Хаҗәт намазы ничек укыла?

Берәр теләге тормышка ашсын яки максатына ирешү өчен мөселман кешесенең  менә дигән мөмкинлеге бар. Ул — хаҗәт намазы. Сөннәт намазлардан булган бу гыйбадәт ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать итеп укыла. Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла. Намазны укып бетергәннән соң, ул “Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин” дип Аллаһка хәмде-сәнә әйтеп, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм)гә салават-сәлам ирештерә. Шуннан соң, кулларын күтәреп түбәндәге доганы укый:
«Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә үәл-ганиимәтә миң күлли биррин, үәс-сәләәмәтә миң күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбә. Илләә гафәртәһүү, үә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү үә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин».
Доганың мәгънәсе: Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау — галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгъфирәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп булуын һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырма. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны каршыла. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!

Хозыр (галәйһис-сәлам) догасы

Хәзрәти Гали  сөйли: “Мин бер кичне төшемдә Хозырны (галәйһис-сәлам) күрдем. Ул миңа дошманымны харап итәр өчен түбәндәге доганы өйрәтте: “Йә һүуә йә мән һүуә йә мән лә һүуә иллә һүуә”.

Иртәгесен Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): Сиңа Хозыр (галәйһис-сәлам) Исме-Әгъзам догасын өйрәткән була”, — дип, гаҗәпсенеп калган хәзрәти Галигә хәбәр итте. (“Мәснәви шәрхе”, 4/472)

Гыйбадәтнең җелеге

Дога кылмаган кеше юктыр ул. Адәм баласының нәфесе шундый инде  – кыен вакытта гына Аллаһны искә төшерә. Эштә проблема килеп чыкса, гаиләдә буран кузгалса, бала төн йокысын качырса – кеше Аллаһка ялвара башлый. Намаздагысы да, гыйбадәтнең нәрсә икәнен белмәгәне дә. Соңгысы үзе дога кыла белмәгәнгә күрә мәчеткә бара. Ничек тә  үз проблемасын Аллаһка җиткерергә тырыша. Белә —  бары тик Аллаһы Тәгалә генә аның хәлен җиңеләйтә ала, доганың кодрәтенә шунда төшенә.

Бервакыт Ибраһим бин Әдһәмнән (куддисә сирруху) сораганнар: “Аллаһы Тәгалә Үзе болай ди: ”Әй, колларым! Сорагыз Миннән һәм Мин сезнең догаларыгызны кабул итеп (бирермен)”. Әмма ләкин күпме сорасак та һичбер нәрсә юк”. Ни өчен шулай соң?

Ибраһим бин Әдһәм әйткән: “Әй, сез, Басра шәһәрендә яшәүчеләр! Сез Аллаһның барлыгын беләсез, әмма Аңа буйсынмыйсыз. Аның илчеләрен беләсез, әмма аларга иярмисез. Коръәнне укуын укыйсыз, әмма анда язылганнарга колак салмыйсыз. Аллаһның исәпсез-хисапсыз фазыйләтләреннән файдаланасыз, әмма Аңа рәхмәтләр әйтмисез. Җәннәтнең габидләргә әзерләнгән икәнен беләсез, әмма үзегезне шуңа әзерләмисез.Тәмугның Аллаһы Тәгаләгә каршы булганнар, Аңа буйсынмаганнар өчен икәнлеген беләсез, әмма Аннан курыкмыйсыз. Сезнең аталарыгыз вә бабаларыгыз нинди газапларга дучар булганын белә торып, үзегезгә сабак алмыйсыз, бүтәннәрнең хаталарын күреп тә үзегезнең хаталарыгызны күрмисез. Сезнең ишеләр җир асларына убылып төшмәүләренә вә тагы да авыррак газапларга дучар ителүләренә рәхмәтле булырлар иде…”

Дога кылу – сөннәт гамәл. Дога – гыйбадәтнең җелеге, мөэминнең коралы  һәм  диннең терәге. Доганың сөннәтләре һәм әдәпләре бар.

Ашаган ризыкның хәләл, кигән киемнең чиста-пөхтә булуы  хәерле.  Күңелеңне догага әзер булуы, аның кабуллыгына шиксез ышану кирәк. Гөнаһлардан тәүбә кылу, соралган нәрсәнең килүен ашыктырмау, кабул булмый торуны озак дип санамау да доганың сөннәте.

Дога кылуда ялкау булма. Дөреслектә, коллардан шундый бер кеше булыр, Аллаһы Тәгалә аның сораганын ишетер һәм сораганын бирүне кичектерер.

Ялваручы Аллаһы Тәгаләне догасын кабул кылуда ихтыярлы кылмас, ягъни “Әгәр теләсәң, бир Син миңа шул нәрсәне, теләсәң ярлыка Син мине”, дип әйтмәс. Догада бер нәрсәне  сорау тиешле.

Доганы даими кыл. Бер мәртәбә сорасаң, җиде мәртәбәгә кадәр тагын кыл. Күңелеңә рәхәт һәм тәнең сәламәт, җаның тыныч  вакытта күбрәк ялвар. Бәла вакытында ул дога өстенлеккә ирешер.

Дога Аллаһы Тәгаләне мактаудан һәм сөекле Рәсүлебезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтүдән башлана һәм шулар белән тәмамлана. Шуннан соң ихлас күңелдән теләгәнеңне сора. Ислам әһленең барчасы өчен ялвар. Үзеңнең сораган һәм теләгән нәрсәләреңнең барысын да әйт. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә өчен сораган нәрсәңне бирү авыр булмас. Доганы көйләп әйтүдән, гаҗәп һәм тиң булмаган сораулардан, чиктән чыгудан саклан. Мәсәлән: “Ий, Аллаһ, Син миңа җәнннәттәге шундый-шундый сарайны бир” кебек дога кылудан тыел.  Хезмәт итми мал-мөлкәт сорау, гамәл кылмый гына  җәннәткә өметләнүдән читләш.

Догага керешер алдыннан тәһарәт ал яисә госеллән, кыйблага карап ике тезеңә тезләнеп утыр, ике учыңны кушып күкрәк турысына күтәр һәм үзең өчен ялварудан башла. Аллаһтан өметләнгән нәрсәңне өч мәртәбә сора, сабыр гына йомшак тавыш белән дога кылгач, ике кулың белән йөзеңне сыпыр. Шуннан  “Амин”  дигәннән соң Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм  сөекле Рәсүлебезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйт.

Дога кылу өчен уңайлы вакыт һәм урын сайлау да бик мөһим, чөнки алар  аның кабул булуына сәбәпче булулары ихтимал. Мисал өчен — Гарәфә тавы, Хәрам мәчете, Рамазан ае, җомга көн, төннәр һәм таң сызылып килгән мизгелләр, иртәнге намазның азаны һәм камәт арасы, бәйрәмнәр белән Гарәфә көннәре, дошман белән аяусыз сугыш алып барган вакыт, коеп яңгыр яуган чаклар, Коръәни Кәримне тулысынча укып чыккач.

Дога кабул булмауның  берничә сәбәбе бар: хәрам ризык куллану, кешеләрне рәнҗетү, дога кылганда шикләнү, гыйбадәттә ялкаулык күрсәтү, гайбәт сөйләү, саф чиста йөрмәү, тәкәбберлек чире белән авыру, саран  һәм  башкаларга карата хөсетле булу һ.б.

Доганың кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк. Сөекле Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Әгәр берәр кол Аллаһка мөрәҗәгать итеп нидер сораса, әмма шул әйбер аның кулына кермәсә, Җәнабе Хак аны бу адәмнең гамәл дәфтәренә савап итеп теркәп куя, димәк, үтенечне җавапсыз калдырмый”. Кодси хәдистә исә болай диелә: “Берәр көнне Аллаһның гөнаһлы колларыннан берсе, кулларын күтәреп дога кыла һәм нәрсәдер сорый, ләкин теләгенә ирешми икән, шунда өметен өзмәсен, янә дога кылсын. Тагы нәтиҗә булмаса, отыры үҗәтлек илә таләп итү ярыйдыр һәм нәкъ менә шул мизгелдә Җәнабе Аллаһ әйтәчәктер: “Әй, минем фәрештәләрем! Күрмисезмени ошбу колым Миннән башка беркемгә дә итагать итми вә гыйбадәт кылмый, үтенеч белән мөрәҗәгать итми. Ул ныклап таләп итә, үҗәтлек күрсәтә. Шул сәбәпле мин оялдым (Мин аны кичердем, догасын кабул кылдым вә сораганын бирдем)”.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Төн саен Аллаһы Тәгалә дөнья күгенә иңә һәм сорый: «Дога кылучы бармы? Аның догасын кабул итим. Сораучы бармы? Аңа сораганын бирим». Бу хәдистән шундый нәтиҗә ясарга була – йөкламыйча, төнлә кылынган доганың  кабул булу ихтималы зур.

36 көн өчен — бер еллык ураза әҗере!

Изге Рамазан ае узып та китте, сизми дә калдык. Шулай  гомер дә узып китәчәк. Аллаһ Тәгалә барчабызның изге гамәлләрен кабул итсә һәм гөнаһларыбызны ярлыкаса иде. Рамазан ае тәмамлануга карамастан, изге гамәлләрне кылуыбызны дәвам итәргә насыйп булсын.

Һиҗри календарьда изге Рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Бу айның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үттек.

Бу айның аталышы гарәп падишаһларының исеме белән бәйле. Бәни Гайсә кабиләсенең падишаһы Әнүш гомеренең күп өлешен сахраларда, урманнарда йөреп, төрле бөҗәкләр белән хозурланып, аларны өйрәнеп уздыра. Ул гомере буе диңгез ярында яшәүче кигәвен кебек зур яшел чебенне күрергә  тели. Көннәрдән беркөнне, кояш баегач, диңгез буенда нәкъ шул чебеннәрнең өерен күрә һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә: “Мә һәзәл шәүвәләте”, ягъни “Бу нинди ачыш!”. Бу туван дип аталган айның ахыргы көне була һәм Әнүш падишаһ бу айны шушы ачыш хөрмәтенә “шәүвәл” дип атый. Ислам дине кергәнче, шәүвәлнең беренче көне гарәпләрдә нәхес, ягъни бәхетсезлек, шомлылык, уңышсызлык көне дип саналган.

Гарәп ярымутравында Ислам дине кабул ителгәч, шәүвәлнең беренче көнендә Гайдел-фитыр, ягъни Рамазан уразасы төгәлләнгән соң  бәйрәм ителә торган Ураза гаете билгеләп үтелә башлый.

Рамазан  уразасын тотканнан соң шәүвәл аенда ураза тоту Пәйгамбәребез сөннәтеннән булган мөстәхәб нәфел (эшләсә яхшы, эшләмәсә гөнаһысы юк) гамәл, ул ваҗиб (мәҗбүри) түгел. Ләкин аның әҗер-савабы ел буе ураза тотучыныкы кебек бик бөек һәм дәрәҗәле. Бу турыда Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам): «Кем исә ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр»,  ди. Хәдиснең мәгънәсе Шәригатьтәге кагыйдәдән чыга: һәрбер изге гамәл өчен ун әҗер-савап билгеләнә. Рамазан уразасының  әҗер-савабы ун ай ураза тоткан кебек. Ә шәүвәлдә алты көнлек уразаның әҗер-савабы ике айныкына туры килә. Бергә кушкач, бер еллык әҗер-савап хасил була. Ләкин монда сүз әҗер-савап турында гына бара. Ул гамәлләр барыбер бертигез була алмый икәнен дә аңларга кирәк. Шәүвәлдә алты көн ураза тоту — сөннәт гамәл. Бер елны бу уразаны тотып, икенчесендә калдырсаң, зарары юк. Ләкин ел саен тотсаң  хәерлерәк, ни өчен әле  үзеңне шундый зур әҗер-саваптан мәхрүм итәргә?!

Бу уразаны аерым көннәргә бүлеп тотарга да ярый, бер тоташтан тоту мәҗбүри түгел, ләкин хәерлерәк. Мөселман уразаны шәүвәл аеның кайсы көннәрендә тотарга тели, шул вакытта тота ала. Рамазанда тотылмый калган көннәре булучыларга нишләргә? Иң элек алар калган уразаларын  каза кылырга, ягъни тотып бетерергә, шуннан соң шәүвәл  уразасын  тота башларга тиешләр. Хәдистән әйтелгәнчә, бер еллык әҗер-савап Рамазан аен тулысынча тотмаган кешегә насыйп булмый. Фарыз гамәл, нәфел гамәлдән алдан кылынырга тиеш, ягъни фарыз үтәлмичә, нәфел кабул булмый.

Шәүвәл уразасы Рамазанда булган кимчелекләрне каплый. Әгәр мөселманның Рамазандагы уразасында кимчелекләре яисә уразасына зарар китерерлек гөнаһлары булса, Кыямәт көнендә аның нәфел уразалары фарыз уразаларын ямар өчен кулланылачак. Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам) нең хәдисендә дә моңа дәлил бар: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә иң беренче хисап кылына торган гамәл — ул намаз. Раббыбыз фәрештәләргә әйтер: «Колымның фарыз намазына карагыз, аны камил рәвештә кылдымы яисә кимчелекләре булдымы? Әгәр камил рәвештә кылынса, алар камил булып язылырлар, ләкин әгәр аларда ниндидер кимчелек булса, колымның нәфел намазларына карагыз. Әгәр аның нәфел намазлары булса, колымның фарыз намазларын шул нәфел намазларыннан алып камилләштерегез. Һәм барлык гамәлләр бу рәвештә кабул ителәчәк».

Шәүвәл уразасы Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам) безгә билгеләп куйган сөннәт гамәл. Шулай ук, шәүвәл аенда ураза тоту  изге гамәлләр кылганнан соң, адәм балаларын аларны дәвам иттерүгә күнектерү өчен файдалы. Һәм Рамазан уразасының кабул булуының ачык дәлиле булачак, ин шә Аллаһ! Нәфел уразасын тоту, Раббыбызга Рамазанда ураза тотарга мөмкинлек нигъмәтенә шөкрана белдерү, Аллаһ Тәгаләнең һәм Рәсүлебезнең мәхәббәтләренә ирешү дә.

Бер галимнән: «Хатын-кызда Рамазан уразасының бурычы булса, ул шәүвәлдән алты көн тота аламы, яисә башта каза кылырга тиешме?» — дип сораганнар. Галим Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам)нең хәдисенә нигезләнеп: “Ул башта Рамазан уразасын каза кылып, соңыннан гына шәүвәлнең алты көн нәфел уразасын тота ала”, дип җавап бирә. Ләкин бер искәрмә бар: мәсәлән, хатын-кыз бала тапканнан соң, нифас хәлендә булып, Рамазанда бер көн дә ураза тота алмаса, каза кылуы бөтен шәүвәл аен алып бетерсә һәм зөлкагъдә ае кергәч кенә тәмамланса, аңа шул вакытта алты көн ураза тотарга рөхсәт ителә. Ләкин монда инде каза кылып бетерү белән бу уразаны (нәфел уразасын) бер тоташтан тотарга туры киләчәк. Ул зөлкагъдә аенда тотылса да, зарураттан булганга күрә, Аллаһ боерса, ошбу шәүвәл аеның нәфел уразасы кебек кабул ителер һәм аның өчен шундый ук әҗер-савап булыр.

Һәм ахырдан тагын бер кызыклы мәгълүмат. Икенче бер хәдистә әйтелгәнчә: «Ай саен өч көн ураза тоткан кеше шулай ук бер ел ураза тоткан әҗер-савапка ирешә». Дүшәмбе һәм атнакич(пәнҗешәмбе) ураза тотучылар, иң кимендә аена сигез көн ураза тотып, хәдисләрдә килгәнчә, ел буе нәфел уразасы тоткан әҗер-савапка, ин шә Аллаһ, ирешәчәкләр.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен