Егерме ел типмәгән йөрәк

Фото golovabolit.net.

Кеше организмы бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Инде барысы да билгеле кебек тоелса да, галимнәр елдан-ел әллә нинди кызыклы тәҗрибәләр, исәпләүләр ясап, безне шаккаттырып торалар. Яңа мәгълүмат еш кына гасырдан-гасырга килгән фикер сөрешен үзгәртеп җибәрә.

Йөрәгеңне тыңлар идем…

Кешенең йөрәге гадәттә минутына 72 тапкыр тибә, көненә 100 меңләп, елына 36 миллион һәм бер гомергә уртача 2,5 миллиард тибрәнеш ясый.

Әмма йөрәкнең тибүдән кала, аның тыныч торган вакытлары да шактый җыела. Әгәр шундый тик торган вакытларны бергә җыеп кушсак, уртача гомерле кешенең йөрәге 20 ел “тынычлык”та  тора икән. Шулай ук йөрәкнең төчкергән вакытта туктап торуы да кызыклы күренеш.

Күптән түгел НАСА тәҗрибә үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча, кешенең йөрәге галәмдә хәлсезләнеп һәм кечерәеп кенә калмый, түгәрәкләнә дә икән. НАСАның кардиологлары 12 космонавтның йөрәген тикшереп карый.

Сурәтләрнең анализы космоста кеше йөрәгенең 9,4%ка түгәрәкләнүен күрсәтә. Җир шарына кайткач, ул ярты елдан кире үз халәтенә килә, элеккеге тизлегендә тибә башлый.

“Башлыйммы яңабаштан?”

Озак күрешмәгән танышлардан “Син һаман шул ук икән!” дигән сүзне ишеткәнегез бардыр. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Без гел үзгәрештә. Мәсәлән, безнең тиребез һәрвакыт яңарып тора. Бу процессны икенче төрле “регенерация” дип тә атыйлар. Ул болайрак бара: яңа күзәнәкләр эпидермисның (тән тиресенең) яралгы катламында барлыкка килә һәм 28-30 көн дәвамында өскә таба күтәрелә. Үзләрендәге кератин ярдәмендә алар тиренең тышкы өлешен картайтып бетерә. Картайган тире юынган, яки кием кигән вакытта әкренләп  кубып төшә тора. Шулай итеп, гел шул ук дип санаган тиребез һәрвакыт үзгәреп тора икән. Бер ай дәвамында кешенең тән тиесе тулысынча яңарып бетә.

Яңа туган балаларның регенерциясе, башка процесслар кебек үк (мәсәлән, метаболизм, ягъни азыкны эшкәртү кебек) зурларныкына караганда тизрәк бара. Нарасыйларның тиресе өч көн эчендә – 72 сәгатьтә, алышына.

“Бер битең – ай, берсе – кояш”

2011 нче елда галимнәр кешенең мимикасы ул туганчы ук барлыкка килгәнен ачыклыйлар. Ана карынында ук бала йөзендәге мускуллар селкенә, ул елмая, исе китеп кашларын күтәрә һәм “ачулана” ала. Биттәге мускуллар тәндәге барлык мускулларның 25% алып тора. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, елмайган вакытта безнең 17 мускул хәрәкәткә килсә, ачуланганда һәм елаганда 43е эшли икән. Социаль челтәрләрдә фейсбилдинг дигән күренеш популярлык казана башлады. Фейсбилдингка өйрәтүчеләр төрле күнегүләр ясап, битнең төзелешен үзгәртеп була, дип саный.

“Мин йокысыз уянам…”

Күбегезнең уяткычтан берничә минут алданрак уянганы бардыр. Йоклар алдыннан “Иртәгә берничек тә соңга калырга ярамый” дип уйлап яткан булсагыз, мондый хәлнең ихтималлыгы зуррак.

Әлеге күренеш “табигый уяткыч” эшчәнлеге белән бәйле. Аны галимнәр “адренокортикотроп гормон” дип тә йөртәләр.

“Баш исән булса, бүрек табылыр”

2009 нчы елда Американың бер хастаханәсендә терелә алмастай чирле булган тугыз кешенең энцефалограммаларын ясыйлар. Нәтиҗәләр шаккаттыргыч була: үлгәннән соң кешеләрнең баш мие шартлар дәрәҗәгә җитә, анда күз алдына китереп булмый торган электрик импульслар барлыкка килә. Мондый дулкыннар йөрәк туктап 2-3 минут үткәннән соң башлана һәм өч минутлап дәвам итә. Бу күренешне галимнәр “үлем дулкыны” дип атыйлар.

“Кызу канлы кеше”

Безнең организмда процесслар шактый зур тизлектә бара. Тәнебез тыныч кына торган вакытта канның йөрәктән үпкәгә һәм кире йөрәккә килгән вакыты алты секунд, йөрәктән баш миенә барып кайтуы сигез секунд, бармак очларында булып килүе уналты секунд вакытны тәшкил итә.

“Ишеттем мин кичә: берәү җырлый…”

Хатын-кызлар ир-атларга караганда югары ешлыктагы авазларны әйбәтрәк аера. Бер атналык кыз әнисенең тавышын танып ала, күрше бүлмәдәге баланың елавын ишетә. Малайларда исә мондый сәләт юк.

Хатын-кызлар ир-атларның тавыш үзгәрүен оста сизеп ала, шуңа күрә, гадәттә, ялганны тиз тоталар.

Көчле затларыбыз исә кыргый табигать тавышларын җитез аера һәм аларда җәнлекнең юнәлешен аңлау мөмкинлеге бар. Кыскасы, әгәр хатын-кыз песи баласының тавышын ишетсә, ир-ат аны кайдан эзләргә икәнлеген күрсәтеп бирәчәк.

Шулай итеп, кешелекнең иң зур сере – безнең организм булып чыга түгелме соң?

Алсу Сәлах

Пышылдап сөйләшүнең зыяны бармы?

Фото ribalych.ru

Тавышны киметеп сөйләшүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Серләребезне уртаклашканда, башкалар йоклаган вакытта, җидти чыгышларны тыңлаганда, авырган чакта, телибезме без, теләмибезме, пышылдап сөйләшергә туры килә. Сәбәпләр күптөрле булса да, галимнәр пышылдауга күчмәскә өнди. Нигә әкрен сөйләшергә ярамаганын аңлар өчен тавышның ничек ясалганын, кайсы органнарның аваз ясауда катнашуын искә төшерергә кирәк.

Артикуляцион (ягъни тавыш ясаучы) аппарат үпкә, сулыш юллары, авыз һәм борын куышлыгы, йоткылык, анат бугазыннан тора. Соңгысының тышчасында бөрмәләр бар. Аларга зыян килсә, “тавышын өзгән” диләр.

Сулыш алганда авазны әйтеп булмый. Тикшереп карагыз әле? Бу табигать кануны: һава тышка чыккан вакытта гына төрле авазлар хасил була. Һаваның “юл”ын карап китик. Ул үпкәдән бронхларга һәм трахеяларга эләгә, ә аннары анат бугазыннан тышка чыга. Шул вакытта тавыш ярылары хәрәкәтләнеп тавыш барлыкка килә. Анат бугазының төзелеше аркасында без тавышны үзгәртә алабыз: нечкә яки калын тавышы чыгарабыз, пышылдыйбыз.

Ләкин белгечләр пышылдарга киңәш итми. Алар фикеренчә, шыпырт кына сөйләшү организмга зыяннан кала, берни китерми. 2006 нчы елда Америка докторы, Дрексель университеты галиме, отоларинголог һәм тагын шуңа өстәп опера җырчысы Роберт Саталофф тавыш турында бик җитди уйлана. “Пышылдарга ярамый,” – дигән сүзне ишеткәне булса да, моның фәнни сәбәпләрен доктор белми. Тавышка бәйле фәнни әдәбиятны укып чыкканнан соң, ул пышылдауга кагылышлы тәҗрибәләр үткәрелмәвен ачыклый. Күпсанлы эзләнүләреннән соң ул Мичиган шәһәрендәге тавыш үзәге директоры Адам Рубин белән тәҗрибә ясап карарга була. Экспериментта 100 кеше катнаша. Аларның һәрберсе бердән алып унга хәтле башта гади тавыш белән, аннан пышылдап санарга тиеш була. Эндоскоп ярдәмендә тавыш ярыларының хәрәкәте күзәтеп һәм яздырылып барыла.

Нәтиҗә шактый кызыклы. Сынауда катнашкан 69 кешенең тавыш ярылары, гади сөйләшү вакыты белән чагыштырганда, пышылдаганда күпкә катырак киеренкеләнә икән. Шулай итеп, галимнәр сынап карау аша тавыш ярыларына пышылдауның бик көчле тәэсир итүен исбатлыйлар.

Шуңа күрә авырган вакытта да пышылдап сөйләшмәскә тырышыгыз. Бу сезнең тавышыгызга күпкә начаррак тәэссир итәчәк. АКШның вокал укытучысы Джуди Родман укучыларына авырган вакытта бөтенләй сөйләшмәскә куша. Шул рәвешле ул аларны тавыш өзелүдән һәм карьераларының артка тәгәрәвеннән саклый. Ларингит вакытында тавыш ярылары кибә, шуңа күрә бик тиз җәрәхәтләнә. Авырганда Родман каләм һәм кәгазь ярдәмендә яки кыңгырау кулланып хәбәрләшергә тәкъдим итә. Ничек кенә “аралашсалар” да, тик укучылар тавыш чыгармаска тиеш, аеруча пышылдап, ди белгеч..

Алсу Сәлах

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен