Әбиләр дә ала, кызлар да сорый

Бу заманнарда бирнәле сандык белән кияүгә чыгучылар калмагандыр инде, дип уйлый идем. Бар икән әле. Республиканың кайбер районнарында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бүген дә сакланып калган. Бирнә – киленнең байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан кыз бала әнисе-әбисеннән, я булмаса аулак өйләргә утырмага йөреп кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Бу чигелгән мендәр, юрган тышлары, урын-җир, ястык. Килен кабул итүче йортны яки бүлмәне киендерү өчен тәрәзә челтәр-пәрдәләре дә әзерләнгән. Шушы бирнә тутырылган сандык белән килен кияүнең төп йортына төшә.

Сарман районының Янурыс авылында сандык ясаучы оста бар икәнен белгәч, шул якларга юлга чыктым. Күчтәнәчкә Сарманның кайнар күмәчен, өлкән кеше чәй ярата дип, тәмле чәйләр алдым.

Мин килүгә Зөфәр абый бакчасында кура җиләге җыя иде. Әнә ничек муеынына килештереп чиләкләрен аскан. Алай җыюы уңайлырак шул. Менә ичмасам, мин әйтәм, бик тырыш кеше икән, җиләкләренә кадәр үзе җыя. Тормыш иптәше белән йөгереп чыгып каршы алдылар. Бик ачык йөзле кешеләр.

Сандык ясаучы Зөфәр Шиһапов гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән. Әтисенә ошаган икән, ул да алтын куллы булган. Мәрхүм Гарифетдин абзый да авылда токарь булып көч куйган. «Әтием бик мавыгучан кеше иде. Гомере буе мәңгелек двигатель уйлап чыгарып Нобель премиясен алырга хыялланды. Башында гел формулалар йөртә иде, » – дип искә ала гаилә башлыгы. Зөфәр абыйның әнисе дә үзенчәлекле шәхес, мунча мичен үзе салган, трактор да йөрткән. Элек кешеләр эшкә нык булган инде, дим эчемнән генә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Әти-әнисе кебек, Зөфәр абый да төрле әйберләр уйлап табуга хирыс кеше булып чыкты. Әнә бит, СССР чорында, 80 нче елларда хәтта «Юный рационализатор» дигән значок та тапшырганнар үзенә. «Сенаж җыйганда «Вихрь» техникасында эшләдем. Шуның тагылмасына печән тыгылып интектерә иде. Үзәккә үткәч, тагылмага бер калай көйләдем. Рәхмәт яугыры, шуннан соң эшләве күпкә җиңеләйде бит. Бу уйлап тапкан әйберемне карарга бөтен күрше районнардан килделәр, -ди 65 яшьлек Зөфәр абый.

«Сандыкларга ихтыяҗ бар әле, әбиләр искергән сандыкларын яңага алыштырырга тели, ә кызлар кияүгә чыгар өчен сандык сорый. Соңгы вакытта бирнә сандыклары белән кияүгә бару модасы кире кайта башлады бит,» – дип сөйли останың тормыш иптәше Әлфия апа. Моңа җавап итеп Зөфәр абый да «Мин ясаган сандыклар белән кияүгә чыккан киленнәрнең аерылып кайтканнары юк әле, сораучыларга ясап бирәм,» – ди. Элегрәк агачтан ясаган булса, хәзер күбрәк калайдан ясый. Тактадан ясаганы кибә, ярыклар барлыкка килә. Калайдан ясавы тизрәк тә, күтәреп йөртүе дә җиңел. Иң авыры – сандыкның капкачын ясавы, үлчәмнәрен  туры китерүе кыен икән. Бик тырышсаң, сандыкны 3 көндә ясап чыгарга була.

“Әлфия апа, Зөфәр абыйга кияүгә чыкканда син дә бирнәле сандык белән чыктыңмы?” – дим. “Ул вакытларда безнең якта егет ягыннан да бирнәләр килә иде, аны кыңгыраулы ат белән сандыкка салып килделәр. Йоласы шундый булгач, Зөфәр дә мине алырга килгәндә сандык белән килергә мәҗбүр булды, менә ул алып килгән сандыкка үз бирнәмне тутырып кияүгә чыктым да инде”, – дип көлә хуҗабикә. Шушы уртак сандык әле һаман да өйалларында саклана. Зөфәр Шиһапов ясаган сандыкларны Сарман районыннан гына түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан да килеп алалар икән. Артык кыйммәткә сатмыйм, уртача 3 меңгә бирәм, ди оста.

Сандык турында сөйләгәннәрне тыңлап утырганда әби-бабамның чоланындагы яшел сандыгы искә төшә. Бу озынча зур тартмада әби кызыл билле прәнникләр, җимешләр саклады. Йозагы да бар иде. Тәм-томның төбенә төшмәсеннәр дип, без бала-чагалардан шулай саклавы булгандыр, күрәсең. Гадәттә, авыл өйләрендә сандыклар өй түрендә торган. Аның өстенә урын-җир, кабартып куелган чигүле мендәрләр куела, аларга челтәр ябыла. Сандык эчендә иң кадерле һәм затлы әйберләрне генә саклаганнар — яңа киемнәр, тукымалар, сөлге-тастымаллар, сабыннар.

Йорт хуҗасы сандык эшләүдән кала, агачтан кырып гөл аслары, өстәл-урындыклар, уенчык караватлар, кием элгечләре, төрле тартмалар, тәрәз өлгеләренә кадәр ясый. Сарман мәчетендәге мөселман балалар бакчасына да сабыйларга уйнарга өстәлләр, урындыклар, кечкенә сандыклар, физик күнегүләр белән шөгыльләнер өчен озын эскәмияләргә кадәр ясап бүләк иткән. Бигрәк тиктормас һәм мәрхәмәтле кеше!

Саубуллашыр алдыннан Зөфәр абый кечкенә бер сандыгын бүләк итте. Өйгә кайткач аны кызыма бирдем. Үз куллары белән ясаган бу бүләкне Зөфәр абыйның истәлеге итеп тотарбыз. Милли йолаларыбызны саклап калып балаларга тапшыру, иң беренче чиратта, әти-әнинең бурычы шул. Кем белә бит, кызым үсеп кияүгә чыгар вакыты җиткәч, бирнә сандыгын да шушы Зөфәр абый ясап бирер, Аллаһ боерса!

Мәрьям Заһиди

Ишексез мунча

Быел җәй төзүче мунчабызга ишекләр куярбыз дигән идек. Тышкы тимер ишеккә заказ да биреп куйдык. Өч көн үтүгә «ишегегез әзер, килеп алыгыз», — дип  хәбәр дә бирделәр. Җәй урталарына  тизрәк  эшен бетереп, рәхәтләнеп мунча керү иде ниятебез. Дусларыбыз кунакка чакырып торса да, гел кешедә мунча кереп ятып булмый бит. Тик көтмәгәндә мунчабызга «кунаклар» үзләре килеп төште. Юууууук, төшмәде, очып килде!

Кай арада кошлар оя да ясап куйганнар?! Тапканнар оя корыр урын?! Мунчаның тышкы ишеге куеласы урынга 2 метр биеклектә газобетон арасына корганнар! Нәкъ ишек куясы урынга! Яхшылап ясаганнар анысы: кипкән үләннәр, йон-баулар тырпаеп күренеп тора. Ишек куеласы урынны яулап алган яңа “мунча хуҗалары”ның  җирән койрыклары да әллә каян күренеп янып тора. Бу нинди кош икән дип аптырадык башта, чыпчыктан чак кына кечкенә үзләре.

Атна-ун көннән  килсәк, чакырылмаган кунаклар бәбәй туен үткәреп ята. Ай-яй, җитез бу кош дигәннәре!  Кай  арада бала чыгарырга да өлгергәннәр! Ярааар, шулай итеп “әби” белән “бабай” да булдык. Карап торабыз ирем  белән кош балаларына. Сабыйларны күргәч ирнең дә күнеле йомшарды.  Куймый гына бит ишекне. Берәү генә дә түгел бит, өч томшык! Әле бу куренгәннәре генә.

Яшь әти белән әни бигрәк җаваплы булып чыктылар, сокланып карап торабыз шуларга. 3-4 минут саен җимне ташып кына торалар.  Әти кеше дә читтә калмый —  ул да азык ташый, балаларын парлап ашаталар. Ну, сайрап та куялар! Иртәдән кичкә кадәр «фьюить, уиить» дип бертуктамый җырлыйлар. Берничә тапкыр шулай җырлагач, тел шартлаткандай, «тек-тек-тек» дип тә куялар, койрык очларын да селкетәләр. Көннәр буе шушы кошларның  матур тавышларын тыңлый-тыңлый, балаларын  тырышып ашатканнарына соклана-соклана мунча эчен ясадык. Кошлар бала ашата, без плитә ябыштырабыз. Бу җан ияләреннән  илһам алып, арганнарыбызны онытып, канатланып эшләдек. Тора-бара кош балалары да дөньяга аваз салды — әниләре очып килү белән чыр-чу киләләр!

Кош балалары үсеп ныгый барган арада безнең мунча да ныгыды. Ләүкә ясадык, мунча эчен тышладык, каен һәм имәннән себеркеләр бәйләдек. Мичне дә ягып тикшереп карадык. Беренче тапкыр якканда мунча алдына төтен таралды. Кошлар нишләп бетәр икән, төтен исенә тончыгып үлмәсәләр генә ярар иде, — дип бик тә борчылган идем. Кайгыруым юкка булган. Чакырылмаган кунаклар бу сынауга да бирешмәде. Акрынлап мунчаны да ягып керә башладык. Гел оя янәшәсендә йөргәч, мунчалар керә башлагач, ана кош белән ата кош балаларын ташлап китеп бармаса ярар иде, дип тә хафага төшкән идек. Алар, бернигә дә карамый, балаларына җим ташуларын дәвам итәләр.

Беләсе килә генә бит шуларның нинди кош икәннәрен! Татарстанның «Түбән Кама» милли паркында кошларны өйрәнүче орнитолог  Ринур Бекмансуровка шалтыраттым. Аңа мунчабызны  үз иткән кошлар турында сөйләдем.  Мунчага оялаучы бу канатлы дуслар уткойрык (горихвостка) булып чыкты. «2-3 атна көтегез. Балалары канат чыгаргач, уткойрыклар очып китәр», — диде орнитолог. Нинди атналар ди, айлар буе да көтәргә дә әзербез! Бу кошлар безнең күнелләребезне яшәртте, аларның чут-чут итеп сайрауларын тыңлап без яшьлегебезгә кайткандай булдык бит, без дә аларга карап үзара шулай сайрашып йөрдек.

Бу кошлар турында беләсем килеп үзем дә мәгълүмат җыйдым. Мунчага ишек куярга комачаулаган бу кошлар чыннан да уткойрык, русчалатып әйтсәк «горихвостка-чернушка» икән. Иртәдән кичкә кадәр сайраучы кошлар кыргый табигатьтә тауларда һәм кыяларда оялый. Ә менә шәһәр һәм авылларда ояны төзелеш барган урыннарда салырга ярата дип язылган. Безнен төзелеп бетмәгән таш мунча корылмасын да ташлы кыя дип кабул иткәннәр, күрәсең. 18-20 сәгать эчендә якынча 500 тапкыр очып барып, баласына ашарга алып кайта дигән сүзләрне укыгач, аларның шушы уткойрык икәнендә шигем калмады. Җылы якларга беренче салкыннар килү белән сентябрь аенда ук очып китәләр диелгән. Кышлау урыннары — Япония, Африка, Көньяк-Көнбатыш Азия. Сайраганда кайвакыт нигә «тек-тек-тек» дип әйткәннәрен дә аңладым. Борчылганда шундый  аваз чыгара икән бу кошлар. Оялары  тирәсендә без буталып йөргәнгә шулай  кайгырганнар икән.

Бигрәк тынгысыз, хәрәкәтчән, акыллы кошлар булып чыкты алар. Мунчага килсәк,  уткойрыклар электр чыбыгына, я койма өстенә утырып безнең киткәнне күзәтеп утыралар. Балалары да томшыкларын ачып, сабыр гына әти-әнисенең килеп ашатканын  көтеп ята. Ташлап китмәсләрен сизәләр, күрәсең.

Түземлегебезне җыеп без дә кошларның  балалары белән бергә ояларыннан очып киткәнен  көтәбез. Ишек тә көтә… Мунчаны әле һаман ишексез керәбез…Ишектәмени хикмәт!

Мәрьям Заһиди

Никах уку тәртибе

Никах кәләш һәм кияү, аларның ата-аналары өчен бик җаваплы вакыйга. Аңа ике якның да әзер булып, яшьләрнең никахның, гаилә коруның бөтен асылын аңлаган хәлдә керешүе кирәк. Никах өйдә дә, мәчеттә дә укылырга мөмкин.

Имам, гадәттә, никах мәҗлесен  гаилә турында кыска гына вәгазь белән башлап җибәрә.

Шуннан соң никахның төп өлеше башлана. “Никах” сүзе гарәпчәдән килешү дип тәрҗемә ителә һәм ул гамәлдә  булсын өчен аның  шартлары үтәлергә тиеш. Никахның  мөһим булган берничә шарты бар.

Иң төп шарт — кияү белән кәләшнең Аллаһка ышануы, ягъни мөселман булулары. Алар «Лә иләһа илаллаһ, Мөхәммәдур расулуллаһ», дип иман сүзен әйтеп, дәлилләп күрсәтергә тиешләр.

Икенче шарт — шаһитларның булуы. Шаһитлар итеп  мөселман булган ике ир-ат яисә бер ир кеше һәм ике хатын кыз сайлана ала. Кияү белән кәләш әлеге шаһитлар каршында үзләренең ризалыгын белдерәләр, әлеге кешеләрнең шаһитлыгы белән никах теркәлә.

Өченче шарт — кияүнең кәләшкә мәһәр, ягъни никах бүләге бирүе. Гадәттә, алтын бизәнү әйберләре, алка, йөзек яисә муенса бирелә. Әгәр кияү мәһәрне алмаган булса, аннан кайчан алып биреләчәге сорала.  Кәләш биргән мәһәр белән риза булмаса, башка төрле бүләк сорарга да хокуклы.

Дүртенче шарт — ике якның да әти-әниләренең ризалыгы, яшьләрнең үз теләкләре белән никахлашуы. Шуңа күрә алардан шаһитлар каршында ризалыклары  сорала.

Иң беренче кәләштән сорыйлар (сораулар үткән заманда бирелә):

— Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим, Ибраһим  кызы Мәрьям, син Габдулла улы Салихка  риза булып бардыңмы?

— Әйе, риза булып бардым.

Шуннан соң кияүдән сорыйлар:

— Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Габдулла  улы Салих,  син Ибраһим кызы Мәрьямне хатынлыкка риза булып алдыңмы?

— Әйе, риза булып алдым.

Шуннан соң имам Никах хөтбәсен укый.

Укып бетергәч, дога кыла:

“Әй, Раббым Аллаһ Үзеңнең ризалыгың өчен шушы яшьләргә никах укыдык. Ошбу никахны кабуллардан кылсаң иде. Яшь парларның  арасына тагын да ныграк мәхәббәт хисләре салып, аларга җиңеллек белән тормыш корып шатлык белән, кайгы-хәсрәтсез, бер-берсен яратып, бер-берсенә терәк булып яшәргә насыйп итсәң иде. Йә, Раббым, аларга  нык сәламәтлек биреп, сау-сәламәт балалар алып кайтып, аларны тигезлек белән, саулык-шатлык белән иманлы итеп үзләре тәрбияләп үстереп картайган көннәрендә дә аларның куанычын күрергә насыйп итсәң иде.

Бәәракәллаһу ләкә үә бәәракә галәйкә үә җәмәга бәйнәкүмәә фии хайр.

Аллаһ Тәгалә сезгә бәрәкәтен бирсен, Үзенең ярдәмен яудырсын һәм бәхет белән яшәргә насыйп итсен! Раббанә әтинә фид дунья хәсәнәтән вә фил ахыйрати хәсәнәтән вә кыйнә газәбән нәр. Амин”.

Шушы мизгелләрдән соң, кияү белән кәләш, Аллаһы Тәгалә каршында ир белән хатын булып, бер-берсенә хәләл булып саналалар. Бүгеннән башлап әти-әниләре өстендәге бурыч алар җилкәсендә. Ир белән хатынның икесенә дә яңа вазифалар өстәлә,  ир кеше гаилә башлыгы, хуҗа буларак  хуҗалык өчен җавап бирә. Пәйгамбәребез (салаллаһү галәйһи вәссәләм),  һәрберегез көтүче һәм һәрберегез көтүегез өчен җавап бирәчәк, диде.  Бу, әлбәттә, ирләргә карата әйтелгән сүз.

Хатын-кызның вазифасы — өйдә пөхтәлек-чисталык булдыру, җылы ризык пешереп, ирен ачык йөз белән каршы алу. Иренең, балаларының чиста-пөхтә булулары  шулай ук аның вазифасы. Иң күркәм хатын-кыз, диде Пәйгамбәребез (салаллаһү галәйһи вәссәләм), иренә буйсына белгән, ирен хуҗа дип таный белгәне.  Ә иң күркәм ир — хатынына карата рәхим-шәфкатле, мәрхамәтле булган ир.

Каенана һәм каенаталарны үз ата-анагыз кебек якын күрү тиешле, алар мәхрәм хөкемендә булырлар. Ата-ананы хөрмәт итү — иң изге бурычларның берсе. Шушы вазифаларны үтәү яшьләр тормышын хәерле, бәрәкәтле  итәр, ин ша Аллаһ.

Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә җиңеллек белән тормыш корып, шатлык белән кайгы-хәсрәтсез бер-берегезгә терәк булып, бер-берегезне аңлап яшәргә насыйп итсен. Никахыгызны кабуллардан кылсын.

Имамның шушы йомгаклау сүзеннән соң, яшь гаиләне бәйрәм белән әти-әниләре, туганнары котлыйлар, яшьләргә бүләкләрен тапшыралар.

Шуннан соң яшьләрне, кунакларны никах табынына чакыралар.

Язманы Наил Болгарый әзерләде.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен