Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…

“Оныттым”, “Әй, истән чыккан шул” кебек җөмләләрне ешрак кабатлый башлаган булсагыз, бу язма нәкъ менә сезнең өчен. Еш кына кешеләр хәтерсезлеккә яки аның начар булуына зарланалар. Ә бит уйлап карасаң, хәтер – ул тәндәге мускуллар кебек, ешрак шөгыльләнсәң, аның көче арта гына бара. “Миңа бу мәгълүмат кирәкми, болай да башым тулган” дигән сүзләрнең хаталы икәнлеген галимнәр инде күптән исбатлаган. Беренче киңәшебез: күбрәк укыгыз, яңа бию хәрәкәтләрен, яңа телләр өйрәнегез. Кеше никадәр күбрәк уйлый, шулкадәр аның баш мие тонуста тора. Ашаган малда өмет бар дигән кебек, уйлаган баш та өметсез түгел.

Саф һаваның кеше өчен никадәрле файдалы булуын да онытмаска кирәк. Без, кешеләр, барыбыз да табигать балалары. Шуңа күрә паркларда, урманнарда, су буйларында ешрак йөрергә тырышыгыз. Урамда йөрү вакытында кулыгызда истә калдырырга тиешле материал булса, тагын да әйбәтрәк. Кеше сәламәтлегенең нигезен тәшкил иткән тагын бер киңәшләребезнең берсе булып дөрес туклану тора. Балык, чикләвек, эремчек – баш мие эшчәнлегенә файдалы ашамлыклар.

Дүртенче киңәшебез: спорт белән шөгыльләнегез. Спорт – тән өчен авыр хезмәт булса, баш мие һәм рухыбыз өчен ул – ял. Катлаулы күнегүләрдән соң организм аерым бер рәхәтлек кичерә.

Йокыгыз туймаса, уйлау вакытыгыз артканын сизгәнегез бармы? Йокламау организмны нык йончыта, шуңа күрә көнлек норманы (ә ул якынча сигез сәгать, кемнеңдер бераз күбрәк, кемнеңдер азрак булырга мөмкин) тутырыгыз. Шулай ук йоклар алдыннан өйрәнеләсе материалны бер кат кабатлап чыксагыз яхшы булыр. Кешенең баш миендә йоклаган вакытта көнлек мәгълүматны эшкәртү процессы бара. Көне буе бер өемгә өелеп барган китап-мәгълүматлар әкренләп үзләренең киштәләренә кереп урнашалар. Организмыбыз өчен гаять мөһим бу процесска җиңел карамыйк.

Иртәгә эшләнергә тиешле гамәлне бүген хәтердә тотып та, көне җиткәндә онытсагыз, кулыгызга яки аерым бер биткә тамга язып куегыз. Билгеле, каләм карасы кан өчен файдага түгел, шуңа күрә кәгазь битен куллансагыз, яхшырак булыр. Ләкин эшләнәсе эшне тулысынча язмагыз, берничә хәреф белән генә билгеләп куегыз. Иртәгесе көнне шушы тамгага күз салгач, баш мие “селкенеп” алыр, ә бу исә киләчәктә кәгазьгә язып куелачак эшләрнең санын киметә башларга ярдәм итәр.

Галимнәр төрле мәгълүматны истә калдырырга аерым бер исләр, яки көйләр ярдәм итә дип белдерә. Исләрдән аеруча бөтнекне мактыйлар. Шуңа күрә китап укыганда яки кагыйдәләр ятлаганда бөтнек тәмендәге сагыз чәйнәсәгез була. Шулай ук имтиханга әзерләнгәндә берәр нинди музыка тыңласагыз әйбәт. Әлеге көйне яңадан ишетү мәгълүматны искә төшерергә ярдәм итәргә мөмкин. Еш кына бер-берсен яраткан парларның нинди дә булса таныш җырларын ишеткәч, күзләре яна башлый, хатирәләре яңара, бу шулай ук көйнең сихри көчкә ия булыннан килә.

Ләкин безнең иң “хәтерле” әгъзабыз– күзләр санала. Визуаль хәтердәге аерым мизгелләрне яңа мәгълүмат белән чагыштырыгыз. Образлы фикерләү аша истә калдыру күпкә җиңелрәк булачак. Мисал өчен, без барыбыз да Ньютонның тарту көче турындагы канунын беләбез. Чөнки күз алдыбызга агач төбендә утырган галим башына төшкән алма килә.

Күбрәк кешеләр белән аралашыгыз. Мисал өчен, әниегез яки дустыгызга үзегез белән булган вакыйганы сөйләгәндә, сез әлеге вакыйганы күз алдына китереп, эзлекле рәвештә тулы бер сурәт барлыкка китерәсез. Ягъни күргән, ишеткән, белгән әйберләрегезне яңадан хәтердә тергезәсез. Шулай ук, аралашу ике як өчен дә мәгълүмат алышу булганга, сез үзегез өчен тагын яңа әйберләр ачасыз, ә бу беренче киңәшебезгә кайтып кала.

Берьюлы өч эшне эшләгән Цезарьдан көнләшергә кирәкми. Әгәр дә ул бер генә эшне эшләгән булса, ул тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешкән булыр иде. Һәр яңа эш саен әз генә ял итеп алыгыз, тәнәфес ясагыз. Бу сезгә башка дулкынга көйләнергә ярдәм итәр. Эшегезне башлаганчы исемлек төзеп, иң беренчеләр рәтенә авырларын, ә иң ахырга җиңелрәкләрен калдырыгыз. Очрашуларны көннең беренче яртысында уздырсагыз яхшы.

Шулай итеп, без хәтерне яхшыртуның берничә ысулын карап үттек. Билгеле, баш миенең активлыгын арттыруның тагын да кызыклырак юллары да юк түгел, ләкин әлеге язмага без иң гадиләрен һәм һәркем башкарып чыга алырдайларын урнаштырдык. Шуңа күрә тикшерелгән ысулларны курыйкмыйча кулланып карый аласыз. Кулланырга онытмагыз гына!

Алсу Сәлах

Керәшеннәрнең кызык исемнәре

Керәшеннәр, христиан динен кабул итәләр һәм рус-христиан исемнәрен куша башлыйлар. Ләкин алар үзгәреш кичергән.

ТАПЫЙ (Тимофей)

БӘЧЕЛИ (Василий)

ЧАНКИ (Александр)

ТРАККА (Трофим)

ЧӘРГИ (Сергей)

ИБАН (Иван)

АМПИ (Анфиса)

АНЮК (Анюта)

ҖАУДЫЙ (Евдокия)

БАБИЧ (Федосья)

ДАРҖЫЙ (Дарья)

НАЧТУК/НАЧТАЧ (Анастасия)

Гомумән, керәшен сөйләшләрендә бер үк исем берничә төрле итеп әйтелергә мөмкин:

Микай, Микайлә, Микуш, Миша, Микәй исемнәре барысы да Михаилны аңлата

Наталҗа, Натай, Натуш, Натка, Натуша дип Натальяга эндәшәләр

“Кәтүк түти” дигән җырны беләсезме?

Ул Екатерина апа турында.

Керәшеннәр аны шулай матур итеп “Кәтүк” дип йөртәләр.

200 ел элек татарларның исемнәре нинди булган?

Карл Гун рәсеме

Элекке заманнарда татарларның исемнәре башкачарак булган. Алар безгә сәер һәм кызык тоела: Балтай, Ермач, Туганай һ.б.  Онытылган исемнәр арасында бик матурлары да бар.

Карл Гун рәсеме

Биктаһир – Бик (би~бик~бәк – борынгы төрки хәрби аксөякләре атамасы) + Таһир (саф, пакь; гөнаһсыз).

Карл Гун рәсеме

Биктимер – ир балага бәк кебек хаким һәм тимер кебек нык булсын дигән теләктә кушылган.

Карл Гун рәсеме

Тимербулат – Тимер + Булат.

Янбулат – Җан + Булат.

Туктамыш – үлем яки туу туктамыш.

Карл Гун рәсеме

 

Әбиләребезнең иске исемнәре

Карл Гун рәсеме

Безнең әбиләребезнең әбиләре бик матур исемле булган.

Ләкин бу исемнәрне хәзер кулланмыйлар.

МИҺЕРБАН

Фарсыча – миһербанлы, ягымлы, шәфкатьле, яхшы күңелле.Сөйкемле, ачык йөзле, кеше хәлен аңлый белүче.

 

ГӨЛБОСТАН

Фарсыча — Гөлбакча

ГӨЛБАГАР

Гөл багар (карар)

ГӨЛЙӨЗЕМ

Гөлдәй йөзем; гөл кебек гүзәлем.

 

АТНАСОЛТАН

Җомганың патшабикәсе

Атна (фарсыча) – җомга

Солтан (гарәпчә) – патша

УРАЗСОЛТАН

Бәхетле патшабикәсе

Ураз (төрки-татарча) – бәхет, шатлык

 

ЧИБӘРСОЛТАН

Исемнең мәгънәсе болай да аңлашыла. Иң гүзәл исем, аны хәзер дә кушарга була!

Карл Гун рәсеме

Ни әйтим сиңа, балам?

Кеше һәрвакыт аралашуга мохтаҗ. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, безнең үз сүзебезне башкаларга ишеттерәсе һәм шул ук вакытта янәшәдәгеләрнең дә фикерен тыңлыйсы килә. Балалар өчен дә бу аеруча мөһим. Шуңа күрә йөрәк парәгезнең нәрсә уйлап яшәгәнен беләсегез килсә, сөйләшүне бары тик башлап кына җибәрергә кирәк. Моның өчен түбәндәге сорауларны биреп була:

  • “Көнең ничек үтте?”
  • “Мәктәптә нинди яңалыклар бар?”
  • “Бүген ничә дәрес укыдыгыз?”
  • “Сыйныфташларыңнан кемнәр бүген килмәде? Ни өчен?”
  • “Өй эшеңне күрсәттеңме?” һ.б.

Ягъни мәктәп тормышы аның күпчелек вакытын алганга, ул бу турыда озаклап сөйләшә ала. Ләкин тема ошамаса (ә моны сез аның хисләреннән сизеп алачаксыз), башка төрлерәк сораулар биреп була. Үзегез белән бәйле берәр вакыйганы сөйли аласыз, шуннан чыгып, балагызга “Синең дә шулай булганы юкмы?” дигән сорауны биреп була. Яки билгеле бер хәлдән чыгу юлларын эзләргә мөмкин. “Бу очракта нишлим икән?” дисәгез, бәлки, балагыз сезгә үзенең киңәшләрен бирер. Мәсәлән:

  • “Нинди күлмәк кияргә?”
  • “Бүген кичкә нәрсә пешерик/нәрсә эшлик?”

Киңәшләрнең супермегадөрес булуы кирәк түгел. Аның сезгә ярдәм итәргә тырышуы яхшы. Димәк, ул сезнең өчен кайгыра, булышырга тели. Әңгәмә барышында башка мәсьәләләргә дә кереп китә аласыз. Иң мөһиме, балагыз күңелендәгесен сезгә ачар, гел аралашкач, уртак темаларыгыз да артыр.

Уку процессы балага җитдилек өсти. Ул үзенең киләчәге турында уйлана башлый. Шуңа күрә аның үсеп җиткәч нинди һөнәр иясе булырга теләве, аның киләчәге хакында сораулар бирә аласыз. Бала бу яшендә бик күп яңа мәгълүмат белә, яңа һөнәр ияләре турында хәбәрдарлыгы арта. Мисал өчен мондый сораулар бирергә була:

  • “Сиңа нинди һөнәр ошый?”
  • “Ни өчен?”
  • “Бу һөнәргә иясе булган кемнәрне беләсең?” Һ.б.

Балагыз үзенең күзәтүләрен сезнең белән бик рәхәтләнеп бүлешәчәк.

Бу яшьтә бала аңында каршылыклар да килеп чыгарга мөмкин. Элегрәк “тырыш укучы”, “яхшы бала”, “әйбәт дус” бер үк төшенчә кебек формалашса, хәзер бала “яхшы укый торган укучы” белән “әйбәт дус”ның бер үк әйбер түгел икәнлегенә төшенә башлый. Әйбәт укыган баланың дуслары була, әлбәттә, ләкин кайбер укучылар укытучы мактаган кешене яратып бетерми, аны төрлечә үртиләр. Шуңа күрә бала каршылык алдында кала: яхшы укып, әти-әнине шатландырып торыргамы, әллә начар укучылар белән бәйләнеп, анда үз кеше булыргамы? Шуңа күрә балагыздан аның сыйныфтагы мөнәсәбәтләре турында сорашыгыз:

— “Синең фикеренчә, сыйныфта кем иң шәбе?”

— “Кем әйбәт укый?”

— “Синең белән кем дус?”

— “Кемнәр синең белән дуслашырга теләми?” Һ.б.

Мәктәп – баланың социаль яктан үз урынын табу урыны. Бу чорда ул кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнергә тиеш. Шулай ук уртак шөгыльләр табу да аралашу темаларын киңәйтеп җибәрер. Улыгыз яки кызыгызның нәрсә белән шөгыльләнәсе килә? Ниндирәк түгәрәкләргә язылырга тели? Сорашыгыз. Бәлки сез үзегез дә аңа иптәш була алырсыз? Мисал өчен, әгәр дә аның биюгә языласы килсә, билгеле, сез алар төркеменә кушыла алмыйсыз. Ләкин әгәр дә аның велосипедта йөрисе, яки иртәләрен йөгерәсе килсә, чигү/бәйләү/тегү эшләре белән кызыксына башласа, сез бит аңа иптәш була аласыз. Өстәвенә, үзегез дә бу өлкәдә белемегезне чарларсыз, яңа күнекмәләр өйрәнерсез. Шул рәвешле яңа кызыклы шөгыльләр балагызның да, сезнең дә камилләшүегезгә китерер. Ә бергәләп утырганда сөйләшер тема табылып тора. Балагыз янында укытучы-укучы уйнамагыз, киресенчә, аннан ярдәм сорагыз. Бөтен нәрсәне белеп бетерү мөмкин түгел, моннан оялырга кирәкми. Улыгыз, кызыгыз сезнең иптәшегез булсын. Әгәр дә сез гел өйрәтеп торсагыз, бу баланы тиз ялыктырачак. Чөнки аны мәктәптә гел өйрәтеп торалар, өйдә дә, өстәвенә яраткан эше белән шөгыльләнгәндә дә гел киңәшләр ява. Тормышка җиңелрәк карагыз.

Күргәнегезчә, 8-11 яшьлек балалар белән әллә нинди темаларга сөйләшеп була. Әңгәмә вакытында балагызның тормышы белән ихластан кызыксыныгыз, сүзләрен колак аша гына үткәрмичә, күңелегез аша да уздырыгыз. Шатлыклы вакыйгаларны сөйләгәндә, шатланыгыз, уңышсызлыкларын сөйләгәндә, орышмагыз. Аралашканда баланың күңелен аңлау, киләчәген күзаллау барлыкка килә. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Алсу Сәлах

Биш мәгънәсезлек

1.Бук.

Россия чикләрен саклаган Зенит ракеталы комплекс исеме. Ләкин ул сез уйлаган әйбер белән атмый, ә чын туплар белән эш итә.

2.Биләтле.

Кукмара районында Кызылтау, ә Мамадышта Көмеш Күл авыллары бар. Аларның беренчесен элек Югары Биләтле, икенчесен Түбән Биләтле дип атаганнар. Исемнәре ямьсез – аларны алыштырганнар.

3.Досирак.

Россиядә «Доширак» исемле токмач сатыла, моны барыбыз да беләбез. Ләкин аның чын исеме «Досирак» икән! Кулланучылар алсын өчен ризык исеменең бер хәрефен үзгәртергә туры килгән.

4.Wispa.

Украинада «Wispa» шоколады киң таныла алмаган, чөнки украиннар телендә бу сүз «чәчәк авыруының исеме» буларак тәрҗемә ителә.

5.Иркутск.

Ир – кеше булса, аның кызык мәгънәсен сез аңладыгыз-:)

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен