Мин моны мәңге тыңламыйм!

Татарның зур  сәхнәләрендә яңгырамаган, күбесенчә яшьләр арасында гына  популяр булган альтернатив музыка белән таныштырырга булдык сезне. Беренчедән, “Нәрсә ул татар альтернатив музыкасы?”дигәнгә  җавап бирик. Әлеге төшенчә “Мин татарча сөйләшәм” акциясеннән соң еш кулланыла башлады. Чараны уздыручылар үзләрен татарча попсага (ягъни, бүгенге көндә телевизор-радиодан еш ишетелеп торган “Мин сине яратам”, “Сандугач өзелеп-өзелеп сайрый” тибындагы) каршы куялар. Альтернатива  шуны аңлата да инде. Җырларның гадәти булмаган, кабатланмаган, төрле стильләрне кушып башкарылуы бераз сискәндерсә дә, аларны  тыңлау кызык. Шундый биш җырны сезгә тәкъдим итәбез. Мөхтәрәм, “Җайдак” сайтын укучылар, сезнең фикерегез ничек? Комментарийларны шушы язма астында калдырыгыз..

“GAUGA” төркеменең “Алсу” җыры чибәр кызның юкка чыгуы, югалуы турында.

“K-Ru” төркеме шагыйрь Дәрдемәнд кулланган “диңгез” образын “Эзлә үзеңнән” җырына кертеп җибәргән.

Рок-н-ролл стилендәге җырларны һәм чәк-чәкне яратканнар өчен уртак тема табылды. Аларны Альберт Исмаил үзенең “Чәк-чәк һәм рок-н-ролл” җыры белән бәйли дә куя.

Илгиз Шәйхразиев урыс кызлары белән йөрергә ярамаганлыгы турында “Светлана” дигән җыр иҗат иткән. Һәм нәтиҗәсе – искиткеч! Сез дә тыңлап карагыз.

Иң соңгы җырның альтернатива дип атап та булмыйдыр, бәлки. Рәдиф Кашапов “Үзгәргәнсең” җырын гармунда уйнап җырлый, классик җырларга якынрак тора дип әйтимме. Шулай да аның ниндидер бер үзенчәлеге бар.

Билгеле, татар альтернатива музыкасы әле юл башында гына, шуңа күрә кытыршылыклар да бар. Эстрада җырларында традицион образлар, сурәтләү чаралары кулланылса, монда бик үк ярашып бетмәгән сүзләр дә үзара бәйләнешкә керә. Шулай ук башкаручыларның исемнәре дә аңлашылып бетми, нәрсә аңлата алар, ни өчен инглизчә языла? Шулай да егетләрнең иҗаты белән укучыларыбызны дап таныштырырга булдык, алар да татар бит, татарча җырлыйлар (бәлки, кайберләребезгә ошап бетмәсә дә), татарча уйлыйлар, татар  музыкасының тәрәккыйәте өчен  тырышалар. Һәр яңалык авырлыктан башлана. Язмабыз, бәлки, аларга бу авырлыкны бераз җиңеләйтер, яңа җырларга этәргеч булыр, остарак, матуррак иҗат итәргә илһамландырыр.

Алсу Сәлах

  1. Раиф дөрес әйтә — кайда соң монда моң?Болар бит табын җырларыннан да түбәнрәк. Попсага альтернатива булса да, моңга альтернатива җук бит җегетләр!!!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен