигрәк пөхтә, оста итеп үрелгән, күңел җылысын биреп эшләнгәне әллә каян күренеп тора. Сокланып карап торуымны күргәч, сатучы бабай да: «Алып җибәр әле, кызым, чабаталарымны,» – дип эндәште. Сүз артыннан сүз китте, үз куллары белән үргән бу юкә чабаталарны Нургаян Минһаҗев ярминкәгә 350 чакрым ераклыктагы Киров өлкәсеннән алып килгән икән. Ярминкәдә останың 9 нчы тапкыр катнашуы инде. Ел саен сатарга дистәләгән кием чабата алып килә, 3 көндә шуларны сатып бетереп кайтып китә. Бер пары 800 сумлык бу чабаталарны күбрәк сәхнәдә чыгыш ясарга сәнгать коллективлары ала, сувенир итеп алучылар да очрый.

Бөек Ватан сугышы башланганда Нургаян Минһаҗевка нибары 6 яшь була. Шаккатмалы, чабатаны да ул 6-7 яшеннән үрә башлый. “Сугыш вакытында аякка кияргә кием булмады, ачлык, хәерчелек заманнары. Менә шул «нужа бабай” авыл малай-шалайлары белән бергәләшеп мине дә чабата үрергә өйрәтте”, дип ачынып искә ала бабай. «Мунчада сукыр лампа яндырып үреп утыра идем шуларны. Без, малайлар, чабатаны 7 юкәле итеп ясый идек. Ә менә кызлар, егетләргә матур булып күренер өчен, 9 юкәле итеп үрде. Кызлар ясаган бу вак юкәле чабата бик матур килеп чыга иде. Алар шул чабаталарын ак оекбашлар өстеннән киеп безнең янда «форсить» итәләр иде,” – дип көлеп сөйли чабатачы.

Бу чабаталарны кышын да, җәен дә, аяклар кырылып, кабарып беткәнче кигәннәр. Аякларга суы да, салкыны да үткән. Чабата бигрәк тә язын-көзен тиз тузган. Ташларга җәл булгач, үкчәсенә ямау салып та кигәннәр. Нургаян бабай яшәгән авылдан 5 чакрым ераклыкта район үзәгендә һәр якшәмбе базар булган. 50 шәр кием чабатаны аллы-артлы җилкәгә асып кечкенә Нургаян шунда чабата сатарга йөргән. Бер парын 3 тәңкәгә биргән. Хәзерге базарларда рәте-рәте белән чүпрәк-чапрак сатылса, ул вакыт гел чабата рәтләре булган. «Бу аяк киеме безне ачлыктан коткарды», – ди Нургаян Минһаҗев.

Чабатаның гомере бик кыска. Бигрәк тә кызу урак өстендә аны еш алыштырырга туры килгән, чабата иң күбе 2-3 көнгә чыдаган. Ат белән сукалаганда камыл да чабатаны нык «ашаган». «Итекләр бай кешеләрдә генә бар иде, ул заманнарда авылыбызның бөтен кешесе ярлы. Ашарга ризык, өскә кияргә юньле кием юк, өстәвенә салым түләргә кирәк. Бер елга хуҗалыктан 40 кило ит, 8 кило май, 200 данә күкәй җыялар иде. Түләмәсәң, йорттагы мал-мөлкәтне тартып алалар. Салым түләмәгән күршеләребезнең самавырларын алып чыгып киткәннәрен бүген дә хәтерлим, ул авылда иң кадерле нәрсә иде бит» – дип сөйли бабай. Авылның муллаларын, хәллерәк кешеләрен Финляндиягә озатканнарын да бик яхшы хәтерли 83 яшьлек Нургаян абый. Бабайның белмәгәне юк — атаклы Шәкүр каракның да атларны урлаганда аларның аякларына чабата кигезгәнен дә белә, болай иткәндә атның эзе күренмәгән.

Сугыштан соң күпме еллар узса да, Нургаян абый һөнәрен ташларга уйламый. Әле дә чабаталар үрә. Бер юкә агачыннан бер кием чабата чыга, барлыгы 3 метр озынлыкта юкә курысы китә. Чабатадан кала, бабай ярминкәгә юкә агачыннан үреп ясалган баш киемнәре, җиләк -җимеш, яшелчә савытлары да алып килгән. Мондый табигый материалдан ясалган савытта ризык бозылмый, озак саклана. Алтын куллы оста мунча ләүкәсендә ятып чабыныр өчен юкәдән җәймәләр дә үрә. Учка сыярлык сувенир чабаталарга кадәр ясап сата бабаң. Товарлары арасында иң кәттәсе — юкәдән үрелгән портфельләр. Мәскәү байлары, эшлекле кешеләр шушы букчага мөкиббән китә икән. Бабайга заказлар килеп кенә тора. Нургаян Минһаҗев инде 40 лап шундый портфель үреп башкалага озаткан. Мәскәүлеләр шушы юкәдән үреп ясалган портфель эченә коньяк салып таныш-белешләренә бүләк итә икән, дип уртаклашты бабай.

Нургаян абзый белән сирәк кенә телефоннан сөйләшеп торабыз. Бу арада эше тыгыз әле — урманда чабатага юкә әзерләү белән мәшгүль . Моның өчен иң шәп вакыт – 15 нче августтан соң. Юкә кабыгын бу чорда җыйсаң, ул йомшак, сыгылмалы була.

Нургаян Минһаҗевны бүген бер генә нәрсә борчый – чабата үрергә өйрәнергә теләүчеләр бөтенләй юк. 1-2 көн өйрәнеп карыйлар да аннан качалар, ди ул. “Җайдак” сайтын укучылар арасында бәлки бу һөнәргә өйрәнергә теләүчеләр бардыр? Теләгегез булса, Нургаян абый һичшиксез сезне дә чабата үрергә өйрәтер!

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен