Мунчадагы иң мәгънәсез эшләр

Фото ussurbator.ru сайтыннан алынды.

Тән сихәтләнсен өчен гадәти мунча керүгә кайберәүләр әллә нинди “яңалыклар” өстәп җибәрә. Имеш, алар сәламәтлекне ныгыта һәм тәнне аруландыра. Кайбер гамәлләр организм өчен файдасыз гына булса, аерым берләре зыян да китерергә мөмкин. Шундый очракларны карап үтик.

Экзотик себеркеләр

Күбебез өчен мунча керү ул тиз генә чайканып чыгу түгел, ә озак итеп, ләүкәгә утырып хуш исле себерке белән чабыну. Каен яки имәннән ясалган гади себеркеләргә кешеләр еш кына төрле үләннәр кушып җибәрергә яраталар. Халык медицинасында кулланыла торган шифалы үләннәр чабынган вакытта үз көчләрен югалта, яки алар бик начар тәэсир итә. Мондый хәл мунчадагы эсселек һәм дымлылык белән бәйле.

Мәсәлән, ромашка. Ул ялкынсынудан ярдәм итә, аның чәе тынычландыра, диләр. Әмма аның аллергия барлыкка китерү үзлеге бар. Шуңа күрә аны себеркегә кушып җибәрү тыела.

Сәрви куагы (акация) һәм камыр агачы (боярышник) кушып ясалган мунча себеркеләреннән исә файда да, зыян да юк. Аларның бөтен дәвалау көче яфракларында түгел, ә чәчәкләрендә һәм җимешләрендә.

Өрәңге себеркеләреннән дә зур шифа көтмәгез. Аларның канада төре генә организмга файдалы, ә башкалары берничек тә тәэсир итми. Кайбер сатучылар өрәңге миллеге дип яфраклары белән аңа охшаган чинар агачын (платан) кушып җибәрәләр. Әлеге ботаклар файдасыз. Өстәвенә, алар дым тарта һәм мунча кергән вакытта шактый авырая. Шул рәвешле тәндә яралар да калдырырга мөмкин.

Колмак (хмель) яки наркотик матдәләре булган киндер (конопля) себеркеләр белән мунча керү парланган һәм изрәгән организмга җиңел тәэсир итә. Алар белән чабынгач, йоклыйсы килә, баш әйләнә. Бу мунчада егылу, исерүгә яки тагын да куркынычрак хәлләргә, мәсәлән, пешүгә китерүе ихтимал.

Резин башлык

Кайбер шаяртырга яратучы кешеләр “мунчага башлык киеп керергә кирәк” дигәнне үзләренчә аңлап, су коена торган башлыкны киеп керәләр. Бу гамәл сәламәтлеккә шактый зыян китерә. Башны кысып торучы башлык эсселектә тизләнгән кан әйләнешен тоткарлый. Кан йөреше әкренәю баш авырту, хәлсезлек китереп чыгара. Бу исә мунчаның бөтен сихәтен ала.

Хуш исле пар

Мунча керүнең бөтен серләрен белеп бетергән кешеләр кызган ташка теләсә нинди хуш исле майлар салмаска куша. Сулыш юлларын дәвалаучы һәм сәламәтләндерүче майлар дөрес кулланылмаган очракта начар тәэсир итә. Мунча ташына су кушылган майны сипсәң дә, югары температурада ул янып китәргә мөмкин. Шуңа мунча керүче хуш исләр урынына янган май исен генә тоячак. Шундый хәлләрдән сакланыр өчен эфир майларын киң савытка салып, мунча миче белән янәшә куярга кирәк. Әкрен генә кызып ул һаваны файдалы матдәләр белән баетачак. Мунчаның агач киштәләренә, ләүкәгә,  агач диварларга май кушылган суны ышку да шундый ук нәтиҗә бирә.

Мунчадан соң сихәтләндерә торган чәйләр

Парланып, чабынып, юынып чыкканнан соң өстәлдә тәмле чәй дә көтсә, гади көн дә матур бәйрәмгә әйләнергә мөмкин. Мунча кереп чыкканнан соң нинди чәйләр аеруча файдалы соң?

Ромашканы себеркегә кулланырга ярамаса да, мунча кереп чыкканнан соң бу чәчәктән ясалган чәйне эчү, киресенчә, файдалы гына булыр. Бер балкашыгы кипкән ромашка чәчәкләрен 200 мл кайнап кына чыккан су белән 20-25 минут төнәтәләр.

Юкә чәчәгеннән ясалган чәй дә тәме һәм файдасы ягыннан алдагыларыннан калышмый. Бер балкашык чәчәккә 200 мл кайнаган су салып, 15-20 минут төнәтәләр.

Мунчадан соң тәнегез генә түгел, җаныгыз да сихәтләнсен!

Алсу Сәлах

Ишексез мунча

Быел җәй төзүче мунчабызга ишекләр куярбыз дигән идек. Тышкы тимер ишеккә заказ да биреп куйдык. Өч көн үтүгә «ишегегез әзер, килеп алыгыз», — дип  хәбәр дә бирделәр. Җәй урталарына  тизрәк  эшен бетереп, рәхәтләнеп мунча керү иде ниятебез. Дусларыбыз кунакка чакырып торса да, гел кешедә мунча кереп ятып булмый бит. Тик көтмәгәндә мунчабызга «кунаклар» үзләре килеп төште. Юууууук, төшмәде, очып килде!

Кай арада кошлар оя да ясап куйганнар?! Тапканнар оя корыр урын?! Мунчаның тышкы ишеге куеласы урынга 2 метр биеклектә газобетон арасына корганнар! Нәкъ ишек куясы урынга! Яхшылап ясаганнар анысы: кипкән үләннәр, йон-баулар тырпаеп күренеп тора. Ишек куеласы урынны яулап алган яңа “мунча хуҗалары”ның  җирән койрыклары да әллә каян күренеп янып тора. Бу нинди кош икән дип аптырадык башта, чыпчыктан чак кына кечкенә үзләре.

Атна-ун көннән  килсәк, чакырылмаган кунаклар бәбәй туен үткәреп ята. Ай-яй, җитез бу кош дигәннәре!  Кай  арада бала чыгарырга да өлгергәннәр! Ярааар, шулай итеп “әби” белән “бабай” да булдык. Карап торабыз ирем  белән кош балаларына. Сабыйларны күргәч ирнең дә күнеле йомшарды.  Куймый гына бит ишекне. Берәү генә дә түгел бит, өч томшык! Әле бу куренгәннәре генә.

Яшь әти белән әни бигрәк җаваплы булып чыктылар, сокланып карап торабыз шуларга. 3-4 минут саен җимне ташып кына торалар.  Әти кеше дә читтә калмый —  ул да азык ташый, балаларын парлап ашаталар. Ну, сайрап та куялар! Иртәдән кичкә кадәр «фьюить, уиить» дип бертуктамый җырлыйлар. Берничә тапкыр шулай җырлагач, тел шартлаткандай, «тек-тек-тек» дип тә куялар, койрык очларын да селкетәләр. Көннәр буе шушы кошларның  матур тавышларын тыңлый-тыңлый, балаларын  тырышып ашатканнарына соклана-соклана мунча эчен ясадык. Кошлар бала ашата, без плитә ябыштырабыз. Бу җан ияләреннән  илһам алып, арганнарыбызны онытып, канатланып эшләдек. Тора-бара кош балалары да дөньяга аваз салды — әниләре очып килү белән чыр-чу киләләр!

Кош балалары үсеп ныгый барган арада безнең мунча да ныгыды. Ләүкә ясадык, мунча эчен тышладык, каен һәм имәннән себеркеләр бәйләдек. Мичне дә ягып тикшереп карадык. Беренче тапкыр якканда мунча алдына төтен таралды. Кошлар нишләп бетәр икән, төтен исенә тончыгып үлмәсәләр генә ярар иде, — дип бик тә борчылган идем. Кайгыруым юкка булган. Чакырылмаган кунаклар бу сынауга да бирешмәде. Акрынлап мунчаны да ягып керә башладык. Гел оя янәшәсендә йөргәч, мунчалар керә башлагач, ана кош белән ата кош балаларын ташлап китеп бармаса ярар иде, дип тә хафага төшкән идек. Алар, бернигә дә карамый, балаларына җим ташуларын дәвам итәләр.

Беләсе килә генә бит шуларның нинди кош икәннәрен! Татарстанның «Түбән Кама» милли паркында кошларны өйрәнүче орнитолог  Ринур Бекмансуровка шалтыраттым. Аңа мунчабызны  үз иткән кошлар турында сөйләдем.  Мунчага оялаучы бу канатлы дуслар уткойрык (горихвостка) булып чыкты. «2-3 атна көтегез. Балалары канат чыгаргач, уткойрыклар очып китәр», — диде орнитолог. Нинди атналар ди, айлар буе да көтәргә дә әзербез! Бу кошлар безнең күнелләребезне яшәртте, аларның чут-чут итеп сайрауларын тыңлап без яшьлегебезгә кайткандай булдык бит, без дә аларга карап үзара шулай сайрашып йөрдек.

Бу кошлар турында беләсем килеп үзем дә мәгълүмат җыйдым. Мунчага ишек куярга комачаулаган бу кошлар чыннан да уткойрык, русчалатып әйтсәк «горихвостка-чернушка» икән. Иртәдән кичкә кадәр сайраучы кошлар кыргый табигатьтә тауларда һәм кыяларда оялый. Ә менә шәһәр һәм авылларда ояны төзелеш барган урыннарда салырга ярата дип язылган. Безнен төзелеп бетмәгән таш мунча корылмасын да ташлы кыя дип кабул иткәннәр, күрәсең. 18-20 сәгать эчендә якынча 500 тапкыр очып барып, баласына ашарга алып кайта дигән сүзләрне укыгач, аларның шушы уткойрык икәнендә шигем калмады. Җылы якларга беренче салкыннар килү белән сентябрь аенда ук очып китәләр диелгән. Кышлау урыннары — Япония, Африка, Көньяк-Көнбатыш Азия. Сайраганда кайвакыт нигә «тек-тек-тек» дип әйткәннәрен дә аңладым. Борчылганда шундый  аваз чыгара икән бу кошлар. Оялары  тирәсендә без буталып йөргәнгә шулай  кайгырганнар икән.

Бигрәк тынгысыз, хәрәкәтчән, акыллы кошлар булып чыкты алар. Мунчага килсәк,  уткойрыклар электр чыбыгына, я койма өстенә утырып безнең киткәнне күзәтеп утыралар. Балалары да томшыкларын ачып, сабыр гына әти-әнисенең килеп ашатканын  көтеп ята. Ташлап китмәсләрен сизәләр, күрәсең.

Түземлегебезне җыеп без дә кошларның  балалары белән бергә ояларыннан очып киткәнен  көтәбез. Ишек тә көтә… Мунчаны әле һаман ишексез керәбез…Ишектәмени хикмәт!

Мәрьям Заһиди

Комган белән пәкедер…

 

Комган – гадәттә җиз, бакыр һәм башка төрле төрле калайдан эшләнгән махсус формадагы, тоткалы һәм борынлы су савыты. Еш кына аңа төрле бизәкләр, чокып рәсемнәр ясала. Бу сүзнең гомумтөрки телдә киң таралган булуы комганның төркиләрдә бик күптәннән кулланылышта йөрүе хакында сөйли.

Комган һәр татар өендә дә булган. Аңа су салып, гадәттә мич артында тотканнар. Бәлки әле күпләр белмидер дә — әби-бабаларыбызның мичләре казанлы булган. Урыс миченнән ул шуның белән аерылып тора да. Казанда ризык пешә, су җылына. Ә җылы су — бишвакыт намаз укучы, тәһарәтле мөселман кешесе өчен төп ихтыяҗларның бер­се. Юыну-тәһарәт өчен кирәкле су нәкъ менә шул комганнарда сакланган. Гасырлар дәвамында хуҗалыкта берничә комган булган:  берсе – өйдә, икенчесе – бакчада, өченчесе мунчада торган. Бәдрәфнең дә үз комганы булган. Татар көндәлек тормышын комганнан башка күз алдына да китерә алмый. Ул – чисталык, пакълек, сәламәтлек чыганагы. Моны раслаучы мәкаль дә бар: мөселманлык икедер: комган белән пәкедер. Мөселман булуның нигезе дә чисталык бит: ул пәке белән кырынган, комган белән юынган, тәһарәт алган.

Комганнар­ны бакырдан, җиздән кала көмеш белән бронзадан да ясаганнар. Алар төрле формада булсалар да, үзара бик охшаш. Гадәттә, аларның боры­ны кош яки хайван башына охшатып эшләнгән. Һәр төбәктә диярлек бу һөнәрнең үз осталары – атаклы комганчылар булган. XIX гасырда тимерчеләр зур булмаган бакыр һәм җиз комганнар ясаганнар. Бу су савытлары тар муенлы, борынлы, тоткалы һәм еш кына капкачлы булган. Алар халык арасында бик киң таралган. Гадәттә бу чорда  комганнар бизәк-рәсемсез ясалган. Комган ясау  үзәкләре булып Казан һәм Казан арты авыллары (Олы Әтнә, Тимерче һәм башка авыллар) танылган. Өй кирәк-яракларыннан булган комганны Россия шәһәрләренең татар бистәләрендә дә ясап сатканнар. Кукмарада, мисалга, сәүдәгәр Володинның комган ясау буенча шәхси остаханәсе булган.

Җиз комганнарны бүген пластиктан ясалганнары алыштырды. Мондый комганнарның уңай ягы – алар җиңел. Хәер, авылларда  җиз комганнарны бүген дә очратырга була әле. Һәрхәлдә, нәрсәдән ясалган булуына да карамастан, комган татар  халкының чисталык һәм пөхтәлек өлгесе булып калуын дәвам итә.

Мәрьям Заһиди

Аның суы патша кызын да терелткән

Сездә ничектер, ә мине кечкенә чагымда әбием мунчада иң элек аяктан чаба башлый иде. Биссмиллаларын әйтә-әйтә, сихәт тели-тели  аяк табанын төгәл 41 тапкыр чаба иде. «Алтыдагы алтмышка», диләр бит. Шул чактан бирле гел әби өйрәткәнчә эшлим. Мунчада чабынганда иң әүвәл аяк табаннарымнан башлыйм. Үсеп буйга җитеп, күп еллар үткәч кенә әбиемнең ник шулай эшләгәнен аңладым. «Дошман сүзе аста калсын», дип юравы булган аның. Аннан соң табиблар  картлык аяктан башлана, ди бит. Табанны болай чапкалау организмның картаюына каршы бер ысул булган күрәсең. Әби-бабаларыбыз һәр эшнең тәртибен белеп башкарган инде.

Әйе, һәр нәрсәнең үз җае бар. Шул исәптән мунча себеркесе әзерләүнең дә. Безнең якларда аны шулай «себерке» дип атыйлар. Татарстанның төрле районнарында миннек, тиннек, пиннек, миллек, минек дип тә йөртәләр. Күпләр мунча себеркесен гадәттә 12 июльгә, ягъни Питрауга кадәр әзерләп бетерергә киңәш итә. “Питрау үтте – җәй бетте, Питраудан соң кошлар да сайрамый”, диләр  халыкта. Хәер, бу сүзләр бик үк дөреслеккә туры килеп бетми икән. Районнарның урнашуы төрлечә бит. Кайсыбер авыллар көньякта, кайсылары төньякта, кайберләре тау башында булса, калганнары тау астында. Себерке әзерләргә иң шәп вакыт – юкә агачы  чәчәк аткан  чор. Вакытыннан алда җыелган себеркенең яфраклары тиз коелучан була, ә соңга калсаң ул нәфислеген югалта, тупасланып китә, тәме дә калмый.

Себеркене, дару үләннәре кебек, чык кипкәч, кояшлы аяз көнне иртәнге якта җыялар. Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, ылыстан, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була. Ишегалдында бергәләшеп себерке бәйләп утыру үзе бер күңелле күренеш.

Каен себеркесе

Себерке өчен карт та, артык яшь каен да  бармый, аңа «үсмер» каен кирәк. Аның ботаклары сыгылмалы, яфраклары йомшак була. Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен себеркесе организмнан шлакларны чыгара, тире катламын тирәннән чистарта, бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый. Мондый миннек мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә. Себеркегә  мелиса, бөтнек, сары һәм күк мәтрүшкә, әрем, хәтта кычыткан да кушып ясарга була. Бу – борынгы төркиләрдән үк сакланып калган иң файдалы ысул. Иренмичә шулай бәйләсәң, тәнгә дә шифасы була, мунчага да хуш исе тарала. Мондый себерке пешергәч, үзеңне җәйге болында дип хис итәсең. Каен себеркесе белән чабынгач, кешенең көч-куәте арта, кәефе күтәрелә. Аның суы да шифалы. Ул чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә.

Имән себеркесе

Имән себеркесенә килгәндә, аны июнь ахырында әзерли башлап, сентябрь башларына кадәр җыярга була. Агачның яфракларына игътибар итәргә кирәк. Ул тапсыз, куе яшел төстә, ботакларында чикләвеге булмаска тиеш. Яшь, күләгәле урында үскән, яфраклары зур булган ботактан җыясыз икән, андыйның себеркесе дә яхшырак була. Борынгылар имән янәшәсендә әрекмән үсә икән, бу агач себерке өчен яхшы дип әйтеп калдырган. Аны алып кайту белән бәйләргә ашыкмагыз, ул бер-ике сәгать чамасы күләгәле урында торырга тиеш. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә аны төшерергә булыша. Шуңа күрә дә бу себерке спортчыларга  һәм гипертоникларга киңәш ителә. Ул нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Аның төнәтмәсе кайбер тән авыруларыннан, аяк тирләүчәнлектән дәвалау чарасы буларак кулланыла. Имәннең киң яфраклары чабынганда мамык кебек йомшак, пар куарга да уңайлы.

Юкә себеркесе

Юкә миллеге ясарга уйлыйсыз икән, чәчәк ату белән бер атна эчендә җыеп өлгерергә кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак. Әмма мондый себерке  белән рәхәтләнеп чабынып булмый, яфраклары йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр. Юкә себеркесе баш авыртуын баса, сидек юлларына көчле йогынты ясый, тирнең аерылып чыгуын тизләтә, тынычланырга, җәрәхәтләрне тиз төзәтергә, бронхларны киңәйтергә, температураны төшерергә ярдәм итә. Салкын тигән очракта  менә дигән дәвалау чарасы. Юкә баш авыртуын баса, тынычландыра.

Ылыслы агачлардан себерке

Нарат, чыршы себеркесен елның теләсә кайсы фасылында бәйләргә була, ә менә артышны (можжевельник) җәй көне әзерләп калырга ашыгыгыз. Шулай ук яшь агач ботагыннан ясалганы яхшырак була. Артыш микробларга каршы көрәштә ярдәм итә, авыртуны баса. Эрбет агачы салкын тию, умырткалар авыртканда, радикулит, невралгия, имгәнүләрдән булыша. Ак чыршы  –  иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашынуын яхшырта, көч өсти, яшәртә. Ак чыршы нерв күзәнәкләрен  тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач алар йомшара. Себеркеләрне зур һәм куе итмәскә кирәк, чөнки мунчада кайнар суга салып пешекләгәч, алар болай да авырая. Ылыслы себеркеләр тирнең аерылып чыгуына ярдәм итә, мускулларда, хәтта эчке органнарда кан әйләнешен тизләтә.Ул һаваны бик яхшы чистарта, сулыш юлы авыруларга каршы тора.

Миләш агачы себеркесе

Миләш кан басымы түбән кешеләргә файдалы, артериаль басымны күтәрә. Кышка миләш себеркесен әзерләргә була. Аны чәчәк атканчы ук җыярга кирәк. Бу агачның  себеркесе белән чабынгач яшәреп китәсең, хәлсезләнү юкка чыга. Миләш себеркесе белән чабыну организмны эшкә әзерли, шуңа күрә дә аны көннең беренче яртысында кулланырга кирәк.

Чия агачы себеркесе

Яшь чия үсентесеннән ясалган себерке шома була, ул тәнне иркәли. Хатын-кыз һәм ир-атларның гормоннар эшчәнлеген яхшырта.

Әрем себеркесе

Әремнән ясалган себерке ашказаны, буыннар, бавыр, үт куыгы авыртканда булыша, сары авыруыннан, ревматизмнан котылырга ярдәм итә.

Кычыткан себеркесе

Кычыткан себеркесе мускуллар, буыннар авыртканда булыша, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора. Әлеге себеркене еш куллансаң, артериаль басым түбәнәя, нерв системасы рәткә килә.

Себерке җыйганда иң мөһиме – агачка зыян китермәү. Аның ботакларын пычак белән генә кисеп җыярга кирәк, шуннан соң берәр төн караңгы, җиләс урында – сарай, чолан, келәттә тотарга кушыла. Болай  эшләгәндә ботаклар бераз кибеп өлгерә, югыйсә, аннан соң себерке бушый һәм аны тагын бер кат бәйләргә туры киләчәк.

Себеркене һәркем үзенчә бәйли. Кемдер кечкенә, җыйнак миллек яратса, икенчеләр зур, җәелеп торганы яхшы дип саный. Себеркене оста итеп бәйләүче кешеләр сүзләренчә, дөрес ясалган мунча себеркесе җилпәзәне хәтерләтә. Аны бәйләгәндә калынрак ботакларны эчтә, ә нәзегрәкләрен кырыйда калдыралар. Гадәттә, себеркене 60 см зурлыкта әзерләсәң уңайлы була. Ботакларын сындырып алганнан соң, сап өлешендәге яфракларын алырга да, берсе өстенә икенчесен куя барып, бәйләм кебек җыярга кирәк. Уңайлы булсын өчен себерке сабы ике урыннан бау белән бәйләнә.

Себерке киптерүнең дә үз җае бар: беренче чиратта, җиләс урын таләп ителә. Тигез кипсен өчен, гадәттә, себеркеләрне элеп куялар, ләкин җилпәзә рәвешендә булуын теләсәң, идәнгә яткырып, даими әйләндереп торып киптерергә туры киләчәк. Кипкән себеркене караңгы урында саклыйлар. Себеркегә кояш нурлары төшмәскә тиеш, алайса яфраклары шунда ук саргаеп коелачак. Мунча себеркесен вакытында җыйсаң, аны ике ел сакларга мөмкин. Соңгы елларда миллекне яшел килеш туңдыргычка да куя башладылар. Бу рәвешле саклаганда аның хуш исе көчлерәк була икән.

Еш кына себеркене кайнар су белән пешекләгәндә, яфраклары коела. Моны булдырмас өчен аны мунча керер алдыннан бер-ике сәгатькә салкын суга батырып куярга кирәк. Шул вакытта аның яфраклары ныгып, яңарып китә.

… Әбием мунчада себерке суы белән коендырып чыгара торган иде. «Себерке пары, себерке суы патша кызын да  терелткән», – дия иде. Шушы үләннәрнең файдасы тәнгә сеңеп калсын өчен сөртенмичә генә, шул терелгән патша кызын күз алдына китерә-китерә  йөгереп өйгә кайтып китә идем…

Р.S. Әбиемнең аяк табаннарымны ник төгәл 41 тапкыр чапканын да күптән түгел генә аңладым. Май аенда бәйләнгән себеркене  «41 агач башы» дип йөрткәннәр. 41 төрле үлән, агач ботаклары кыстырып ясалган бу миллек бөтен авыруларга шифа булган.

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен