Ялган түгел чын булган 12 гыйбарә

Әлеге язманы укып бетергәч, мәкаләнең исеменә өтерне куя аласыз. Бүгенге көндә хакыйкатьне белү бик авыр эш. Еш кына ялган дөреслек булып, ә чынбарлык ялган булып тоела. Мәгълүмат диңгезендә кайсы чын, кайсы дөрес түгел икәнлеген аңлау өчен тирән белем туплау кирәк. Бары белем генә безне бу чоңгылдан коткарып кала алачак. Сез миңа ышанмыйсызмы? Әйдәгез болай итик, мин сезгә берничә кызыклы мәгълүмат әйтәм. Аның кайсысы чын, кайсысы ялган икәнлеген эчегездән генә әйтеп барыгыз, язма ахырында без гомуми күзәтү ясап алырбыз.

1. Матдәләр мәңгелек түгел, чөнки аларның молекулалары юкка чыга. Ә менә атомнарның барысы да диярлек мәңгелек. Безнең һәрберебездә динозаврлар заманында ук булган атомнар бар. Мисал өчен, Чыңгыз хан яуларында катнашканнарның, яки Гаяз Исхакый замандашларының атомнары да бездә бар.

2. Габдулла Тукайның танылган шигырендәге күбәләк кенә түгел, ә дөньядагы бөтен күбәләкләрнең дә унике мең яки аннан да артыграк күзе бар. Алар кечкенә күзчекләрдән – фасеткалардан торалар. “Бу кадәр күп күреп, армыйсың син ничек?” дияргә генә кала инде.

3. Җылы якларда яшәүче кошчык – колибри – артка таба оча алучы бердәнбер кош. Дөньяның иң кечкенә кошчыгына (1,6 грамм һәм 5,7 см) әлеге сәләте өчен “вертолет” дигән кушамат та такканнар. Ул аска да, өскә дә, алга да, артка да оча ала. Тизлек җыйганда аның канат кагышы саны 200гә җитә.

4. Яңгырдан соң чыга торган суалчаннарның йөрәкләре бишәү. Аларның һәр сегменты мөстәкыйль, шуңа күрә алар өзелгәч тә яшиләр.

5. Алмаз яңгырларын күрәсегез килсә, Сатурн һәм Юпитерга оча аласыз. Бу гипотезаны инде 2013 нче елда ук әйткәннәр.

6. Россиянең мәйданы Плутон мәйданыннан күпкә зуррак.

7. Француз теле 600 елдан артык Англиянең рәсми теле булып саналган.

8. Бөек Мисыр пирамидалары төзелгән вакытта Җир шарында әле мамонтлар яши торган булган.

9. Иң популяр лайнер – Титаникны төзү җиде миллионга төшсә, аның турындагы фильмны төшерү өчен акча 28 тапкыр күбрәк, ягъни ике йөз миллионга чыккан.

10. Неандерталецларның баш мие безнеке белән чагыштырганда ике тапкыр зуррак. Ләкин бу әле аларның безгә караганда акыллырак булуын расламый.

11. Норвегиянең Лонгйир шәһәрендәге канун нигезендә үләргә ярамый. Әгәр кешенең хәле бик начарайса, ул инде тиздән гүр иясе булачагы билгеле булса, аны вертолет белән яки диңгез буйлап Норвегиянең икенче башына алып баралар, үлгәч, шунда күмәләр. Лонгйирда үлә калса, аны Норвегиягә җибәрәләр. Чөнки туң җирдә кешенең тәне таркалмый һәм ул ак аюлар һәм башка ерткычлар өчен азыкка әйләнә.

12. Татарлар арасында бер кызыклы гыйбарә яшәп килә: “Күккә карый алса, дуңгыз да “дуңгыз” дип аталмас иде”. Чыннан да, дуңгызлар күккә карый алмыйлар.

Ә хәзер алда китерелгән мәгълүматларның кайсысы дөрес, ә кайсысы ялган икәнлеген белер вакыт та җитте. Болар барысы да дөреслеккә туры килә. Ә сез ничек уйлаган идегез? Димәк, мәкаләнең исеме “Ялган түгел, чын булган 12 гыйбарә” дип яңгырый.

Алсу Сәлах

Татарлар рәсем ясыймы?

Ильяс Фәйзуллин рәсеме

Дин кануннары буенча электән үк мөселманнарга рәсем ясарга ярамый дип санаганнар. Алай гына да түгел, өйдә каллиграфиядән, шамаилләрдән кала рәсем шәкелендәге әйбер тотарга ярамаган. Ләкин заманалар үзгәрү белән дөньяга карашлар да үзгәргән. Татарлар арасында искиткеч гүзәл картиналар тудыручылар күп. Бүгенге көндә татар рәссамнарының картиналары дөнья күләмендә лаеклы урын алып тора. Шулай да, татарлар кайчан рәсем ясый башлаган икән дигән сорау туа.

Кешелек барлыкка килгәннән бирле адәм балалары үзләренең эзләрен калдырырга омтылган. Бу безнең канга шулхәтле сеңгән ки, хәтта кече яшьтән үк агач кайрысына исемнәребезне язабыз, карда, диварларда вакытлы гына булса да безнең кемлегебезне күрсәтүче тамгалар салабыз. Мәгарәләр эчендә табылган рәсемнәрдә дә кешелекнең үз дан-шөһрәтен киләчәк буынга тапшырып калдырасы килү теләге ачык чагыла. Шунлыктан, безнең ерак бабаларыбызның бу өлкәдә үзләрен сынап караулары бәхәссез. Болай уйласак, безнең этносның рәсем ясау тарихы шул таш гасырларга барып тоташа дигән нәтиҗә килеп чыга.

Кызганыч, безнең көннәргә кадәр Идел Болгары чорындагы рәссамнарның эшләре килеп җитә алмаган. Алай гына да түгел, хәтта Казан ханлыгының да, Рус дәүләте чорында иҗат итүчеләрнең дә рәсемнәре безгә билгесез. Бер яктан бу дини үзенчәлекләр белән, икенче яктан тарихи чынбарлык белән бәйле. Архитектура үрнәкләрендәге кульязмалар, шамаилләр (җанлы предметлар анда, билгеле булганча, сурәтләнми) сакланып калган һәм аларны музейларда күрергә мөмкин. Татар осталары каллиграфия өлкәсендә матур үрнәкләр калдырганнар. Гарәп язуы белән язылган бу эшләр Ауропа рәссамнарының рәсемнәреннән бер дә ким түгел.

Татар рәсем сәнгатендәге инкыйлаб исә илдәге инкыйлаб белән бер чорга туры килә. Бу 1917 елдан соң урнашкан яңа системага бәйле. Белгәнебезчә, бу вакытта “совет кешесе” милләтендәге халыкны барлыкка китерергә тырышкан большевиклар дин иреген кысалар. Шул исәптән ислам дине дә тыела башлый. Әлеге күренеш рәсем сәнгате өчен уңай нәтиҗә китерә: теләгән һәркем рәсем ясый ала, сурәтләнгән кеше, хайваннардан курку юкка чыга. Шуңа күрә ХХI гасыр кешесенең әлеге мәгълүматка исе китә, безнең бөтен дөньябыз рәсем, кеше сурәтләре белән уратып алынган бит.

Шулай итеп, бүгенге көндә еш телгә алынган, татар сәнгатендә танылган рәссамнар калкып чыга: Бакый Урманче, Илдар Зарипов, Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов. Аларның эшләре Татарстанда, Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә билгеле. Картиналарын дөньякүләмендәге музейларда күреп була. Гомумән, бу елларны татар рәсем сәнгатенең чәчәк ату чоры дип атап була.

Билгеле, бу заман кешеләре идеологиягә буйсынып эшләгән, сәяси чынбарлыкка каршы төшәрлек әсәрләр иҗат итмәгән. Һәм алар барысы да рәсем сәнгатендәге бер юнәлешкә карый, бүгенге көндә без аны “совет чоры рәсем сәнгате” дип атыйбыз. Бу картиналарда коммунизмның якты киләчәгенә, барлык кешеләрнең тигез булачагына ышанган рәссам хыяллары тасвирланган. Бу әсәрләр – Җирдәге җәннәт өчен космоска чыга алган, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, елгаларның агышын үзгәртергә теләгән халык сурәтләре.

Татар халкы рәсем ясый башламаган булса, дөньякүләм рәсем сәнгате нәрсә югалткан булыр иде икән дигән сорауга төгәл җавап биреп була.

Үзгәртеп коруның шифалы җилләре исә башлагач, сәяси киеренкелек кими, цензура көчен югалта башлый. Бу, үз чиратында, татар рәсем сәнгатенең яңа формалар алуына һәм халык алдында абруе үсүгә китерә. Төрле жанрларда һәм сынлы сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә иҗат итүче рәссамнар барлыкка килә. Татар рәссамнары исемнәре дөньяга таныла. Мисал өчен бөтен дөньяга танылган сюрреалист Ильяс Фәйзуллин, рәссам-бутафор ясаучы Илгизәр Хәсәнов, беркатлы (наив) сәнгать вәкиле Альфрид Шәймәрданов эшләре таныла. Ә татар милләте вәкиле Ильяс Айдаровның картиналары кешелек тарихында беренчеләрдән булып халыкара космик станциядә үз урыннарын табалар.

Алсу Сәлах

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен