Изге гамәлнең әҗере

Фото islamimagazin.com

Кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен яки бу дөньяда яки ахирәттә күрәчәк. Шуңа дәлил буларак гыйбрәтле бер хәдис бар. Габдуллаһ ибн Гомәр (радыйаллаһу гәнһе) әйтә: «Мин Аллаһының илчесе Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам)нең шулай дип әйткәнен ишеттем: «Сезгә хәтле өч кеше сәфәргә чыгып китте. Төн җиткәч алар йоклау өчен бер тау куышына керделәр. Шул вакытта таудан бер зур таш тәгәрәп төшеп, чыгу юлын томалады. Алар бер-берсенә әйтте: «Бу таштан сезне бары тик Аллаһыга изге гамәлләрегезне искә төшереп, дога кылуыгыз гына коткара ала». Шул вакытта араларыннан берсе әйтте: «Йә, Аллаһ! Минем карт әти-әнием бар иде. Кич белән сауган сөтне мин иң элек гаилә әгъзаларыма да һәм колларыма да түгел, ә аларга эчерә идем. Бер көнне мин бер әйберне эзләп еракка киттем һәм төнлә белән генә өйгә кайттым. Сөтне савып аларга эчерергә теләсәм, алар йоклыйлар иде инде. Алардан алда мин сөтне гаилә әгъзаларыма да һәм колларыма да эчерергә теләмәдем. Шуңа күрә сөтле савытны кулымда тоткан килеш таң атканчыга хәтле аларның уянганын көттем. Алар иртә белән уяндылар һәм кич белән сауган сөтне эчтеләр. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам безне таш аркасында килеп чыккан бәладан коткар!» Таш әз генә кузгалды, ләкин алар аннан чыга алмадылар. Шуннан соң икенче кеше дога кылды: «Йә, Аллаһ! Минем туганнан туган кыз кардәшем бар иде. Мин аны бөтен кешегә караганда да күбрәк яраттым һәм аны үземә теләдем. Ләкин ул минем теләгемнән баш тартты. Корылык елы башлангач, ул мохтаҗлык сәбәпле, минем яныма килде. Мин аңа якынлык кылу шарты белән йөз егерме динар акча бирдем. Ул башка чыгу юлы булмау аркасында моңа риза булды. Аның белән якынлык кылырга җыенгач ул: «Сиңа бу эшне эшләү хакың булса гына рөхсәт ителә», — диде. Бу сүзләрне ишеткәч, мин аның белән якынлык кылырга оялдым. Аны бөтен кешегә караганда күбрәк яратуыма карамастан, мин биргән алтын акчаларны калдырып, аның яныннан китеп бардым. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам, безне бу бәладән коткар!» Таш әз генә кузгалды, ләкин алар тау куышыннан барыбер чыга алмадылар. Шуннан соң өченче кеше дога кылды: «Йә, Аллаһ! Мин эшчеләрне яллаган идем. Аларның һәрберсенә дә эш хакын бирдем, ләкин берсе хезмәт хакын алмыйча китте. Мин аның хезмәт хакын кулланып арттырдым. Берникадәр вакыттан соң ул минем яныма килеп әйтте: «Әй, Аллаһының колы! Миңа хезмәт хакымны бир әле!» Мин әйттем: «Алдыңда күргән дөяләр, сыерлар, сарыклар һәм коллар бөтенесе дә синең хезмәт хакың». Ул әйтте: «Миннән көлмә инде». Мин әйттем: «Мин синнән көлмим, алар бөтенесе дә синеке», дидем. Ул бөтен байлыкны алып китте. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам безне бу бәладән коткар!» Шуннан соң таш урыныннан кузгалды һәм алар тау куышыннан чыктылар (Бохари, Мөслим).

Без бу хәдистән түбәндәге нәтиҗәләрне ясыйбыз:

  1. Авыр хәлдә калгач, иң беренче эш итеп дога кылырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «(Сез гыйбадәт кылган затлар хәерлеме?) Әллә инде авыр хәлдә калган кешегә дога кылгач җавап биреп, аннан зарарны юкка чыгаручы һәм сезне җирдә бер-берегезне алмаштырып яшәтүче (Аллаһ хәерлеме)? Аллаһ белән берлектә тагын бер иләһ була аламы? Ничек сез әз искә төшерәсез» («Нәмел»,62)

Бөтен пәйгамбәрләр дә авыр хәлгә төшкәч, Аллаһка дога кыла торган булганнар. Мәсәлән, Юныс пәйгамбәр кит карынына эләккәч, Аллаһка  дога кылды һәм Аллаһы Тәгалә аны коткарды.

  1. Аллаһ Тәгалә авыр хәлдә калган кешенең догасын изге гамәлләренә карап кабул итә.

Юныс пәйгамбәр гомер буе Аллаһка гыйбадәт кылды, Аны мактады, һәрвакытта Аны истә тотты. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аның догасын, авыр хәлгә төшкәч кабул итте.

Әд-Даххәк ибн Кайс әйтә: «Аллаһыны рәхәт вакытта истә тотыгыз. Дөреслектә, Юныс пәйгамбәр Аллаһыны һәрвакытта да истә тотты. Балык карынына эләккәч, Аллаһ әйтте: «Әгәр дә ул (Юныс) Аллаһыны мактаучылардан булмаса, киредән терелү көненә (кыямәткә) хәтле аның (кит) карынында калган булыр иде» (Саффәт,143-144).

Муса пәйгамбәр заманында яшәгән Фиргәвенгә килсәк, ул, киресенчә, залим, Аллаһыны оныткан, бозыклык кылучы кеше иде. Авыр хәлгә төшеп, диңгездә бата башлагач, ул әйтте: «Мин Бәнү Исраиль халкы иман китергән Заттан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат булмавына ышандым һәм мин мөселманнардан», — диде. Аллаһ Тәгалә аңа: «Син хәзер иман китерәсеңме? Аңа хәтле бит син (Аллаһка) каршы килдең һәм бозыклык кылучылардан булдың», — диде» («Юныс», 90-91).

Аллаһы Тәгалә Фиргавеннең догасын элекке вакытта кылган изгелекләре булмау сәбәпле, кабул итмәде.

  1. Әти-әнигә изгелек кылу бәла-казадан котылуның бер сәбәбе.

Аллаһ Тәгалә әти-әнигә изгелек кылуны Үзенә гыйбадәт кылудан соң икенче урынга куйды. Бу турыда Коръәндә шулай диелә:  «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа бернәрсәне дә тиңдәш кылмагыз һәм әти-әнигә изгелек эшләгез» («Нисә», 36).

Шушы аятьтән чыгып, кеше иң беренче чиратта Аллаһ хакын, ә аннан соң әти-әни хакын үтәргә тиеш. Аллаһының хакы — ул Аңа гыйбадәт кылу, Аның әмерләренә буйсыну һәм гөнаһлардан тыелып яшәү. Әти-әни хакына килсәк, һәрвакытта да, әгәр дә алар гөнаһлы гамәл эшләргә кушмасалар сүзләрен тыңлау, аларга түбәнчелекле булу, ярдәм итү, исән вакытта да һәм үлгәннән соң да алар өчен дога кылу. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Синең Раббың Үзеннән башка бер затка да гыйбадәт кылмаска һәм әти-әнигә изгелек эшләргә кушты. Әгәр дә аларның берсе яки икесе дә синең яныңда картлык көненә җитсәләр, аларга «уф» дип тә әйтмә һәм аларны сүкмә. Киресенчә, аларга матур сүзләр әйт һәм рәхимле булып, аларга түбәнчелек канатларыңны җәй һәм әйт: «Йә, Раббым! Кечкенә вакытымда миңа рәхимле булганнары шикелле, аларга да рәхимле бул» («Исра», 23-24).

Бу аятьтә Аллаһ Тәгаләгә әти-әнигә «уф» дип тә әйтүне тыя. Гарәп телендә «уф» ризасызлыкны, ачулануны, яратмауны күрсәтүче бер аваз. Ул әти-әнигә күрсәтергә мөмкин булган начар мөнәсәбәтнең иң түбән дәрәҗәсе. Кеше әти-әнисенә карата аннан да түбәнрәк начар мөнәсәбәтне күрсәтә алмый. Шушы аять нигезендә, әгәр дә әти-әнигә «уф» дигән авазны да чыгарарырга ярамаса, аларга кычкыру, каршы әйтү, кул күтәрү бөтенләй тыелган гамәл. Дөреслектә, кеше әти-әнисенә гомер буе изгелек кылырга тиеш, аеруча алар картайганнан соң. Чөнки алар бу вакытта яхшы мөнәсәбәткә, ярдәмгә күбрәк мохтаҗ. Әгәр дә кеше бу дөньяда картайган әти-әнисенең ризалыгын алса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт вәгъдә итә. Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам) әйтте: «Шул кешегә түбәнчелек булсын, шул кешегә түбәнчелек булсын, шул кешегә түбәнчелек булсын». Кешеләр сорадылар: «Кем соң ул йә, Аллаһының илчесе?» Ул әйтте: «Ул әти-әнисенең берсен яки икесен дә картлык көннәрендә күреп, җәннәткә кермәгән кеше» (Мөслим, №4628).

Аллаһы Тәгалә ярата торган гамәл дә, әти-әнигә изгелек кылу белән бәйле. Габдуллаһ ибн Мәсъгүд (радыйаллаһу гәнһе) әйтте: «Мин Мөхәммәд  (салләллаhу галәйhи вәсәллам) нән сорадым: «Аллаһ кайсы гамәлне күбрәк ярата?» Ул әйтте: «Намазны вакытында укуны». Мин әйттем: «Аннан соң кайсы гамәлне?» Ул әйтте: «Әти-әнигә изгелек кылуны.» Мин әйттем: «Ә аннан соң кайсы гамәлне?» Ул әйтте: «Аллаһ юлында көрәшүне» (Бохари, № 527).

  1. Зинадан саклануның фазыйләте.

Зинадан саклану Аллаһ Тәгалә ярата торган иң хәерле гамәлләрнең берсе. Андый кеше үзенең нәфес теләген ләззәт алудан тыя, сабырлык күрсәтә, шуңа күрә әҗер-саваһка ирешә. Бу гөнаһ белән очрашып, аннан сакланган кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә күләгә белән каплаячак. Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам) әйтә: «Аның күләгәсеннән башка бернинди дә күләгә булмаган көндә Аллаһ җиде төр кешене Үз күләгәсе астына алачак. Шуларның берсе ир кеше. Аны дәрәҗәле, матур бер хатын зина кылырга чакырды, ә ул: «Дөреслектә, мин Аллаһыдан куркам», — диде» (Бохари, № 620).

  1. Аллаһка элекке вакытта кылган изге гамәлләр белән мөрәҗәгать итү.

Дога кылганда элекке вакытта кылган изге гамәлләрне искә төшерү мөстәхәб. Андый доганы Аллаһ Тәгалә тизрәк кабул итә. Алдагы хәдистән күргәнчә, тау куышында калган кешеләрнең һәрберсе дә изге гамәлләрен искә төшерде. Берсе әти-әнисенә изгелек кылуын, икенчесе сәдака бирүен һәм зинадан саклануын, ә өченчесе эш хакын сорап килгән кешегә аны арттырып түләвен. Изге гамәлләрне искә төшереп дога кылу рәвеше Коръән аятьләрендә дә килә. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй, Раббыбыз! Дөреслектә, без иман китердек. Шуңа күрә гөнаһларыбызны гафу ит һәм безгә рәхимле бул. Син рәхимлеләрнең иң хәерлесе» («Мөэминүн», 109).

Бу аятьләрдә тәкъва кешеләрнең дога кылу рәвеше китерелгән. Алар башта изге гамәл буларак иман китерүләрен искә төшерделәр, ә аннан соң гөнаһларны гафу итүне сорадылар. Дога кылганда шулай ук намаз укуны, ураза тотуны, сәдака бирүне һәм башка төрле изге гамәлләрне телгә алып, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә була.

  1. Гамәлләрне ихластан кылу, кайгы-хәсрәттән котылуның бер сәбәбе булып тора.

Хәдистән күренгәнчә, өч кешенең барысы да: «Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам, безне бу бәладан коткар!», — дип әйттеләр. Бу аларның гамәлләрен ихластан эшләүләрен күрсәтә.

«Гамәлләрне ихластан кылу — ул Аллаһының ризалыгын һәм әҗер-савап бирүен өмет итеп эшләүне аңлата. Әгәр дә кеше изге гамәлне дөньяви бер максат белән эшләсә, ул ихластан кылынган гамәл түгел, ә рия була. Мәсәлән, кайбер кеше изге гамәлне дан казану, акча эшләү, үзен күрсәтү, кешеләр мактавын ишетү  өчен эшли. Андый ният белән кылынган гамәлгә әҗер-савап язылмый. Андый кеше үзе теләгән максатларга дөньяда ирешергә мөмкин, ләкин кыямәт  көнендә аның изге гамәлләре тузанга әвереләчәк. Аллаһы Тәгалә әйтә:«Без аларның кылган гамәлләрен карадык һәм аларны таралган вак тузанга әйләндердек» («Фуркан», 23).

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

Гыйбадәтнең җелеге

Дога кылмаган кеше юктыр ул. Адәм баласының нәфесе шундый инде  – кыен вакытта гына Аллаһны искә төшерә. Эштә проблема килеп чыкса, гаиләдә буран кузгалса, бала төн йокысын качырса – кеше Аллаһка ялвара башлый. Намаздагысы да, гыйбадәтнең нәрсә икәнен белмәгәне дә. Соңгысы үзе дога кыла белмәгәнгә күрә мәчеткә бара. Ничек тә  үз проблемасын Аллаһка җиткерергә тырыша. Белә —  бары тик Аллаһы Тәгалә генә аның хәлен җиңеләйтә ала, доганың кодрәтенә шунда төшенә.

Бервакыт Ибраһим бин Әдһәмнән (куддисә сирруху) сораганнар: “Аллаһы Тәгалә Үзе болай ди: ”Әй, колларым! Сорагыз Миннән һәм Мин сезнең догаларыгызны кабул итеп (бирермен)”. Әмма ләкин күпме сорасак та һичбер нәрсә юк”. Ни өчен шулай соң?

Ибраһим бин Әдһәм әйткән: “Әй, сез, Басра шәһәрендә яшәүчеләр! Сез Аллаһның барлыгын беләсез, әмма Аңа буйсынмыйсыз. Аның илчеләрен беләсез, әмма аларга иярмисез. Коръәнне укуын укыйсыз, әмма анда язылганнарга колак салмыйсыз. Аллаһның исәпсез-хисапсыз фазыйләтләреннән файдаланасыз, әмма Аңа рәхмәтләр әйтмисез. Җәннәтнең габидләргә әзерләнгән икәнен беләсез, әмма үзегезне шуңа әзерләмисез.Тәмугның Аллаһы Тәгаләгә каршы булганнар, Аңа буйсынмаганнар өчен икәнлеген беләсез, әмма Аннан курыкмыйсыз. Сезнең аталарыгыз вә бабаларыгыз нинди газапларга дучар булганын белә торып, үзегезгә сабак алмыйсыз, бүтәннәрнең хаталарын күреп тә үзегезнең хаталарыгызны күрмисез. Сезнең ишеләр җир асларына убылып төшмәүләренә вә тагы да авыррак газапларга дучар ителүләренә рәхмәтле булырлар иде…”

Дога кылу – сөннәт гамәл. Дога – гыйбадәтнең җелеге, мөэминнең коралы  һәм  диннең терәге. Доганың сөннәтләре һәм әдәпләре бар.

Ашаган ризыкның хәләл, кигән киемнең чиста-пөхтә булуы  хәерле.  Күңелеңне догага әзер булуы, аның кабуллыгына шиксез ышану кирәк. Гөнаһлардан тәүбә кылу, соралган нәрсәнең килүен ашыктырмау, кабул булмый торуны озак дип санамау да доганың сөннәте.

Дога кылуда ялкау булма. Дөреслектә, коллардан шундый бер кеше булыр, Аллаһы Тәгалә аның сораганын ишетер һәм сораганын бирүне кичектерер.

Ялваручы Аллаһы Тәгаләне догасын кабул кылуда ихтыярлы кылмас, ягъни “Әгәр теләсәң, бир Син миңа шул нәрсәне, теләсәң ярлыка Син мине”, дип әйтмәс. Догада бер нәрсәне  сорау тиешле.

Доганы даими кыл. Бер мәртәбә сорасаң, җиде мәртәбәгә кадәр тагын кыл. Күңелеңә рәхәт һәм тәнең сәламәт, җаның тыныч  вакытта күбрәк ялвар. Бәла вакытында ул дога өстенлеккә ирешер.

Дога Аллаһы Тәгаләне мактаудан һәм сөекле Рәсүлебезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтүдән башлана һәм шулар белән тәмамлана. Шуннан соң ихлас күңелдән теләгәнеңне сора. Ислам әһленең барчасы өчен ялвар. Үзеңнең сораган һәм теләгән нәрсәләреңнең барысын да әйт. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә өчен сораган нәрсәңне бирү авыр булмас. Доганы көйләп әйтүдән, гаҗәп һәм тиң булмаган сораулардан, чиктән чыгудан саклан. Мәсәлән: “Ий, Аллаһ, Син миңа җәнннәттәге шундый-шундый сарайны бир” кебек дога кылудан тыел.  Хезмәт итми мал-мөлкәт сорау, гамәл кылмый гына  җәннәткә өметләнүдән читләш.

Догага керешер алдыннан тәһарәт ал яисә госеллән, кыйблага карап ике тезеңә тезләнеп утыр, ике учыңны кушып күкрәк турысына күтәр һәм үзең өчен ялварудан башла. Аллаһтан өметләнгән нәрсәңне өч мәртәбә сора, сабыр гына йомшак тавыш белән дога кылгач, ике кулың белән йөзеңне сыпыр. Шуннан  “Амин”  дигәннән соң Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм  сөекле Рәсүлебезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйт.

Дога кылу өчен уңайлы вакыт һәм урын сайлау да бик мөһим, чөнки алар  аның кабул булуына сәбәпче булулары ихтимал. Мисал өчен — Гарәфә тавы, Хәрам мәчете, Рамазан ае, җомга көн, төннәр һәм таң сызылып килгән мизгелләр, иртәнге намазның азаны һәм камәт арасы, бәйрәмнәр белән Гарәфә көннәре, дошман белән аяусыз сугыш алып барган вакыт, коеп яңгыр яуган чаклар, Коръәни Кәримне тулысынча укып чыккач.

Дога кабул булмауның  берничә сәбәбе бар: хәрам ризык куллану, кешеләрне рәнҗетү, дога кылганда шикләнү, гыйбадәттә ялкаулык күрсәтү, гайбәт сөйләү, саф чиста йөрмәү, тәкәбберлек чире белән авыру, саран  һәм  башкаларга карата хөсетле булу һ.б.

Доганың кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк. Сөекле Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Әгәр берәр кол Аллаһка мөрәҗәгать итеп нидер сораса, әмма шул әйбер аның кулына кермәсә, Җәнабе Хак аны бу адәмнең гамәл дәфтәренә савап итеп теркәп куя, димәк, үтенечне җавапсыз калдырмый”. Кодси хәдистә исә болай диелә: “Берәр көнне Аллаһның гөнаһлы колларыннан берсе, кулларын күтәреп дога кыла һәм нәрсәдер сорый, ләкин теләгенә ирешми икән, шунда өметен өзмәсен, янә дога кылсын. Тагы нәтиҗә булмаса, отыры үҗәтлек илә таләп итү ярыйдыр һәм нәкъ менә шул мизгелдә Җәнабе Аллаһ әйтәчәктер: “Әй, минем фәрештәләрем! Күрмисезмени ошбу колым Миннән башка беркемгә дә итагать итми вә гыйбадәт кылмый, үтенеч белән мөрәҗәгать итми. Ул ныклап таләп итә, үҗәтлек күрсәтә. Шул сәбәпле мин оялдым (Мин аны кичердем, догасын кабул кылдым вә сораганын бирдем)”.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Төн саен Аллаһы Тәгалә дөнья күгенә иңә һәм сорый: «Дога кылучы бармы? Аның догасын кабул итим. Сораучы бармы? Аңа сораганын бирим». Бу хәдистән шундый нәтиҗә ясарга була – йөкламыйча, төнлә кылынган доганың  кабул булу ихтималы зур.

36 көн өчен — бер еллык ураза әҗере!

Изге Рамазан ае узып та китте, сизми дә калдык. Шулай  гомер дә узып китәчәк. Аллаһ Тәгалә барчабызның изге гамәлләрен кабул итсә һәм гөнаһларыбызны ярлыкаса иде. Рамазан ае тәмамлануга карамастан, изге гамәлләрне кылуыбызны дәвам итәргә насыйп булсын.

Һиҗри календарьда изге Рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Бу айның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үттек.

Бу айның аталышы гарәп падишаһларының исеме белән бәйле. Бәни Гайсә кабиләсенең падишаһы Әнүш гомеренең күп өлешен сахраларда, урманнарда йөреп, төрле бөҗәкләр белән хозурланып, аларны өйрәнеп уздыра. Ул гомере буе диңгез ярында яшәүче кигәвен кебек зур яшел чебенне күрергә  тели. Көннәрдән беркөнне, кояш баегач, диңгез буенда нәкъ шул чебеннәрнең өерен күрә һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә: “Мә һәзәл шәүвәләте”, ягъни “Бу нинди ачыш!”. Бу туван дип аталган айның ахыргы көне була һәм Әнүш падишаһ бу айны шушы ачыш хөрмәтенә “шәүвәл” дип атый. Ислам дине кергәнче, шәүвәлнең беренче көне гарәпләрдә нәхес, ягъни бәхетсезлек, шомлылык, уңышсызлык көне дип саналган.

Гарәп ярымутравында Ислам дине кабул ителгәч, шәүвәлнең беренче көнендә Гайдел-фитыр, ягъни Рамазан уразасы төгәлләнгән соң  бәйрәм ителә торган Ураза гаете билгеләп үтелә башлый.

Рамазан  уразасын тотканнан соң шәүвәл аенда ураза тоту Пәйгамбәребез сөннәтеннән булган мөстәхәб нәфел (эшләсә яхшы, эшләмәсә гөнаһысы юк) гамәл, ул ваҗиб (мәҗбүри) түгел. Ләкин аның әҗер-савабы ел буе ураза тотучыныкы кебек бик бөек һәм дәрәҗәле. Бу турыда Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам): «Кем исә ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр»,  ди. Хәдиснең мәгънәсе Шәригатьтәге кагыйдәдән чыга: һәрбер изге гамәл өчен ун әҗер-савап билгеләнә. Рамазан уразасының  әҗер-савабы ун ай ураза тоткан кебек. Ә шәүвәлдә алты көнлек уразаның әҗер-савабы ике айныкына туры килә. Бергә кушкач, бер еллык әҗер-савап хасил була. Ләкин монда сүз әҗер-савап турында гына бара. Ул гамәлләр барыбер бертигез була алмый икәнен дә аңларга кирәк. Шәүвәлдә алты көн ураза тоту — сөннәт гамәл. Бер елны бу уразаны тотып, икенчесендә калдырсаң, зарары юк. Ләкин ел саен тотсаң  хәерлерәк, ни өчен әле  үзеңне шундый зур әҗер-саваптан мәхрүм итәргә?!

Бу уразаны аерым көннәргә бүлеп тотарга да ярый, бер тоташтан тоту мәҗбүри түгел, ләкин хәерлерәк. Мөселман уразаны шәүвәл аеның кайсы көннәрендә тотарга тели, шул вакытта тота ала. Рамазанда тотылмый калган көннәре булучыларга нишләргә? Иң элек алар калган уразаларын  каза кылырга, ягъни тотып бетерергә, шуннан соң шәүвәл  уразасын  тота башларга тиешләр. Хәдистән әйтелгәнчә, бер еллык әҗер-савап Рамазан аен тулысынча тотмаган кешегә насыйп булмый. Фарыз гамәл, нәфел гамәлдән алдан кылынырга тиеш, ягъни фарыз үтәлмичә, нәфел кабул булмый.

Шәүвәл уразасы Рамазанда булган кимчелекләрне каплый. Әгәр мөселманның Рамазандагы уразасында кимчелекләре яисә уразасына зарар китерерлек гөнаһлары булса, Кыямәт көнендә аның нәфел уразалары фарыз уразаларын ямар өчен кулланылачак. Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам) нең хәдисендә дә моңа дәлил бар: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә иң беренче хисап кылына торган гамәл — ул намаз. Раббыбыз фәрештәләргә әйтер: «Колымның фарыз намазына карагыз, аны камил рәвештә кылдымы яисә кимчелекләре булдымы? Әгәр камил рәвештә кылынса, алар камил булып язылырлар, ләкин әгәр аларда ниндидер кимчелек булса, колымның нәфел намазларына карагыз. Әгәр аның нәфел намазлары булса, колымның фарыз намазларын шул нәфел намазларыннан алып камилләштерегез. Һәм барлык гамәлләр бу рәвештә кабул ителәчәк».

Шәүвәл уразасы Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам) безгә билгеләп куйган сөннәт гамәл. Шулай ук, шәүвәл аенда ураза тоту  изге гамәлләр кылганнан соң, адәм балаларын аларны дәвам иттерүгә күнектерү өчен файдалы. Һәм Рамазан уразасының кабул булуының ачык дәлиле булачак, ин шә Аллаһ! Нәфел уразасын тоту, Раббыбызга Рамазанда ураза тотарга мөмкинлек нигъмәтенә шөкрана белдерү, Аллаһ Тәгаләнең һәм Рәсүлебезнең мәхәббәтләренә ирешү дә.

Бер галимнән: «Хатын-кызда Рамазан уразасының бурычы булса, ул шәүвәлдән алты көн тота аламы, яисә башта каза кылырга тиешме?» — дип сораганнар. Галим Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам)нең хәдисенә нигезләнеп: “Ул башта Рамазан уразасын каза кылып, соңыннан гына шәүвәлнең алты көн нәфел уразасын тота ала”, дип җавап бирә. Ләкин бер искәрмә бар: мәсәлән, хатын-кыз бала тапканнан соң, нифас хәлендә булып, Рамазанда бер көн дә ураза тота алмаса, каза кылуы бөтен шәүвәл аен алып бетерсә һәм зөлкагъдә ае кергәч кенә тәмамланса, аңа шул вакытта алты көн ураза тотарга рөхсәт ителә. Ләкин монда инде каза кылып бетерү белән бу уразаны (нәфел уразасын) бер тоташтан тотарга туры киләчәк. Ул зөлкагъдә аенда тотылса да, зарураттан булганга күрә, Аллаһ боерса, ошбу шәүвәл аеның нәфел уразасы кебек кабул ителер һәм аның өчен шундый ук әҗер-савап булыр.

Һәм ахырдан тагын бер кызыклы мәгълүмат. Икенче бер хәдистә әйтелгәнчә: «Ай саен өч көн ураза тоткан кеше шулай ук бер ел ураза тоткан әҗер-савапка ирешә». Дүшәмбе һәм атнакич(пәнҗешәмбе) ураза тотучылар, иң кимендә аена сигез көн ураза тотып, хәдисләрдә килгәнчә, ел буе нәфел уразасы тоткан әҗер-савапка, ин шә Аллаһ, ирешәчәкләр.

Оялу – иманның бер тармагы. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.)
Кем бер сукырны кырык адым кадәр генә булса да, җитәкләп барса, шул кешегә җәннәт вәҗеп булыр. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.)
Бозык сүзләрдән тыелучы кеше котылу табар. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.)

Башка бер диндә дә мондый нәрсә юк

Коръән иңдерелә башлагач,  Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) күп кенә аятьләргә аңлатмалар,  төрле хәлләргә бәя бирә торган булган. Шуңа күрә,  Коръән белән бутамасыннар өчен, ул башта хәдисләр язып баруны тыйган. Моның белән ул Коръәннең  мөһимлеген  дә  күрсәтергә теләгән. Сәхәбәләр1  Мөхәммәд  пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) сүзләрен телдән-телгә генә тапшыра торган булганнар. Бераздан  ул кайбер сәхәбәләргә хәдисләрне язып барырга рөхсәт биргән. Теркәлгән хәдисләрнең күбесе аның гомеренең соңгы елларына туры килә. Шул чордагы иң киң танылган җыентыкларның берсе – “Әс-сәхифату садикъа” китабы. Аңа 1000 хәдис кергән. Бу китапның авторы — Амр улы Габдулла. Габбас улы Габдулла исә сөннәттән һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) тормышыннан күп кенә нәрсәләрне тактага терки  барып  шуның белән гыйлем мәҗлесләренә йөргән.

Гадел хәлифәләр вакытында да хәдисләрне язу, туплау, өйрәнү булмаган. Бары тик тәхеткә Габделгазиз улы Гомәр килгәч кенә (һиҗри буенча 99-101 елларда идарә итә) хәл үзгәрә. Ул сөннәт гамәлләр белән  Пәйгамбәрнең  хәдисләрен бергә туплау турында фәрман чыгара. Хәлиф гыйлемле кешеләрнең ялгышуыннан, төгәл булмаган хәдисләрнең таралуыннан куркып шундый указ игълан итә.

Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) әйткән сүзе яки кылган гамәле турындагы хәбәр. Хәдисләр бары тик Ислам динендә генә бар. Башка бер диндә дә мондый яки шуңа охшаш нәрсә юк. Ислам башка диннәрдән шуның белән  аерылып тора.  Хәдисләр тупланмасы Сөннәтнең нигезен тәшкил итә. Аларны бергә туплагач, Пәйгамбәребезнең (салаллаһу галәйхи вәссаләм) Сөннәте сакланып калды. Хәдисләр Сөннәт белән ничек яшәргә,  ничек дөрес итеп гамәл кылырга өйрәтә. Аларны  өйрәнү  бик  күркәм һәм саваплы гамәл. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) әйткән: “Бездән нәрсәдер ишеткән һәм шуны ничек ишеткән булса, шулай җиткергән  кешенең йөзен Аллаһ  нурландырсын! Бәлки, җиткерелгән кеше, ишеткән кешегә караганда,  яхшырак хәтерләп калыр”. Шулай итеп Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) үзенең хәдисләрен җиткерүчеләрне догасы белән аерым бер дәрәҗәгә күтәрде. Ибне Габбас (Аллаһ аннан разый булсын!) тапшырганча, Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  әйткән: “Әй, Раббым, минем вәкилләремә мәрхәмәтле бул”. Сәхәбалар сораганнар: “Әй, Аллаһның илчесе (салаллаһу галәйхи вәссаләм), кем соң синен вәкилләрең?”  Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) “Минем хәдисләремне тапшыручылар һәм аларны кешеләргә өйрәтүчеләр” дип җавап биргән.

Гадел хәлифәләр, Коръәнне яттан белүчеләр үлгәннән соң, ул югалмасын өчен аны бер китапка туплап саклап калган кебек, имамнар да хәдисләрне язып бара башлаганнар.

Хәдисләр ике төрле була: Пәйгамбәр (салаллаһу галәйхи вәссаләм) әйтеп калдырган сүзләр яки аның гамәле турындагы хәбәр. Аларга Пәйгамбәр хәдисе диләр. Икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәребез аша җиткерелгән хәдисләре — аларны Кодси хәдисләр (Изге хәдис) дип атыйлар.

Имам Малик ибне Әнәс, Малики мәзһәбенә нигез салучыларның берсе,  иң киң таралган һәм хәдисләр турында тәүге китапларның берсе булган “Муватта” җыентыгын бастырып чыгара. Ул аны 40 ел буена әзерли. Вәлиуллаһ Әддагъләүи бу китап турында болай дигән: “Хәдисләр турында китаплар күп дәрәҗәләргә бүленәләр. Төгәлллеге һәм мәгълүмлеге буенча алар дүрт дәрәҗәдә була: беренче дәрәҗәгә өч китап кына керә – “Муватта”, “Сахих Әл-Бохари” һәм “Сахих Муслим”.

Имам Әхмәд ибне Ханбалның “Муснад” китабы хәдисләрнең беренче җыентыгы һәм иң төп басмаларның берсе була.

Имам Әл-Бохари “Җәмигу сахих” китабын яза. Ул “Сахих Әл-Бохари” җыентыгы буларак мәгълүм. Ислам голәмәләре2 аның хакында: “Гамәлдә, бу китап Коръәннән кала, иң ышанычлы китаптыр”, диләр.

Имам Бохариның искиткеч хәтере турында төрле риваятьләр бар.  Ул әле яшүсмер чагында ук хәдисләр белгече буларак танылган шәехләрдән дәресләр алган. Тыңлап кына утырган, бернәрсә дә язып бармаган. Берничә көннән бергә булган иптәшләре аңа “Син безнең белән шәехләрдә дәресләр аласың, тик берни дә язып бармыйсың. Нигә алай эшлисең?” дип аны аптырата башлыйлар. Уналты көннән соң ул: “Чыннан да сез бик күп сөйлисез һәм мине туйдырдыгыз. Яле, күрсәтегез, нәрсә яздыгыз анда ?” дип иптәшләренең кәгазләрен сорап ала. “Без 15 мең хәдис язылган язмаларыбыз күрсәттек”, ди аның бер иптәше.  “Ә ул аларның барысын да яттан укый башлады! Без хәттә ул укыганга ияреп хаталарыбызны  төзәтергә тотындык”. Ул бездән  “Сез чыннан да  шәех дәресенә  мин кызык эзләп барам, көннәремне бушка үткәрәм дип уйлыйсызмы?” дип сорады. “Шуннан соң  беркемнең дә аның белән тиңләшә алмавын аңладык”.

Имам Муслим ибне Хаҗаҗа 15 ел буена  “Җәмигу сахих” хәдисләр җыентыгын туплый. Ул “Сахих Муслим” китабы буларак билгеле. Автор җыентыкка 300 000 хәдис арасыннан 12000не генә сайлап ала. Имам Әл-Бохари һәм имам Муслим  хәдисчеләр арасында юл салучы голәмәләр булып танылалар.

Ислам голәмәләре   имам Ән-Насаиның “Сөнән” хәдисләр тупланмасы Әл-Бохари һәм Муслим җыентыкларыннан соң өченче урында тора дип әйтәләр.

Бу  имамнар, Мәдинәдә яки үз калаларында кешеләрдән хәдисләр язып алу белән чикләнмичә, төгәл хәдисләр, аларны тапшыручыларның “чылбыры”н  эзләп ерак шәһәрләргә сәфәргә дә чыгып китәләр. Галимнәргә бер хәдисне өйрәнү-җыю өчен берничә көн юлда булырга туры килә. Араларында хәдис тупларга дип чыгып китеп, берничә ел, хәтта 10 ел буена сәфәр кылучылар да була. Жәбир ибн Абдуллах әл-Ансарий сөйли: “Мин Абдуллах ибн Унайсаның Пәйгамбәрдән (салаллаһу галәйхи вәссаләм) хәдис ишетүе турында белдем. Дөя сатып алдым да аны күрергә дип Шәмгә (хәзерге Сүрия  җирләре) киттем. Бер ай буена бардым. Өенә барып җиткәч, ярдәмчесенә әйттем: “Җәбир килгән дип әйт”. Ул “Абдуллах улымы?” дип сорады. “Әйе”, дип җавап бирдем. Абдуллах ибн Унайса чыкты да мине кочаклап алды. Мин “Сез Мөхәммәд пәйгамбәрдән (салаллаһу галәйхи вәссаләм) хәдис ишеткәнсез дип белдек. Мин ул хәдисне ишетмичә үлеп китүдән куркам”, дидем. Абдуллаһ “Мөхәммәд пәйгамбәрдән (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  “Аллаһ кешеләрне Кыямәт көнендә терелтәчәк” дигән хәдис ишеттем дип әйтте”.

Һиҗри буенча 6 елда  Нуретдин Зәнки  беренче “Даруль хәдис” – хәдисләр өйрәнүчеләр өчен уку йорты —  мәдрәсә төзи. Шуннан соң 620 ел узгач, Насретдин Әл-Аюб Каһирәдә  “Даруль хәдис” сала. Вакыт үтү белән каладан-калага йөреп  хәдис өйрәнүдә ихтыяҗ кими. Шуңа да карамастан, хәдисчеләрнең кайберләре шәһәрләр буйлап сәфәр кылып гыйлем эстәүдән туктамый.

1Сәхәбәләр — Мөхәммәд пәйгамбәрне (салаллаһу галәйхи вәссаләм) күргән, аңа ышанып  ислам динен кабул иткән мөселманнар. Алар өч төркемгә бүленәләр: мөһәҗирләр, ансарлар һәм башка тарафдарлар. Мөһәҗирләр – Һиҗра кылучылар. Алар Ислам дине өчен мөлкәтләрен, байлыкларын, туганнарын  һәм Ватаннарын калдырып, Мәккәдән яки башка төбәкләрдән Мәдинәгә күченәләр. (Татар әдәбиятында Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” дигән романы бар. 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүчеләр турында).  Ансарлар – Мәдинәдә яки аның тирәсендә яшәүче мөселманнар.  Башка тарафдарлар — төрле җирләрдә яшәп Ислам динен кабул итүчеләр.  Бу төркемгә Мәккә каласы мөселманнар тарафыннан яулап алынгач Ислам  кабул иткән мөселманнар да керә.  Алар  мөһәҗирләр дә, ансарлар да түгел, бары тик сәхәбәләр генә.

2Голамәләр – ислам динен өйрәнүче галимнәр.

Наил Фәйзетдинов

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен