Тавык кешедән батырракмы?

Патша Харун Рәшит дәверендә  Бәхлүл исемле бер кеше яши. Ул чын кешедә булган бөтен матур сыйфатлар белән сыйфатланган, им­ан­лы, диндар, бөек рухлы бер шәхес була. Дин­д­ар булып яшәвен күреп, кайбер бәндәләр аны юләргә санадылар. Кайберләре аның диндарлыгына хәйран калып “ул әүлия, Аллаһның дустыдыр”, дип уйлый иделәр. Патша Харун Рәшит Бәхлүлгә   бер­аз сәерсенеп караса да, аның изге җанлы булу­ы­на шикләнми иде.
Кем өчендер юләр, кемгәдер әүлия булып күренгән Бәхлүл көннәрдән бер көнне  көпә-көн­д­ез кулына шәм тотып, нәрсәдер эзләгән хәлдә, урамга чыга. Үзен шушы сәер итеп тоткан хәлдә, Харун Рәшитның сарайларына таба юнәлә. Сарай ишеге каршысына килеп баскач, сакчылар Бәхлүлне патша янына озаталар. Көпә-көндез кулына шәм тотып йөргәнен күргән берничә кеше дә Бәхлүлгә ияргән иделәр. Тәхеттә утырып торган хәлифә аны күргәч:
-Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын сиңа, әй, Бәхлүл. Шәм кабызып, көпә-көндез нәрсә эзлисең?- дип сорый.
-Сиңа да Аллаһың сәламе вә рәхмәте һәм бәрәкәте булсын, әй, хәлифәбез. Дөресен генә әйтк­ән­дә, мин кеше эзли идем,- дип җавап кайтара Бәхлүл
Бу сүзне ишеткән патша көлеп җибәрә һәм:
-Әй, Бәхлүл, акылга сыймас әйбер сөйлисең. Синең каршыңда мин, як-ягыма баскан сакчыларым, сине чолгап алган иллегә якын хезмәтчеләрем, сәер хәлеңне күреп, артыңнан ияреп килгән адәмнәр кеше түгелме?- дип сорый.
-Әй, гадел булырга тырышкан хәлифәбез. Кеше булган кешенең күзләре гөнаһка карамас. Теле ялган, гайбәт, рәнҗетүче сүзләр сөйләмәс. Колаклары күңелендәге иманны сүндерә торган бәхәсләрне, сүзләрне тыңламас. Кеше булган кеше­н­ең куллары Аллаһ тыйган эшләрне эшләп, гөнаһ­ла­рга кермәс, гаделсезлек кылмас. Кеше булган кешенең аяклары, гөнаһлы юлларда йөрмәс. Кеше булган кешенең күңелендә иман, тәкъвалык, динд­ар­лык, мәрхәмәтлелек, башкаларны хөрмәтләү һәм сөю хисләре булыр,- дип җавап бирде Бәхлүл һәм берникадәр тынып торганнан соң:
— Кызганычка каршы мондый кешеләрне табу бик авыр, әй, хәлифәм,-дип сүзен төгәлләде.

Бу фикерне ишеткән хәлифәнең йөзендәге елмаюы, бер өрүдән сүнгән шәм кебек сүнде. Күзләреннән күз яшьләре агып, сакалын юешләтте. Аның елав­ын күреп, башка кешеләрнең күзләре дә яшьл­әнде. Хәлифә, тәхетеннән төшеп, Бәхлүл янына килеп басты. Һәм аның нур белән балкыган йөзенә карап:
— Безнең кебек гөнаһ чокырларына төшеп, кеше­леклеген югалткан гөнаһлы бәндәләр өчен, зинһар, дога кыл,-дип әйтте.
Хөрмәтле дустым! “Кеше бу дөньяга ни өчен килә?” дигән сорауга күп төрле җаваплар ишетергә мөмкин. Әмма изге китап — Коръәндә Аллаһы Тәгалә шулайрак җавап бирә:
“Җеннәрне һәм кешеләрне миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым”.

Нәрсә соң ул гыйбадәт? Ислам дине безгә кушкан һәм тыйган эшләр һәммәсе дә гыйбадәт. Кайбер кешеләр: “Аллаһы Тәгалә безнең намаз укуыбызга да, ураза тотуыбызга да, хаҗга баруыбызга да, тыйганнарыннан тыелып яшәвебезгә дә мохтаҗ түгел. Алай булгач, нәрсәгә кирәк соң гыйбадәт?”- дип сорарлар. Гыйбадәт ул — кешенең кешелеклелеген саклап калырга ярдәм иткән һәм Аллаһы Тәгаләнең мәңгелек рәхмәтенә ирештерә торган бик зур корал. Гыйбадәт коралына таянмаган бәндә, кешеле­кле­леген саклап кала алмый. Изге китапта Аллаһы Тәгалә әйтә:
“Олылыгым белән әйтәм. Мин кешене иң күр­кәм сурәттә яраттым, (ягъни кешелеклелек сыйф­ат­лары белән сыйфатладым) һәм иң соңыннан, аны иң түбән дәрәҗәләргә төшерермен. Илләмәгәр (кешелеклелеген югалтмаслар), иман китереп изге­л­ек итүчеләр.”

Кайсыбер бәндәләр, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшәләр. Бүгенге көндә биш ана бала тапса, аның икесе, өчесе нарасыен калдырып, таш­лап китә. Бу аналар тавыклардан да түбән дәрә­җ­әгә тәгәриләр. Тавык — иң куркак хайваннарның берсе булса да, чебиләре дөньяга килгәч, аларны саклар өчен эткә дә, кирәк булса, кешегә дә ташлана. Димәк, кеше дөньяга ни өчен килде? Гыйбадәт итәр өчен. Гыйбадәт ни өчен кирәк? Кешелек­леле­геб­езне саклап, Аллаһының ризалыгына ирешер өчен.

Наил Болгарый туплады.

Гыйбадәтнең җелеге

Дога кылмаган кеше юктыр ул. Адәм баласының нәфесе шундый инде  – кыен вакытта гына Аллаһны искә төшерә. Эштә проблема килеп чыкса, гаиләдә буран кузгалса, бала төн йокысын качырса – кеше Аллаһка ялвара башлый. Намаздагысы да, гыйбадәтнең нәрсә икәнен белмәгәне дә. Соңгысы үзе дога кыла белмәгәнгә күрә мәчеткә бара. Ничек тә  үз проблемасын Аллаһка җиткерергә тырыша. Белә —  бары тик Аллаһы Тәгалә генә аның хәлен җиңеләйтә ала, доганың кодрәтенә шунда төшенә.

Бервакыт Ибраһим бин Әдһәмнән (куддисә сирруху) сораганнар: “Аллаһы Тәгалә Үзе болай ди: ”Әй, колларым! Сорагыз Миннән һәм Мин сезнең догаларыгызны кабул итеп (бирермен)”. Әмма ләкин күпме сорасак та һичбер нәрсә юк”. Ни өчен шулай соң?

Ибраһим бин Әдһәм әйткән: “Әй, сез, Басра шәһәрендә яшәүчеләр! Сез Аллаһның барлыгын беләсез, әмма Аңа буйсынмыйсыз. Аның илчеләрен беләсез, әмма аларга иярмисез. Коръәнне укуын укыйсыз, әмма анда язылганнарга колак салмыйсыз. Аллаһның исәпсез-хисапсыз фазыйләтләреннән файдаланасыз, әмма Аңа рәхмәтләр әйтмисез. Җәннәтнең габидләргә әзерләнгән икәнен беләсез, әмма үзегезне шуңа әзерләмисез.Тәмугның Аллаһы Тәгаләгә каршы булганнар, Аңа буйсынмаганнар өчен икәнлеген беләсез, әмма Аннан курыкмыйсыз. Сезнең аталарыгыз вә бабаларыгыз нинди газапларга дучар булганын белә торып, үзегезгә сабак алмыйсыз, бүтәннәрнең хаталарын күреп тә үзегезнең хаталарыгызны күрмисез. Сезнең ишеләр җир асларына убылып төшмәүләренә вә тагы да авыррак газапларга дучар ителүләренә рәхмәтле булырлар иде…”

Дога кылу – сөннәт гамәл. Дога – гыйбадәтнең җелеге, мөэминнең коралы  һәм  диннең терәге. Доганың сөннәтләре һәм әдәпләре бар.

Ашаган ризыкның хәләл, кигән киемнең чиста-пөхтә булуы  хәерле.  Күңелеңне догага әзер булуы, аның кабуллыгына шиксез ышану кирәк. Гөнаһлардан тәүбә кылу, соралган нәрсәнең килүен ашыктырмау, кабул булмый торуны озак дип санамау да доганың сөннәте.

Дога кылуда ялкау булма. Дөреслектә, коллардан шундый бер кеше булыр, Аллаһы Тәгалә аның сораганын ишетер һәм сораганын бирүне кичектерер.

Ялваручы Аллаһы Тәгаләне догасын кабул кылуда ихтыярлы кылмас, ягъни “Әгәр теләсәң, бир Син миңа шул нәрсәне, теләсәң ярлыка Син мине”, дип әйтмәс. Догада бер нәрсәне  сорау тиешле.

Доганы даими кыл. Бер мәртәбә сорасаң, җиде мәртәбәгә кадәр тагын кыл. Күңелеңә рәхәт һәм тәнең сәламәт, җаның тыныч  вакытта күбрәк ялвар. Бәла вакытында ул дога өстенлеккә ирешер.

Дога Аллаһы Тәгаләне мактаудан һәм сөекле Рәсүлебезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтүдән башлана һәм шулар белән тәмамлана. Шуннан соң ихлас күңелдән теләгәнеңне сора. Ислам әһленең барчасы өчен ялвар. Үзеңнең сораган һәм теләгән нәрсәләреңнең барысын да әйт. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә өчен сораган нәрсәңне бирү авыр булмас. Доганы көйләп әйтүдән, гаҗәп һәм тиң булмаган сораулардан, чиктән чыгудан саклан. Мәсәлән: “Ий, Аллаһ, Син миңа җәнннәттәге шундый-шундый сарайны бир” кебек дога кылудан тыел.  Хезмәт итми мал-мөлкәт сорау, гамәл кылмый гына  җәннәткә өметләнүдән читләш.

Догага керешер алдыннан тәһарәт ал яисә госеллән, кыйблага карап ике тезеңә тезләнеп утыр, ике учыңны кушып күкрәк турысына күтәр һәм үзең өчен ялварудан башла. Аллаһтан өметләнгән нәрсәңне өч мәртәбә сора, сабыр гына йомшак тавыш белән дога кылгач, ике кулың белән йөзеңне сыпыр. Шуннан  “Амин”  дигәннән соң Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм  сөекле Рәсүлебезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйт.

Дога кылу өчен уңайлы вакыт һәм урын сайлау да бик мөһим, чөнки алар  аның кабул булуына сәбәпче булулары ихтимал. Мисал өчен — Гарәфә тавы, Хәрам мәчете, Рамазан ае, җомга көн, төннәр һәм таң сызылып килгән мизгелләр, иртәнге намазның азаны һәм камәт арасы, бәйрәмнәр белән Гарәфә көннәре, дошман белән аяусыз сугыш алып барган вакыт, коеп яңгыр яуган чаклар, Коръәни Кәримне тулысынча укып чыккач.

Дога кабул булмауның  берничә сәбәбе бар: хәрам ризык куллану, кешеләрне рәнҗетү, дога кылганда шикләнү, гыйбадәттә ялкаулык күрсәтү, гайбәт сөйләү, саф чиста йөрмәү, тәкәбберлек чире белән авыру, саран  һәм  башкаларга карата хөсетле булу һ.б.

Доганың кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк. Сөекле Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Әгәр берәр кол Аллаһка мөрәҗәгать итеп нидер сораса, әмма шул әйбер аның кулына кермәсә, Җәнабе Хак аны бу адәмнең гамәл дәфтәренә савап итеп теркәп куя, димәк, үтенечне җавапсыз калдырмый”. Кодси хәдистә исә болай диелә: “Берәр көнне Аллаһның гөнаһлы колларыннан берсе, кулларын күтәреп дога кыла һәм нәрсәдер сорый, ләкин теләгенә ирешми икән, шунда өметен өзмәсен, янә дога кылсын. Тагы нәтиҗә булмаса, отыры үҗәтлек илә таләп итү ярыйдыр һәм нәкъ менә шул мизгелдә Җәнабе Аллаһ әйтәчәктер: “Әй, минем фәрештәләрем! Күрмисезмени ошбу колым Миннән башка беркемгә дә итагать итми вә гыйбадәт кылмый, үтенеч белән мөрәҗәгать итми. Ул ныклап таләп итә, үҗәтлек күрсәтә. Шул сәбәпле мин оялдым (Мин аны кичердем, догасын кабул кылдым вә сораганын бирдем)”.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Төн саен Аллаһы Тәгалә дөнья күгенә иңә һәм сорый: «Дога кылучы бармы? Аның догасын кабул итим. Сораучы бармы? Аңа сораганын бирим». Бу хәдистән шундый нәтиҗә ясарга була – йөкламыйча, төнлә кылынган доганың  кабул булу ихтималы зур.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен