“Айгыр җиккәндә маникюрым купты…”

Бүген хатын-кызның машина йөртүе беркемне дә шаккаттырмый. Алай гына да түгел, автобуста “җилдергән”, кранчы булып эшләүче гүзәл затлар күбәеп китте. Шундый күп төрле хезмәтне башкара алган чибәрләр авыр эштә бил бөгүче ир-атлар белән тигезләште кебек. Гүзәл затларыбыз барысын да булдыра! Әмма бу әле хатын-кызларга теләсә нинди эштә эшләү рөхсәт ителә, дигән сүз түгел. Аерым бер һөнәрләр аларга табиб кына түгел, ә Россияның хезмәт турындагы законнары тарафыннан да тыелган. Әлеге тыюлар 2000 нче елның 25 нче февралендә чыккан 162 нче номерлы Россия Федерациясе хөкүмәте карарында беркетелгән. Россиядә хатын-кызларга авыр һәм зыянлы (мәсәлән, кургаш кебек матдәләр белән эшләү), куркыныч (мәсәлән, зур биеклектәге) җитештерүдә хезмәт кую тыелган. Шулай ук авыр әйберләр ташу да хатын-кыз эше түгел.

Закон хатын-кызларны нинди эшкә алуны тыя икән соң? Барысын да аерым карап үтик.

Транспорт

Хатын-кызларга, чыннан да, автобус йөртүче булып эшләргә ярый. Шулай ук аерым бер транспорт төрләрен йөртү дә тыелмаган. Автобус йөрткәндә пассажирлар саны 14тән артмавы шарт. Шулай ук машинаның йөк күтәрүчәнлеге 2,5 тоннадан күбрәк булмаска тиеш. Тик бу кагыйдәләр шәһәр эчендәге һәм янындагы маршрутларда, авыл җирлегендә искәрмә булып тора.

Көпчәкле транспортта аңлашылды кебек, ә менә су, һава транспортында ничек икән? Диңгез һәм елга транспортында хатын-кызлар матрос, көймә хуҗалыгы җитәкчесе (боцман), кран машинисты, йөк ташучы булып эшли алмый. Гражданнар авиациясенә килгәндә, гүзәл затларга авиация механиклары яки йөкчесе, ягулык салу станциясендәге оператор булып эшләү рөхсәт ителми.

Металл эшкәртү һәм металлургия

Хатын-кызларга металл кою предприятиеләрендә эшләү тыелган. Төгәлләштереп әйтсәк, моңа металл эретүче, кайнатучы, коючы, ягулык салучы, килеп чыккан әйберне әзерләү формасыннан чыгаручы һөнәрләре керә. Гүзәл затларыбызга ябык урында һәм биеклектә газ яки электр белән  эретеп ябыштыручы булу да тыелган. Шулай ук аларга аерым бер кул эшләрендә катнашу да рөхсәт ителми. Мәсәлән, пресслау (акча сугучы эше моңа мисал), югары тибрәлешле слесарь һәм җыю эшләренә, агулау һәм эмальләү цехларында ватылган җайланмаларны төзәткәндә хатын-кызларны җәлеп итү тыела. Кургаш белән бәйле күпчелек эш тә безгә тыелган.

Төзү, төзәтү һәм яңарту эшләре

Алда әйтеп үтелгәнчә, хатын-кызларга авыр эшне эшләргә ярамый. Шуңа да күп кенә кул белән башкарыла торган эшләрдән алар канун нигезендә азат ителгән. Төзү эшендә мондый хезмәтләр рәтенә агач төпләрен казып чыгару, биналарны һәм корылмаларны сүтү, төрле конструкцияләрдә тишемнәр ясау керә. Хатын-кызлар автогрейдер, бетононасос, битум эретү җайланмалары, бульдозер, асфальт туглагыч һәм җәйгеч, экскаватор кебек машиналарның йөртүчесе, шулай ук югары биеклектә антена куючы һәм монтажлаучы булып эшли алмыйлар. Гүзәл затларыбызга канализация челтәрләрендә төзәтү эшләре белән шөгыльләнүче балта остасы һәм слесарь-сантехник һөнәрләрен үзләштерү дә кануни тыелган.

Авыл хуҗалыгы

Әлеге өлкәдә 35 яшькәчә хатын-кызларга агулы химикатлар һәм башка шундый зыянлы матдәләр кулланыла торган урыннарда эшләү тыела. Шулай ук йорт хайваннарының үләксәләрен һәм агулы химикатларны төяү яки бушату, терлек сую, тире салдыру һәм аның түшкәсен эшкәртү белән дә ир-атлар гына шөгыльләнә ала. Хәер, татарларда мал чалуны гомер-гомергә көчле затларыбыз башкарган, хатын-кызлар итне урнаштыру һәм табынга әзерләү белән мәшгуль булганнар. Алда әйтелгән канун буенча, хатын-кызлар тракторчы һәм йөк машинасы йөртүчесе булып та эшли алмыйлар. Урман хуҗалыгында гүзәл затларга агач аударучы, урман кисүче, салчы, салларны күчереп куючы һәм ясаучы булу да рөхсәт ителми. Тау эшләрендә дә хатын-кызларга юл ябык. Әмма канунда искәрмә дә бар: әгәр эш тәкъдим итүче саклык чараларын күрсә һәм берничә тикшерүне имин генә уза алса, ул алда санап үтелгән эшләргә хатын-кызны алырга мөмкин.

Алсу Сәлах

Үзем баш, үзем муен

Бүгенге көндә белгечлек буенча эш табу бик авыр. Университет тәмамлап, ике-өч ай гына түгел, берәр ел  эш эзләгән кешеләр дә бар. Тик бүген  интернет, элек күз алдына да китермәгән мөмкинлекләр бирә. Шул исәптән эш табуда да. Сезнең фриланс яки фрилансер турында ишеткәнегез бармы?

Кем ул фрилансер? Нәрсә ашый? Ничек яши?

Фрилансер сүзе инглизчәдән “ирекле сөңге” дигәнне аңлата. Беренче тапкыр бу сүзне Вальтер Скотт үзенең «Айвенго» романында ил өчен ялланып сугышучыларны аңлату максатыннан кулланган.

Фрилансны үзеңнең киләчәктәге шәхси бизнесыңа беренче адым дип тә карап була. Эш компания штатыннан тыш эшләнә: син үзеңә клиентлар табасың, заказны үтисең һәм шуның өчен акча аласың. Фрилансер – ирекле эшче.

Мисал өчен, син текстлар белән эшли беләсең – язасың, редакциялисең. Интернетта сайтлар өчен текст язуны күпләп табып була. Глобаль челтәрдә программист, копирайтер, дизайнерлардан алып укытучы, инженер, фәнни хезмәткәрләргә кадәр ихтыяҗ бар.

Интернеттан алынган мәгълүматлар буенча, хәзерге көндә төрле социаль челтәрләр аша үзләренең эшен (тортлар, бәйләнгән киемнәр, сәйләннәрдән үрелгән эшләнмәләр) ясап сатучы Луиза, Фәридәләрне дә фрилансерлар рәтенә кертеп була.

Фрилансерлар арасында иҗади һөнәр ияләре, ИТ-өлкә, реклама белән шөгыльләнүчеләр күп. Интернетта фрилансерларның биржалары да бар. Шулай ук танышлыклар аша, дусларың аша үзеңә клиентлар табып, үз хезмәтеңне рекламалап була.

Тәҗрибәле фрилансерлар офистагы коллегаларыннан 1,5-2 тапкыр күбрәк акча эшлиләр дип белдерә kadrof.ru сайты.

Шул ук сайт фрилансерларның хезмәт хакы аена 30-100 мең булуы турында хәбәр итә. Бу эшнең төбенә төшеп беткән осталары 100 меңнән дә күбрәк акча эшли. Андыйлар, сайт үткәргән сораштыру буенча, якынча 10%.

Фрилансерга билгеле бер эш-проектны башкарган өчен акча түлиләр. Аларга мисал итеп түбәндәгеләрне китерергә була:

  • реклама өчен текст язу;
  • сайт ясау;
  • сызымнар әзерләү;
  • текст тәрҗемә итү;
  • мәкалә язу һ.б.

Фрилансер үзенең клиентлары белән эш турында интернет аша яки очрашып  сөйләшергә мөмкин. Монысы инде тәгаен вәзгыятьтән һәм фрилансерның үзеннән  тора.

Фрилансер булып эшләүнең уңай һәм тискәре яклары

+

  • ирекле график. Иртәнге алтыда тору тәмуг белән бер булса, бу эш синең өчен. Үзеңә уңайлы булган вакытта торып, илһамың килгәндә генә дә эшкә тотына аласың.
  • вакытны һәм акчаны экономияли. Эшкә барырга кирәкми — үз бүлмәңдә, юлга киткән вакыт эчендә (1-1,5 сәгать)  инде эшеңне эшләп бетереп, яраткан китабыңны укый аласың. Шулай ук эш киеменә дә акча сарыф ителми. Халаттанмы син, шортиктан яки йокы күлмәгеннәнме — беркемне дә кызыксындырмый.
  • акчасы, алда әйтелгәнчә, бик әйбәт.
  • клиент базасын туплый алсаң, фриланс – тотрыклы эш. Ялланган эшеңнән китсәң, син акчасыз каласың. Ә фриланс бер клиентын югалтудан әллә ни югалтмый.
  • ирек. Җитәкчең юк. Хезмәттәшләрнең дә төрлесе булуын исеңнән чыгарма.
  • районыңда, шәһәреңдә синең һөнәри осталыгың кирәкмәскә дә мөмкин, ә интернет аша клиентны Мәскәүдән дә, Нью-Йорктан да табып була.
  • фрилансерлар әйтүенә караганда, болай эшләү тынычрак һәм җайлырак. Офиста сиңа комачауларга, кирәкмәгән киңәшмәләргә чакырып торырга мөмкиннәр.
  • эш вакытында өеңдә дә, әбиләреңдә дә, Кытайда да була аласың, интернетың гына тотсын.
  • еш кына фриланс шәхси бизнес барлыкка килүнең беренче адымы булып тора.

— барысы да синең акчаңа: компьютер, электр энергиясе, интернет өчен түләү, эш урынын әзерләү, квалификацияңне күтәрү.

— клиентларны табу синең җилкәдә; реклама эшен дә, кешеләргә “Минем хезмәтем кирәк түгелме?” дип шалтыратуларны да, конкурентларың белән ярышуны да үзең башкарасың. Әгәр боларны эшләү күңелеңә ошамаса, менеджер эзләргә туры киләчәк, монысы инде күпмедер процентның аның кесәсенә китүен аңлата.

— социаль ярдәмнең булмавы. Авырасаң, хастаханәдә яткан вакытыңа акча бирелми, ялга китүеңне дә беркем түләмиячәк.

— салымнар түләүне үзеңә хәл итәргә яки хисапчы ялларга кирәк булачак.

— якыннарыңның, аеруча әти-әниең һәм олы яшьтәге туганнарыңның аңламауларына әзер булып тор.

Фрилансерлар заказ бирүчеләрен кайдан табалар?

Моның өчен махсус сервис – фриланс биржалары бар. Шулай ук клиентларны фрилансерлар форумнарыннан, социаль челтәрдәге һөнәри төркемнәреннән һәм “чыбыксыз телефон” ярдәмендә таба алалар.

Ләкин интернетта алдакчылар, төп башыңа утыртып китүчеләр дә юк түгел. Иң таралган алдау юлы – пирамидалар һәм тылсымлы янчыклар. Хатлар уку, төрле спонсорлар, баннерларга басу белән дә кызыксынмасаң иде.

Нинди сайтларда теркәлеп була?

“Фрилансерлар өчен эш” дип эзләүгә җыйгач, 73 миллионлап сайт чыга. Син шунда теркәлеп, эш көтә, яки үзеңне рекламалап, клиентларыңны эзли аласың. Берничә сайтка сылтама:

  1. WorkZilla.ru — фриланс өчен биремнәр порталы
  2. Kwork.ru —  хезмәт күрсәтү (500 сумнан башлап)
  3. WebLancer.ru — заказлар белән эшләү порталы
  4. Fl.ru — бик зур фриланс биржасы

Сүз ахырында берничә киңәш

Эшне башлаганда, тәҗрибәле фрилансерлар сүзенә караганда, үҗәтрәк булырга кирәк. Башлаганыңны ташламаска. Башта акча бик күп кермәячәгенә дә әзер булып тору кирәк. Эшкә тотынганчы фрилансның алда санап үтелгән, синең үзеңә генә кагылган уңай һәм тискәре якларын уйлап бетер. Яшьтәшләрең, интернетны актив кулланучы дусларың, тәҗрибәле фрилансерлар белән киңәшләшү дә яхшы булыр. Уңышлар сиңа!

Алсу Сәлах

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен