Яшерен кырлар авылны ачлыктан саклап калган

Бу авылда гомер итүчеләр үзләре яшәгән якны «җәннәт почмагы» дип йөртә. Әлки районында куе урман эчендә урнашкан Яңа Әнҗерә нибары бер урамлы авыл. Аның каравы, сала эчендә 7 кечкенә күл, янәшәдә салкын чишмә бар. Менә ичмасам терлек, кош-корт рәхәтләнәдер. Хәер, авылда гомер итүче бал кортлары да үзләрен бәхетле сизәдер. Яңа Әнҗерә бүген бер зур умарталыкны хәтерләтә. Умарталык белән шөгыльләнсеннәр әле дип, Аллаһы Тәгалә авылны табигать кочагында үзе шулай яраткан, күрәсең. Урман эчендә терлек-туарны күпләп асрарга кыен булганга, элек-электән биредә бал кортлары үрчеткәннәр, ди авыл халкы. Авылның һавасына кадәр бал исе сеңгән монда. Авылдагы 13 хуҗалыкның кайсысына килеп кермә, һәрберсенең бакчасында умарталык. Күпләр өчен ул керем алуның төп чыганагы. Яңа Әнҗерә балының даны тирә-якларга гына түгел, Татарстанның башка районнарына да таралган. Шуңа да бал сатам дип, ярминкәләргә барып интегеп йөрми икән авыл халкы. Урман, болын балын болай да бик тиз алып бетерәләр.

Авыл халкы сүзләренчә, 1923 нче елда кара урман эчендә авылга бүленеп бирелгән 320 гектар җирдә 3 гаилә йорт салып кыш чыга. Алар тирән чокырны буып буа ясыйлар. Ул буага юкә кабыгы батырып аннан мунчала алалар, шуның кабыгы белән йорт, лапас түбәләрен  ябалар. 1925 нче елда 10лап гаилә яшәгән урам авыл статусын ала. Пар тегермәне, ярма яру өчен станоклар ясап куялар. Тора-бара башлангыч мәктәп, клуб, кибет, фермалар төзелә, умарталык барлыкка килә. Сугышка кадәр Яңа Әнҗерә авылында хуҗалыклар саны 40ка җитә. Ул вакытларда йорт саен 10-15 баш умарта тотсалар (аның өчен әле салым да түлисе булган), хәзер авылның һәр гаиләсе 30-40 баш умарта асрый.

Авылның иң өлкән кешесе 87 яшьлек Әнвәр Рәхмәтуллин үз ихатасында гомере буе умарта кортлары тоткан. Хуҗалыкта да 50 ел умартачы булып эшләгән. 1939 нчы елда 1нче сыйныфта укыганда әнисеннән елый-елый умарта кортлары алдырган кеше ул Әнвәр бабай. Кечкенә Әнвәр колхоз умарталыгында  эшләүче Харис Таҗетдинов янына еш килә торган була. Ә инде Харис абый сугышка киткәч, умарталык 10 яшьлек Әнвәр җилкәсенә төшә. Остара төшеп, тәҗрибә туплагач, бераздан читтән торып Рязань өлкәсендәге Умартачылык институтын тәмамлый. Инде менә 80 ел Әнвәр абый шул яраткан кортларыннан аерылмый. Гиннес рекордлар китабына менә кемне кертергә кирәк ул! Бабайның бүген дә 10лап баш умартасы бар. «Үзем исән чакта җанга якын эшемне ташламам. Бал кортларыннан башка тора алмыйм мин. Олы юлдан еракта, урманның хуш исле болын чәчкәләреннән җыйган балдан да тәмлерәк, файдалырак бал бар микән бу дөньяда? Бал бит ул 70 авырудан шифа. Умарта тотыйм дисәң, үзеңә дә шул бал кортлары кебек эшчән булырга кирәк, аның эше бик күп, яшь баланы караган кебек карарга кирәк кортларны,» – ди, Татарстанның атказанган умартачысы Әнвәр Мансур улы.

Авылдан чыгып киткән кешеләр соңгы елларда кире кайтып йортлар сала башлады, дип сөенә сала халкы. Менә абыйлы-энеле 4 егет крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, туган ягында умартачылык белән шөгыльләнә башлаганнар. Барлыгы 100 дән артык баш умартабыз бар, ди, шуларның берсе Илгиз Гобәйдуллин. Умарталыкны да әби-бабайларының урынында тоталар икән. Егетләр буш торган кырларны тәртипкә китергәннәр, басуларны сөреп, карабодай чәчкәннәр.

Бүген авылда 46 кеше яши, шуларның 18 е – унсигез яше тулмаган балалар. Шундый кечкенә авылда шуның кадәр күп бала яшәве бигрәк сөенечле. Балалар бакчасына да, мәктәпкә дә, кибеткә дә 7 чакрымдагы күрше авылга йөриләр икән.

Күрше авыл дигәннән, Яңа Әнҗерә турында бер тарихи кызыклы факт. Авыл аксакаллары хәтерләвенчә, Сталин чорында бу авылдан репрессиягә 2 кеше эләгә. Шуның берсе күрше авыл кешеләре «булышлыгы» белән. Ул вакыт авылга керә торган капканы «Ленин капкасы» дип йөрткәннәр. Менә шул авыл капкасы көннәрнең берендә ауган. «Ленин капкасы ауды» дип сөйләнгәне өчен шушы авылның бер бабаен сөргенгә алып китәләр дә инде. Бичара шуннан кайтмый. Авыл халкы элек-электән бердәм булган, күрәсең. Бер-берсе өстеннән шикаятьләр язу, әләкләшүләр булмаган, диярлек. Урман уртасында башкалар белмәгән, чит-ятлардлан  яшерен кырлар булган. Ачлык вакытында авыл халкы шунда иген игеп, уңышны үзара бүлешкән. Халыкны ул яшерен кырлар ач үлемнән, авылны таратылудан саклап калган. Бу эшнең никадәр куркыныч икәнен өлкәннәр генә аңлыйдыр. Уполномучлар (“уполномоченный” сүзеннән татарчалаштырып ясалган) бу хакта белгән булсалар, авылның имчәк сабыена кадәр Себер китәсе иде. Ул чорларпда уракка төшеп беренче ашлыкны суктыруга колхоз рәисе Гаяз Минһаҗев «ач халык эшли алмый ул» дип, бодайны халыкка бүлеп бирә торган булган.

Авыл халкы бүген дә бердәм, тату. Кибеттән кирәк-ярак алырга кирәк булса, шул якка баручы берәр кешегә әйтеп җибәрәләр дә, ул тауарны барчасына да алып кайтып бирә икән. Бу көннәрдә әле мәш килеп авыл көнен уздырырга әзерләнәләр. Авылның яше дә хәйран гына – Яңа Әнҗерә авылына нигез салынганга 93 ел тулган.

Мәрьям Заһиди

Әбиләр дә ала, кызлар да сорый

Бу заманнарда бирнәле сандык белән кияүгә чыгучылар калмагандыр инде, дип уйлый идем. Бар икән әле. Республиканың кайбер районнарында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бүген дә сакланып калган. Бирнә – киленнең байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан кыз бала әнисе-әбисеннән, я булмаса аулак өйләргә утырмага йөреп кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Бу чигелгән мендәр, юрган тышлары, урын-җир, ястык. Килен кабул итүче йортны яки бүлмәне киендерү өчен тәрәзә челтәр-пәрдәләре дә әзерләнгән. Шушы бирнә тутырылган сандык белән килен кияүнең төп йортына төшә.

Сарман районының Янурыс авылында сандык ясаучы оста бар икәнен белгәч, шул якларга юлга чыктым. Күчтәнәчкә Сарманның кайнар күмәчен, өлкән кеше чәй ярата дип, тәмле чәйләр алдым.

Мин килүгә Зөфәр абый бакчасында кура җиләге җыя иде. Әнә ничек муеынына килештереп чиләкләрен аскан. Алай җыюы уңайлырак шул. Менә ичмасам, мин әйтәм, бик тырыш кеше икән, җиләкләренә кадәр үзе җыя. Тормыш иптәше белән йөгереп чыгып каршы алдылар. Бик ачык йөзле кешеләр.

Сандык ясаучы Зөфәр Шиһапов гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән. Әтисенә ошаган икән, ул да алтын куллы булган. Мәрхүм Гарифетдин абзый да авылда токарь булып көч куйган. «Әтием бик мавыгучан кеше иде. Гомере буе мәңгелек двигатель уйлап чыгарып Нобель премиясен алырга хыялланды. Башында гел формулалар йөртә иде, » – дип искә ала гаилә башлыгы. Зөфәр абыйның әнисе дә үзенчәлекле шәхес, мунча мичен үзе салган, трактор да йөрткән. Элек кешеләр эшкә нык булган инде, дим эчемнән генә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Әти-әнисе кебек, Зөфәр абый да төрле әйберләр уйлап табуга хирыс кеше булып чыкты. Әнә бит, СССР чорында, 80 нче елларда хәтта «Юный рационализатор» дигән значок та тапшырганнар үзенә. «Сенаж җыйганда «Вихрь» техникасында эшләдем. Шуның тагылмасына печән тыгылып интектерә иде. Үзәккә үткәч, тагылмага бер калай көйләдем. Рәхмәт яугыры, шуннан соң эшләве күпкә җиңеләйде бит. Бу уйлап тапкан әйберемне карарга бөтен күрше районнардан килделәр, -ди 65 яшьлек Зөфәр абый.

«Сандыкларга ихтыяҗ бар әле, әбиләр искергән сандыкларын яңага алыштырырга тели, ә кызлар кияүгә чыгар өчен сандык сорый. Соңгы вакытта бирнә сандыклары белән кияүгә бару модасы кире кайта башлады бит,» – дип сөйли останың тормыш иптәше Әлфия апа. Моңа җавап итеп Зөфәр абый да «Мин ясаган сандыклар белән кияүгә чыккан киленнәрнең аерылып кайтканнары юк әле, сораучыларга ясап бирәм,» – ди. Элегрәк агачтан ясаган булса, хәзер күбрәк калайдан ясый. Тактадан ясаганы кибә, ярыклар барлыкка килә. Калайдан ясавы тизрәк тә, күтәреп йөртүе дә җиңел. Иң авыры – сандыкның капкачын ясавы, үлчәмнәрен  туры китерүе кыен икән. Бик тырышсаң, сандыкны 3 көндә ясап чыгарга була.

“Әлфия апа, Зөфәр абыйга кияүгә чыкканда син дә бирнәле сандык белән чыктыңмы?” – дим. “Ул вакытларда безнең якта егет ягыннан да бирнәләр килә иде, аны кыңгыраулы ат белән сандыкка салып килделәр. Йоласы шундый булгач, Зөфәр дә мине алырга килгәндә сандык белән килергә мәҗбүр булды, менә ул алып килгән сандыкка үз бирнәмне тутырып кияүгә чыктым да инде”, – дип көлә хуҗабикә. Шушы уртак сандык әле һаман да өйалларында саклана. Зөфәр Шиһапов ясаган сандыкларны Сарман районыннан гына түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан да килеп алалар икән. Артык кыйммәткә сатмыйм, уртача 3 меңгә бирәм, ди оста.

Сандык турында сөйләгәннәрне тыңлап утырганда әби-бабамның чоланындагы яшел сандыгы искә төшә. Бу озынча зур тартмада әби кызыл билле прәнникләр, җимешләр саклады. Йозагы да бар иде. Тәм-томның төбенә төшмәсеннәр дип, без бала-чагалардан шулай саклавы булгандыр, күрәсең. Гадәттә, авыл өйләрендә сандыклар өй түрендә торган. Аның өстенә урын-җир, кабартып куелган чигүле мендәрләр куела, аларга челтәр ябыла. Сандык эчендә иң кадерле һәм затлы әйберләрне генә саклаганнар — яңа киемнәр, тукымалар, сөлге-тастымаллар, сабыннар.

Йорт хуҗасы сандык эшләүдән кала, агачтан кырып гөл аслары, өстәл-урындыклар, уенчык караватлар, кием элгечләре, төрле тартмалар, тәрәз өлгеләренә кадәр ясый. Сарман мәчетендәге мөселман балалар бакчасына да сабыйларга уйнарга өстәлләр, урындыклар, кечкенә сандыклар, физик күнегүләр белән шөгыльләнер өчен озын эскәмияләргә кадәр ясап бүләк иткән. Бигрәк тиктормас һәм мәрхәмәтле кеше!

Саубуллашыр алдыннан Зөфәр абый кечкенә бер сандыгын бүләк итте. Өйгә кайткач аны кызыма бирдем. Үз куллары белән ясаган бу бүләкне Зөфәр абыйның истәлеге итеп тотарбыз. Милли йолаларыбызны саклап калып балаларга тапшыру, иң беренче чиратта, әти-әнинең бурычы шул. Кем белә бит, кызым үсеп кияүгә чыгар вакыты җиткәч, бирнә сандыгын да шушы Зөфәр абый ясап бирер, Аллаһ боерса!

Мәрьям Заһиди

Ишексез мунча

Быел җәй төзүче мунчабызга ишекләр куярбыз дигән идек. Тышкы тимер ишеккә заказ да биреп куйдык. Өч көн үтүгә «ишегегез әзер, килеп алыгыз», — дип  хәбәр дә бирделәр. Җәй урталарына  тизрәк  эшен бетереп, рәхәтләнеп мунча керү иде ниятебез. Дусларыбыз кунакка чакырып торса да, гел кешедә мунча кереп ятып булмый бит. Тик көтмәгәндә мунчабызга «кунаклар» үзләре килеп төште. Юууууук, төшмәде, очып килде!

Кай арада кошлар оя да ясап куйганнар?! Тапканнар оя корыр урын?! Мунчаның тышкы ишеге куеласы урынга 2 метр биеклектә газобетон арасына корганнар! Нәкъ ишек куясы урынга! Яхшылап ясаганнар анысы: кипкән үләннәр, йон-баулар тырпаеп күренеп тора. Ишек куеласы урынны яулап алган яңа “мунча хуҗалары”ның  җирән койрыклары да әллә каян күренеп янып тора. Бу нинди кош икән дип аптырадык башта, чыпчыктан чак кына кечкенә үзләре.

Атна-ун көннән  килсәк, чакырылмаган кунаклар бәбәй туен үткәреп ята. Ай-яй, җитез бу кош дигәннәре!  Кай  арада бала чыгарырга да өлгергәннәр! Ярааар, шулай итеп “әби” белән “бабай” да булдык. Карап торабыз ирем  белән кош балаларына. Сабыйларны күргәч ирнең дә күнеле йомшарды.  Куймый гына бит ишекне. Берәү генә дә түгел бит, өч томшык! Әле бу куренгәннәре генә.

Яшь әти белән әни бигрәк җаваплы булып чыктылар, сокланып карап торабыз шуларга. 3-4 минут саен җимне ташып кына торалар.  Әти кеше дә читтә калмый —  ул да азык ташый, балаларын парлап ашаталар. Ну, сайрап та куялар! Иртәдән кичкә кадәр «фьюить, уиить» дип бертуктамый җырлыйлар. Берничә тапкыр шулай җырлагач, тел шартлаткандай, «тек-тек-тек» дип тә куялар, койрык очларын да селкетәләр. Көннәр буе шушы кошларның  матур тавышларын тыңлый-тыңлый, балаларын  тырышып ашатканнарына соклана-соклана мунча эчен ясадык. Кошлар бала ашата, без плитә ябыштырабыз. Бу җан ияләреннән  илһам алып, арганнарыбызны онытып, канатланып эшләдек. Тора-бара кош балалары да дөньяга аваз салды — әниләре очып килү белән чыр-чу киләләр!

Кош балалары үсеп ныгый барган арада безнең мунча да ныгыды. Ләүкә ясадык, мунча эчен тышладык, каен һәм имәннән себеркеләр бәйләдек. Мичне дә ягып тикшереп карадык. Беренче тапкыр якканда мунча алдына төтен таралды. Кошлар нишләп бетәр икән, төтен исенә тончыгып үлмәсәләр генә ярар иде, — дип бик тә борчылган идем. Кайгыруым юкка булган. Чакырылмаган кунаклар бу сынауга да бирешмәде. Акрынлап мунчаны да ягып керә башладык. Гел оя янәшәсендә йөргәч, мунчалар керә башлагач, ана кош белән ата кош балаларын ташлап китеп бармаса ярар иде, дип тә хафага төшкән идек. Алар, бернигә дә карамый, балаларына җим ташуларын дәвам итәләр.

Беләсе килә генә бит шуларның нинди кош икәннәрен! Татарстанның «Түбән Кама» милли паркында кошларны өйрәнүче орнитолог  Ринур Бекмансуровка шалтыраттым. Аңа мунчабызны  үз иткән кошлар турында сөйләдем.  Мунчага оялаучы бу канатлы дуслар уткойрык (горихвостка) булып чыкты. «2-3 атна көтегез. Балалары канат чыгаргач, уткойрыклар очып китәр», — диде орнитолог. Нинди атналар ди, айлар буе да көтәргә дә әзербез! Бу кошлар безнең күнелләребезне яшәртте, аларның чут-чут итеп сайрауларын тыңлап без яшьлегебезгә кайткандай булдык бит, без дә аларга карап үзара шулай сайрашып йөрдек.

Бу кошлар турында беләсем килеп үзем дә мәгълүмат җыйдым. Мунчага ишек куярга комачаулаган бу кошлар чыннан да уткойрык, русчалатып әйтсәк «горихвостка-чернушка» икән. Иртәдән кичкә кадәр сайраучы кошлар кыргый табигатьтә тауларда һәм кыяларда оялый. Ә менә шәһәр һәм авылларда ояны төзелеш барган урыннарда салырга ярата дип язылган. Безнен төзелеп бетмәгән таш мунча корылмасын да ташлы кыя дип кабул иткәннәр, күрәсең. 18-20 сәгать эчендә якынча 500 тапкыр очып барып, баласына ашарга алып кайта дигән сүзләрне укыгач, аларның шушы уткойрык икәнендә шигем калмады. Җылы якларга беренче салкыннар килү белән сентябрь аенда ук очып китәләр диелгән. Кышлау урыннары — Япония, Африка, Көньяк-Көнбатыш Азия. Сайраганда кайвакыт нигә «тек-тек-тек» дип әйткәннәрен дә аңладым. Борчылганда шундый  аваз чыгара икән бу кошлар. Оялары  тирәсендә без буталып йөргәнгә шулай  кайгырганнар икән.

Бигрәк тынгысыз, хәрәкәтчән, акыллы кошлар булып чыкты алар. Мунчага килсәк,  уткойрыклар электр чыбыгына, я койма өстенә утырып безнең киткәнне күзәтеп утыралар. Балалары да томшыкларын ачып, сабыр гына әти-әнисенең килеп ашатканын  көтеп ята. Ташлап китмәсләрен сизәләр, күрәсең.

Түземлегебезне җыеп без дә кошларның  балалары белән бергә ояларыннан очып киткәнен  көтәбез. Ишек тә көтә… Мунчаны әле һаман ишексез керәбез…Ишектәмени хикмәт!

Мәрьям Заһиди

Комган белән пәкедер…

 

Комган – гадәттә җиз, бакыр һәм башка төрле төрле калайдан эшләнгән махсус формадагы, тоткалы һәм борынлы су савыты. Еш кына аңа төрле бизәкләр, чокып рәсемнәр ясала. Бу сүзнең гомумтөрки телдә киң таралган булуы комганның төркиләрдә бик күптәннән кулланылышта йөрүе хакында сөйли.

Комган һәр татар өендә дә булган. Аңа су салып, гадәттә мич артында тотканнар. Бәлки әле күпләр белмидер дә — әби-бабаларыбызның мичләре казанлы булган. Урыс миченнән ул шуның белән аерылып тора да. Казанда ризык пешә, су җылына. Ә җылы су — бишвакыт намаз укучы, тәһарәтле мөселман кешесе өчен төп ихтыяҗларның бер­се. Юыну-тәһарәт өчен кирәкле су нәкъ менә шул комганнарда сакланган. Гасырлар дәвамында хуҗалыкта берничә комган булган:  берсе – өйдә, икенчесе – бакчада, өченчесе мунчада торган. Бәдрәфнең дә үз комганы булган. Татар көндәлек тормышын комганнан башка күз алдына да китерә алмый. Ул – чисталык, пакълек, сәламәтлек чыганагы. Моны раслаучы мәкаль дә бар: мөселманлык икедер: комган белән пәкедер. Мөселман булуның нигезе дә чисталык бит: ул пәке белән кырынган, комган белән юынган, тәһарәт алган.

Комганнар­ны бакырдан, җиздән кала көмеш белән бронзадан да ясаганнар. Алар төрле формада булсалар да, үзара бик охшаш. Гадәттә, аларның боры­ны кош яки хайван башына охшатып эшләнгән. Һәр төбәктә диярлек бу һөнәрнең үз осталары – атаклы комганчылар булган. XIX гасырда тимерчеләр зур булмаган бакыр һәм җиз комганнар ясаганнар. Бу су савытлары тар муенлы, борынлы, тоткалы һәм еш кына капкачлы булган. Алар халык арасында бик киң таралган. Гадәттә бу чорда  комганнар бизәк-рәсемсез ясалган. Комган ясау  үзәкләре булып Казан һәм Казан арты авыллары (Олы Әтнә, Тимерче һәм башка авыллар) танылган. Өй кирәк-яракларыннан булган комганны Россия шәһәрләренең татар бистәләрендә дә ясап сатканнар. Кукмарада, мисалга, сәүдәгәр Володинның комган ясау буенча шәхси остаханәсе булган.

Җиз комганнарны бүген пластиктан ясалганнары алыштырды. Мондый комганнарның уңай ягы – алар җиңел. Хәер, авылларда  җиз комганнарны бүген дә очратырга була әле. Һәрхәлдә, нәрсәдән ясалган булуына да карамастан, комган татар  халкының чисталык һәм пөхтәлек өлгесе булып калуын дәвам итә.

Мәрьям Заһиди

Карадан агарып чыккан

Юынмаган, бите пычрак кешегә татарлар, гадәттә, «мунча пәрие булгансың», диләр. Мөгаен, бу гыйбарә халык теленә кара мунча заманнарыннан кереп калгандыр. Татар авылларында гади халык гадәттә кара мунча салган. Бөтен эшен тәмамлаганнан соң кич яки төнлә кереп юынган. Керосин, шәмнәр булмаган. Чыра яктысы, сукыр лампа астында юынып чыккан кешенең берәр җире корымга буялмый калмаган, күрәсең.

Әкиятләрдә телгә алынган кара мунча ак мунчадан морҗасыз булуы белән аерыла. Ягып җибәргәч, кап-кара төтен мич авызыннан ургып мунча эченә таралган. Диварларга  бармак калынлыгы корым утырып, мунча эче кап-кара булган. Шуңа аны кара мунча дип атаганнар да инде. Керер алдыннан, ис тимәсен дип, ишекләрен ачып, төтен чыгарганнар. Хуҗалар, гадәттә, кара мунчаны юып азапланмаганнар. Елына бер генә юганнар. Чөнки мәгънәсе юк — бер ягуга ул яңадан кап-кара булган.

Күпләр мунчада юыну культурасының беренче булып нәкъ менә татарларда барлыкка килгәнен белмидер дә әле. Татар мунчасының тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Багдад хәлифәсе әл-Моктадир илчелеге сәркатибе, гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн-Фадлан 922 елда Болгарга килгәч, ирләр белән хатыннарның бергә юынуын күреп гаҗәпләнә. Бу турыда ул истәлекләрендә язып калдыра. Соңрак, X гасырның ахырларында, землянкалар казып, ирләр белән хатыннарның мунчаны аерым кергәнлеге билгеле. Күрәсең, ислам дине кабул ителгәч, ерак бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары да  үзгәрә.

Кара мунча бүген татарларда юк дип тә әйтергә дә була. Галимнәрнең язуына караганда, XIX гасырда татар  авылларында  кара мунчалар сирәгәя.Егерменче йөз башында авылларда  күбрәк  ак мунчалар сала башлыйлар. Шулай да Татарстанның кайбер районнарында бүгенге көнгә кадәр кара мунчалар булуы мәгълүм. Бигрәк тә алар Кайбыч районында популяр. Хәер, авылларда сакланып калган кара мунчалар бер хәл. Файдасы күбрәк дип, байлар хәзер кара мунчаны махсус салдыра икән.

Кара мунчада ялгыш кына стенага терәлдеңме — корымга буяласың. Шуңа да  мунчада юынганда иң мөһиме – диварга тотынмаска кирәк. Терәлсәң — баш бетте. Чистарырга, агарынырга дип кергән җиреңнән «мунча пәрие» төсле кап-кара булып чыгуыңны  көт тә тор!

Мәрьям Заһиди

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен